Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар
Махмут Максудович Хасанов


Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.





Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар





© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Хәсәнов М. М., варислар, 2017





Ф. Галимуллин 

Үсештә өзелеп калган иҗат







Язучы Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның хәзерге Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында һөнәрче гаиләсендә туа. Нәни малай чагында ук аңа, тегүчелек белән көн күргән әтисенә ияреп, бик күп авылларны, бистәләрне йөреп чыгарга туры килә. Төрле кешеләр белән очрашу, аларның сөйләшүләрен тыңлау, бер-берләренә булган мөнәсәбәтләренә шаһит булу малайның күңелен баета бара, аны күзәтүчән итеп тәрбияли. Авылларда бик матур итеп сөйләшүче әби-бабайларга тап килсәләр, аның өчен зур бәхет була. Әби оекбаш бәйли, бабай чабата тукый, әмма бер-берләре белән шулкадәр матур итеп гәпләшәләр, сүз арасында китап сөйләүләр, нинди дә булса мәзәк хәлләрне искә төшерүләр, хәтта җырлап җибәрүләр дә була. Болар шушы Мәхмүт исемле малай өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелә. Соңыннан ул аларча итеп шул ишеткәннәрен сөйләргә өйрәнә. Икенче авылга баргач, әтисе Максуд абый кич утырып тегү теккән озын кичләрдә малайга яңа хуҗаларга нинди дә булса берәр кыйсса сөйләргә куша. Малай ялындырып тормый. Әле кичә генә күрше авылда ишеткәннәрен сөйләп күрсәтә. Теге әби-бабайлар кебек итеп кирәк урында тавышларын үзгәртеп, аларча такмаклап та куя, төрле кешеләрнең сүзләрен аларның үзләренә хас төсмерләр белән әйтергә тырыша. Нәтиҗәдә өйдәгеләр бу кечкенә кәмитчене кабат-кабат сөйләтәләр. Аның әртислек осталыгын тагын да чарлый баруын тәэмин итәләр. Аларга да күңелле, боларга да хуҗалар белән үз кешеләр булып әверелү әйбәт.

Малайга ун яшь тулганда, аларның гаиләсе Яшел Үзәнгә күчеп килә. Биредәге мәктәптә балалар белән берәр чара уздырсалар, Мәхмүткә нинди дә булса роль бирәләр, йә берәр шигырь сөйләтәләр. Ватан сугышы башланганда, Мәхмүткә ундүрт яшь була. Җиде сыйныф тәмамлаган малайга, мәктәптә укуын бүлеп, һөнәр училищесында укырга, заводта слесарь булып эшләргә туры килә. Ләкин күңелендә һәрвакыт үзе өйрәнгән рольләрнең сүзләре, шигырьләр яңгырый, мөмкинлек булган саен яңаларын өйрәнә. Завод үзешчәннәре белән концертлар куюда катнаша, хәтта, госпитальгә барып, яралылар янында да чыгышлар ясарга туры килә. Мөлаем йөзле, зәңгәр күзле яшүсмернең зурлар гына кичерә алырлык хисләр белән тулы әсәрләрне йөрәккә үткәреп сөйләве тыңлаучыларны әсәрләндерә, аның укуын кабат-кабат сорыйлар. Бу исә аны тагын да иҗатка рухландыра. Татар язучылары әсәрләре белән бергә ул рус авторлары шигырьләрен дә уңышлы укый. Бигрәк тә В. Маяковский һәм сугыш чоры шагыйрьләренең җиңүгә ышаныч уятучы әсәрләре аның укуында көчле яңгырыйлар. Урта мәктәптә укуын дәвам иттерергә дә көч һәм мөмкинлек таба.

Ничектер шулай килеп чыга, нәкъ менә сугыш елларында ул үзенең киләчәк юлы сәнгать белән бәйләнергә тиешлеген аңлый. 1944 елда, газетада белдерү күреп, Мәскәүгә, театр артисты булу өчен, укырга китәргә карар бирә. Илебезнең сугышта җиңүләрен күреп рухланган завод җитәкчеләре аңа китәргә рөхсәт итәләр. Станокта эшләүче иптәшләре дә, синең өчен дә тырышырбыз, дип, аңа фатиха бирәләр. Бу көннәрне искә төшереп сөйләшкәндә, ничә дистә еллар үткәч тә, аның күзләре яшьләнүе табигый булгандыр. Болар, әлбәттә, рәхмәт хисләренең тирәнлеген аңлата иде. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге Бөтенсоюз театр институтында (ГИТИСта) укыганда, соңыннан да аның күңелендә үзен эшче һөнәренә өйрәткән остазларга, авыр еллар кыенлыгын бүлешкән хезмәттәшләренә күңелендә җылылык саклана. Алга таба, теге яки бу образны иҗат иткәндә, турыдан-туры ул елларда үзе аралашкан кешеләр турында язмаса да, алар аңа һаман да илһам биреп торалар.

Укуны тәмамлап Казанга кайткан яшь артистны яшь тамашачылар театрына (ТЮЗга) эшкә билгелиләр. Ул вакытта анда татар телендә уйнаучы труппа да эшли. Мәсәлән, аның «Козы-көрпеш һәм Баян-сылу» әсәре буенча куелган спектакльдә уйнавын өлкән буын вәкилләре хәзер дә искә төшерәләр. Монда аны беренче көннәрдән үк талантлы артист итеп таныйлар. Аның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакырылуы да күп нәрсә турында сөйли.

Әле Мәскәүдә укыганда да, аннан кайткач та Мәхмүт каләм тибрәтә башлый. Артист булып эшләгәндә дә, матбугатта аның язмалары, мәкаләләре басыла, хикәяләр дә озак көттерми. Аларны хуплыйлар, анда каләм куәсе барлыгын әйтәләр. Ул, кискен карарга килә, аның киләчәк тормышы журналистика һәм язучылык эшенә багышланырга тиеш. Шуңа күрә эшкә республика газетасына күчә, соңрак Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр, хәбәрче булып эшли. 1952 елда аның «Беренче хикәяләр» исемле җыентыгы аерым китап булып басылып чыга. Замандашлары анда тупланган әсәрләрне яратып кабул итәләр. Егерме биш яшендә, шул рәвешле, ул инде язучы булып таныла. Хикәяләрдә илленче еллар яшьләренең тормышы, уй-хыяллары, омтылышлары бик матур итеп, төрле хәл-әхвәлләрдә сурәтләнгән, укучыларга төрле шартларда кыю, намуслы һәм әхлаклы булып калуның үрнәкләре бирелгән. Шул рәвешле, М. Хәсәнов иҗат эшен аеруча игелекле юнәлештән, сәнгать чаралары белән балаларда кешелекле хисләр тәрбияләүдән башлый.

Баһадирларныкыдай зур гәүдәле, тирә-якка һәрвакыт кызыксынып караучы күзләреннән җылылык бөркегән бу кеше язучы өчен иң кирәкле хасиятләрнең берсен – сабыйлык хисләрен һәм сыйфатларын озак вакытларга саклап калган. Гомумән, шушы сыйфаттан башка кеше әдип була аламы икән? М. Хәсәнов балалар белән аралашудан, алар өчен язудан ялыкмый. Бу өлкә аны даими үзенә җәлеп итеп тора. Ул гына да түгел, балалар өчен язганнары аның иң уңышлы әсәрләре түгелме икән әле. Язучы иҗатындагы казаныш саналырга тиешле «Җирән кашка» повесте үзе генә дә бу турыда ачык сөйли. Кеше белән табигать арасындагы аерылмас бердәмлек бу әсәрдә никадәр дөрес тотып алынган, үзенә бер нәфислек белән сурәтләнеп бирелгән. Шәйми агайның атларга булган мөнәсәбәте аша кешенең олы җанлы, шәфкатьле булуына сокланасың, хайванның да яратуга тугрылык белән җавап бирүен күреп кинәнәсең. Г. Ибраһимовның «Алмачуар» ыннан килә торган теманың уңышлы дәвам иттерелүнең бер мисалы бу. Язучы Р. Төхфәтуллин да әсәрне югары бәяләгән иде. «Ат язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы һәм гыйбрәтле сәхифәләре ачыла әсәрдә, сюжеты мавыктыргыч һәм җыйнак, теле дә йөгереклеге һәм нәфислеге белән куандыра» (Төхфәтуллин Р. Дулкыннар ярга кага // Казан утлары. – 1977. – № 12. – Б. 171). Табигатькә сак мөнәсәбәт дигән иң изге максат куеп язылган әсәр әнә шулай укучылар күңеленә барып иреште.

Шушы ук тема «Без алтынчы «А» дан» хикәясендә дә үстерелә. Билгеле, бала вакытта үз тирәңдәге кешеләрне аңлап, аерып бетерү шактый кыен. Әгәр иптәшеңнең ямьсез сыйфатлары күзгә күренеп торса, аны тану кыен түгел, әлбәттә. Әмма ул Илсур Әсәдуллин кебек отличник булса, эш кыенлаша төшә. Илсурның кемлеген ачыклау аның табигатькә булган мөнәсәбәтен белү аша мөмкин икән. Дөрес, автор биредә дидактика хисабына сәнгатьлелекне бераз йомшарта төшкән. Аның каравы икенче әсәр – «Шайтан малае» хикәясе сюжетының тыгызлыгы, киеренкелеге белән нәни укучыларны тирән дулкынландыру көченә ия. Хикәя кечкенә Бикинең батырлыгы, малай күңелендә утлы өермәдәй бара торган хис-кичерешләр ташкыны, аның үзенә тапшырылган эшкә гаять олы җаваплылык белән каравы, көчле ихтыяры турында сөйли. Яшь укучылар күңеленә әсәр әнә шул ягы белән тәэсир итә дә. Автор, Бикинең, шулай ук Нурмый кебек җитәкчеләр эшчәнлегенең мәгънәсен төшенергә мөмкинлек бирүче сәнгатьчә тасвирлау куллана. Бики Нурмыйның имчәк баласын коткара. Хәер сорашып көн күргән, кешеләр сихерче дип атаган Вәсбикамал карчыкның кешелеклелеге дә таң калырлык итеп сурәтләнгән.

Балалар өчен язылган әсәрләрдә кеше күңелен тасвирлау тәҗрибәсе М. Хәсәновка өлкәннәр тормышын яктыртканда да ярдәм итте. Әйтик, аның урман эшчеләренә багышланган әсәрләре дә бар. Әлеге тема язучының беренче повестьларыннан булган «Урман шаулый» (1953) әсәрендә шактый уңышлы гәүдәләнеш тапкан. Повестьны кызыклы иткән як, әлбәттә, кешенең урманга, табигатькә булган карашын күрсәтү генә түгел. Биредә шактый гыйбрәтле язмышлар һәм персонажлар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тасвирлана.

Төп герой Көлемсәр – урман хуҗалыгының алдынгы эшчесе. Шуның өстенә аңа табигать тарафыннан бик матур тавыш та бирелгән. Яшь ягыннан бераз өлкәнрәк булган ире Зариф аңа гаилә бәхете бүләк иткән. Әмма Көлемсәр институттан диплом язу өчен килгән Нияз белән мавыгып китә. Килешле буй-сынлы, матур итеп сөйләшә белүче, төрле зәвыклы манераларга өйрәнгән егеттә ул моңа кадәр татып карамаган мәхәббәтен тапкандай була. Нияз да аның белән очрашу юлларын эзли, үз кыланышларына хисап бирә алмыйча, хатынның башын иләсләндерә бирә. Бу сәер мәхәббәт, ничек кинәт кабынса, шулай тиз генә сүнә дә (кинәтлек, гомумән, М. Хәсәнов персонажларына хас нәрсә). Барысы да үз урынына утыра. Нияз китеп бара. Көлемсәр белән Зарифның гаиләсе тагын да ныгый төшә. Бусы – әсәрдәге мәхәббәт «өчпочмагына» корылган коллизия. Ул әллә ни катлаулана алмый. Чөнки «өчпочмак» тагы иң үткен булырга тиешле образ – Зариф – үз хатынының чит егет белән очрашуларына үтә тыныч карый; тавыш-гауга куптармый, көндәше Ниязны шахмат уенында җиңү белән канәгатьләнә. Ягъни аңарда җанлы кешеләр өчен табигый булган горурлык юк. Шуңа күрә әсәрнең бу сызыгына укучылар битараф карый башлый. Сәбәп ачык: геройлар үзләре өзгәләнмәгәч, укучы да пошынмый.

Безнеңчә, әсәрдә хезмәт даирәсендә барлыкка килгән конфликтка бәйле хәл-әхвәлләр уңышлырак кебек. Урман хуҗалыгына җитештерү планын күләм буенча да, ассортимент ягыннан да арттырыбрак биргәннәр. Директор Бәдри агай шушы бурычны ничек итеп үтәү турында баш вата. Гамәлдәге хезмәт мәйданнары һәм эш кораллары белән генә планны үтәп булмаячак. Ни эшләргә, яңа мөмкинлекләрне кайдан табарга? Җитмәсә баш инженер Сәйфиев әлеге көч җитмәстәй бурычларны үтәргә атлыгып тормый, өстәмә планнан баш тарту ягын каера. Әмма күпчелек моның белән килешми. Үз гаиләсенә янаган куркынычка салкын кан белән караган Зариф та бу очракта тапкырлык һәм тырышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә өстәмә җитештерү мәйданы да табыла, кешеләр дә бу мөһим бурычны үтәү өчен туплана. Иҗади хезмәт нәтиҗәсендә, Галләм кебек, башларын кирәкле юнәлештә эшләтергә сәләтле кешеләр җитештерүне нык тизләтердәй кыю тәкъдимнәр белән чыгыш ясыйлар. Сәйфиевләр, Хәмитләр никадәр генә өметсезлек мохите тудырырга тырышмасыннар, гомуми эш көннән-көн җанлана, эзгә төшә бара. Әлбәттә инде, әсәр күмәк эшнең тантанасы белән тәмамлана.

Күргәнебезчә, яшь язучы әле интим һәм хезмәт өлкәсендәге каршылыкларны оста итеп кисештерә, җайлы гына итеп үрә алмый, алар бер-берләреннән бәйсез хәлдәрәк үсәләр. Һәр ике сызыктагы каршылыкларның йомшаклыгы сурәтләнгән кешеләрнең холык-фигыльләрен тулы ачу мөмкинлеген бирми. Нәтиҗәдә Зариф кебек шактый җансыз плакат-образ барлыкка килә. Әмма шул хәлендә дә тәнкыйть әсәргә карата җылы гына фикерләр әйтте (Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – Б. 143–144). М. Хәсәнов илле яшь тулу уңае белән чыккан җыентыгына (1977) әлеге повестьны да кертте. Биредәге әсәрләр аның каләменең шактый тәҗрибә туплаганын, камилләшә төшкәнен күрсәтәләр иде. Шул осталыгын әлеге повестьтагы ике сызыкның да бердәй үткенлегенә ирешүдә файдаланган очракта тагын да отышлырак булган булыр иде. Әмма автор моны эшләүне кирәк дип тапмаган.

Мәхмүт Хәсәновны хезмәт кешеләре, аерым алганда, күбрәк эшчеләр турында язучы дип санау гадәткә кергән. Монда дөреслек юк түгел. Бигрәк тә иҗат чорларының беренче яртысында. Язучы үзенең эшчәнлеген дә Яшел Үзәндәге һөнәр мәктәбе укучысы, аннан соң эшче булып башлап җибәргән. Аның хезмәт кешеләренә карата күңелендә ихтирам саклавы әнә шуннан килә булса кирәк. Әсәрләренең күпчелек геройлары да шулар арасыннан. Әмма ул ара-тирә үзенең төп темасына «хыянәт» итеп тә алгалый. Алтмышынчы еллар башында әдип авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Саф җилләр» романын бирде, ә ун елдан соң аның «Хәдичә» дип исемләнгән икенче китабын иҗат итте.

Әлеге дилогиядә автор ил тормышын ныгытуга барлык көчен, ихтыярын биреп эшләүче Мәдинә, Җәмилә, Хәдичә кебекләрнең бик тә үзенчәлекле образларын сурәтләде. Әлеге романнар кырыс тормыш мохитен эстетик үзләштерүгә кертелгән әйбәт кенә өлеш булды. Әдәби җәмәгатьчелек тә аны, нигездә, җылы кабул итте. Язучы Х. Сарьян, мәсәлән, мондый фикер әйтте: «М. Хәсәнов… колхоз тормышын, кешеләрен, эш шартларын белеп яза. Ә белеп язылган әйбер һәрвакыт ышандыра. Романдагы конфликт колхоз дип аталган катлаулы бер хуҗалыкта кешеләрнең, бердән, эшкә, икенчедән, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре җирлегендә мәйданга килә. Һәм автор шул конфликтларны мавыктыргыч итеп тасвир итә» (Сарьян Х. Бүгенге авыл һәм аның кешеләре // Социалистик Татарстан. – 1975. – 19 октябрь).

Биредә укучыны аеруча дулкынландырганы Мәдинә белән Хәдичә образлары. Шартлы рәвештә романның беренче кисәген Мәдинә исеме белән, икенчесен «Хәдичә» дип атарга мөмкин. Сугыштан соңгы авыр кыенлыклар алдында бер мәлгә югалып калып та, еллар барышында сәламәтләнә, тернәкләнә барган бу хатыннарның язмышы укучы игътибарын тотып тора. Мәдинә – сугыш толы. Намуслы хезмәте белән җиңүебез өчен бөтен барлыгы белән тырышкан кеше. Ул гади колхозчыдан ферма җитәкчесе булып күтәрелгән. Тик, гомуми агымнан читкә тибәрелеп, әвеш-тәвеш кенә эшләүче, дөресрәге эшләгән булып кыланучы, җитмәсә, намуслы хезмәт кешеләренә яла ягудан да чирканмаучы Борһан кебекләр булганда, Мәдинәдәй тынгысыз җаннарга авыр килә икән. Борһаннар хәтта аларны да тигез юлдан читкә тайпылдыралар. Мәдинә дә, әлеге бәндәнең эзәрлекләүләренә түзә алмагач, авылдан китеп барырга мәҗбүр була. Менә шушында, район үзәгендә, язмыш Мәдинәне Хәдичә белән очраштыра. Хәдичә исә такта яру заводында эшли, ләкин бик кинәндерми, җитмәсә, азып-тузып йөри. Мәдинә дә шушы коллективта эшли башлый. Алтын кайда да үз кыйммәтен җуймый дигәндәй, ул биредә дә эшнең җаена тиз төшенә, акыллы киңәшләре, уңганлыгы белән абруй казана, үзенә тапшырылган үтә җаваплы бурычларны да менә дигән итеп башкара. Мәдинә – горур. Борһан, үзе килеп, авылга кайт дип ялынуына карамастан, аның әйткәннәрен, бигрәк тә мәхәббәтен кабул итә алмый. Бары тик районның яңа җитәкчесе Рәхимова киңәше белән генә яңадан үз авылына әйләнеп кайта.

Автор Мәдинә образын уңай герой буларак кына тәкъдим итә. Туры юлдан гына баручы, алга-артка борылуларны белмәүче, адашкан кешеләргә тайпылышсыз сукмак күрсәтүче буларак тәкъдим ителә. Беренче китапның соңгы битләрендә ул хәтта монументальлек төсмерләре ала. Менә ул печән чабучылар белән бер сафта. «Ирләр арасында, гәүдәсен төз тотып, ирләрчә киң итеп, Мәдинә дә селтәнә иде». Шул рәвешле, Мәдинә бары тик эштә генә, өстәвенә җитәкче буларак та сурәтләнә. Бу инде ул чорларда иҗатта хакимлек иткән социалистик реализм методының язучы иңеннән басып торуы нәтиҗәсе дә иде. Бу хәл авторга героиняны төрле яклап сурәтләүгә комачаулый. Гәрчә ул елларда да кешене тулы канлы итеп сурәтләүне шактый уңышлы хәл итүнең уңышлы мисаллары да бар иде.

Аның каравы Хәдичә образы, нигездә, шәхси хәл-әхвәлләре белән ачыла. Сафлык, гүзәллек өчен дөньяга туган кыз, үз-үзен генә сөюче Вәлигә тап булып, матур киләчәгенә тап төшерә. Бу хәл аңа гомер буе күңел газаплары китерә. Үз алдында һичнинди яктылык күрмәгән Хәдичә соңгы чиктә поезд астына ташланырга ымсына, әмма Мәдинәнең шул вакытта кинәт яңгыраган тавышы аны саклап кала. Автор, шул рәвешле, Хәдичәне укучы алдында упкынга төшерә, һәм аның шул баткаклыктан башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә күтәрелүен дә күрсәтә. Әйтергә кирәк, Хәдичәнең әхлакый бозылу барышы психологик яктан да, тормышчан вакыйгалар ягыннан да ышандырырлык нигезләнгән. Ә менә шул хәлдән өскә күтәрелүе, Хәдичәнең күңел каршылыкларыннан азат булуы сәбәпле, сәнгатьчә мотивлаштырылып җиткерелмәгән. Һәм, әлбәттә, укучыны да ышандырып бетерми. Ул гына да түгел, әсәр азагында Хәдичә хәтта Хезмәт Каһарманы исеменә дә тәкъдим ителә. Бу инде авторның чик-чаманы узып китүе иде. Беренчедән, әсәрдә Хәдичәнең бу кадәр югары дәрәҗә алырлык эше юк, икенчедән, образны шулкадәр күтәрергә тырышу табигый кабул ителми. Язучы кешенең җанын ачып бирүе белән генә осталыгын раслый ала. Сурәтләнелүче образга олы исемнәр, бүләкләр бирелү белән генә аны укучы күзендә күтәрергә омтылу отышлы алым була алмый.

Хәдичәнең яңадан дөрес юлга төшүе, тиешле абруй казанып, кызын кире үзенә алуыннан башлана. Әнә шул мотивны үстерү, Хәдичәнең кызы белән кавышу күренешен аның барлык тырышлыклары нәтиҗәсе итеп тәкъдим итү әсәрне тагын да җылырак, кешегә хас хис-кичерешләр белән сугарылганрак итәр иде. Әмма шул хәлендә дә Хәдичә образы игътибарны җәлеп итә. «Саф җилләр» дилогиясе, берсүзсез, язучының сәнгатьлелеккә ирешә баруда алга китеше иде.

М. Хәсәнов мөмкин кадәр халыкчан, традицион язарга омтыла. Әсәрләрендә еш кына җор телле геройларны – чын-чынлап халык вәкилләрен кертеп сурәтләве дә шуны раслый. Әйтик, «Саф җилләр» романындагы Шапырай карт шундый образ. Һәрвакыт оптимист, үткен акыллы, киеренке шартларны йомшартып җибәрергә сәләтле бу кеше әсәр геройларының гына түгел, укучыларның да яраткан образына әверелә.

Бу урында күзәтүнең бер кызыклы нәтиҗәсе турында әйтәсе килә. Шапырай – М. Хәсәновның үз иҗат җимеше. Әсәрнең киеренкелеген киметмичә, укучының игътибарын тотып торырлык итеп тасвирлау өчен, авторның үзенә дә Шапырай карттан үрнәк алу зыян итмәгән булыр иде. Әсәрне укыганда күрәбез, карт бервакытта да үз тыңлаучыларын күздән ычкындырмый, аларның ничек тыңлавын шәйләп сөйли. Мәсәлән, менә болайрак: «Хикмәтле хәл» нең ничегрәк тәэсир иткәнен чамаларга теләп, кысык күзләрен ялт-йолт йөртеп каранып алды. Әһә, сүзе үтә, әсәрләнеп тыңлыйлар. Димәк, бераз арттыра төшсә дә ярый. Һәм Шапырай карт кулларын тагын да селтәбрәк дәртләнеп сөйләп китте» (Хәсәнов М. Саф җилләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – Б. 184). Менә шуның кебек, авторга кайчакта үз язганнарына укучы күзе белән карау җитенкерәми. Шул сәбәпле бик отышлы гына чыгарга тиешле урыннар да вакыт-вакыт информациягә кайтып кала. Укучы белән хисси-психологик бәйләнеш бетә, мантыйкый элемтә генә кала.

«Саф җиләр» турында сүзне дәвам итсәк, шуны әйтергә мөмкин: язучы, әсәрнең икенче кисәген иҗат итеп, бик дөрес эшләгән. Ул бигрәк тә Вәли образын аңлау өчен кирәк. Беренче кисәкнең соңгы битләрен ябып куйгач, укучыда Вәлигә карата нәфрәт уяна, ул явыз кеше буларак истә кала. Әмма ул гомере буе Хәдичәне яратып яшәгән икән ич. Пединститутны тәмамлагач та, Хәдичәгә якынрак булу өчен, аның районына кайткан. Бер көн килеп хатын үзе ишек шакыр дип өметләнгән. Ләкин горур Хәдичә моны эшләмәгән. Кызын урлап алып китүе дә бала артыннан әнисе дә килеп җитмәсме дигән теләк белән эшләнгән. Икенче хатынга өйләнсә дә, Хәдичәсе йөрәк түреннән китмәгән. Шулай итеп, яшьлек хатасы, сөйгән кешесенә ышанмау аңа гомере буена дәвам итәрлек газап китерә. Гомер көзендә япа-ялгыз кала ул. Әсәрнең икенче кисәге белән танышу укучыга Вәлине әнә шулай тирәнтен, кешеләрчә аңларга ярдәм итә.

Җыеп әйткәндә, «Саф җилләр» дилогиясе, андагы геройларның язмышы укучыны уйландыра, дулкынландыра. Бу инде автор өчен аз түгел. Иң әһәмиятлесе, әсәрдә кайнар йөрәкле, кабатланмас язмышлы, һәм иҗтимагый даирәдә, һәм шәхси бәхет мәсьәләләрендә яхшыга, алга омтылучы образлар еш очрый. Халык мондый үрнәккә сусаган, әдәбият-сәнгатьнең тормыштагы хәлләргә тәэсир итүче хасияте менә шунда күренә дә инде.

М. Хәсәнов иҗаты тематика ягыннан да бай. Әйтик, «Саумы, кояш» романы (1975) безне бөтенләй икенче тормыш – инкыйлабка кадәрге татар хезмәт ияләренең аянычлы хәле, аларның гомуми үзаңы үсү һәм һәртөрле кысылуларга каршы хәрәкәткә катнашып китүләре белән таныштыра. Вак милләтләрне һәм физик хезмәт белән көн күрүчеләрне изүгә корылган хакимияткә каршы татардагы түбән катламнарның баш күтәрүгә килүләре табигый төзелгән сюжетта хәл ителә, кызыклы язмышларда гәүдәләнеш таба.

Автор бу әсәрен шактый озак – унҗиде ел яза. Роман зур иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып дөньяга килә. Һәм, әйтергә кирәк, ул татар әдәбиятын тарихи-инкыйлаби вакыйгалар, халык язмышы фонында сурәтләнгән колоритлы образлар белән баетуга әйбәт өлеш булып керде. Романдагы вакыйгалар егерменче йөзнең беренче елларыннан алып 1918 елда Казанны учредительчеләр һәм ак чехлардан азат итүгә кадәр булган чорны эченә ала. Әсәрнең төп героинясы Гөлбану гади авыл кызыннан инкыйлабның актив солдаты булуга кадәр юл үтә. Аны да башта, гасырлар буена формалашкан тәртипләргә буйсындырып, билгеле бер киртәләр эчендә калдырырга телиләр. «Син бит хатын-кыз! Укымаган, томана бер татар хатыны. Сәяси эшләр белән шөгыльләнү синең эшмени соң?» – дип, аны бу юлдан йөз чөертергә омтылалар. Әмма кимсетелүне үз язмышында татыган Гөлбану сайлаган юлның дөреслегенә шикләнми. «Татар хатыны да кеше ләбаса! Аның да тураясы, башын калкытасы, кояшны күрәсе килә» дигән нәтиҗә ясый ул. Әмма кояш аңа да бәхетле көннәр китергәнче, бик күп сынаулар, каршылыклар, авырлыклар аша үтәргә туры килә шул әле. Авылдагы калын кесәлеләр эзәрлекләвеннән качып, Казанга килергә, ачлы-туклы яшәүче бер эшче гаиләсенең почмагына сыенырга, Мәрхәмбикә-ханбикәгә унбиш ел бил бөгәргә, бик күп рәнҗетелүләр кичерергә туры килә. Гөлбану хакимияткә каршы чыгуның корбаннар таләп итүен, әлбәттә, белә. Ягъни көрәшкә аңлы рәвештә килә. Тик шунысы бар: М. Хәсәнов, гадәтенчә, әсәрен тизрәк төгәлләргә ашыгып, Гөлбануның җаваплы һәм гаять куркынычлы бурычлар башкаруын әйтеп кенә китә. Башка геройларның язмышын да тиз очлап куярга ашыгып, сәнгатьлелек ягын йомшарта. Баштарак бала, соңга таба яшүсмер булган Гөлбану да, нигездә, зурларча күзаллап иҗат ителгән. Гөлбануның балаларча фикерләве, дөньяны шулай кабул итүе сизелми. Бала психологиясен бирүдә әллә ни уңышка ирешә алмаса да, автор зурлар арасындагы, бигрәк тә төрле социаль катлам кешеләре мөнәсәбәтен җитлеккән каләм белән сурәтли.

Дәрәҗә сөючән, үз дигәнен булдыруда бернәрсәдән дә, хәтта кеше җанын кыюдан да кыенсынмаган деспот Мәрхәмбикә образы үзе генә дә ни тора! Чын мәгънәсендә диктатор ул. Ире Асылхан да аннан узып берни эшли алмый. Хезмәтчеләре өстенә кара кискә булып яткан Мәрхәмбикә образы аша язучы бу катлауның черек әхлагын, кешелексезлеккә корылган яшәү рәвешен фаш итә. Ул, гаиләле була торып, чит ирләр белән бутала, көндәше Зөһрәнең баласын юк иттерә, соңрак аның үзен дә гарипләтеп калдыра. Һәм, ниһаять, тугрылыклы хезмәтчесе Хәмитне җибәртеп, ире Асылханны да үтерттерә. Ләкин канга ияләшкән ерткыч берәүгә дә мәрхәмәт күрсәтмәгән шикелле, шул ук Хәмит Мәрхәмбикәнең үзен дә аямый, бу карунның гомер буе туплагын малын алып, караңгы төндә үзен дә суга батыра. Менә шулай явызлык ярдәмендә тупланган байлык ахыр чиктә Хәмитнең үзенә дә бәхет китерми, аны да яшәүдән мәхрүм итүчеләр табыла. Хәрам мал, шул рәвешле, байлык артыннан куучыларның үзләрен дә берәм-берәм харап ителүләренә сәбәп була.

Гөлбануның әтисе Сабирҗанның сәяси аң үсеше табигый бирелүенә игътибар юнәлә. Империалистик сугыш аның өчен дөньяның барышын тирән төшендерерлек бер мәктәп булып әверелә. «Эшләгән, ил дип кан койган кешеләр хуҗа бу тормышка» дигән сүзләрендә аның эчке дөньясы ачыла. Әлеге ышану аның эш-хәрәкәтләренә мантыйк бирә, тоткан юлының мәгънәсен билгели.

Әсәр турында уйланганда, үзеннән-үзе игътибарны җәлеп итә торган тагын бер як бар. Ул да булса социаль-иҗтимагый көрәш аеруча кискенләшкән чорда иҗади зыялыларның урыны, аларның сәяси кыйбласы мәсьәләсе. Бу яктан Сәет образы гыйбрәтле сурәтләнгән. Ул, яшь кешеләргә хас булганча, үзен бөек шагыйрь дип саный. Моны раслау максатында зур чыгымнар тотудан да тыелып кала алмый. Әмма, чын шагыйрь булу өчен, кыланчык бай кызларының күңел кичерешләрен, гүзәл табигать күренешләрен генә тасвирларга омтылудан бигрәк, тормыштагы урыныңны дөрес билгеләү, әсәрләреңне иҗат итүнең мәгънәсен ачык тою кирәклеген аңлаудан ул ерак тора. Шигырьләре патша чиновниклары тарафыннан да начар бәя алгач кына, Сәет уйланырга мәҗбүр була. «Әйтерсең лә, Сәеткә авыр гер белән тондырдылар… Кинәт миңрәп, аңына килә алмый торды. Ансыз да кимсетелгән, ансыз да мыскыл ителгән шагыйрь йөрәге бу кадәресен күтәрә алмас кебек тоелды. Төннәрен йокламыйча, күз нурларын түгеп, «йөрәкнең кайнар каны, нервларының сүле» белән язылган иҗади җимешләренә, хезмәтенә, ниһаять, бәя алды». Күрәбез, М. Хәсәнов егерменче гасыр башы проблемаларын шактый җентекле өйрәнгән һәм аларны әсәрендә төрле яклап иңләргә тырышкан.

М. Хәсәнов иҗатындагы уңышлы һәм кимчелекле якларга моннан илле еллар элек Газиз Иделле дә игътибар иткән һәм, безнең карашыбызча, шактый дөрес бәя биргән: «Өлгерлек, хәрәкәтчәнлек, иҗади тынгысызлык, тормыш эченә керергә омтылучанлык сыйфатлары бар аңарда. Хәзер аның алдындагы төп бурычларның берсе – художество осталыгын күтәрү, әдәби сүз өстендә эшләү булырга тиеш. Чөнки аңа санны сыйфат белән бергә кушу, бергә үстереп алып бару җитми. Ул бик ашыга, кабалана, образларны укучы күңеленә кереп озак сакланырлык җанлы итеп эшләп бирүгә, сүз байлыгын дөрес һәм оста куллануга җитәрлек игътибар итми» (Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – Б. 143). Язучының иҗади үсешен күрү белән бергә, бу фикерләр белән әле бүген дә өлешчә килешергә туры килә.

М. Хәсәнов иҗатында кызыл җеп булып сузылган тагын бер мәүзугъ бар, ул – Татарстан нефтьчеләренең тормышын һәм фидакяр хезмәтен сәнгать алымнары белән гәүдәләндерү. Бу тема 1956 елда язылган «Кыюлар юлы» повесте белән башланып китә. Әсәр ике кисәктән – «Яңа горизонт» һәм «Сүнмәс утлар» дип исемләнгән өлешләрдән тора. Бербөтен әсәр дип тәкъдим ителеп, аларда бер үк персонажлар хәрәкәт итсәләр дә, бу өлешләрне мөстәкыйль әсәрләр буларак та кабул итәргә мөмкин. Чөнки аларның үзәгенә куелган һәм конфликтлы хәл-әхвәл китереп чыгарган мәсьәләләр төрле-төрле. Әсәр Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыруда беренче тәҗрибәләрдән иде. Әле бу вакытта егерме биш яшьтә генә булган язучының, кыюлык күрсәтеп, шундый җитди һәм шактый билгесез өлкәне сурәтләргә алынуы үзе үк тәвәккәллек булып тора. Шунысы сизелә, яшь язучы шулай да үзе гәүдәләндерергә алынган тормыш даирәсен шактый яхшы белә, кешеләр арасында каршылык тудырырдай сәбәпләрне шул мохиттән оста тотып ала. Шулай да, аларны кеше язмышлары белән үреп бару өчен, иҗади тәҗрибәсе җитенкерәми.

Повестьта сурәтләнгән чор – бездәге нефтьчеләрнең әле яңа гына аякка басып килгән вакытлары. Тәҗрибә дә җитенкерәми, эш рәтен белгән кешеләргә дә кытлык. Татарстан җирендә кара алтын үтә тирән катламнар астына яшеренгән. Шушы яңа горизонтны ачу мөһим бурыч булып алга килеп баса. Дилогиянең «Кыюлар юлы» кисәгендә нәкъ шушы бурычны хәл итү үзәккә куела. Кыенлык шунда: әле бу урыннарның геологик төзелешен ачык кына күз алдына китерерлек фәнни нәтиҗәләр, карталар эшләнмәгән. Димәк, бораулауның теләсә кайсы этабында көтелмәгән хәлләргә юлыгырга мөмкин. Безнең кешеләрдә мондый тәҗрибә дә юк. Шуңа күрә Бакудан Миргали Галиев дигән кешене чакыртып алалар. Яшь кенә булса да, ул инде бораулау эшендә шактый зур тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул, тиз генә коллектив туплап, аларны тиешенчә өйрәтеп, эшләренә белеп җитәкчелек итеп, бу эшне егетләрчә башкарып чыгуга ирешә, яңа горизонт нефть фонтаны бәрә. Автор үзе дә бурычның тизрәк башкарылып чыгуын күрергә тели, шуңа күрә, бер-ике гадәти генә кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, барысы да шома бара. Бригада беренче метрлардан ук алдынгы коллективлар белән ярышта беренче урынга чыга һәм уңышка ирешә. Әсәр язылган еллар әдәбият-сәнгатьтә конфликтсызлык теориясе яшәү белән характерлы иде. М. Хәсәнов та, күрәсең, бу шаукымнан читтә кала алмаган. Бораулау эшенең нечкә серләренә үтеп керә алган язучы, үзәккә мавыктыргыч конфликт куя алмау сәбәпле, тормышчан, тулы канлы персонажлар тудыруда уңышка ирешә алмаган. Миргали, Хаҗи, Минҗан, Булатов, Шәйхи кебек образлар әле күбрәк схема хәлендә генә калганнар. Мөмкин булган урыннарда да автор персонажларга холык-фигыльләренә хас булганча эш итү мөмкинлеген бирә алмаган.

1980 елда М. Хәсәнов укучыларга «Шөгеровлар» романын тәкъдим итте. Нефтьчеләр династиясенең берничә буын вәкилләренең берсеннән-берсе үзенчәлекле образларын тудыруга исәп тотып язылган бу әсәр геройларының уртак фамилияләре белән аталган. Инде әйтелгәнчә, М. Хәсәнов кызыклы һәм кабатланмас коллизияләр төзүдә, яңадан-яңа мәсьәләләр күтәрүдә кыенлык кичерми. Бу романы да әйтергә теләгән фикерләре, күтәргән проблемалары, аларны чишүдәге яңалыгы белән игътибарны җәлеп итми калмый. Әсәрдә, нигездә, Шөгеровлар династиясе, аның төрле буыннарының гыйбрәтле тарихы турында сүз барса да, авторның үз алдына куйган максаты шактый колачлы. Биредә сүз, гомумән, татар халкы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бара.

Ак-Калада тирә-юньгә данлыклы Шөгеровлар гаиләсе яши. Рахман карт, заманында Бакуда нефть чыгаруда эшләп, Хезмәт Каһарманы дәрәҗәсенә ирешкән. Шәһәрнең күренекле урынында аңа бюст куелган. Улы Корбан исә танылган нефтьче, мастер. Оныгы Ногман югары техник белем алган, район инженерлык-технология хезмәте башлыгы. Барысы да үз эшләреннән канәгать, тормышлары түгәрәк. Ләкин җай гына яшәп һәм эшләп яткан нәселнең тормыш ритмын көтмәгәндә үзгәртеп җибәрерлек вакыйга булып ала – аларга АКШтан миллионер Шандор килеп чыга. Бу хәл укучыны кызыксындырып җибәрә. Кем ул Шандор? Ни өчен нәкъ менә Шөгеровларга килгән?

Соңыннан ачыкланганча, Шандорның бабасы ХIХ гасырда, Америкадан килеп, безнең бу урыннарда нефть разведкасы оештырып йөргән икән. Шөгеровлар нәселенә нигез салучыларның берсе Мөхәммәт, океан арты эшкуарына хезмәткә ялланып, күпмедер вакыт шунда эшләп һәм торып та кайткан булган. Ләкин бәхетне читтән түгел, үз илеңнән эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, кире туган ягына кайтуны мәгъкуль күргән. Шандорның бабасы үләр алдыннан язган васыятьнамәсендә Шөгеровларның әнә шул ерак бабасына өлеш чыгарган һәм менә аның бер оныгы әлеге Шөгеровларны эзләргә дип юлга чыккан икән.

Иң кызыгы шунда: ерак илнең әлеге эшкуары булган өлкән Шандор, безнең якларда кара алтын эзләп йөргән вакытта, татар халкы, аның тормышы, икътисади хәле, мәдәнияте, холык-фигыле хакында күргән-белгәннәрен дәфтәргә теркәп барган икән. Кече Шандор аны да үзе белән алган. Әлеге көндәлекләрдән күренгәнчә, татар халкы бик фәкыйрь яши, алар җиргә иңеп утырган алачыкларда торалар, өйләрендә өреп очыртырлык та ризык юк. Кичкә керсәләр, чыра яндыралар, гомумән, мескен, киләчәге булмаган халык. Бу мәгълүматларның моннан йөз еллар элек, ягъни патша хакимияте вакытында язылганын искә алсак, аларның, нигездә, дөреслеккә туры килүе шөбһәсез. Кече Шандор Татарстанга килгәндә татарларны шундый хәлдә очратырмын дип уйлаган, әлбәттә. Әмма биредә берсеннән-берсе уңган-булган, абруйлы, хәзерге таләпләргә туры килгән белгеч булып җитешкән ирләрне очраткач, Америка кешесе биредә дә яшәешнең никадәр үзгәргән икәнлеген аңлый. Ләкин ул безнең өчен гадәти булган әйберләрне дә, алдау-фәлән булмасын дип, үз кулы белән тотып, үз күзләре белән күрергә тели. Аңа, әлбәттә, андый мөмкинлекне тудыралар да. Ниһаять, татарларның нинди халык булуы турында ул үз күргәннәренә таянып нәтиҗә ясый. Юк, бабасы күзәткәнчә, мескен түгел икән ич татар халкы.

Күрүебезчә, кызыклы ситуация. Әдәбиятыбызда әлегәчә сурәтләнмәгән тормыш материалы. Ләкин сәнгать әсәре иҗат иткәндә, Фатих ага Хөсни әйтмешли, автор ике сорауга төгәл җавап тапкан булырга тиеш: ни әйтергә, ничек әйтергә? Әлеге очракта М. Хәсәнов беренчесе турында төпле генә уйланган булса да, икенчесенә артык көч салмаган диясе килә. Язучы әйтергә теләгән фикернең үтемлелеге бары тик сәнгатьчә камиллек белән тәэмин ителә. Менә ни өчен без һәрвакыт фикер һәм эстетик бөтенлек турында сүз алып барабыз. М. Хәсәновның бу әсәрендә исә публицистика алымнары өстенлек итә.

Роман үзәгендәге вазгыять бер үк вакытта җитештерү өлкәсенә кагылышлы каршылыклар тирәсендә дә куертыла. Яшь галим Рәхим Галимов нефть чыгаруны камилләштерү максатында яңа химик реагент уйлап таба, шуны гамәлдә дә кулланырга тели. Корбан Шөгеров һәм кайбер башка нефтьчеләр яңалыкны хупласалар да, инженер Ногман аңа тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Сәбәбен дә ачык итеп әйтә: аңардан сынаулар уздыруны түгел, нефть сорыйлар. Сүз дә юк, мондый конфликт әсәр нигезенә ята һәм сурәтләнгән характерларны ачуга хезмәт итә ала. Тик шунысы җитенкерәми: автор әлеге техник яңалык серләренә үтеп керми. Шуңа күрә аны тормышка ашыру укучының да кайгысы булып әверелми.

Әдәбият белемендә конфликтны позицион һәм психологик төрләргә бүлеп карау бар. Персонажларның теге яки бу мәсьәләгә төрлечә якын килүләре позицион конфликтны тәшкил итсә, соңгысы үз чиратында кешеләрнең психологик кичерешләрен китереп чыгара. Алар бер-берсенең алшарты булып берләшәләр. М. Хәсәнов романы турында сөйләгәндә, без психологик конфликт турында сүз йөртә алмыйбыз, позицион конфликт та әле ачык билгеләнмәгән, ул геройларның аерым репликаларында гына чагыла. Нәтиҗәдә Корбанның төпле, фикерле кеше икәнлеге, Ногманның исә кушканны гына үтәүче һәм инициативасыз булуы эш-хәрәкәт аша түгел, автор сөйләве ярдәмендә генә аңлашыла. Ә моның сәнгатьлелеккә зыян китерүе бәхәссез.

М. Хәсәнов – вакыйгаларга сизгер язучы. Ул, республикабызда машина төзү гиганты корыла башлагач та, укучыларга «Кама таңнары» дилогиясен тәкъдим итте. Әсәр үзәгенә электрон-хисаплау машиналары белгече, инженер Имам Котдусов куелган. Ул эрудицияле, техник яктан аеруча грамоталы белгеч кенә түгел, бәлки галим-инженер да. Автор аны укучыга әнә шулай дип тәкъдим итә. Коллегалары Даниал Ризванов һәм Николай Соснов турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шулай булгач, укучының әсәрдән фән-техника үсешенә бәйле рәвештә фикер каршылыкларын чагылдырган бәхәсләр, каршылыклар көтәргә хакы бар.

Котдусов, төзелештә булудан бигрәк, күп вакытын командировкаларда уздыра. Бәлки, шул сәфәргә барган урыннарда әнә шундый фәнни мәсьәләләрне хәл итүдә катнашадыр дип тә уйларга мөмкин. Юк, анда да барысы да шома үтә. КамАЗ машинасының җитештерүгә тәкъдим ителүче соңгы моделе раслану да фикер каршылыкларсыз гына булмагандыр, укучы бу турыда да белми кала.

Шулай да дилогиянең һәр ике кисәгендә дә төзелешнең үзенә бәйле кызыклы гына коллизияләр бар. Мәсәлән, беренче кисәктә сәгатьлек график кертү турында сүз бара. Баш герой Котдусов, аның ярдәмчеләре Даниал белән Николай яңалыкны гамәлгә кертү ягында. Әмма объект җитәкчесе Колун тискәрелек күрсәтә, аны куллануны сузып килә. Тик бу конфликт укучыны биләп алмый, аның да борчылуына китерми. Ник дигәндә, автор үзе дә, төп проблеманы читкә куеп торып, кешеләрнең шәхси тормышларында төпченә башлый, ә алар исә үзәк коллизия белән бәйләнмәгәннәр. Әсәрнең тукымасына әллә ни ябышмый торган Вәгыйзь хатларына зур урын бирелә, ә төп проблеманың хәл ителеше бер абзацка сыйдырыла.

Дилогиянең «Инжерерлар» кисәгендә конфликт бераз уңышлырак бирелгән. КамАЗда Франциядән алынган компьютер системасы урнаштырыла. Үткен хәл-әхвәл туа. Яңа фән-техника казанышлары белән аларны файдалану мөмкинлекләре арасындагы аерма шактый зур. Димәк, кешеләрдән дә шул югарылыкта булу таләп ителә. Ләкин автор проблеманың чишелешен укучыларга күрсәтеп бара алмый. Аңлашыла да, моның өчен автор үзе дә шул мәсьәләләрнең эчендә булу мөмкинлекләренә ия булырга тиеш. Шул сәбәпләр аркасында кискенлек югала, әсәрдә вакыйгалар хәрәкәте сүлпәнләнә.

Автор Имам Котдусовны артык күтәреп сурәтли. Аның алдына килеп чыккан бернинди киртәләр дә куркыныч түгел. Ул аларның һәммәсен дә җиңел генә хәл итә. Ул гына да түгел, өч-дүрт телдә сөйләшеп, чит ил кешеләрен дә шаккатыра. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрдә тиз уңышка ирешүен дә китереп өстәсәк, бер кеше өчен бик күп түгел микән дип тә уйлап куясың.

Язучының әсәрләре арасында «Юллар, юллар…» романы (1966) үзенчәлеклерәк урын алып тора. Әсәр, рус телендә үзәк нәшриятларның берсендә басылып, зур илебез укучыларына тәкъдим ителде, бу да үзенә күрә әйбәт фал. Роман юл төзүчеләрнең хезмәтләрен һәм тормышларын гәүдәләндерүгә багышлана, аларның эчке дөньялары белән таныштыра.

Тормышта һәркемнең үз юлы. Әмма тигез генә барган юл кайчак сикәлтәләргә китереп чыгара, төрле бормаларга алып керә. Шул кыенлыкларны үткәндә, кеше характеры ныклыкка сынау үтә, алда тагын да очраячак каршылыкларны җиңәрлек кыюлыкка ирешә. Хәйрүш, Тимер образлары әнә шул яклары белән гыйбрәтле. Бу җәһәттән алганда Хәйрүш образы аеруча тулы эшләнгән. Гомеренең күпчелек вакытын колония белән төрмә арасында йөреп үткәргән бу кеше Миләүшә, Минзакир, Варисларның уңай йогынтысы, киң күңеллелеге ярдәмендә дөрес юлга баса. Кешеләр дә аңа якыная төшәләр, бөтен күңелләре белән ачыла баралар. Шунысы әһәмиятле: Хәйрүш образын тудырганда, язучы игътибары аның психологик халәтен, күңелендә барган каршылыклы уйлар өермәсен бирүгә юнәлдерелә. Нәтиҗәдә үтә күңелсез тормыш юлы үткән, әле бүген дә яхшылык белән җинаять арасында буталучы бу кеше образы симпатия уята башлый. Димәк, язучы укучыны үз артыннан ияртә, тасвирлаганнарына ышандыра.

«Кыргый кыз» Миләүшә, киң күңелле Минзакир абзый образлары да укучыда җылы тәэсир калдыралар, алар күңел матурлыклары белән игътибарны җәлеп итәләр. Урман эчендә, кешеләрдән читтәрәк яшәүче бабай белән онык сюжет тукымасына үзләренә бертөрле экзотик буяулар белән килеп керәләр.

Әмма әле генә сүз барган образлар күңелне никадәр биләп алмасыннар, авторның төп сурәтләү объектлары болар түгел әле. Әсәрдә бөтен юнәлештәге сызыкларны бербөтенгә тоташтыручы Исламов белән Яруллин образлары үзәккә куелган. Варис Исламов җитәкчелек эшендә төгәллекне ярата, эшләүчеләрнең һәрберсе белән уртак тел табарга омтыла. Үзе җитәкчелек иткән даирәне яхшы белүе, кулыннан эш килүе, кешеләргә игелекле карашы, таләпчәнлеге аңа һәркем белән аяк терәп сөйләшү, һәр очракта дөрес карарлар кабул итү хокукын һәм мөмкинлеген бирә. Варис, җитәкче генә түгел, күпләр өчен иптәш тә, дус та. Кешеләр аңа күңелләрен ачалар, киңәш сорап киләләр. Шул рәвешле, үз тирәдәгеләр белән якын элемтәдә булу, алар тормышы белән яшәү аның өчен эчке ихтыяҗ булып әверелә.

Яруллин исә гомумирәк эш итә. Матур, купшы итеп сөйләшергә өйрәнгән. Көндәлек аралашып яшәүче кешеләрнең уңай якларына караганда тискәре сыйфатларын тотып алу һәм аларны күпертеп күрсәтү аның даими шөгыле булып әверелеп бара. Карьерага омтылу, шул юлда киртә булырдай кешеләрне читкә тибәреп калдыру Яруллин эш стиленең үзәген тәшкил итә.

М. Хәсәновның үз мөнәсәбәте ачык билгеләнгән: ул Варислар яклы. Әлбәттә инде, Яруллиннарга тискәре карашта. Менә мондый алдан билгеләнгәнлек тә булмаса, геройларның хәрәкәт мәйданнары, тоткан мәсләкләре тагын да табигыйрәк ачылыр, шулай әйтергә яраса, алар көтелмәгән адымнар ясарга сәләтле булырлар иде. Автор шул чорга хас таләпкә тугры калырга, ягъни әсәре белән нинди сәяси карашта торуын анык итеп белдерергә тиеш булган. Романның күтәренке рухта тәмамлануы да шуннан килә. Варис, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Сезнең юлларыгыз башлана гына әле. Җир өстен бизәп, еракларга, бик еракларга сузылачак сезнең юлларыгыз!» Бу сүзләр авторның шәхси теләге булып та яңгырый. Әсәрнең исеменә чыгарылган «Юллар, юллар…» сүзе, вакыйгалар сурәтләнешенә рефрен булып яңгырап, төп фикерне эзлекле, дәвамлы итеп җиткерү хезмәтен үти.

Шулай да М. Хәсәновның әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан аеруча югары бәяләнгән әсәре «Язгы аҗаган» романы булды (1986). Аңа 1988 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Роман сурәтләргә алынган тормыш материалының катлаулылыгы, сюжет җепләренең күптармаклылыгы белән аерылып тора. Әсәрнең төп үзенчәлеге шунда: ул хатирәләр рәвешендә язылган. Искә төшерүләр табигый рәвештә бүгенге вакыйгалар белән үрелеп баралар. 1922 елдан башлап алып кителгән вакыйгалар тезмәсе 1957 елда өзелеп кала. Димәк, биредә утыз биш ел эчендә кешеләр кичергән язмышлар сурәтләнә. Вакыйгаларны үзәккә туплаган хикәяләүче вазифасын өлкә газетасы хәбәрчесе Фәйзи үти. Чаллы төбәгенең киләчәген хәл итәргә тиешле абруйлы коммиссия эшен яктырту максаты белән, бары тик җиде көнгә командировкага килгән. Шуңа бәйле рәвештә әсәрнең бүлекләре дә көннәр исәбе белән бирелә. Туган якларда булу, үзе үскән Салаяз авылы кешеләре белән аралашу, алар турында сөйләгән сүзләрне ишетү аның хәтерендә чәбәләнеп беткән вакыйгаларның бер җепкә тезелүенә китерә. Шул рәвешле, төрле образларның искә төшерүләре, хикәяләүченең аналитик фикерләве белән бергә кушылып, кызыклы әдәби тукыма китереп чыгаралар.

Әсәр канлы вакыйга белән башланып китә – колхоз төзү активисты Хаҗи үтерелә. Аның Зәйтүнә исемле хатыны бу тетрәндергеч хәл тәэсирендә баласын вакытсыз тудыра. Ана Гази, Таҗи, Һади исемле балалары белән тол кала. Хикәяләүчене иң кызыксындырган кешеләр – менә шушы бертуган Зәкиевләр. Автор аларны күз уңыннан ычкындырмый, һәр адымнарын белеп, бәяләп тора. Дөрес, хикәяләүче Фәйзи бу туганнарның кечерәкләре турында артык хафаланмый. Таҗи үзенең салкын акылы, коры исәп-хисапка корылган фәлсәфәсе белән тормышта ныклы урын таба, район җитәкчеләренең берсе дәрәҗәсенә күтәрелә, соңыннан республика прокуратурасына урнашып ала. Эш урыннарыннан үрмәләү максатында, яратып өйләнгән хатынын аерып, үзенә тормышка юл ярырга ярдәм итәрдәй кешеләр белән туганлашу кебек адымнарга барырга сәләтле бу кеше үзе хакында укучыда чирканыч хисләр тудырырга өлгерә. Монда авторның каләм көче нык сизелә.

Әтисе һәлак булган көнне туган Һади исә, киресенчә, Таҗи абыйсының кодрәтле баҗалары кебек ярдәм итүчеләр хезмәтеннән баш тарта. Бәхетен бары тик үз хезмәте, үз тырышлыгы белән табу максаты белән яши, намусы кушмаган адымны атламый. Гаделсез юл белән хезмәт юлыннан күтәрелүгә юл куймый. Шундый булуы өчен «җайсыз кеше» дигән исем дә казана.

Романда төп игътибар олы малай Газига юнәлә. Аның якты дөнья белән саубуллашуын сурәтләгән күренешне тасвирлап, әсәр үзе дә төгәлләнә. Димәк, ул биредә иң әһәмиятле образ дәрәҗәсендә гәүдәләндерелә.

Гази – әтисе гомерен биргән эшкә тугрылыклы малай. Җәмәгать эшен күңелен биреп башкаручы, курку белмәс көрәшче. Рабфак укучысы, медицина институты студенты. Фронтта хирург. Әсирлек. Аннан соңгы кыерсытылулар, әсир дигән яман куркыныч күләгәнең үз артыннан тагылып йөрүе, ул кичергән күңел газаплары – бер кеше өчен шактый авыр йөк. Укучы күреп тора, Газиның берничә проблеманы хәл итәсе бар: сугыш башлану сәбәпле өзелгән укуын тәмамлап, врач дипломы алу; әсирлектә дә илгә тугры булганлыгын расларлык шаһитлар табу; сөйгәне Гөлүсә язмышын белү, мөмкин булса, аны күрү бәхетенә ирешү.

Күрәбез, шактый аянычлы язмыш кешесе ул. Әйтергә кирәк, Гази һәм аңа бәйләнешле кешеләр турында язганда, автор каләме шактый йөгерек эш итә. Әле санап кителгән омтылышларына ирешүдә укучы да аңа теләктәшлек итә. Димәк, әсәр тукымасы аны дулкынландырып өлгерә. Әсәр ахырында икенче һәм өченче проблемаларның хәл ителүенә дә укучы ихласлылык белән куана. М. Хәсәнов бу әсәрендә әлеге туганнар язмышы ноктасыннан ил тарихына күз ташлый, үткәндәгеләрдән гыйбрәтле сөземтәләр ясый. Шәхескә табыну елларында чын мәгънәсендә халыкның иң эшлекле, иң затлы, ил тоткасы булган затларын җәмгыятьтән читләштерү һәм юк итү механизмының коточкыч тизлектә эшләгәнлеген күрсәтә.

Романда барлык вакыйгаларны мәрҗән-муенса кебек бергә тезеп, туплап бара торган бер образның булуы әсәрнең сәнгатьчә камиллеген тәэмин итүдә гаять әһәмиятле. Ул да булса – Иргали. Бу кеше укучы күз алдында шактый катлаулы юл үтә. Без аны башта Гражданнар сугышында кызыллар тарафында сугышып кайткан солдат сыйфатында күрәбез. Ләкин авылда аны бер-бер артлы күңелсезлекләр көтеп торган икән. Шушы болгавыр елларда әнисе ачлыктан үлгән, хатыны белән кызы да чак кына исән калганнар. Алга таба көн күрүне ничек башлап китү турында киңәшү өчен, ул башта ярлылар комитетына килә. Ләкин үзе өчен биредә җылы сүз ишетми. Фирка ячейкасы да аңа ярдәм кулын сузарга атлыгып тормый. Авылда аңа кешеләрчә мөнәсәбәт күрсәтергә теләгән кеше бер икән, ул да булса Гыйззәт хәзрәт. Ул аны үз өенә чәйгә чакыра, кундырып чыгара. Табын янында ул әйткән сүзләрнең ихласлылыгы бүген – егерме беренче гасыр башында аеруча әһәмиятле яңгырыйлар. «Хәзер ике сүзнең берендә яңа тормыш, яңача яшәү турында әгиткә алып баралар», – ди ул. Һәм үзе үк җавап та бирә: «Иман пакьлегеңне сакла, күңелең саф, сүзләрең хак, вөҗданың керсез, хезмәтең, кылган эшләрең гадел булсын; кеше өлешенә тиясе булма. Тук-бөтен яшим дисәң, юлы бер – намуслы хезмәт. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер». Никадәр дөрес сүзләр. Алар, дөресендә, Иргалинең алдагы бөтен эшчәнлегенә эпиграф булып яңгырыйлар.

Иргалинең язмышы яңача да түгел, искечә дә түгел, бөтенләй көтелмәгән юнәлештән китә. Монда аның, әлбәттә, Гыйззәт хәзрәт әйткәнчә, фәкыйрь булсалар да, Иргалиләр нәселенең элек-электән затлы булуы, үз көннәрен гадел, хәләл көч белән күргәнлекләре дә үзен сиздергәндер. Әлбәттә, аның үзенең теләсә нинди шартларда да иң әүвәл кеше булып калуы, башкалар язмышы хәл ителгән мизгелләрдә, үзен онытып, аларга игелеклелек кулын сузуы да мөһим роль уйный. Кайчандыр Иргалинең кыю адымы нәтиҗәсендә үлемнән саклап калынган элекке офицер бу юлы аңа шушы авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә. Узган гасырның егерменче еллар башында яңа икътисади сәясәт нәтиҗәсендә сәүдә эшләренә күпмедер мөмкинлек тудырылган шартларда теге офицер ярдәмендә, хәзергечә әйтсәк, бизнесын булдыру эшенә керешә. Йорт-җирле, атлы-тунлы булып китә, абзарына мал-туар керә. Хәтта бер елны әле кибет тә тотып карый. Колхозга керергә дә атлыгып тормый. Әлбәттә, мондый кешенең ул вакытлардагы сыйнфый көрәш көннәрендә үзенә карата шик тудыруы табигый иде. Кулак саналып, ул авылдан ук куыла. Нахак бәла тагылып Себергә җибәрелгән Иргалинең гаепсез булуын укучы белеп тора. Тикшерүнең ялгыш юлдан китүе дә кызыксынуны көчәйтеп җибәрә. Иргалинең әнә шундый катлаулы хәл-әхвәлләрдә калуы, шуларның зур осталык белән сурәтләнүе әсәрнең сәнгатьчә көчен тәэмин итә.

Иргали – халык вәкиле. Хезмәт белән көн күргән кешегә хас сәламәт тән, төпле акыл, эштән тәм, ләззәт таба белү бар аңарда. Себер урманнары уртасында тормышны казык кагудан башлаганда да үзенең кешелекле сыйфатларын раслый. Нәтиҗәдә бу көчле рухлы, төпле акыллы кеше үзедәй монда килергә мәҗбүр ителгәннәрнең таянычына әверелә. Кешеләр арасындагы табигый сайланышның бер үрнәк мисалы бу. Г. Ахунов язганча, «кояш җылысыннан тернәкләнгән агачлар кебек, аның мохитендәге кешеләр моңардан ныклык алалар, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үзләрен саклап калырга тырышалар» (Ахунов Г. Намуслы хезмәт җимеше // Социалистик Татарстан. – 1988. – 8 апрель). Әйе, Иргали шушы шартларда гомумият өчен эшчәнлектә дә үзен булдыклы, иҗади эшләүче, башкаларны да әйдәүче, кирәк икән фидакярлек белән гаделлек өчен көрәшүче итеп күрсәтә. Нәтиҗәдә башлары «себер киткән» якташларының гына түгел, җирле җитәкчеләрнең дә ихтирамын казана. Кайчандыр авылыннан куылган «кулак» ка хәтта ул вакыттагы иң югары бүләк – Ленин орденын бирәләр. Юк, ул мондый дәрәҗәгә ирешү өчен махсус тырышмый, табигате, тәрбиясе шундый, башкача яшәргә һәм эшләргә күнекмәгән. Ул бары тик кешеләргә яхшылык эшләп кенә, башкаларга караганда артыграк, нәтиҗәлерәк, сыйфатлырак хезмәт итеп кенә көн күрә ала. Бу аның холкында. Моның өчен илдәге хакимиятнең нинди иҗтимагый-сәяси нигезләргә табынуы да мөһим түгел. Бу – татар халкының яшәү нигезе. Әнә шул затлы сыйфатларын үзенә җыйган Иргалине халкыбызның гадәти бер затлы вәкиле итеп карау да бик табигый. Аның кызы да фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Иргали образын тудырып, автор чын затлылыкка нинди генә шартларда да тузан кунмый дигән олы нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Мондый әсәр, әлбәттә, сиксәненче елларда гына языла ала иде. Тормышның үзендәге үзгәрешләрне һәрвакыт сизгер тоючы М. Хәсәнов беренчеләрдән булып узган гасыр китергән әнә шундый зур сынауларның кешеләр язмышына ясаган тәэсирен киң әдәби тукымада сурәтләп бирде. Шуңа күрә роман чорның олы яңалагы буларак кабул ителде. М. Хәсәнов мондый әсәр язуга бөтен язучылык тәҗрибәсе белән килде. Г. Ахуновның сүзләре рас килде. Ул, роман дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәч, болай дигән иде: «Язгы аҗаган» моңарчы әдәбиятыбызның еллар сынавын узган күренекле әсәрләре янында торып калыр дип ышанып әйтә алабыз» (күрсәтелгән хезмәт).

