Динә Әхәтовна иң элек эш турында белешергә тотынды.
– Альфредның кәефе ничек? – Ул бик дикъкать белән шәфкать туташы Таняның йөзенә төбәлде.
Таня көрәнсу битле, төз борынлы, бантик иренле, коңгырт күзле кыз иде. Һәр ир-атның карашы иярә аңарга. Ләкин Таняның тыйнак йөзе, хәрәкәтләре, бераз төксерәк мимикасы ул карашларга бик тиз чик куя, өметләрен сузмаска кисәтә кебек иде.
– Кулында һаман китап… – диде Таня, ничек дип әйтергә белмичә.
– Синең белән сөйләштеме?
– Юк.
– Ә син сүз куертып маташасыңмы инде? Горурлыгыма көч килер дип курыктың, ә? Әх, горурлык, безне бәхеттән мәхрүм итә торган нәрсә…
– Кешегә көчләп ничек тагылырга мөмкин, Динә Әхәтовна? Ул үзе дә бик горур зат бит! Әгәр «агрессиямне» сизсә, миннән тәмам йөз чөерер.
– Ничектер аңа якын килү җаен табарга иде. Күңеленә керергә иде, ә? Таня, моңа бары синең генә әгъваң җитәр.
– Ул эш көчләп эшләнми, үзегез дә беләсез.