…Аһ, бу төнге вокзаллар!
Аһ, бу төнге сәгатьләр. Вакытны уздыра алмыйча аптырау, тилмерү газаплары… Ни өн, ни төш түгел бит дип утырасың шулай аңгы-миңге хәлдә тынчу вокзал бинасы эчендә. Мәш килеп торган кеше арасында…
Утырган килеш кенә йоклап та булмый, поездыңны ишетми калудан куркасың. Шулай ук урамга чыгып йөреп тә керә алмыйсың, инде төн: бөтен гәүдәң арыган, хәлең беткән. Бары тик менә шулай утырырга, газаплануыңны дәвам итәргә генә кала.
Болай да гаять йончыган, алҗыган кешеләрнең тагын да ачуын китереп, шикле адәмнәр күренгәли. Аларның кайсыбере, почмакка барып сыенган җиреннән ара-тирә күзен ачып, дөньяга усал бүре карашы ташлап ала.
«Бу дөньяның бөтен бәхетсезе гел вокзалга җыела инде әллә? – дип уйлап алды Билал, аларга карап. – Әллә инде алар өчен вокзалдан да уңайлырак урын юк?.. Тәннәренә һәм җаннарына җитмәгән җылыны бу мескеннәр әллә менә шушы кырмыска оясына кушылып, кеше көтүенә елышып кына таба ала инде?»
Менә бит әле язмышы Билалны да җиде төн уртасында шушы җан сөймәгән, күңел тартмаган пычрак вокзалга алып килде. Барысыннан берьюлы котылу, качу өчен, поезд көтә хәзер Билал.
Туйды, тәмам туйды ул! Мондый эссе җәйләрдә мәхшәргә әйләнә торган шәһәреннән дә туйды! Соңгы араларда котып салкынлыгы иңгән гаиләсе белән дә яши алмый. Кайчандыр бик яраткан эше дә сөендерми башлады.
Тик вокзалга иртәрәк килгән бугай әле, перронда аннан башка бүтән беркем дә күренми. Ә вакытны ничек тә уздырырга кирәк… Менә шулай арлы-бирле таптанып булса да…
Әйе, Билалга бу шәһәрдән аерылуы бер дә җиңел түгел.