М. Хәсәнов, югары әзерлекле артист буларак, әдәби иҗатын театр сәнгате белән дә бәйләп алып барды. Аның тарафыннан иҗат ителгән «Нурихан», «Рамай» дигән әсәрләр шактый еллар Әлмәт дәүләт театры репертуарында урын алдылар. «Көя күбәләге», «Язмыш», «Фәрештә», «Гөлҗамал», «Яшь кияү» кебек әсәрләре дә байтак халык театрлары сәхнәләрендә куелды.

М. Хәсәнов узган гасырның икенче яртысында татар әдәбияты үсешенә әнә шулай шактый җитди өлеш керткән язучыларыбызның берсе булды. Ул үз әсәрләрендә замандашларын борчыган күп кенә сорауларга җавап эзләде, аларны сәнгатьчә хәл итүнең шактый уңышлы үрнәкләрен бирде. 1990 елның август урталарында ул, яңа әсәре өстендә эшләү өчен, язучыларның Кырымдагы Күктүбә иҗат йортына барды. Ләкин аннан исән-сау кайту насыйп булмаган икән. Сентябрьнең беренче көнендә Кара Даг итәгендә кинәт җан тәслим кылды.

Иҗатының җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алуы аны тагын да рухландырып җибәрде. Ул очына-очына үзенең күптомлыгын чыгару нияте белән йөрде. Аңа мондый мөмкинлек тудырылачагы да мәгълүм булды. Ул инде томлыкларының эчтәлеген дә анык итеп күз алдына китерә иде. Әмма көтелмәгән үлем бу эшне башкарып чыгуны өзде. Менә, ниһаять, әдипнең алты томлыгын бастырып чыгару мәсьәләсе бүген көн тәртибенә куелды. Моңа мәрхүмнең рухы кинәнгәндер дип уйларга кирәк. Бу бүгенге һәм киләчәк буыннарга егерменче гасырда яшәгән һәм иҗат иткән олы язучыбызның мирасын шактый тулы хәлендә җиткерү мөмкинлеген бирәчәк. Шушы мәсьәләне бүгенге көндә бөтен җитдилеге белән куя алган әдипнең хәләл җефете Мәрьям ханымга һәм аның сүзенә хөрмәт белән караган Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә рәхмәтләребезнең иң олысы. Әлеге изге эш гомум татар әдәбияты мирасына зур ихтирам һәм игътибар дип кабул ителергә тиеш.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

12 февраль, 2017




Саумы, кояш!





Беренче кисәк


Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән…

    Г. Тукай




1


– Чү!..

– Нәрсә?

– Кемдер килә түгелме?

Бакчалар артында җигүле ат янында торган ике кеше, сагаеп, төнге караңгылыкка колак салдылар.

Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Гүя бу шыксыз куе караңгы көзге төн үзенең бөтен авырлыгын җир өстенә салган да аңа иркенләп сулыш алырга да бирми. Бары тик башын иеп йокымсырап торган ат кына көрсенгәндәй авыр сулап куйгалый.

Баягы кеше тагын пышылдады:

– Аяк тавышлары ишетелгән кебек…

Чыннан да, кычыткан баскан читән буеннан кача-поса килүче берничә шәүлә күренде.

– Сезнекеләр бугай.

– Шулар…

Биш-алты яшьләр чамасындагы кыз бала җитәкләгән яшь кенә хатын, арба янына килеп җиткәч:

– Баланы кая утыртырбыз икән? – дип сорады.

– Менә монда…

Баланы талдан үрелгән әрҗә белән калайлары купкан иске сандык арасына батырып утырттылар. Әйберләр арасыннан аның кашларына кадәр төшереп бәйләнгән чуар яулыгы, елтыр күзләре генә күренә иде.

Ат хуҗасы ашыктыра башлады:

– Җәмәгать… кузгала торсак та ярардыр. Тиздән таң беленә башлар…

Баланы арбага күтәреп утырткан кеше:

– Хәзер, хәзер, знаком, – дип җавап кайтарды.

Тегесе исә аның саен үз сүзен куәтләде:

– Барыр җир ерак. Юлларның да рәте юк, тизрәк кузгалырга кирәк.

– Хәзер кузгалабыз. Тиз генә тагын бер әйләнеп киләм дә…

Шул арада арба янына көзге төн салкыныннан туңып бөрешкән бер карчык якынайды. Үрелеп баланы кулына алды.

– Йә, бәбкәм!.. – Бүтән сүз әйтә алмады ул. Юка иреннәре көзән җыергандай тартышып куйды. Шунда ук ул күнегелгән хәрәкәт белән җиң очларын, тагын да аскарак тарта төшеп, күзе тирәсенә китерде…

Бала да әбисенә таба тартылды:

– Әби!.. Әби, дим, җылама…

– Юк-юк, бәбкәм, җыламыйм. – Карчык калтыранган куллары белән баланың яулыгын рәтләгәндәй итте. – Бәхетле бул, балакаем. Дәү үсеп кайт, яме! – Шунда ук әрнүле тавыш белән өстәп куйды: – Йа Раббым, рәхмәтеңнән ташлый күрмә! Нарасый бәхетеннән юлларыгыз уң булсын инде… – Карчык баланың әнисенә борылды да: – Миңлегөл килен… Оланның аягы ойый-нитә калса, такыррак урыннарда төшереп, бераз җәяүләт үзен. Ашыйсы килсә, икмәк әнә әрҗәдә… Ашъяулыкка төргән булыр. Көлчәләр дә шунда, өстә генә…

– Ярар, әнкәй…

Икесе дә тынып калдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, бирәсе киңәшләр инде бирелгән иде.

Ниһаять, тиз генә әйләнеп киләм дип китеп барган Сабирҗан да күренде. Кызу-кызу атлап олау янына килеп җитү белән, баядан бирле тынгысызланып торган ат хуҗасына әйтте:

– Ярар, знаком… Әйдә, хәерле сәгатьтә булсын. Кузгалсак та ярар. Бакчалар артыннанрак уз. Без хәзер куып җитәрбез.

Ат хуҗасы шуны гына көтеп тора иде. Билендәге путасын тагын да кысыбрак бәйләде дә ямаулы чикмән итәкләрен билбавына кыстырды, дилбегәне кулына алды. Башын игән хәлдә йокымсырап торган ат та, камыт-дугаларын шыгырдатып, авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.

Бу хәлне күргән карчык, ниндидер бәйләнешсез сүзләр тәкрарлап, арба кырыена иелеп төште…

– Йә, әни, җитәр инде… – Сабирҗан әнисенә яңадан нидер сөйли, нидер аңлата башлады…

Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, ди бит. Картайган көнендә анага, бөтен өметләрен баглап, азап белән, тартып-сузып үстергән бердәнбер баласыннан аерылырга туры килә.

Шулай булды инде… Улы белән бергә читкә китү турында ишетергә дә теләмәде. «Атам-бабам туфрак булган җирдән беркая да китәсем юк. Яшәгән кадәр яшисем калмагандыр инде, күрше-күлән күземне йомдырып җирләр әле…» – диде ул.

Булдыра алган кадәр шауламаска тырышып: «На, на-а, мур кыргыры!..» – дип, дилбегәне тарткалый торгач, ат тәмам уянып, теләр-теләмәс кенә кузгалып китте…

Сабирҗан әнисенең җилкәсенә кулын куйды, аның күлмәге астыннан төртеп торган ябык гәүдәсен тоеп, күңеле әллә нишләп китте. Күз аллары томаланды, бугазына ниндидер төер тыгылды.

Ана җилкәсе! Кадерле дә, газиз дә ул.

Сабый чакларда без шул җилкәләргә башыбызны куеп йокыга киткәләгәнбез. Кайчандыр йомры, тыгыз, нык булганнар алар. Әмма балаларымны кеше итим, аякка бастырыйм ди-ди, тормышның бөтен авырлыгын күтәрүдән әкренләп хәлсезләнәләр, юкаралар, зәгыйфьләнәләр…

– Ярар, әни… – диде Сабирҗан. – Бәхил бул! Хәер-фатихаңны бир дә…

– Мин, балакайларым, мең бәхил. Зинһар дип ялынып сорыйм, балакайлар, инде анда саграк була күрегез… Ходай Тәгалә, саклаганны саклармын, дигән. Баланы үстерегез… Минем өчен борчылмагыз. Мине беркем дә җәберли алмас. Теге зобаниларның да кулы күтәрелмәс… Илдә чыпчык үлми, диләр. Күрше-күлән дә бөтенләй үк ташлап бетермәс әле…

Сабирҗан әнисен бүлде:

– Мин дә, әни, Ходай кушып, калада берәр эш юнәтү белән, ярдәм итәргә тырышырмын…

Саубуллашканда-хушлашканда вакыт дигән нәрсә тагын да кыскарган кебегрәк тоела. Гадәттә, иң кирәкле, иң әһәмиятле булып тоелган сүзләр әйтелмичә калучан була.

– Миңа әллә ни кирәкмәс инде, балакай. Кәфенлек-фәлән юнәтә алсаң, шул бик җиткән…

Карчык кабат тынып калды, көзән җыергандай тартышкан йөзен, яшьле күзләрен улына төбәде. Ә куллары, калтырана-калтырана, баласын сыйпыйлар иде.

– Барыгыз… Барыгыз, балакайларым!.. – диде ул ахыр чиктә. – Хәерле сәгатьләрдә генә булсын инде. Син дә, Миңлегөл килен, бәхетле бул. Рәхмәтләр яусын үзеңә. Киленем булдың, кимсетмәдең. Җәбер-золым түгел, авыр сүз дә ишетмәдем үзеңнән… Рәхмәтләр яусын…

Аерылыштылар…

Бераз киткәч, Сабирҗан артына әйләнеп карады. Әнисе читән буенда япа-ялгыз басып калды, төнге караңгылыкта ул шәүлә-күләгә сыман гына булып шәйләнә иде.

Берсеннән-берсе авыр уйлар биләп алды Сабирҗанның күңелен. Заманалар авыр. Кем белә, бәлки, тиз генә әйләнеп кайта да алмас. Кайтса да, әнисен күрә алмас… Кая инде ул күрү! Бәлки, каберен күрсәтүче дә табылмас…

Һәм алар шулай, ирле-хатынлы янәшә атлап, кайдадыр алда тонык кына шыгырдаган арба артыннан адымнарын тизләттеләр.


* * *

Түзәр чама калмаган иде инде.

Һәр туган яңа көн нинди бәла китерер икән дип көтеп яшәү тәмам теңкәләренә тиеп йончыткан иде.

Мондый хәл булды.

Бер-беренә тиеп торган Олы Карагай белән Кече Карагай авылларында күп еллардан бирле мулла булып торучы Садыйк хәзрәтнең бертуган энесе Гаделша байның Гәрәйхан атлы бердәнбер улы бар. Буйга җитеп, тәмам егет булган Гәрәйханның Кече Карагайда яшәүче Мәүлет атлы урта хәлле бер кешенең кызы Миңлегөлгә күзе төште. Баштарак бер дә алай әллә ни булыр төсле түгел иде. Егет тә тыйнак кына йөрде. Юк-юкта берәрсе килеп, Мәүлет абзыйга болай ди торган иде: «Син, Мәүлетхан туган, кызың Миңлегөлне кызыл билле перәннек белән кәнфит кенә ашатып үстергәнсеңдер, ахры. Күләгәсе теге Гаделшаларның малаена бик тә инде якты булып күренгән, ди. Тирә-юньдә дан тоткан байлар белән кода-кодагый булып куймагаең!..» Андый сүзләргә Мәүлет агай: «Җәяүленең атлыга кайчан юлдаш булганы бар соң?» – дип кенә җибәрә иде.

Егет егетлеген итте. Кайнар табигатьле булуы, кирелеге белән яманаты чыккан Гәрәйхан авылның куштан егетләре белән кыз тәрәзәсе яныннан берәр җыр ташлап киткәли торды:

		Асламчы килгән урамга,
		Аслык алыйм юрганга;
		Син җаныйны ала калсам,
		Куйлар суям туйларга…

Кыз чыннан да сылуның сылуы. Гәүдәсен төз тотып, ак тула оек, кәвеш киеп, чулпыларын чыңлатып суга төшүләрен күргән кешеләр, соклануларын яшерә алмыйча, аның артыннан: «Кара, кара әле!.. Атлауларын гына күр… Йөзеп бара диярсең. Каян килгән шулкадәр гүзәллек, нәзакәтлелек!» – дип сокланып кала иделәр.

Бик күпләр инде Миңлегөлне Гәрәйханга юрап сөйлиләр иде. Әмма Гаделша бай белән Садыйк хәзрәт бу турыда ишетергә дә теләмәделәр. «Андый кара мужик кызы нигә ул, безгә үз тиңнәребез – затлы кызлар да бетмәс әле», – дип әйткәннәр.

Шуны да өстәргә кирәк: бер бай малае гына түгел, авылның байтак егет-җиләне җан атып, яшерен генә Миңлегөлне сөя иделәр. Шундыйларның берсе, Сабирҗан исемлесе, Мәүлет агайлардан нибары ике өй аша гына тора иде. Сабирҗан – урманда агач басып үтергән әтисе Закирҗан кебек үк юаш табигатьле, сабыр холыклы бер егет. Ул дәшми-тынмый гына күрше кызы Миңлегөл дип хыяллана. Йөрәген сызып, тынгысызлап торган яшерен өмет әкренләп аның бөтен барлыгын яулап алды. Әмма мәхәббәтен кызга сиздерү турында ул уйларга да батырчылык итми. Шулай да: «Кай җирем башкалардан ким соң минем?» – дип, кинәт кенә канатланып, җилпенеп куйган чаклары да булгалый иде.

Миңлегөлне күрми калган көне булмый иде аның. Кыз суга төшәсе вакытларда юк эшен бар итеп капка төбендә казынган булыр иде. Чулпыларын чыңлатып, өздереп-өздереп атлап килүче кызны күрү белән тураер иде дә: «Исәнме, Миңлегөл күрше!» – дип исәнләшер иде. Миңлегөл дә, җәһәт кенә яулык почмагы белән авыз тирәләрен каплый төшеп: «Саумы, Сабирҗан абый!» – дип узып китәр иде. Ә егет кыюрак булырга, кыз белән ягымлырак итеп сөйләшергә тырыша. Әмма кыюлыгы җитми, кайнар сүзләре яшерен мәхәббәте кебек үк әйтелми кала. Егет гел эчтән генә янып йөрде.

Баштарак ирешә алмаслык булып тоелып та, күңел түрендә озак йөреткәнгәме, хыял белән өметкә йөрәк ияләшә. Баштарак уйларга да кыймаган хыял яхшы җиргә төшкән орлык кебек тамыр җәя башлый. Шундый чакта кешедә кыюлык та, тәвәккәллек тә уяна. Ничектер, якты хыялны чыннан да тормышка ашырырга мөмкиндер төсле тоела башлый.

Сабирҗан да шундыйрак хәл кичерде. Әнисе бердәнбер улының кайнар мичтәге чырагач кебек күзгә күренеп көйрәвен бик тиз күрде. Ана күңеле сизүчән бит ул. «Баланы сагыш басты. Быел көзгә, Ходай кушып, башлы-күзле итеп кенә булса ярар иде», – дип, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды.

Беркөн Сабирҗан, әнисе суккан, кояш күзендә киптерелгән ак киндердән тегелгән яңа күлмәген, әтисенең төсе итеп саклаган түбәтәен киеп, урамга чыкты. Кызлар суга төшәр вакыт иде. Сабирҗан чишмә тавы тыкрыгына юнәлде. Менә «Кызлар сукмагы» дип аталган аулак тыкрык. Шуннан борыла-сырыла сукмак сузылган. Су буенда – чытырманланып үскән яшь таллык.

Шушы урында очрашып, егетләр-кызлар сүз куешалар, «Әлхат нисфылмөлякат кабул күрсәң – укып бак, кабул күрмәсәң – утка ат…» дип яки турыдан-туры: «Сез ки җанымның җанашы, кашымның карасы, бәгъремнең парәсе, күктәге йолдызым, судагы кондызым, бакчадагы былбылым…» дип, купшы сүзләр белән чуарланган-чукланган хатлар бирешәләр. Бу бик сак, бик яшерен эшләнә. Моны Садыйк хәзрәтнең: «Һай, зобанилар! Тәмуг кисәүләре! Фиргавен, дәҗҗал токымнары!..» – дип җикеренеп кычкырынулары да, гөмбәз башлы мәчет таягы белән янавы да тыя алмый.

Сабирҗан да ул кичне күрше кызы, авылның күрке булган сылу Миңлегөлне шунда озак көтте. Таллыкка посып, бик күп кызларны күздән уздырды, әмма аның йөрәк парәсе күренмәде. Су буендагы таулар тезмәсе артыннан тулы ай калыкты. Тирә-як тәмам тынды. Шулчак кайдадыр тыкрык башында яңадан чиләк баулары шыгырдаган тавыш ишетелде. Яхшылабрак караса, ни күрсен: кызу-кызу атлап, ике кыз төшеп килә. Берсе – Миңлегөл…

Әмма егет яшеренгән җиреннән чыга алмады, богауланып куйгандай, баскан урынында торып калды. Менә инде кызлар аска, чишмәгә төшеп тә киттеләр. Аларның озын толымнарындагы чулпы тәңкәләре белән чиләкләре генә ай яктысында чагылып калды…

«Менешли туктатам… Туктатам булгач туктатам!..» – дип, үз-үзенә көч биреп торды егет.

Әнә кызлар инде менеп тә киләләр… Бөтенләй якынайдылар…

Сабирҗан инде күңел кошының ай нуры яктырткан йөзен, карлыгач канатыдай кыйгач кашларын аермачык күрде…

Кызлар узып китеп баралар…

Шулвакыт (каян килгәндер кыюлык) Сабирҗан яшеренгән җиреннән чыкты да, арттан килеп, Миңлегөлнең көянтәсеннән эләктереп алды.

Кыз бу көтелмәгән хәлдән кычкырып җибәрә язды.

– Ай, Сабирҗан абый… Син икәнсең… Йөрәгемне яра яздың ич, – диде ул акрын гына.

Егет тә телгә килде:

– Һай, Миңлегөл!.. Минем йөрәгем ярылып кына да калмады инде, йөрәгем чеп-чи җәрәхәткә әверелде… Син җәрәхәтләдең аны, Миңлегөл! Ишетәсеңме, Миңлегөл?! Шушы урында тиргәп ташла үземне. Эт итеп сүк… Югарыга очма, айны кочма, диген… Әйдә, ансыз да кителгән, ансыз да кимсетелгән йөрәгемне берьюлы челпәрәмә китер… Бүтән түзәр хәлем калмады…

Кыз йөрәге дә таш түгел бит. Күңел түреннән чыккан бу сүзләр үзенекен итте. Җитмәсә, мондый сүзләрне Миңлегөлнең беренче тапкыр гына ишетүе иде. Ул, нурлы күз карашларын яшерә төшеп, кызларга хас оялчан тыйнаклык белән:

– Алай димә, Сабирҗан абый… Нигә алай булсын? Сине нишләп тиргим ди мин… – диде.

Шушы ихластан әйтелгән сүзләрдән егет кыюланып китте. Дулкынланган хәлдә кызның көянтәсен ычкындырмыйча:

– Миңлегөл!.. Чиләк-көянтәңне бирче, мин күтәрим, – дип, күзләренә төбәп карады.

Кыз чын күңелдән көлде. Кабат бер тапкыр егетнең йөзенә керфекләрен сирпеп карап алды да, кызу-кызу атлап, иптәш кызы артыннан ашыкты.

Ул кичне Сабирҗаннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән! Канатланган килеш ул тау юлларын, болынлыкларны, су өстенә башларын игән таллар белән уралып алынган тын күл буйларын әйләнде – шатлык диңгезендә йөзде… Кайтышлый, соң булуга да карамастан, Миңлегөлләр тәрәзәсе яныннан җырлап узды:

		Ястык тышкайларың парчалы,
		Парчалары килсен иңеңә.
		Буйларың зифа, йөзең сылу –
		Ходай тап китерсен тиңеңә.

		Һаваларда йолдыз бик сирәк,
		Җидегән дә йолдыз бик кирәк.
		Һай, синең дә кебек зифа-зирәк
		Аналардан туар бик сирәк…

Ике-өч көн дә үтмәде, Сабирҗан күрше кызыннан җавап та алды. Җавабы нинди бит әле: үрмәле гөл чәчәге чигелгән ап-ак батист кулъяулык.

Шуннан башланды да инде.

«Ничек телим, шулай булыр» дип, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән йөргән Гәрәйхан, моны сизеп, бик тиз өненә килде, Миңлегөлнең эзенә басып йөри башлады. Кызны очраткан саен, Сабирҗанны яманлады, мыскыл итте: «Әллә мине шул мүкләк Сабирҗанга алмаштырыр идеңме? – дип йөдәтте. – Юкка чытлыкланган булма. Әгәр дә телим икән, иртәгә-берсекөнгә үк минеке булачаксың. Сине генә түгел, атаң-бабаңны да, кардәш-ыруларыгызны да тез чүктерә алырлыгым бар. Бар тапкан-табынганыгыз бездән икәнлеген онытма… Мүкәләп йөрерсез, тегеләй!..» – дип янады.

Сабирҗанның бәхетенә күрә Миңлегөлнең әтисе Мәүлет агай үзенә бертөрле мәзәгрәк бәндә иде. «Без үзебез дә ярлы кеше, – диде ул. – Шуңа күрә өметебез алай зурдан түгел. Байлык бер айлык дигәндәй… Алтын аша да күз яше тама бит. Бәхет ул тигез, матур тормышлы кешеләрдә була. Әйдә, киләчәге хәерле булсын… – дип, яшьләрне кавыштырырга ризалыгын бирде дә куйды. Билгеле инде, Сабирҗанның әтисе мәрхүм Закирҗан белән заманында дус булуларын да искә төшерде: – Мүкләкнекеләр, юаш булсалар да, моңарчы кеше йөзенә кызыллык китермәделәр», – диде, сүзен очлап.

Шулай итеп, иҗаби-уңай кабул ителде, тавыш-тынсыз гына никах укытып, ике яшьне кавыштырдылар да куйдылар.

Тагын шуны гына әйтәсе кала: Садыйк хәзрәт үзе дә бу ярым яшерен никахны бик мәгъкуль күрде. Башы-күзе тонган кан туганы Гәрәйханның берәр ахмаклык эшләп ташлавыннан ул да бераз шүрли иде булса кирәк.

Аның алай уйлавы нигезсез түгел иде, әлбәттә. Шул ук төнне Гаделша байлар өендә җәнҗал чыккан, аталы-уллы пычакка пычак килгәннәр, имеш. Булса да булгандыр. Шул ук төнне Гәрәйханның, атка атланып: «Бүтән мине күрмәссез!..» – дип, җан-фәрманга чаптырып, авылдан чыгып киткәнен генә күреп калганнар. Чыннан да, суга ташлагандай юк булды бай малае…

Елдан артык вакыт үткәч кенә, егетнең кай якларга чыгып киткәнлеге ачыкланды. Башта Казанга, аннан инде, ниндидер карендәш тиешле абзасына ияреп, сәүдә эше белән Истанбул ягына ук чыгып киткән икән, дип сөйләнделәр…

Гаделша бай башта сер бирергә теләмәде. Имештер, улы зур сәфәргә аның ризалыгын, хәер-фатихасын алып чыгып киткән. Әмма үзе өйләнешеп матур гына тормыш корып җибәргән Сабирҗан белән Миңлегөлләрнең үзләрен генә түгел, бөтен нәсел-ыруларын рәхимсез җәберләргә кереште. Бу кансызлыкка бик күпләр хәйран калды.

Еллар үтте. Бик күп сулар акты.

Ниһаять, Гаделша бай да (ниндидер юллар белән) улын туган якларына кайтара алды…

Ул вакытта инде Сабирҗан белән Миңлегөлнең Гөлбану исемле биш-алты яшьләр чамасындагы кызлары бар иде.

Дөнья гизеп, тормышның ыгы-зыгысын күреп, чуерташтай шомарган Гәрәйханның Карагайга кайтып төшүе бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.


* * *

Миңлегөл кырдан, ялланып урак урган җиреннән кайтып килә иде. Каршы яктан өермә кебек тузан куптарып килүче бер җайдакны күреп алды.

Кыр уртасы. Якын-тирәдә бер генә җан иясе дә юк. Бераз якынлашкач, атлыны таныды: Гәрәйхан. Миңлегөл, җиңсәсенә төреп, иңбашына салган урагын җәһәт кенә кулына алды.

Ак күбеккә баткан атта чабып килгән Гәрәйхан, аның турына җитү белән, ияреннән сикереп төшеп, Миңлегөл каршысына килеп басты…

Беркавым тын тордылар. Бары тик атның гына еш-еш сулыш алуы һәм иелгәләп, авызлыкларын чыңлатып, камылга бөтерелеп үскән эт эчәгеләрен чемченүе ишетелеп куя.

Яулык чите белән йөзен яртылаш каплап өлгергән Миңлегөл, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, башын күтәрде. Әмма тешләрен кысып, чем-кара мыекларын зәһәр селкеткәләп, каш астыннан гына өздереп карап торган Гәрәйханның йөзен күрү белән, әйтер сүзен оныткандай, яңадан башын ияргә мәҗбүр булды. Мәрхәмәтсез иде бу караш, котыңны алырлык иде.

Сүзне Гәрәйхан башлады.

– Йә, Миңлегөл!.. – диде ул. – Менә күр… Мин кайттым. Синең өчен, син дип кенә кайттым мин…

– Ни сөйлисең, Гәрәйхан абый?.. Мин бит күптән ир хатыны. Балабыз да бар…

– Беләм!.. Барысын да беләм. Миңа димәгәе, әллә нәрсәң булсын… Син барыбер минеке булачаксың. Үзең дә, балаң да…

Бу сүзләрдән соң Миңлегөл артка чигенеп куйды:

– Юк!.. Юк сүз сөйләмәсәңче, Гәрәйхан абый… Һичкайчан да алай булмаячак…

Тегесенең йөзенә ерткыч төсе керде:

– Юк! Барыбер мин дигәнчә булачак… – Аннары тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: – Аңла, Миңлегөл… Бары тик синең өчен генә кайттым мин. Ишетәсеңме?.. Синең өчен генә. Хәзер инде әти-әниләр дә, туган-тумачалар да каршы килмәс… – Гәрәйхан, ялынып-ялварып нәрсәдер сораган кебек, кулларын алга сузды. – Шуны аңла, Миңлегөл… Кабат уйлап кара! Синең бу аякларың чабата түгел, ә укалы читек кенә киячәк; нәфис гәүдәң бу сәләмә киндергә түгел, ә асыл парчаларга гына төреләчәк… Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. Аңла!.. Газиз башкайларымны әллә кайларга, диңгез артларына алып киткәндә дә оныта алмадым мин сине. Хыялларымда гел син генә булдың… Мин синең җавабыңны көтәм.

Миңлегөл дә соңгы сүзен әйтте:

– Юк, Гәрәйхан абый… Андый уйларны башыңа да китерәсе булма.

Тегесе аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Юкка киреләнеп маташма!.. Бернәрсә белән дә санашып тормам… Ишетәсеңме?.. Кан коелыр, күз яше түгелер. Кирәксә, бөтен нәсел-ыруыгызның тамырын корытырмын… Әмма мин дигәнчә булыр…

Миңлегөл Гәрәйханның бу шомлы сүзләрен тыңлап та бетермәде: «Юк, юк!..» – дип, йөгерә-атлап, текә яр астына, олы юлга таба төшеп китте. Ул бары тик бай малаеның: «Алайса, тәкәббер җан, үзеңә үпкәлә! Көлегезне күккә очырырмын… Сез миннән теге дөньяга качып та котыла алмассыз!..» – дип янап кычкыруын гына ишетеп калды.

Миңлегөл Гәрәйханның төптән киселгән агач кебек килеп төшүен дә, күзләрен бер ноктага – бал кәрәзенә охшашлы сырлы чабата эзенә төбәп утыруын да, аннары кинәт шул урыннан камыл катыш коры туфракны кушучлап алуын да һәм, бармакларыннан кан качканчы йодрыгын кысып, кабат: «Көлегезне күккә очырырмын… Теге дөньяга да качып котыла алмассыз», – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап, учындагы туфракны төтенгә охшатып тузгытып утыруларын да күрмәде.

Ә Гәрәйхан сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Шуннан соң башланды инде хикмәтләр… Мәүлет агайның бакча артындагы сугарга дип әзерләп куйган арыш кибәне, ут кабып, кара көлгә әверелде. Ул да булмады, Сабирҗанның бөтен көчен салып, бурычларга бата-керә алган буаз танасы (инде сыерлы булабыз дип кенә торганда) көтүдә үлеп калды. Бар нәрсә корыды, өтәләнде. Дүрт-биш кенә бөртек тавыклары бар иде, кайсыдыр имансызы (кулы коргыры) аларга да агулы җим сибеп киткән. Кайсы кайда тәгәрәшеп үлделәр.

Билгеле, бәла-казалар моның белән генә чикләнмәде. Бераздан аларга эш бирүче дә калмады. Сабирҗан белән Миңлегөл эш эзләп күрше авылларга чыгып киткәли торган булдылар. Әмма, яман хәбәр озын аяклы дигәндәй, аларның Гаделша байларның дошманы икәнлеген белү белән, анда да тизрәк исәп-хисапны өзү ягын карыйлар иде.

Гәрәйханның үчегүеннән куркып, авылдашлары гына түгел, хәтта туган-тумачалары да: «Бәла-казадан баш-аяк, Ходаем, берүк, үзең сакла!» – дип, алар белән аралашудан читләшә башладылар. Исәнләшкәндә дә, берәрсе күреп калмадымы дигәндәй, алдына-артына каранып ала торган булдылар.

Ниһаять, Сабирҗанга «Сак бул, сине харап итәргә җыеналар» дигән шомлы сүз ишеттерделәр. Сабирҗан тынычлыгын җуйды, тормышының яме калмады. Һәр туган көн тагын нинди бәла китерер икән дип яшәү аны тәмам йончытты.

Беркөн шундый көтелмәгән хәл булды…

Төн иде. Өйалды ишеген эчтән бикләп, шуның өстенә тагын бастырык салып, тавыш-фәлән яхшырак ишетелсен өчен, өй ишеген ачык калдырып йокларга яттылар. Җан тынгысын җуйган Сабирҗан, нидер сизенгәндәй, байтак вакыт йокыга китә алмады. Болытлар арасында бер батып, бер калкып йөзгән ай да инде, түр яктан үтеп, ян тәрәзәгә карады. Нәкъ шулвакыт Сабирҗан бакча буендагы иске читәннең шытырдап куюын ишетеп калгандай булды. Кем булыр бу?.. Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Ул, бала янында йоклаган Миңлегөлен, әнисен уятмас өчен, сак кына торды да, сәке йөзлегенә сөяп куйган үткен балтасын алып, тиз генә өйалдына чыкты. Бакча ягыннан кемнеңдер бәрәңге сабакларын кыштырдатып, кача-поса якынлашканын ишетте…

Сабирҗан, тын да алмыйча, чолан ишеге янында катып калды. Төнге кунак бер бүрәнәсен генә кисеп ясалган чолан тәрәзәсе янына килде. Беркавым тын торды. Аннары шешә болкылдатып нәрсәдер агызганы, шунда ук шырпы сызганы ишетелде… Һәм кинәт шаулап яна башлаган утлы төргәк чолан тәрәзәсеннән эчке якка төште.

Сабирҗан җан ачысы белән: «Әй, нишләвегез бу?!» – дип кычкырып җибәрде. Һәм дөрләп торган ялкынны тиз генә сүндерде. Ул чолан тәрәзәсеннән тышка караганда, анда инде беркем юк, бары тик кемнеңдер бәрәңге сабакларын, кабак яфракларын яман кыштырдатып, абына-сөртенә йөгереп китеп баруы гына ишетелеп калды.

Ул төнне алар бүтән йокларга ятмадылар. Сабирҗан тавышына уянган карт әнисе, хатыны, хәтта нәни кызы Гөлбану да тавыш-тынсыз гына таңны каршыладылар. Ә иртәгесен Сабирҗан (кеше күзенә бик үк чалынмаска тырышып) ераграк авылларга эш эзләргә чыгып китте.

Йөреп-йөреп тә эш таба алмыйча, авылларына кире борылды. Кайтып җиттем дигәндә, зират арты юлында кинәт: «Иманыңны китер!..» – дип, ике кеше аның юлына каршы чыкты. Инде караңгы төшеп җиткән булса да, Сабирҗан таныды аларны. Берсе, озын буйлысы, кайчандыр ат урлап берьюлы ике-өч кабыргасын сындырткан, явызлыгы белән атаклы Козгын Әхмәте иде. Икенчесе – авыл куштаны, Гәрәйхан иярчене Кара Мисбах. Кәкре борынлы Козгын Әхмәтенең чапаны астыннан чукмар башлы бизмән тимере тырпаеп тора. Икесеннән дә бөркелеп аракы исе килә. Ләкин (Мүкләк кушаматы булса да) Сабирҗан алардан качмады, берни дә булмаган кыяфәт белән исәнлек-саулык сорашты. Җавап алмаса да, бердәнбер серен чишәр кешеләрне очраткандай, моң-зарын сөйләде, йөрәген ачты.

Гаҗәп хәл! Башта кашларын җимереп, усал ниятен тормышка ашырырга әзерләнгәндәй кара көеп торган Козгын Әхмәте әйтә салды:

– Беләбез, кем, Сабирҗан… Барысын да беләбез. Хәлең авыр… бик авыр… Бар, юлыңда бул, Сабирҗан… Син – безне, без сине күрмәдек… Юк, юк!.. Моннан түгел, ындыр артыннан әйләнеп кайт… Тик шуны бел: без булмасак, бүтән берәү башыңа җитәр… Иң яхшысы, тай син авылдан… Эзеңне себер. Ул сиңа барыбер көн күрсәтмәячәк… – Чукмар башлы бизмән тимерен билбавына батырыбрак куйды да өстәп әйтте: – Тик озакка сузма… Китәм дип сөйләнеп тә йөрмә. Тиз генә җыен да, син күр дә, мин күр…

Һәм Сабирҗаннар чыннан да китәргә дигән карарга килделәр. Ичмаса, җаннары тыныч булыр. Ни тапсалар, шуны ашарлар. Авыр булса да түзәрләр. Һәрхәлдә, моннан да яманы булмас дип уйладылар.

Читкә чыгып китүе дә алар уйлаганча җиңел булмады. Бар кадәр чүпрәк-чапракларын, иске-москыларын җыештырып, сәфәр чыгарга әзер дигәчтен дә әле пристаньга кадәр илтеп куярга ат таба алмыйча иза чиктеләр. Беркем дә атын бирергә теләмәде, һәркемнең «кичектергесез эше» табыла торды. Ә күрше Сәфәргали, алашасының лапас астында пошкырып торуына да карамастан: «Ат өйдә юк, күрше авылга өмәгә алып тордылар», – дип ялганлады. Аның каравы югары оч Әптери карт ачыктан-ачык әйтте: «Үпкәләмә, Сабирҗан энем… Үзең беләсең, без мужикның тормыш терәге – шул ат. Бирә алмыйм… Бигайбә!.. Ишеткәнсеңдер, Гәрәйхан «Кем дә кем шуларга атын бирә, актык тапкыр җигүен белеп торсын. Ул ат пристаньнан кире кайтмаячак» дип янаган, ди».

Шулай итеп, Сабирҗан авылдан ат таба алу өметен тәмам җуйды. Җәяүләп, кул арбасына гына төялеп чыгып китәр иде, шактый ерак, юл да начарланды. Аннары хәтәр дә…

Сабирҗанның урыс алпавыты урманында стрелок булып хезмәт итүче Гыйлаҗи исемле танышы бар иде. Яшьтәш булсалар да, Сабирҗан аны ихтирам белән Гыйлаҗи абзый дип йөртә. Туган авылында ат таба алмагач, Сабирҗан шуны күреп сөйләште.

– Ишеттем, ишеттем, Сабирҗан туган. Барысын да ишеттем, – диде стрелок. – Ә якын-тирәдә ат-фәлән таба алырмын дип уйлама да. Күреп торасың, барысы да Гаделша байның үчегүеннән куркалар. Беркемнең дә алар белән ачылышлы буласы килми. Кешене дә гаепләп булмый: бөтен тапкан-табынганнары шулардан. Ә шулай да башыңны имә. Ат табарга үзем ярдәм итәрмен. Әзерләнеп тор. Бүген йә иртәгә төнлә ат булыр… Тик кара аны, беркем дә сизмәсен. Югыйсә юлларга гына түгел, һәр сукмакка тозак куярлар. Шуны бел, Сабирҗан туган: үтереп ташласалар да, беркем дә яклап маташмас. Үтерерләр дә, күмеп тә куярлар. Син дип артыңнан йөрүче табылмас. Заманасы шундый. Заманасы… Ярар, хәзергә хуш! Төнгә ат көт…

Гыйлаҗи сүзендә торды. Нәкъ төн урталарында бакча артына җигүле ат килеп туктады. Һәм менә алар юлда…



Бая бакчалар артыннан караганда кырда онытылып калган чүмәләләргә охшап күренгән өй-каралтылар, тиздән томан эчендә эрегәндәй, әкренләп күздән югалды… Җанга якын газиз авыл, туып үскән авыл артта калды.

Туып үскән җирләрдән җанны әрнетеп, бәгырь кылларын өзеп чыгып китүләре җиңел булмады. Тик нишләмәк кирәк, туган җирне чабата табанына ияртеп алып китеп булмый икән!

Үр менделәр, тау төштеләр. Сөлекле елгасы аша салынган, искереп свайлары какшап беткән күперне дә кичтеләр.

Баралар да баралар…

Куе томан.

Зур үзәнлек башланды. Томан тагын да куера төште. Су эченнән барган кебек баралар.

Бераздан юл буйларында агачлар очраштыргалый башлады. Алар тавыш-тынсыз гына томан эченнән калкып чыгалар да яңадан томан пәрдәсе эчендә югалып калалар. Ниһаять, тәмам изрәп, йокымсырап утырган көзге урманга җиттеләр. Урманга керделәр. Монда инде көпчәкләрнең җыелган яңгыр суларын күңелле генә чапырдатып узуы да, чокырлык җирләрдә арбаның бер яктан икенче якка янтаеп шыгырдап алулары да аермачык булып ишетелә башлады.

Мәет озата баралармыни, ник берсе бер сүз дәшсен! Гүя тирә-якта хакимлек сөргән тынлыкны бозудан куркалар. Алда, дилбегә тотып, олаучы атлый. Чикмәненең терсәк-кесә тирәләрендә салынган ямаулары чагылып кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.

Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.

Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.

Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…

Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.

– Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.

Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:

– Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.

Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:

– Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?

Сабирҗан да көлеп куйды:

– Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.

– Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!.. – Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә, чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…

– Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.

Бала кыяр-кыймас кына:

– Бану, – диде.

Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:

– Ничек, ничек?.. Бану диме?..

– Гөлбану, ди.

– Ә-ә!.. Гөлбану димени? Кара, исеме дә үзе кебек үк матур икән. Йә, Гөлбану кызым, урман ошыймы сиңа? Матурмы? Ә?.. Син аны әле менә җәй көне күрсәң иде. Ул бихисап чәчәкләр… Ул җиләк дисеңме! Ул кошлар сайрый, күкеләр кычкыра… Ә хәзер әнә агачлар яфрак коя. Көз җитте… Көз көз инде ул! Беләсеңме, Гөлбану кызым, кайчандыр урман гел яшел көе генә торган, ди. Агачлар бер дә саргаймаган, яфракларын да коймаганнар, ди. Ә урман эче тулы алтын каурыйлы кошлар очып йөргән, ди… – Стрелок тавышын үзгәртә төшеп дәвам итте: – Әмма көннәрнең берендә урманга усал кешеләр килгәннәр дә алтын каурыйлы кошларны күреп атканнар, ди. Урман өстенә шул кошларның каннары тамган, алтын-сары каурыйлары коелган, ди… Менә шуннан бирле урман һәр көз саен алтын-сары, кызгылт-сары төскә керә торган булып калган, ди…

Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:

– Әнә синең дә мылтыгың бар ич…

Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.

– Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда ук мең дә берне белеп туа. Юк, Гөлбану кызым!.. Мылтыгым булса да, кошларга тимим мин. Менә бүре-фәлән очрый-нитә калса, анда инде икенче эш…

Бераздан әтисе белән теге көрән чикмән кигән мылтыклы абзый нәрсә турындадыр сөйләшеп арттарак калдылар. Ә Гөлбану, үрәчәдән башын иеп, көпчәкләрнең былчырак юлга тирән эз сызып тәгәрәвен карап барды. Атның тигәнәк белән төерләнеп беткән койрыгын карап бару туйдырган иде инде. Тәгәрмәчләрнең тәгәрәүләреннән дә бигрәк юлга коелган яфракларны үзенә ябыштырып өскә күтәрелүләрен, аннары яңадан аска таба төшеп китеп көпчәк астында калып юк булуларын карап бару кызык иде. Ә инде арба су җыелганрак урыннардан узганда, тәгәрмәчнең «көмеш балдагы» изрәгән балчыктан тәмам арынып, Гөлбануга елмайгандай ялтырап куя. Ләкин озакка түгел. Күлдәвектән чыгу белән, аңа яңадан балчык, ә балчыкка төрле-төрле төстәге яфраклар ябышалар… Гел дә гел иелеп аска карап барудан Гөлбануның муены арыды. Аннары, башын күтәреп, өскә күз салды. Анда шылт та итмичә йокымсырап утырган агач башлары… Яфраклары саргая башлаган. Гөлбану ирексездән әле бая гына мылтыклы абзый сөйләгән әкият турында уйлый башлады. Әнә бу агачка кош каурыйлары күбрәк төшкән… Сап-сары булып утыра. Ә тегесендә әнә кызыл яфраклар да бар. Димәк, анысына алтын-сары кошларның каны тамган… Ай-һай зур икән бу урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Әнә кайберләренең очлары биектә куе томан эченә кереп югалган. Бераздан югарыга карап бару да туйдырды. Гөлбану яңадан арба көпчәкләре өстенә иелде.

Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның уен аңлагандай, елмаеп әйтә: «Юк, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим…» Шулвакыт, ни булгандыр, кошларның алтын каурыйлары, бөтен күк йөзен каплап, кар бураны кебек тузгый башлый…

Гөлбану кинәт эт өргән тавышка уянып китте.

Урман күптән инде артта калган. Томан да таралган. Олау бер ярлы гына авыл урамыннан бара. Өйләренең каралтылары да күренми. «Нинди ямьсез авыл…» – дип уйлап куйды Гөлбану. Аның күзе манаралы зур гына биек бер таш йортка төште. Шунысы гаҗәп: манара башында кыйгач ай түгел, берничә урында аркылы-торкылы тимерләр генә тырпаеп тора.

– Әти, дим!.. Әти, – диде ул, шул таш йортка күрсәтеп. – Бу нәрсә? Мәчетме?..

– Юк, кызым, бу – чиркәү… Урыслар мәчете.

– Урыслар?!

– Әйе, кызым. Бу – урыс авылы.

Гөлбануның иң курыкканы урыс иде. Көйсезләнгән-киреләнгән чакларда әбисе һәрвакытта аңа: «Әнә урыс… урыс килә! Капчыгына салыр да китәр…» – дип куркыта торган иде.

Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. Әмма гаҗәп: ул кеше никтер аларга тимәде. Киресенчә, башындагы картузын салып, чак кына иелә төшеп, алар белән исәнләште. Гөлбануның әтисе дә, мылтыклы абзый да, кулларын болгап, елмаешып: «Здрастуй!..» – дип җавап кайтардылар. Гөлбану шунда, кара әле, урыслар кешегә тими икән лә. Әби юри әйткән, күрәсең, дип шаккатты.

Тик менә авылны чыгар алдыннан гына, яман тавышлы бик ямьсез бер эт бәйләнде аларга. Аның бер аягы чүпрәк кебек асылынып тора. Күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, арба артыннан иярде ул. Гүя арба тәгәрмәчләренең әйләнүе аның ачуын китерә, аны чиксез ярсыта иде.

«Әбәү, нинди әшәке, усал эт!..» – дип уйлап куйды Гөлбану.

Мылтыклы абзый иң элек:

– Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…

«Гарип этләр шулай усал була микәнни?» – дип уйлап куйды Гөлбану.

Шыксыз эт, өске иреннәрен күтәреп, тешләрен күрсәтеп, тагын бераз ярсыды да, барыбер арба көпчәкләрен әйләнүдән туктата алмавына төшенепме, теләр-теләмәс кенә алардан аерылып калды.

Эт тавышы тынгач, әтисе белән сакаллы абзыйның сүзләре дә аерымачык булып ишетелә башлады.

– Әйе!.. Ачлык бу тирәләрдән дә халыкны куган икән, – дип куйды Гөлбануның әтисе.

Аның көрсенеп әйткән бу сүзләрен ишеткәч, Гөлбану як-ягына каранып алды. Чыннан да, авыл буп-буш икән ич, бер генә кеше дә күренми. Як-якта тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылган, ишекләре йозаклы өйләр, буш йорт урыннары…

– Әйе, Сабирҗан туган! Заманаларның рәте-чираты калмады. Янгын чыккан урманнан киек качкан кебек, халык китә дә китә… Нишләмәк кирәк? Күрәләтә торып ачтан үләсе килми бит. Җан газиз ул. Ә бит бу елларга зур өметләр баглаганнар иде… Түрәләрне әйтүем: кыш көне шулай алпавыт утарына барып чыккан идем, йомыш белән. Ду китереп бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…

Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.

Сабирҗан кулын гына селтәде:

– Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…

Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:

– Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…

Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.

– Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…

Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:

– Бу изгелекләреңне үлгәндә дә онытасым юк, Гыйлаҗи абзый. Ходай кушып, юлларыбыз уңа калса, бер кайтырмын… Менә шунда барысы өчен дә бәхилләтермен…

– Ташласана! – диде урман каравылчысы, Сабирҗанның җилкәсенә кулын куеп. – Юк сүз сөйлисең. Нинди бәхилләтү ул. Кем әйтмешли, бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр дигәндәй… Юк белән ватылма. Тыныч бул. Әниеңнең дә хәлен белешкәләп торырмын… – Аннары тагын өстәде: – Хак, бу турыда белә-нитә калсалар, миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Минем бит мулла-мунтагайлар белән мөгамәлә бик чамалы. Мәчеттән читләшә, һаман кяферләр арасында, фәлән-төгән дип, каргап кына торалар…

Миңлегөл дә яулык чите белән авызын каплап, тартынып кына сүзгә кушылды.

– Бик зур… бик зур рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйлаҗи абзый! – дип өстәп куйды.

– Тыныч булыгыз! Сез әле яшьләр. Киләчәгегез алда. Башыгыз исән-сау булса югалмассыз… Әти мәрхүм, авылда бер бәрәкәт булса, кала җирендә кырык бәрәкәт, ди торган иде. Ярар, хуш иттек! Син, кем, Сабирҗан туган, фатир тапкалаганчы, әйткәнемчә, шул Нурмиларга туктап торырсың… – Аннары ул ат хуҗасына мөрәҗәгать итте: – Син, кем, бүген Матвейда кунарсың инде. Ә иртәгә, Ходай кушып юлыгыз уң булса, өйлә вакытларында пристаньга да барып җитәрсез. Анда инде Казанга!..

Юлчылар яңадан кузгалып киттеләр.

Барасы юллар озын. Озынлыгыннан да бигрәк билгесез, маяксыз. Билгесез юл хәтәр! Нәрсә көтә алда әлеге мосафирларны?

Олау, көзге яңгырлардан изрәгән юлга тирән эзләр сызып, һаман алга тәгәрәде. Моңарчы бөтен дөньяны туган авылы хәтле генә дип уйлаган Гөлбану өчен бу юл бик кызык, бик гыйбрәтле булды. Гүя бу юл Гөлбануга: «Менә, балакай, күр! Дөнья шундый зур ул, чиксез киң ул. Үр артында үр, офык артында офык…» – дип төшендерергә тели иде…




2


Менә алар пароходта инде. Кеше биеклегендәге галәмәт зур мичкәләр өстендә утырып баралар. Алар янында гына, бөтен пароходны дер селкетеп, биниһая зур көпчәкләр, ялтыравыклы машиналар әйләнә. Гөлбану, мичкә өстенә басып, югарыдагы машина мае катыш җылы һава бөркелгән тар тәрәзәдән хәйран булып шул машиналарга карап бара.

Аннары әтисе белән бергә пароходны йөреп чыктылар. Ай-һай зур икән ул пароход дигән нәрсә. Үзе биек, ике катлы. Тик алар өске катка менмәделәр, әтисе: «Анда керергә ярамый, кызым. Анда байлар гына бара…» – диде.

Хәер, өске катка күтәрелмәсәләр дә, пароходның кызыклы урыннары болай да күп икән. Түбәндә, аларның аяк астында гына су шаулый, сикереп кайнап тора. Пароходның урта бер җирендә, аста, канатлары белән шапы-шопы суга бәрә-бәрә, иләмсез зур көпчәк әйләнә. Шул тәгәрмәчкә озак карап торгач, Гөлбануның башы да әйләнә башлады.

Әнә бик-бик киң елга, әнә яшькелт сызык кына булып яр буйлары күренә. Якыннан гына гудок биреп башка пароходлар узып китә. Пароходтан калышмыйча кычкырына-кычкырына, акчарлаклар оча…

Шулвакыт кемдер «Тиздән Казан» дигән хәбәр салды. Кешеләр, ыгы-зыгы килеп, әйберләрен җыя, әзерләнә башладылар.

Тик Гөлбануның әтисе белән әнисе генә, вакытсызрак төшелә икән, дип көрсенеп куйдылар.

Аның каравы Гөлбану куанып бетә алмады. Казанны тизрәк күрәсе килә иде аның.

Казан!..

Гаҗәп тә түгел. Гөлбануның бит инде авылда вакытта ук Казан турында күп тапкырлар ишеткәләгәне бар. «Теге яки бу кеше Казанда булган икән, фәлән кеше Казан кадәр Казанга барырга җыена икән» дигән сүзләрен еш ишетергә туры килде аңа. Әйтерсең лә Казанда булу үзе генә дә сүз белән аңлатып булмый торган зур куаныч, бик әһәмиятле нәрсә иде. Их, тизрәк күрәсе иде шул Казанны.

Аннары нәрсә булгандыр, Гөлбану хәтерләми: әнисенең тезләренә башын куеп йокыга киткән. Казанга җиткәнне сизмичә дә калган.

Төш аралаш әнисенең:

– Кызым!.. Кызым, дим. Тор… Килеп җиттек… Әйберләребез авыр. Сиңа тәпи-тәпи чыгарга туры килер, – дигән сүзләрен ишеткәч уяныр-уянмас сорап куйды:

– Кая килеп җиттек?..

– Казанга…

– Казанга?

Гөлбану ялт торып утырып, күзләрен ачып җибәрүгә каушап калды. Тирә-якны ут алганмыни? Хәйран-тамаша… Ыгы-зыгы… Шау-шу. Якында гына башка пароходлар кычкыра. Төтен-сөрем…

Каяндыр астан пошкырып пар чыккангамы, Гөлбануга кинәт шомлы булып китте. Әнисенең итәгенә ике куллап ябышты. Баш өстендә – кемнеңдер авыр капчыгы. Берни күрер хәл юк. Кемдер атлаган саен тезе белән аның янтыгына бәрә. Каяндыр бик ерактан килгән кебек булып әнисенең тавышы ишетелә:

– Кызым!.. Аягыңны күтәребрәк атла, абынма…

Ниндидер сыгылмалы басмалардан уздылар. Курыкты Гөлбану, өне алынды. Ярга чыккач кына, иркен сулыш алгандай булды. Караса, алларында бик биек, бик киң баскыч. Шул баскычтан күтәрелә башладылар. Бераздан киң мәйданга килеп чыктылар… Хәйран-тамаша ачылды Гөлбануның күз алдында. Каршыда да, зур мәйданның як-ягында да – таштан салынган икешәр катлы өйләр. Тәрәзәләреннән мул булып яктылык бөрки.

Җиңел тарантаска җигелгән атлар дагалы тояклары белән таш мәйданнан чак-чок узып кына торалар. Һәркайсына кешеләр утырган, каядыр ашыгалар. Җәяүле кешеләр дә күп монда. Алар да каядыр кабалана.

Әтисе бик белдекле кыяфәт белән: «Менә Усия шушы була инде…» – дип, аларны зур гына бер бина янына алып китте. Халыкның бер кереп, бер чыгып йөрүеннән бер генә минутка да ябылып тормаган ишектән эчкә үттеләр дә читтәрәк буш урын табып урнаштылар. Әтисе:

– Әйберләргә күз-колак була күрегез… – дип, урамга чыгып китте.

Гөлбану сандык өстенә бөгәрләнеп, җайлап ятарга да өлгермәде, чиксез куанычлы хәбәр ишеткәндәй, әтисе йөгереп керде:

– Әйдәгез!.. Тиз булыгыз… Гыйлаҗи абзый әйткән теге безгә кирәк Нурмины белгән кешене очраттым. Аты да бар. Илтеп үк куярмын, ди…

Алар яңадан атта баралар. Бу юлы инде кала урамыннан. Киң урамның як-ягында – икешәр-өчәр катлы зур-зур йортлар. Бер дә иге-чиге юктыр кебек аларның. Сирәк-мирәк кенә биек-биек торбалар да очраштыргалый. Шул торбалардан, дулкынлана-дулкынлана, кара төтен бөркелә. Нәкъ әбисе сөйләгән аждаһалар кебек, һавага бөтерелә-бөтерелә таралалар алар.

«Казан дигәннәре шушы икән инде», – дип уйлап куйды Гөлбану.

Тик, гөнаһ шомлыгы, ат белән барганда, муены арып биштәргә борынын төртеп торган иде, тагын йокыга кителгән. Ничек булгандыр, ул кадәресен хәтерләми инде.

Хәзер исә Гөлбану ниндидер ят, кысан бүлмәдә уянып күзен ачты. Кайчан килделәр соң алар монда?

Шулчак коточкыч калын тавыш белән нидер үкерә башлады. Гөлбану сискәнеп куйды.

Әтисе таныш булмаган бер агай белән мич янында тыныч кына сөйләшеп утыра. Гөлбануның каршында сәке дисәң сәке түгел, үзе агачтан эшләнгән биек ятак өстендә, чәчләрен тузгытып, бер бәләкәй кыз утыра. Кулында – чүпрәк-чапрак. Әллә инде курчагы да бар шунда?.. Хуҗаларның кызыдыр, күрәсең… Димәк, алар теге мылтыклы стрелок агай әйткән кешеләргә килеп тә җиткәннәр.

Ә әнисе кайда икән соң?

Гөлбану шулай дип уйларга да өлгермәде, баягы шыксыз тавыш, ниндидер яман хәбәр салгандай, яңадан үкерә башлады…

Бу юлы инде Гөлбануның сабырлыгы җитмәде, өстенә япкан иске бишмәтне селтәп ташлады да торып утырды.

– Әти!.. Әти, дим. Нәрсә ул үкерә?..

Бүлмәдәгеләрнең барысы да аның ягына борылдылар. Елмаештылар. Әтисе белән янәшә утырган кеше:

– Гудок ул, үскәнем, гудок, – дип әйтте.

– Нәрсә соң ул?..

– Завод гудогы. Завод шулай кычкырып кешеләрне эшкә чакыра.

– Гел дә гел шулай кычкырамы ул?

– Гел дә гел шулай кычкыра, – диде абый кеше. – Заводлар берничә… Һәркайсы кычкыра. Һәркайсының үз тавышы бар. Иртә дә кычкыралар, кичен дә кычкыралар, төннәрен дә кычкыралар. Заводта бит көндезен дә, төннәрен дә эшлиләр…

Гөлбануның әнисе белән хуҗа хатын – җыелмаган урын өстендә утырган кызның әнисе – Хәмдия апа кайтып керде. Кемнедер эзләп барган булганнар, тик юллары гына уңмаган, кирәк кешене күрә алмыйча борылып кайтканнар.

Хәмдия апа җәһәт кенә өстендәге иске бишмәтен салып элде дә шунда ук җитез хәрәкәтләр белән ятак янына килде.

– Кая, Халидә кызым, урынны җыеп куйыйм. Әйдә, идәндә утырып тор.

Гөлбану хәйран калырлык нәрсә күрде: кыз йөри белми икән ләбаса! Йөрү түгел, үзе генә идәнгә дә төшә алмый икән. Халидәнең аяклары коры чыра агачы кебек ябык, хәрәкәтсез асылынып торалар иде.

Бераздан әнисе Гөлбануны тышка алып чыкты. Шулвакыт ул әнисенә мең төрле сорау биреп өлгерде:

– Әни… Әни, дим. Завод кайда була ул?

– Әнә… Әнә бу якка кара. Биек торбаларыннан төтен чыгып тора бит. Шулар инде.

– Әни… Әни, дим. Теге кызның аягы ник алай?

– Тумыштан шулай булган.

– Әни… Әни, дим…

Әнисенең түземлеге бетте, ахрысы, кырыс кына бүлеп куйды:

– Җитте инде! Җитте…

Әнисе ни өчен ачулана торгандыр, Гөлбану аңламады. Ә аның өчен һәрнәрсә кызык. Ул байтак кына хәйран-тамаша кылып, як-ягына каранып торды. Өйгә һич кенә дә керәсе килмәде. Тирә-якта – бер-берсенә елышып утырган нәни һәм олы йортлар. Тәрәзәләренең дә бер дә исәбе-хисабы юк, санап бетергесез…

Гөлбанулар да шундый озын, күп тәрәзәле өйләрнең берсендә туктаганнар икән. Тик алар туктаган кысан бүлмәнең тәрәзәсе ни өчендер бер генә иде.

Шулай итеп, нәни кыз Гөлбану өчен яңа тормыш башланды.


* * *

– Бану… Бану, дим. Чыкма, минем белән уйна инде. Менә курчакны да сиңа биреп торам…

Халидәнең шулай өзгәләнеп ялваруына да карамастан, Гөлбануның өйдә утырасы килмәде.

Үч иткән кебек, әти-әниләре дә өйдә юк. Менә атна була инде, эш эзлиләр. Әмма таба алганнары юк әле.

Ярый ла, Халидәнең әтисе эшли. Кайдадыр төннәрен каравыл тора. Хәер, ул да акча аз төшә дип зарлана. Ә Халидәнең әнисе Хәмдия апа кемнәргәдер барып кер юа, өй җыештыра. Кичә генә әле ул Гөлбану әнисен дә үзенә ияртте. Кемнәргәдер юрган сырганнар. Ә кичен, бәхет кошы тоткандай куанышып, якты йөз белән кайтып керделәр. Кулларында – күпереп пешкән бербөтен ак күмәч. Кайтып керүгә, Халидә белән Гөлбануга берәр телем кисеп тә бирделәр. Тәмле дә булды соң! Кичен, әтиләре кайткач, чәй янында тагын берәр сынык өлеш чыгардылар. Их, бу кешеләр гел юрган гына сырдырып торсыннар икән!

Бүген менә ашыйсы килүенә түзәр чама калмады. Күмәч түгел, каткан икмәк сыныгы да юк. Җитмәсә, күңелсез тагын. Халидә белән уйнау да туйдырды. Йөри дә белми бит! Бергә-бергә урамга чыгарлар, шәһәр күреп йөрерләр иде.

Шундый уйлар белән Гөлбану әкрен генә ишекне ачты, борынын гына чыгарып, коридорга күз салды. Баш-башындагы тәрәзәләре яртылаш ябылган озын коридор бөтенләй буш иде. Гөлбану кыяр-кыймас кына коридорга чыкты… Шулай да ишек катыннан китәргә шүрләде ул. Адашуың бар… Әнә бит никадәр ишек… Җитмәсә, барысы да бертөсле. Эзлә аннары…

Гөлбану үз бүлмәләренең ишегенә аркасы белән терәлеп утырды. Ара-тирә кешеләр үткәләп тора яки бер ишектән чыгалар да икенчесенә кереп китәләр. Менә күрше бүлмәдән ду килеп бер кыз белән ике малай атылып чыктылар. Нәрсәдер бүлешә алмаганнар булса кирәк. Чыр-чу килеп түрдәге тәрәзә янында тартыша тордылар. Әмма кыз җитезрәк тә, көчлерәк тә икән, җәнҗал чыгуның сәбәпчесе булган ниндидер тәти аның кулында иде инде. Бу тавышка бүтән бүлмәләрдән дә балалар йөгереп чыктылар һәм Гөлбануны күреп алдылар…

Иң элек аның янына теге усал кыз йөгереп килде. Чәчләре тузгыган, үзе яланаяк. Ишеккә аркасы белән терәлеп утырган Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде дә:

– Как тебя зовут? – дип сорады.

Бер кәлимә русча белмәгән Гөлбану бу кыз, мөгаен, теге яман үкереп кешеләрне эшкә чакыра торган завод турында сорый торгандыр инде дип уйлады һәм шунда ук, завод гудогы кебек сузып: «У-у-у!» – дип кычкырып та җибәрде.

Яннарына җыелырга өлгергән сәләмә киемле малай-шалай, пумала башлы кызчыклар тәгәрәшеп көлә башладылар. Кемдер ул булып кабат улап күрсәтте. Яңадан көлештеләр. Алгы ике теше төшкән, каешланып беткән түбәтәй кигән малай, эче катып көлә-көлә:

– Их, тиле!.. Галя бит, синең исемең ничек дип сорый, – диде.

Әлеге кызның исеме Галя икән. Гөлбану да исемен әйтте. Барак балалары белән танышу шулай башланып китте.

Икенче көнне дә Гөлбану янына беренче булып Галя йөгереп килде. Ямаулы күлмәк итәге эченә үзенең каралып беткән чандыр тезләрен яшереп, Гөлбану каршына чүгәләп утырды да ямауга охшап торган кесәсеннән бармак башы кадәрле зур бер мәрҗән чыгарды.

Гөлбануның да сер бирәсе килмәде. Бишмәт кесәсендә шомарып беткән орчык ташы бар иде. Шуны чыгарды. Галяның күзе дүрт булды. Икесе дә телләрен шартлатып, бер-берсенең уенчыгын макташтылар, аннары бергә уйнадылар. Берничә көннән соң, аяк астын катыра төшкәч, Гөлбану, үзе кебек балаларга ияреп, барактан да чыгып йөри башлады.

Күбрәк Галя белән йөрде ул. Көннәрнең берендә Казан суы буена да барып чыктылар алар. Алар яши торган барактан әллә ни ерак түгел иде ул. Аңа тау өстендә үзе бер шәһәр кебек торган ак Кремльне күрсәттеләр. Эчендә башы белән күкләргә тигән биек Сөембикә манарасы да бар икән.

Ул көнне алар зур-зур йортлар тезелешеп утырган, шулай ук чамадан тыш зур, тоташ пыяла тәрәзәле кибетләр тулы таш җәелгән киң урамнарда озак йөрделәр.

Гөлбану өчен боларның барысы да яңа, барысы да хәйран итәрлек иде. Галканың гына исе китми. Кулларын иске бишмәт җиңнәренә тыккан да бернәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәт белән гамьсез генә йөри бирә.

Ә бит карый калсаң, хәйран булырлык нәрсәләр бик күп монда. Кешеләрне генә күр син… Алар шундый күпләр, урыны-урыны белән ерып үтәрлек түгел. Урамның уртасыннан җиңел тарантасларга җигелгән атлылар әледән-әле үтеп торалар. Тояклары астында таш чакы-чокы итеп кала. Һәр тарантаста берсеннән-берсе әйбәтрәк киенгән кешеләр утыра… Кайберләренең хәтта яннарында этләре дә бар. Шундый акыллы, шундый юашлар, зур түрә кебек олысымак тыныч кына утырып баралар.

Соңыннан хәтта Галканы да гаҗәпләндерерлек бер хәл булды. Алар кайту ягына борылганнар иде инде. Кайбер олы йортларның чамадан тыш зур ишекләре өстендә утлар да кабынды. Тоташ пыялалы тәрәзәләреннән яктылык бөркелеп торган биек өй янында Галя туктап калды. Нәрсәдер әйтеп, өске катка, һәркайсы басу капкасы кадәрле тәрәзәләргә бармагы белән төртеп күрсәтте. Аннан бик көчле музыка авазы ишетелә иде.

Шулвакыт киң мәрмәр баскыч төбенә як-ягына фонарьлар куелган, бик яхшы ябылмалы җиңел тарантаска җигелгән пар ат килеп җитте. Атлары ап-ак, биеп кенә торалар, тотып тыярлык түгел. Кучер, бөтенләй диярлек артка авышып, бар көченә дилбегәләрен тартып, көч-хәл белән туктатты аларны…

Шуны гына көтеп торган кебек, зур ишекләр үзләреннән-үзләре як-якка ачылып та киттеләр. Аннан ак перчаткалар кигән, киемнәре дә алтын ука белән каелган кешеләр йөгереп чыктылар, тарантасның баскычын төшереп, ишеген ачтылар.

Аннан башына каурыйлы эшләпә кигән сылу хатын-кыз төште. Төште дә, уңга-сулга күз дә салмыйча, киң итеп ачылган ишектән кереп тә китте. Бертөсле итеп киенгән теге ак перчаткалы кешеләр, кереп киткән сылуга карарга курыккандай, башларын иеп калдылар…

– Барыня… – диде Галя бик белдекле кыяфәт белән.

Шул көннән башлап, Гөлбану Казанны икегә бүлде. «Безнең Казан» дип, ул үзләре торган тәбәнәк бараклар, иске алачыклар һәм сәләмә киемле, ябык чырайлы кешеләр яшәгән бистәне атады.

Икенчесе – Зур Казан!

«Зур Казан» ны күреп кайткач, «үз Казаны» бигрәк тә ямьсез булып күренде Гөлбануга. Алар яши торган урам аеруча шыксыз. Тирә-як гел сазлык, чүп-чар өеме, түзә алмаслык сасы… Күгәргән калайлар, вак-төяк такталар белән ямаштырылган алачык-сарайлар, тәбәнәк бараклар…

Гөлбану, эштән кайтучыларны күргәч, алар артыннан кызыгып карап тора, эх, минем әти дә тизрәк эш тапса иде, дип уйлап кала.

Әмма Гөлбану шунысына аптырый: бу эштән кайтучылар ник шундый күңелсезләр икән? Берсе дә елмаймый, ичмаса! Йөзләре чытык, кыяфәтләре кырыс. Әйтерсең кемдер аларның хәтерен калдырган, кемдер җәберләгән, кыерсыткан аларны. Нигә алай икән ул?

Ә Гөлбануның әтисе әле һаман эш таба алмыйча иза чигә. Шулай әтисенең кәефе кырылып кайткан көннәрнең берендә Гөлбану әйтә салды:

– Әти… Әти, дим. Әнә бит завод эшкә чакырып акыра. Син дә бар…

Нурми агай кеткелдәп көлеп җибәрде:

– И-и, бала, бала!.. Ул бит шулай үкереп үз эшчеләрен генә чакыра.

Гөлбану төшенеп җитә алмады:

– Ә аның үз эшчеләре нинди була соң?

– Менә минем кебек, әтиең кебек…

– Алайса, ник сезне чакырмый?

– Урын юк, диләр…

Үзенә карата булган игътибардан тәмам канатланып киткән Гөлбануга җитә калды:

– Шундый бәләкәймени ул завод? Тавышы әнә бит нинди… зур!

– Завод зур да бит… Әмма безнең кебекләр дә күп шул.

– Күп түгел ич. Сез икәү генә: әти дә син…

Яңадан көлешеп алдылар. Нурми агай җитдиләнә төшеп өстәде:

– Эх, Гөлбану сеңлем! Безнең кебек эшсезләр, җирсез-сусыз хәерчеләр белән дөнья тулы хәзер. Көннән-көн ишәя барабыз… – Аннары инде Гөлбанудан бигрәк өлкәннәр ягына борыла төшеп сөйләнә башлады: – Нинди афәт галәмәтедер бу… Әнә Мәскәү тикле Мәскәүдә халык ачлыктан чебен урынына кырыла башлаган, ди. Белмим, нәрсә белән бетәр бу хикмәт?!


* * *

Үзенең зәмһәрир салкыннары белән кыш та килеп җитте. Гөлбануның әтисе соңгы көннәрдә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кайтмыйча эш эзли, әмма һаман таба алганы юк әле. Үч иткән кебек, ниндидер язуы да җитми, ди. Ахыр чиктә алар, күрше баракта яшәүче исерек Сәмигулла абзый белән икәүләп, берсе балта, икенчесе култык астына чыптага төргән пила кыстырып, утын кистерүче эзләп иртән таңнан чыгып китәләр… Анда да эш әзерләп куймаган икән аларга. Күп вакытта тәмам туңып-өшеп, кәефсезләнеп кайтып керә әтисе.

Андый вакытларда Гөлбану бик кызгана әтисен. Үлеп-үлеп ашыйсы килсә дә түзә, ипи сорап йөдәтми.

Кайчакларда әтисе елмаеп, көр күңел белән кайта. Димәк, юлы уңган… Өстәл өстенә тегермән ташыдай зур күмәч тә кайтып утыра. Андый көнне өй эче бәйрәм төсе ала. Тик андый көннәр сирәк, бик сирәк була шул.

Гөлбану әнисен дә бик кызгана. Әле дә ярый соңгы вакытларда аңа эш табылып тора: шуңа шөкрана кылып туя алмыйлар. «Тамагың үтәр…» дип, әнисе Гөлбануны да иярткәли.

Менә ярым караңгы, тәбәнәк түшәмле подвал. Тау-тау итеп керләр өелгән. Плитә өстендәге бакларда селте суы. Алардан пар бөркелеп тора. Штукатуркасы кубып беткән кара-кучкыл стеналар тәмам изрәгән, буй-буй эз калдырып су агып тора. Әнисе зур тагаракта кер юа…

Гөлбану әнисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп утыра. Менә әнисе, тураеп, күбекле кул сырты белән чәчен сыпырып алгалый. Тагарагындагы пычрак суны алыштырганда, «Ал-ла-а!..» дип, билен турайта алмыйча тора… Андый чакларда Гөлбануның аңа булышасы, барып кер юышасы килә.

Бик арыган чакларда Гөлбану кер өемнәре өстендә утыра-утыра да шунда ук бөгәрләнеп яткан хәлдә йокыга китә. Ниһаять, аны әнисе уята: аларны бераз капкалап алырга чакыралар…

Бу минутларны Гөлбану түземсезлек белән көтеп ала. Алларына савыт белән аш, берәр сынык ипи китереп куялар… Әллә инде бик тәмле булганга, Гөлбану туймыйчарак кала. Җитмәсә, әнисе дә алларына куелган ипи телемнәренең берәрсен, бусы әтиеңә булыр дип, чүпрәк кисәгенә төреп, алъяпкыч изүенә тыгып куя.

Ашаганнан соң, әнисе яңадан эшкә керешә, Гөлбануның башында төрле уйлар кайный, «Ник болай?» дигән сораулар туа. Өске катта торучы, әле генә аларны ашаткан кешеләр керләрен ник үзләре юмыйлар икән?.. Байлар булгангадыр инде. Ишек ачылып ябылган арада, Гөлбану түрге олы бүлмәләр эченә күз салып хәйран калган иде: андагы җиһаз, андагы байлык… Керсәң әйләнеп чыгасың килмәс! Көзгеләренең биеклегенә игътибар ит: түшәмнән идәнгә кадәр бит!..




3


Алар бүген дә Печән базары почмагына иртәнге намаз вакытында ук килделәр. Эш көтеп торучылар, гадәттә, шушында, зур гына ике катлы таш кибет ышыгына җыелалар иде.

Хәзергә беркем дә юк әле. Тынга кабарлык чатнама суык чыңлап тора. Морҗалардан чыккан төтен багана булып туп-туры өскә күтәрелә. Иксез-чиксез күп төтен баганалары бөтен кала өстен чуарлаган.

Бераздан атлылар да күренә башлады. Калага утын, печән сатарга килүче авыл кешеләре. Арык атларны бәс каплаган. Танауларыннан бу бөркелә. Авыр йөк төягән чаналарның шыгырдавы әллә кайларга яңгырап ишетелә.

– Шактый күп киләләр. Ходай кушса, бәлки, бүген буш кайтмабыз… – диде стена буенда бөрешеп торган Сәмигулла абзый.

– Белмим инде… – диде Сабирҗан. Аның тавышы төшенке, өметсез иде.

Гаҗәп тә түгел, ике көн инде менә аркылыны буйга алып салырлык та эш таба алганнары юк. Үч иткән кебек, кары да яумады бит аның…

Кар явуның ике төрле уңай ягы бар: беренчедән, аз-маз эш булгалый, икенчедән, көн сына, җылынып киткәндәй була.

Ул арада берәм-берәм базарга килүчеләр дә күренә башлады. Сабирҗан олаулар туктый торган якны әйләнеп килергә булды: шунда, утын сатулашкан җирдә, берәрсе белән кисү турында килешеп булмасмы дип йөри ул.

Юк, булмады. Ул яңадан стена буена әйләнеп килгәндә, лом, пычкы кебек нәрсәләр тоткан тагын берничә кеше җыелып өлгергән иде. Барысы да нәкъ Сабирҗан, Сәмигулла абзый кебек дүрт күз белән эш көтүче ярлы-ябагай… Төрле милләт кешеләре бар монда. Көн дә очрашып торганга, алар бер-берсен беләләр. Сабирҗан да, килеп җитү белән:

– Исән-имин генә яшәп ятышмы? – дип сәлам бирде. Аның сәламен ачлыктан тәмам сырхау кыяфәтенә кергән һәм сирәгәйгән сакалы аша сары яңак сөякләре беленеп торган өлкән яшьтәге чуваш карты алды:

– Әлегә арупыз…

Сабирҗан теттереп татарча сөйләшә торган әлеге чуваш картын кабат күздән кичерде. Бигрәк тә бетәшкән, бичаракай. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. Йөз-чырае һәрвакыттагыча чытык. Болай да чаларган сакал-мыегын мул булып бәс сарган. Тәмам алҗыган-өшәнгән кыяфәттә. Бөкресе чыккан. Ачлыктан ачы нәрсә юк шул. Борыныннан тотсаң җаны чыгарга торса да, эшкә һәвәс үзе. Бер эшне дә үгиләми. Берничә тапкыр Сабирҗан аны үзенә кулдаш итеп тә алгалаган иде. Тикмәгә генә, нәрсәдер өмет иткәндәй, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, Сабирҗан ягына караштырып алмыйдыр…

Сабирҗан, башкаларга да ишетелерлек итеп, үзләренең беренче булып килүләрен кисәтеп куюны кирәк тапты. Ышан син аларга! Илдә илле, берсеннән-берсе җилле дигәндәй, араларында битләрен арттан юганнары да булмас димә…

Яктырды. Хәзер инде базар эче мәш килә. Тик бу фәкыйрьләр янына килеп эш тәкъдим итүче генә юк. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, чыптага яки анда иске капчыкка төргән пычкысын стенага сөяп куя да, үзара шаярышып алгандай итәләр. Берсе әнә, сикеренгәләп (берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә, ди бит), ботларына шап-шоп куллары белән суккалый, үзе, янындагы иптәшләрен көлдерү нияте беләндер инде, фәлсәфә саткан була:

– Ходай Тәгалә булган нәрсәңне уртаклашырга, бүлешергә кушкан. Ә байлар, әнә дөм чукрак кебек, ул сүзләрне колакларына да элмиләр… Димәк, алар Ходай Тәгаләгә каршы баралар булып чыга. Алай икән, үзләренә үпкәләсеннәр, акыртып таларга кирәк чукынмышларны…

Көтә-көтә тәкате беткән Сабирҗан, Сәмигулла абзыйны чират сакларга калдырып, үзе яңадан утын олаулары рәтенә китеп барды. Утын алганнарның алдына да йөгереп чыккалап карады. Юк, һаман да бер үк җавап: кирәкмәс…

Инде нишләргә? Бүген дә шулай коры килеп буш кайтырлармы?

Шулай ут йотып, пошаманланып торган арада, кемдер җиңелчә генә аның җиңенә кагылды. Өстенә кайтарма якалы әйбәт пальто, каракүл бүрек, аягына кунычын кайтарып куйган Кукмара пимасы кигән бу кеше беренче булып үзе сүз катты:

– Нәрсә, агай-эне… Эш эзлисеңме әллә?

Теле белән генә түгел, ымы-ишарәсе, бөтен әгъзалары белән берьюлы җавап кайтарды Сабирҗан:

– Ыһы!.. – диде ул, шатланып.

– Әйдә, алайса. Менә утын алган идем…

Сабирҗан, ни дигәнен үзе дә белешмичә, бер үк сүзләрне тәкрарлап куйды:

– Рәхмәт!.. Рәхмәтләр генә яусын инде…

– Иптәшең бармы?

– Бар, бар!..

– Тиз бул, чакыр… Минем олау менә шунысы.

Берничә минуттан Сабирҗан белән Сәмигулла абзый шылтырап торган коры каен утыны төягән зур гына олау артыннан баралар иде инде.

Эшкә яллаучының өе базардан әллә ни ерак түгел икән, ике-өч урам үтү белән килеп тә җиттеләр. Йөкне бушатып, утынлыктан кузланы алып чыктылар, аны селкенмәслек итеп боз чукып ныгыттылар һәм, бисмиллаларын әйтеп, пычкыны җырлата да башладылар.

Хуҗа ике көн инде мичкә ягылмаганын әйтеп, хәзер үк берәр кочак утын әзерләп бирергә кушты.

– Хәзер була!.. – диде Сабирҗан, әле генә киселгән беренче пүләннәрне шунда ук яра башлап.

Хуҗаның базарда ук «агай-эне» дип эндәшүе, хәзер дә бик гади, ничектер үз иткәндәй сөйләшүе Сабирҗанга бик ошады. Бар әле дөньяда яхшы кешеләр, дип уйлап куйды ул.

Беркадәр яргач, Сәмигулла абзый тәмәке көйрәтә калды, Сабирҗан утынны мул бер кочак итеп җыеп алды да хуҗа кереп киткән ишеккә юнәлде.

– Ярармы? – диде ул, өй ишеген яртылаш ачып.

– Әйдә, әйдә, агай-эне! – Хуҗа урыннан ук купты.

Сабирҗан кергәндә, ул ике-өч кеше белән өстәл янында чәй эчеп утыра иде.

– Хәзер, иптәшләр… Башта өйне җылытып җибәрик әле, – диде ул, Сабирҗанга таба атлап.

– Хафаланмагыз, – диде Сабирҗан, утынын мич буена җайлап кына бушатып. – Үзем генә ягып җибәрәм… Мич юллыгы моннанмы?

– Әйе…

– Хәзер гөлт иттерәбез аны.

– Алайса, рәхмәт, дус кеше…

Сабирҗан, итәкләрен җилфердәтеп җибәреп, эчке кесәсеннән җәһәт кенә чалгы пәкесен чыгарды. Чаж-чож китереп чыра телде. Каен тузы йолыккалады. Шул арада әңгәмәләре өзелеп калган кунакларны сүзгә чакыргандай итеп, үзалдына сөйләнеп алды:

– Һай, утыны ла утыны! Каен булса да чырагачка гына тотарсың, билләһи…

Мичкә ут төртте. Морҗаның тартуы әйбәт икән, шунда ук гөрләп, ялкынланып яна да башлады. Сабирҗан түрдә, өстәл тирәсендә утыручыларга күз төшереп алды. Хуҗа белән бергә санасаң – дүртәү алар. Гаҗәп: кай җирләре беләндер бер-берсенә охшаганнар. Чәчләре җиткән. Һәркайсында – ак яка. Салкын бүлмәдә озак утырганнан булса кирәк, җилкәләренә җылы пальтоларын салганнар. Алларында – ясап куйган чәйләре. Тик нигәдер берсе дә эчми…

Өй эче дә башка байларныкы кебек түгел. Кыйммәтле келәмнәр дә, елкылдап торган җиһазлар да, алтынланган шәмаилләр дә юк. Стенадагы шүрлектә дә, түрдәге өстәл өстендә дә тау-тау итеп китаплар өелгән.

Укымышлы кешеләргә охшаган, дип уйлап куйды Сабирҗан, хуҗага кабат күз салып. Тик никтер бик чандыр гәүдәле, йөзе саргайган, әмма күзләрендә рухи көч һәм дәрт күренеп тора иде.

Алар үзара җанланып сөйләшәләр. Берсе, ни өчендер кызып китеп, кулындагы газетага суккалап:

– Күр инде, ә! Тагын ничә мастерскойны япканнар, – диде. – Бу бит яңадан күпме кеше эшсез калды дигән сүз.

«Әйе-е, – дип уйлап куйды Сабирҗан кабат. – Болар бер дә башка байлар кебек түгел, безнең ише кешегә җирәнеп карамыйлар. Башкаларның бусагасы аша атлап керә-нитә калсаң, бу сукбай берәр нәрсәне суга күрмәсен тагын дигәндәй, шикләнеп, керүчене күздән яздырмаска тырышалар. Ә болар әнә эшсез калган кешеләрне жәлләп сөйлиләр».

Сабирҗан тагын колак салыбрак тыңларга кереште. Тыңламаслык та түгел, бит нинди хикмәтле сүзләр сөйлиләр. Арадан берсе – башкаларга караганда бөтенрәк, ыспайрак киенгәне – искитмәле гыйбрәтле сүз башлады. Ниндидер Ульянов атлы бер кешене, имештер, Себергә сөргенгә җибәрелгән урыннан срогын тутырып кайтса да, хатыны белән бергә торырга рөхсәт итмиләр, имештер, икесе ике калада яшәргә мәҗбүрләр… Сабирҗан ирексездән: «Безнең тормыш ялкыны сүнгән тәмуг кебек, әнә анда кемнәргәдер, хәтта никахлы хатыны белән бергә яшәргә дә ирек бирмиләр, ди. Нинди генә бәхетсез кешеләр юк бу фани дөньяда!..» – дип уйлап куйды.

Сабирҗан тагын колак сала. Сүз һаман да шул кеше турында бара. Хатыны белән торырга рөхсәт итмәү бер хәл, ул кешегә әле тагы үзе теләгән җирдә, үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмиләр икән. Тәгаен гади генә кеше түгелдер, берәр бик-бик зур җинаятьчедер, югыйсә кешене шулкадәр җәбер-золым белән интектерергә мөмкинме соң, дип, үзенчә нәтиҗә ясагандай итте Сабирҗан.

Сүз һаман да шул бик яман эзәрлекләнүче кеше турында бара. Ниһаять, күпне күргән, утлар-сулар кичкән, шул бик тә инде үткен кешенең ахыр чиктә качып котылуы турында ишеткәч, Сабирҗан иркен сулыш алып, эченнән генә куанып куйды.

Ул арада мич дөрләп яна башлады. Сабирҗан тагын ике-өч пүлән өстәде дә:

– Менә… Булды да, – дип чыгып китәргә кузгалды.

Әле генә күргән кебек барысы да аның ягына борылдылар.

– Рәхмәт, дус кеше! – диде өй хуҗасы. – Кара әле, әллә берәр чынаяк чәй эчеп аласыңмы?

Сабирҗан чәйгә бөтенләй исе китмәгән кыяфәт белән:

– Юк, юк! Рәхмәт яусын. Кая ул чәйләп тору. Эш көтә анда… – диде.

Нәкъ хуҗа кебек итеп якалы пальтосын иңенә салып утырган икенче кеше:

– Агай-эне… үзең кайсы якныкы буласың? – дип сорады.

Сабирҗан кайдан икәнлеген әйтте.

– Ә авылдан ник китәргә булдың соң?

Бу четерекле сорауга да Сабирҗан бернинди икеләнүсез җавап кайтарды:

– Җан асрарлык та рәт калмагач киттек инде…

– Хәзер бит калада да сосып куймаган…

– Анысы шулай, безнең ишегә кайда да бер инде хәзер.

Сүзне хуҗа түгәрәкләде:

– Әйе! Халыкның хәле чамадан тыш авырайды. Бөтен Рәсәй ачлыктан интегә…

Сабирҗан чыкканда, исерекбаш Сәмигулла абзыйның кызыл танавы күгелҗемләнә башлаган иде инде.

– Нәрсә туңдыңмы? – дип сорап куйды Сабирҗан.

– Булды бераз.

– Җылыныйк, алайса…

Эшли-эшли эчләренә бераз җылы кергәч, хуҗа күпме бирер икән дип сөйләнеп киттеләр. Сәмигулла абзыйның нәфесе зур: бер илле тиен чамасы тамызса, шәп булыр иде, дип хыялланды.

– Кырык-кырык биш тиен дә бик ярап торыр иде әле, – диде Сабирҗан, пычкыны тагын да җиллерәк тарта төшеп.

– Алай гына бирер… Теге безнең таныш чувашка ярган өчен сажинына утызар тиеннән түләгәннәр.

Тындылар.

Пычкы күңелле генә үз көен көйли. Пүлән артыннан пүлән тәгәрәп төшеп кенә тора…

Сәмигулла абзыйның дәртләнеп эшләгән Сабирҗан белән беррәттән тартырга җегәре җитми, бик тиз хәлдән тая. Тәмәке көйрәтеп алуны сылтау итеп, әледән-әле хәл җыярга туктый. Ул туктады дип, Сабирҗан кул кушырып тормый, кискән пүләннәрен яра башлый.

Җилле эшли ул. Калын-калын пүләннәр аның балтасы астында, җитлеккән карбыз кебек шартлап ярылып, як-якка очып кына торалар.

Яңадан кисә башладылар. Һәркемнең үз уе…

Яшерен-батырын түгел, Сабирҗан да илле тиен чамасы өмет итә иде. Алай булган тәкъдирдә, егерме бишәр тиен дигән сүз бит ул. Кайтышлый ук дүрт-биш кадак икмәк, ярты кадак шикәр алыр иде. Белмәссең, бәлки, берәр әчмүшкә чәйлек тә калыр…

Сукырның бар теләге ике күз дигәндәй, Сәмигулла абзыйның үз хыялы:

– Кайтышлый ук берәр штоф төшерәм… Тәнгә бераз хәл керсен әле… – диде ул, тәмәке төпчеген пычкы чүбе өстенә ташлап.

Утынны кисеп бетергәч чак кына хәл алдылар да, Сабирҗан ярырга кереште, Сәмигулла абзый, утынлыкка ташып, әрдәнәгә өйде.

Ниһаять, эш бетте. Кузла яңадан үз урынына утынлыкка кереп утырды. Пычкы чүбен бер читкә себереп өеп куйдылар.

Сабирҗан кереп хуҗаны алып чыкты.

– Коры тоткансыз. Булдыргансыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, хуҗа утынлыкка керде. Бармак тыккысыз тыгыз итеп өелгән әрдәнәне күрде. Ялланучыларның эше күңеленә бик хуш килде, ахрысы. Шунда ук кесәсеннән портмоне чыгарып, учына чыңлатып акча койды. Һәм, санап алып, Сабирҗанга төп-төгәл алтмыш тиен көмеш тоттырды:

– Азсынмыйсызмы? – дип сорады.

– Юк-юк! – диде Сабирҗан, куануын яшерә алмыйча. – Кая ул. Дөресен әйткәндә, без әле бу кадәресен дә өмет итмәгән идек…

Шәфкатьле хуҗага кабат рәхмәтләр укып, ишегалдыннан чыгып киттеләр. Сабирҗан кибеткә кереп кирәк әйберләрен алган арада, Сәмигулла абзый хәрчәүнәдән яхшы гына кәефләнеп чыкты. Сабирҗан аңа эчмә-фәлән дип, акыл өйрәтеп тормады. Әйткәнгә карап, барыбер файдасы булмаячак, Сәмигулла абзый сүз тыңлаудан узган, иртәге көн дип исе китеп тора торганнардан түгел: кем әйтмешли, таба да каба… Акчасы булмаса, ахыр чиктә пычкысын закладка салып булса да эчә. Ә иртәгесен таң белән кабакка килә дә: «Эш бар, пила кирәк. Акчасын бераздан кертермен…» – дип, коралын алып китә һәм тагын борыны чөгендер төсле булганчы эчә.

Бүген исә, гөнаһ шомлыгы, инде кайтып җиткәндә генә, ямьле көннең ямен җибәреп, Сәмигулла абзыйның карчыгы Фәхрия түти очрамасынмы. Шунда ук, өянәге кузгалгандай, акыра-бакыра картына ташланды.

– Аһ, имансыз! Аһ, оятсыз! Аһ, сәрхуш!.. Күрче, зинһар, тагын лырык булганчы эчкән бит бу адәм актыгы…

Бер җене котырса тыела белми торган гадәте барлыгын белгәнгәме, кылтый-мылтый атлап кайтып килүче Сәмигулла абзый, бимазалаган чебен-черкидән котылырга теләгәндәй, карчыгы ягына кул гына селекте.

Эттән алып эткә салды аны карчыгы, бер дә әйтмәгәнен калдырмады. Ә тегесенең гамендә дә юк!

Юлда очраучылардан кемдер, Сәмигулла абзыйны яклагандай:

– Йә инде, Фәхрия түти! Ул кадәр битәрләмә инде. Әнә бит пычкысы исән, үзе белән… – диде.

Сәмигулла абзый да авыз йомып торучылардан түгел. Чак кына үпкәләгән кыяфәт белән әйтә салды:

– Бу нинди пычкы булсын, ди, тиле! Пычкы әнә, җилкә тамырымны игәүләп, арттан кайтып килә… Пычкының да ниндие әле, туң тимердән ясалган, – дип, хатыны ягына ымлап куйды.

Сабирҗан кычкырып көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Гомумән, бүген аның күңеле күтәренке иде. Ни әйтсәң дә, «вәли нигъмәт» булып кайтып килә. Култык астында тегермән ташы кадәрле бодай күмәче; түшенә кадакка якын шикәр кыстырган; кесәсендә бер кисәк кер сабыны. Вакыт иртә бит әле, чәй эчеп, эчкә бераз җылы кергәч, бәлки, тагын чыгар. Йөргән аякка төк иярә дигәндәй, кайвакытта кичләрен дә эш чыгып куючан. Мондый вакытта ялкауланып ятып булмый инде. Ялкау кул буш корсак сыйпар, ди бит. Гомумән, Сабирҗанның тик яту белән татулыгы юк.

Өйгә ул шундый уйлар белән кайтып керде. Барысы да дүрт күз белән аның кайтуын көткәннәр. Ишектән керү белән, бөтен гаилә аякка басты. Хәтта урын өстендә утырган гарип Халидә дә, ач күзләрен икмәктән ала алмыйча, өстәлгә якынрак шуышты.

– Анасы, чәй куеп җибәр! – диде Сабирҗан.

– Чәй әзер, атасы, кайнарлатып кына аласы…

Миңлегөл ире кулындагы әйберләрне алып өстәл өстенә куйды да тиз генә учакка ягып җибәрде. Аннары икмәкне күкрәгенә терәп, пычак белән зур гына итеп кибән башын кисеп алды. Аны төп-төгәл икегә бүлде. Өсләренә шикәр кисәге куеп, берсен Гөлбануга, икенчесен Халидәгә тоттырды.

Гөлбану, шатлыгыннан нишләргә белмичә, чыгып китү нияте белән ишеккә таба омтылган иде дә, әнисе аны:

– Утырып аша. Югыйсә ашаганыңны шайтан йотар, – дип, шундук туктатты.

Халидә дә ашарга кереште. Бик тәмле итеп ашый ул. Икмәген тешләп алган саен, буш учын ияк астына куеп, төшкән валчыгын да алып каба.

Халидәгә нәрсә, аңа ашаса да була, аның беркемгә өлеш чыгарасы юк. Гөлбану хәзер икмәгенең бер өлешен дус кызы Галяга кертергә тиеш. Алар гел шулай итәләр.

Өйдәгеләр шаулашып көлешә башладылар. Караса, әтисе Сәмигулла абзый белән булган хәлне мәзәк итеп сөйли икән. Имештер, эчсә дә исерек, эчмәсә дә исерек йөргән Сәмигулла абзый бая, әнә пычкы арттан кайтып килә, дип, хатынына күрсәткән.

Нурми агай да көлә:

– Пычкы дип әйтә диген, ә! Ул әйтер…

– Шулай ди шул. Күзен дә йоммый. – Әтисе рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлде.

Хатын-кызлар исә: «Үзәгенә үткәч әйтә дә, каргый да торгандыр инде…» – дип, Фәхрия түтине яклагандай иттеләр.

Нурми агай да үз чиратында Сәмигулла картка бәйле бер мәзәк сөйләп алды. Акча юнәтер җай тапмагач, бу бер кабакка кергән дә: «Зур сөенеч, дуслар! Малай туды… Тик менә тәпиен юарга гына чама юк», – дип алдалап, бер стакан аракы алып эчкән, ди. Атна да үтми, тагын шул ук кабакка «Малай үлде…» дип килә. Хәленә кереп, яңадан бер стакан салып бирәләр тегеңә. Нишләмәк кирәк, кабакка бит, гадәттә, шатлыктан да, кайгыдан да керәләр…

Өйдәгеләр шаулашкан арада, Гөлбану икмәк телеменең яртысын җәһәт кенә кесәсенә шудырды да Галя янына чыгып шылды.

Бераздан ул кайтып кергәндә, аларда таныш түгел бер кеше утыра иде. Толыбы ишек катында стенага эленгән. Идәндә – чыптага төрелгән зур гына ит кисәге…

Күзе шар булды Гөлбануның: никадәр ит!..

– Поши ите бу… – диде таныш түгел кеше. – Стрелок Гыйлаҗи җибәрде. Күчтәнәч итеп…

Шулвакыт Гөлбану түр почмакта әнисенең сулкылдап елап утырганын күрде. Аптырап әтисенә карады. Бу ни бу?! Аның да күзләрендә яшь…

Шулвакыт Халидә, бармак белән ишарә ясап, Гөлбануны чакырып алды да аңа гына ишетелерлек итеп әйтте:

– Әбиең үлгән…

Бу яман хәбәрне китергән кеше тагын ниндидер тузгытылган йорт-җирләр турында да сөйләде. Аннары: «Атны урнаштыргач, бәлки әле, тагын килеп чыгармын…» – дип, каядыр китеп барды.

Кунак та киләсе булгач, итне мул итеп салдылар. Әмма бу өйдә сирәк күрелгән ризык – ит пешсә дә, кайгылы гаиләнең тамагына рәтләп аш үтмәде.


* * *

Атна-ун көн чамасы үзенә урын таба алмый йөрде Сабирҗан.

Әнисенең үлгән хәбәрен алганнан бирле, тормышы күзгә күренеп кирегә киткәндәй булды. Ансыз да тынгысыз, ансыз да авыр тормыштан каңгыраган Сабирҗан соңгы вакытта тәмам йончылды. Нишләмәк кирәк, үлгәннәр эзсез китмиләр, үлгәннәр якыннарының күңелләренә күмеләләр, ди бит. Шундый вакытларда тагын бер шыксыз уй туып, бәгырен өтәләп алгалый: «Әллә нәзерем тотамы икән? Вәгъдә ителгән кәфенлекне дә юнәтеп җибәрә алмадым бит. Әнисен чыптага төреп җирләгәннәр бит әнә…»

Юк, хикмәт анда гына да түгелдер инде. Бәхете юктыр, күрәсең. Югыйсә бәхетсезлек, кайгы-хәсрәтләр нәкъ кара күләгә сыман артыннан калмый ияреп йөрмәсләр иде, бу кадәр нужага да төшмәс иде. Нигезенә кадәр югалтты бит… Әнә йорт-җиренең урыны гына торып калган, каккан казыгына кадәр ташып бетергәннәр, ди.

Тормышы һаман кыенлаша бара. Соңгы вакытта көн саен диярлек буш кул белән кайта Сабирҗан. Иң яманы – кеше өстенә кайтып керүләре. Йа, авыр ла!.. Әҗәл белән бер. Шул инде, кеше түбәсе астында яшәп карамаган кеше генә белми бу хәлне.

Хуҗаларның аннан кырып, моннан себереп әзерләгән ризыкларын ашарга утырган вакытта, Сабирҗан өйдә булмаска тырыша. Миңлегөл дә сирәк туры килә. Әмма бала балалыгын итә шул, фатир хуҗалары Гөлбануны да табын янына утыртырга мәҗбүр булалар.

Бүгенге якшәмбе көненә зур өметләр баглап чыккан иде Сабирҗан. Әмма эш бирүче табылмады. Бөтен базарны бер итеп әллә ничә тапкыр айкады. Аннары үз урыннарына – таш стена буена кайтып, яңадан сәгать ярым чамасы көтеп карады.

Бүтәннәрнең түземлеге бетте, дөньясына ләгънәт укып, кемнәрнедер каргый-каргый таралыштылар. Сабирҗан һаман торды… Туңды, үзәгенә үтәрдәй булып эченә суык төште. Болай чиргә сабышуың да бар, дип уйлап куйды ул. Элегрәк бу кадәр туңмый торган иде. Ашау юк, ашау…

Кинәт бер уй килде аның башына. Теге «шәфкатьле» ишегалдына күз салып карарга микән әллә? Анда аз-маз эш табылмасмы? Теге көнне үк күрде бит ул: ишегалды тулы көрт. Капканы да яртылаш кына ачып, атны көч-хәл белән керткәннәр иде…

Аяклары үзеннән-үзе шул якка таба алып китте… Менә таныш ишегалды. Сабирҗан аны меңләгән ишегалдыннан аерып, танып алыр иде.

Ишегалды буп-буш.

Йа, авыр ла чакырылмаган җиргә керүләре! Әллә нәрсә уйлаулары бар. «Кем чакырды соң сине?» – дип сорасалар, ниләр дип җавап кайтарырсың. Яки: «Син, агай-эне, бишмәтлек биргәч, эчлек тә сорый торганнардан икән», – дип төрттереп тә куйсалар егыл да үл.

Дөнья тулы кар. Кеше-фәлән күргәнче, Сабирҗан, кулына көрәк алып, тизрәк эшкә керешергә ашыкты. Бер башлаган эшне, бәлки, бүлдермәсләр, дип уйлады ул.

Теге юлы ук утынлыкта көрәк, себерке кебек нәрсәләр күргән иде ул. Бәхетенә күрә, утынлык ишеге яртылаш ачык, көрәк, себерке дә шунда икән.

Сабирҗан башта капка төбен, ишегалдын көрәде, аннары ялт иттереп себереп чыгарды. Көрт-бозлавыктан, чүп-чардан арынган ишегалды киңәеп киткәндәй булып калды.

Баштарак, эшкә керешкәләгәнче: «Күрмичәрәк калсалар ярар иде», – дип теләгән Сабирҗан, хәзер инде җаны-тәне белән берәрсенең чыгып, башкарган эшен күрүләрен тели иде.

Бу көе чыгып китеп булмый бит инде. Һич югында, берәр сынык икмәк бирсеннәр иде…

Вакытны сузу нияте белән, баскыч тирәләрен себереп үтте. Аннары ул юынтык су чокыры янына килде. Чокыр авызыннан тулы иде. Әйе, монда да эш бар икән, тик бу чүп-чарны шәһәр читенә илтеп ташларга ат кирәк булачак.

Шулвакыт хуҗа үзе кайтып төште. Сабирҗан, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, башта бераз югалып калды. Шулай да үзен кулга алырга тырышып, түбәнчелек белән сәлам бирде.

– Әссәламегаләйкем!..

– Вәгаләйкемәссәлам, агай-эне!

Аннары акланырга теләгәндәй:

– Менә кичәле-бүгенле догага тилмергән әрвах сыман йөрдем-йөрдем дә ахырда килеп чыгасы иттем… Барыбер эш таба алмадым. Тукта, мин әйтәм, бераз җыештырып чыгарыйм әле, – дип әйтеп куйды.

Баскыч төбендә туктап калган хуҗа, ишегалдын күздән кичергәч, үзенең канәгатьлелеген белдереп рәхмәт әйтте.

– Яраган бу… – диде.

– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә, җәнабы гали…

Хуҗаның йөзенә күләгә кунган сыман булды.

– Галиҗәнап түгел мин…

– Алайса, гафу!.. – Менә чамасын белмичә куштанлансаң шулай да була ул, дип уйлап куйды Сабирҗан. Эх, эттән әрсезгә, чүптән кадерсезгә калган башлар!..

– Күрәм, чокыр да тулып чыккан, – диде хуҗа кеше. – Тик берни дә эшләр хәл юк. Вакыт тими… Һаман шул кул җитмәве.

Сабирҗан аны чистартырга әзер икәнлеген, тик ат кына кирәк буласын әйтте.

– Авырсынмасаң, дус кеше, анысын да кайгырт инде. Атны да үзең ялла дип әйтүем… Түләрмен.

– Барысын да эшләрмен.

Шулвакыт өске катка күтәрелә торган баскыч астындагы ишектән бер карчык килеп чыкты. Хуҗа, аны күрү белән:

– Мөшбиһә апай, салган икмәгегез бармы? – дип сорады.

– Бар, бар, кем, Садертдин улым. Бар… Алланың биргәненә шөкер иде әле хәзергә…

– Алайса, берәр икмәк чыгар әле.

– Хәзер, кем, Садертдин улым…

Бераздан иске ашъяулык кисәгенә төргән бербөтен ипи Сабирҗанның култык астында иде инде.



Көтеп торган эшең булганда рәхәт тә соң!

Караңгылы-яктылы ук килеп җитте Сабирҗан. Килү белән, чокырның бозланып каткан бөтен чүп-чарын лом белән ватты. Кырыйга чыгарып өйгәч, кечерәк тау хасил булды…

Якындагы мәчет манарасыннан мәзиннең азан әйтүе ишетелде. «Ай-һай, иртә торганмын икән…» – дип уйлап куйды Сабирҗан, эчке бер куану белән.

Тәмам яктырып, урамнар эшкә ашыгучылар белән тулгач, хуҗа да күренде. Сабирҗан белән исәнләшкәннән соң:

– Дус кеше, исемең ничек әле синең? – дип кызыксынды. – Әһә, алайса, менә нәрсә, Сабирҗан туган… Мин сиңа эш табарга ярдәм итәргә уйлыйм. Шушы көннәрдә бер-ике танышымны күреп сөйләшим дә, эшли башларсың.

Бервакытта да әле Сабирҗанның юлы болай уңганы юк иде. Хикмәт патша сурәтле бер тәңкәлек көмеш эшләп алуда гына да түгел. Тиздән аның эше булачак! Ул бүтән туңып-катып иза чигеп эш эзләп йөрмәячәк. Моннан да зуррак куаныч, моңардан да зуррак бәхет булмый да торгандыр.

Ул көнне табын түгәрәк, ризык мул, күңелләр күтәренке булды. Тагын ни җитмәгән! Ач кеше тук булса да үзен дөньяда иң бәхетле саный…

Аштан соң бераз ял итәргә теләп, ирләр идәнгә сузылып яттылар, тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Тәмәке белән әллә ни дус булмаса да, Сабирҗан да төрде. Тиздән эшли башлаячагы турында әйтеп, өйдәгеләрне куандырды.

Шулай да тиздән эш табыла дип, өйдә тик ятып булмый бит. Икенче көнне таң белән Сабирҗан тагын базар почмагында иде инде. Көндәгечә, бүген дә эш булмады. Әмма аңа карап, аның кәефе кырылмады. Бу минутта Сабирҗан башкаларга караганда үзен бәхетлерәк хис итә иде. Әйдә, күп булса тагын ике-өч көн көтәсе калгандыр, шунда инде бар да җайга салыначак. Андый бәхет һәркемгә дә тәтеми бит…

Туңып, теше-тешкә тими башлагач, бары тик күңел өчен генә әлеге «шәфкатьле» йорт янына барды.

Юк, эчкә кермәде. Урамның икенче ягыннан гына карап үтте. Ике-өч көн үтмичә торып, ул бу тирәгә бүтән аяк та басмаячак. Күңел бик җилкенсә дә түзәргә, көтәргә кирәк. Чәчмәс борын урырга җыенырга ярата, ахры, дип уйлаулары бар.

Булачак эше турындагы уе бер генә минутка да исеннән чыкмады Сабирҗанның. Ул инде үзенчә ничегрәк итеп барып керәчәге, ничегрәк итеп сүз башлаячагы турында бик озаклап, бик тәфсилләп баш ватты. Тыйнак кына итеп, зур түбәнчелек белән: «Тагын мин борчып йөрим әле…» – дияр.

Ул барып кергәндә, хуҗа үзе генә булса ярар иде. Хәер, аның иптәшләре дә нәкъ үзе кебек бик ипле кешеләргә охшаганнар. Укымышлы, гыйлем кешеләр булса кирәк. Кая карама гәзит, кая карама китап.

Сүзендә торды Сабирҗан. Күңеле бик кытыкланса да, өч көн узмыйча торып, әлеге ишегалдына аяк басмады…

Менә ул таныш капкадан керде, эшлекле кыяфәт белән ишегалдына узды, таныш баскычтан өскә күтәрелде. Караса, ни күрсен: ишектә – йозак. «Хезмәтеннән кайтып җитмәгәндер. Соңрак тагын сугылырмын», – дип уйлады Сабирҗан.

Шулчак баскыч астындагы тәбәнәк ишектән беркөнге карчык килеп чыкты. Шәл почмагы белән авызын каплап еламсык тавыш белән:

– Син, кем, Садертдин янына килгәнсеңдер инде… – диде. – Зур бәхетсезлеккә дучар булдык бит әле. Син булган көннең иртәгесен бугай, төнлә килеп жандарлар алып киттеләр аны… Тентү ясаганда, ниндидер ярамаган кәгазьләр, китаплар табылган диме шунда…

Сабирҗанга кинәт әллә нәрсә булды. Өмете, бөтен хыяллары берьюлы өзелде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән сыкрау айкап алды. «Юк инде, юк! – дип уйлап куйды ул. – Бер бәхетең кире китсә, шулай булмый хәле юк…»

Карчыкның үз туксаны туксан:

– Нинди гөнаһ шомлыклары булды бу. Дөнья бәяләре кеше иде…

Иң кадерле кешесен югалткандай хис итте үзен Сабирҗан. Кыйналган кеше кебек башын тагын да ия төшеп, капкага юнәлде. Карчыкның: «Йа Алла, үзең сакла… Йа Ходай, йа рәхим!..» – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап калуын гына ишетте ул.


* * *

Ниһаять, яз да җитте!

Шәфкатьле ана күңеледәй йомшак матур көннәр башланды. Ташулар акты, елгалар ачылды.

Бала-чага бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урамда кайнашты. Өлкәннәрнең дә йөзләре ачылып киткәндәй булды. Йа Хода! Бу көннәрне дә күрәсебез бар икән. Хәзер инде, шәт, иншалла, ул тикле үк авыр булмас, дип җиңел сулап куйдылар алар.

Нур өстенә нур дигәндәй, шундый көннәрнең берсендә, тыны-көне бетеп, тәмам әлсерәп, йөгерә-атлап Сабирҗан кайтып керде. Үзе тирләп пешкән. Асыл кош тоткан диярсең инде менә, куаныч-шатлыгы йөзенә чыккан. Күзләре көлә.

– Анасы!.. Сөенче! Шатлан, куан! Безгә дә бәхет елмаер көн бар икән!..

– Нәрсә булды шулчаклы?..

Сабирҗан, чак кына хәл алыйм да барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырмын дигәндәй, идәндәге бүкәннәрнең берсенә килеп утырды. Бөрчек-бөрчек булып тир бәреп чыккан маңгаен сөртештерде. Үзе һаман да әле авызын җыя алмый иде.

Чыдар чамалары калмаган Миңлегөл:

– Нәрсә булды дип сорыйм ич?.. – дип, сөален кабатлады.

– Нәрсә булдымы? Хикмәтле хәл булды, әнисе. Картың фатиры-ние белән эш табып кайтты. Шул булды менә…

Гөлбануның әнисе ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Хыял ирешмәслек куанычлы хәбәр иде шул бу.

Хатынының «Сүзеңне аңлатыбрак сөйләсәңче» дигән сораулы карашын күргәч, Сабирҗан җентекләбрәк, тәфсилләбрәк аңлата башлады. Бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә Сабирҗан бер авылдашын очраткан, фатиры-ние белән бик кулай эшне әнә шул тәкъдим иткән.

«Авылдаш» дигән сүзне ишеткәч, Миңлегөл чак кына тынычлангандай булды. Шундук кабат сорады:

– Кем соң ул?..

– Беләсең син аны… Су буе урамында торалар иде ич. Тимерче алачыгы каршында гына… Соң, теге Сасы көзән Халит малае. Кылый Хәмит инде…

Әмма, Кылый Хәмит исемен ишетү белән, Миңлегөл йөзендә туган шатлык-куаныч нурлары җил тузгыткандай шундук юк булды.

Сабирҗан исә моңа әллә ни игътибар итмәде.

– Ул монда, калада яши икән, – дип җанланып сүзен дәвам итте. – Яңа бистә ягында бер байда хезмәт итә… Беләсеңме, ни әйтте?.. Эшнең бик җайлысы булыр төсле: тамагың тук, җаның тыныч булыр, ди. Шуның өстенә тагын фатиры да бар, әллә ни зур булмаса да, аерым бер өй, ди. Ишетәсеңме, аерым бер өй! Кемгә тәтегән әле ул андый бәхет!.. – Урыннан сикереп торып, ишекле-түрле бер әйләнеп килде дә яңадан тезеп китте: – Иртәгә үк килергә кушты. Яңа Бистәгә чыгу белән, Мирзахан байның өен сора. Теләсә кем әйтер, ди…

Миңлегөлнең авызына су капкандай тынып калуы бу юлы Сабирҗанның дикъкатеннән читтә кала алмады. Хатыны каршысына туктап:

– Син нәрсә?.. – дип сорап куйды.

– Белмим, белмим… – дип җавап кайтарды хатыны, авыр көрсенгән сыман итеп. – Мәрхүмә әнием, уттан ерак, судан сак, яманнан читтә бул, дип әйтергә ярата иде. Хәтерең кыска икән синең… Оныткансың. Кешесе кеше түгел бит аның. Җан кыйган бәндә… Андый адәм белән тапма да, бүлешмә дә дияр иде әни, исән булса…

Хәер, Сабирҗанның да, авылдашы белән очрашкач, күңел төпкелендә шик-шөбһә кебек нәрсә уянган иде уянуын. Әмма аның хатыны алдында сер бирәсе килмәде.

– Нишләмәк кирәк, әнисе?.. Аның җүнсез, пүчтәк кеше икәнлеген мин дә беләм. Бик беләм. Күргән-белгән кеше, бөтенләй үк төртеп екмас дип ясалган адым иде. Аннары ике кулга бер эш булыр дигән уй… Аннары син әйткән хәлләр булганга да бик күп гомерләр үтте, сулар акты бит инде. Кем белә, бәлки, үзгәргәндер.

– Үзгәрер, бар! – диде Миңлегөл, кашын-күзен тагын да җимерә төшеп. – Канга сеңгәнне юып та, юынып та бетереп булмый аны…

Ахыр чиктә Сабирҗан ахыргы сүзен әйтте:

– Ярар, әнисе. Хәзер соң инде. Вәгъдәләшкән-ниткән… Әүвәл-ахыры хәерле булсын дип тәвәккәлләп карыйк. Әгәр дә инде күңел ятарлык булмый икән, бераз күз-баш алгачрак карарбыз…

– Ай-һай, сиңа әйтәм, беркатлыланып аңа бик ышанып бетмә әле син. Төп башына утыртып куймасын. Этлеккә тәһарәт кирәкми, ди…

– Берни кылыр хәл юк, әнисе. Вакыты белән баганага да сәлам бирәсең. Заманасы шундый каһәр суккан аның…

Ул кичне сүз гел шул Кылый Хәмит турында булды. Бу Кылый Хәмит дигәннәре, авылда яшәгәндә, балта түтәсе белән башына сугып, хатынын үтергән кеше икән. Өен старостага, мунча бурасын хәзрәткә, каралтысын Гаделша байга биреп, төрлечә алдау юлы белән төрмәдән котылып калуына кадәр хәтергә алдылар.

Кызның ата-аналары, туган-тумачалары ахыр чиктә: «Ул имансызны, йөзе караны зинданга утыртып кына балакаебыз барыбер терелмәс», – дип, кул селтәгәннәр, ди. Җитмәсә, тагын мулла-мунтагай да: «Ансыз да тынгысыз ил өстеннән иман качты, гауга күтәреп йөрмәгез әле, – дип, үгет-нәсыйхәт биргәннәр, имештер. – Шикаять-жалу белән кяфер каршына барсагыз, булган атыгыз-сыерыгыздан колак кагачаксыз, шуның өстенә әле үзегез үк гаепле булып калачаксыз», – дип куркытканнар булса кирәк.

– Аның калага китеп олагуы да шуның аркасында булды бит, – диде Миңлегөл, иренең сүзен бүлеп. – Белмим инде… Ни әйтергә дә белгән юк. Андый кеше белән эш итмәвең мең хәер дияр иде мәрхүмә әнкәй.

Сабирҗанның да кайтып кергәндәге дәрте сүрелә төште. Шулай да әйтте:

– Булса-булмаса да, күреп кайту, шәт, зыян итмәс… Этсез куян тотып булмый бит, – дип көрсенеп куйды.

Бераздан әтисе чак кына елмаеп, авылдашының булдыксызлыгы, уңмаганлыгы турында мәзәк итеп сөйләп китте:

– Шул Хәмит турында бит инде «урак урырга кушсаң, артына камыл кадала; кибән өяргә кушсаң, кибән тирәсен пычратып бетерә» дип әйтәләр иде.




4


Авылдашы әйткән көнне, нәкъ ул билгеләгән вакытка Сабирҗан Яңа Бистәгә килеп җитте. Менә Мирзахан байлар өе…

Түбәсе челтәрләп тимер белән ябылган, куе яшел төскә буялган гаять зур урыс капка. Йөзенә аның, сарыга буяп, як-якка нурларын сирпегән кояш бизәкләре төшерелгән. Буйдан-буйга биек койма, чыпчык та очып үтәрлек түгел.

Өй ике катлы. Беренче каты, Казандагы бик күп йортлар кебек, таштан салынган, акка буялган. Тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Карап, кадерләп үстерәләр булса кирәк, шау чәчәктә утыралар.

Өйнең икенче каты агачтан. Бүрәнә башлары әйбәтләп такта белән тышланган. Җил-яңгыр тиярлек түгел. Урам якка зур-зур өч тәрәзә карый. Яңакларын оста куллар челтәрләп эшләгән, зәңгәргә буялган. Тәрәзәләргә тоташ ак челтәрләр эленгән.

Өйнең бер ягында кызыл кирпечтән биек итеп (ут-күздән саклау өчен) тар стена салынган. Ул инде күптән тора булса кирәк, өстендә алабута, әрем ише әрсез үләннәр үсеп чыккан.

Уң яктагы биек койма эре таштан салынган келәткә барып тоташа. Түбәсен кыеклап япкан бу келәт бер өй хәтле бар. Келәт артыннан тар гына тыкрык башлана. Дүрт-бишләп кенә вак-төяк йорт утырган бу тыкрык, үзәнлеккә төшеп, бака ефәге белән капланган күлгә барып тоташа…

Олы урамы шау-шулы түгел. Атлылар да сирәк узалар. Таш җәйгән олы юл өч-дүрт йорттан соң кинәт кенә уңга борылып, Яңа Бистәнең үзәк урамына барып чыга.

Урам чип-чиста итеп җыештырылган. Юл читендә казылган канау кырыйлары, рәшәткә, койма буйлары куе яшел үлән белән капланган.

«Берәрсе чыкмасмы?..» – дип, шактый көтеп торды Сабирҗан. Әмма үч иткән кебек, өйдән чыгучы да, керүче дә күренмәде. Аннары як-ягына каранып алды да кече капка янына килде. Аллага тәвәккәлләп, тимер келәне аска таба басты да капканы әкрен генә этте. Капка тавыш-тын чыгармыйча гына яртылаш ачылды. Шулчак Сабирҗанның борынын кытыклап, әле яңа гына табадан төшкән кабартма исе килеп бәрелде. Әлеге бик тә якын, бик тә таныш әчкелтем ис өзелеп ашыйсы килүен кузгатты. Шунда ул кичәдән бирле тамагына катрә бөртеге кадәр дә ризык капмаганлыгы турында уйлап алды.

Беренче булып күзгә ташланган нәрсә: ихаталап алынган ишегалдының кечерәк авыл кадәр зур булуы иде. Берничә ат-арба рәхәтләнеп айкап йөрерлек иде анда. Тоташтан тигез итеп эре таш түшәлгән ишегалды, чамадан тыш олы булса да, ындыр табагы кебек такыр һәм оекчан йөрерлек чиста иде.

Өй ике өлештән тора. Ике якка да өсте ябылып, култыксалап ясалган аерым баскыч алып менә. Ике өйнең дә тәрәзәләре ишегалдына карый. Өстә, урта бер җирдә, террасага охшашлы нәрсә бар. Баскычлар астында – түбәнге катка керә торган зур ишек. Бу катның да тәрәзәләре ишегалдына караган. Алар каршында түтәлләп утыртылган чәчәкләр тәбәнәк кенә рәшәткә белән уратып алынган. Шунда ук тәрәзә араларында ямь-яшел булып үрмәле гөлләр, чормавыклар үсә.

Өй артыннан ук җиләк-җимеш бакчасы башлана. Шактый зур мәйданны биләп тора ул. Алмагач та, чияләр дә чәчәкләрен койганнар инде. Бакчаның урта бер җирендә яшел калай түбәле беседка тора.

Өй каршындагы лапастан өскә күтәртеп куелган берничә пар тәртә башлары күренә. Җиңелгә җигелә торган бер тарантас ишегалдына чыгарып куелган. Кояшта кибеп коргаксымасын өчен аның көпчәкләренә иске чыпта ябылган. Абзарлар ягыннан атлар пошкырганы ишетелә, дегет исе килә.

Авылда вакытларын исенә төшереп куйды Сабирҗан: урак өсләрендә җилкә аша селтәнеп учма салган чаклары, ындыр табакларында берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй чабагачларны җил уйнатып «дөпе-дөпе» китереп иген суккан вакытлары, ат җигеп йөргән чорлары үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтәләп, сагындырып куйды…

Иң түрдә сыңар тәрәзәсе белән ишегалдына караган кечкенә өй тора. Хәмит шушы өй турында әйткәндер инде, дип уйлап куйды Сабирҗан. Беренче карашка ул мунчаны хәтерләтә. Ләкин аның мунча түгеллеген Сабирҗан шунда ук төшенеп алды. Чөнки шуның артында ук, алмагачлардан бераз читтәрәк, әйләндермәле кое янында, яңа салынган мунча күренә. Мунча янындагы ачык урында берничә баш умарта да бар.

Каралты-кураны кабат күздән кичергәннән соң: «Әйе, көч түкмичә, бил бөкмичә, монда да әпәй ашый алмассың…» – дип уйлап куйды Сабирҗан.

Ачның күзе икмәктә дигәндәй, Сабирҗан яңадан түрдәге кечкенә өйне караштыра башлады. Яшерен-батырын түгел, Сабирҗанның күңеленә бик хуш килгән бу нәни өй янында гына караңгы тыкрыкка чыга торган тагын бер капка бар. «Хезмәтчеләр капкасыдыр…» дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә.

Сабирҗан бер-ике тапкыр инде үзенең килгәнлеге турында хәбәр салырга, ишегалдына керергә омтылыш та ясап карады. Әмма капка бусагасы аша атлап керергә кыюлыгы җитмәде. Әле дә ярый шулчак баскычлар астындагы зур ишектән, кулына елкылдап торган таш савыт тотып, бер хатын килеп чыкты.

Сабирҗан үзенең капка төбендә торганлыгын белдерү нияте белән җәһәт кенә тамак кырып, тавыш биреп куйды. Хатын туктады, ярым ачык капка артында торган Сабирҗанны баштанаяк күздән кичерде. Аннары, бу вакытлы-вакытсыз йөргән кешенең әллә ни шикләнерлек урыны юклыкка төшенгәч, бернинди тартынусыз-нисез:

– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.

Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:

– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.

– Кем чакырды?

– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.

Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:

– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.

Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:

– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.

Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы авыз дигән кушаматы барлыгын исенә төшерде. (Шулкадәр туры китереп кем кушкандыр, аты коргыры!) Сабирҗан тагын: «Әле дә ярый авылдашының әлеге кыяфәтен Миңлегөл күрмәде, югыйсә, ялый-ялый тәлинкә ярган, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр инде, дип төрттермичә калмас иде» дигән уй чагылып китте.

Сабирҗан кирәкмәгән уйларны тизрәк башыннан чыгарып ташларга булды.

– Мин инде бая ук килгән идем… – диде ул. – Керергә кыймыйчарак торам.

– Бик мач килдең әле… Югыйсә байбикә каядыр китәргә җыена иде бугай… – Хәмит ак төшкән күзен чак кына кысып, сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте дә ишегалдына күрсәтте: – Әнә… теге мин сиңа әйткән өй шул була инде.

– Хәзер кемнәр соң анда?..

Хәмит, сорауга туры җавап бирмичә, теләр-теләмәс кенә:

– Бүген-иртәгә олагалар алар… – дип әйтте.

Хәмит кашларын җыерды һәм, бик әһәмиятле сүз башларга җыенгандай, кулын Сабирҗанның җилкәсенә салды.

– Әйдә әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге, кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем…Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. Шуны бел: иске гөнаһларның күләгәсе озын була, ди. Ишетсен колагың. «Белмим» сүзе күп бәладән коткара… Иң яхшы – теш агартмау, онытылып китеп сүз белән мавыкмау… Киләчәктә дип әйтүем. Хатыныңа да башта ук кисәтеп куй… Югыйсә хатын-кыз кайчак белгәненнән дә күбрәк сөйләнеп ташлаучан була. Аңладыңмы? Шуны бел: безгә, туган, исергәндә дә акылны җуярга ярамый. Бу турыда кабат кисәтеп торасы булмасын. – Аннары кинәт кенә сүзне уен-көлкегә борырга теләгәндәй өстәп куйды: – Үзең беләсең ич инде, туган… Чит-ят җиргә нужа куа безне… Нужа!

Кире өй ягына борылдылар. Баскыч төбенә җиткәч, Сабирҗанга туктарга кушты.

– Башта үзем сөйләшеп төшим… – дип, күзен кысып Сабирҗанның касыгына төртте. – Безнең эшләр пешә аның белән… Әйткән иде диярсең менә… Хәер, үзең дә күрерсең әле. – Аннары, Сабирҗанга гына ишетелерлек итеп, болай диде. – Ну, малай! Яман да кеше инде… Усаллыгы турында әйтәм. Чак кына аныңча булмаса, иманыңны укытасын көт тә тор. Ут өере уйната инде, шайтан алгыры. Без генә түгел, тирә-җүндәгеләр дә, күрше-күләннәр дә аны Әби патша дип кенә йөртәләр. Ярар, мин тиз генә менеп төшим әле…

Шулай диде дә баскычтан өске катка менеп китте. Үз-үзен тотышыннан, кыланышларыннан аның бу йортта шактый нык төпләнгәнлеге сизелеп тора иде.

Күп тә үтмәде, елмаеп килеп тә чыкты ул.

– Ну, малай, фәрештә генә итмәдем инде үзеңне, күккә чөйдем… – дип тезеп китте. – Җәйсәң җәймә, бөксәң бөккән булырдай кеше, мин әйтәм. Эшкә дә бик җәптәш, нинди генә эшкә алынсалар да коеп кына куя торганнардан, дидем. Башкача булмый, туган… Ни әйтсәң дә күз күргән, белгән кешесең. Җитмәсә тагын, авылдаш! Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз, ди бит. Тездем инде… Үзе уңган, мин әйтәм, хәтта Мүкләк дигән кушаматыгыз барлыгын да әйттем. Җирләр упсын менә, шулай дидем. Башкача булмый, туган… Алар бит хәзер безнең халыктан да, дивана әйтмешли, шактый шүрлиләр. Хе-хе… Ә хәзер әйдә, керәбез.

Бүлмәгә үттеләр. Сабирҗан түбәнчелек белән исәнләште. Байлык, җитенкелек күзгә ташланып тора иде монда. Идәндә – ындыр табагы кадәрле зур палас. Урта бер җирдә – өстенә хәтфә капланган өстәл. Аның як-ягында – шулай ук хәтфә белән тышланган кәнәфиләр. Тәрәзәләрдә – челтәр пәрдәләр…

Алар кергәндә, байбикә үзе генә түгел иде. Янында курчак кебек итеп киендерелгән алты-җиде яшьләр чамасындагы кыз бала һәм бая таш савыт тотып чыккан йомры гәүдәле хатын бар иде.

– Гайникамал, – диде байбикә, керүчеләргә әллә ни игътибар итмичә. – Бар, Чулпаниягә җиңел бишмәтен дә кидер. Көннең рәте юк кебек… Атта барганда, болай да җиләс була…

– Хәзер, – диде тегесе. Һәм шунда ук кыз баланы җитәкләп тә алды. – Әйдә, Чулпания. Әйдә, үскәнем, киенәбез…

Байбикә каядыр барырга җыенган иде. Башына эре энҗеле калфак утыртып, аның өстеннән күк күгәрчен түше кебек аллы-гөллеләнеп торган кәшемир шәл бәйләгән. Өстендә – иңбашлары күпертеп тегелгән өр-яңа плюш бишмәт. Аягында – биек үкчәле каюлы читек.

– Хуш!.. – диде ул, өстәл янындагы кәнәфиләрнең берсенә килеп утырып. – Сөйләшергә дип килдегез, алайса?..

– Әйе, – диде Хәмит, Сабирҗан өчен җавап кайтарып. – Мин әйткән кеше шушы инде…

Байбикә, ашыкмый гына кузгалып, бишмәт төймәләрен ычкындырды, шәлен чиште һәм, өреп тутырылгандай тулы авыр гәүдәсен кырынайта төшеп, кәнәфи аркасына терәлебрәк утырды. Шулчак елкылдап торган ука белән чигелгән күкрәкчәсе һәм муенына таккан аксыл гәрәбә мәрҗәннәре чагылып китте. Зәһәр, елтыр күзләре Сабирҗанга төбәлде.

Авыр иде Сабирҗанга бу карашны күтәрүе. Бер-берсенә тоташкан калын кара кашлар. Борыны почык кына. Муенын катырып, кукраеп утыргангамы, кешегә ул күзләре белән генә түгел, борын тишекләре белән дә карыйдыр кебек иде. Иреннәре нечкә. Чак кына ачулана-нитә калса, бу иреннәр бөтенләй диярлек кысыла, яра эзе сыман булып сызык кына кала.

– Ала-ай-й!.. – дип куйды байбикә, беразга сузылган тынлыктан соң. – Димәк, ялланырга булдыгыз?

Сабирҗан:

– Шулай диебрәк уйлашкан идек… – дип җавап кайтарды.

Байбикә искәрмәстән генә Хәмиттән сорап куйды:

– Шартларын әйттеңме әле?..

– Юк, әйтмәгән әле… – диде тегесе. – Үзегездән ишетсә әйбәтрәк булыр дидем.

Байбикә йомшак кәнәфиендә җайлабрак утырды да, сүзләрен алдан ук ятлап куйгандай:

– Менә шул! Бу йортның үз гореф-гадәтләре бар, – дип санап китте. – Моңарчы бу өйдә эчеп-исереп йөрү, шау-шу куптару кебек нәрсәләрнең күренгәне булмады. Андый хәлләр моннан соң да булмаска тиеш. Аннары күрше-күлән белән тату яшәргә. Ызгыш-талаш, җәнҗал кебек нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шылт иткән тавыш кына купса да, ул кеше шунда ук куып чыгарылачак…

Сүзгә Хәмит кушылды:

– Юк-юк, юк, – диде ул, сузып. – Минем якташым андый кеше түгел. Баягынак әйткән идем бит инде, нәсел-ырулары белән мүкләкләр алар дип… Юашлыклары белән даннары чыккан…

Тегесе капылт бүлде:

– Юаштан юан чыгар, ди.

Хәмит бирешергә теләмәде:

– Юк-юк!.. Андый түгел. Безнең өчен бик тә кулай, бик тә мач килгән кеше. Үзе гаять эшчән, йомыш-юлны җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, вәгъдәчел кеше…

– Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.

– Ышандыра алам сезне…

Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:

– Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…

– Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.

Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:

– Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…

Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:

– Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.

Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:

– Тазамы? Сау-сәламәтме?..

– Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…

Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:

– Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…

Байбикә аны кырыс кына бүлде:

– Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор әле… Мин бит кәләш сайламыйм. Шулай ук кәнизәк-җария дә сатып алырга җыенмыйм… – Аннары Сабирҗан ягына борылып, сорау артыннан сорау бирә башлады:

– Балаларыгыз бармы? – дип сорады.

– Юаныч өчен бер бала үстерәбез…

– Димәк берәү генә?

– Берәү генә.

– Анысы яраган. Югыйсә хәерчене бала басучан була.

– Юк-юк! Берәү генә…

– Кыз баламы, ир баламы…

– Кыз бала.

– Кыз бала булуы да ярый. Кыз бала анага якынрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.

– Кыз бала…

– Зурмы?

– Җиденче яше китте…

– Ярар. Биштән үткән, бишектән чыккан икән…

Байбикә, ахак кашлы калын-калын алтын йөзекләр белән бизәлгән кыска бармаклы куллары белән кәнәфи култыксаларына таянып, урыныннан торды. Эше дә мәгълүм булды: абзар-кура, йорт-каралты тулысынча аның карамагына тапшырылачак икән. Сабирҗанга бүген үк кичен хатыны белән килеп күренергә кушып, сүзен бетерде.

Хәмит авылдашын озата чыкты. Сабирҗан сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Һәм сүз югында сүз булсын дигән кыяфәт белән Хәмит ягына борылып, читенсенеп кенә сүз катты:

– Әллә, димен, берьюлы хуҗаның үзе белән дә сөйләшәбезме?

– Хәзер, туган, аның белән сөйләшеп-нитеп торуның кирәге калмады. Монда, бая әйткәнемчә, Әби патша хуҗа. Дивана әйтмешли, сам хәҗәин, сам хуҗа ул… Хе-хе!..

– Татулыклары юкмы әллә?

– Бу турыда син сорама, мин әйтмим. Ирексезләп бер богауга богауланган ерткычлар кебек яшиләр шунда… – Аннары сер әйтергә теләгәндәй өстәде: – Тамагың тук, өстең бөтен булсын дисәң, син аның менә монысы белән тату булырга тырыш. Калганы ал да гөл булыр… Ә мин эшне җайга салдым… Рәтләдем! Хе-хе…

Хәмит, аңладыңмы дигән кебек итеп, кабат Сабирҗанның касыгына төртеп алды. Шунда ук ул зәгыйфь күзен кыскалап, кулларын угалап алды. Гаять зур эш башкарды, аяк ялы дигән нәрсә булса мишәйт итмәс иде, янәсе.

Сабирҗан да томана түгел, аның мәгәрич өмет итүен бик яхшы аңлады. Тик нишләмәк кирәк, кесә такыр. Һай, шул акча юклыгы!..

Сабирҗан акланырга теләгән кеше сыман итеп сөйләнеп алды:

– Мин, Хәмит туган, синең бу яхшылыкларыңны үлгәндә дә онытмам…

– Ничава!.. – дигән булды тегесе. – Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр диләрме әле? Без бит үз кешеләр, бер килешербез әле… Анысы хәзер үк берәр касә капканда яраган булыр иде булуын, – дип өстәп куярга да онытмады.

– Кич килгәндә берәр нәрсә юнәтергә тырышырмын, – диде Сабирҗан.

– Булмаслык булса, бик көчәнмә, бер җае чыгар әле.

Шунда шаярткан сыман итеп:

– Әйдә, авылдаш, берьюлы хуҗалыгың белән дә таныштырыйм инде… – дип куйды.

Ай-һай шыксыз иде әлеге елмаю, күрмәс өчен әллә ниләр бирерлек иде.

Алар тезелеп киткән аран-лапасларга кереп танышып йөри башладылар. Танышкан саен йорт-каралтының зурлыгына кабат исләре-акыллары китте Сабирҗанның. Әйе, дип уйлады ул, монда кәҗә майларың чыгасы бар икән әле…

Иң әүвәл тарантас лапасы, бөркәү астына керделәр. Монда өеп куелган төрле чаналарның, арбаларның бер дә исәбе-хисабы юк иде. Әнә ике-өч тарантас тора. Алар әзер, җик тә чыгып кит. Кырыйда йөк арбасы, ә стена буенда өсте-өстенә төрле чаналар өеп куелган. Әнә кошёвка, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү. Шундук ябык чана (кибитка). Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. Баз авызы янында ук ит чаба торган имән кискә. Шундук зур үлчәү. Янына төрле зурлыктагы герләр тезеп куелган. Матчага җиз тәлинкәле бизмән эленгән. Бер кырыйда кисап-киле тора, ике-өч төрле кул тегермәне. Ипләбрәк карасаң, тире иләү җайланмаларына кадәр бар монда.

Мүкле җылы абзар да шыплап тутырылган, әйләнеп чыкмалы түгел. Монда ат сбруйлары тупланган. Стеналардагы агач һәм тимер чөйләргә берничә төрле камыт эленгән. Шундук ыңгырчаклар… Йөгән, дилбегә, аркалык, шлея кебек нәрсәләр бер тирәгәрәк тупланган. Бер имән чөйгә җиде-сигез төрле кыңгыраулар эленгән. Анда дуга кыңгыраулары да, муенчаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамак кыңгыраулары, шундук берничә төрле шөлдерләр… «Әйе, дип кабат уйлап куйды Сабирҗан, монда эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Кырыкмаса-кырык әйбер, сбруйларны гына күр син. Аларның бит һәркайсы төзек, һәркайсы көйләп-җайлап куелган булырга тиеш…»

Шактый йөрделәр, бары тик олы, яшелгә буялган тимер ишекле таш келәткә генә кермәделәр.

Борыннарны кытыклап, җәйге челләнең тымызыгын үзендә саклаган печән исе аңкып торган бөркәү астына кергәч туктадылар. Шундук яссы такталардан тезелгән ятак та бар. Хәмит кулы белән ишарә ясап, бераз утырып торырга кушты. Сүзе булгандыр, ахрысы. Әмма әңгәмә корып җибәрергә өлгермичәрәк калдылар. Нәкъ алар турында, стена артында гына, кемнеңдер дөпе-дөпе китереп нәрсәдер каккалаганы ишетелде. Хәмит түзмәде, кычкырып сөрән салды:

– Әй, чак кына сабыр итеп булмыймы?

Җавап, ничектер, үчекләшергә җыенган сыман яңгырады:

– Юк булмый. Эш көтми…

Кылый Хәмит дәвам итте:

– Колак төбемә үк килеп дөпелдәтмәсәң соң…

– Башка җиргә күчегез соң.

– Бәлки, мин ял итә торганмындыр…

– Ә мин эшлим!..

Шуның белән әңгәмә өзелде.

Сабирҗанның кем ул дигән сораулы карашын абайлаган Хәмит болай диде:

– Бер хезмәтче инде. Аерма тик шунда: байбикә ягында эшли. Шуңа аркалана. Йортта бер нәни кызчык та бар. Аны карау да бу җүнсез кәнтәй вазифасына керә…

– Үз кызларымы?

– Юк. Соңрак барысын да белерсең әле.

Шуннан соң Сабирҗан:

– Кайта торыйм әле, булмаса… – дип, урыныннан күтәрелде.

Сабирҗан артык сүз куертып тормады. Ишегалдыннан үтеп, урамга чыкты да кызу-кызу атлап китеп тә барды.

Хәмит:

– Ястү тирәләренә килеп җитәргә тырышыгыз, – дип кычкырып калды.


* * *

Кичен Хәмит каршы алды аларны.

– И, нинди зур кызыгыз бар икән!.. – диде ул, бала алдында чүгәләп.

– Зур инде хәзер… үсте.

Гөлбану башта куркудан каушап калгандай булды.

– Курыкма, курыкма, кызым… Хәмит абыең ич бу, – диде әтисе. – Әйбәт абый… Иң элек исәнләш. Исәнме, Хәмит абый, диген.

Хәмит үзе Миңлегөл белән исәнләшә иде инде:

– Исән-сау гынамы, Миңлегөл!..

– Хәзергә ару иде әле…

– Рәхәткә чыккансыз икән, ә! Тәки кала кешесе булып киттек дисез, алайса?

– Шулай язгандыр инде…

– Әйе! Язмыштан узмыш юк шул…

Хәмитнең ниндидер кинаяле итеп әйткән сүзләрен ишетү, үзенә төбәлгән әрсез күз карашларын тою Миңлегөлне әллә нишләтеп җибәрде, күңелен яңадан борчулы шом биләп алгандай булды. Баягынак монда килергә чыкканда, Миңлегөл ничектер аягы тартмавын, ниндидер көтелмәгән күңелсез хәл булачагын күңеле белән тоюын, жалуния дә билгеләмәгәч, кеше кулына карап торуларының бик тә яман булачагын иренең колагына салган иде. Барыннан да элек, шушы бәндә белән бер түбә астында булырга теләмәвен дә әйткән иде ул.

Аларны якты йөз белән каршы алган Хәмит кабат Гөлбану белән булыша иде. Ничә яшьтә, исеме ничек дип кызыксынды. Шунда ук әле Сабирҗанга, әле Миңлегөлгә карый-карый:

– Кара, кара!.. Нинди зирәк, нинди терчә кыз… Әнисенә менә дигән ярдәмче үсеп килә, – дип, кызны мактап та алды.

– Әйе, ярдәмче үсә, – диде Сабирҗан.

Әмма Миңлегөл, Хәмитнең бала өстенә әйтүенә ошатмыйчамы, кырыс кына итеп өстәп куйды:

– Бәхете белән үссен… Бездән хан баласы тумас инде.

Гөлбану алдына чүгәләгән бу шыксыз абыйга карап хәйран калды. Елмайганда, тагын да шыксызлана төшә ул. Итләч калын иреннәре ерылу белән, ыржаеп саргылт төстәге эре тешләре күренә башлый. Күзләре тәмам кысыла. Зәгыйфь күзе, качышлы уйнаган кебек, каядыр бер читкә посып, бөтенләй югала…

Шулвакыт Гөлбану уенда янә бер фикер туды. Ул бит инде кайчандыр, кайдадыр нәкъ менә шушы абыйга охшаган берәүне күргән иде. Кайда соң?.. Кайчан?.. Уйлана торгач, исенә төшерде. Тик ул вакытта Гөлбану кеше түгел, ә эт күргән булган икән. Стрелок абзый нәрсә дигән иде әле ул эт турында?.. Ә, әйе! «Гарип эт, шунлыктан шулай яман котырына ул», – дигән иде. Гөлбану төшенеп җитә алмаган иде, ничек инде, гарип булгач, шулай котырынырга кирәк ди микәнни!

Шулвакыт ишегалдында ыгы-зыгы кузгалды. Теге бәләкәй өй ягыннан үзәк өздереп бала елаганы ишетелде. Өстенә киндер күлмәк кигән урта яшьләрдәге хатын бер авыру ирне, җитәкләп чыгып, ике көпчәкле арбага утыртты. Иренең як-якка асылынып төшкән хәлсез кулларын алдына куйды. Аннары яңадан өйгә кереп, бер төенчек белән әрҗә алып чыкты. Аларны да арбага урнаштырды.

Шулчак өйдән, һаман да әле елаудан туктамаган энесен җитәкләп, бер кыз бала чыкты. Әнисе аларга нәрсәдер әйтеп җикеренеп куйды, җәһәт кенә кабат өйгә кереп китте. Аннан корама көрпә кисәгенә охшаган киез алып чыгып, арбада утырган сырхауның арык җилкәсенә китереп салды. Кичке салкында туңмасын дигәндер инде.

Көтмәгәндә баскыч өстендә байбикә күренде. Аны абайлау белән ишегалдындагылар, кая кереп күздән югалырга белмәгәндәй, сагаеп, тынып калдылар. Тәртә арасына кереп баскан теге хатын, уңга-сулга карамыйча, башын түбән игән хәлдә, капкага таба якынлаша башлады. Байбикә аңа:

– Игелексез!.. Шушы булдымы рәхмәт әйтүең, ә?.. – дип кычкырды.

Хатын туктады, байбикәгә ачу белән карады.

– Нәрсә өчен?.. – дип сорау белән җавап кайтарды. – Көнне-төнне белмичә ничә еллар буе тир түктерелгән өченме?.. Шушы нигезгә яшьлегемне биргән өченме?.. Иремне гарип итеп калдырганыгыз өченме?.. Җелегебезне суырдыгыз. Инде тәмам аяктан егып, урамга куып чыгарасыз… Шуның өчен рәхмәт әйтергәме сезгә?!

– Алаймыни әле!.. – дип җикеренде байбикә. Зәһәрлеген көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә дәвам итте: – Алайса, бар, юлыңда бул. Яхшырак җирне эзләп кара…

– Тапмасак, ачтан үләрбез!..

– Бәлки, анда-монда жалу белән барырга телисеңдер?

– Юк, бармам! Болай да тончыгырсыз әле… Бу күз яшьләре, бу җәберләүләр бер чыкмый калмас.

Байбикәнең ачуы йөзенә бәреп чыкты. Үз ачуына үзе буыла башлады. Әмма тынычлыгын җуймаска тырышты. Бу башбирмәсне мыскыл итәргә уйлады булса кирәк, таланган кеше кебек:

– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип кычкырып җибәрде. – Күрмисезмени, көпә-көндез талый бит… Кем бирде аңа ул киезне?.. Ун ел буе җилкәбезне кимереп яту җитмәгән, хәзер инде төяп тә китмәкче буламы? Һәр килмешәк әйбер төяп китә башласа, каккан казыгың төтмәс монда. Безгә дә мал бит сыйпап кына килми…

Бу хәл теге хатынны миңгерәүләндергәндәй итте. Битенә ут капты. Ул, әлсерәгән кеше кебек, еш-еш сулыш ала, күзләреннән ялкын чәчә, әмма сүз әйтә алмый иде. Гүя аны бу минутта нәрсәдер мәрхәмәтсез рәвештә буа, иркенләп сулыш алырга бирми.

– Ни сөйлисең син?! Әстәгъфирулла!.. Ходайдан курык, ичмаса. Ачтан үлсәк үләрбез, әмма кеше әйберенә кагылмабыз. Бу нахак сүзләрең өчен, илаһи, булган байлыгыңның, мал-мөлкәтеңнең кадерен-рәхәтен күрмә!..

– Һай Алла! Аһ, тәкәббер хәерче! Ул да әйтте сүз! Бүре каргышы аюга төшкән, аюның к…те тубалдай шешкән, ди…

Бөтен ишегалды тавыш, талаш, тиргәш белән тулды. Моңарчы күпме гомер кичереп тә яхшы-яманнан сүз дә әйтмәгән хезмәтче хатынның кинәт күтәрелеп бәрелүе байбикәне тәмам аяктан ега язды. Ул шартлар дәрәҗәгә җитте. Рәхимсез, шелтәле тавыш белән тезде дә тезде:

– Аһ, затсыз! Аһ, догасыз ач әрвах!.. Нәрсә күреп битсезләнәсең әле?.. Күрче, бу телле бетне!.. – Зәһәрләнепме-зәһәрләнде байбикә: – Кара син аны, ә! Рәхмәт әйтеп, кешечә саубуллашып чыгып китәсе урында әрепләшеп, телләнеп, сүз көрәштереп торган була бит әле. Әҗәтханәләр!.. Җир битләр! Ач әрвахлар! Әнә берьюлы теге паласны да алып салмыйсыңмы тагын?.. – Ул ялык-йолык йөзекләр уйнап торган бармагы белән бакча рәшәткәсенә эленгән өр-яңа, гаять зур, эре бизәкле паласка күрсәтеп алды.

Бу хәлләрнең барысын да күзәтеп торган Сабирҗанның күңеле сызып, җаны сыкрап куйды. Иртә якта гына әле ул Хәмиттән байбикәнең рәхимсезлеге, каты бәгырьле булуы турында ишеткән иде. Әмма бу кадәр үк булыр дип башына да китерә алмаган иде. Бу күренеш чын-чыннан пошаманга төшерде аны. Җитмәсә тагын, монда килергә теше-тырнагы белән каршы торган Миңлегөл дә әнә хәйран булып, ишегалдындагы вакыйгаларны үз күзе белән күреп тора.

Таш сын кебек арба өстендә утырган сырхау көч-хәл белән башын калкытты һәм, нурсыз күзләрен күтәреп, хатынына әйтте:

– Сиңа әйтәм… бир, зинһар, кирәкмәс… Бир! Үзләренә булсын…

Шулвакыт баскыч өстендә Асылхан бай күренде. Күрер күзгә болай чибәр генә, җиңел гәүдәле ул. Хатыны Мәрхәмбикәгә караганда күп яшь. Чем-кара мыегы йөзен бизәп, үзенә бертөрле мөлаемлык өстәп тора. Өстендә – күлмәк, кара жилет. Жилет кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып тора.

– Ни булды?.. – дип сорады ул, баскычтан төшмичә генә.

Байбикә, иренә борылып карамыйча гына:

– Әнә!.. Талап китмәкче булалар… – дип, ишегалдына күрсәтте.

Тәртә арасындагы хатын сырхау өстендәге киезне алды да, бар көченә селтәнеп, байбикә каршына ыргытты. Тузан күтәрелде, байбикәнең аяк йөзенә төшеп торган асыл күлмәк итәкләре җилфердәп куйды.

Моны күреп торган бай чыраен сытты.

– Кешеме син, түгелме, ниһаять!.. – дип, хатынына ачуланып карады. – Нишләвең бу?.. Ничек оялмыйсың?.. Шулай ярыймыни?..

Тегесе, моңа бер дә исе китмичә генә:

– Бар, кит моннан… – диде. – Ирләр эше түгел бу, үзем беләм мин. Хатынша кебек кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә әле… Нишләргә кирәклекне синнән башка да белерләр…

Арбада утырган сырхау, нәрсәдер өмет иткән сыман, кабат башын калкытып, сүнеп бара торган күз карашын байга төбәде… Һай, бу күз карашы! Бу караш кешене түгел, ташны телгә китерерлек иде. Бай да кесәләрен капшаштырып алды. Аннары, чалбар кесәсеннән күн итек кунычы кадәрле бумажник чыгарып, беренче эләккән кәгазь акчаны йолкып алды. Шыгырдап торган өр-яңа кызыл унлык иде бу.

Асылхан бай тиз генә баскычтан төште дә акчаны хатынга сузды.

– Мә әле, Хәдичә килен. Ал… Һич югында, балаларыңа кием-салым юнәтерсең…

Хәдичә акчаны алмады.

– Кирәкмәс!.. Акчагыз үзегезгә булсын… Аның сәламәтлеген хәзер инде акча белән генә кайтарып булмас, – дип, арбада утырган иренә күрсәтте.

Байның акча тоткан кулы һавада асылынып калды.

Хатын, тәртәләргә чатырдап ябышып, кузгалып китмәкче булды. Әмма көпчәкләр ишегалдына түшәлгән таш арасына төшеп утыргангамы, арба кымшанмады да. Менә ул ачу белән тагын да алгарак иелә төште һәм, ниһаять, арбаны көч-хәл белән урыныннан йолкып алды. Кузгалып китте. Балалар да аңа иярделәр.

Кылый Хәмит, зур изгелек кылган сыман, йөгереп килеп, олы капканы шыр ачып куйды.

Капкадан чыктылар. Хатын бер мәлгә, кая барырга инде дигән сыман, як-ягына каранып торды. Аннары кисәк кенә уңга борылды да калага таба юл тотты…

Шунда Асылхан бай янына Хәмит йөгереп килде.

– Хуҗа… Миннән алырлар… Бирегез, мин генә биреп килим, – диде дә, бай кулындагы ун сумлыкны алып, тегеләр артыннан йөгерде.

…Бераздан, байбикә белән сөйләшкәч һәм торасы өйне дә күреп чыккач, Сабирҗан хатыны белән кызын кайтарып җибәрде.

Ир белән хатын тиз генә аерылып китә алмадылар. Елаганга охшап күзләре ялкынсынган, йөзләре агарып киткән Миңлегөлнең әйтер сүзе булган икән:

– Теләсәң нәрсә әйт, сиңа әйтәм, җаным тулы хафа, күңелем тулы шөбһә. Бу йорт безнең өчен дә җәһәннәмгә әверелмәсме икән, дим? Эх, әтисе! Бер дә күңелләрем тартмый бит. Кеше түгелдер ул… Бер дә якты көн күрсәтә торганга охшамаган… Аннары теге кылый шайтанын гына күр инде. Күз карашына игътибар иттеңме икән, нинди котсыз-шөкәтсезлек… Иман заты юк бит! Хатыны, бичаракай, минем ахирием иде. Елмаюы да елмаю түгел бит, йөзенә ябыштырылган битлек сыман… Каты өрәкле кеше булып, Гөлбануны куркытмаган булса ярар иде инде, мөртәт! Сыңар күзе белән котларны алырлык итеп, үтәли тишкәндәй итеп карый, җүнсез!.. Кара эчлелек, хөсетлек, зәһәрлек йөзенә чыккан мөртәтнең… Эх, әтисе! Күпкә түзгәнне азга калгач түзәр идек әле… Икебез ике яктан эшләрлегебез бар чакта, ачтан үлмәс идек. Куышы да табылыр иде. Барыннан да бигрәк тынычлык кирәк! Җан тынычлыгы – ярты гомер.

Сабирҗан дәшмәде. Бу минутта аның да күңеле борчулы һәм таркау иде.

– Ярар, әнисе! Ул кадәр көяләнмә әле син… – диде ул, сүзне түгәрәкләп. Үзе Хәмит янында калды. Әйткән вәгъдәсен үтәр өчен, аннан-моннан акча юнәтеп, бер шешә кызылбаш та алып килгән иде ул.

Зур капка ябылып бастырыклангач, ишегалды тынып калды. Хәмит Сабирҗанны лапас эченә алып керде. Балта остасы кораллары, тагын әллә никадәрле шурум-бурум тутырылган зур шкафтан ике чокыр, зур гына телем икмәк һәм бер-ике калҗа салкын ит чыгарды.

– Хәзер чак кына кәефләнеп алсак та ярар… – диде ул, ятак янындагы озын эскәмия өстенә әйберләрен урнаштырып.

Инде шактый караңгы булуга да карамастан, Хәмит, тамчысын да түкмичә, чокырларны күздәй тутырып та куйды.

– Әйдә, кабып куйыйк, булмаса…

Исәнлеккә-саулыкка дип чәкешкәндәй иттеләр дә күтәрделәр.

Сабирҗан аракының тәмен тапмады. Гомумән, кәефе юк иде аның. Баягы яман күренеш һаман да күз алдыннан китми. Сырхау ир утырган, төрле иске-москы салынган авыр арбаның тәртәләре тигезсезрәк урыннарда бичара хатынны әле бер, әле икенче якка җилтерәтепме-җилтерәтә… Артта исә сәләмәгә төренгән ике бала…

– Алар монда озак яшәделәрме?.. – дип сорап куйды ул.

– Озак. Бик озак… Хатыны яшьли үк асрау кыз булып торган. Монда өйләнешкәннәр… Ире, такта яру заводында штабель ишелеп, умыртка сөяген имгәтте. Узган кышта гына булды бу хәл. Шул инде, һәркайсыбызны да көтә андый нәрсә. Тузып эштән чыктыңмы, беркемгә дә кирәгең калмый…

Сабирҗан тагын сорау бирде:

– Нинди завод ул?

Хәмит өске катта ялт итеп ут кабынган тәрәзәләргә күрсәтте:

– Боларныкы… Төп дахут чыганагы, тормышларының тотнагы шул завод инде аларның. Арча ягында ул, мари урманнарыннан ерак түгел. Ни өчендер утар дип йөртәләр алар аны. Төп хуҗалык шунда… Егерме бишләп ат дисеңме, башка төрле мал-туар дисеңме – бар да шунда. Сиңа да бик еш таптарга туры килер әле ул ике араны… Азык-төлеккә кадәр шуннан кайтарыла…

Авылдашы тынып калгач, Сабирҗан тагын теге сырхау турында:

– Кая бара инде ул бичаралар?.. – дип сорады.

– Кем белә инде аны… – Кылый яңадан бик акыллы кыяфәт белән авыз чайкарга кереште. – Кая бара инде ул бичаралар, дисең син. Тормыш шулай яратылган инде ул. Бер алдын, биш артын күрсәтеп, гелән айкалып та чайкалып торган көне бу фани дөньяның. Берни эшләр хәл дә юк. Һәркем үз чабатасын киеп элдертә бу тормышта…

Сабирҗан әңгәмәдәшенең күз төпләре капчыкланып торуына игътибар итте. Шунда Хәмит бушаган чокырны алып авызына китерде. Берничә тамчы аракысы калган булган, ахрысы, җыерчыклы муен тиресе астында бугаз төере уйнаклап куйды. Үзе һаман да сөйләнде. Сүзе бер дә бетәр төсле түгел иде аның. Шул инде, дип уйлап куйды Сабирҗан, әшәке эт – борчага, яман адәм сүзгә бай булыр, ди. Иң хикмәте шунда: Сабирҗан, күңел хакы өчен генә булса да, аның берсеннән-берсе шыксыз сүзләрен җөпләп утырырга мәҗбүр иде.

– Әйе!.. – дип көрсенеп куйды Сабирҗан. – Бу дөньяда бәхет дигән нәрсә без ярлылар өчен түгел…

– Монда әле, малай, байларга да әллә ни ишелеп тормый… – Хәмит шешәне алып чокырларга салды. – Әйдә, булмаса, булган икән, кабып бетерик инде…

Ул моңарчы да бераз төшергән булса кирәк, икенче чокырын кабып куйгач исереп үк китте. Сүзенең дә рәте-чираты калмады:

– Нәрсә ди?! Эшкә мохтаҗ булмассыз диме?.. Ух, зәһәр нәмәстә дә инде. Ә син, якташ, курыкма… Ишетәсеңме, мин бар чагында курыкма. Җылан юлыңа аркылы ятса да курыкма, сине чакмас. Акча шылтыравын ишетергә туры килмәсә дә, ач булмассың… Тик шуны бел: сорасаң бирми алар, ә сорамый алганны күрмиләр. Тик ала белергә кирәк. Ала белү – үзе бер һөнәр ул… Хе-хе!.. – Аннары тавышын киметә төшеп дәвам итте: – Тик ахмак булырга гына ярамый, якташ. Тормыш шундый нәрсә ул… Кая баралар инде алар, дисең син. Кем белә инде аларның кая барасын. Йә алар, йә син инде… Алар куылмаса, сукбай кебек син торыр идең Печән базары чатында. Син шуны аңла: тормышта җайлы, ягъни мәсәлән, җылы урын табарга теләүчеләр күп. Ә андый урын, белгәнеңчә, бик аз, һәркемгә дә тәтеми. Андый урын өчен хәзер кеше җанын фида кылырга, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә әзер… Андый вакытта, туганкаем, бернәрсә белән дә санашып тормыйлар: йә син ашыйсың, йә сине кабып йоталар. Дөянең күз яшеннән курыккан бүре ачтан үлгән, ди… – Бермәл Хәмитнең уйлары буталып торды. Аннары кеткелдәп көлде дә янә сөйләп китте: – Ну, малай, хатыныңны әйтәм әле… Һаман да элеккеге кебек чибәр, сылу… Сылулыгы чамадан ашкан кыз иде шул ул. Син тагын минем бу сүзләремне авырга ала күрмә. Белгәнеңчә, дустың йә атыңа, йә хатыныңа кызыгыр, ди. Хе-хе!.. Син бит, хәерсез җан, мүкләк булсаң да, авылның бер дигән кызын кулыңа төшердең. Гәрәйханнарны әйтәм әле, тәки койрык тотып калдылар диген, ә!.. Хе-хе!.. Кызык та иттең ичмаса үзләрен.

Сабирҗанның, аракыдан бигрәк, авылдашының җан кайтаргыч сүзләреннән күңеле болгана башлады. Шулай да аның сүзен бүләргә килештермичә, көч-хәл белән түзеп утырды. Тегесе исә караңгыланганнан-караңгылана барган лапас эчендә, күзенең акларын ялтырата-ялтырата, акча турында, байлык турында фәлсәфә сата бирде.

– Син тагын, якташ, байларга мал-мөлкәт үзеннән-үзе килә икән дип уйлый күрмә. Кая ул!.. Билгеле, аларга безнең кебек маңгай тирләрен түгәргә туры килми. Әмма мал-мөлкәт тә үзеннән-үзе бирелми… Шулай ук безнең җилкәне тунап кына да яшәмиләр. Алар, туганкаем, иң хәтәр ерткычлар кебек үзара талашалар, бер-берсенең бугазын чәйнәшәләр… Җинаять артыннан җинаять эшлиләр. Тормыш ул – өтермән! Караклар белән шыгрым тулган өтермән… Байлар алар шул өтермәннең эре караклары, юлбасарлары… Ә без – ваклары, кесә караклары, ягъни жуликлары гына. Алар урлаганда берәгәйле урлыйлар, мәрхәмәтсез урлыйлар… Бер-берсенең, нәсел-ыруына кадәр бөлдереп, тамырларын корыталар, мир буйлап хәер эстәргә җибәрәләр… Хәер, беткәнне бетерсәң савабы була, ди бит. Шулай ул, якташ. Урлаган карак түгел, тотылгач котыла алмаган гына карак… Аларны гаепләп тә булмый. Шикаять итеп, гаепләп кара әле син аларны!.. Яисә жалу белән барып кара. Үзең үк гаепле булып калачаксың, башың зинданнан чыкмас, таш капчыкта черетерләр, тегеләй. Закон алар кулында. Закон ул пәрәвез кебек: кигәвен аны бәрә дә чыга, ә безнең кебек вак-төяк чебен-черки эләгә дә кала… Замана көчлеләр кулында. Шулай ул, якташ! Алар гаепле булган тәкъдирдә дә җавап бирерләр дә котылырлар. Аларның «җавабы» бар… Һәрвакыт әзер тора. Аларның җавабы: акча!.. Акчамы, акча ул, дускаем, тиңдәше булмаган шөһрәтле көч. Акча ул – иң аяусыз гаепләүче дә, иң гадел шаһит та… Акча янында кеше юл тузаны гына. Акча – гадәттән тыш куәт иясе. Акчалы кеше – бу фани дөньяның патшасы да, хуҗасы да. Теләгән нәрсәңне, теләсәң кемне сатып алып була акчага… Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел. Дивана әйтмешли, алар биләгән урманнан куян да качып котыла алмый. Бигрәк тә байбикәнең кулы сумалалы. Бер эләктерсә ычкынырмын димә. Табыш дип җанын фида кылырга да әзер… Акча ул – олуг җинаятьләрнең тереклек бирүче җаны да, яшәү сүле өстәп торучы каны да…

Хәмит тагын нидер сөйләнә башлаган иде, Сабирҗан бүтән тыңламады, тәкате бетте.

– Ярар, Хәмит туган… Мин кайтыйм әле, – диде ул, урыныннан кубып.

Авылдашы аны озата чыкты.

– Иртәгә иртәрәк кил дә, әйберләреңне ат белән генә алып төшәрсең, – диде ул, саубуллашканда.

– Рәхмәт инде…

Алар саубуллашканда, вакыт инде шактый соң иде. Әмма Хәмит, авылдашын озатып куйгач та, туп-туры кайтып китмәде. Бер танышы сату итә торган төнге хәрчәүнәгә керде.

– Сал әле, туган, тутырып. Бер уңайдан менә моны да вакларсың… – дип, стойкага шыгырдап торган өр-яңа ун сумлык кәгазь акча ташлады.




5


Каршыдагы биек үргә менеп җитү белән, Асылхан бай атын тыйды. Юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып, куаклыклардан, биек үлән араларыннан төрле кош-корт куркыта-куркыта килгән эте дә янында туктады.

Асылхан һәрвакыт шулай итә: шушы үргә менеп җитү белән, атын туктата да ияреннән төшми генә бермәл әйләнә-тирәгә каранып тора. Елның һәр фасылында бу тирәләрнең үзенә бер төрле яме, һәр вакытның үзенә хас матур бизәкләре җәлеп итә аны.

Хәзер көз. Һава саф. Бәлки, шуңа күрәдер, бу юлы тирә-юнь аеруча матур булып күренә иде.

Каршыдагы иксез-чиксез үзәнлектә уч төбендәге сызыклар кебек бормаланып-сырмаланып яткан коры елгалар, чокыр-чакырлар сузылган. Тагын да арыдарак, шул киңлекнең түрендә, зәңгәрләнеп урман күренә. Шуннан бераз уңдарак зәңгәр ахак төсле инеш буасы ялтырап күренә. Шул буа буена бер авыл утырган. Өйләренең салам түбәләре ерактан зур йонлач бүрекләрен батырып кигән адәм башларын хәтерләтәләр. Тәрәзәләре – күз чокырлары… Авыл ягыннан бәрәңге сабагы янган ис килә.

Рәхәт иде Асылханга. Күңеленең пакьләнгәннән-пакьләнә баруын тойды ул. Өеннән чыгып китеп, кала шау-шуыннан ерагаеп табигать куенына чуму белән, һәрвакытта да шундыйрак хис яулап ала аны.

Асылхан тирә-якка күз салды да кабат хәйранга калды. Күрче, зинһар, нинди үзгәрешләр! Вакытның тиз үтүен генә күр син.

		Кай арада җәй үткән дә,
		Күрче, зинһар, көз җиткән!..

Тирәнтенрәк уйлый калсаң, вакыт түгел, кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган һәм һични белән чагыштыргысыз, һичнинди бәһасез байлыгы – гомере үтә ләбаса!

Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Ел фасылларының иң матур, иң моңсу, иң самими, йөрәкне сагышка сала торган чак. Көзнең мондый вакытын яшь аралаш елмайган бер мәл белән чагыштыралар. Сәер дә, серле дә, гүзәл дә…

Шулай як-якка каранып торган арада, тагын бер хикмәтле күренешкә игътибар итте Асылхан. Көзге ут капкан әрәмәлекләр өстендә ниндидер җанлы пәрдә җилфердәп-җилфердәп алган сыман булды. Бик тиз төшенде ул: өер-төркемнәргә тупланган вак кошлар, шулай очып, олы сәфәргә чыгар алдыннан канатларын яздыралар икән. Вакыты шундый. Әгәр дә игътибар беләнрәк тыңласаң, төрле кош-корт тавышыннан тирә-юнь гөрләп тора. Кошлар күптөрле булган кебек, аларның туган якларыннан китү рәвешләре дә үзгә. Кайберләре япа-ялгыз гына сәфәргә чыгалар. Андыйлар, гадәттә, эре-саллы булалар, тавыш-тынсыз гына очып узалар. Күпчелеге олы булмаган төркемнәргә берләшә. Челән-торна ишеләр, кәрваннар булып, биеклектә тере «өчпочмаклар» ясап очалар. Шулай иткәндә, һаваны ярып баруы җиңелрәк, янәсе.

Бая Асылхан игътибарын җәлеп иткән кошлар өере дә каядыр китеп юк булды. Карлыгач яки керәшә ише кошлар булгандыр дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә. Чөнки нәкъ шул кошлар безгә иң соңарып киләләр, көзлектә дә иртәрәк китү хәстәрен күрәләр.

Җәй буе яшеллеккә күмелеп утырган урман-кырларда, август керү белән, акрынлап сары төсмерләр чагыла башлый. Арыш, арпа, бодай кырларында ялтырап калган камыл, үзәнлекләрдә рәт-рәт тезелеп киткән яшькелт төстәге печән эскертләре – болар бар да җәйнең чиге җиткәнлекне кисәтү билгеләре.

Әмма җәй әле дәвам итә. Тормышның дәвамы буыннар чиратлашуында чагыла. Әнә спас яңгырларыннан соң бердәм тишелеп чыккан җете яшел арыш уҗымы, яңалыкка юл яргандай, киләсе ел уңышына булган якты өмет-хыялларны кузгатып, ераклардан күз явын үзенә тартып тора.

Бернәрсәгә бик яхшы төшенде Асылхан: калада ут йотып, кая барып бәрелергә белмичә иза чигә, җаны йончый башлау белән, табигать куенына, сахрага чыгып китү ягын карый ул. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, тормышына җаны ятмады аның. Хикмәт дөньяларның җитенке булуында гына түгел икән шул. Бер генә нәрсә дә күзенә күренми. Өендә һава җитмәгән кебегрәк хис итә Асылхан үзен. Мәрхәмбикәне күрмәү, аның тавышын ишетмәү өчен генә дә әллә ниләр бирергә әзер чаклары еш була. Күңел тартмаса да тартмас икән. Байбикә белән бер-ике авыз сүз алышу да әҗәлгә тиң. Хак һәм хаксыз сүзләргә тиешле җавап кайтара алмаудан тәмам гаҗиз була. Ул инде болай да, еш кына, каршыга да, уңайга да ләм-мим әйтмичә, өйдән чыгып китү ягын карый.

Ә инде җыенып, «ауга» дигән сылтау белән каладан ук чыгып китү бәхетенә ирешсә, аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Табигать аның йончыган җанына ял, тәненә сихәт бирә. Дәрт-дәрманы артып кына калмыйча, хисләренә кадәр сизгерләнә, нечкәрә аның.

Тирә-юньдәге гүзәллеккә хәйран булып калкулык өстендә бераз торды да кузгалып китте Асылхан. Иң элек үзәнлеккә төште, аннан инде туп-туры урманга таба юл алды…

Урман авызы. Тирә-якта – нарат-чыршылык. Монда алар куелыктагы кебек зифа түгелләр. Югарыга омтылып түгел, киңәеп, мул ботакларын як-якка таратып, киң «итәкләр» ен җиргә кадәр тидереп үскәннәр.

Асылхан берәр кош-корт атып алу нияте белән, юлдан читкә чыгып, куелыкка керде. Бераз ял итеп алырга кирәк булыр, дип уйлый иде ул. Этне дә ашатасы бар. Үзе дә ияр өстендә арыды аяк астында каты җир барлыгын тоясы килә башлады.

Тирә-якта – чыршылар, ябалдашлары яктылыкка омтылган наратлар. Астагы куелыкта аларның кәүсәләре алтын йөгертелгән җиз баганаларга охшап түгел, ә ничектер кара-кучкылланып торалар. Гомумән, ямьле урын түгел. Бу тирәгә кеше түгел, җәнлек тә кермәгән, ахрысы (ышанган тауда киек юк димәсләр иде аны). Сукмак та, бернинди эз дә юк. Гомумән, тереклек барлыгы сизелми. Бары тик агачтан агачка, чытырманлыктан чытырманлыкка мул булып аксыл төстәге үрмәкүч пәрәвезләре генә сузылган. Ачыграк урыннарда күңелле генә чагылып киткән тоҗым җебенә охшамаганнар алар; тәнгә-биткә килеп сарылганда, тәнне чиркандырып җибәрәләр. Аяк асты да шәп-шәрә: бернинди үлән заты юк.

Асылхан атын уңга борды: тизрәк яктылыкка, кош-корт тавышлары килгән якка, катнаш урманга чыгасы килде аның. Бу тирәне яхшы белә ул. Бераз баргач, ярларын куе әрәмәлекләр каплаган, әллә ни зур булмаган елга булачак. Гадәттә, ул шул тирәдә ял итә торган иде.

Бераздан Асылхан җыйнак кына бер аланлыкка килеп чыкты. Таныды ул бу тирәне, кайчандыр яз көне, шомыртлар шау чәчәктә утырган вакытта, аның монда ял иткәне бар. Менә ул ут яккан урын. Тик көл яки кисәү дигән нәрсәнең әсәре дә калмаган, су белән юылганга охшап, кара-кучкылланып, түгәрәк кара тап кына ярылып ята.

Асылхан атын туктатты. Тирә-юньне күздән кичерде. Көз үзенекен иткән, аланлыкны танып булырлык түгел. Әле кайчан гына монда җәннәт кебек иде. Бу үзгәрешне күргәч, чак кына моңсу булып китте.

Язын ул монда кунарга калган иде. Куе әрәмәлекләр, сабын күбегенә манып алгандай, ап-ак шау чәчәктә утырган шомырт агачлары артында посып кына агып яткан елганы күрмәгән дә иде. Әмма якында гына елга барлыгын шул яктан үзенә бертөрле дымлы салкын һава дулкыны бөркелүеннән үк тойган иде.

Әле дә хәтерендә: кояш баер вакыт җиткәч, елга тирәсе ак томан пәрдәсе белән капланды. Һәм томан чак кына сизелерлек булып, су аккан якка хәрәкәтләнеп шуышкандай итә. Елга үзе тавыш-тынсыз гына ага, аның ул салмак тынлыгы язгы төнгә гаять ятышлы, аннан аерылгысыз кебек тоела иде. Ә инде таң алларында су өстен генә түгел, хәтта аланлыкны да алтынсу-күксел томан дулкыннары биләп алыр иде…

Асылхан атыннан төште. Ияренә беркетелгән кирәк-ярак әйберләрен чишеп ала башлады. Урманга кергәннән бирле, күбрәк ат аяклары тирәсендә чуалган эт барысын да аңлады: димәк, ау башланачак…

Киекне әллә ни озак эзләргә туры килмәде. Куелыкка керү белән, каяндыр вак куаклыклар төбеннән, зур гына бер көртлек күтәрелеп, аларның баш очыннан ук диярлек очып үтте. Асылхан җәһәт кенә агач кәүсәсенә елышты. Эт тә таш сын кебек баскан урынында катып калды.

Көртлек әллә ни ерак китмәде, күрше агачларның берсенә барып кунып, ят нәрсәләрне күрүдән сәерсенеп булса кирәк, алар ягына борылып, бер мәлгә канат-койрыкларын селкеткәләп, сыек ботакта тибрәнгәләп алды…

Шулвакыт мылтык тавышы урманны дер селкетте. Аланда калган ат та яман пошкырып хәбәр бирде.

Көртлек, авыр, симез гәүдәсе белән агач ботакларына бәрелә-сугыла, аска очты…

Эт тә ул урынга егылып төшкән көртлек белән бер үк вакытта диярлек барып җитте…

Ашарга әзерләү әллә ни вакытны алмады. Тукланып алганнан соң, Асылхан иң әүвәл чикләвек куаклыгы төбенә яңгырдан-җилдән саклана торган башлыклы җиңел кожанын җәйде. Аның өстенә ияр аслыгын (калын киезне) салды, баш очына иярне куйды. Бары тик шуннан соң гына, кулларын баш астына куеп, рәхәтләнеп сузылып ятты. Буыннарын яздырырга теләгәндәй, аякларын хәрәкәтләндереп алды.

Рәхәт, бик рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Әле дә ярый, табигать, син бар, югыйсә адәм баласы моңсу-боек җанына юаныч каян табар иде икән! Дөньясы түгәрәк иде аның. Күңеле көр, тәнендә торган саен көч-куәт, сихәт арта баруын тойды ул.

Искәрмәстән генә табигатьнең кинәт тынып калуына игътибар итте Асылхан. Шундый тынлык, җитмәсә, тагын әлеге тынлык төпсез упкын сыман тирән дә иде.

Юк, ялгышмаган Асылхан. Каян килсен ди андый тынлык! Әнә якында гына тышаулап җибәргән атның сирәк-мирәк кенә пошкырынгалап, кушаяклап сикерүеннән җир дер селкенеп куя… Менә баш очында, коелган яфрак арасында гына, нәрсәдер кыштырдый. Асылхан саклык белән генә башын шул якка янтайтты: елан-фәлән түгелме? Юк икән. Бәләкәй генә соры тычкан баласы нәрсәдер иснәнә, эзләнә.

Шулчак, чыр-чу килеп, куаклык өстеннән бер көтү миләш чыпчыклары очып үтте. Ул да түгел, Асылханнан кул сузымында гына бүрекле кош килеп кунды. Түше алсу, канатлары яшел бәрхет, ә күзләре чем-каралар. Шундый чуар, ыспай, тутый кошың бер кырыйда торсын.

Елга агымының чак кына аскы өлешендә шәп-шәрә бер утрау бар. Әкәм-төкәм кабырчыгы, бака кабыгы белән чуарланган әлеге кашлак ягыннан да кош-корт авазлары ишетелеп куйгалый. Нинди кошларның мәш килүен Асылхан моннан ук тоеп ята. Әнә озын сыйрак тәлләтәвеч нигәдер ачулана, үзенең ризасызлыгын белдерә. Менә башы кикрикле шөлди аваз салды. Сазлык кошы бибекнең моңсу сызгыруын да әллә каян таныйсың… Тагын да арырак – урман ешкынлыгыннан, адәм аяк басмаган сазлыклар ягыннан – өздереп-өздереп кычкырган торналар авазы ишетелеп куйды. Аларның тавышы Асылханның да йөрәген, урыныннан кузгатып, ешрак тибәргә мәҗбүр итте.

Ярата, бик ярата ул менә шулай табигать куенында булырга. Андый вакытларда ул үзен бик күп кирәксез нәрсәләрдән арынып, җиңеләеп, хәтта бераз пакьләнеп калган сыман хис итә.

Искәрмәстән генә, агач башларын шыксыз шаулатып, җил исеп куйды. Бераздан ул аска да үтеп керде. Куак-әрәмәлекләрнең берән-сәрән генә эленеп калган яфраклары белән шаярып, шомлы гына кыштырдатып алды. Эт тә кинәт, шәмрәеп, «Бу ни бу?» дигәндәй, әрекмән колаклы башын чак кына кыңгыр салып катып калды.

Көзге көн – кияү холкы дип әйтмәсләр иде аны борынгылар. Баягынак кына көн искиткеч аяз, матур иде. Искәрмәстән җил чыкты, торган саен көчәйде. Ул да булмады, күк йөзен салынкы, үркәч-үркәч авыр болытлар тоташтан тыгызлап каплап та алдылар. Һәм җәй көннәрендәгечә, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, вак иләктән сибәләгәндәй, тузгып-төтенләп ява да башлады. Җиһанга караңгылык иңде, тынлык урнашты.

Асылхан тиз генә торып атын иярләде дә юлын дәвам итәргә булды.

Яңгыр коя да коя. Ансыз да атналар буена тоташтан яуган явымнардан соң мул булып дымланган җир өсте тиз арада чыланды, юл өсләренә күлдәвек булып сулар җыелды. Ә яңгыр туктау турында уйламый да иде.

Җитмәсә, тагын көн дә кичкә таба авышып килә. Чыланып, тәмам эштән чыккан Асылхан куну турында баш вата башлады. Утарга кадәр ерак, ким дигәндә, егерме биш чакрымнар тирәсе бар. Хәер, анда барып җитәргә дип ашкынмый да ул. Чөнки анда управляющий вазифасын хатынына туган тиешле бер бәндә үти. Ул кеше белән Асылханның очрашасы да, очрашкач сөйләшәсе дә килми иде.

Билгеле, тагын бер урыны бар Асылханның төн үткәреп чыгу өчен. Әмма анда сугыла-нитә калсаң, олы кунак буласыңны көт тә тор. Анысы – мәрхүм әтисенең җан дусты, ахирәте, хәтта табындашы, бөтен Арча ягының иң мөхтәрәм кешесе, даны Рәсәйгә таралган алпавыт Габдрахман Ишморатов. (Бу затлы шәхеснең исеме Тукай тарафыннан да берничә мәртәбәләр телгә алына.) Асылханның тормышны белгән, кешеләрне байтак сынаган мәрхүм әтисе әлеге алпавыт алдында баш ия, мөкиббән китә иде. Хәтта үзе өчен терәк-таяныч итеп саный иде. Хәер, бер караганда гаҗәп тә түгел, чөнки Асылханнарның төп доход чыганагы, тормыш таянычы булган Арча ягы утарын да, хак булса, Габдрахман алпавыт кулга төшерергә, соңрак киңәйтергә, аякка бастырырга ярдәм иткән, имештер. Әйе, әтисе өчен үрнәк, мәртәбәле кеше иде Ишморат алпавыт. Әтисенең дөнья куюына өч-дүрт ел үтүгә дә карамастан, картның Габдрахман бай турында әйткән сүзләре әле дә булса хәтерендә. Гомер бәясе торырлык кеше, дияр иде ул Ишморат алпавыт турында. Мохтаҗларга ярдәм итә, кыйналган-җәберләнгәннәрне аралый, батканнарга кулын суза, дияр иде. кайбер гыйбарәләре дә истә. «Яшәешнең мәгънәсе, нигезе, бер-береңә ярдәм итешүдә» дияргә яраткан ул. «Мал-туар хуҗасының күз карашыннан ук көрәя» дигән сүз дә шул байныкы, имештер.

Ишморатов агач эшкәртү, такта яру эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмый, тегермәннәр дә тота. Казансу елгасындагы су тегермәне янында аның двигатель белән эшли торган тагын бик зур тегермәне була. Он тарттырырга уннарча чакрым авыллардан киләләр. Бердән, монда тарттыру бәясе башка урыннарга караганда чагыштырмача арзанрак куелган. Чират көткән агайлар өчен махсус ял итү өе дә бар. Шунда алар гәп сатып, иркенләп дөнья хәбәрләре алмашканнар. Чәе, клиндер ише нәрсәләр бушлай булган, дип сөйлиләр.

Әмма алпавытның төп шөгыле һәм горурлыгы нәселле атлар үрчетү булган. Тукай әнә шул атаклы юргаларны телгә алган да инде.

		…Көн юргала, төн юргала,
		Тик юргала. –
		Узалмассың «акыллы баш»
		Ишморатны…

Арча юргаларының даны, чыннан да, ерак-еракларга таралган. Ишморатов аргамаклары чит ил ипподромнарында да атаклы булганнар. Әгәр дә хак булса, Габдрахман алпавыт үзенең атаклы атлары белән Казан белән Арча арасын (җитмеш чакрымнан артык) сәгать ярым, ике сәгатьтә үтә торган булган…

Асылхан, уйларга бирелеп, урманны чыкканын сизми дә калган. Юк, Ишморат алпавыт утарына юл тотмады ул, һич тә «җилкуар» булып күренәсе килми иде аның.

Урманны чыккач та, зур гына бер татар авылы булачак. Шунда гына кунармын дигән карарга килде Асылхан.

Ат алдыннан эт юырта. Болай да эчләре эчкә баткан бурзай юешләнүдән шыксызланып, тәмам өтекләнеп калган иде. Чак кына алга китү белән туктап, хуҗасының килеп җиткәнен көтеп ала. Хәзер ул иртә яктагы кебек юлдан читләргә чыгып, эзләнеп, иснәнеп йөрми, алга таба элдертүен белә.

Урман артта калды. Көтү-көтү казлар каңгылдашуыннан гөр килеп торган, ярларына мул булып каз мамык-каурыйлары түшәлгән тегермән буасы өстеннән узды. Буа аша үткәндә, җәйрәп яткан су өстенә күз төшереп алды Асылхан. Болганчык су, кыйгачлап бәргән яңгыр астында, кайнаганга охшап, күбекләнеп, куыкланып тора иде. Димәк, яңгыр озаклап, утырып явачак, дип уйлап куйды Асылхан.

Ул авылга килеп кергәндә, эңгер-меңгер вакыт җиткән иде инде.

Кая керергә? Шулчак кылт итеп, бу авылда бер танышы барлыгы исенә төште аның. Кайчандыр ул кеше аңардан бер-ике олау юкә кабыгы сорап алган иде. Үзен бау ишүче дип таныткан иде. Тик менә исеме генә хәтердә калмаган.

Яңгырдан саклану нияте белән башына очландырып арыш капчыгы бөркәнеп, урамны аркылы чыгып баручы бер абзыйны туктатты Асылхан. Тегесе бау ишүчене бик яхшы белә булып чыкты.

– Ә-ә, беләм, беләм!.. – дип элеп алды абзый кеше. – Яхшы беләм. Бариәхмәт атлы ул. Әнә теге урамда гына торалар. Ярган киртә, җил капка шуларныкы булыр. Ул йортны бик тиз танып белерсең син. Ишегалдының түрендә, җил тегермәне хәтле булып, бау ишү станы торыр… – Аннары күңелдән ятлагандай дәвам итте: – Бик нәзакәтле, бик ипле, киң күңелле кешеләр алар. Барып кергәч күрерсең әле… Алдыңа ябалак башыдай шикәр куеп, әрекмән яфрагыдай кагын салып, һәйбәтләп чәй эчерерләр. Куныйм дисәң, дөп итеп мендәр-ястыкларын ишеп төшереп, йомшак урын җәеп бирерләр…

Асылханның сүзе бетмәс агайны тыңлап торырга тәкате җитмәде, рәхмәт әйтте дә, бау ишүче торган урамга чыгу өчен, атын тар тыкрыкка борды.

Асылхан олы урамга чыкты. Монда да йорт-җирләр ярым җимерек, салам түбәләр, черүдән караланып-таркалып беткән читәннәр. Әмма бау ишүче өе бөтенлеге, кабык түбәле булуы һәм зурлыгы белән башкалардан аерылып, күзгә ташланып тора иде.

Мосафирыбызның бәхете бар икән, өй хуҗасы да шунда, баскыч өстендә, кулын каш өстенә куеп, ул килгән якка карап тора иде. Асылхан елмаеп, беренче булып сәламләде:

– Әссәламегаләйкем!..

– Әстәгъфирулла!.. – Баскычтан атылып кына төште бау ишүче. – Кемне күрәм!..

– Таныдың, алайса?

– Танымаска тагын! Син бигрәк инде. Ул кадәр тома дивана түгел лә!.. Әйдүк, әйдүк!.. Рәхим ит!.. – Кунакчыл хуҗа баскычтан йөгереп төште дә капканы шыр ачып җибәрде. Үзе өзми дә, куймый да сөйләнүен белде: – Чакырылмаган кунак хакы аеруча олы, диләр безнең якта. – Хуҗа җәһәт кенә ян тәрәзә янына килеп, тәрәзә өлгесенә каплана төшеп сөрән салды. – Әнисе!.. Әнисе, дим… Олы кунак бар. Табыныңны әзерлә тизрәк…

– Ул кадәр борчылма… – дигән булды Асылхан, атын хуҗа ачкан җил капкадан эчкә кертеп. Атка юешләнеп тәмам эштән чыккан эт тә иярде.

– Ат тоягы тавышы ишетелсә, җә хәнҗәр, җә сый әзерлә, дия торган булган борынгылар.

Өй хуҗасы кала кунагын шулай зурлап, күтәреп каршы алды.

– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип, кабат сөрән салды да янә Асылханны бөтереп алды. – Әйдәгез, әйдүк! Сездәй затлы могтәбәр кунак – безнең өчен Ходай бүләге ул. Әйдүк!..

Атның тезгенен Асылханны күрү белән авыз-бит тирәләрен шәле белән каплап куярга өлгергән, буй җиткән бер кызга тоттырды.

– Кызым, печәннең лапас эчендәгесен, башта чапканын сал. Әти мәрхүм: «Чәчәкле печәндә бер пот бал булыр; соңарган печәндә бер пот корт булыр», – дип әйтә торган иде. Солыны соңрак үзем салырмын… – Кунагын җилтерәтеп элеп тә алды. – Ә хәзер, әйдүк, өйгә!.. Көнен генә күр инде, ә… Җиле дисеңме, яңгыры дисеңме. Сибәләпме-сибәли. Шул инде: әкрен яңгыр тиз генә туктамый ул. Баягынак, тыкрык башыннан бире таба борылуыңны күргәч, бу нинди җайдак булыр икән дип торам…

Бераздан үзенең манма булган киемнәрен салып ташлап, хуҗаның кояшта җәеп агарткан киндердән тегелгән өр-яңа күлмәген киеп алган кунак табын янында иде инде. Алларында – бөркелеп пар чыгып торган алыптай зур сары самавыр. Табын өстендә җиделе лампа яна. Өй эче җылы, якты, җәннәтең бер якта торсын.

Хуҗа табынны бик мул әзерләтте. Чормадан каклаган казына кадәр «очып» төште. Каяндыр бер шешә «кызылбаш» та чыгып утырды.

– Әйдүк, хәзинәдә бары… – дигән булды ул. – «Арыслан тотарлык» кына кабып куюның әллә ни зарары тимәс. Яңгыр астында да шактый булгансың…

Табын янында ике ир-ат кына. Асылханга бу гади, әмма гайрәте ташып торган ир урталарындагы кеше янында ничектер бик җиңел, рәхәт иде. Хуҗалары кебек, өй дә бик пөхтә, көлеп тора. Түрге якка эре бизәкле киҗеле чаршау тартылган. Сәкедәге сандык өстенә тау-тау итеп мендәр-ястык өелгән. Стенада, ишек өстендә, алтын язулы шәмаилләр. Тәрәзә араларына чүпләмле сөлгеләр эленгән.

Асылхан тагын бер нәрсәгә дикъкать итте: өйдә берничә кыз бала. Алар билгеле, әдәп саклап, күзгә-башка чалынмаска тырышалар…

Бау ишүче Бариәхмәт тә Казан тикле Казаннан килгән бай белән үзен бик иркен тотты. Ул хәтта теге вакытта, оятын артка ташлап, ике йөк урынына юкә кабыгын өч олау итеп алып кайтуы турында да яшермичә сөйләп бирде.

– Әйтеп тормадым инде. Гафу!.. Ничек әле: биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз диләр бугай…

Асылханның дикъкатеннән тагын бер нәрсә читтә кала алмады: ул да булса, хуҗаның матур итеп, һәр сүзне җеген җеккә китереп сөйләү рәвеше иде. Сөйләгәндә, сөйләм аһәңенә үзенчәлекле бизәкләр өсти; ул бизәкләрдә шуклык та, үткерлек тә, бер үк вакытта тирән мәгънә дә бар. Гомумән, Асылхан Казан артындагы татарларның сөйләм теленең матурлыгына, сафлыгына, сурәтле булуына элек-электән үк сокланып туя алмый иде.

Бариәхмәт, кунакны кыстап сыйлаган арада, үзе турында да сөйләп алырга өлгерде. Хәер, Асылхан бу бәндәнең һәрнәрсәдән файда күрә белүче, эш җанлы, олы ниятле, яшәешнең теге-бу вак-төякләренә әллә ни игътибар итмичә, булсын дип, эш өчен янып-көеп яшәүчән һәм бик табигый, тормышка чат ябышып ятучы бер кеше икәнлеген теге вакытта, беренче тапкыр очрашканда ук сизенгән иде инде.

– Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, минем дә эшләмәгән эш калмады, – дип башлады бау ишүче, – тәгәрмәч тугымы бөгү дисеңме, кабык төшерү, мунчала салу дисеңме, кыскасы, кул тимәгән бернинди хезмәт тә калмады. Хәтта бер елны сезнең утарда да эшләдем… Ат белән урманнан агач чыгардым. Ул чорда теге Игнат купец пыяла заводын салдырырга җыена гына иде әле. Сездән такта ярдырта иде… – Тавышын үзгәртә төшеп өстәп куйды: – Ул вакытта мәрхүм әтиегез Мирзахан бай да исән иде әле. Әтиегезне әйтәм: абруе, дан-шөһрәте чамасыз зур иде мәрхүмнең. Авыр туфраклары җиңел була күрсен берүк…

Сүз иярә сүз китеп, Асылхан үз чиратында Бариәхмәтнең тормышы турында, көнкүреше турында сүз куертып алгандай итте. Аннары капылт кына түр якның почмагы ягына тарттырып куелган чаршау артында чыш-пыш сөйләнгән, күгәрчендәй гөрләшкән тавышлар килгән якка ым кагып сорап куйды:

– Кызларың күп, ахры, синең?..

– Ул яктан Ходайның биргәненә шөкер. Өч бөртек алар миндә…

Үзләре турында сүз чыгу белән, кызлар тынып калдылар. Әмма шунда ук чаршау кырыеннан берьюлы өчесенең дә елтыр күзләре чагылып китте.

Асылхан кыюлана төште.

– Әллә, мин әйтәм, берәрсен миңа бирәсеңме? – дигән булды ул, шаяртып.

Хуҗа да югалып кала торганнардан түгел икән.

– Һәй, тиле!.. – дигән булды ул, элеп алып. – Синең кебек нәсел-нәсәпле җиргә бирмиләр димени соң. Ике куллап, тегеләй… Мәкальдә, нәселен сорамый кыз бирмә, диләр бит. Ә сез, дивана әйтмешли, черегән байлар. Дан-шөһрәтегез дә бик еракларга ирешкән. Сезнең ишеләр турында бит инде, белеше кайда – йомышы шунда, танышы кайда – табышы шунда, диләр. Синең кебек кияүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, – дип, салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады.

Уен-көлке, шаярып сөйләшү дәвам итте.

– Кайсысын бирәсең соң?.. – дигән булды Асылхан.

Җавап кыска:

– Теләсәң кайсысын. Җаның теләгәнен сайлыйсың да аласың.

Кызларның чырык-чырык көлешә башлауларына янә бер сылтау булды.

Асылхан да шул якка борыла биреп әйтә салды:

– Әнә тегесен… Ак калфаклысын.

Кызлар яңадан пырхылдап көлешә башладылар.

– Анысы төпчегем минем… Анысы бик яшь шул әле. Уналтыны тутырып кына килә. – Бариәхмәт шунда ук кызына мөрәҗәгать итеп үзе янына дәште. – Кызым!.. Зөһрә, дим. Кил әле яныма. Кил, кил… Оялма!..

Чаршау селкенеп куйды. Аның артыннан йөзен чак кына читкә борып, оялуыннан комачтай кызарып, буйга җитеп килә торган Зөһрә чыкты. Әтисе янына килде. Ә тегесе, төпчеген иркәләгәндәй итеп, аркасыннан кагып сөеп куйды.

– Сантый әйтмешли, бу төпчегемне үзем дә бик яратам. Шушы кызым куймаса, самавыр чәенең тәмен таба алмыйм, Ходайның рәхмәте. Ә инде эшкә килгәндә, кулларыннан гөлләр тама инде менә. Башкаларын киметеп-кимсетеп әйтүем түгел, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңганнар, булганнар. Бары тик шуны әйтәсем килә: шушы кызым бәйләгән көлтәләр туп урынына чөеп уйнарлык була.

Әти кеше уңган-булган кызының аркасыннан кабат сөеп алды да кире чаршау артына озатты.

Зөһрә дә, чаршау артына кереп поскалаганчы, Казан бае ягына күз сирпеп өлгерде. Бу кыз баланың оялчанлыгы, самими сафлыгы әллә нишләтеп җибәрде Асылханны: җаны эреп китеп, күңеле әсир булды. Зөһрәдән, чыннан да, тел белән әйтеп булмый торган үзенә бертөрле садәлек бөркелеп тора иде кебек. Ирнең күңеле җилкенеп, өмет-хыяллар диңгезенә чумды.

Билгеле, шайтан вәсвәсәсе тудырган бу нигезсез хыялларны мөмкин кадәр тизрәк күңелдән чыгарып ташларга кирәклекне дә яхшы белә Асылхан. Әнә эченә «зәхмәт суы» эләккән картының артык тугарылып ташлавын хуҗаның хатыны бик үк ошатып та бетермәде. Аңлаган кешегә бик аңларлык итеп: «Җә сәнә!.. Лыкылдап утырган булмачы, зинһар», – дип, тыеп та карагандай итте. Әмма тегесенең үз туксаны туксан: «Йә инде, анасы!.. Ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел лә…» – дип, һаман да шаяруын белде.


* * *

Кунакка урынны чоланда җәйделәр. Түшәк-ястыкларны мул салып, яту белән батып югалырлык итеп түшәделәр.

Почмак якта янган сукыр лампаны кулына алып, хуҗа озата чыкты.

– Үзең болай урын үзгәләмисеңме соң? – дип сораштырды ул. Аннары Асылхан күпереп торган мамык юрган астына кереп чумгач, «тыныч йокы, тәмле төш» теләп, ишеккә юнәлде.

Яту белән бераз салкынча булып китте. Асылхан баштанаяк томаланды, бөгәрләнде, җылыну нияте белән тезләренә кадәр кочаклады. Әмма «зәмзәм суы» үзенекен итте. Бераздан инде ул әгъзаларын турайта төште, башын юрган астыннан чыгарды. Ул гына да түгел, салкынча урын-җир аның бераз кызышкан тәнен иркәләгән кебек ләззәтләндерә генә иде.

Бермәл тирә-юньгә колак салып тыңлап ятты. Өй эче тәмам тынды. Ә яңгыр һаман да сибәли иде әле. Вак яңгырның кабык түбәгә яуганлыгы ишетелми диярлек. Аның каравы түбәдән җыелып төшкән эре тамчыларның бура артындагы ниндидер яссы яфракларга (әрекмән-фәлән яки кабак яфраклары булса кирәк) шапылдап төшкәнлеге аермачык ишетелеп тора.

Каяндыр абзар ягыннан атларның кырт-кырт китереп солы ашаганы, пошкырып куйгалаганы ишетелә. Үз атын ул пошкыруыннан ук таныды. Эт тә, гадәтенә хыянәт итмичә, ат янында урнашкан булса кирәк…

Тәнендә рәхәт бер җиңеллек тоеп, йомшак урында сузылып ятуы чиксез рәхәт иде Асылханга. Каяндыр чормадан булса кирәк сыткый сагызы, каен себеркесе, мәтрүшкә һәм төрледән-төрле үләннәр исе аңкып тора. Арада әрем исе дә бар кебек.

Менә шулай вак кына көзге яңгыр сибәләгән көйгә, уй иркенә бирелеп, хыялланып ятуга ни җиткән…

Асылханның күз алдына, күктән иңгән фәрештә кебек, ак калфаклы сылу килеп басты… Нур чәчеп торган сылу кыз бала җанын тәмам иләс-миләсләндерергә өлгергән иде аның. Күзләре нинди бит аның: йолдызлар кебек нурланып җемелдәп торалар. Бер тутырып караса, беттең, иркеңне тартып алып әсир итә…

«Чыннан да… – дип уйлап куйды ул, хыялыйланып. – Әгәр дә шуңа өйләнсәм… Бау ишүче әйтмешли, ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел ич. Аңа да кеше кебек чын-чыннан сөеп, сөелеп яшәргә ярый торгандыр лабаса. Кем әйтмешли, аз мал, зур куаныч белән яшәүгә ни җиткән!»

Бу уй кинәт кенә бөтен миен яулап алды аның, тынгылык бирми башлады. Әмма шулчак каяндыр, караңгы почмактан, үзенә төбәлгән яман, дәһшәтле күз карашы чагылып киткәндәй булды. Хатыны Мәрхәмбикә карашы иде бу. Мәрхәмәтсез иде ул караш. Бәрәңге алмасыдай сыек яшькелт төстәге күзләр… Андый күзләр бары тик мәчеләрдә генә буладыр, дип уйлый иде Асылхан. Әнә ничек чекерәеп карап тора! Никадәрле усаллык, зәһәрлек ул карашта. Кашлар кушылган. Бу карашны күз алдына китерү генә дә йөрәгеңне урыныннан кузгата, бәгырьгә килеп кадала. Каян килгән аңа шулкадәр нәфрәт, Асылханны күрә алмау. Кодрәтеннән килсә, тереләтә ашар иде.

Асылханның яңадан «ауга» дип җыенуын күргәч тә: «Шушындый, мәет кабердән кубып чыгардай чакта, син йөрисең җил куып…» – дип, кысылган тешләре арасыннан гыжылдап-мыгырданып калды.

Асылхан, чекерәеп үзенә төбәлгән әлеге күз карашыннан котылу нияте белән, башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Булдыра алмады. Ауга дип чыгып китеп, кала ыгы-зыгысыннан, җан кайтаргыч тормыш мәшәкатьләреннән котылып була. Әмма мәрхәмәтсез чынбарлыктан котылып булмый икән шул.

Чынбарлык…

Чыннан да, әллә ничек кенә шунда, артык мәрхәмәтсез булды аның тормышы. Бала чагында ук чирдән арынмаган дип сөйлиләр аның турында. Үз-үзен белә башлаганда, Асылхан әнисез иде. Тәгәрәшеп үсеп килгән өч ир баласы анасыз калуга да карамастан, Мирзахан бай кабат өйләнергә теләмәгән. Ул мәсьәләгә аның үз карашы булган. Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигән нәрсәне җене сөймәгән аның. Бар көчен, бөтен егәрен ул мал табуга, улларына җитәрлек мирас калдыруга багышлаган. Кара бай була Мирзахан. Балаларына белем, тәрбия бирү турында уйламый ул. «Мин сезгә урыслар кебек гувернёрлар алып тормам. Тормыш итәргә үзлегеңнән өйрәнергә кирәк. Кешедән ишетеп кенә алган акыл бурычка алган акча белән бер ул. Төпле акыл дигән хәзинәне беркемгә дә кушучлап бирмиләр. Сабакны тормыш үзе өйрәтә. Тормыш – иң яхшы мөгаллим ул. Аннары адәм баласының гомере бик чикле, шунлыктан ул яши белергә өйрәнү өчен түгел, яшәр өчен туарга тиеш… Мин үзем әлифне таяк дип тә белмәдем; таякка киртләр ясап гомер иттем. Аңа карап, бер дә кешедән ким җирем булмады», – дип әйтергә ярата иде.

Әмма тормыш дигән нәрсәнең үз кагыйдәләре, үз законнары бар. Белем-гыйлемлек кирәклекне тормыш үзе таләп иткән. Хикмәти Хода дип әйтимме инде, уллары Мирзахан бай таләп иткәннәрнең нәкъ киресен эшли торган булганнар. Уку җене кагылган өлкән улы, бер кардәш кешегә ияреп, Питерга ук китеп барган. Анда ниндидер хәрби мәктәпкә укырга кергән. Атасының үгет-нәсыйхәтенә дә, янавына да карамастан кайтмаган. «Мөселманнар банкы» на нигез салучыларның берсе, атаклы миллионер Котдусов кызына өйләнеп, шунда төпләнеп калган.

Әтисе бик ялынгач, һич югында, бер күренеп китүен үтенгәч, гүзәл хатынын ияртеп, өлкән улы кунакка кайтып төшкән. Ул вакытта инде кулларында тыпырдап торган Чыңгыз атлы ир балалары булган. Башкала тәрбиясе алган, алтын погоннар тагып җибәргән улын күргәч, Мирзахан байда хәтта чак кына горурлану кебек нәрсә дә уянып куйган. «Әйе, моның хәзер үз дөньясы икән инде…» дигән нәтиҗә ясаган ул.

Ахыр чиктә Мирзахан бай бөтен өметен уртанчы улы Галимханга баглый. Асылханны исә: «Җебегән, безнең нәселгә тартым түгел. Рәт чыкмас. Чит-ят оядан эләккән гарип бәбкәгә охшаган…» – дип, бик үк үз итеп бетермәгән.

Ул вакытларда инде Мирзахан бай, берьюлы өч камытка җигелеп, сәүдә эшен зурдан йөрткән була. Таныш-белешләре дә күбәйгән. Бик зирәк, бик үткен, бик мәртәбәле сәүдәгәр саналган ул. Исеме алдан йөргән аның. Килде-китте кеше белән эш итмәгән.

Әле дә булса хәтерендә Асылханның, әтисе, зурдан кубып, Тобол ягыннан кайткан бер атаклы Себер баен ашка алырга дип әзерләнеп йөрде. Атнага якын әзерләнделәр бугай. Бу хәл яшүсмер Асылханда да кызыксыну уятты. Әтисенең сүзләренә караганда, ярты Себерне кулында тота торган бик хикмәтле кеше икән. Ул гынамы әле, шул бай торган шәһәр аша үтүче башка байлар, көмеш шөлдер-кыңгырауларын чыңлатмаска тырышып, «сүндереп» уза торган булганнар.

Ниһаять, килде Себер бае. Чыннан да, бик мәһабәт кеше икән. Өстендә бик затлы чуар бохар чапаны иде аның. Иң түрдә, як-ягына мендәрләр куеп, янына куйган мендәргә янтая төшеп утырды ул.

Нәкъ менә шул олуг мәҗлестә беренче тапкыр күрде дә инде Асылхан Арча ягы алпавыты Габдрахман Ишморатовны. Бик чибәр, бик могтәбәр кеше иде ул. Өс-башы гаять килешле, затлы. Утыртма якалы озын казаки, башында – каракүлдән кырку бүрек. Һәр хәрәкәте килешле, табигый иде аның. Алар Себер бае белән янәшә утырдылар. Уртак телне дә бик тиз таптылар булса кирәк.

Асылханның шулай зурдан кубып әзерләнгән, мул нигъмәтле табынны да беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булгандыр. Мулланыкы мулдан дигәндәй, дәрәҗәле олы кунаклар хөрмәтенә табын, чыннан да, җиренә җиткереп әзерләнгән иде. Хәер, гаҗәпләнерлеге дә юк, чөнки Казан каласының атаклы аш-су осталары ике тәүлек буена куна-төнә яттылар. Нәтиҗәсе дә күз алдында: табында – җәннәт сые.

Башта мәҗлес тигез генә барды. Кысташтылар, авыз суларын корытып кемнәрнедер мактадылар, кемнәрнеңдер (нинди юллар беләндер) кинәт кенә бихисап күп мал-мөлкәтле булып китүләре турында гәп саттылар. Аннары инде, гомумән, сәүдә кәсебен күккә чөя башладылар. Янәсе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә сәүдәгәр булган…

Әмма кыйммәтле, затлы шәраб-эчемлекләрдән бушаган шешәләр арта барган саен, кунакларның да телләре чишелә, ачыла барды.

Сүз әкренләп сәүдәгәр комарлыгы, «матди файда итү», «тиенне тиенгә кушу» ише сүзләргә күчте. Дуслык, әшнәлек турында да гәп сатып алдылар. Әшнәлек барлык канун-законнардан да, хокук-вазифалардан да өстен тора икән. Язылмаган закон буенча үзара сәүдә итешкән партнёрлар һичкайчан да конкурентлар булмыйлар, ягъни бер-берсенә комачаулык итмиләр. Әгәр дә шуңа охшашлы хәл була-нитә калса, ул хыянәткә саналган һәм андый сәүдәгәрне гафу итмәгәннәр. Сәүдәгәрләр арасында тагын конкурентын кисәтеп, янап тору юк икән. Йөзенә карап әйтәләр: көрәшергә, бил алышырга көч-куәтең бар икән, рәхим ит, мәйданга чык; юк икән, юл өстендә торма, аяк астында калып тапталуың бар… Акыллы сәүдәгәр хәтәр җилләрнең кайсы тарафлардан исәсен алдан тоя белә. Ул яктан сәүдәгәр ау этеннән бер дә ким булмаска тиеш. Саф табыш алу – сәүдә итүнең ачкычы – шуңа бәйләнгән, имештер…

Себер бае биш-алты кешедән генә торган бу җыйнак табын янында утыручыларны хәйран итәрлек галәмәтләр турында сөйли башлаган.

Бер Фохт атлы немец (конкуренты) белән көрәшүе турында сөйләгән ул. Имештер, немец та, нәкъ аның кебек, игеннән аракы кудырта икән. Икесенең дә аракы кибетләре янәшә: караңгы тайгадан атлар белән агач чыгаручы, елга үзәнлегендә саллар бәйләүче һәм башка бик күп төрле ялланып эшләүче крестьяннар тупланган җирдә. Бай, «килмешәк» немецның танавына чиертү нияте белән, аракы бәһасен берничә тиенгә төшерә. Кая ул зыян-зәүрәт күрү белән санашып тору, ничек кенә булса да сүзне сүз итәргә, немецны җиңәргә кирәк…

Тегесе дә югалып кала торганнардан түгел икән. Клиентларын югалтмас өчен, ул да аракының бәһасен төшерә. Бай яңадан бәһане киметә… Немец та йоклап ятмый. Атна буена дәвам итә бу көрәш. Үзе бер мәзәккә әверелә. Кара халык әле бер кибеткә, әле икенчесенә йөгерә… Аракының хакы су бәһасенә кадәр төшә. Шулвакыт күршедә генә яшәүче Дмитрий Кузьмич атлы купец татар сәүдәгәре янына яшерен рәвештә «тулы хокуклы һәм чиктән тыш вәкаләтле илче» җибәрә: аракы-фәлән кирәк була-нитә калса, ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерә ул.

Ярдәм кирәк булмый.

Көрәш барыбер татарның җиңүе белән тәмамлана…

Татар хәйләгә бара…

Яман хәбәр китерәләр аңа: имештер, кибет тирәсендә берәү эчеп исереп егылган да җан тәслим кылган, ягъни мәсәлән, катып үлгән… Бай шул ук төнне мәетне яшертен генә немец кибете янына илтеп ташлата да становойга хәбәр салдыра… Шунда күрсәтәләр немецның күрмәгәнен, ник туганына үкенерлек итәләр. Кибетен яптыралар, аракы заводларын пичәтлиләр. Билгеле, бу эштә Себер баена әлеге дә баягы Дмитрий Кузьмич та бик теләп ярдәм итә. Шулай итеп, алар «күз көеге» булган немецтан котылалар. Аннары инде Дмитрий Кузьмич белән үзара көрәшә башлыйлар…

– Безнең эштә, ягъни мәсәлән, сәүдә эшендә, кеше чын мөселман булып кала алмый. Сәүдә эше – талау, алдашу, күз буяу ул. Сәүдә эшендә дуслык та, туганлык та, кыскасы, андый хисләр читтә торырга тиеш. Чөнки сәүдә эше ул – берсеннән-берсе яманрак жуликлар, маклерлар, скупщиклар, откупщиклар, ростовщиклар белән бәйле кәсеп…

Себер бае сөйли, ә табын янындагылар аның зирәклеген, тапкырлыгын, хәйләкәрлеген мактый-мактый, хуплый-хуплый утыралар…

– Һай, рәхмәт төшкере! Вәт булдыргансың ичмаса! Мондый очракта «Афәрин!» димичә ни диясең…

Татарда гомер-гомергә мәҗлес күзгә-күз карап аралашу, төпле һәм ипле сүз сөйләшү, акыл тирәнлеген һәм зиһен йөгереклеген сынау урыны булган.

Соңрак Асылханга «баюны максат итеп куйган кеше иң элек үзенең кешелек сыйфатларын югалтырга тиеш» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәләде. Андый сүзләрне ишетү белән, кылт итеп, әлеге Себер бае сөйләгән вакыйгалар искә килеп төшә торган иде.

Еллар узды.

Мирзахан бай уртанчы улы Галимханны, кая гына барса да, үзеннән калдырмады. Дөнья күрсен, күзе ачылсын дип уйлый иде булса кирәк. Зур корабка – зур диңгез дигәндәй, ни әйтсәң дә киләчәк шул улы кулына калачак бит. Өлкәне – офицер, ә төпчегеннән он суы да, тоз суы да чыгарга охшамаган…

Мәкәрҗә ярминкәләренә баргач, Мирзахан бай тирә-якны дер селкетеп кулында тоткан атаклы купец Гарденчта кунакта була. Карт бай баштарак бу турыда җае чыккан саен горурланып телгә ала торган иде. Янәсе, «Нижнийның хуҗасы» купец Гарденч белән Миколай патша булып Миколай патша кул биреп күрешкән. Әмма Гарденч үзе, кешеләр белән исәнләшкәндә, кулын бирми, биргәндә дә, гильдиясен, дәрәҗәсен күрсәтү өчендер инде, нибары ике бармагын гына сузып күрешә торган булган. Ә Мирзахан байны күрү белән: «О-о, Казанский князь!..» – дип, кочагына алып, мөселманнарча ике куллап күрешүләрен искә төшереп, мактанып куярга да онытмый торган иде.

Менә шунда танышып дуслашалар да инде «яшь князь» Галимхан белән Гарденчның бердәнбер улы Захар. Әмма бу сәер дуслыкның ахыры яман фаҗига белән тәмамлана…

Икенче җәйгә чыгу белән, Галимхан, юк йомышны бар итеп, Нижнийга китә. Сәбәбе: Захардан хат ала. Бик тә инде кызыктырырлык итеп чакырган, гомергә онытылмаслык итеп типтерәчәкбез, туйганчы күңел ачачакбыз, дигән. Билгеле инде, берсеннән-берсе сылу барышнялар белән дә таныштырырга вәгъдә иткән…

Мирзахан бай каршы килми, әлбәттә. Улының мир тотучылар белән аралашуына куана гына. Чөнки ул белә, кош баласы да, канат ныгытып очарга өйрәнгәч, үз өеренә юл ала: карга – карга өеренә, бөркет – бөркет өеренә…

Бик теләп, ашкынып китә Галимхан. Чөнки Захар хатында егетнең күңелен җилкендерерлек сүзләрне кызганмый. Җитмәсә, тагын «яшь князь» не тагын бер сюрприз көткәнлеген әйтә…

Захар алдаламаган иде «яшь князь» не. Типтереп тә күрсәтәләр… Бер атнага дип киткән Галимхан айга якын кайтмый. Ниһаять, саубуллашу мәҗлесе оештыралар. Кечкенә генә бер прогулочный пароход алып, музыкантлар белән бер төркем чегән төяп, пикникка чыгып китәләр. Пристаньнарга бары тик аракы, азык-төлек алырга гына туктыйлар… Балыкчылар тоткан затлы эре балыклар да алар кухнясыннан артмый.

Җәнҗал бөтенләй юктан, Аза исемле яшь кенә чегән кызы аркасында килеп чыга. Арысланнар кебек сугышалар алар. Йөзе адәм карарлыгы калмаган Захар, гарьләнүенә түзә алмыйча, наганын чыгара да Галимханны стенага терәп диярлек ата. Пуля егетнең күкрәген тишеп үтә. Галимхан, яраланган ерткыч кебек, үлем ачысы белән үкереп ала да, җәрәхәтен капларга теләгәндәй, кулы белән күкрәгенә ябыша… Шунда бармаклары арасыннан кайнап-күбекләнеп кара кан тибүен күреп айнып киткәндәй була. Каршында тораташтай катып калган купец малаена:

– Аһ… кабахәт кяфер!.. Нишләдең… син?.. – дип кычкыра.

Галимхан стенага терәлгән килеш әкренләп чүгә, аска таба шуыша башлый. «Ярамаган эш» кылганлыгына тәмам төшенгән яшь купец, ярдәм итәргә теләгәндәй:

– Бо-же!.. Дорогой мой кунак!.. Что я наделал?.. – дип, Галимхан янына ташлана. Шулчак көтелмәгән хәл була… Галимханның кай арада читек кунычыннан хәнҗәрен чыгарып, аны сабына кадәр Захарның күкрәгенә батырып, йөрәген айкап чыгарганын күрмичә дә калалар… Ике якка ике үле гәүдә авып төшә…

Шулай бөтен пристань тирәләрен шау-гөр китереп кузгалып киткән пароход, беренче класслы салонына берьюлы ике мәет сузып салып, тавыш-тынсыз гына причалга кайтып туктый… Өннәре алынган чегәннәр пароходның туктаганын да көтеп тормыйлар, кайсы кая качып, таралышып та бетәләр.

Бу яман хәбәрне ишеткәч, тәмам шашып кала Мирзахан бай. Шунда ук Питерга телеграмма суктыра. Хатынын ияртеп, өлкән улы кайтып төшә. Бу кайтуда инде кулларында яше тулыр-тулмас кыз бала да була.

Бәла бер килә башласа килә бит ул. Тимерханның хатыны Мәскәү белән Казан арасында, поездда үләт авыруы белән чирләп егыла. Казанга кайтып җитеп тәүлек тулды дигәндә, яшь ана, сабый баласын калдырып, фани дөнья белән бәхилләшә. Шулай итеп, Мирзахан байлар өеннән бер-бер артлы ике зур мәет чыга.

Тәмам аптырашта калган бай, хуҗалыкны үз кулыңа ал, дип, кабат өлкән улына мөрәҗәгать итеп карый. Әмма Тимерхан бу турыда ишетергә дә теләми. Мирзахан байга: «Йа Хода! Ата кеше үз мирасын үз баласына тапшыра алмас заманнар да җиттемени? Малга – хуҗа, улга ата кирәклекне дә төшенмиләр бит!..» – дип лаф орып сукранырга гына кала.

Бәла ялгыз йөрми…

Тимерхан, яшь тә тулмаган Чулпания исемле нәни кызчыгын «вакытлыча гына» Казанда калдырып, Питерга кире китеп бара. Шул ук көзне аның яңа төр торпеда сынаганда катеры-ние белән шартлап һәлак булганлыгы турында хәбәр алына.

Мирзахан бай бу хәбәрне күтәрә алмый, урын өстенә ава.

Билгеле, Тимерханга, «Бөек монархия алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» дип, зур гына пенсия билгелиләр… Улы Чыңгызны дәүләт хисабына укырга бирәләр. Питердагы бай туганнары исә балаларны үзара бүлешкәндәй итәләр: Чыңгыз аларга була, кыз бала Казанда кала.

Мирзахан байга, теләсә-теләмәсә дә, «чит оядан эләккән, акылга камил булмаган» кече улы белән эш итәргә кала. Ә бит ул Асылханны баштарак бар дип тә белми, тәмам кулын селтәгән иде. Хәер, улы да атасы күзенә чагылмаска тырышты. Җәй җиттеме, әйдә Идел буена, таныш маякчылар, балыкчылар янына. Атналар буе кайтмыйча ятар иде. Көймәдә йөзә, балыкка куйган ауларны тикшерә. Соңрак инде искәрмәстән генә сунарчы булып китә. Киек-кош кирәккә йөрми Асылхан, уенда кала шау-шуыннан, тормыш мәшәкатьләреннән читтә булу, табигать куенына «чуму» гына иде.

Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп, кулдан ычкынып таркала башлый…

Карт көч-егәре бетүне сизеп, тагын бер талпынып карый, булган капиталына бер-бер артлы ике такта яру заводы алып җибәрә. Берсе – Арча ягында, икенчесе бөтенләй капма-каршы якта, Паратовның суднолар ремонтлау мастерскойлары тирәсендә була. Икесенә дә чимал-агач очсыз гына бәя белән мари урманнарыннан чыгарыла…

Ләкин бу эш бик мәшәкатьле иде, күп вакытны сорый, күз-колак булуны таләп итә. Мирзахан бай бердәнбер улын әле анда, әле монда йөгертеп карый. Әмма Асылханның кая гына барса да «юлы уңмады», кирәкле эшне җиренә җиткереп әйләндереп чыгара алмады.

Мирзахан бай, «үзеннән барыбер рәт чыкмас» дип, ахыр чиктә улын күзле-башлы итәргә була. «Ирен агулап үтерде» дигән яманаты чыккан булса да, йорт-җир өчен бик кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән дигән сүз таралган иде инде. Булса да булгандыр. Чөнки Салих байның хатынын җәберләүләре турында адәм әйтеп адәм ышанмаслык сүзләр күп йөри иде. Имештер, ул өенә фахишәләр алып кайтып, шул фахишәләр белән йоклау өчен, яшь хатыныннан урын җәйдерә торган булган. Хәер, ул кадәресе, бәлки, булмагандыр да. Кеше ни сөйләмәс дисең.

Улының икеләнеп:

– Юк, өйләнмим… Күргәнем дә юк… – дип кырлы-мырлы сөйләнеп торуын күргәч, Мирзахан бай, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп, бер генә җикеренә:

– Дәшмә, ичмаса!.. Хатынны аны күреп түгел, ишетеп алалар. Күреп гүзәлгә өйләнгәнче, күрми затлы нәселгә өйләнү мең кат хәерлерәк!..

Бераз тынычлангач, булачак килененең булган, уңган якларын тезә башлады. Эчеп-тузып, юлдан язып йөргән Салих байның үлүенә дә карамастан, әнә шул хатын, имештер, хуҗалыкны җыен килде-китте ир-атлардан да болайрак итеп алып бара.

Мирзахан бай ике тапкыр сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме, бетте. Шулай итеп, Асылхан хатынлы булды. Карт бай исә, улын йорт тотарлык, мал-мөлкәтнең кадерен белүче хатынлы итеп, морадына ирешеп, тыныч күңел белән теге дөньяга китеп барды.

Асылханның үзеннән берничә яшькә олы Мәрхәмбикәгә күңеле ятмады, җаны эремәде, өйләнгәннәренә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, араларында якынлык хисе тумады. Икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачтылар.

Аның каравы бәби таба алмаган байбикә (Салих бай кыйнап имгәткән дип сөйләделәр) бишенче яшенә чыккан Чулпанияне үзенең баласыннан да болайрак якын күрде, бөтен хисен, бар мәхәббәтен шул балага бирде. Чулпаниянең киләчәге турында да кайгыртты. Аның өлешенә чыккан пенсияне, опекунский совет аша юллап, шактый зур процент белән казна банкына салды.

Чыннан да, Мирзахан бай әйткәнчә булды: бар эшне (алыш-бирешне дә), бөтен тормыш дилбегәсен Мәрхәмбикә үз кулына алды. Билгеле, бай үлү белән, кайчандыр шаулап барган сәүдә эшләре түгәрәкләнде, пароходчылык белән элемтә өзелде, саф табыш биреп торган ике такта яру заводының берсен, Кабачищедагысын, бер француз (якында гына өр-яңа техника белән җиһазландырылган завод төзеп) «чәйнәмичә йотты»…

Әмма Асылхан гадәтенә хыянәт итә алмады. Хатыны Мәрхәмбикә әйтмешли, һаман да юкка «җил куып» йөри бирде. Күзле-башлы булганнан бирле, хатыны янында калырга, аның тавышын ишетергә теләмичә, ауга дигән сылтау белән тагын да ешрак, озаккарак чыгып китеп югала торган булды.

Тормышны алай дәвам итеп булмаячагын, ниндидер чара күрергә кирәклеген Асылхан үзе дә бик яхшы төшенә иде. Күңеле тарткан, җаны теләгән кешегә өйләнергә кирәк дигән яшерен уе да бар иде аның.

Таң йолдызына тиң Зөһрәне күрү яшерен өмет чаткысын яңа көч белән кабызып җибәрде, «чыннан да…» дигән уе тиз арада бөтен барлыгын яулап алды. Зөһрә күз төшәрлек чибәр, сылу кыз иде.

Асылхан иртәгесен якында гына, шакы-шокы китереп, талкы такыган тавышка уянып китте. Көн тәмам яктырган. Каяндыр, өйалды ишеге ярыгыннан, алтын кылларга охшап, кояш нурлары сузылган… Шушы юк кына нәрсә дә күңел күген аязландырып, ниндидер бер куаныч өстәгәндәй итте.

Өйдәгеләр нишлиләр икән дигән сыман, бераз колак салып тыңлап торды. Юк, бернәрсә дә ишетелми.

Торып өйалдына чыкты. Ишек катындагы урындык өстендә юып киптерелгән киемнәре ята. Ялтыр кунычлы күн итегенә кадәр чистартып куелган. Пөхтәләп төреп куелган киемнәрен, рәхмәт хисе белән алып, ашыкмыйча гына киенде.

Ишегалдына чыкты.

Күк гөмбәзе ачылган. Офыклар киңәеп тә, яктырып та киткән. Баскыч төбендә агач күтәртмәле бер-ике пар юкә башмак ята. Өй кыегында, кояшка яннарын куеп, күгәрченнәр кабарып утыралар.

Өй хуҗалары өйдә кунак барын бөтенләй онытканнар, ахрысы. Барысы да абзар, лапас тирәсендә әвәрә киләләр. Барысы да кырылып эштә.

Бөркәү астында кызларның өчесе дә, тезелешеп басып, талкы талкыйлар. Моны күреп, Асылхан соклануын яшерә алмады. Күрче, ничек матур итеп эшлиләр. Кош – очканда, кеше эшләгәндә матур, дип, бер дә белмичә әйтмәгәннәр икән шул.

Шулчак буралы абзардан бау ишүче үзе килеп чыкты. Башында – ямьшәйгән киез эшләпә, өстендә – озын киндер күлмәк, шундый ук алъяпкыч япкан.

Асылхан сәлам бирде:

– Алла куәт бирсен!

– Амин! Теләгең кабул булсын…

– Бик иртәләгәнсез…

– Башкача булмый. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз…

Әйтерсең кемдер әмер-боерык бирде: мизгел эчендә тирә-юнь тынлыкка чумды, барысы да берьюлы эштән туктадылар.

– Ничек соң, һәйбәт йокладыңмы? Урын-җир җайсыз булмадымы? Туңмадыңмы? Эшкә керешеп йокларга комачауламадыкмы?.. Нишләмәк кирәк, таңны таңга ялгап эшләгәндә дә бик таманга туры килә. – Хуҗа кеше сүз тәмен югалтмыйча сөйләнүен белде: – Кем әйтмешли, тормыш итүнең беренче бисмилласы – хезмәт. Башкача булмый. Аллага ышан, үзең кымшан, ди бит. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп тырышсаң да, бик таманга килә…

Әти кеше кайсы кая кереп поскан кызларына әмер биреп алгандай итте. Иң элек атны эчерергә кушты.

Эшләреннән бүленгән кызлар чырык-чырык көлешеп алдылар. Шуннан соң араларыннан берсе әйтә салды:

– Әнә Зөһрә эчерсен…

Яңадан көлешү: «Зөһрәне сайлады ич», янәсе.

Шул арада Асылхан сиздермәскә тырышып кына кызны кабат күздән уздырды. Кабат тәэсирләнмичә, сокланмыйча булдыра алмады. Зөһрәнең әле генә бөресеннән шытып чыккан гөл чәчкәседәй алсу, дымсу иреннәрен гаять килештереп, яктырып елмаюын, күзләренең аяз күк йөзе сыман саф зәңгәр икәнлеген аермачык итеп күрде ул.

Зөһрә, атлап-йөгереп, каядыр бакча эчендәге сиртмәле кое янына чыгып китте. Асылханның колак төбендә исә чулпы тавышы гына чыңлап калды…

Өлкән кызларын самавыр куеп, табын әзерләргә дип кертеп җибәрделәр. Ана кеше уртанчы кызын да ир-ат янында калдырмады. Үзенә генә ишетелерлек итеп: «Бар, бар… Буй күрсәтеп торма монда», – дип, апасына ярдәм итәргә өйгә озатты.

Икәүдән-икәү генә калгач, Бариәхмәт кунакны үз эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары белән таныштыра башлады. Һәрнәрсәнең җае бар, янәсе. Һәр эшнең телен белергә, серен тоярга кирәк… Сүсләрне сортларга бүлде. Ефәк кебек йомшак, яшькелт төстәге баса[1 - Баса – киндернең орлык бирми торган, ир чәчәкле төре.] сүсе кушылып ишелгән бау дип, сатып алучыларның һушлары китүләре турында да сөйләп алды. Шул уңайдан (бик тә инде сүзе сыйган кешегә серен ачарга мәҗбүр булган кеше сыман итеп) сәүдә эшендә аз-маз гына «хәйлә-шәргыя» ише нәрсәгә дә юл куелуын өстисе итте. Ә бит кирәксә, сатыласы бауларга яшькелт төс бирүдән дә җиңел эш юк. Аның өчен, киндер бияләй киеп, берәр уч сутлы үлән аласы да ишелгән бауны буйдан-буйга берәр кат сыпырып кына чыгасы…

– Сату эшендә шулай аз-маз гына хәйләсез дә булмый инде ул, – дип куйды хуҗа, кеткелдәп.

Чәй янында ир-ат нәкъ кичәге кебек икәүдән-икәү генә булдылар. Соңыннан: «Ходай юлдаш булсын үзеңә…» – дип, җыйнаулашып озата чыктылар. Асылхан, лапас баганасындагы боҗрага бәйләп куелган атын күреп, сызгырып җибәрә язды. Өй хуҗасы Бариәхмәт аны коендырып менү белән генә чикләнмәгән, ялт иттереп кыргычлап та куйган иде.

Асылхан юлга чыгу белән, көн яңадан бозылды. Тагын яңгыр ява башлады. Әмма бу көзге вак яңгыр аңа җәйге ләйсән кебек җылы булып тоелды. Чөнки аның күңеле әле һаман баягынак кына саубуллашкан йомшак мөгамәләле гаиләдә иде.




6


Күчкән шәпкә куанган иде Гөлбану. Шундый зур, киң ишегалды. Үзе чиста. Җитмәсә, як-якта – алмагач бакчалары. Менә кайда ул рәхәт, менә кайда ул җәннәт! Теләсәң кая бар, теләсәң күпме уйна…

Әмма аның бу шатлыгы тиз арада челпәрәмә килде, ул бары бер генә сүз ишетте: ярамый! Дөньяның кырт урталай бүленгәнлеген шунда гына төшенгәндәй булды Гөлбану.

Олы өйнең эченә керү түгел, янына да барма. Ярамый!

Бакчаларга кереп кенә кара. Ярамый!

Урамга чыгыйм дисәң, янә ярамый!

Хәтта тарантаслар, кошевой чаналар өеп куелган лапас астында да уйнарга ярамый…

Урамга да чыкмагач, кем белән уйнар соң ул? Аңа бит дуслар кирәк. Дусларсыз булмый…

Хәер, олы өйдә Чулпания бар барын. Ләкин ул Гөлбану белән уйнау түгел, сөйләшергә дә теләми. Үзен бик эре, бик тәкәббер тота, кырга сыймаслык кыланыш үзендә. Гөлбануны бар дип тә белми!

«Ярамый» дигән сүзнең чын мәгънәсен бик тиз төшенде Гөлбану. Килеп тора башлау белән, үзе бер авыл урамы кадәрле ишегалды алар өчен тарайды. Аларга хәтта олы капка аша йөрергә дә рөхсәт итмиләр.

Күңелсез иде Гөлбануга. Еш кына ул, үзләре йөри торган тыкрык капкасы янына килеп, ярык аша гына урамга күз сала. Анда да әллә ни юк. Кешеләр бик сирәк үтә. Гел шулай күңелсез булыр микәнни?..

Андый чакларда ул олы өйдән Чулпанияне алып чыгуларын көтә. Аны һәр көнне диярлек бер үк вакытта көндезен һәм йокларга ятар алдыннан, курчак кебек киендереп, ишегалдына яисә бакчага алып чыгалар. Чулпания чыгу белән, барысы да аягүрә баса, барысы да, ярарга теләгәндәй, аның янында бөтерелә башлый. Җаны ни тели, шуны эшли ул. Тели икән, бакчага керә. Урамны күрәм ди икән, шунда ук зур капканы төбенә кадәр шыр ачып куялар, атка утырып йөрим дисә, рәхим ит, җиңел тарантаска ат җигелә…

Үз дәрәҗәсен бик белә Чулпания. Әле беркөн генә Гөлбану аның Кылый Хәмит белән сөйләшүен тыңлап торган иде.

– Хәмит абый… Тукта әле! – Чулпания бу сүзләрне олыларга охшатып, эре генә, әмер биргән кебек итеп әйтте.

Хәмит шунда ук, кылый күзен тасрайтып, кыз алдына чүгәләде.

– Тыңлыйм, үскәнем…

– Әйт әле: син минем дәү әнине яратасыңмы?

Байбикәне дәү әни дип йөртүен Гөлбану белә иде инде.

Хәмит мондый сорауны көтмәгән, ахрысы, елмаеп, үзе сорау биреп куйды:

– Минме?..

– Әйе.

– Һы…

Хәмит шулай нәрсә дип әйтергә дә белмичә икеләнеп торган арада, Чулпания әйтә салды:

– Бәлки, куркасыңдыр?..

– Куркам… Монысы хак.

– Ә ник куркасың?

– Ник дип… Ул бай.

– Аннан башкалар да куркамы?

– Башкалар да.

Кыз чак кына уйланып торды. Аннары бармагы белән Гөлбану ягына төртеп күрсәтеп:

– Аның әтисе дә куркамы? – дип сорап куйды.

– Әйе, Гөлбануның әтисе дә курка.

– Көчле ич ул…

– Булса соң! Менә бераз үсә төш әле, син дә дәү әниең кебек көчле булачаксың… Синнән дә барысы да куркып торырлар. Чөнки син бай… Байларга буйсыналар… Байлар алар көчле дә, батыр да, синең кебек матур да булалар.

Чулпания, «Менә ишеттеңме инде?» дигән сыман, бик эре кыяфәт белән Гөлбануга күз төшереп алды.

…Күп тә үтмәде, бай кызы Чулпаниянең көчлерәк булуын, «батырлыгы» н Гөлбануга үз җилкәсендә татырга туры килде…

Болай булды. Әнисе чүплектән башы ватылып, аяк-куллары каерылган курчак табып кергән иде. Шуны юып, яңа баш ясап куйды, аяк-кулларын рәтләп, Гөлбануга менә дигән курчак ясап бирде. Шәмәхә каләм белән сөрмәле күзләр, кашлар, авыз-борыннарына кадәр ясады. Гөлбануның башы күккә тиде, шатлыгы эченә сыймады. Көннең көн буе кулыннан төшермәде курчагын.

Кичкырын, туңмасын өчен әйбәтләп киендереп, Гөлбану курчагын ишегалдына алып чыкты. Бу вакытта ишегалды буш булмый. Көннең көн буе эшләп арыган хезмәтчеләр, аш-су пешерүчеләр дә, хәл алырга дип, һавага чыгып утыралар. Хәтта Асылхан бай үзе дә ишегалдында. Пиджагын салып, коймадагы кадакка элеп куйган да үзенең ике көпшәле мылтыгы белән кайнаша. Ул ауга җыена иде булса кирәк. Келәт алдына (гадәттә, ниндидер урыста була торган) ау эте бәйләп куелган. Эткә бәйдә утыруы бик күңелсез, ахрысы, түземсезләнеп, хуҗасы ягына тартылып-омтылып куйгалый, зарлангандай шыңшып та ала.

Гөлбануның әтисе дә шунда. Ишегалдын себереп чыгарганнан соң, себеркесен, чүп түгә торган соскычын лапаска алып кереп китте.

Шулвакыт (йоклар алдыннан саф һава сулатыр өчен) Чулпанияне дә алып чыктылар. Башында – алтын-көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, энҗе каймалы башлык, өстендә ялтыравыклы төймәле зәңгәр бәрхет бишмәт иде аның.

Шулчак, гадәттә, тып-тын урамнан ниндидер шау-шу ишетелде. Сахрада сайрашкан чикерткәләрне хәтерләтеп, сыбызгы сызгырткан авазлар яңгырады. Ишегалдындагылар сагайдылар, бар дикъкатьләрен шул якка, олы капка ягына юнәлттеләр…

Нәкъ шулвакыт тыкрык капкасы буендагы биек койма аша, күләгә кебек кенә булып, ишегалдына бер бәндә сикереп төште. Күз ачып йомганчы, капканың келәсен ачып, тагын бер кешене кертте. Кертте дә җәһәт кенә бикләп тә куйды. Аннары, иелеп-посып, Гөлбану яныннан ук үтеп, түрдәге бәләкәй өйнең өйалдына керделәр. Һәм гаять җитезлек белән чормага менеп, үзләре артыннан баскычны да сөйрәп алдылар.

Бу хәлне ишегалдындагылар күрмичә дә калдылар. Гөлбану күрде дә тагын әтисе күреп калган икән. Сабирҗан, тиз генә килеп, гаҗәпләнүдән авызын ачып торган Гөлбануны, кулыннан җитәкләп, бу тирәдә булмавың хәерлерәк дигәндәй, читкә, олы өйгә табарак алып китте…

Нәкъ шунда күрде дә инде Чулпания аның кулындагы курчакны. Күрде дә: «Бир минем курчакны», – дип, йөгереп килеп чытырдап ябышты.

Гөлбану бирмәде.

– Минеке!.. – диде ул, курчагын ике куллап кочагына кысып.

– Юк, минеке… – дип, тегесе бичара курчакны аякларыннан эләктерде.

Гөлбану, янында торган әтисенең якламавын күреп, үзе каршылык күрсәтә башлады. «Бирмим булгач бирмим…» – дип чырылдап кычкырып елап җибәрде ул.

Чулпания дә зәһәрләнеп кычкырды. Бер-ике тапкыр шапылдатып Гөлбануга сугып та алды. Чыр-чу купты…

Шулвакыт өстәге террасаның ишеге ачылып китте. Шактый соң булуга да карамастан, өй кыегында утырган күгәрченнәр, куркуларыннан тузгып, канатларын шапы-шопы бәргәләп, һавага күтәрелделәр. Өй өстендә бер-ике тапкыр әйләнделәр дә олы урамдагы мәчеткә таба очып киттеләр.

Балконда байбикә күренде.

– Нәрсә булды тагын! Кем кычкырта баланы?.. – дип, бар көченә нәгърә орды ул.

Сабирҗан шундук кызы кулындагы курчакны, алып, Чулпаниягә тоттырды. Гөлбану гарьләнеп, үкси-үкси елый башлады.

Ул арада шаулашкан, сызгырткан авазлар, дөпе-дөпе йөгерешкән аяк тавышлары капка төбендә үк ишетелде. Ул да булмады, кемнеңдер бик яман итеп тыкрыктагы кече капканы шакыганы ишетелде.

Асылхан бай Сабирҗан ягына борылды да, ым кагып, капканы ачарга кушты.

Аннан ялтырап торган җиз төймәле аксыл-сары китель кигән, биленә кылыч таккан жандарм офицеры бәреп керде. Аңа кара-күк киемле полицейский ияргән иде. Олы капкадан да берьюлы берничә жандарм килеп керде…

Бу көтелмәгән хәлдән тәмам шашып калган Әби патша тиз генә өйдән чыкты, барысын берьюлы өзгәләп ташларга җыенгандай җилтерәп аска төште һәм, офицерның күзенә үк кереп, нәрсәдер кычкырды.

Тегесе башта: «Просим прощения!..» – дип гафу үтенгәндәй итте, аннары ниндидер бик зур җинаятьче качканлыгын, шуны эзәрлекләүләрен аңлатып бирде.

Байбикә ярым русча, ярым татарча: «Знайть не знаю!.. Безнең җинаятьчеләр белән алыш-бирешебез юк. Җинаятьчеләрне безнең йорттан эзләргә дигәнмени?!» – дип җикеренде.

Офицер байбикәнең сүзенә карап тормады, янындагы полицейскийларга әмер-боерык бирде. Тегеләре кайсы кая таралышып бетте. Берсе – лапаска, икенчесе – бакчага, ә берсе түрдәге бәләкәй өйгә таба юыртты…

Һаман да әле үксүеннән тыела алмаган кызын җитәкләп торган Сабирҗанның җаны уч төбендә иде…

«Әгәр дә мәгәр таба-нитә калсалар харап! – дип уйлады ул. – Әби патша аны тереләй ашаячак. Ул бит теге билгесез кешеләрнең үзләре басып кергәнлеген белми… Сабирҗан яшереп яткан дип уйлавы бар. Җитмәсә, тагын әнә бик хәтәр җинаятьчеләр, ди. Андыйларны түгел, беркөн базар чатында кайчандыр бергә эш көтеп торган чувашны алып кайтканы өчен дә: «Җыен браматны җыеп кайтасы булмагыз!..» – дип пыр туздырган иде.

Полицейский өйгә кереп китте.

Сабирҗан исә баскан җирендә кадакланган кебек катты да калды.

Ул арада полицейский өйалдына чыкты, үрелеп чормага күз салды, хәтта арткы бакчадагы мунча тирәләрен дә әйләнеп килде. Йөгереп-атлап офицер янына килеп, сүзсез генә җилкәләрен җыерып куйды.

Офицер шулай вакытлы-вакытсыз борчып йөргәннәре өчен байбикә алдында, аннары койма буенда торган бай янына килеп, кабат гафу үтенде дә полицейскийларны ияртеп чыгып китте.

Ишегалды бушап, тынычланып калды. «Йа Хода! Хәвеф-хәтәр узды бугай…» – дип, Сабирҗан, ниһаять, иркен сулыш алды.

Байбикә, ярты дөньяны яулап алган кеше сыман, җирәнгән кебек, курчакны сыңар аягыннан гына асып тоткан Чулпанияне җитәкләде дә өйгә алып кереп китте. Ишегалдындагылар да әкренләп кайсы кая таралыштылар.

Гөлбану гына һаман да елый иде.

– Җылама, кызым… Җылама. Әниең нәкъ шундый ук курчак ясап бирер үзеңә… – дип юатты аны әтисе.

– Миңа, миңа үземнеке кирәк…

Шулвакыт Асылхан бай Сабирҗанны үз янына чакырып алды.

– Танышларыңмы?.. – дип сорап куйды ул искәрмәстән генә.

– Кемнәр?..

Бай түрдәге бәләкәй өй ягына ым какты:

– Тегеләр…

Сабирҗан коелып төште. Димәк, бай да күреп калган икән.

– Юк…

Бай ышанды. Шулай да: «Кара аны! Бүтән андый хәл кабатланмасын…» – дип кисәтү ясады.

Асылхан да өйгә, үз ягына кереп китте. Кызын җитәкләгән Сабирҗан гына, юк эшне бар итеп, һаман да әле ишегалдында чуалды. Өенә керергә базмады. Миңлегөл дә эшеннән бушамый, ичмаса!..

Болай тиктомалга әрле-бирле йөренеп булмый бит инде, шикләнүләре бар. Сабирҗан сак кына өйалдына керде, тамак кырды. Әмма җавап бирүче булмады. «Әллә чыгып та шылганнар инде?» – дип уйлап куйды ул.

Өйгә керде. Почмактагы киштәдә торган сукыр лампаны алып кабызды. Тәрәзә пәрдәсен төшерде. Шулвакыт тавыш-тынсыз гына ишек ачылды. Аннан бая беренче булып койма аша сикергән кеше килеп керде. Шәһәрчә киенгән. Татар булып чыкты.

– Исәнме, агай-эне!.. – дип дәште ул Сабирҗанга. – Син мондамыни хәзер?

– Әйе… – диде Сабирҗан, бернәрсә дә төшенмичә. – Никтер төсмерләп бетерә алмыйм үзеңне…

– Гаҗәп тә түгел. Без бит синең белән бары бер генә тапкыр күрешкән идек. Теге вакытта, Садриларда… Хәтерләмисеңме? Соң, утын алып кереп, мичкә яккан идең ич…

– Ә-ә!.. Кайда соң ул хәзер?

– Садри турында сорыйсыңмы?

– Әйе.

– Сөргендә… Себергә озаттылар үзен.

– Нәрсә булган иде соң? Ни өчен шулай?..

– Чын кеше булганы өчен… Хәзер бит заманалары шундый. – Һәм шунда ук әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман тезә дә башлады: – Менә нәрсә, туган! Исемем Камил минем. Үзем генә түгел мин. Иптәшем дә бар. Бик яхшы кеше ул. Әле баягынак кына коткардык үзен… Бүген үк, менә хәзер үк, аны тынычрак, куркынычсызрак җиргә озатырга кирәк. Безне көтеп торалар… Безне ишегалдындагылардан күреп калучы булмагандыр бит?

– Булган… – диде Сабирҗан.

Кунак сагайды:

– Кем күргән?

– Хуҗа үзе…

– Соң?

– Кисәтеп куйды…

– Нәрсә дип?

– Бүтән андый хәл кабатланмасын дип…

Кунакның йөзе күзгә күренеп үзгәрде:

– Ә хәзер кайда ул?

– Өенә кереп китте.

– Бәлки, өенә түгелдер?..

– Өенә. Кереп киткәнен үз күзем белән күреп калдым.

– Ал-ла-ай!.. – дип сузды үзен Камил дип таныткан кеше. – Менә нәрсә… Сиңа ышанам мин, иптәш… Әмма безгә монда калу бик хәтәр. Тиз генә урамны бер әйләнеп кер әле. Ул-бу күренмиме, шикләнерлек нәрсә юкмы? Сак куймаганнармы?.. Аннары мин үзем чыгып керермен…

Ата кешенең «Ә бу курыкмасмы соң?» дигәндәй бала ягына борылуын күргәч:

– Аның янында үзем торып торырмын, – диде. Һәм шунда ук, бик күптән белгән кебек, Гөлбануга дәште. – Нәрсә, үскәнем… Җәберләделәр дисеңме? Алар җәберләрләр, үскәнем. Ә син җылама… Үскән ич син.

– Курчагымны алдылар… – диде Гөлбану, һаман да иреннәрен турсайтып.

– Ә син җылама. Сер бирмә. Исемең ничек әле? Ничек, ничек?.. Ә-ә? Менә нәрсә, Гөлбану… Икенче килгәндә, мин сиңа менә дигән курчак алып килермен, яме?.. Анысын инде талый алмаслар…

– Килмисең син… – диде Гөлбану, ышанмыйча.

– Киләм! Менә әйткән иде диярсең, бик матур курчак алып килермен… Күзе йомыла торганны. Яме?..

Сабирҗан чыгып китте. Кунак абый, ярым ачык калган ишектән башын сузып, кемгәдер дәште:

– Әйдәгез, әйдә, Пётр Семёнович! Бәхеткә күрә, хуҗалар да таныш булып чыкты…

Ишектән тагын бер кеше керде. Монысын күргәч, Гөлбану шүрли төште. Картузы астыннан чем-кара озын чәчләре бүселеп чыгып тора. Җиткән сакал-мыегы да, зур күзләре дә чем-кара. Үзе чандыр, ак йөзле.

Ул, бүлмәгә үтсә дә, түргә узмады. Ишекне дә япмады. Әледән-әле өйалды ишеге ягына килеп, колак салып тыңлап алгалады.

Аннары, елмаеп, нәрсә өчендер Камилне шелтәләгәндәй итте:

– Харап итә яздыгыз бит, шайтан алгырлары!..

Камил сорап куйды:

– Ничек итеп?..

– Шундый хикмәт буласын жандармнар сизенгәннәр, ахрысы…

Тегесе тагын да гаҗәпләнә төште:

– Нилектән алай дисең әле, Пётр Семёнович?..

Сакал-мыек басканы бик кызыклы мәзәк сөйләгән кебек итеп тезеп китте:

– Минем янга «каретага» отделение хуҗасы ротмистр үзе менеп утырды. Карасам, пистолетын кора бу… «Монысы тагын нәрсәгә? – мин әйтәм. – Әллә качар дип уйлыйсызмы?..» «Юк», – ди бу. «Соң?..» «Әгәр дә мәгәр иптәшләрегез коткарырга теләп покушение ясасалар, өстән күрсәтмә бар», – ди бу. «Нинди күрсәтмә?» – дим. Күзен дә йоммый: «Атып үтерергә», – ди. Инде сез килеп, ыгы-зыгы кубу белән, иң элек кулындагы пистолетын бәреп төшердем. Менә ул… – Кара сакаллы абзый, чалбар кесәсеннән озын көпшәле наган чыгарып, Камилгә бирде. – Мә, ал! Сезгә кирәгер бу нәмәстә…

Тегесе, пистолетның кай җирендер чикылдатып тарткалап караганнан соң, куен кесәсенә салып куйды.

Гөлбануның әтисе кайтып, урамда шикләнерлек ул-бу күренми, диде. Шулай да Камил дигәне үзе дә бер әйләнеп керде. Бары тик шуннан соң гына хуҗаларга кабат рәхмәтләр әйтеп саубуллаша башладылар.


* * *

…Камил абыйсы сүзендә торды, килде.

Кулында зур гына катыргы тартма иде аның.

– Исән-саулар гына торасызмы?.. – дип, күптәнге танышларына, якын туганнарына килгәндәй тотты да керде ул.

– Кил әле, үскәнем! – диде ул Гөлбануга. – Менә сиңа вәгъдә иткән курчак. Мә, ал! Монысын инде беркемгә дә бирмә. Аларның битләре арттан юган. Җебеп торсаң, курчагыңны гына түгел, җиде кат тиреңне дә тунап алырлар, тартынмаслар…

Гөлбану куануыннан нишләргә дә белмәде. Чын курчак иде бу. Өр-яңа. Аның бит әле мондый курчакны кулына да тотып караганы юк иде. Бары кибетләрнең пыяла тәрәзәсендә генә күргәне бар иде.

– Абыеңа рәхмәт әйттеңме соң әле? Бик зур рәхмәт, Камил абый, диген…

Гөлбану, әтисе әйткән сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмыйча, кат-кат кабатлады:

– Рәхмәт, бик зур рәхмәт, Камил абый!

Шулвакыт ниндидер йомыш белән калага чыккан Миңлегөл кайтып керде. Әнисенең кәефе юк иде. Беренче тапкыр гына очрашуларына да карамастан, Камил белән дә коры гына исәнләште. Аннары иренең сораулы карашын тоеп, әйтте:

– Баягынак кына Нурми абыйны күрдем, – диде ул. – Кызлары – Халидәләре үлгән…

Гөлбануның елыйсылары килде. Кайчандыр Халидә белән уйнарга теләмичә, аны ялгызын гына бүлмәдә калдырып чыгып киткәләгән чакларын исенә төшерде. Үкенде. Чын-чынлап әрнеде.

– Котылган инде бичаракай, – диде әнисе. – Дәҗҗал мәлгунь җиле тиеп гарипләнгән булган… Монда әле дүрт саның төгәл булганда да бик таманга килә. Бичаракайның гомерсез буласы йөзенә чыккан иде. Игътибар иттеңме икән: күзләре шулкадәр моңсу иде аның… Хәерлегә булмый ул. Бер килсә килә бит ул. Хәмдия дә авырый, ди. Урын хастасына әверелгән…

Сабирҗан, яхшылыкка изгелек белән җавап кайтару турында әйтеп, бер өч-дүрт кадаклап он төйнәп барып килергә кирәк булыр, диде.

– Һәйбәтләр иде. Күпме яшәп, бер генә тапкыр да, ялгышлык белән генә дә тарсыну күрсәтмәделәр.

Тәрәзә каршында бүкәнгә утырган Камил дә сүзгә кушылды.

– Шулай инде, – диде ул, гади гына итеп. – Үлем, гадәттә, тәрәзәләреннән мул булып яктылык бәреп торган зур-зур ташпулатлар янында түгел, ә кайдадыр чокыр-чакырларга урнашкан алачыклар, ачлыктан әрнеп елаган балалар, ыңгырашкан авырулар янындарак йөрүчән була…

Миңлегөл чәй куеп җибәрде. Чәй янында сүз иярә сүз китеп сөйләшә торгач, якташлар булып чыктылар. Камил дә Карагай ягыннан икән. Тик авылдан киткәненә җиде былтыр, ди, инде. Аларны да туып үскән якларыннан нужа бабайның рәхимсез камчысы куалаган. Хәзерге вакытта тимер юлда эшли икән.

Кабат Садрины искә төшерделәр. Ил-көннең аек акыллы кешеләреннән берсе, дип атады аны Камил.

Шулвакыт Сабирҗан да кыюлана төшеп сорау биреп куйды. Теге чакта Садриларда ниндидер бер кешегә хатыны белән бергә торырга, хәтта үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмәүләре турында ишетеп калганлыгы турында әйтте ул. Аның ниндирәк кеше булуы белән кызыксынды.

Камил, ул әңгәмәне син дә ишеткән идеңмени дигәндәй, башта Сабирҗанга сәерсенеп, хәтта чак кына сынаган сыман итеп карап куйды. Аннары өйдәгеләрнең барысын да хәйранга калдырырлык сүзләр сөйли башлады. Аларны иң гаҗәпләндергәне: ул кешенең җирдә хосусый милек булмаган, сугышсыз, кеше тарафыннан кешене изү булмаган яңа җәмгыять төзү өчен аяусыз көрәшүче дворян булуы иде. Дворянның да ниндие әле, потомственные.

Хәзерге вакытта чит илдә, ди. Патшага, Рәсәйдәге стройга каршы газеталар чыгарып ята икән. Ул кешенең бертуган абыйсы да халык бәхете өчен көрәш юлында корбан булган, моннан унбиш еллар гына элек аны патша дар агачына астырган.

Өйдәгеләр үзара фикер уртаклашып алгандай иттеләр. Сүзгә хәтта Миңлегөл дә кушылды:

– Аларга тагын ни җитмәгән икән инде? Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй…

Сабирҗан да үз фикерен әйтте:

– Дөньяның бөкресен алай гына төзәтерсең, бар!

Сүз кискен борылыш ясап, беркөн коткарган кешенең кем булуына күчте. Ул да ачка интегүче, иза чигүче халык өчен көрәшүче икән. Чит илгә качкан кешенең фикердәше, көрәштәше. Күпне күргән кеше, ди. Гаять укымышлы, белемле, бик башлы, ди, үзе. Туган җиребездә, туган туфрагыбызда яшәсәк тә, без татарларны килмешәк итәргә маташучы патша самодержавиесе түрәләренең татарларны адәм рәтле эшкә алмаска дигән иске, мәгънәсез, кыргый, әшәке һәм җирәнгеч хорафатка теше-тырнагы белән каршы чыккан кеше, ди. Барлык илләрнең дә, барлык милләтләрнең дә хезмәт ияләре бертуганнар, чөнки алар барысы да коллык дәрәҗәсенә җиткерелгән изелүчеләр, бер нужа арбасына җигелгән кешеләр, дип өйрәтүче икән. Ул бу турыда хәтта язып чыккан һәм шул язуны бөтен Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган өчен, аны залим патшаның ихтыяры белән, авыр богаулар сөйрәтеп, шәфкатьсез казак камчылары белән кыйнап, сөргеннәргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. Ә ул һаман кача… Андый кешене төрмә генә куркыта алмый. Андыйлар сынсалар сынарлар, әмма бөгелә белмиләр.

Бик хикмәтле нәрсәләр турында сөйләде Камил. Тормышны сүгеп кенә калмады, үзе дә патшага тел-теш тидереп алды.

Пётр Семёнович кебек кешеләр әнә, каһәр төшкән бу тормышны сүгеп, аннан зарланып кына калмыйча, аны яхшырту турында хыялланалар, ди. Бөтен гомерләрен шуңа, изелгән халыкны азат итү эшенә багышлаганнар, ди алар.

– Хәзер кимсетелүне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кеше чын тормыш өчен, якты киләчәк өчен барган көрәштән читтә кала да алмый… Баш очыбызда гына, шыксыз кара канатлары белән халыкның ак бәхетен, якты көнен томалап, ике башлы каракош асылынып тора. Шуны бөтереп алып, муенын борып ташламыйча торып, гади халык бәхетнең нәрсә икәнен белмәячәк… Башка юл юк хәзер…

Мондый кыю, шул ук вакытта хәтәр сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр иде әле бу түбә астында. Камил киткәч, Сабирҗан белән Миңлегөл, хәзер генә ниндидер чиксез зур хакыйкатькә төшенгәндәй, сәерсенеп тынып калдылар.

Гөлбану да башка көннәрдәге кебек тиз генә йокыга китә алмады. Кочагында – курчагы. Тик менә Халидә үлгән… Югыйсә ул да Нурми абыйларына он илтергә барган әти-әнисенә иярер, курчагы белән Халидәне уйнатыр иде. Үлгәч булмый шул инде. Үлгән кешене җиргә күмәләр. Әнә авылдагы әбисе дә үлгән. Ә үзе: «Дәү булып үсеп кайт, көтәрмен…» – дип калган иде. Әбисе һәрвакыт диярлек каба төбендә утырыр иде. Эшеннән намаз укырга дип кенә бүленә иде. Андый вакытта ләм-мим сөйләшергә ярамый… Әбисе авыз эченнән догалар укып намазлык өстендә озак итеп утыра. Аннары кулына тәсбихен ала. Ә күгелҗем иреннәре Гөлбану өчен аңлаешсыз сүзләр пышылдый иде. Әйбәт, бик әйбәт иде аның әбисе. Ашагач әппәр итәргә өйрәтә торган иде. Хәзер юк шул ул. Бик тә яман икән ул үлем дигән нәрсә…

Кинәт Камил абыйсы күз алдына килде. Бая әйткән сүзләре искә төште. «Үлем йөри…» – ди. Балалар елаган, авырулар ыңгырашкан караңгы җирләргә бара, ди, үлем…

Әле дә ярый алар бу ишегалдына күчеп килделәр. Монда һәрвакытта да диярлек якты… Әнә олы өйнең тәрәзәләреннән төннең төн буе мул булып яктылык бөркелеп тора. Чөнки өй эчендә зур-зур куыклы берничә лампа яна. Кайвакытларда лапас эченә дә фонарь элеп куялар… Монда якты. Үлем монда килергә куркачак…

Шундый уйлар белән мавыгып, үзен үзе юата торгач, Гөлбану йокыга киткәнен сизмичә дә калды.


* * *

Әгәр дә бу тар тыкрыкта, күршедә генә Низам исемле усал малай тормаса, Гөлбануның тормышы бу кадәр үк күңелсез, бу кадәр иләмсез булмас иде. Бигрәк яман инде. Гөлбануның урамга чыкканын көтеп кенә тора. Һич көн күрсәтми. Әллә каян гына килеп чыга да Гөлбануны өйгә куып кертә. Гөлбануга бары: «Ә-әни-и!.. Карале-е…» – дип чырылдап кычкырырга гына кала.

Беркөн Гөлбануның әнисе шул тирәдә иде. Миңлегөлнең:

– Аһ, олы тиле!.. Күсәк, тагын синмени әле… Әниеңә кереп әйтеп, хәзер колагыңны бордырыйм әле, – дигән тавышын ишетү белән, малай торып йөгерде.

Билгеле, малайның әнисе янына кереп йөрмәде Миңлегөл. Киресенчә, Гөлбануны җилтерәтеп капкадан алып керде дә тиргәргә тотынды:

– Чыгу белән, пычак кергәндәй, син чырылдыйсың. Йөрмә, алайса… Өйдә генә утыр.

Гөлбануга йодрыгы белән күзләрен сөрткәләп акланырга гына калды:

– Мин гаеплемени, ул тия ич.

– Тия дип, сиңа авызыңны ачып торырга дигәнмени? Син дә карап торма, җавап кайтар. Икенче кагыла-нитә калса, эләктер дә ал чәченнән…

– Чәче юк шул аның… – дип куйды Гөлбану.

– Чәче булмаса, колагыннан эләктер. Бер тапкыр катырак йолкысаң, кабат бәйләнмәс…

Гөлбану каешланып беткән, түбәтәй кигән Низамның тырпаеп торган колакларын күз алдына китерде. «Чыннан да, колагыннан эләктерергә кирәк. Әнисе әйтмешли, кабат бәйләнмәслек булсын…»

Шунда ук урамга чыгып, теге усал малайны колагыннан сөйрәп йөрергә соң иде инде. Йокларга ятты. Төшендә дә шул Низамны күреп саташып бетте…

Имештер, усал малай гадәттәгечә сагалап тора. Гөлбану чыгу белән, аңарга ташлана… Ә ул кинәт кенә борыла да тегене колагыннан эләктереп ала… Тегесе әй елый, әй елый: бүтән тимәс идем, дип, шүрәле кебек акыра да бакыра, ялына да ялвара, имеш. Гөлбану кызгана тегене, җибәрә. Хәзер инде Гөлбану элеккеге кебек койма буйларында кача-поса гына йөрми, янәсе. Юри урамның уртасыннан бара. Теге зобани күрсен, имеш. Ә усал малай хәзер аның күзенә чалынырга да курка.

Һай, бу төш дигән нәрсә! Чынбарлыкка аз гына булса да охшасын иде икән. Юк шул!..

Усал малай аны бер түгел, әллә ничә тапкыр тотып кисте инде. Хәзер әнисе дә якламый башлады. «Син җебегәнгә шул кирәк. Йөрмәссең авызыңны ачып…» – дип, Гөлбануның үзен тирги.

Ниһаять, әнисе өйрәткәнчә, бераз каршылык күрсәтеп карарга булды ул. Шундый ният белән урамга чыкты Гөлбану. Әмма малай күренмәде. Тар тыкрыкны үтеп, олы урамга җитте, ә малай һаман юк та юк.

Кайчакларны Гөлбану урам чатына чыга да узган-барганга сәгатьләр буе карап утыра. Матур тарантасларга җигелгән яхшы атлар уза. Таш җәйгән юлда атларның дагалаган тояклары шакы-шокы килеп кенә тора. Тарантасларда эшләпә кигән абыйлар, кулларына зонтик тоткан берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе матур киенгән апалар утыра. Кайбер тарантасларда Гөлбану кебек кызлар, нәни малайлар да күренгәли. Яннарында – әти-әниләре…

Дөнья ник болай тигез түгел икән?.. Гөлбануның әле бер тапкыр да шундый сыгылмалы, резин көпчәкле җиңел тарантаска утырып караганы юк.

Көннәрнең берендә Гөлбану зур гына күл янына барып чыкты. Кабан күле иде бу. Һавада акчарлаклар оча, күл өстендә көймәләр йөзә. Сирәк-мирәк, гудок кычкырта-кычкырта, пароход үткәли.

Шунда ук бакча. Бакчада музыка уйный. Яр буенда сары ком сибелгән киң сукмаклар буйлап ефәкләргә генә төренгән матур-матур туташлар, алтын погонлы, төз буйлы офицерлар йөри… Бакча эче тулы бала-чага. Гөлбану да кермәкче иде, рөхсәт итмиләр. Капка төбендә торучы кызыл битле, озын мыеклы городовой: «Пошла вон!» – дип куып җибәрде.

Гөлбану тимер рәшәткә аша карап торды-торды да, городовой күрмәгән арада, бакча эченә сикерде дә керде. Чыкканда, городовойны үртәгәндәй, яныннан ук узып китте. Тегесе, бәбәкләрен акайтып: «У-у, шельма! Кай арада уздың әле син?..» – дип, яман ачуланып калды.

Инде өенә кайтырга борылам дигәндә генә, бакча ягыннан янына матур туп килеп төште һәм атлар йөри торган юлга таба тәгәрәп китте. Гөлбану аны куып җитеп алырга өлгермәде, әллә кайдан гына тупның хуҗалары да килеп җитте. Сипкелле малай иярткән төп кебек юан бер хатын:

– Кагыласы булма кеше әйберенә. Кара син аны, ә!.. – дип, Гөлбану кулындагы тупны тартып та алды.

Гөлбану өйләренә таба йөгерде… Әллә нинди, гарьләнү катыш әрнү биләп алды аның күңелен. Тамак төбенә төер утырды, күз яшьләре чыкты. Юл буе ул: «Кагыласы булма кеше әйберенә!» – дип җикеренгән усал хатынны тиргәп кайтты. «Урлар дип курыккандыр инде… Бик кирәк! Әллә минем андый гына туп күргәнем юкмы… Минем дә булыр әле тубым…»

Шундый күңелсез уйларга бирелгән хәлдә үз тыкрыкларына кайтып җиткәндә, әллә каян гына теге усал малай килеп чыкты һәм, кызның аркасына шапылдатып, бер тапкыр сугып та алды.

– Ки-ит!.. – диде Гөлбану, үз тавышын үзе танымыйча.

– Нәрсә?! – Малай, гайрәтләнеп, йодрыгын йомарлады.

– Кит, дим… Кит яхшылык белән.

Малай куян эзеннән барып та аюга тап булган сунарчы кебек бер мизгел аптырап калды. Аннары: «Китәрмен менә хәзер…» – дип, искәрмәстән генә Гөлбануның чәч толымыннан эләктереп алды…

Гаҗәп хәл! Бу юлы авыртуны сизмәде Гөлбану. Кинәт ачу белән кычкырып җибәрде дә малайның колагына ябышты. Өзеп алырга җыенгандай, чытырдатып тырнакларын батырды…

Ләкин бу элеккеге кебек кыйналудан куркып кычкыру түгел иде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән тавыш, йөрәк тавышы иде. Шул кычкыру белән бергә баядан бирле бимазалап торган төер дә йотылган кебек булып каядыр югалды.

Малай бу көтелмәгән хәлдән аптыраудан бигрәк куркып калды. Тизрәк ычкынырга уйлаган иде, әмма котыла алмады.

– Ал-ла!.. Җибәр, дим… Авырттырасың ич… Җибәр диләр бит сиңа!..

Әмма Гөлбануның хәле малайны ишетү, аның сүзләрен аңлаудан узган иде инде. Ул, үз-үзен белешмичә, буш кулы белән чалт та чолт тегенең йөзенә чаба иде…

Тәмам шашып калган малай үзе разбой салды:

– Ал-ла!.. Кит, дим… Уф-ф… Нишлисең?.. Тилеме әллә син!.. Җибәр диләр ич…

Тыпырчына торгач, малаебыз ычкынды. Әмма Гөлбану тиз генә тынычлана алмады. Бөтен тәне бизгәк тоткан кебек дер-дер калтырый иде. Ишегалдына ул елый-елый кайтып керде.

Бу юлы аны әтисе каршы алды:

– Кем тиде?

Гөлбану тел тибрәтеп сүз әйтә алмады, үксү һаман да буа, һаман да тетрәтә иде әле аны.

– Нәрсә?.. Тагын теге малай кыйнадымыни?

Ахыр чиктә Гөлбану да җавап бирә алыр хәлгә килде. Үкси-үкси:

– Юк!.. Бу юлы үзен кыйнадым… – дип җавап кайтарды.




7


Асылхан яңадан сәфәр чыкты.

Бу юлы инде ул ярәшеп куелган яшь кәләше янына бара. Йөрәге күккә күтәрелергә җыенган кош сыман талпынып-талпынып куйса да, атын кумады. Ул белә: бу вакытта әле алар барысы да эштә. Печән өсте.

Бариәхмәтләрнең бөтен гаиләләре белән эш сөюләренә, җирне яратуына исе китә Асылханның. Бау ишүче еш кына: «Җир ул – аш савыты, ни салсаң, шуны ашарсың», – дияргә ярата.

Аргамак, колакларын уйнаткалап, гадәттәгечә җил-җил атлап алга элдерә. Көн буе кояшта кызган юл тузаны атның тоягы астыннан терекөмеш кебек булып як-якка чәчрәп кала. Алда, кызыл телен салындырып, эт юырта. Әлсерәгән. Анда-монда кайгысы юк аның. Шулай да әле яңа гына серкәләнә башлаган арыш кырына җитәрәк, нидер сизенеп кинәт туктады, посып кына юл кырыена чыкты һәм үрә катып стойкага басты…

Шулчак аксыл-күгелҗем дулкыннар йөгерешкән арыш басуы өстеннән, Асылханны сискәндереп, ялгыз ләкләк күтәрелде. Ат та өркеп читкә сикереп куйды.

Асылхан берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе татлы уйларга баткан. Зөһрә турында уйлый ул. Зөһрәне күргәннән бирле, тормышына бөтенләй искәрмәс яктан бер ачыклык чаткысы кергәндәй булды. Бу юлы Асылхан үзенең кәләшенә беренче бүләген алып бара. Бүләге – асылташлы алтын беләзек.

Ничегрәк итеп кабул итәр икән? Нәрсә дияр икән? Аларның бит әле моңарчы рәтләп сөйләшә алганнары да юк. Бигрәк тә тартына инде.

Беренче тапкыр бау ишүчегә үзенең ниндирәк ният белән йөрүен ачыктан-ачык әйткән чагын исенә төшерде Асылхан. Бариәхмәт башта үзен бик батыр тотты. Иң беренче очрашкандагы кебек, уен-көлке белән тезә башлады.

– Һәй, тиле!.. Тирә-юньдә дан, шөһрәт тоткан атаклы Мирзахан байлар нәселе белән туганлашмыйлар димени! Җүл-ләр-р!.. Кемгә тәти андый бәхет. Төшеңә дә кермәс… Синең ише кешегә икенче генә түгел, дүртенче хатын итеп тә рәхәтләнеп бирер идем…

Әмма иртәгесен, Асылхан китәргә җыенганда, хуҗалар кинәт үзгәрделәр, сагайдылар. Өзеп бернәрсә дә әйтә алмадылар. «Сөйләшик, туган-тумача, кардәш-ыру белән дә киңәш итик…» – дип, Асылханның күңеленә борчу салып озатып калдылар.

Чираттагы баруында шактый җитди сөйләшү булды. Аңарчы инде Асылханның үзе турында, өлкән байбикә Мәрхәмбикәнең яман холыксыз, иләмсез кансызлыгы турында шактый гына хәбәр җыеп өлгергәннәр иде.

Баласы-чагасы юк, хатынын бөтенләй сөйми, имеш, дигән сүзләр, бер яктан сөендерсә, газиз балаларының шул каты бәгырьле хатын белән бер түбә астында торырга туры киләчәге көендерә дә иде… Байлык – бер айлык; газиз балакаебызны күрәләтә торып утка салуыбыз түгелме икән дип куркалар да иде алар.

Ата кеше соңгы көннәрдә үзләренең шөбһә катыш хәсрәт утында януларын яшермичә сөйләп бирде:

– Үзең уйлап кара, кем… Яман усал, бик каты йөрәкле дигән сүзләр бар… Сантый әйтмешли, күгәрчен белән карчыганы бер читлеккә утырту кебек булмасмы?

Асылхан аны тынычландырырга тырышты. Бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачачаклар. Хәтта бер-берсен күрмәячәкләр, дип өстәп куярга да онытмады. Ул үзенең күңелен ачып салды. Моңарчы әле чын гаилә бәхетен татып караганы булмавын, бары тик соңгы вакытларда үзенең, яшь егет кебек, татлы хыялларга чумып йөрүен сөйләп бирде…

Ахыр чиктә ата белән ана кайта төшкәндәй булдылар. Җәяүленең атлыга юлдаш була алмавын яхшы белсәләр дә килештеләр. Әйдә, ахыры хәерле булсын, рәтле кеше арасына керә алмабызмы, ичмасам, диделәр алар.

Ләкин ул шикләнү-икеләнү, Бариәхмәт әйтмешли, «шөбһә катыш хәсрәт эчендә яну» көннәре артта калдылар инде. Асылхан әнә зур ышану, якты өмет, хыял белән бара…

Урманга, күләгәгә кергәч, атын бераз юыртып та алды. Юыртмаска чама юк… Йөрәк ашкына. Тизрәк, тизрәк!

Ниһаять, урман да артта калды. Каршысында туган авылы кебек үк якын Зөһрәләр авылы җәелеп ята.

Менә тыкрык. Әнә «ярган киртә, җил капка…» Бау ишүченең өе шул булыр…

Бу юлы Асылхан килеп туктаганда, хуҗалар эштән кайтып кына кергәннәр, капканы да ябарга өлгермәгәннәр иде. Ишегалды уртасында арбага тау кадәрле итеп яңа гына чабылган үлән төягән җигүле ат тора. Йөк өстенә менеп баскан Бариәхмәт үләнне җиргә ташлый. Ә ике кызы җәпле агач сәнәк белән хуш исле болын үләнен киптерергә ишегалдына тараталар. Дәртсенеп, җилпенеп эшлиләр.

Асылханны күрү белән, Зөһрә сәнәген ялт ташлады да, эзәрлекләүдән качкан кош кебек, өйгә йөгереп кереп китте. Асылханның күзенә эш киемендә күренергә теләмәде, ахрысы.

Бариәхмәт исә:

– И-и, кунак бар икән ләбаса!.. – дип, шунда ук йөк өстеннән сикереп төште, бакыр төсенә кергән көрәктәй кулларын ак киндер алъяпкычына сөртештереп алгач, ике куллап күреште.

– Без сине өченче көн үк көткән идек.

– Эш бит… – диде Асылхан, акланырга теләгәндәй.

– Шул инде, шул…

– Бик иртәләгәнсез, ахрысы?.. – дип сорап куйды Асылхан, сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп.

– Таңның агы белән аяклану хәзер инде безнең гадәткә кергән. Нишләмәк кирәк, безнең кебекләргә мал бит сыйпау белән генә табылмый шул. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп казганганда да бик таманга килә…

Уртанчы кызлары Асылханның атын абзарга япты. Казан астына ягу өчен бер кочак коры утын алып кереп китте. Ул да булмады, морҗадан зәңгәрсу төтен күтәрелә башлады…

Бариәхмәт кар базына төшеп китте. Икенче әйләнеп караганда инде ул бүкән өстендә бәрән ите чаба иде.

Асылхан исә, бераз хәл алырга теләп, бүрәнәләр өстендәге яшел үләнгә килеп утырды. Тирә-юньне күздән кичерде. Күрче, зинһар, ишегалды ук ямьле, хуш исле бит. Ишегалды – йортның күрке, хуҗалыкның көзгесе шул. Күгәрченнәр акшарлаган өй кыегына кадәр килешеп тора бу йортка.

Шул арада өс-башын алыштырырга өлгергән Зөһрә дә өйдән чыкты. Өстендә – бала итәкле алсу күлмәк. Иңбашы күпертмәле алъяпкыч. Яулыгы өстеннән бәйләмичә генә салган юка шәльяулык җилферди. Аякларында – үкчәле читек. Ишегалдына җәйгән яссы ташлар өстеннән шакы-шокы атлап бакчага кереп китте.

Бераздан чия, алма агачлары өстеннән калкып торган кое сиртмәсенең, күңелле генә шыгырдап, башын аска таба ия башлаганы күренде…

«Бүләкне тапшыру өчен моннан да уңай вакыт булмас», – дип уйлап алды Асылхан. Җәһәт кенә урыныннан торды. Әмма шулчак ул үзенең кинәт кенә кыюсызланып, каушап калганлыгын сизде.

Зөһрә аның бакчага кергәнен аяк тавышларыннан, куак кыштырдавыннан гына түгел, йөрәге белән дә тойды. Әмма ул ялт итеп борылып карамады, эшендә булды. Асылхан бура иңдерелгән тирән кое янына килеп җиткәндә, ул инде су тулы чиләген кое бурасы өстенә чыгарып куйган иде.

Беренче тапкырында ул суны бары тик чиләген чайкау өчен генә алган булган. Әнә кое кырыеннан читтәрәк куе булып котырып үскән бака яфраклары өсте юпь-юеш. Өйләгә авышкан кояш нурлары астында, иртәнге эре чык тамчыларына охшап, энҗе, зөбәрҗәт кебек булып ялтырыйлар.

– Зөһрә… бу мин… – Асылхан тавышының таный алмаслык булып үзгәрүен, ничектер калтыранып чыкканын тойды. Ниндидер киеренке бер каушау биләп алды аны.

Кыз, кәшемир яулыгының почмагы белән ияген каплап, аңа яны белән тора иде. Асылхан аның йөзенә карап тәмам әсир булды, телсез калды. Эченнән генә: «Фәрештәсеңдер син! Изгедерсең… – дигән сүзләрне кабатлады. – Агачка караса – агач яфрак яра, җиргә караса – җир яшәреп үлән җибәрә, дип борынгылар нәкъ синең кебекләр турында җырлагандыр инде».

Сәер тынлык урнашты. Шундый тын, хәтта бакча түрендә берничә баш умарта оясының гөжләве белән юеш чиләктән тамган эре тамчыларның чапылдап төшүе генә кайдадыр аста, кое тирәнлегеннән аермачык булып ишетелә иде.

– Зөһрә… – дип кабатлады Асылхан. – Менә тагын килдем… Уйларымда гел син генә булдың, Зөһрә. Сине күрү сәгатьләрен зар-интизар булып сагынам мин хәзер… Сине күргәннән бирле тормышым тулыланып, ямьләнеп киткәндәй булды…

Аның әле үз гомерендә бер тапкыр да хатын-кызга мондый сүзләр әйткәне юк иде. Зөһрә дә, ничәмә-ничә тапкыр очрашуларына да карамастан, беренче кат Асылханның йөзенә чак кына, сиздермичә генә күз төшереп алды.

Гаҗәп хәл!..

Моннан ике ел гына элек бу кеше аңа шактый өлкән, шактый коры һәм дорфа булып күренгән иде. Хәзер исә Асылханның саф тавышына, ачык йөзенә, яшь егетләрнеке кебек җитез хәрәкәтләренә караганда, һич тә ун яшькә аерма бардыр кебек түгел иде.

Әле дә булса хәтерендә Зөһрәнең: Асылхан аларда беренче тапкыр булганда, бер кызыңны миңа бир дип ярым шаярган чакта, өч кыз туган Казан бае турында үзара сүз куертып алганнар иде. Көр тавышы да, сүз өне дә, килешле нечкә мыеклары да кызлардан читтә калмады, барысын да бик җентекләп, бик тәфсилләп барлап чыктылар. Авылның иң чибәр, иң булдыклы егетләре белән чагыштырып та караганнар иде әле. Әмма Асылханның исеме дә җисеменә бик тә туры килә; төскә-биткә дә, буйга-сынга да, үз-үзен тотышы ягыннан да ул өстенрәк булып чыкты. Өлкән апасы әле хәтта: «Мондый кияү теләсә кемгә тәтеми… Билләһи газыйм дип әйтәм, андый кешегә мин икенче хатын булып кына түгел, җиденчесе булып та барыр идем», – дип, сеңелләрен туйганчы бер көлдергән дә иде.

Хәер, Зөһрәнең күңел түрендә дә бу кеше үзенә урын яулап өлгергән иде инде. Эченнән генә әле Ходай Тәгалә аңа шушындый кеше җибәргәнлегенә сөенеп тә куйгалый иде. Әнә бит әледән-әле берсеннән-берсе яманрак, берсеннән-берсе хәвефлерәк хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Имештер, бер бай үзеннән илле яшькә яшьрәк кызга өйләнгән… Ниндидер бер кыз баланы, имештер, әти-әниләре үтеп баручы бер байга сатып җибәргәннәр, ди…

Ходаем, берүк, үзең сакла!.. Шулай сәлперәеп беткән, кабер исе сеңгән берәр картка биреп куйсалар да, берни эшләр хәлең юк. Ата-ана хакы, Тәңре хакы. Аларга буйсынмыйча, баш имичә, аларның сүзенә каршы барып буламы соң! Җәннәт – ата-ана аяк астында, ди ич…

– Зөһрә!.. – диде Асылхан, кызның уйларын бүлеп. Һәм Зөһрәнең яулык почмагын тотып торган уң кулына сак кына кагылды.

– Кулыңны бир әле… Мә, Зөһрә… Сиңа бүләк алып килдем…

Ниһаять, Зөһрә Асылхан кулындагы кыйммәтле бүләккә күз төшереп алды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Әгәр дә оялу ихтыярын богаулап тормаса, ул һичшиксез: «Ай, нинди затлы, нинди гүзәл бүләк», – дип кычкырып ук җибәргән булыр иде. Чыннан да, искитмәле иде беләзек. Елтыр ташларын гына күр син, күз яуларын алып, елык-елык итеп нурлар чәчеп тора.

Кызның икеләнеп торуын күргәч, Асылхан әйтте:

– Ал, ал, Зөһрә! Тартынма… Әллә минем беренче бүләгемнән дә баш тартыр идеңме?..

– Кирәкмәс иде, Асылхан абый… Бик кыйбаттыр ул…

– Юк, син уйлаганча ук кыйммәт түгел… – Асылхан, үзенең кирәкмәгән сүз сөйләнә башлавын сизенеп, бүләген тиз генә Зөһрәнең кулына тоттырды.

Кыз да, чиләк бавын сыйпаштыргалап торган кулын бушатып, чак кына Асылханга таба борылды.

– Рәхмәт инде… – диде ул. – Бүләккә каршы бүләк кирәк, ди, бит… Үзем нәрсә бүләк итәрмен икән соң?

Асылханны эчке бер куаныч яулап алды. Сине күрү, сөеклем, үзе бәясез бүләк дип әйтергә авызын ачкан иде, әмма тыелып калды. Шулай да өзелеп калган әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй итеп:

– Хәзер үк киеп куй… – диде.

Затлы бүләктән күк йөзедәй саф зәңгәр күзләрен ала алмаган Зөһрә, каушаудан булса кирәк, чак кына дерелдәгән кулы белән беләзекне сул кулына киеп куймакчы булды. Әмма яңа беләзек шактый тыгыз иде бугай, ул аны тиз генә кия алмады. Шулчак, өне алынган кеше сыман, искәрмәстән: «Аһ!..» – дип кычкырып җибәрде…

Зөһрә кулыннан ычкынып киткән беләзек иң элек бура кырыена бәрелде, аннан коега ук төшеп китте. Һәм шунда ук беләзекнең, чупылдап, суга төшкәне ишетелде.

Тәмам шашып калган Зөһрә кулларын күкрәгенә кушырып өзгәләнә-өзгәләнә тәкрарлады:

– Йа Ходаем!.. Хараплар гына иттем лә… Ниләр генә дип алдым соң!.. Харап иттем ич…

Беренче бүләген сөеклесенең нәфис беләгендә күрә алмавы Асылхан өчен дә аяныч иде, әлбәттә. Әмма ул тәмам каушап калган Зөһрәне тынычландырырга ашыкты:

– Йә, йә!.. Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр борчылма. Ахыры хәерле булсын диген…

Кыз елаган тавыш белән:

– Юк-юк!.. Алай түгел ул, Асылхан абый… түгел… – диде.

Куркудан булса кирәк, Зөһрәнең йөзе агарып китте. Асылхан яңадан юата башлады:

– Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр исең китмәсен. Күр дә тор, икенче килүемдә нәкъ шундый ук беләзек алам да киләм. Менә әйткән иде диярсең…

– Хикмәт анда түгел, Асылхан абый… Хараплар гына иттем ич… – Зөһрә, бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган сыман, күзләрен мөлдерәтеп Асылханның йөзенә туп-туры карап алды. Бу карашта ялыну да, әрнеп өзгәләнү дә бар иде.

– Әйдә, борчылма, Зөһрә. Тагын булыр… Әйткән иде диярсең менә, икенче килүемдә үк…

Бу юлы кыз аны бүлеп әйтте:

– Хикмәт анда түгел…

– Нәрсәдә соң?

– Әйбәт түгел ул, Асылхан абый… Яхшыга юрамыйлар аны…

Бу сүзләр Асылханга да тәэсир итте. Тәне чымырдап киткәндәй булды. Ниндидер бер салкынлык үзәгенә үтеп, йөрәген сызып куйгандай булды. Шулай да ул сер бирмәде, кызны тынычландыру, аның күңелендә туган шөбһәле уйларны тарату өчен:

– Юк-бар нәрсә уйлама… Бар да әйбәткә булыр, Зөһрә. Тик тынычлан гына… – диде.

Зөһрә җавап кайтармады. Тулы сулы чиләкне алды да, нечкә биле белән бер якка янтая төшеп, кызу-кызу китеп тә барды. Чия куаклары арасында аның озын күлмәк итәкләре генә чагылып калды.

Асылхан исә әле генә аның беренче бүләген йоткан кое бурасы янында беркавым басып торды. Һаман да әле Зөһрә әйткән сүзләр тәэсиреннән чыга алмый иде ул… «Яхшыга юрамыйлар аны…»

Бу япь-яшь кыз бала тиздән бөтенләй чит катлау кешесенә тормышка чыгып бай хатыны булгач үзен никадәр коточкыч хәлләр көткәнен сиздеме икән әллә?..


* * *

Тәрәзә каршыннан кемнеңдер җил-җил атлап үткәне чагылып калды. Ул да түгел, өйалды ишеге ачылды һәм бусагада Гайникамал апа күренде. Аны күргәч, Гөлбануның әтисе белән әнисе җәһәт кенә аякландылар. Хәтта чак кына каушап та калдылар кебек. Гаҗәп тә түгел, пешекче апалары ич ул, олуг өйдә Әби патшадан кала икенче кеше.

Йөзе җитди иде Гайникамал апаларының. Керү белән йомышын да әйтте.

– Сезне борчырга туры килә инде… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер узаман бәндә килеп керде. Ерак сәфәрдән, казах далаларыннан кайтып килеше. Ярдәм эзләп, бүтән сыеныр кешесе юк. Мосафир кешене төнгә каршы куып чыгарып булмый. Ни әйтсәң дә күз күргән кеше, авылдашлар… Байбикә дә сул ягы белән торган, ахрысы, тәмам котырган. «Җыен узган-барган браматның аягын бастырасы булма, ризалыгым юк!..» – дип, бер җикеренде. Теге кылый шайтанга да, үз яныңа ал әле, дигән идем, ятагым тар, дип риза булмады. Ятагы түгел, күңеле тар ул зобаниның…

Сүзнең кем турында барганлыгын өйдәгеләр яхшы белә иде.

– Менә шушында, тәрәзә буенда, урын әзерләрсез инде. Өстәлне чак кына этәребрәк куярсыз да… Мендәр, киез ише әйберләрне үзем кертермен.

– Иске-москы үзебездә дә табылыр, – диде Гөлбануның әтисе, шундук урын җәяргә җыенган кеше сыман итеп…

– Әле юлдан гына. Иренмичә, чәеңне кайнарлат әле, Миңлегөл.

– Ярар, ярар. Хәзер кайнарлатырмын…

Гайникамал апасы ишек бавына барып тотынды.

– Ярар, алайса. Хәзер кереп җитәрбез… – диде дә өлгер-җәһәт атлап чыгып та китте.

Гөлбануны иң хәйранга калдырганы, әтисенең: «Ниндирәк бәндә соң?» – дип соравына каршы, Гайникамал апасының «Газиз баласының башын ашаган бер нәмәстә шунда» дигән сүзе булды. Аңа хәтта чак кына куркыныч та булып китте. Чыннан да, газиз баласының башын ашаган «нәмәстә» белән ничек итеп бер түбә астында төн үткәрмәк кирәк?..

Әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Иң әүвәл ишектә култык астына корама юрган кыстырган Гайникамал апасы күренде.

– Әйдә, Ясәви абзый, әйдүк. Иелебрәк кер, маңгаеңны бәрә күрмә…

– Әссәламегаләйкем, мөселман кардәшләр! – дип сәлам биреп керде абзый кеше.

Мосафир кешенең сәламен Гөлбануның әтисе алды:

– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдәгез, узыгыз… Түргә үтегез…

– Рәхмәт!..

Юк, түргә узмады мосафир кеше, шунда ишек катындагы бүкәнгә бөрешеп утырды.

Күрче, Гайникамал апасының «нәмәстә» дигән кешесе бер дә ул кадәр хәтәр, усал кешегә охшамаган. Кием-салымнары да тузып күрексез төскә кергән, ямаулык өстендә ямаулык. Төс-кыяфәте дә мескен-кызганыч. Сакал-мыегы җиткән, башы кырма, йөзендә – талчыгу галәмәте. Йөзе җыерчыклы, гадәттә, җир яман корылыктан шулай яргаланучан була.

Менә ул бирчәеп каткан бармаклы куллары белән, күз яшен сөрткәндәй итеп, төсләре уңып, нуры сүнеп барган күзләрен угалап алды да телгә килде.

– Кабат үтенәм, кичерә күр, Гайникамал якташ. Кая барыйм ди? Килдем дә кердем менә күземне тондырып… Сине генә түгел, чит кешеләрне дә борчырга туры килә менә…

– Зарары юк! – Моны Гөлбануның әтисе әйтте.

Ул арада Гөлбануның әнисе өстәл тирәсендә чуалды, табынны әзерләде. Гайникамал апа алып кергән төенчекне сүтеп, ризык таратты.

– Әйдәгез, әйдә! Өстәл тирәсенә рәхим итегез… Чәй дә әзер…

Табын янына урнаша башладылар.

– Ничек соң, Ясәви абзый, Маһибәдәр апай исән-имин генә калдымы?

Бу көтелмәгәндә бирелгән сөаль үзенекен итте, болай да бөкресе чыккан абзый кеше бөтенләй бөгелеп төште.

– Сөекле кызы белән аерылышу тәмам эштән чыгарды ул бичараны. Ачы хәсрәт сөременә уралып, хастага сабышты. Саргайды, бетәште… Мин исә җыладым да чыдадым… – Карт газаплы аһәң, калтыранган тавыш белән дәвам итте: – Менә фаҗигале, гыйбрәтле сәяхәттән кайтуым… Үлем түшәгендә калган иде: әллә исән, әллә юк… Мин алып кайткан хәбәрне ишетсә күтәрә алмаячак… сүнәчәк.

Ясалган чәйләр суынды. Мосафир абзый кинәт кенә күзгә күренеп картайган сыман булды, ансыз да юка битенең яңаклары тагын да эчкәрәк баткандай тоелды.

Юк, Гайникамал килешмәс дип тормады, кызыксынуын белде.

– Ясәви абзый, ничекләр итеп әлеге бәхетсезлекләргә тарыдың соң әле син?..

– И-и, авылдашкаем! Бер бәхетләрең булмаса, күл янында торып та су эчә алмассың ди бит. Бәхетсезгә кояш карамый икән шул. Әгәр дә кеше иртәгә киләсе көннең хәеренә ышанычын җуйса нишли ала? Андый чакта адәм баласы нинди генә адымнар ясамас, дисең син! Исләремә төшкәндә генә дә җан яраларым ачыла. – Уйларын бер эзгә төшерергә теләгәндәй, янә сөйләп китте: – Әллә ялгыш, әллә язмыш булды шунда… Барысына да шул хәерчелек, фәкыйрьлек гаепле. Үзең беләсең, ачлык өянәге котырынган, ачлык хакимлек иткән ел иде. Язгы чәчүгә дип арыш алган идем. Чөнки арышым тамырда көеп бетте… Ә бурыч калды. Ачлык дигән зәхмәт корышкан куллары белән бугаздан алды… Бер имана җир белән бер көтү бала үстереп булмый шул… Җитмәсә, җидесе дә кыз бала. Бер киндер күлмәкле, төпсез ыштанлы ир бала күрергә интегеп үтте гомеркәйләр. Туган иде бер бөртек. Җир бүлгәләгәнче дә яшәмәде, үлеп китте. Бездә үзең беләсең бит, имана җире бүлү биш елдан биш елга үткәрелә. Йорт-каралты да коелып төшкән: өч-дүрт тапкыр сипләнгән, салам түбәле, кырык терәүле, бүген-иртәгә ишелеп төшәм дип тора. Шулай булгач, мал-туар асрау турында теш агартасы да юк. Җил йотып тук булмый бит ул терлек дигәнең. Бер имана җирнең ашлыгы күпме дә, саламы күпме. Шул берничә олау саламны кыш буена ягасы да бар бит әле. Үзең беләсең, безнең яклар – урмансыз як. Бездә бит көтүне дә таш белән куалар, ягъни кулга алырлык чыбык та юк. Ә саламны, билгеле инде, күпме генә яксаң да, өйгә җылысы йокмый… – Мосафир карт суынган чәен капкалап куйды да янә аһ орып сүзгә кереште: – Ниһаять, Инсафия атлы олы кызыбыз буйга җитте. Сокланып туймаслык сылуга әверелде… Буй җиткән кыз бала әнисенең хәсрәтенә, әтисенең михнәтенә әверелә, дип белмичә әйтмәгәннәр шул.

Безне бөтенләй көтелмәгән яктан бәла сагалап-күзәтеп торган икән… – Шушы урында карт, сүзен ничегрәк башларга белмәгән сыман, бер генә мизгелгә тынып калды. Һәм көрсенеп дәвам итте: – Авылда төрле халык бар: бар хәерчесе, бар хәллесе. Безнең орынып торган күршебез Госман да баеп китте. Яшьрәк чагында зимагурның зимагуры иде. Минем бер имана җиремне дә ул сатып алды. Юк, дауламады: зинһар, бәладән коткара күр, яшьти, дип, үзем ялынып-ялварып кердем. Яңага тикле икмәгем җитмәвен дә, чәчәргә чама юклыгын да әйттем. Арзанга бирдем… Хәер, андый чакта алучы күпме бирсә шуңа риза буласың… – Карт тагын бер генә мизгелгә туктап тын алды. – Менә, Гайникамал авылдаш, шулай язмыш җәберенә баш иеп, тормыш шуклыгына буйсынып, интегеп-иза чигеп яшәп ятыш иде. Шулай тормышның якты чыраен күрү турында хыялланырга да базмаган бер мәлдә, шул күрше Госманга каяндыр казах далалары ягыннан, пар ат җигеп, бер бәндә килеп төште. Күршенең Питерпавлада (Петропавловск) булган вакытларында танышкан кешесе икән. Кәсебе дә бар: тире-яры, йон-ябага ише әйберләр белән сәүдә итүче. Ир урталарындагы казах кешесе. Авыл арасында тире-яры җыя да аны Мәкәрҗә ягына илтеп тапшыра. Аннан үз якларына кирәкле товарлар җыя да китеп бара. Шулай алыш-биреш белән, ил бөлдереп йөри бирә икән бу.

Ә безнекеләр, күршебез Госманда түләүсез көнлекче вазифасын үтәп, иртәнге таңнан караңгы иңгәнче чыкмыйлар. Эш дигәннең тавык чүпләп бетәсе юк. Көтүгә куганчы сыерларын савалар, сөтне сепарат аша уздыралар, ипи салырга он илиләр, мичкә ягарга утын кертәләр. Кыскасы, борын тартырга да вакытлары юк боларның. Кыр эшләре башланды исә, мин дә эшкә җигеләм. Җирен сукалыйм, чәчүен чәчәм, иген-таруын җыештыру белән мәшгуль булам. Аннары инде, җыйнаулашып, урак урабыз, ындыр эшләрен башкарабыз… Кыш җитте исә, ялланып киндер сугулар башлана.

Соңгы килүләренең берсендә теге Сәетгол атлы казахның япь-яшь кызым Инсафиягә күзе төшмәсенме! Баштарак бер дә әллә ни булыр төсле түгел иде. Аш-су әзерләшкән, атларына башак болгатып бирүчеләрне дә, кәсеп кылып кайткач, буш итмәс иде. Маһибәдәр апаңа берәр француз яулыгы бирсә, Инсафиягә уч төбе кадәр генә түгәрәк көзге, йә «Гөлҗиһан» сабыны, иннек-кершән ише нәрсә бирә. Кыз бала бит. Бераздан хезмәтчеләргә икенче төрлерәк күз белән карый башлады бу. Бүләкләре дә үзгәрде… Балаларның өс-башын бөтәйтү нияте белән мин дә, кесә төбен кырып, күлмәккә дип берничә аршын ситсы алгаладым. Миңа да ситсының бераз рәтлерәген бирә, бәясен дә бер-ике тиенгә кимрәк ала.

Көннәрнең берендә әлеге казах Сәетгол быел гына хатыны вафат булып ялгыз калуыннан зарланып утырды. Шунда нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнмендер, хәзер хәйранга калам… Сихерләделәр диярсең менә, күңелем йомшарып китте. Бәлки, упкынга килеп терәлгән тормышымны күз алдымда тотканмындыр… Өйне сипләтерлек агач алып бирермен, җигеп килгән ике атының берсен, күрше Госмандагы имана җирен, печәнлегемне кире кайтарып бирергә, булган барлык бурычларымны «йолармын», бодай орлыгы сатып алып бирермен, диде. Ә Инсафиянең киләчәген гөлгә генә күммәде инде. Гөнаһысына керер хәлем юк, алга китеп булса да әйтәм, вәгъдәләренең барысын да җиренә җиткереп үтәде. Нишләмәк кирәк, алда бит әле яңадан алты бөртек кыз тезелешеп утыра. Аларын да, аякка бастырып, башлы-күзле итәсе бар. Әрнеп-сызланып, ни дияргә дә белмичә тинтерәп калдык. Нәсел-нәсәбебез, олы кешеләр сыман башта агай-энеләр, кардәш-ырулар белән фикер уртаклашыйк, дигән булдык. Кая барасың, ризалаштык… Кыз баланың язмышы шул бит, канат яру белән туып үскән оясыннан очып китә торган кошка тиң. Һич югында, кызыбыз ач-ялангач булмас, тамагы тук, өсте бөтен булыр, дидек тә тәвәккәлләргә булдык… Аннары булачак кияү Сәетгол да чеп-чи кара казах түгел икән, бабаларының бабалары көчләп чукындырудан куркып, дала киңлекләренә чыгып качкан татар булганнар, имештер.

Калганы бик тиз эшләнде. Яучылар җибәреп, кодалар төшереп, кыйммәтле бүләкләр бирешеп торасы юк. Кияү белән мәһәр килешенгән, акчасы алынган. Ул арада никах та укылды. Хәзрәт эшне бик коры тотты: кыздан рөхсәт-фәлән сорап тормады, җылавына да исе китмәде: аның эше җылау, сыктау, ярәшкәндә кыз бала җыламый буламыни, янәсе. – Картның гарип-кызганыч каратут йөзе көзән җыергандай тартышып куйды. Иксез-чиксез казах далаларының сәмум җилендә каралган бу йөздә дөньяның бар хәсрәте, үкенеч-сагышы чагылгандай булды. – Соңыннан: «Хараплар гына иткәнсез икән балакайны! Әллә кияү чыкмас дип курыккан идегезме?..» – дип, тиргәүчеләр дә булды. Тик нишләмәк кирәк, тәкъдирдән узып кая барасың, Ходайның кушканы шулдыр дияргә генә калган иде инде.

Абзый кеше башын иеп тынып калды. Гайникамал түтинең сабыры бетте, ахрысы:

– Шуннан?.. – дип, сыңар сүз белән генә сөаль бирде.

– Шуннан шул! Суга салгандай юк булды балакаебыз. Араны өзмәбез, ел да кунак булып кайтырбыз, дигәннәр иде югыйсә. Кая ул кайту, кош теле кадәр хат-хәбәр дә салучы булмады, тегеләй. Ә бит Инсафиянең аз булса да язу-сызуы да бар иде. Бездә өч мулла, дүрт остабикә. Яшь хәзрәт ике хатын белән тора. Шуның яше, кыз балаларны җыеп, сабак бирә башлаган иде.

Көн артыннан көн үтә торды. Аңа карап, тормышыбыз алга китмәде. Хәер, күз яше бәрабәренә кергән мал-мөлкәтнең нинди куанычы булсын ди! Иң әүвәл көтүче Шәмсигә ияртеп җибәргән атыбыз төнгелектән кайтмады. Дөнья бетереп эзләдек үзен, хәбәр салмаган тирә-юнь калмады. Ахырда Олы кизләү сазлыгына баткандыр дигән сүз чыкты. Ул сазлык, чыннан да, сыер ише эре мал-туарны алгалый иде.

Икенче кышка чыккач, яман хәбәр алдык. Кияү тиешле кешебез нидәндер өркеп котырынып чабышкан ярым кыргый җылкылар астында тапталып вафат булган. Ә кызыбыз Инсафия, казахның гореф-гадәте, йоласы буенча, кияүнең энесенә өченче хатын булып күчкән… Кызыбыз җәбер-золымда, кара ялчы булып яши дип ишеттерделәр. Бу хәбәр ансыз да сагышланып йөргән Маһибәдәр апаеңны тәмам акылдан яздырды… Төннәрнең берендә чәчрәп торып утырды да бу, барыбызның да өнен алып: «Ишеттем, балам!.. Ишеттем, Инсафия кызым!.. Көт!.. Бүген үк әтиең юлга чыга… Сине алырга бара!..» – дип, үз-үзен белешмичә, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырына башлады. Йокыларыбыз качты, билгеле. Маһибәдәр апаң да чак кына аңына килгәндәй булды. «Җыен, сәгате белән сәфәр чык!.. Балакаемны алып кайта күр… Гәүдәсен булса да алып кайт! Ишетәсеңме?! Шул соңгы үтенечемне үтәмәсәң, риза-бәхиллегем юк!..» – диде. Нишләмәк кирәк, имана җиремне ашык-пошык кабат саттым да юлга чыктым…

Бүлмә эчендә шомлы тынлык урнашты.

– Тик юлым уңмады. Мин мең төрле газап-михнәтләр чигеп барып җиткәндә, бар да беткән иде инде. Миңа газиз балакаебызның каберен генә күрсәттеләр…

Табын янындагылар тынып калды. Сулыш алганнары да ишетелмәс булды.

– Өлкән хатын-байбичә куй түшкәсе кайнап торган олы казаннан озын саплы иләмсез олы чүмеч белән йөзенә гөбердәп кайнап торган шулпа сипкән булган…

– Абау, Ходаем! – дип куйды Гөлбануның әнисе.

– Һай, әнәкәемдер лә!.. – Монысын Гайникамал әйтте.

Гөлбануның да колаклары үрә торды.

Чәй эчелеп, табын җыелып алгач та әле, әңгәмә дәвам итте.

– Уттай шулпада пешкән яңак итләре кубып төшкән, муен тирәләре яман чиләнеп, бик газапланып, тәмуг җәфалары кичереп үлде, дип сөйләделәр. Ничекләр итеп әнисенә кайтып тапшырырмын бу коточкыч хәбәрләрне!.. Юк, барыбер күтәрә алмас…

Утны сүндереп яткач та әле, Гөлбануның әтисе белән мосафир абзый шактый вакыт сөйләшеп яттылар. Картның бар сүзе зарланудан гыйбарәт иде.

– Аптырагач, үзем дә булмаган-уңмаганрак кешедермен дип уйлап куям. Әнә безнең авылда Локман атлы бер хәерче бәндә бар иде. Казынган казна табар, диләрме әле? Шул нишләде дисезме? Тыкрык башына, яр астыннан үзле балчык ташып, яндырылмаган кирпечтән алачык сыман нәрсә әмәлләде. Шунда тимерчелек эше белән шөгыльләнә башлады. Авылда тимерчелекнең юк чагы. Башта вак-төяктән генә кереште бу: кемгәдер урак тешәүләде, чалгы тапады, кайрады… Соңрак ишек тоткалары, капка келәләре ясый башлады. Соңрак инде ат дагалау, арба көпчәкләре шинлау, сука тимерләр, тырма тешләрен дә коеп кына куйды. Тәки тернәкләнеп китте бит кешең. Хәзер әнә коба булса да сыеры, сыңар күзенә ак төшкән булса да, аты бар…

…Гөлбану уянып күзләрен ачса ни күрсен, мосафир абзыйдан җилләр искән, өстәл үз урынына, тәрәзә каршына күчереп куелган. Әти-әниләре дә бу вакытта, билгеле инде, күптән эштә…


* * *

Гөлбану зур инде хәзер, үсте. Элеккеге кебек кое бурасына каткан сөңге бозларны китеп алып, кәнфит урынына суырып йөри торган кыз түгел инде ул.

Шулай ук тыкрык башында торучы Низам исемле малайдан да куркып качучы кыз түгел. Хәер, ул малай юк шул инде. Бөтен гаиләләре белән каядыр китеп бардылар… Хәзер инде Гөлбану урамда юкка трай тибеп йөри алмый. Әнисенә ярдәм итә.

Эшлим дисәң эш күп инде. Өлгер генә. Су ташы. Зур чүмеч белән кер тагарагына селте суы өстәп тор. Чиләк-чиләк тутырып, юынтык суны чыгарып түк. Бауга элгәндә, керләрне берәм-берәм алып биреп тор. Сабын кебек вак-төяк әйберләр алырга кибетләргә чыгып йөгер…

– Кызым үсте, кул арасына керә башлады инде, – дип сөенеп бетә алмый әнисе.

Гөлбану исә «кул арасына кереп» кенә калырга теләми, әнисе белән беррәттән басып эшлисе килә. Әнисе бик арый. Гөлбану кызгана аны. Бигрәк тә эштән соң өйгә чыккач, әнисе селте суында ярылып беткән, әрнегән кулларын кая куярга белми.

Әгәр дә мәгәр Гөлбанудан үсеп җиткәч кем булырга телисең дип сорасалар, ул бернинди икеләнүсез: «Әни кебек, кер юучы булам», – дип җавап кайтарыр иде.

Билгеле, Гайникамал апасы кебек аш-су пешерүче булу да әйбәттер. Туйганчы җаның теләгән нәрсәне ашар идең, ичмаса!..

Гайникамал апа дигәннән, бик хикмәтле кеше булып чыкты әле ул. Барысы да аны ихтирам итә, барысы да куркалар аңардан. Юк, кешеләргә зыяны тими аның. Тик шулай да (хәтта Кылый Хәмиткә кадәр) шүрлиләр аңардан. Аскы каттагылар аңарга икенче хуҗага караган кебек карыйлар. Монда аның сүзе закон. Хак булса, ул хәтта Әби патшадан да курыкмый, аяк терәп, кара-каршы әйтешә, ди. Әле беркөн генә: «Синең фигылең нәкъ эт кояшы кебек, керделе дә чыктылы…» – дип, байбикәне тиргәгән, ди.

Башкалар ничектер, әмма Гөлбану ярата кеше шатлыгын да, кайгысын да бүлешә торган Гайникамал апасын. Ни сәбәптәндер, Гайникамал да Гөлбануны якын итә. Аның аяк арасында чуалып, мәш килеп эшләп йөргәнен күреп: «Һай, Гөлбану!.. Бигрәк уңган кыз үзең. Нәкъ әниең кебек, кулың кулга йокмый», – дип, хәтта аркасыннан каккалап, сөеп тә алгалый.

Кайвакытларда, бик зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, бармак белән генә ишарә ясап, Гөлбануны аш-су әзерли торган якты бүлмәгә чакырып ала да бәлеш катылары, башка кытый-мытыйлар белән сыйлап чыгара.

Гөлбану тәмам үсте. Аны хәзер әнисе өйнең аскы катына кич утырырга да алып кергәли. Менә кайда ул кызык, менә кайда ул рәхәт! Өске өй табыныннан калган тәмле-томлы ризыклар белән әйбәтләп чәй эчеп алалар да, сәке өрлекләренә, өстәл тирәләренә тезелешеп утырып, кул эшенә керешәләр. Берьюлы шундук көнкүреш мәшәкатьләре, тормыш бимазалары турында гәп сатып, аралашып-хәбәрләшеп, иртәге көн турында, алда үтәләсе эшләр хакында киңәшеп, фикер алышып та алалар.

Барлык эшләр белән Гайникамал апалары идарә итә. Көз-кыш җиттеме, тегүгә, бәйләүгә, чигүгә кирәк-яракларны да Гайникамал апасы юнәтә. Атналар буена базарлардан, кибетләрдән киндерләр, киҗе мамык, мең төрле төстәге җепләр, дебетләр, буяулар ташыйлар. Бу эштә, тегү-чигү кәсебендә иң кул җылыткан хатын шул ул Гайникамал апа. Осталыкларына карап, эшне бүлеп бирү дә аның вазифасына керә. Кемдер йон тетә, кемдер орчык җырлата, кемнәрдер бәйли, кайберләре кершәндәй киндерне кайый, кемнәрдер сөлге башлары, ашъяулыклар чигә.

Өске катта яшәүче, Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының эше бөтенләй үзгә: ул энҗе, сәйлән ише кыйммәтле әйберләр белән эш итә. Гайникамал апасының әйтүләренә караганда, элегрәк бу өйдә хәситә, тәңкәле изү, казаки, җилән, чәмчәле читек, укалы итәк, төсле сафьян читекләргә тикле теккәннәр, имештер.

Тәүге тапкыр кич утырырга кергәч, Гайникамал апасы эшен бер читкә куйды да Гөлбану ягына борылды:

– Каяле, үзеңә инә белән җеп саплап бирим. Менә сиңа киндер кисәге…

Шулчак бер хатын әйтеп куйды:

– Җыкланырга өлгерер иде әле…

Гайникамал ошатып бетермәде әлеге сүзне:

– Дөрес әйтмәдең, кем…

Хатыннарның берсе Гөлбануның ничә яшьтә булуы белән кызыксынды. Җавапны әнисе кайтарды:

– Ходай кушса, тиздән унны тутыра инде.

– Менә күрдеңме! – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Ун яшьлек үсмер инде сабый түгел, хатын-кыз язмышы бөреләнә башлаган вакыт ул. Булмастайдан алтмышка җиткәндә дә булмый. Аннары нечкә һөнәр, кул эше яшьли үзләштерүне хуп күрә. Безнең якта, җебең барда җөйлән, дип әйтәләр. Ягъни өйрәнергә мөмкинлек барында файдаланып кал дигән мәгънәне аңлата ул. Һөнәрне аны кирәк чагында гына бурычка алып торып булмый…

Гайникамал апасы, сүзеннән бүленеп, кабат Гөлбануга мөрәҗәгать итте:

– Үскәнем, менә Зөбәрҗәт апаңның эшенә күз салгала. Хәзер ул байбикәнең яраткан калфагын рәтли: энҗе, сәйләннәрен алыштыра. Күрдеңме, ничек өздереп эшли. Тел шартлатырлык итеп коя да куя.

Гөлбану күрде: икенче катта яшәүче Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының алдындагы таш савытларда, асылма лампаның бөтен яктылыгын үзләрендә чагылдырып, елык-елык итеп, төрле төстәге ялтыравыклар җемелди. Бәрхет калфакның алгы өлешендә күз явын алырлык матур чәчәк чигелә…

Гөлбануның калфакны күреп тәмам исе китүен, хәйран булуын күргән Зөбәрҗәт апасы, матур иреннәре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, болай диде:

– Кул эшенең, үскәнем, тагын бер хикмәте бар… – Үзе һаман елмаюын белде. – Бизәгең матур төшсен дисәң, җырлый-җырлый эшләргә кирәк. Үзебезчә, тын гына, сузып кына, йөрәктәгесен генә…

– Шулай ул, үскәнем, – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Борынгы бабаларыбыз сафьянны, юфта дип йөртелә торган йомшак күнне эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәкләп чигелгән сафьян читекләр, бәрхетне бизәп эшләгән башмаклар үткән гасырларда ук дөнья базарларында, мәкәрҗәләрдә дан тоткан. Моннан ун-унбиш еллар гына элек Париж күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек булганнар…

Шунда кайсыдыр түзмәде, кабат сүз катасы итте:

– Һай, Гайникамал апакаем, бер генә дә белмәгән нәрсәң юк синең!

Гөлбану да нәкъ шул турыда уйлап, хәйран булып, сокланып утыра иде.

– Бар нәрсәне дә бер Ходай Тәгалә үзе генә белә, – дип җаваплады Гайникамал апалары.

Гөлбану як-ягына күз салды. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль. Билгеле, бөтенесе дә энҗе дә сәйлән белән эш итми. Әнә бер апа ак тукымага төрле-төрле ефәк җепләр белән мендәр өслеге чигә. Икенчесенең кулында – алача киндер: аяк чолгаулары әзерли булса кирәк. Бер кырыйда утырган өлкән яшьтәге апа намазлык белән мәшгуль… Ә инде бу өй тирәсендә онытылганда бер күренгәләгән Мәхүбә абыстай иске тула оегына яңа баш сабып утыра.

Әмма Гөлбану өчен иң кызыгы, көтеп алганы бу түгел, аның үлеп яратканы – Гайникамал апасының, кич утыручыларны авызына каратып, нинди дә булса хикмәтле хәлләр сөйләве яки көйләп-сузып китап укуы. Юк, китапны карап укымый ул, яттан, күңелдән укый.

Гайникамал апаның урыны һәрвакытта урта бер җирдә, асылмалы куыклы лампа астында булыр. Укыганда, йөзенә кадәр үзгәрә аның. Мөнәҗәт әйткәндә, чак кына, сизелер-сизелмәс кенә, алга-артка атынып ала. Андый чакта колагындагы ат дагасы зурлыгындагы алтын йөгертелгән алкасы да чайкала, елык-елык итә. Андый алканы, гадәттә, чегән хатыннары тагалар.

Гөлбануның беренче ишеткәне «Сак-Сок» бәете булды. Гөлбану, тын алырга да базмыйча, авызын ачты да калды.

		Самавыр куйды, чәйләр эчерде,
		Чәйләр эчергәч, каргап очырды.
		Комач күлмәкне бер дә кимәдек,
		Очып чыкканда, сау бул, димәдек.
		Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
		Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч…

Бер Гөлбану гына түгел, бәет белән бүлмәдәгеләрнең барысы да әсәрләнгән иде. Кемдер, еларга җыенгандай:

– И дөнья! Нинди генә хикмәтләр юк синдә!.. – дип көрсенеп куйды.

		Әткәбез калды безнең мәчеттә,
		Без тилмерәбез икебез читтә…

Гөлбану елап җибәрүдән чак тыелып утыра…

Их, ник кенә каргаган инде әниләре аларны. Үзе дә үкенгән бит соңыннан. Тегеләре дә әниләренең сүзен тыңламаганнар шул. Әни әйткәнне тыңламыйча буламыни?! Гайникамал апасы, Гөлбануның нәни йөрәгендәге хисләр көрәшен тойгандай, бер генә мизгелгә укудан туктап, аңлатма биреп алды.

– Гөнаһның иң яманы – ата-ананы ихтирам итмәү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә, җәннәт аналарның аяк астында, дигән.

Шулчак нидер исенә төшергәндәй, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте дә өстәде:

– Мин бәләкәй чакта сабак биргән остабикәбез колагыбызга болай дип тукый торган иде:

		Атаң белән анаңа
		Хезмәт ит гел күп-күп,
		Иртә белән һәр көн дә
		Аякларын үп-үп.
		Сүз әйтмә гел аларга
		Кыйнасалар дөп-дөп…

Ул төнне Гөлбану йоклый алмады. Әти-әнисенә сиздермичә генә елап та алды.

		Әнкәй каргады тимер ук өчен,
		Әнкәй каргады бигрәк юк өчен…

Җәя ясап, тимер ук белән атышып шаярышканнардыр шул. Бер-берсенең күзен чыгарып, гомерлеккә гарип булып калырлар дип курыккандыр әниләре дә.

Каргыштан соң малайлар, икесе тиң кошка әйләнеп, карурманга очып китәләр. Бер-берегезне күрмәсәгез иде, дип теләгән әниләре. Балаларның берсе – «Сак», икенчесе – «Сок», дип өзгәләнеп кычкыра-кычкыра бер-берсенә якынлашалар икән, ләкин кавыша алмый калалар, араларына һәрвакыт тау үсеп чыга…

Төнге карурман килде Гөлбануның күз алдына. Сак белән Сок тавышы да ишетелгән сыман булды… Ул урман, һичшиксез, алар авылы ягындагы, стрелок абзый сөйләгән алтын каурыйлы кошлар яшәгән урман булырга тиеш. Алар ягында булмыйча кайда булсын ди тагын андый кара урманнар. Урман хакиме шүрәле дә алар урманында. Шушы урында төш белән өн буталышты…

Көннәрнең берендә хатыннар тегү-чигү эшенә керешкәч, Гайникамал апа, нәрсәдер исенә төшергәндәй, эшен куеп, урыныннан купты. Сәке өстендәге яшел сандыгы янына менеп тезләнде дә сандыгыннан чигүле тастымалга төрелгән җыйнак кына төргәк чыгарды. Урынына төшеп утырды. Бары тик шуннан соң гына саклык белән төргәкне сүтте. Аннан китап чыкты. Гайникамал апа, кулына тере җан иясе алган сыман итеп, китапны башта күкрәгенә кысты. Аннары сыйпаштырды. Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Барысы да Гайникамал апа ягына борылдылар.

– Гадәти китап түгел бу… – диде Гайникамал апа йомшак тавыш белән. – Әбиемнең төсе итеп, күз карасы кебек саклыйм мин аны. Җиде-сигез гасыр аша, күпме янгыннар, сугыш афәтләрен кичеп, безгә килеп җиткән бәһасез китап бу. Һәркемнең гомер-гомергә киңәшер, гыйбрәтле хәлләр сөйләп юатыр, әлегәчә белмәгәнеңне төшендереп гыйлем эстәр, шикләнер чакларында дөрес юлны күрсәтер дусты була. Ул – китап. Күпме буыннарның, күпме акыл ияләренең тормыш тәҗрибәсе, фикер байлыклары тупланган аңа. Китап белән танышу бер гомер кичерүгә тиң, дигәннәр акыл ияләре. – Гайникамал апа кабат китапны сыйпады да дәвам итте. Халкыбыз элек-электән китапны кадерләгән, зурлаган, икмәк белән янәшә куйган. Китап сүзе татарда изге сүзгә саналган, кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Китап – вакыт җимеше, вакытның үзе кебек үк үлемсез. Ерак тарихтан китапка бәйле бик күп әйтем-сынамышлар, риваятьләр сакланып калган. Менә шуларның берсе:

…Рәхимсез илбасар китаплар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең, шуны ал. Тик, зинһар, китапларны гына яндырма!» Илбасар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә».

Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!»

Әнә шулай итеп, Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын саклап кала.

Гайникамал апа боларны китаптан укыгандай матур итеп, күңелләргә үткәрерлек итеп сөйләде. Аннары китапка күзен төбәп өстәде:

– Бу китапның исеме «Кыйссаи Йосыф». Халыкта аны тагын «Йосыф вә Зөләйха» дип тә йөртәләр. Чөнки китап Йосыф белән патша кызы Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт турында. Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк була. Бу китапны тагын «Йосыф китабы» дип тә йөртәләр. Китапның башыннан алып ахырынача кол Йосыфның башыннан кичергән мең төрле маҗаралар, хикмәтле хәлләр турында. Йосыфны туганнары үтерү нияте белән еланнар мыжгып торган коега салалар. Аннан могҗиза белән генә котыла. Әмма яңадан дошманнары кулына эләгә. Аны хәтта мал урынына сатып җибәрергә дә җыеналар…

Бу китапны, бу үлемсез җыр-дастанны борынгы бабаларыбыз шәһәре – Болгарда яшәгән Кол Гали атлы шагыйрь язган. Бик бәхетле бу китап. Моңарчы дөнья күргән кыйссаларның иң күренеклесе, халык арасында иң киң таралганы, кулдан-кулга йөреп ялыкмыйча укылганы…

Менә Йосыфның матурлыгы болайрак итеп сурәтләнә. Йосыфны падишаһ сараендагы хатын-кызларга күрсәтергә алып керәләр. Аны күрүгә, хатын-кызлар телсез, өнсез калалар, әфлисун тураганда пычаклары белән бармакларын кискәннәрен дә тоймыйлар. Менә шундый чибәр егет була Йосыф бала. – Гайникамал апасы, бик изге эшкә керешкәндәй, китапны ачты да лампа яктысына тартыла төшеп укый башлады: – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. – Бисмилләдән соң көйләп укуга кереште:

		Мактаулар һәм күп шөкерләр Бердәнбергә,
		Милке даны һәм мәңгелек бер Тәңрегә,
		Мөлкәтендә тиңдәше юк ул Тәңрегә,–
		Аны мәңге үлемсез дип белдек инде…

Тын да алмый тыңладылар, Гайникамал апа укыган тирән мәгънә, берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар белән тулы дастан торган саен тыңлаучыларны үз эченә «йотты».

		Мисырдагы кайбер хатын-кызлар,
		Моны ишетеп, бер-берсенә сөйләштеләр,
		Ул хатыннар Зөләйхадан көлештеләр, —
		Һәрбересе бертөрле сүз сөйләр имди,

		«Үз колына ул Зөләйха гашыйк булмыш,
		Колы аңа буйсынмаган-рисвай кылмыш,
		Эшнең нидә икәнлеген ире белмеш,–
		Колын куа чыкканын күрмеш имди»…

Ул көнне кич утыру төн урталарына кадәр сузылды. Гөлбанулар чыкканда, әтисе йоклый иде инде. Әнисе әйтмешли, көне буена өзлексез «әпипәгә бию» арыткандыр шул.

Кайбер кичләрдә кич утыручылар туган яклары, балачаклары, яшьлекләренә бәйле сагышлы истәлекләргә биреләләр. Андый чакта алар үзләрен иркен тоталар, берсе икенчесен бүлә-бүлә сөйлиләр. Иң кызыгы шунда: һәркайсының балачагы, яшьлеге узган туган авылларын җир йөзендә иң матуры, иң ямьлесе итеп күрсәтәсе килә. Андый чакта алар сүзләрнең иң матурларын, иң тәэсирлеләрен табарга тырышалар. Татлы суын эчеп үскән чишмәләрен, җиләк-җимеш җыйган болынлыкларын өзелеп сагыналар. Авыллары өстенә аварга торган урманнарны, авыллары яныннан боргаланып аккан елга-инешләрне телгә алалар, һәркайсының үзенә генә хас серле урыннары турында сөйлиләр. Бер урында, биек ярлар белән уратып алынган иң аулак чоңгылда, Су анасы яши икән. Таң алдыннан чәч тарап утыруын күрүчеләр дә бихисап. Ә менә бу тирән, кара сулы чоңгылны тирә-юнь халкы «Бибигайшә чоңгылы» дип йөртә икән. Анда сылуларның сылуы, ай чырайлы, озын кара толымлы 17 яшьлек гүзәл кыз, сөйгәне белән кушыла алмаячагын, җаны тартмаган картка кияүгә бирәчәкләрен аңлагач, шушы чоңгылга ташланган, имеш…

Чак кына соңрак Гөлбану үзе өчен гаять тә зур ачыш ясады. Күрче, зинһар, моннан мең еллар элек үк, Идел-Кама буенда безнең Болгар дигән, безгә мирас итеп телен, моңын, динен калдырган бөек илебез булган лабаса. Гайникамал апасының сүзләренә караганда, Болгар бабаларыбыз гыйлемле, көчле, эшчән халык булганнар. Әгәр шулай булмаса, Болгар шагыйре язган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» китабы буыннан буынга күчеп безнең көннәргә килеп җитәр идемени! Әнә бит Гайникамал апасы ниләр сөйли: без, ди, нәсел-нәсәбебезнең болгар бабаларыбызга барып тоташкан булуыбыз белән бәхетле, ди.

Гайникамал апаның тавышы чатнап, йөзенә йончулы күләгә иңгән сыман булды.

– Борынгы Ватаныбызны юксыну хисләре гасырлар буена сузылыр әле. Әле дә хәтеремдә: язлар җитеп, су юллары ачылгач, Шәһри Болгар якларын зиярәт кылырга халык агыла башлар иде. Күпчелеге – хатын-кызлар. Бу элек-электән килә торган йола буенча эшләнгән. Безнең авылда Шәһри Болгарга бару хәстәрен Кәрим абзый хатыны Зөбәйдә абыстай башкарган. Бу эшне башлап йөргән. Берничә авылдан хатын-кызлар, җыелып, сәфәр чыгарлар иде. Савабы зуррак булсын дип, ерак юлга җәяүләп китәрләр иде. Бабаларыбыз туфрагына зиярәт кылырга китүчеләрне озатырга бөтен авыл чыгар иде.

Аннан мосафир хатыннар шифалы су, янчыкларга тутырып, туфрак алып кайтып халыкка өләшерләр иде. Туфракны берәр чеметем генә бирерләр иде. Гади туфрак булмаган ул. Әлеге бер чеметем туфракны кайберәүләре өй нигезләренә салган, кайсылары якыннарының кабер туфрагына куша торган булганнар.

Зөбәйдә абыстай «Шәһри Болгар» бәетен укыганда, бөтен авыл халкы җыелып тыңлый иде. Әлеге бәеттә халкыбызның катлаулы-фаҗигале үткәне дә, бүгенге аяныч, ярым коллыкта яшәве дә, билгесез киләчәге дә чагыла иде.

Зөбәйдә абыстай бәетне менә болай укый иде:

		Бисмилла белән башлыйм микән бер мөнәҗәт.
		Бер мөнәҗәт әйтер идем, нәбиләргә ошар микән.
		Укыйм микән, җитәр микән, укып файда итәр микән,
		Гариплектә минем гомерем һаман шулай үтәр микән.
		Бу бакчада ниләр үсә: җимеш микән, чыбык микән,
		Шәһри Болгарга барырга тәвәккәлләп чыгыйм микән.
		Ки Тәтешкә барып кердем, кичәсе көймәләр күрдем,
		Болгар урамына чыккач, Рабига күлене күрдем.
		Рабига күлене күргәч, ни гаҗәптер һушым китте,
		Коендым да суын эчтем, җаным рәхәтләнеп китте.
		Шәһри Болгар агачлары җил искәндә шаулыйлар ла,
		Шәһри Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар ла.
		Манарага менгән чакта, Әмин тәзәк укый алмыйм,
		Шәһри Болгарга бармыйчан, хаҗәтемне үти алмыйм.
		Манарасы биек икән, санап мендем баскычын,
		Мәсҗиденә керә алмадым, кяфер бирми ачкычын.
		Шәһри Болгарга барып кергәч ашадым бән корбан ашын.
		Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын.
		Өстемдәдер бәнем җиләнем, якасына ука чиккән,
		Бу дөньяның вафасы юк, сәхабиләр җәфа чиккән.
		Габдрахман кыя ташында дәва корбан чалалар,
		Габдрахман кое суын дәва өчен алалар.
		Манарасы биек икән, күргәч аны, калдым хәйран,
		Кяферләрнең арасында сәхабиләр ята вәйран.
		Шәһри Болгар манарасын фәрештәләр төзәтәләр,
		Шәһри Болгар вәлиләре Иделгәчә озаталар.

«Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын» дигән сүзләргә игътибар иттегезме? Олы манара янындагы каберлек халкыбыз риваятьләрендә «Хан зираты» дип йөртелгән. Әмма кяферләр төрбәләрне сүтеп, кабер ташларын кубарып алып, тирә-юньдәге чиркәүләр нигезенә салганнар.

Шәһри Болгарга багышланган бәетләр, риваятьләр, дастаннар күп. Шундыйларның берсендә мондыйрак сүзләр бар. – Гайникамал апа ифрат та әрнүле, елауга якын көй-моң белән мөнәҗәт әйтте:

		Җиһанны тетрәтмеш иде
		синең олуг шәүкәтең,
		Кая милкең, кайда гыйльмең,
		кайда бөек дәүләтең?..

Күргәнегезчә, тарих озын, тарих төпкеле катлы-катлаулы. Гасырлар буе тынгылык күрмәгән, иң каһәрләнгән халык – безнең татар халкы. Әйе!

Яңа урынга күчеп утыргач та, туган халкым тынгылык белми. Казан ханлыгын руслар басып алгач, мәхшәр көне оештырыла: шәһитләр каны елга булып ага. Хәзерге Кремльнең эчендә таш сарайлар, мәчетләр, төрбәләр (мавзолейлар) күп булган. Алар арасында үзенең мәһабәтлеге белән манараларын күккә чөйгән атаклы Кол Шәриф мәчете аерылып торган. Мәчет каршында бөтен мәмләкәткә мәшһүр сәет (дин башлыгы) һәм дәрес бирүче Кол Шәрифнең данлы мәдрәсәсе урнашкан… Әмма боларның барысы да Явыз Иван гаскәре тарафыннан җимерелә, яндырыла…

Гайникамал апа соңгы сүзләрен тавышын әкренәйтеп, башын чак кына ия төшеп әйтте. Тынып калды.

Шул тынлыктан файдаланып, энҗеле калфак чигүче Зөбәрҗәт сөаль биреп куйды:

– Гайникамал апа, җаным, сүзеңне бүлгәнгә мең кәррә гафу. Әгәр дә хак булса, Казан ханбикәсе Сөембикә гүзәллеге, акылы, тапкырлыгы, батырлыгы белән тирә-юньдә билгеле булган, имеш. Син әйткән Явыз Иван Сөембикә янына Казанга илчеләр җибәргән һәм аңа Мәскәү патшасының хатыны булырга тәкъдим ясаган. Әмма горур Сөембикә кискен төстә баш тарткан. Гарьлегеннән түзмәгән патша, берничә йөз мең гаскәр туплап, Казанга һөҗүм иткән һәм шәһәрне камап алган. Моны күреп, гүзәл ханбикә аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән, имештер. Әмма бер шарт куйган: туй бүләге итеп рус патшасы җиде көн эчендә Казанда иң биек манара салырга тиеш булган. Кызу төзелеш башланган, әүвәлге көндә – беренче, икенче көндә икенче каты, ярусы һәм башкалары салынган. Җиде көн үтте дигәндә, манара төзелеп беткән, һәм туй мәҗлесе башланган. Сөембикә, шәһәр һәм халкы белән хушлашыр өчен, манарага менәргә рөхсәт сораган. Менеп җиткәч, кайгысын күтәрә алмыйча, аска ташланган… Менә шуннан соң инде халык, гүзәл ханбикәнең истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән, манараны аның исеме белән атый башлаган, имеш…

Гайникамал апа сүлпән генә елмайды.

– Юк, акыллым, – диде ул, әлеге фикер белән килешмәвен белдереп. – Сүз дә юк, әлеге риваять бик тә матур, әмма чынбарлыкка, дөреслеккә туры килми. Ханбикә Сөембикәне сабый улы Үтәмешгәрәй белән бергә, әсир итеп, Мәскәүгә алып китәләр. Бөтен булган мал-мөлкәтен дә алалар. Алтын-көмеш, затлы-зиннәтле кием-салымнар, кыйммәтле савыт-сабалар төялгән олы көймәләр үзләре генә дә бер кәрван була… Исән-имин калган халык зар елап озата чыга… – Гайникамал апа башын иеп тынып калды. Аннары, җилкәсенә таратып салынган яулыгының почмагы белән күз тирәләрен корытып алганнан соң, ныгый төшкән тавыш белән дәвам итте: – Сөембикә ханбикәнең шуннан соңгы язмышы бик аз билгеле. Мәгълүме шул: улы Үтәмешгәрәйне чукындыралар, әмма ул озак яшәми, малай чагында ук үлә. Бәлки, үтерәләрдер. Сөембикә үзе дә Касыйм шәһәрендә вафат була, шунда махсус төрбәдә күмелә дигән сүз яши.

Кул эше белән мәшгуль апалар бер мәлгә тын да алмагандай утырдылар. Берсе дә Гайникамал апага сөаль бирергә җөрьәт итмәде. Әмма ул, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, үзе үк сүз башлады:

– Шәһри Болгар заманнары, Аксак Тимер белән бәйле тагын бер риваять яши. Канлы орыш вакытында каты яраланган Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән таш өемнәре арасыннан калкып торган (тирә-юньне күзәтә торган) Кара пулат дип йөртелгән манара эченә бикләнә. Кансызлыгы белән даны чыккан Аксак Тимер шәһәрне яндыра, җимерә, халкын мәрхәмәтсез рәвештә кыра. Аксак Тимер, Болгар ханын әсир итә алмавын күреп, манара тирәсен бүрәнәләр белән ураттыра да, ханны тереләтә яндыру өчен, ут төрттерә… Манараны ялкын ялмап ала. Манара эчендәгеләр күптән тончыгып-янып беткәннәрдер инде дип кенә торганда, мәйданга көчләп җыелган халык, аһ итеп, манараның иң өске катына карый. Манараның иң очында озын ак күлмәктән шәм ялкыны кебек чайкалып торган бер кыз баланы күрәләр. Халык шундук таный аны: бу Ибраһим ханның төпчек кызы, гүзәлләрнең гүзәле Чулмания була. Аның сылулыгын күргән Аксак Тимер хан да телгә килә: аны үзенә хатынлыкка сорый. Әмма Болгар халкының горур кызы әти-әнисен, туганнарын харап иткән ерткыч ханның хатыны булганчы үлүне артыграк күрә. Ярсуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән хан кызның әсирлеккә төшкән ике абыйсын алып килергә әмер бирә. Аяк-куллары богауланган, муеннарына авыр агач түмәрләр тагылган абыйларын күргәч тетрәнеп кала Чулмания һәм ризалыгын биргәндәй итә. Тик аның бер шарты була: үзенең күз алдында ук абыйларын иреккә җибәрүләрен, шәһәрдән чыгып китсеннәр өчен иң яхшы атлар бирүләрен сорый. Аксак Тимер кызның бар шартларын да үти. Кыз өстән барысын да күзәтеп тора. Менә абыйлары, атларга атланып, шәһәр-ныгытманың ачык капкасыннан чыгып, урманга таба җан-фәрманга чыгып чабалар, бераздан күздән югалалар… Шунда абыйларын коткара алу бәхетенә ирешкән горур Болгар кызы Чулмания: «Хушыгыз, туганнарым!.. Җиңелү белмәс гаскәр туплап, азатлык яуларга кайтыгыз! Изге туфрагыбызны явыз дошманнан коткарыгыз!..» – дип кычкыра. Кычкыра да биектән дөрләп янган ялкын эченә сикерә… Халык кабат иңрәп аһ итә.



Аннары Гөлбану тормышында гаять зур бер вакыйга булды. Бакса, ул вакыйгага да Гайникамал апасы катышкан.

Хуҗалар сигез яшькә җиткән Чулпаниягә белем, тәрбия бирү турында кайгырта башлыйлар. Башта, беренче баскыч укыту белеме бирү өчен, атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән Нурихан атлы бер шәкертне яллыйлар.

Шәкерт, байбикә белән сөйләшкәндә үк, үзенең мөгаллимлек тәҗрибәсеннән чыгып, тагын берәр бала булмасмы, ди. Балалар иш булганда, сабакларын, бер-берсеннән уздырырга теләп, бер-берсеннән көнләшеп, яхшырак үзләштерәләр, яхшырак ятлыйлар, янәсе.

Бу сүзләрне Гайникамал да ишетә. Бик кулай бер кыз бала бар, дип, Гөлбану турында әйтә.

Әгәр дә хак булса, байбикә: «Бетен коеп йөрмәсен әле!» – дип, башта каршы төшкән булган. Әмма Гайникамал апасы Әби патша белән телгә килсә килә, тик үзенекен итә.

Аскы каттагылар, җыйнаулашып, Гөлбануга өр-яңа дип әйтерлек киемнәр әзерлиләр. Өрәңге яфрагы сурәте төшерелгән күлмәкне дә: «Рәхәтлән! Җылы тәнеңдә тузсын», – дип, Гайникамал апасы кидерә. Гайникамал апасы, үз баласын сабакка озаткандай итеп: «Бер нәрсәне бел, үскәнем, байлык бозга язылган, белем – ташка»; «Гыйлемле кеше – канатлы кеше ул», – дип, Гөлбануны өске катка үзе үк менгезеп куйды. Тырышып белем ал, укыган кеше инсафлы, әдәпле, тәүфыйклы, тәрбияле була, янәсе.

Шулай итеп, Гөлбану өчен өр-яңа серле дөнья ачылгандай булды. Һәр туар көн могҗизага тиң, тәэсирләр, яңалыклар бүләк итте. Тикмәгә генә балачак тәэсирләреннән алтын җеп йомгагы чорнала, аннары адәм баласы шул йомгакны гомере буе сүтә димәгәннәрдер. Уку, сабак алу аның зиһенен, бөтен барлыгын яулады да алды.

Берсеннән-берсе кызыклы ачышлар алда көткән Гөлбануны. «Әлиф, би, ти, си…» Бу авазларны аңа әбисе өйрәткән иде. Изге дога, дип, әллә ничәшәр тапкыр кабатлатыр иде. Аларны укыган кеше янына җен-пәриләр килми, имеш.

Баксаң, әлеге авазлар шәкерт абыйсы укыта торган «Мөгаллимсәни» дип аталган әлифбаның беренче хәрефләре генә икән ләбаса. Чулпания сабакка әллә ни күңел куймады, шунлыктан әлеге әлифбаны (рөхсәт сорап, әлбәттә) өенә дә алып чыккалый иде Гөлбану. Шәкерт абыйлары: әлеге хәрефләр сезгә китапларның могҗизалы серен, көчен ачарга, дөньяны танып белергә ярдәм итәрләр, дип, әледән-әле тукып тора.

Гөлбануның сабакка йөрүенә төрле кеше төрлечә карашта булды. Укырга керешкән көннәр иде. Гөлбану биек баскычтан ике генә сикерде. Аның куанычы эченә сыймый, асыл кош тоткан диярсең инде менә. Нәкъ шулвакытта, җир астыннан калыккандай, каршысында кылый күзле Хәмит абыйсы пәйда булды. Елмаюы шыксыз иде аның.

– Һе, сабактан чыгышмы? Шуны бел, сеңелкәш: синең шөгылең түгел ул. Син үзеңнең кем икәнлегеңне оныттыңмыни?.. Син бит асрау, хезмәтче баласы… Колагыңа киртләп куй: гыйлем синең ишеләргә түгел ул. Наданнар без. Син дә, мин дә. Кара халык – кара сарык, дип, нәкъ менә безнең ишеләрне әйткәннәр дә инде…

Нәкъ шулвакыт баскыч астындагы ишектән Гайникамал апасы килеп чыкты. Кылый Хәмит тә, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, телен аркылы тешләде.

– Син нәрсә?.. – диде Гайникамал апасы, Хәмитнең күзенә керердәй булып. – Үзеңдә булмаган акылны башкаларга өйрәтмәкче буласыңмы әллә? – Гайникамал апасы Гөлбануны җилкәсеннән кочып алды. – Тырыш, үскәнем, тырыш! Белем белен ашатыр, ди. Белемсез акыл – ярсыз елга ул. Әнә акыл ияләре нәрсә дигәннәр: белем акчадан кадерлерәк, кылычтан үткенрәк. Һәркемгә мәгълүм: укыган күп белер…

Бу юлы Кылый Хәмит тә сүзгә кушылмыйча түзә алмады:

– Күп белү ул әле акыллылык билгесе түгел. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Һе-һе-һе… – Бик акыллы сүз әйттем дип уйлады, ахры, канәгатьлелеге йөзенә чыккан иде. – Аннары, күп акыл җыйсаң, күп хәсрәт табарсың, дип тә әйтәләр.

Гайникамал апасы җавапсыз каламы соң, әнә ачы итеп елмайды да әйтте:

– Юньле кеше алай әйтмәс. Шуны истә тотмак кирәк: тешсезгә һәр чикләвек төшсез, ди. Ягъни белемсез кеше күп нәрсәдән мәхрүм. – Гайникамал апасы Гөлбануның аркасыннан сөйде дә: – Ишетсен колагың, күңелеңне сабакка беркет… Корыны бушка авыштырып йөрисе булма… Гыйлемгә омтылу безгә әби-бабаларыбыздан васыять булып калган, – дип, өенә кертеп җибәрде.

Гөлбану Гайникамал апасының башка сүзләрен ишетмәде. Аның каравы Хәмит әйткән сүзләр колагы төбендә яңгырап тора сыман иде. «Үзеңнең кем икәнлегеңне онытма! Син – хезмәтче, син – хәерче… Гыйлем синең өчен түгел ул!..»

Гарьчел җаны, и-и сызланды Гөлбануның. Түзмәде, мендәре өстенә капланып елап җибәрде. Шунда күз яше катыш ант итте: ничек кенә булса да укырга өйрәнергә, бәхетле булырга. Хәмит абзые әйткәнчә, кара сарык булып калмаска…

Хәрефләрне танып, иҗекләп сүзләр җыеп укый да башлагач, Гөлбануга дөнья киңәеп, ачылып киткән кебек булды. Анда-монда йомыш белән йөгергәндә дә, берәр җиргә язып куелган сүзләрне очрату белән туктап укырга керешер иде. Менә, бик матурлап, бизәкләп, бер кибет өстенә: «Шикәр, чәй», – дип язып куйганнар.

Димәк, ул миңгерәү сарык түгел, укый-яза белә! Бәйрәмнәргә бик тә саран балачагында иң зур бәхете, тиңдәшсез куанычы шул укырга өйрәнү булгандыр, мөгаен. Шулай булмый ни! Нәсел-нәсәптә күренмәгән нәрсә бит!..

Язын инде ул, нәкъ шәкерт абыйсы өйрәткәнчә, китапның теләсә кай битен ачып, «су урынына эчә» иде.

Укуын озак дәвам итә алмады ул. Чөнки Чулпанияне чын-чынлап укырга озаттылар. Әмма Гөлбануның алган гыйлеме ярап куйды… Кичләрен эш бетеп, йорт-җир мәшәкате тәмам тынгач, Гайникамал апасы аны үз янына чакырып ала. Иң элек әйбәтләп чәй эчерә. Аннары: «Әйдә әле, күз нурым, укып җиппәр…» – дип, Гөлбануның кулына битләре саргаеп беткән һәм ниндидер ят ис аңкып торган берәр китап тоттыра.

Гөлбану назландырып тормый, сузып-көйләп укый башлый. Тыңлаучылар авызларын ачалар да мөкиббән китеп тыңлап утыралар. Билгеле, ара-тирә аңлашылмаган сүзләр дә очраштыргалый. Хикмәт андамыни! Әнә бит тыңлаучылар аңлыйлар. Ара-тирә: «И Ходаем!.. Тәүфыйгыңнан-бәхетеңнән аера күрмә, берүк…» – дип, авыз эчләреннән генә белгән догаларын пышылдыйлар.

Белем белен ашатыр дип, дөрес әйткән икән Гайникамал апасы. Кайчагында күршеләре Гөлбануны чакырып алалар да еракта яшәүче кардәш-ыруларына, туган-тумачаларына хатлар яздыралар. Ул хатлар бер-берсенә охшаган булалар, һәркайсы диярлек «Мәет догага тилмергәндәй, без дә сездән хәбәр көтәбез» дигән сүзләр белән тәмамлана. Андый чакта Гөлбануны буш итмиләр, кыты-мыты белән генә сыйлап калмыйча, берәр кадак кызыл билле перәннек алырлык бакыр тиен дә биреп куйгалыйлар.

Тиздән Гөлбану аскы катта яшәүчеләр арасында иң укымышлы кеше булып китте. Хәтта Кылый Хәмит тә, шыксыз елмаеп, «бәләкәй остабикәбез» дип дәшә торган булды.

Изге китаплар гел алышынып торды. Кичләрен тотлыкмыйча, шома укысын өчен, китапларны өйгә дә биреп чыгаралар иде. Билгеле инде, китапка карата өйдә дә изге мөнәсәбәт: өрмәгән җиргә дә куймыйлар.

Тик менә беркөнне килеп чыккан Камил абыйсы гына изге китаплар турында, әнисе Миңлегөл әйтмешли, «көфер сүзләр» сөйләнеп алды. Имештер, бер бәндә кайтып керсә ни күрсен, хатыны Коръән өстендә чәч тарап утыра, ди. Бу яман хәлне күреп алган ире, ансыз да тормышыбыз сүнгән җәһәннәм кебек, дип, хатынын чөеп очыра. Аннары хәзрәт янына йөгереп барып сорый: «Әйтсәңче, хәзрәт, Коръән өстендә бет үтерсәң нишли?» Мулланың җор сүзлесе туры килгән, ахрысы. «Шырт итә!» – дип җавап кайтарган, ди.

Өйдәгеләр аның бу «көфер сүзләре» ннән көлмәделәр. Бары тик Сабирҗан гына елмаеп куйды. Кунак моны үзе дә сизенде. Сүзне кинәт кенә борып, Гөлбануның укырга-язарга өйрәнүен күкләргә чөеп мактады, хуплады. Укый-яза белмәгән кешене сукырга тиңләде.

Камил эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән, үрелеп, киштәдә торган ике китапны да кулына алды. Берсе – «Заман ахыры китабы», икенчесе «Бәдәвам» иде.

– Заманында бу китапларны ятлый-ятлый азау тешем шомарып бетте инде минем, – дип куйды ул.

Аннары «Заман ахыры китабы» н урта бер җиреннән ачты да шаулатып укып та җибәрде:

		Заман ахыры булса ниләр булгай,
		Дөньяга төрлүк-төрлүк бәла тулгай,
		Галимнәр, чагыр эчеп, зина кылгай…

– Күрдегезме нәрсә ди? «Галимнәр» дип инде ул, шәт, кайбер дин әһелләрен әйтә торгандыр. Ә бит без аларның ниндилеген аз-маз гына беләбез. Эчеп-исереп типтерүләре дә, азынып йөрүләре дә, хатын-кызлар белән чуалулары да беркемгә дә сер түгел… – Камил чак кына елмая төшеп өстәде: – Монда язылганнарның барысы да дип әйтмим, бер өлеше генә хак булса да, заман ахыры дигән нәмәстә күптән инде булырга тиеш иде.

Әнә Орехово-Зуево капиталисты Морозов нишли ди. Ураза, Корбан гаетләре бәйрәме алдыннан татар эшчеләре янына килеп: «Йә, гаетне кайда укыйсыз? Мулланы Мәскәүдән китертимме, әллә авылларыгызданмы?» – дип киңәшеп йөри, ди. Гает укырга аерым биналар бирә, хәтта тиздән мәчет салып бирергә дә вәгъдә итә, ди. Аңарга әллә ислам диненең хакимлеге, чәчәк атуы кирәк дип уйлыйсызмы? Юк, ул кан эчүчегә башка нәрсә кирәк…

Авызына су капкандай тын гына утырган Сабирҗан да сүзгә кушылмаганына уңайсызланудан гына әйткән кебек итеп кыстырып куйды:

– Аны бит инде, кем, Камил туган, без генә үзгәртә алмыйбыз… Гасырлар буена шулай килгәч, шулай булыр инде ул…

Кунак кырт кисте аны:

– Юк! – диде ул. – Үзгәртербез… Килер бер көн… Барлык милләтләр дә бер гаилә кебек тату яшәрләр. Әйе, килер, барыбер килер ул көн…

Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Камил кулында әвәләгән «Бәдәвам» китабының битләрен актарды.

– Менә монда мондый сүзләр бар:

		Бу дөньяда кунакмыз,
		Бу дөньяны сөймәгез;
		Дөньяның фикерен куйгыл…

Икенче төрле итеп әйткәндә, бу – үз тормышыңны яхшырту турында уйлама дигән сүз. Тәүлегенә биш тапкыр намаз укуыңны бел дә бетте-китте! Башыңны калкытасы, күтәрәсе булма, югыйсә яктылык, кояшны күрүең бар… «Бу дөньяда кунакмыз». Фани дөнья турында уйлама. Югыйсә сине теге дөньяда яман хәлләр көтә… Дин әнә шулай куркыта, буйсындыру юлына баса. Буйсыну ул – шул ук изелү дигән сүз. Ә изелүдән инде коллыкка да ярты адым гына…

Ул көнне Камил Гөлбанулардан ярты төн узгач кына китте…


* * *

Хәмит:

– Аласы әйберләр шактый күп булыр, – дип, Сабирҗанны да үзе белән ияртте.

Чыннан да, базар кибетләрендә йөри торгач, аларның куллары төрле тартмалар, төенчекләр, төргәкләр белән тулган иде инде. Кайтырга чыктылар.

Өйләренә кайтып җитәрәк, бер хикмәтле хәл булды.

Олы урамнан җиңел генә юыртып килгән бер атлы аларга җитәрәк читкәрәк чыкты да кинәт туктады. Тарантаста нечкә кара мыеклы, бант бәйләгән, салам эшләпә кигән бер ыспай егет утыра. Янында – сылу хатын-кыз. Егет янында утырган шул туташ, тарантастан сикереп төшеп, йөгерә-атлап килде дә искәрмәстән генә Кылый Хәмитнең яңагына чабып җибәрде. Үзе, уңлы-суллы чалтыратып суккан саен, такмаклый-такмаклый:

– Монысы… газапта үткән кара көннәрем өчен!.. Ә монысы, аждаһа… юкка түгелгән күз яшьләрем өчен!.. – Аннары, «тфү» дип, Хәмитнең йөзенә төкерде һәм, сикереп төшкәндәге кебек, тарантаска җиңел генә менеп утырды да, элдереп китеп бардылар.

Егет кенә, артка таба каерылып, киң итеп елмаеп, хәзергә хушыгыз дигәндәй, салам эшләпәсен салып, баш игән булды.

Бу көтелмәгән хәлдән Хәмит яшен суккандай катып калды. Һушын җыя алмый торды. Ат китеп шактый юл алгач кына, ниһаять, телгә килде ул:

– Өстерәлчек!.. Себерке! Шакшы… Ходай орган җир бит!.. Зиначы!.. Тукта! Җаныңны учыңа тоттырырмын әле…

Әле һаман бернәрсә дә аңламаган Сабирҗан:

– Кем соң ул? – дип сорады.

– Син белмисең аны… – Хәмит ут кебек кызарган колак яфракларын капшап алды. – Бер себерке шунда… Кашыклар урлап тотылып, бездән куылган иде. Әртисткә, ди, хәзер. Кәмит күрсәтеп, театр уйнап йөри, ди… Себерке!.. Күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне. Хәмитнең кем икәнен белеп бетермәгәнсең икән әле, өстерәлчек. Бик теләсәң танытырмын. Вәт, динсез!..

Сабирҗан Хәмитнең соңгы сүзеннән көлеп җибәрмичә чак кына тыелып калды. «Динсез!..» Бу да дин дип торган була бит әле. Арт саны гомере буена комган күрмәгән бәндә…»

Шулчак Хәмит, Сабирҗан ягына борыла төшеп, үзенең үпкәсен белдергәндәй итте:

– Син дә торасың шунда.

– Нишли алам соң мин? – дип акланган булды Сабирҗан.

– Тондырырга иде берне… Китсен иде чәнчелеп…

– Куллар буш түгел ич. Аннары тарантаста мыек батыр бар бит. Кагыла-нитә калсаң, шундук килеп җитәр иде…

Икесе дә тындылар. Кайтып җиткәнче ләм-мим. Хәмит кенә, яңакларын тоткалап, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, юл буе теге «себерке» не сүгеп кайтты.

Аның каравы өенә кайтып кергәч рәхәтләнде Сабирҗан. Күзләреннән яшьләр чыкканчы көлде.

– Ай-һай усалланды халык… – диде ул, баягы әкәмәтне күз алдына китереп. – Авызың ачык булса, төкереп китәргә дә күп сорамаслар.

Картының нәрсәдән көлгәнлеген белгәч, Миңлегөл дә сүзгә кушылды:

– Менә килешкән мәлгуньгә!

Сабирҗан каршы төште:

– Алай димә…

– Нәрсә диим тагын? Ул бит кеше түгел… – Тагын да нәфрәтләнә төшеп дәвам итте: – Ул бичара кыз турында мин дә ишеткән идем. Хәмит аның бик теңкәсенә тигән, ди. Хак булса, ул аңа өйләнергә теләгән. Тик тегесе якын да килмәгән. Аннары кылый шайтан үч алырга булган… Кызның кечкенә генә сандыгын каерып, үзе югында көмешме, алтынмы кашыклар салган, ди. Шулай итеп, карак дигән яманатын чыгарып кудырткан, ди.

Шунда Сабирҗан хатынын бүлде:

– Шул шул! Кеше йөзенә чүп атсаң, үз битеңә күсәк белән тондырырлар, дип, менә шуны әйткәннәрдер инде.

Миңлегөл дәвам итте:

– Тик бичара кыз харап булган, ди, әнә… Ялгыш юлга баскан, ди. Әртисткә булып киткән, ди…

Сабирҗан бу юлы да каршы төшкәндәй әйтеп куйды:

– Тик, анасы, ул бер дә харап булганга охшамаган… Киресенчә, күрсәң, сокланып туймассың үзенә. Өстендә – һәйбәт ефәк күлмәк, кыйммәтле камзул, башында – энҗеле калфак…

– Хикмәт киемдәмени!

– Шулай да…

Миңлегөл иренә әйтеп бетерергә ирек бирмәде.

– Киеменә карама син, – диде ул. – Әнә сыраханәләр тирәләрендә чуалучы тәтәй кызлар – занияләр[2 - Зания (гар.) – уйнашчы хатын-кыз.] дә чуктай киенгән була…




8


Ил өстенә өмет өзгеч хәбәр таралды:

– Сугыш!..

Кара хәбәр кара давыл сыман искәрмәстән килде. Ансыз да ялкыны сүнгән тәмугка тартым тормышның бөтен булган тынычлыгын үз упкынына суырып алды да кешеләрнең булыр-булмас өметләрен дөрләп торган кайгы утына салды. Җир белән күк тоташып, көн белән төн буталышты сыман.

– Сугыш!..

Баштарак Гөлбану бу сүзнең асылын, чын мәгънәсен абайлап бетермичә йөрде. Аңа бит сугышучыларны күрергә туры килгәне бар. Бер тапкыр шулай, баракта торган чакта әле, ике кеше сугышкан иде. Авыз-борыннары кан булганчы, киемнәре тетелеп беткәнче сугыштылар…

Әмма бу сугыш бөтенләй башка, ди. Ниндидер японнар белән сугышалар, ди. Халык анда чебен кебек кырыла, ди…

Иске соры шинель кигән гарип-горабалар белән базар чатлары, чиркәү-мәчет тирәләре тулды. Аяксызлар да кулсызлар. Сукырлар да бар… Барысы да гарипкә, хәл кадәренчә дип, кул сузып калалар. Барысы да японнар белән сугышканда шулай булып калганнар, ди.

Әйе! Чыннан да, бик яман икән бу сугыш дигән нәрсә…

Ул да булмады, тагын да яманрак сүз таралды. Имештер, патша кадәр патша халыкны аттырган, ди…



Әле дә ярый Камил абыйсы килеп чыкты. Югыйсә өйдәгеләр бу сәер хәбәрне ничегрәк итеп юрарга белмичә аптыраганнар иде.

– Халкыбыз җилкәсенә менеп утырган җиде башлы аждаһаның да эчкән канына тончыгыр көннәре җитте, ниһаять! Әйе! Хәлләр булачак хәзер… – диде Камил абыйсы. – Залим патша үз халкына үзе атты. Кан койды… Ул көн халык теленә әнә «канлы якшәмбе» дип керде. Халыкның ышанычы бетте хәзер. Аткан чакта мылтык түтәсе җилкәсен каерып ташлады аның…

Гөлбану үзенчәрәк аңлады бу сүзләрне. Имештер, өстенә алтыннан, укадан гына тегелгән кием киеп, патша тора. Кулында – мылтык. Мылтыгын халыкка төзәгән, имештер…

Бәлки, алай булмагандыр да. Патша үзе атмагандыр. Камил абыйсы аның шулай сәеррәк сөйләшә инде. Әнә тагын нәрсә ди бит.

– Кан коеп, халыкны куркытырга теләгәндер. Юк, куркыта алмас. Киресенчә, бу хәл бик күпләрнең күзен ачты. Халык ачуы һаман арта, һаман күтәрелә генә бара. Хәзер булачак хәлләр… Хикмәте шунда: бөтен халык бердәм күтәрелде. Меңнәрчә хатын-кызлар да эш ташлыйлар. Менә газеталар ниләр яза… – Камил абыйсы кесәсеннән күренеп торган газетасына ишарәләп дәвам итте: – «Алафузов заводында забастовкаларның инициаторлары – хатын-кыз эшчеләр…» – диелгән анда.

Ул көнне Камил абыйсы озак утырмады. Кулындагы сандык кебек нәрсәне, шушыны җыебрак куй әле, кирәкле язу-сызулар анда, дип, Сабирҗанга бирде. Аннары каядыр соңга калудан курыккан кеше сыман кабаланып чыгып китте.

Икенче көнне үк Камил абыйсының сүзе дөрескә чыкты…

Урам тулы халык, халык… Һәркайсының телендә – Петербург, Мәскәү, Баку…

Гөлбану яңа сүзләр ишетте: стачка, забастовка, революция…

Олы урамда кара болыт кебек халык дулкынлана. Үзәк урамнар гына түгел, тыкрыкларга кадәр халык сырып алган…

Һәркайда гауга. Яңалык артыннан яңалык: әнә Крестовниковлар заводында эшчеләр эштән баш тарткан, ди. Алафузов заводлары да тукталган… Студентлар, шәкертләр дә, укуларын ташлап, урамнарга чыкканнар, ди…

Гөлбану да, ниләр булганын күрәсе килеп, олы урамдагы халык агымына барып кушылды.

Завод коймасы буенда халык аеруча күп җыелган. Кемдер югарырак урынга менеп баскан да кулын болгый-болгый сөйли. Татарча сөйли икән.

Гөлбану да колак салды…

– …Петербургта булган соңгы вакыйгалар Россиядә яшәп килә торган дәүләт строеның череклеген, нормаль булмаганлыгын һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеген аеруча ачык күрсәттеләр. Коралсыз халыкның канын түккән хөкүмәт, әлбәттә, җимерелергә тиеш, һәм бу хөкүмәткә каршы көрәшне без Россиянең һәрбер намуслы һәм аңлы гражданының бурычы дип саныйбыз…

Гөлбану янында бер төлке тун кигән абзый тора иде. Ул акырып җибәрде:

– Фетнәчеләр!.. Алланың ачы каһәре төшсен үзләренә. Имансызлар!.. Патша хәзрәтләренә тел тидерергә җөрьәт итәләр бит…

– Нәсел үгезе кебек үкермә әле! – дип, аны шундук туктаттылар. – Тыңларга ирек бир…

Шулвакыт каяндыр югарыдан, завод коймасы өстеннән булса кирәк, халык өстенә язулы кәгазьләр ыргыттылар. Гөлбану алдына да берәү килеп төште. Ул аны кулына алып карарга кереште. Бер ягына – русча, икенче ягына татарча язылган: «Эшчеләргә һәм эшче хатын-кызларга. Иптәшләр! Түзәр хәл калмады… Түзеп булмаслык изелүдән уянган Петербург эшчеләре баш күтәрделәр… Аларга башка күп кенә шәһәрләрнең эшчеләре кушылды. Гомуми стачка – авыр хәлдән котылу юлы ул. Эш хакын арттыруны, эш көнен кыскартуны, кешеләрчә мөгамәлә итүне таләп итегез… Кешелек хокуклары таләп итегез. Казандагы эре һәм вак предприятиеләрнең эшчеләре һәм хатын-кызлары гомуми стачкага әзерләнсеннәр».

Аста исә эрерәк хәрефләр белән мондый сүзләр язылган иде: «Яшәсен бөтен халыкның бер-бере илә дуслыгы! Бетсен милләтләр арасында дошманлык салучылар!

Бетсен самодержавие!

Яшәсен бөтен халыкның коралланып күтәрелүе!»


* * *

Бик тынгысыз булды ул ел. Бигрәк тә көзе.

Октябрь урталарында бөтен заводларда диярлек забастовкалар башланды. Аларга тимерьюлчылар, типография, сәүдә эшчеләре кушылды, хәтта гарнизон батальоннары арасында да чуалышлар башланды.

17 октябрь көнне университет каршында митинг булды. Бөтен мәйдан, Воскресенский урамы халык белән шыгрым тулды. Шәһәр думасы янына да халык җыелган. Большевиклар чыгыш ясыйлар…

Өч төстәге патша флагы алып ташланды. Аның урынына ирек флагы – кызыл флаг җилфердәде…

Гарнизон батальоннары аякка бастырылды. Әмма Спас батальоны эшчеләргә каршы барудан, ирек яулап урамга чыккан туганнарына атудан баш тартты.

Бары тик Зөя батальоны гына митингны куып таратуда катнашты…

Халык өстендә камчылар сызгырды. Атыш башланды. Кырыктан артык кеше үтерелде һәм каты яраланды.

Менә шундый булды ул бишенче елның 17 октябрь көне.

Тарихи көн ул. Бик күп кешеләрне үзгәрткән көн.

Революционерлардан читтә торган кешеләрне дә икенче көнне революционер иткән көн.

Һәркайда большевистик лозунглар: «Гражданнар, коралланыгыз!», «Урамнарга чыгыгыз!», «Барыгыз да эш ташлагыз!»

Икенче көнне тагын да зуррак яңалык: патша манифест чыгарган!

Бу хәл халыкны тынычландыру түгел, бары тик ярсытты гына. Берничә сәгать эчендә шәһәр полициясе коралсызландырылды; участоклардагы кораллар да алынды, аның белән халык ополчениесе, халык милициясе коралландырылды. Бу эшләрнең барысы белән дә яңа гына төзелгән шәһәр коммунасы җитәкчелек итте…

Ул көннәрдә һәр җирдә кызыл флаглар җилфердәде.



Бу вакыйгалар Гөлбанулар яшәгән ишегалдына да өермә кебек бәреп керде. Төрле кеше төрлечә мөнәсәбәт күрсәтте бу хәлләргә.

Әби патша тиресенә сыеша алмады, гасабиланып: «Кортлар алар!.. Тирес кортлары… Изәргә, бетерергә кирәк ул этләрне!.. Эт симерсә иясен тешли, дип белмичә әйтмәгәннәр. Башларын күтәртмичә изәргә, черетергә кирәк аларны!..» – дип, зәһәр җикеренде.

Ишегалдындагылар аның күзенә чалынмаска тырыштылар. Җитмәсә тагын, чөй өстенә тукмак дигәндәй, бай яңадан өйләнергә йөри икән дигән хәбәр килеп җиткән көннәр иде.

Гөлбану урамнан кайтып кермәде.

Икенче көнне халык яңадан калага агыла башлады. Анда канлы көрәш корбаннарын күмәләр иде. Бистәнең урамы сыйдыра алырлык кына түгел халык ташкынын…

Берничә урында, көчле җилдә очып киткәндәй булып, кызыл флаглар җилферди.

Кинәт көчәйгәннән-көчәя барып, русча җыр яңгырады:

		Вставай, поднимайся, рабочий народ,
		Вставай на борьбу, люд голодный!..

Гөлбануның да халык ташкынына кушылып калага чыгасы бик килгән иде дә, ярамый. Анда бүген яңадан бәрелешләр, атышлар булуы ихтимал дигән сүзләр ишетте ул.

Бермәлне Гөлбануны урамда капка кырыена кысрыкладылар. Әле дә ярый якында гына биек баскыч бар икән. Ул шунда үрмәләде. Анда аннан башка да берничә кеше менеп урнашкан иде инде. Караса, картлар. Татарлар.

Үзара гәп саталар.

– Кара инде, кара… – ди берсе, гроблар ягына ым кагып. – Үзләрен мөселманча итеп тә күммиләр бит, ичмаса! И Тәңрем! И Ходаем! Берүк, үзең саклый күр…

– Чыннан да, корбан шактый булган икән шул.

Икенчесе, нечкәрәк тавышлысы, бернинди тартынусыз тезә дә башлады:

– Шул кирәк йөзе караларга! Бик күп бутадылар, коткы салдылар. Аллаһы Тәгаләгә барып җитте догаларыбыз…

– Сөйләмә дә, мелла кем… Барыбер яхшы күңелле, динле, дәүләтле мөселман халкын юлдан яздыра алмаслар…

Алда, урамның аргы башында, атлы городовойлар күренде. Алар, кыр казлары кебек тезелешеп, урамга аркылы басканнар иде.

Бу хәлне карап торган Гөлбану, хәзер нәрсә булыр икән дип, тын да алмыйча, шул якка карап тора башлады. Бер ул гына түгел, теге татар агайларының да күзләре шул якта иде.

Халык, стена кебек булып, алларында торган атлы городовойларны бөтенләй күрмәгәндәй, тоташ ташкын булып, һаман алга бара…

Тегеләре, өзәңгеләренә басып, баш очларында камчыларын да уйнатып алгандай иттеләр.

Разбой салып:

– Раз-зой-ди-ись!..

– Ос-сади, доб-бро-ом прошу!.. – дип акырып та карадылар.

Әмма халык тыныч кына, һаман бер көйгә алга таба атлавын белде.

Ахыр чиктә Гөлбану менеп баскан киң баскычта торган өлкән яшьтәге татар агае түзмәде, әйтте:

– Кара, кара!.. Күрче, зинһар… Курыкмыйлар бит…

Икенчесе көчәйтеп куйды:

– Көт, куркырлар! Алладан да курыкмыйлар хәзер…

Бераздан атлы городовойларның тигез рәтләре чуалды: урам кырыйларына кысрыкландылар, тыкрыкларга кереп таралышып беттеләр…

Ә халык, тоташ ташкындай, һаман алга агыла…

Меңнәрчә һәм меңнәрчә авызлардан чыккан көрәш җыры һаман көчәя, һаман киңәя… Бу җыр һавада йөзгән көзге кара болытлар кебек үк авыр да, салмак та иде.


* * *

Урам чаты.

Чуар багана. Багана башында – дүрт кырлы фонарь. Шунда ук будка. Будка янында – жандарм. Тирә-як тын. Бары тик кар бураны тузгый.

Шундый шыксыз кичләрнең берендә Гөлбану кайчандыр үзләре яшәгән Нурми абыйлары ягына – эшчеләр районына чыгып китте.

Урамнар тын. Кеше-фәлән дә очрамый. Шомлы. Ирексездән ниндидер пошаман уйлар биләп ала. Гүя бөтен галәм төпсез упкын өстендә асылынып тора…

Әле кайчан гына бу урамнар халыкны сыйдыра алмый иде…

Әйе, авыр октябрь көннәре шактый еракта калды инде. Әмма балалыктан яңа гына чыгып килгән Гөлбану күп нәрсәләрне белми, күп нәрсәләргә төшенми иде әле. Ул вакытта күптөрле фаҗигаләр булды. Халыкның казакларга, юнкерларга, карагруһларга каршы торырга коралы булмады. Халык яңадан кан койды…

Шулай да тиз генә бирешмәде. Ноябрь аенда яңадан чуалышлар башланды. Бу юлы да шул ук Алафузовлар заводы эшчеләре күтәрелде. Большевиклар, рус пролетариаты белән татар пролетариатын тагын да якынаерга, берләшергә өндәп, чыгышлар ясадылар.

Декабрь аенда Мәскәүдә кораллы восстание башланды. Казанда да восстаниегә зур әзерлек алып бардылар. Сәяси атмосфера кызды. Җыелышларда Мәскәүдә кораллы восстание башлану турында телеграммалар укылды. Большевиклар кораллы восстаниегә бердәм кушылырга дип карарлар кабул иттеләр. Әмма шул ук төнне жандармнар, булачак восстание турында провокаторлар аша белеп, Казан шәһәр комитетын тар-мар иттеләр, җитәкчеләрен кулга алдылар. Алафузов заводының актив большевиклары да күпләп кулга алындылар. Казан шәһәре хәрби положениедә дип игълан ителде. Каланың эшчеләр яши торган районнары полицейскийлар, солдатлар һәм атлы казаклар белән шыгрым тулды. Кулга алулар дәвам итте.

Камил абый суга төшкәндәй юкка чыкты. Өйдәгеләр: «Берәр хәл булгандыр, югыйсә ничек тә бер килеп чыгар иде», – дип юрадылар.

Һәм менә бер елга якын югалып торган Камил абыйларыннан көтмәгәндә хәбәр алынды. Бөтенләй таныш булмаган кеше аларны эзләп килеп керде дә Камил абыйларыннан сәлам тапшырды. Шул кеше аша Камил турында бик күп нәрсәләр белделәр алар: Камил абыйлары октябрь көннәрендә үк кулга алынган икән, хәзерге вакытта Томск шәһәре тирәсендә сөргендә, ди, аның әле тагын Пролетар дигән кушаматы да бар икән. Пролетар Камил октябрь көннәрендә шәһәр думасы бинасын штаб итеп восстание белән җитәкчелек итүчеләр арасында булган икән.

Үзен Сәгыйть дип таныштырган бу кеше сәлам тапшыру өчен генә килмәгән икән. Аңа теге вакытта Камил абыйлары калдырган тимер сандык кирәк булып чыкты. Камил абыйлары шуны алырга кушкан. Гөлбануның әти-әнисе исә бу таныш булмаган кешегә «кирәкле язу-сызулар» сакланган тимер сандыкны ялт иттереп чыгарып бирергә ашыкмадылар. Әмма курчак вакыйгасын, кайчандыр Камил белән бергә качкан кара сакалны да телгә алгач, алар каршы килмәделәр. Сабирҗан, чормада бик әйбәтләп яшереп куелган урыныннан алып төшеп, сандыкны бирергә мәҗбүр булды.

Әлеге кеше ул вакытта тимер «әрҗә»не саклаган өчен рәхмәт әйтеп кенә калмаган. Камил абыеның соравы буенча Гөлбануны эшкә урнаштыруда да ярдәм итәргә булган иде. Хәзер менә шул йомыш белән бара Гөлбану. Баракта яшәүче Сәгыйть атлы кешене күрергә тиеш ул.

Ниһаять, кирәк баракны тапты ул. Ишек катында бер кеше тәмәке көйрәтеп тора иде.

Гөлбануны туктатып:

– Сез кая, сеңлем?.. – дип сорады.

– Шушы баракка…

– Кем янына?

– Миңа Сәгыйть абзый кирәк иде. Үзе чакыртты…

Теге кеше тәмәкесен таптап изде дә Гөлбануны, ияртеп, озын коридорга алып керде. Шунда ук аркасын стенага терәп утырган икенче бер ир-атка дәште:

– Харис, бар әле бел… Менә Сәгыйть абзый янына… Чакырткан иде, ди…

Тегесе бүлмәләрнең берсенә кереп китте. Шунда ук борылып чыкты.

– Керсен, ди. Чакырткан булганнар…

Гөлбану, коридордагы егет күрсәткән ишекне кыяр-кыймас кына ачып җибәрүгә, бусага төбендә тукталып калырга мәҗбүр булды. Бүлмәдә – алты-җиде ир-ат. Тәмәке төтене балта асып куярлык. Барысы да ачылган ишек ягына борылдылар. Араларыннан берсе Гөлбануга мөрәҗәгать итте:

– Әйдә, сеңлем, уз… – Аннары бу вакытлы-вакытсыз йөргән кыз баланың кем булуын иптәшләренә аңлатып бирде. – Иптәшләр!.. Бу – безнең Пролетар Камилнең туган тиешлесе. Үзенең соңгы хәбәрендә шушы туганын эшкә урнаштырырга ярдәм итүне үтенгән…

Гөлбануны каршы алган Сәгыйть абзый, почмак ягын бүлеп торган чаршау читен күтәреп, кемгәдер дәште.

– Әнисе!.. Әнисе, дим. Менә кунак бар. Бик туңган. Эченә җылы кертерлек берәр нәрсәң юкмы шунда? Пролетарның сеңлесе бу…

Чаршау эченә кергәч, озынчарак буйлы, аксыл чырайлы бер хатын якты йөз белән Гөлбануга:

– Менә,сеңлем, шушында утыр, – дип, ларга охшатып ясалган бер кечкенә әрҗә өстендә урын күрсәтте.

Гөлбану утыру белән, хуҗа хатын, җылы бөркеп торган плитәдәге чуенның өстен ачып, аш бүлә башлады.

– Өстеңне салып утыр, сеңлем. Һич югында, төймәләрең чишеп җибәр…

– Рәхмәт, апа… – Гөлбану уңайсызланып кына бишмәтенең төймәләрен ычкындырды, шәлен иңбашына төшерде.

Хуҗа хатын:

– Син ашый тор… Мин теге якка чыгып керим әле. Кунаклар янына… Получкадан соң шулай җыелгалыйлар инде. Ир-ат бит… Хезмәтләре дә бик авыр, – дип, кабат елмайгандай итте дә түр якка чыгып китте. Анда аның кунакларга чәй ясавы, тагын берәрне генә эчегез инде дип, хуҗаларча кыстаганы ишетелеп торды.

Гөлбану, чаршау кырыена иелә төшеп, түр якка карап алды. Гаҗәп хәл! Табын түрендә утырганнарның берсен, ак якалысын, таныгандай булды ул. Әйе, бу кешене күргәне бар Гөлбануның. Теге вакытта, моннан күп еллар элек, Камил абыйсы белән аларның чормасына менеп качкан кеше ич бу. Шул ич! Димәк, Сәгыйть абзыйсы да, тимер сандыкны сорап килгәч, тикмәгә генә кара сакалны телгә алмаган. Билгеле, шул! Әнә бит табындагылар да аңа, нәкъ теге вакытта Камил абыйсы кебек, Пётр Семёнович, дип дәшәләр. Тик ул вакытта Пётр Семёнович дигәннәре чегән кебек кап-кара иде. Хәзер исә чигәләре, тузгып торган сакаллары шактый ук чаларган.

Гомумән, монда җыелган кешеләр сәерсендерде Гөлбануны. Юк, хуҗа хатын әйткәнчә, получка алганнан соң кәеф-сафа кылып утыручыларга охшамаган алар. Аннары барак ишеге төбендә үк туктатулары да, бүлмәгә кереп сорап чыкканнан соң гына керергә рөхсәт итүләре дә сәер булды.

Гөлбану кабат түрге якка күз салды. Хуҗа хатын каядыр чыгып киткән. Өстәл тирәли утырышкан ир-атлар сөйләшеп чәй эчәләр. Берьюлы берничә кеше сөйләгәнлектән, сүзләрен аңлавы кыен. Аерым сүзләр генә ишетелеп кала. Шулвакыт кайсыдыр тагын кемнеңдер кулга алынуы турында хәбәр итте.

Берничә кеше берьюлы: «Эх, харап иткәннәр икән! Шәп иптәш иде… Иң кирәк чакта…» – дип куйдылар.

Гөлбану да эченнән уйланып алды. Нишләп соң гел яхшы кешеләрне генә кулга алалар? Әнә Камил абыйсын кулга алганнар… Аннары, әтисе эшсез йөргәндә, бер бик шәфкатьле, бик әйбәт кеше очратуы турында сөйләгән иде. Соңыннан әтисе ул кешене дә кулга алулары турында кайтып әйтте…

Бүлмәдәгеләр бер-берсенә зарлана башладылар:

– Күпме дәвам итәр бу?..

– Тагын нәрсә телиләр икән инде? Түгелгән кан, коелган күз яше генә җитмәде микәнни әле?..

– Әнә авылдан да берсеннән-берсе авыр хәбәрләр явып тора. Җәзалау отрядларының башбаштаклыклары турында ишеткәндә, чәчләр үрә тора…

– Илне кабер тынлыгы басты…

Асылмалы лампа кырыенда ук утырган әлеге ак якалы кеше соңгы сүзләрне әйтүчегә каршы төште.

– Юк, ялгышасың!.. – диде ул, үзенә бик нык ышанган кешегә хас кырыслык белән. – Тынлык юк ул хәзер… Шулай булып тоела гына. Шуңа охшашлы бернәрсә бу… Кая ул тынычлану! Менә газеталарга гына күз салыгыз сез. Татар газеталарына гына… – Пиджагының тышкы кесәсеннән бер төргәк газеталар чыгарып өстәл өстенә салды: – Менә «Вакыт» мондыйрак хәбәрләр урнаштырган… «Казанда Крестовников заводында революционерларның боевая дружинасы кулга алынган һәм татарча типография табылган». Шунда ук менә тагын бер белдерү: «Үткән ел августта Казанда яшерен типография белән тотылган Моратов Судебная палата тарафыннан алты айга крепостька хөкем ителгән». – Пётр Семёнович дигәннәре икенче бер газетаны кулына алды. – Менә «Йолдыз» да да нәкъ шуңа охшашлы хәбәрләр: «Бу көннәрдә Казанда Ягодный бистәсендә Мамадыш өязенең Риза Рахманов исемле кешенең фатирында татарча хәрефләр, өч данә хәреф кассасы, бер типография станогы, басарга әзерләнгән прокламацияләр һәм бик күп кәгазь табылмыш, фатир иясе кулга алынмыш…»

Ак якалы кеше, менә күрдегезме инде дигәндәй, укуыннан туктап, газетаны өстәл өстенә ташлады. Бер мәлгә тынып калдылар.

– Юк, иптәшләр, – дип дәвам итте ул. – Кабер тынлыгы юк ул хәзер… Киресенчә, халык хәзер чын хакыйкатьне аңлый, күзе ачылып уяна бара. Столыпинның дар агачлары да, ату-кисүләре дә куркыта алмый хәзер аны… Юк, куркыта алмый! Хәзерге стройга да, патшага да ышанычы бетте аның хәзер. «Ирекнең какшамас нигезләре, шәхеснең чын-чыннан кагылгысызлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар һәм союзлар иреге» дигән нәрсәләрнең чеп-чи ялган, бары тик тозак, күз буяу гына булуын халык үз җилкәсендә татыды… Халык хәзер үзе өчен нибары ике юл гына барын ачык төшенде. Берсе аның – буйсыну, кол булу, коралыңны кан дошманыңның аягы астына салу; икенчесе – көрәш! Ә вакыт дигән нәрсә безнең файдага эшли… Безнең хәзер көрәш тәҗрибәбез бар: кан һәм корал белән яулап алынган хөррият Казанда өч кенә көн булса да яшәп калды… Хәзерге көндә партия алдында бер максат тора: царизмны бәреп төшерү, кораллы восстание юлы белән демократик республика урнаштыру… – Ак якалы кеше кабат бер мәлгә тынып торды. Аннары, бик зур сер яки бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган кеше сыман, якынрак килергә әмер биргәндәй кулын селтәп куйды да яңадан сөйли башлады: – Иптәшләр!.. Беркемгә дә сер түгел, бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Ленин эмиграциядә…

Гөлбану бу ак якалы кешенең күп сүзләрен аңламады. Ниндидер Парижда ниндидер конференция булган. Шунда яңарак кына телгә алынган Ленин дигән кеше ниндидер меньшевикларга, тагын ниндидер фракциягә каршы мәрхәмәтсез рәвештә көрәшкән, ди.

Ак якалы һаман сөйли дә сөйли:

– …Әйе! Реакция ярсып котырына… Әмма полиция терроры, төрле провокацияләр, капиталистларның репрессияләре генә безнең ихтыярны какшата алмас. Көрәш киметелергә тиеш түгел, иптәшләр. Киресенчә, партия бездән хәзер икеләтә энергия белән эшләүне таләп итә. Завод-фабрикалардагы, күбрәк эшчеләр тупланган предприятиеләрдәге «Согласительные (килештерү) комиссияләрен» эшчеләрнең революцион комитетларына әверелдерергә кирәк. Эшчеләрне дәртләндереп, күтәреп калдырырга гына ярамый, шул комитетлар аша тәрбияләргә кирәк. Иптәшләр, партия безгә тагын бик әһәмиятле бер эш йөкли. Тиздән төрмәләрдән, сөргеннәрдән иптәшләр кайта башлар… Кайткан иптәшләрне эшкә чиратсыз урнаштыру чараларын хәзердән үк күрә башларга кирәк…

Ак якалы кеше кинәт кенә күтәренке-дәртле тавыш белән өстәп куйды:

– Җиткәндер, ниһаять! Оятларын җуйган предпринимательләр «Хәзер безнең заман килде һәм бөтенесенә дә без хуҗа» дип масаймасыннар әле. Без инде аларга 1905 елда көчебез бар икәнлекне күрсәтеп карадык… Шуның өстенә әле тагын ниндидер хокукларыбыз барлыкны да белдерә башларга бик вакыт…

Гөлбану, бөтен дикъкатен туплап, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышып тыңлый. Билгеле, аның инде «царизм», «кораллы восстание», «революция», «республика» кебек сүзләрне Камил абыйсыннан да ишеткәне бар иде. Шунысы кызык: бу кеше сүзләре белән генә түгел, тагын нәрсәсе беләндер аның Камил абыйсын хәтерләтә кебек.

Бу ак якалы кешедән ул, үз гомерендә беренче тапкыр, тагын бер яңа сүз: «Ленин» дигән сүзне ишетте.

Сәгыйть агай дигәннәре аны яңадан бер-ике көннән килеп чыгарга кушып озатып калды. Бу кешеләрне күрү, күрүдән дә бигрәк сүзләрен ишетү бик нык тәэсир итте Гөлбануга. Ул үзен күп еллар буе сукыр булып та кинәт кенә күзе ачылып киткән кеше сыман хис итте. Бик күп нәрсәне төшенгән кебек булды ул. Бу кешеләр арасында кабат булу һәм күбрәк белү, күбрәк ишетү теләге аның бөтен барлыгын яулап алды.

Икенче тапкыр килгәндә инде аны теге таныш барактагы бүлмәдә чандыр гәүдәле, елаудан күзләре кызарып беткән урта яшьләрдәге хатын-кыз каршы алды.

– Сәгыйть абзыегыз өйдә юк… – диде хатын, Гөлбануны баштанаяк күздән кичергәч. Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бераз икеләнеп торды да өстәде: – Аны кулга алдылар… Заводтан чыгып килгәндә… Шунда ук пролёткага утыртып алып киткәннәр. Хәзер кайдалыгын белгән кеше дә юк…

Ансыз да ямьсез, ансыз да күңел кайтаргыч булып тоелган буранлы төн тагын да шыксызрак булып күренде Гөлбануга.

Тагын кулга алулар…

Тагын асу-кисүләр…

Җитмәсә, иң яхшы кешеләр харап булалар…

Юк, бу ачы буранлы төн Гөлбану өчен гади генә төн түгел иде инде. Авыр булса да, чын кайгы-хәсрәтне, иза-михнәтне ул кадәр үк әрнеп, җан ачысы белән сызланып кабул итми торган чак кына ваемсыз балалыгы белән бөтенләйгә саубуллашу көне иде.




Икенче кисәк


Нигә тудым дөньяга кыз булып,

Нигә акмадым дәрьяга боз булып?..

    «Фәрүзә кыз» бәетеннән




1


«Кавказ һәм Меркурий» ширкәтенең «Юрий Долгорукий» исемле ике катлы зур пароходы Казанга якынлашып килә иде.

Өске палубада Әстерханнан килүче яшь кенә бер егет басып тора… Сәет бу. Тулы исеме Сәетмөхәммәт. Күзләре алга төбәлгән аның.

Сызылып таң атып килгән вакыт. Идел киңәеп киткәндәй булды. Пароход, мәгърур чал Иделнең дегет кебек кара-кучкыл суын ярып, шау-гөр килеп, агымга каршы күтәрелә…

Әкренләп яктыра башлады. Сул якта – текә таулар тезмәсе. Шул ярларның кара-кучкыл күләгәсендә – сүндерелергә өлгермәгән маяклар. Ара-тирә сөзәк тау итәкләрендә, ял итәргә яткан мал-туарны хәтерләтеп, чәчелеп утырган авыллар күренеп кала.

Алда, Идел киңлегендә, гаять зур балык түшкәсенә охшаган озын сал күренде. Якыная төшкәч, ул өстендә ап-ак такта түбәле бердәнбер өй торган тәбәнәк ком утравын хәтерләтә башлады.

Сәетне сискәндереп, пароход гудок биреп куйды. Һәм саллар кәрваныннан курыккандай, уңга каерылып, куе урман күләгәсендә посып утырган кечкенә генә бер пристаньга таба борылды…

Бераздан пароход, әле генә чабыштан килгән ат кебек пошкырынып, күч-күч итеп дебаркадер кырыена асып куелган чыбык бәйләмнәрен шатыр-шотыр китереп изгәләп килеп туктады. Ул да булмады, авыр сулыш алгандай, каяндыр аскы яктан шаулап, тирә-юньне каплап пар бөркелде.

Озак тормады пароход. Бераздан яңадан кузгалып, Идел киңлегенә чыкты…

Сәетнең туган-үскән яклары күптән инде артта калды. Күңел чак кына әрнеп, сызлап куя. Хәер, гаҗәп тә түгел. Ни әйтсәң дә, туган як бит ул. Тикмәгә генә аны тудырган ана белән чагыштырмый торганнардыр. Ана да бит, нәкъ туган як кебек, дөньяда бер генә була. Шуңа күрә якын да, кадерле дә, газиз дә ул.

Йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай ашкынып тибә Сәетнең. Яшь шагыйрь ул. Гаять зур хыяллар, бөек максатлар белән килә Казанга…

Яз аенда гына яман хәбәр таралды: Тукай вафат… Россия халкы Тукайсыз калды. Ятим калды…

		Көтмәгәндә кайгы салды безгә
		бу көндә фәләк:
		Әй сөекле яшь шагыйрькәй!
		Син югалдың иртәрәк…

Шагыйрьнең якын дусты, каләмдәше Мәҗит Гафуриның «Тукай вафатыннан соң» шигырен ул көннәрдә укымаган, күңелдән ятламаган кеше булдымы икән!

		Югалуың бик зур авырлык,
		һәммәбезгә син әрәм,
		Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм,
		хәсрәтләнәм…

Сәет тә елады. Елап кына да калмады. Менә ул Казанга бара… Данлыклы, мәгъруранә Казан урамнарында эзе дә суынып бетмәгән Тукайны алмаштыру максаты белән бара ул анда…

Аны зур өметләр баглап озатып калдылар. Бигрәк тә әтисе ягыннан туган тиешле Кави абзасы ышана иде аңа. Кави абзасы Әстерханның иң белемле, иң укымышлы кешеләреннән санала. Уфадагы Галия мәдрәсәсеннән күчеп килеп, Казанның атаклы икенче гимназиясендә белем алган. Хәтта заманында «университет исемле олы мәдрәсәгә» керергә дә хыялланган. Әмма хыялын тормышка ашыра алмаган. Яшьрәк чагында ул үзе дә шигырь язу белән мавыккан булган. Тик тормышның җитмеш җиде япьле юлында буталып, вакланып, үз кыйбласын таба алмыйча калган.

Менә шул Кави абзасы Сәетнең иҗаты белән якыннан кызыксынды. Кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Бер-ике шигырен газетада бастырып та чыгарды. Кайбер шигырьләрен Казанга, Уфага җибәрде. Ул яклардан килгән хәбәрләр тагын да канатландырды, тагын да җилкендерде аларны.

Үзендә дөньяларны биләп алырдай биниһая көч барлыгын сизә башлаган Сәет язды да язды. Соңгы шигырьләре Кави абзасына тагын да ныграк ошады. Ахыр чиктә өлкән туганы әйтте:

– Сәет энем! Бу шигырьләреңнән син язуга кабилиятле, истигъдатлы күренәсең. – Кави абзасы әйттеме инде, димәк хак, ышанмаска мөмкин түгел, чөнки ул шигърият «җене» кагылган, заманында үзе дә иҗат утында янып караган кеше бит. Кави абзасы тезде дә тезде: – Хәзер сиңа мәйдан кирәк… Зур корабка йөзәр өчен зур диңгез, ди. Күп күргән күп белер, ди мәкальләр. Инде үзең теләп шундый бөек һәм дә шөһрәтле язмыш сайларга җыенгансың икән, тормыш дигән катлаулы юлда төрле хәлләргә, югалту-табышларга, җиңү-егылуларга әзер булырга кирәк. Алда нинди язмыш көтәдер бит әле, билгесез. Ә язмыш дигәнең ифрат та катлаулы, ул кемнәргәдер таудай бәхет китерә, кайберәүләргә, кыйблаларын үз вакытында таба алмаганнарга – фаҗига… Синең хәзер көндезен дә йолдызлар күрә торган чагың, дип әйтүем… Аннары тыңла: нәфис гөлгә, гөрләп чәчәк атар өчен, туфрак вә дым кирәк булган кебек, әдипкә дә (бигрәк тә яшь әдипкә) каләмдәш дуслары белән аралашу, үзара фикер уртаклашу беренче шарт, һава кебек кирәк нәрсә, сиңа күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданына чыгарга кирәк… Калаларның каласы, татар мәдәнияте Мәккәсе Казанга бар. Казанга!.. Шуны бел: әгәр дә узган гасырларда бөтен дөнья халкы өчен мәдәният вә мәгърифәт башкаласы, «дөнья шәһәре» булып мәгърур Париж саналган булса, бөтен Шәрык, Кавказ вә Кара диңгез буйларындагы тугандаш халыкларыбызның күзләре зур өмет белән Казанга төбәлгән… Кемнәргә генә илһам-куәт бирмәгән ул мәшһүр Казан!

Кави абзасы мөфарикъ фәтва биреп кенә дә калмады. Сәетнең әнисе үлгәч, поверенный булып, йортларын сатышты; башка күптөрле ярдәмнәр күрсәтте. Хәтта тиздән нәселләренә дан вә шөһрәт китерәчәк Сәеткә шигъриятлерәк исем дә табышты. Мәрхүм Сәлимгәрәй улының шагыйрь буласын белмәгәндер шул. Югыйсә, алдан ук хәстәрен күреп, бераз яңгыравыклырак, шигъриятлерәк исем сайлаган булыр иде. Киңәшә торгач, мәсьәләнең бу ягы да хәл ителде.

– Сүз дә юк, иң матур исем – кешенең үз исеме, – диде Кави абзасы, бик тә җитди мәсьәләне хәл иткәндәй. – Әмма шагыйрь үзенә тәхәллүс-кушамат алучан була. Бу инде – борын-борынгыдан килгән күркәм гадәт. Гадәттә, ул кушамат әдипнең туган авылы, дөньяга килеп күзе ачылган изге төбәк исемедер. Менә шулай төбәк атамалары теркәлгән берничә мисал. Тумышы белән Кашгар каласыннан чыккан – Мәхмүт Кашгари, Иске Кандалдан – Габделҗәббар Кандалый, Каргалыдан – Әбелмәних Каргалый… Шуны да әйтим: авыл, төбәк исеме белән дөньяга чыгу – иңгә бик олы җаваплылык алу! Шул ук вакытта ул – туган туфрагыңа, кендек каның тамган җиргә таяну, тирән тамырларга тоташу да!

Мин дә, туганым, синең исемеңнең гасырлар, гарасатлар кичеп, үлемсезгә әверелүен теләр идем…

Сатылган йорт-җир бакчасы артында гына яр читләрен зифа камышлар бизәгән ак чабаклы вак күлләр бар иде. Аларны Нуркай күлләр дип йөртәләр иде. Сәет үзенә тәхәллүс итеп шул күлләрнең исемен алырга булды. Шулай итеп, безнең яшь шагыйребез Сәет Нуркай булып китте. Табылган исем икесенең дә күңеленә бик хуш килде.

Сәет Нуркай!.. Ни әйтсәң дә, Сәлимгәрәй углы Сәетмөхәммәт түгел инде.

Һәм менә ул юлда… Шагыйрь өчен, күкрәп торган мәйданда көрәшер өчен, хәзер аңарга бөтен мөмкинлекләр бар, белеме бар, акчасы бар, күркәм исеме бар. Һәм, ниһаять, матурлыгы да бар. Шуның өстенә тау-ташларны актарырлык көч һәм дәрте бар… Бер омтылуда бөтен дөньяны яулап алырлык теләк-ашкынулар турында әйтеп торасы да юк.

Йөрәк ашкына…

Сәет Нуркай тәки шагыйрьлеген итте: Казанга килеп урнашуына атна-ун көн үтмәде, бер чибәргә гашыйк та булды.

Бөтенләй искәрмәстән очратты ул аны. Проломный урамында, зур гына кибет каршында агач күләгәсендә басып тора иде ул күктән иңгән фәрештә. Кулында – алсу төстәге җиңел зонт. Юкә яфраклары һәм алсу зонт аша тәңкәләнеп-тимгелләнеп үткән кояш нурлары кызның йөзендә, ак ефәк күлмәгендә, энҗеле калфагында, озын чуклы җиңел шәлендә уйный иде.

Сәет бу җир фәрештәсен күрде дә баскан җирендә хәйран калды: «Йа Ходай! Бу фани дөньяда мондый сылулар да бармыни?..»

Сәет, бер серлелек белән өретелеп, нурга коенып торган сылуның кабатланмас, акыл ирешмәс матурлыгына сокланып, сихерләнеп торган арада, кыз басып торган күләгәле агач янына җиңел тарантаска җигелгән атлы килеп туктады. Кыз шул атлыны көткән икән. Күләгәдән чыкты да, буш кулы белән озын күлмәк итәген чак кына җыя төшеп, тарантаска менеп тә утырды.

Ул арада резин көпчәкле, кабриолет сыман җиңел, шөпшә кебек нечкә билле тарантас кузгалып та китте. Күңеле хисләнүдән дөньясын онытып торган Сәетне ниндидер көч этеп җибәрдемени! Ул теге атлы кереп югалган тыкрыкка ташланды. Әллә нинди, моңарчы әле татымаган һәм тел белән әйтеп аңлатып булмый торган бер хис биләп алды аны. Гүя ул шулчак бик кирәкле, бик кадерле кешесен югалтыр кебек иде…

Кемдер болай дигән бит: гомереңнең бер көнендә күзләреңнең явын алырлык сылу синең яныңнан үтә… Ул шулкадәр гүзәл һәм күркәм була ки, син хәйран булып каласың. Күңелең, җаның, тәнең белән син инде аны күптән көткәнсең, һәм ул, бары тик ул гына сине бәхетле итәр төсле тоела. Әмма син аңыңа килгәләгәнче, сылу инде үтеп киткән, күздән югалган була. Син аны бүтән һичкайчан да күрә алмаячаксың… Шуннан соң инде синең бөтен гомерең уфтанып, әрнү катыш юксынып узачак. Бик аяныч хәл, әлбәттә. Әмма тормышта еш кына була торган хәл…

Сәет тыкрык башына йөгереп барып җиткәндә, юырткан ат шактый юл алып өлгергән иде инде. Ул да шул якка карап йөгермәкче булды. Бәхетенә, юл чатында бер буш извозчик тора икән. Сәет тиз генә менеп утырды да кулы белән урам башына күрсәтте.

Ат кузгалды. Күңелле генә юырта да башлады… Әмма Сәеткә ат бик әкрен бара, алдагы тарантас кая да булса кереп күздән югалыр төсле иде.

Бераз баргач, теге тарантас Яңа бистәгә таба борылды. Тиздән аралар якыная төште…

Алда, башын горур күтәреп, гәүдәсен төз тотып, теге туташ бара. Сәет һаман аннан күзен алмый. Ә йөрәге сикереп чыгардай булып ярсый…

Бераздан Яңа бистәгә барып керделәр. Сулга борылып, бер тыныч тыкрыктан уздылар. Яңадан киң генә урамга чыктылар… Һәм алдагы ат, кинәт кенә юыртудан туктап, яшелгә буялган урыс капкага таба борылды… Кемдер көтеп торган, ахрысы. Алар якынлашу белән, капка үзеннән-үзе ачылды, сылу туташ утырган тарантас ишегалдына кереп китте.

Сәет тә извозчигына туктарга кушты. Бу йортның кемнеке булуын сорады. Аның бәхетенә, мыеклы агай шактый белдекле, хәбәрдар кеше булып чыкты.

– Бу йорт Мирзахан байныкы… Заманында бик атаклы бай иде. Үзе күптән вафат инде. Хәзер монда аның кече улы яши. – Чак кына икеләнгән кеше сыман дәшми торды да өстәп куйды: – Моннан берничә ел элек хатын алды…

Сәетнең йөрәге жу итеп китте. Әллә, Ходаем, бу күктән иңгән фәрештә шул байның бичәкәеме икән? Алай дияр иде, туташ бик яшь күренде. Бу сорауны ул извозчикка биргәнен сизмичә дә калды.

– Юк, – диде тегесе. – Әле генә атта кайтканы – байның өлкән улының кызы.

Бу хәбәр Сәетнең күңеленә бик хуш килде. Сәет яңадан сорау арты сорау яудыра башлады. Үзенең ихлас күңелдән кызыксынганын аңлату нияте белән бер көмеш тәңкә өстәгәч, агай-эненең теле тагын да ачыла төште, хәтта:

– Чулпания, – дип, сылу туташның исемен дә әйтте.

Исеменең җисеменә туры килеп торуын гына күр инде син!

Чул-па-ния!..

Исеме генә дә шигырь кебек яңгырап тора.

Агай-энедән бөтен белгәннәрен сөйләтеп бетергәч (кызның ятим булуын, Питерда абыйсы барлыгын да белгәч), Сәет төшеп калды. Тын урам буенча йөренә башлады.

Чул-па-ния!..

Күр инде: урамнары да башка урамнарга караганда тынычрак та, матуррак та, яшелрәк тә: ят та ауна… Бу урамда аның күңел кошы Чулпания яши.

Сәет бәхетле иде. Чиксез бәхетле. Чөнки гашыйк… Хәзер аның табынып, күңеленнән сәҗдә кылырлык кешесе бар. Ә сөя, ярата, тылсымлы хыялларга чума белмәгән кеше күп нәрсәләрдән мәхрүм ителгән бер бәхетсез мәхлук җан була.

Ә Сәет гади кеше түгел. Ул – шагыйрь. Шагыйрь һәрвакытта гашыйк булырга, мәхәббәт утында дөрләп янарга тиеш. Һәр шагыйрьнең илһам биреп торучы, йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итүчесе булырга тиеш. Югыйсә нинди шагыйрь ди ул! Петрарканың, мәсәлән, Лаурасы булган, Дантеның – Беатричесы, Гётеның Фредерика Брионы булган. Гейне, Пушкин турында әйтеп торасы да юк. Нишләп соң әле аның гына өзелеп сөйгәне булмаска тиеш ди?..


* * *

Чуар шәльяулыгы өстеннән каз оясы кадәрле бүреген батырып кигән Исламбикә карчык килеп керде. Капкадан керүгә, үткер күзләре белән бөтен ишегалдын айкап чыкты.

Өстендә – эре бизәкле, киң балитәкле озын күлмәк. Кара-кучкыл камзулының изүеннән тәңкә катыш ука белән чигелгән күкрәкчәсе күренеп тора.

Карт булса да, үзе җитез хәрәкәтле, нык әле… Чандыр гәүдәле, сары йөзле, кылыч борынлы. Кыяфәте кырыс, килеш-килбәтеннән астыртын зәһәрлеге сизелеп тора.

Яучылык белән көн күрә ул. Хак булса, күрәзәлек тә итә, сихер, им-том, кеше бозу кебек эшләр белән дә шөгыльләнә, дип сөйлиләр.

Казан бистәләрендә аны бик күпләр белә. Төрле йортларның ярым ачык капкаларыннан күләгә кебек тавыш-тынсыз шуып кына кереп китүен еш күрергә мөмкин.

Мирзахан байларга да тикмәгә генә йөрми ул. Өлкән байбикә Мәрхәмбикә белән аларны күптөрле четерекле эшләр бәйли. Алар – дуслар. Серләре дә бик килешә.

Капкадан килеп кергән Исламбикә карчыкны беренче булып Чулпаниянең сабакташы, сердәше Мәрьямбикә күреп алды. Алар берничә кыз бакчадагы ачык беседкада утыралар иде.

Күреп тә алды, шул якка ым кагып, пырхылдап әйтә салды:

– Әнә Исламбикә карчык килгән… И мөртәт! И шөкәтсез… Пәри кияүләгән нәмәстә. Сихерче…

Шундый чая, түзә алмаслык ачы, үткен телле кыз инде ул Мәрьям. Дуслары аның сүзләреннән тыела алмыйча көлеп җибәрделәр.

Исламбикә карчык та аларны ишетте, җитез-җитез атлап түргә узды,

– И-и, менә кайда икән ул хур кызлары. Хәзинәләр! Менә кайда икән бәрәкәт!.. – дип, күгәрчендәй гөрләп, бакчага ук килеп керде.

Теләсә кем белән уртак тел таба, теләсә кемгә әйтер сүзе, йомышы бар аның. Хәзер дә Исламбикә карчыкның тикмәгә генә килмәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде.

– Хәзинәләр!.. Хур кызлары дисең, алайса?.. Кайсыбызга булса да берәрсенең күзе төшкәнме әллә? Син бит бушны юкка аударып йөрүчеләрдән түгел. Йә, әйт, тагын кайсыбызның башын ашарга телисең инде?.. – диде әлеге үткен телле Мәрьям.

Исламбикә ачуланмады, буялган кара тешле авызын учы белән чак кына каплангандай итеп, кеткелдәп көләргә кереште.

– Тәүбә, әстәгъфирулла!.. Әлгаязе билләһи, әйттем исә кайттым. Берүк, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил алсын. Бу ни дигән сүз тагын?

– Соң, шуның белән дөнья көтәсең ич…

Бу юлы инде карчык, ачы гайбәткә тарыган кеше сыман, чак кына үпкәләгәндәй итте. Җитдиләнде. Башындагы тубал бүреген батырыбрак киде. Яулыгын рәтләгәндәй итте. Тавышына кадәр үзгәрде аның.

– Һы!.. Башын ашап, имеш! Һич булмаса, башлы-күзле итеп диген, җүнсез! Үзеңә тагын бер бик куанычлы хәбәр салмакчы идем… Ярар инде.

Мәрьям, йөгереп килеп, карчыкка сарылган булды.

– Җә инде, җә, Исламбикә абыстакаем! Үпкәләмә… Җә, әйт: ниндирәк хәбәр ул?..

– Ниндирәкме?

– Әйе.

– Әнә базар почмагындагы ак кибетле Сәмигулланың бертуган абзасы синең турыда нәрсә дигән. Күләгәсе бик тә инде якты күренде, дип әйтә, ди…

Мәрьям, өне алынырлык сүз ишеткән сыман, кулларын чапылдатып алды.

– Абау, Ходаем!.. Теге селексәң коелырга торган карачкымы? – Иелә-иелә көлә башлады. – Уф, үтердең, пычаксыз суйдың, Исламбикә абыстакаем! Галәмәт шыксыз ич ул. Тач икенде күләгәсе инде: үзе чандыр, үзе озындыр… Аны күргән саен, бу өрәк кайсы зираттан качты икән дип калам…

Мәрьям, көлә-көлә хәле беткән кеше сыман, кулларын як-якка җәеп чигенә башлады.

– Кызлар!.. Кызлар, дим… Тотыгыз тизрәк… Югыйсә егылам. Уф!.. Исламбикә абыстакаем! Кияүнең дә тапкансың икән асылын…

Карчык та тиз генә бирешә торганнардан түгел иде.

– Һы! Аның каравы бай. Борының мамыкка төртелер тегеләй. Җәннәте нинди була икән дип тик яши бирерсең.

Мәрьям дә элеп алып такмаклый башлады:

– Ярлылык яр түгел дигәндәй, байлык та бит бал түгел. Ярлылыкта яр табылса, кузгалак та аш булыр; тигезсез байлыкта баллы май да таш булыр, дигәннәр борынгылар. – Аннары җитдиләнә төшеп, искәрмәстән генә өстәп куйды: – Шуның өстенә бик ямьсез ич ул…

– Ямьсез булса ни! Ир-ат матур булмый ул. Соңрак ияләшәсең аны. Бераз торгач, күз караңгылыкка да ияләшә…

– Бик карт түгелме соң ул?

– Чеп-чи тиле икәнсең! Карт булуы бигрәк тә шәп. Бераздан бөтен байлыгы сиңа калыр… Аннары күз күрер. Кулыңда байлыгың гына булсын, мин сине буш тотмас идем… Арыслан кебек егетләр табып бирер идем үзеңә… Аягыңның туфрагы булырлар. Теләсәң – капкаң артында көттер; телисең икән – кочагыңда кысып үтер…

Карчыкның соңгы сүзләре башка кызларга да бик хуш килде, ахрысы, дәррәү көлешеп алдылар.

– Һай, усал да соң үзең, Исламбикә абыстай!..

– Әйтерең бармы…

– Кочагыңда кысып үтер диме?..

Мәрьямнең дә сүзе бетмәгән икән әле. Әнә ул чәчрәп карчык каршысына килеп басты да чәпчи башлады:

– Юк инде, Исламбикә абыстакаем! Андый пешмәгән бәрәңге кәлҗемәсен йөгәнләгәнгә караганда, үзең әйтмешли, арыслан кебек егетнең кубызына биюне артыграк күрәм мин.

– Син бик телләнмә әле, Мәрьямбикә кызым. Аларда көч. Телим дисә, колы итәр!..

– Уф, куркытып, өнемне алдың. Кол буласы көнем дә бар икән әле…

– Көлмә, көлмә, чибәркәем! Ирең барда – ирең колы, улың барда улың колы булу ул инде без хатын-кызларның тәкъдирендә язылган.

– Алайса, Исламбикә абыстакаем, син бар да әйт аңарга. Миңа өйләнсә, тәгәрәп уңачак. Күзләре шакай булачак! Әҗәл җиткәнче үк, кабергә керәчәк… Ха-ха!..

Кызлар исә тәгәрәшеп китә яздылар. Бу юлы инде Исламбикә карчык та түзмәде, төкеренгәләп алды:

– Тфү, тфү… Әлгаязе билләһи! Иблис токымыннандыр син. Синең бу тилчә телеңә адәм түгел, шайтан үзе дә түзә алмас…

Кинәт тимер келәсе шалтырап, капка ачылып китте. Барысы да бер кешедәй шул якка борылдылар.

Анда, култык астына зур гына төргәк кыстырып, бик пөхтә, аерым бер зәвык белән киенгән егетнең басып торганын күрделәр.

Бу – Сәет иде…

Җиңел булмады аңа бу адымны ясавы. Уптым илаһи гына эшләнми андый адымнар. Көндәлек тормышның вак-төякләрен оныттырды әлеге чынга ашмастай хыял, саташу, акылдан шашулар. Шушы капка аша атлап керергә җөрьәт иткәнче, мең төрле планнар корырга, тынгысыз көннәр, уяулы-саташулы төннәр уздырырга туры килде Сәеткә.

Кич булып, тирә-як тынып калу белән, шушы урамга килер иде ул. Бәхет кошын очратырга хыялланып, һич югында, пәрдә аша төшкән шәүләсен генә күрергә өметләнеп ничәмә-ничә тапкырлар якты тәрәзәләрдән күзләрен алмыйча сагалап йөрүләрен бер үзе генә белә.

Баштарак ул шигъри хисләргә бирелде, «Яшәр өчен миңа, Чулпан йолдызым, сине бер генә минутка булса да күрү кирәк» дип, дистәләрчә шигырьләр язды. Аларны ошатмагач, хатлар язарга кереште. Әмма аны да азагына кадәр җиткерә алмыйча ташлады. Чулпан кебек кала кызларын «Сәлам булсын Сезләргә, ай-кояш күк якты йөзләргә» дип язган хатлар белән генә шаккатырып булмас дип шикләнде.

Һәрбер хатын вакытын кызганмыйча йокысыз төннәр үткәреп, һәр хатына иң матур, бары тик күңел түреннән ургылып чыккан сүзләрне генә язам дип уйлаган иде югыйсә. «Әгәр дә миңа үләргә язган икән, белегез, бары тик Сезне, йөрәк парәмне тәкатьсез сөюдән, бу фани дөньяда яшәү бәхетеннән үләчәкмен. Сезнең миндәй фидаи җанның йөз аклыгы, якты өмете булуыгызны, яшәү чыганагы гына түгел, рухи таянычым, илһам чишмәсе булуыгызны да теләр идем…»

Һай, бу хыял дигән нәрсә! Татлы да соң!.. Сәет тә шул татлы хыял диңгезләрендә күп йөзде… Имештер, ул Чулпания белән күптән таныш инде. Алар – дуслар. Хәтта гашыйклар… Бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар.

Көннәрнең берендә алар резин көпчәкле ябылмалы җиңел тарантаска утырып, кала читенә чыгып китәләр… Ә анда, имештер, нәкъ Әстерханда калган Нуркай күлләренә охшашлы матур күлләр бар. Нәкъ андагы кебек үк көмеш сыман ак чабаклар йөзә, ярлары да нәкъ андагыча – зифа камышлар белән капланган…

Һәм алар шундый күл буенда утыралар… Бер зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәге, имештер, кадап куйган кебек булып, Чулпаниянең нәкъ башы өстендә үк асылынып тора…

Бәхетле чәчкә!..

Ул көнне Сәет, Чулпанияне өенә кадәр озатып куйгач та, әле яңадан шул күл буена килгән, имештер. Үзләре утырып торган урынны таба… Ә зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәк һаман шунда. Чак кына, бары тик гашыйклар колагына гына ишетелерлек булып чыңлый, имештер. Сәет сак кына иелеп, иртә якта гына әле Чулпаниянең чәчләренә кагылып-тиеп торган шул чәчәкне үбә, имеш…

Хыялның бит аның чиге дә, чамасы да юк. Сәет инде хыялында Чулпанияне өенә дә алып кайткалады. Чулпания килеп кергәч, бүлмә эче кинәт яктырып, нурланып китте, имештер…

Кеше һаман да бернәрсә белән хыялланса (бу очракта инде саташса дип әйткәндә дә урынлы булыр), шул хыялына ияләшә башлый… Яшь шагыйрь Чулпаниянең һичшиксез килеп чыгачагына ышана башлады. Тиңдәшсез кунакны каршы алу хәстәрен күрергә кереште. Бүлмәсен җәннәт кебек итеп бизәтте, тоташтан өр-яңа җиһазлар алдырды…

Йорт хуҗалары, егетнең чама белмичә расходлануын күреп, хәтта бераз шөбһәгә дә төштеләр. Ләкин Сәет аларның андый тузга язмаган уйларына шунда ук чик куйды. Җиһазлар өчен дә исәп-хисапны өзде: бүлмә өчен задатканы да ярты елга алдан бирде.

Билгеле, акчасы су урынына акты. Андый вакытта акча белән санашып торалар димени! Аңарда әле акча бүлмә җиһазлауга гына түгел, Чулпания киләсе юлны гөлчәчәкләр белән түшәргә дә җитәрлек. Йорт-җирне саткан акчаның да әле хәзергә яртысының яртысы да тотылмаган. Калган өлеше ышанычлы урында – банкта.

Шунысын да әйтергә кирәк: Сәет, кырык ямаулы камзул кигән шәкертләр кебек, аена ике генә тәңкә түләп тора торган почмак алмады. Шулай ук кунакханәгә дә туктамады. Кави абзасының үтенеч-киңәше шулай иде. Берүзенә бер бүлмә аның. Ишеге дә аерым. Ике зур тәрәзәсе бар. Тәрәзәләр әллә ни зур булмаган тын бакчага караган. Урамы да бик тыныч. Хәер, шагыйрь кешегә иҗат итү өчен шарт кирәк бит.

Әмма соңгы көннәрдә кулына каләм алганы юк әле аның. Иртүк тору белән, бүлмәсендә мәш килә: чынлап та, кунак каршы алырга әзерләнгән кеше сыман, бик пөхтәләп бүлмәсен җыештыра. Һәр көнне диярлек зур гына бер чәчәк бәйләме сатып алып кайтып куя. Чәчәк утыртылган суны әледән-әле алыштырып тора. Өстенә су бөрки. Шиңмәсен, янәсе. Кич булды исә, сөйгәне белән очрашырга соңга калган кеше кебек, йөгерә-чаба бистә ягына китеп бара…

Ничек кенә булмасын, ул чиксез бәхетле. Күңеле күкләргә аша иде аның.

Сәет Чулпания исеме белән генә яши. Бүгенге көненә куанып, шул сылуны очраттырган теге көн өчен ул Ходайга рәхмәтен әйтеп бетерә алмый. Шул ук вакытта киләчәге өчен куркып та куйгалый, ничектер бу куаныч, бу бәхет озын гомерле булмас, ниндидер сәбәпләр аркасында аның кулыннан ычкыныр төсле иде.

Ничек тә кыз белән очрашасы, якыннан танышасы, үзенең мәхәббәтен белдерәсе иде…

Ул уй дөньясына батты, мең төрле планнар корды… Ахыр чиктә планның гадәттән тыш кыю, чамадан тыш дуамал булып күренгәнен, иң әрсезен сайлап алды ул. Әйдә, була бирсен. Шуңа күрә дә шагыйрь ич ул. Шагыйрь кеше нинди генә маҗараларга юлыкмас! Гомумән, гашыйк кеше куркудан өстен булырга тиеш. Куркак җанның мәхәббәте дә тулы була алуы шикле.

Үзен ул Петербургтан кайткан кеше итеп танытырга булды, янәсе, Чулпаниягә абыйсы Чыңгыздан кечкенә генә бер бүләк китергән.

Билгеле, шунда ук хәл-әхвәл сораша башлаячаклар… Андый очракта ул Чыңгызны бик үк яхшы белмим дип котылачак. Белмимнең башы авыртмас, диләр.

Ләкин ялганның тиз арада ачылачагы көн кебек ачык. Моның өчен Чулпаниянең абыйсына бүләк өчен рәхмәт әйтеп язган беренче хаты да бик җиткән… Әйдә, алдагысын Алла белә. Кем әйтмешли, Алла ташламаса, бүре ашамас. Анда күз күрер…

…Һәм менә ул Чулпанияләр ишегалдында басып тора. Кызлар, кем бу дигәндәй, бер егеткә, бер Чулпаниягә сынаулы караш ташладылар. Чулпания, «Белмим шул, бер дә күргән-белгән кешегә охшамаган» дигәндәй, җилкәләрен сикертеп куярга мәҗбүр булды. Аннары инде яхшысынмыйча, килгән кунакны каршы алу өчен, ишегалдына чыкты.

Сәет исә, якыннан күрү белән, Чулпаниянең гүзәллегеннән телсез калды.

Кыз юкарак йөзле, төз борынлы, киң маңгайлы. Алсу хәрәкәтчел иреннәр. Йөзеннән үзенә бертөрле пакьлек, яктылык сирпеп, ә коңгырт-кара күзләреннән моңсу-уйчанлык, ягымлы-мөлаемлык балкып тора. Ятим үскәнлеге эз калдыргандыр, дип уйлап куйды Сәет. Беренче күргәндәге кебек баштанаяк актан киенгән.

Сәет дөньясын онытып торган арада, Чулпания үзе:

– Сезгә кем кирәк иде?.. – дип сорады.

Ниһаять, Сәет бу изге җанның тавышын ишетү бәхетенә дә иреште.

– Сез кирәк идегез… – Егетебез үз тавышын үзе танымады.

Ул арада кызлар да килеп җитте. Аларга Исламбикә карчык та ияргән иде.

Чулпания һаман да әле бернәрсә дә төшенмичә әйтә салды:

– Алайса, рәхим итегез! Тик менә дәү әни өйдә юк иде шул…

Арага Исламбикә керде. Чулпаниянең соңгы сүзләрен ишетү белән, монда килеп бик зур югалтуга тарыган кеше сыман элеп тә алды.

– Әлгаязе билләһи!.. Мәрхәмбикә өйдә юк идемени? Ник аны башта ук шулай дип әйтмәдең. Миңа да ул кирәк иде ләбаса!.. – дип, чәбәләнеп, яшьләр яныннан таю ягын карады. Чыгып китешли Сәетне тагын бер тапкыр баштанаяк күздән кичерергә дә онытмады.

Өзелеп калган әңгәмәне яңадан ялгап җибәрергә кирәк иде. Сәет, бүтән җай таба алмаудан гаҗиз булып, яңадан баягы сүзләрен кабатлады:

– Миңа сез кирәк идегез… – Кызның сәерсенеп калуын күреп, тиз генә өстәп куйды: – Мин Петербургтан…

Чыннан да, бу сүзләрне ишетү белән, Чулпания кинәт үзгәрде. Һәм бик куанычлы хәбәр ишеткән кеше сыман:

– Шулаймыни!.. Ник аны баштан ук әйтмәдегез? – диде.

– Менә абыегыз Чыңгыздан кечкенә генә күчтәнәч… бүләк сезгә.

– Рәхмәт! Зур рәхмәт сезгә… – Чулпания, төргәкне кабул итеп алганда, кабат чак кына сагаеп калгандай булды. – Әйдәгез, өйгә рәхим итегез! – диде.

– Юк, рәхмәт…

– Алайса, әйдәгез, бакчага гына булса да кереп утырыйк. Шунда сөйләрсез…

Шау-гөр килеп бергәләшеп бакчадагы беседкага кереп утырдылар.

Чулпания сорау артыннан сорау биреп кенә торды:

– Хат-фәлән бирмәдеме?

– Бирмәде…

– Бәлки, төргәк эчендәдер, – дип куйды кызларның берсе.

– Белмәдем… – диде Сәет.

Кызларның тәкатьләре җитмәде, Чулпаниянең каршы килүенә дә карамастан, шундук төргәкне сүттерделәр. Аннан берсеннән-берсе затлы әйберләр чыккач, кызлар аһ-ваһ килеп, яңадан шаулашып алдылар. Чулпаниягә дә бүләкләр бик ошады.

– Әле дә ярый Казан каласында бертуган сеңлесе барлыгын онытмаган… Игелексез җан. Хаты да онытылганда бер килә. Кайту белән күрегез дә минем үпкәләвемне җиткерегез үзенә…

– Мин бүтән анда кайтмаячакмын… Казанга бөтенләйгә килдем мин…

Сәетнең сүзен бүлеп диярлек, тиктормас Мәрьям килеп кысылды:

– Алайса, калабызда тагын бер чибәр егет арта икән…

Ахирәтен бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән Чулпания яңадан:

– Кайтам дип әйтмәдеме? – дип сорады.

– Юк. Ул турыда сүз булмады…

– Берничә тапкыр вәгъдә итеп тә кайта алмады…

– Бушый алмый торгандыр…

Мәрьям Чулпанияне сак кына кочып тезә башлады:

– Ахирәтем, җаным!.. Зинһар дип сорыйм… Чакырып бүген үк хат яза күр үзенә. Исламбикә карчык әйтмешли, әлгаязе билләһи дип әйтәм, башын-күзен әйләндереп, үземә каратачакмын… Ичмаса, син – абыйлы, мин кияүле булыр идем…

Кызлар көлешсәләр дә, Мәрьямнең чит-ят кеше барында шулай узынуын Чулпания бик үк ошатып бетермәде. Ахирәтенең кочагыннан ычкынып, яңадан абыйсы турында сораштыра башлады:

– Һаман да укыймы әле?

Сәет тә, җавап эзләп, кесәсенә кереп тормады.

– Укый… Һаман да укый.

– Бик ябыкмаганмы?

– Юк…

– Өйләнмәдеме әле? – Бу сорауны тыелып торырга тәкате җитмәгән Мәрьям бирде.

– Ул кадәресен белмәдем, – диде Сәет.

Мәрьям дәвам итте:

– Үзегезне дә әйтер идем… Иң әһәмиятле нәрсәне белешмәгәнсез.

Кызлар бөтен дикъкатьләрен Сәеткә юнәлдерделәр. Аның кайчанрак килүен, ничек урнашуын һәм, ниһаять, ниндирәк эш белән килүен сораша башладылар.

Сәетнең дә теле ачылды. Уй-максатлары турында да сөйләнеп алды. Аттестатка әзерләнеп, университетта укуын дәвам итәргә җыенуы турында әйтте. Билгеле инде, чит җирнең читен яклары күп булыр әле дип, үзен чак кына кызгандырып алырга да онытмады. Кыскасы, һәр сорауга бик җентекләп җавап бирде ул. Чөнки бу минутта аңардан да бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда. Ниһаять, ул ничәмә-ничә көннәр буе шашып хыялланган максатын тормышка ашырды: Чулпанияне күрде. Кеше исә, бәхете баштан ашса, бераз акылсызлана башлый… Сәет беләндә шундыйрак хәл булды. Нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелептер, теле авызына сыймаган Мәрьямнән:

– Сезгә, туташ, хәзер ничә яшь? – дип сорап куйды.

Бу аның тарафыннан тәрбиясезлек күрсәтү иде. Моны ул үзе дә сизенде. Әмма соң иде инде.

– Миңамы?.. – дип сорап куйган булды тегесе.

– Әйе.

Кыз, бу тәти егетне бераз чеметеп алыйм микән әллә дигәндәй, як-ягына каранып алды. Аннары әйтте:

– Сезне, чибәр егет, бер дә башкаладан килгән димәссең…

Сәет, кинәт кенә фаш ителгән кеше сыман, бер мәлгә каушап калды. Битенә ут капты. Шулай да югалып калырга ярамый иде.

– Ник алай дисез?..

– Ир-ат һичкайчан хатын-кызның яшен сорарга тиеш түгел. Бигрәк тә яшь егетләргә килешми ул… Шулай да мин әдәп йөзеннән генә булса да әйтермен. Чөнки сез, яхшымы-яманмы, минем иң якын дустымның кунак кешесе. Белегез, алайса, миңа хәзер төп-төгәл уналты яшь. – Шунда ук чытлыкланып, күзләрен ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктыртып өстәп тә куйды. – Билгеле, бер-ике яшькә киметте дип уйларга да хакыгыз бар…

Бу юлы инде рәхәтләнеп көлешкән кызларга Чулпания дә кушылды. Ул да үзенең энҗе кебек ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Янәсе, Мәрьям белән сөйләшә белсәң генә сүз, юк икән, аннары инде түз…

Чулпаниянең шул сүрән-сүлпән бер генә тапкыр елмаюы да әллә нишләтеп җибәрде Сәетне. Ул, кинәт кыюланып, үзенең шагыйрь икәнлеген әйтеп, бер селтәнүдә бу телчән Мәрьямнең авызын томаларга булды.

– Әллә ни гаҗәпләнмәгез… – дип өстәп тә куйды. – Безнең халыкның сәеррәк, хәтта бераз тиле-милерәк булып күренүе дә бик ихтимал…

Әмма шунысы гаҗәп: аның бу сүзләре беркемне дә шаккатырмады. Киресенчә, Мәрьям, хәтта аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә:

– Үзегез болай диагнозны дөрес куйдыгыз… – диде.

Ахирәтенең бу сүзләре Чулпаниягә ошап бетмәде, әлбәттә. Бәхәскә шунда ук чик куярга теләп, ахирәтенең сүзен бүлде, тыелырга кушты. Башка кызлар да:

– Җитте. Кунакның хәтерен калдыруың бар, – диештеләр.

Әмма Мәрьям дигәннәре тиз генә кайтып төшә торганнардан түгел икән.

– Бәй!.. – дип сузган булды ул, янә кулын чапылдатып. – Исламбикә карчык әйтмешли, әйттем исә кайттым… Хәтерен калдыруың бар, имеш!.. Нәрсә белән? Аның үз сүзен раславым беләнме?..

Барысы да сүзне икенчегә борып җибәрделәр. Сәет тә инде теленә тилчә чыккыры белән бәйләнмәү яхшырак булыр дигән карарга килгән иде. Һәм сүз, кискен борылыш ясап, әдәбият дөньясы, яңа әсәрләр, өметле яшь әдипләр турында башланды.

Кызлар өчен әдәби дөнья чит түгел, яшь әдипләр арасында якын танышлары, хәтта дуслары барлыгы беленде. Һәм алар шушы арада ук Сәетне яшь әдипләр белән таныштырырга булдылар. Кызлар, берсен берсе уздырырга теләгәндәй, иң әүвәл кемнәр белән таныштыру турында гәп саттылар.

– Ә мин, – диде кызларның берсе. – «Сөембикә» журналы мөхәррире Якуб абый Хәлили белән сөйләшеп карыйм…

Кыяк телле Мәрьям дә сүзгә катышты. «Аң» журналы мөхәррире белән сөйләшеп карарга булды.

– Яшьләр, ни хикмәттер, шул журнал тирәсенә тупланалар, – диде Мәрьям бик тә белдекле кыяфәт белән.

Кыскасы, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә җиң сызганып торучылар да күп булды.

Чулпания исә очрашу көнен дә билгеләде.

– Анда инде дәү әни дә өйдә булыр… – дип өстәп куйды ул.

Сәет бу кичне чиксез бәхетле иде.



Юк, кызларның булышырга, ярдәм итәргә дип атлыгып торулары коры вәгъдә генә булмаган икән. Төрле нәширләрдә булдылар, күптөрле кешеләрне күрделәр, таныштылар.

Күп тә үтмәде, «Сөембикә» журналында Сәетнең өч кенә дүртьюллыктан торган «Әнием кабере» дип исемләнгән шигыре дөнья күрде.

Яшь шагыйрь үзен дөньяны яулап алган кеше сыман хис итте. Журналны кулыннан төшермәде. Кая гына барса да, үзеннән калдырмады, кесәдә йөртелгән журнал таушалып тәмам эштән чыкты, карарлыгы калмады.

Әнә урамны тутырып, башны горур тотып, шагыйрь Сәет Нуркай килә. Адымнары җиңел, күңел күтәренке, җаны җыр белән тулы аның. Ниһаять, ул да үз максатына иреште, Тукаебызның кайнар эзләре калган ташларга басып йөри. Ул хәзер мәшһүр Казан өчен чит-ят кеше түгел. Иҗат белән кызыксынган, шигърияттә көчләрен сынап караган яшь талантлар белән якыннан торып аралаша. Көннәрнең берендә ул, яшьләргә ияреп, Шәрык клубына барып керде. Андагы хикмәтләрне күреп, йөрәге урыныннан купты, күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсыды. Сәнгатькә һәвәс яшьләр сәхнәгә күтәреләләр. Җыр, музыка, бию, шигърият… Аны да сәхнәгә чакырдылар. Бер-ике шигырен укыды. Әмма икенче яшь шагыйрь өлешенә уңышның аеруча зуры тиде. Алкышлар шактый ук җилле булды.

Концерт дәвам итте. Алкышлар да торган саен көчәя төште. Ниһаять, сәхнә кинәт кенә тулып китте. Кыллы оркестр чыгып урнашты. Һәм тамашачылар залын әсир итеп, тыңлаучыларны тетрәндереп, борынгы татар көйләре агыла башлады…

Көйне күңелнең моңы, диләр. Моң исә – борынгы ата-бабаларыбызның күңел түреннән, үзебезнең туган җир һәм туган туфрагыбыздан шытып чыккан, гасырлар буена халкыбыз тарафыннан сөеп-кадерләп үстерелгән олы хис ул. Моң – кешенең күңелендә булган шул олуг хис-тойгыларны әйтеп бирә белү сәләте…

Сәетне тагын бернәрсә гаҗәпләндерде, хәтта чак кына тетрәндерде дә. Концертның соңгы аккордлары яңгырау белән, халык дәррәү аягүрә басты һәм, милли хисләрне яңа көч белән кузгатып, «Туган тел» җырын башлап җибәрде. Залга шыплап тулган халык бертавыштан җырны күтәреп тә алды. Әлеге җыр, тамашачылар залына гына сыеша алмыйча, тәрәзә-ишекләрдән, хәтта стеналар аша үтеп, өермә сыман, урам киңлекләренә дә ташып чыкты…

Сәет тә кушылды. Ул минутта аның ниләр кичергәнен аңлату өчен сүзләр юк. Аның моңарчы да ишеткәне бар иде: Казанда яки Мәскәүдәме, Оренбург яки Төмәндәме, татар шәкертләре мөгаллимнәр белән берлектә дәресләрне шушы җыруны җырлап башлыйлар икән. Хәзер инде әлеге күркәм гадәтне «өстән күрсәтмәләр» дә, куштаннарның тыярга маташулары да туктата алмый икән.

Бу җыр Сәет өчен тагын бер ягы белән бик кадерле, бик тә газиз: моң-җырны гомерлек юлдашы иткән әнисеннән ишеткән җырларның иң соңгысы иде бу. Әнисенең соңгы җыры!

		Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Әле дә хәтерендә: Сәет түзмәде, әнисенә мөрәҗәгать итте:

– Әнием, нинди җыр бу?

– Яңа җыр бу, улым. Үзем дә яңарак кына отып алдым. Тукаебыз шигыре…

Иман ана сөте һәм дә ана теле аша бала күңеленә юлны тизрәк таба, җиңелрәк үтеп керә дигән сүзләрне Сәетнең дә ишеткәне бар. Ул инде әнисенең барлык җырларын да бишектә тирбәнгәндә үк күңелемә иңдереп бетергәнмендер дип уйлый иде. Әмма әнисенең әлеге җыры Сәетне тетрәндерде, ашкынулы җанын урыныннан кузгатты. Изге бер дога сыман итеп кабул иткән иде ул әлеге җырны. Янә дә бер уй-фикер аның күңелен иләс-миләсләндерде: тагын Тукай!..

Соңгы көннәрдә Сәет үзен бәхете баштан ашкан кеше сыман хис итә. Күңелендә моң ташып тора сыман. Шулай кәефләнеп, урамнарны тутырып атлый ул. Һәр почмак саен диярлек махсус тумбалар янында туктап, төсле игълан-афишаларга күз сала. Тикмәгә түгел. Афишаларның берсендә аның да исеме бар. «Яшь шагыйрь Сәет Нуркай». «Җәмгыяте хәйрия» тарафыннан оештырылган концертта ул да чыгыш ясарга тиеш. (Кергән барлык акча, ярлы шәкертләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.) Димәк, Сәетнең иҗат җимешләре дә халыкка хезмәт итә башлады… Афишаларның иң азагында – музыкант Вәли Апанаевның кыллы оркестры турында игълан. Шулай итеп, мәдәният-сәнгатьнең вәкилләре арасында Сәет тә бар. Шушы түгел идемени соң аның хыялы-максаты!

Әлеге халәтеннән, күңел күтәренкелегеннән өенә кайтып җиткәнче арына алмады Сәет. Өендә чишенеп ташлап, әйбәтләп салкын су белән юынды да йомшак кәнәфигә килеп утырды. Рәхәтлектән аякларын сузып җибәрде. Бар әгъзаларына да бераз ял бирәсе итте ул. Кичәле-бүгенле шактый күп йөрелде: иптәшләре белән очраштылар, күңелле табыннарга да тап булдылар, кыскасы, иҗади эш эчендә кайнашты.

Искәрмәстән генә күңелен ниндидер тынгысызлык бимазалый башлады. Сәет ындыр табагыдай зур өстәле өстендә яткан «Сөембикә» журналын алды. Журнал теткәләнеп, тапланып беткән. Дөрес, әлеге журналны ул ике нөсхә кулына төшергән иде. Берсен, имзасын сыргалап, бәхет кошы Чулпаниягә бүләк итте.

Сәет өстәл лампасын кабызды. Күптән инде күңелдән ятланган булса да, шигырен кабат карап чыкты. Аннары, эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән журналның икенче битен ачты. Анда «Мөгаллимә Бибки Биликованың вакытсыз үлеме» дигән мәкаләгә юлыкты. Ничек соң әле ул моңарчы әлеге язмага игътибар итмәде? Хәер, моңарчы аның күзенә ак-кара күренми иде шул.

Мәкаләне бик җентекләп укый башлады. «Мескен фәкыйрь бер агайның баласы, иң түбән тормышта, ачлы-туклы, һичкем тарафыннан ачык йөз, якты чырай күрмичә, һаман укырга, мәгълүмат арттырырга куәтен сарыф иткән, киң холыклы, киң фикерле, йомшак вә нечкә табигатьле, үзен гаять тота белүче, урынына күрә эшен, мөгамәләсен кылучы бер туташ иде. Соңгы дүрт елда, аз вазифа белән Уральскида «Мәктәп Мотыйгиядә» мөгаллимәлек итеп, мәктәпне яхшы ук тәртипкә салган, укыту турысында берникадәр тәҗрибә казанган иде. Мәрхүмә үткән кыш, авыру вакытында да, атасының мунча хәтле өендә торып укытуын дәвам итте.

Авыру вакытларында да һаман мәктәпләрнең тәртипсезлеге хакында сөйләшеп гомерен үткәрә, үзенең үләчәген белгәндәй: «Мин инде дөньяда күп тора алмам, санаулы минутларым милләт балаларына корбан булсын», – дия иде. Газета, журналларның һәммәсен күзеннән кичереп, шулар белән азыклана, матбугат хәлен тикшереп ләззәтләнә иде. Ниһаять, 6 июльдә 18 яшендә вафат булды.

Җеназасы шәкертләре тарафыннан чәчәкләр белән зиннәтләнеп, бөтен йорт вә урам хатыннар белән тулган иде. Әлегә кадәр ирләр вә ханымнар җеназасын чәчәкләп озату булган юк иде әле.

Әгәр дә иске фикерле муллалар каршы тормаса, хатын-кызлар да зиратка барырга әзерләр иде. Ләкин безнең һәр эшебезгә, Рим папалары кебек, дин исеменнән йөрүче муллалар алга килеп төшәдер».

Күрче, зинһар, нинди гыйбрәтле мәкаләне күрмичә калдырган булган бит! Менә кайда, менә нинди була ул чын фидаи җаннар!.. Үз халкын гасырлар буена хөкем иткән, изгән рухи караңгылыктан коткару эшенә бичара кыз бөтен яшь гомерен багышлаган, шул изге юлда сәламәтлеген югалткан. Яңалыкка димләү, халыкның йокымсырап яткан аңын кузгату, гомумкешелек мәдәниятенә якынайту, аң-белемгә, мәгърифәткә өндәгәне өчен күпме кимсетүләр, эзәрлекләүләр һәм җәберләүләргә дучар булган ул. Әмма гомерен изге эшкә, мәгърифәткә багышлаудан ваз кичмәгән, үзе сайлаган юлдан тайпылмаган. Менә шундый үз халкы, үз милләте өчен янып көючеләр күбрәк булса икән! Шул мизгелдә Сәет күңел төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуын тойгандай булды.




2


Гөлбану буйга җиткән кыз хәзер. Аның үсеп җитүен, җиләк кебек тәмам җитлегүен беренче булып Кылый Хәмит күрде…

Түзә алмаслык эссе көннәр иде. Агач яфракларына кадәр шиңеп, күзгә күренеп бөрештеләр. Халык: «Быел да корылык булыр микәнни!» – дип, пошаманга төшә башлаган иде инде. Тик корылык әллә ни озакка сузылмады. Иң элек котырынып көчле җил чыкты. Кала өстен томалап тузан баганалары күтәрелде. Бер дә күз ачмалы булмады. Аннары өч-дүрт көн рәттән яңгыр койды.

Ишегалдына түшәлгән яссы, эре ташлар тузаннан тәмам арындылар, ялтыратып юып куйганга охшап калдылар.

Аның каравы капка белән олы өй арасы пычранган, аяк киеме белән ташылган лай кара сукмак булып ярылып ята. Югары катка күтәрелә торган баскычларның да карар җире калмаган.

Гөлбану шул баскычларны юып маташа иде. Ишегалдында ир-ат күренмәгәч, ул иркенәеп китте. Оек-кәвешләрен салып ташлады, яланаягына үкчәсез башмак элеп кенә эшкә кереште. Бәхеткә, эшләгәндә комачаулап йөрүчеләр дә юк. Байбикә, ат җиктереп, каядыр чыгып китте. Чулпания дә иртәдән бирле өйдә түгел. Әтисе ике-өч көн инде такта заводына, утарга киткән җиреннән кайта алганы юк. Кылый шайтан да күренми…

Гөлбану иң элек чыра пычагы белән былчыракны кырып төшерде. Аннары себерде. Бары тик шуннан соң гына юарга кереште.

Хәер, Гөлбану һәр көн диярлек юа бу идәннәрне. Тузаны басылсын өчен генә булса да, юеш чүпрәк белән сыпырып чыгарга тиеш. Эше шул аның. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тиен кебек бөтерелә ул…

Эшкә керү турындагы уеннан кайтырга туры килде аңа. Ул турыда ишеткән Әби патша: «Ә-ә, тамагыгыз туйды дамыни! Шулайдыр шул… Тазы булды, кырчыны кирәктер. Алай бик эш юксынса, әнә утарга озатырмын. Анда эш баштан ашкан!..» – дип, Гөлбануның әти-әнисенең өнен алып, бер генә җикеренде, бер генә нәгърә орды.

Шулай итеп, Гөлбану кура-каралты тирәсендә эшләп калды.

Ә эш, кем әйтмешли, уңган тавык та чүпләп бетерә торган түгел.

Иң элек өске катларның өйалларын юып чыгарды. Аннары баскычларга күчте. Уңган ул, кулы кулга йокмый.

Әмма кылый шайтан шул тирәдә генә иде. Баядан бирле ул Гөлбануны күзәтә. Кызның бер генә хәрәкәтен дә күздән яздырмый. Аның тыгыз, йомры балтырларына, юл-юл эзләр калдырып, пычрак су чәчрәгән. Җитез эшләгәнгәме, аңа бераз кызу булса кирәк, битләре алсуланган. Вакыт-вакыт ул, сыпылып төшкән чәчләрен рәтләгәндәй, беләге белән маңгайларын сыпырып алгалый. Чүпрәген чайкап ала да идәнне корыта башлый… Иңләп киң хәрәкәтләр ясаганда, аның изүе эчендәге җитлегеп килгән күкрәкләре күренеп китә…

Шулай йотардай булып карый торгач, Хәмит аның хәрәкәтләрен, килеш-килбәтен генә түгел, таза тир исен дә, тәненең кайнарлыгын да тойгандай булды. Башында иләс-миләс уйлар да туып куйды. «Әйе!.. Җиләк пешкән, җитлеккән… Өзеп аласы гына калган…»

Әмма ул белә: җиләк пешеп тәмам җитлексә дә, аңа булмаячак. Якын гына барып кара, алар бит бер дә үзләренә күрә түгел, харап эре, бик һавалы кыланалар. Әле дә хәтерендә Хәмитнең: авылдашларының монда килеп төпләнгән еллары гына иде. Сабирҗанны берничә көнгә эш белән утарга җибәрделәр. Нәкъ шул көннәрдә ул ишегалды аша үтеп барган Миңлегөлне үз янына чакырып алды. Кар базы өстендә ит чабып маташа иде. Хәмит иң элек Миңлегөлне куркытып өнен алырга булды. Курыккан буйсынган, ди бит. «Бик күңелсез, бик яман хәбәр тапшырмакчы булам сиңа, Миңлегөл килен… – дигән иде Хәмит. – Шушы көннәрдә генә авылыбызның Гәрәйхан баен күрдем. Атап сезне эзләп килгән булса кирәк… Мине күргәч бик сөенде. «Шул качакларны табышсаң, буш итмәс идем, җанымны да кызганмас идем…» – ди. Беләсеңме мин нәрсә дидем. Юк, мин әйтәм, алар хәзер Казанда түгел бит, мин әйтәм, каядыр шахталар ягына чыгып олактылар, мин әйтәм…» Хәмитнең бу ялганы Миңлегөлне чынлап торып сагайтты. Моны сизенгән Хәмит, сүзне кинәт икенчегә борып: «Миңлегөл килен… Тиз бул… Менә бу кисәкне кеше-кара күргәләгәнче ал әле», – дип, әйбәт кенә бер кисәк ит чабып биргән иде. Тегесе, рәхмәтләр әйтеп, ит кисәген җәһәт кенә алъяпкыч астына яшерде. Шулчакта Хәмит, Сабирҗанның атналар буе кайтмавын әйтеп, аңлаган кешегә бик аңлаешлы итеп, үзенчә сүз катып караган иде. Миңлегөлнең яман ачуы чыкты, иң элек ит кисәген лачкылдатып бүкән өстенә атып бәрде, аннары күзләреннән ут чәчеп, берьюлы җиде тешең сынарлык сүз әйтеп куйды… Шуның өстенә әле янаган кебек тә итте.

Хәмиткә бары: «Синең белән шаярып сөйләшергә дә ярамый икән!» – дип, көч-хәл белән бу тәмсезләнүне йомарга, сүзне икенчегә борырга гына калган иде.

Дөресен әйтергә кирәк, Хәмитнең үзе әйтмешли, ир-ат якасы иснәмәгән берәр яшькә өйләнеп, тыныч кына тормыш итәсе килә. Әмма бу хыялның каршылыкка очраячагын да яхшы белә. Иң элек аңа эш урыны белән саубуллашырга туры киләчәк… Ә мондый җылы урын һәркемгә дә тәтеми. Хәмит бу турыда да яхшы белә.

Ни әйтсәң дә, әле ул бит бу йортта аягына нык басып, зур ышаныч белән яши. Хәер, моның төп сәбәбен, асылын башкалар да сизенә кебек. Андый нәрсәне яшереп булмый бит аны.

Баштарак бу хәл белән Хәмит хәтта горурлана да иде. Усаллыгы белән теләсә кемне дер селкетеп торган байбикә белән якын мөнәсәбәткә кереп кара әле син!.. Димәк, ул да төшеп калганнардан түгел. Теләгән тәкъдирдә сөя дә, сөелә дә ала… Хәер, күңелең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең. Димәк, ул да хатын-кызларга кирәк сыйфатлардан мәхрүм ителмәгән… Әнә бит кемне, Әби патшаны, үзенә каратты.

Дөресен әйтергә кирәк, моның белән мактанасы килгән чаклары да булды Хәмитнең. Әмма байбикә аңа бары тик ике авыз сүз әйтте. «Яманатым гына чыксын… Телеңне өзеп кенә калмам…» – дигән иде ул, каты кисәтеп.

…Ул вакытта булган вакыйганы гомере буена да онытасы юк Хәмитнең… Искиткеч матур җәй көне иде. Барысы да шәһәр читенә, ачык һавада чәй эчәргә чыгудан башланды.

Андый сәйранга чыгулар элегрәк тә булгалый иде. Хәтта берьюлы икешәр-өчәр ат җигеп чыккан чаклары да булды. Үзләре белән мул итеп азык-төлек алырлар иде дә берәр болынлыкта яки урман аланлыгында туктап, чирәм өстенә паласлар җәеп, табын әзерләп, көннең көн буе ачык һавада ял итеп ятарлар иде.

Әмма бу чакта башкачарак булды. Иң элек баскыч өстендә, күз чагылырлык аллы-гөлле атлас күлмәк киеп, башына эре энҗеле калфак утыртып, Мәрхәмбикә күренде. (Ул вакытта байбикә яшьрәк тә, гәүдәгә дә җыйнаграк иде.) Ишегалдында Хәмит ялгыз. Нәрсәдер эшләп маташа. Гомердә булмаган хәл: Мәрхәмбикә, күзләрен кыса төшеп, беркавым Хәмиткә карап торды, аннары, елмайгандай итеп, көннең матурлыгын мактап куйды.

Бу кадәр ягымлылыкны һичкайчан да күрмәгән Хәмиткә җитә калды, шунда ук элеп тә алды:

– Әйе, байбикә… Көн матур булырга охшый. Бер генә болыт әсәре дә күренми… Халыкта нәкъ менә шушы вакытны инде, җәйнең иң тулышкан, иң матур чагы, диләр.

Байбикә аскы баскычка төште.

– Әллә, мин әйтәм, кая булса да чыгып чәйләп кайтырга микән? Күптән инде беркая да чыкканыбыз юк.

– Бик һәйбәт булыр, кем, байбикә. Туры бияне җигә башлыйм, алайса…

Шулвакыт Мәрхәмбикә:

– Бар, үзеңә берәр штоф ал… – дип, каяндыр чыгарып, Хәмитнең учына илле тиенлек көмеш салды.

Әллә нишләп китте Хәмит. Йөрәге дә нидер буласын сизенгәндәй кысылып куйды, аннары шашынып еш-еш тибә башлады.

Ул арада байбикә:

– Тапшырдык, булмаса… – диде дә җыена башларга кушты.

Хәмит иң элек байбикә йөри торган япмалы җиңел тарантасны лапас эченнән өстерәп чыгарды. Аннары эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән тәҗләрне күчәр башына тарттырды, чәкүшкәләрне төшеп калмаслык итеп беркетте. Бары тик шуннан соң гына, камыт, дуга, нукта, дилбегә, аркалыкларны күтәреп чыгып, атны җигәргә кереште. Күп тә үтмәде, тәңкәле сбруйлар белән җигелгән чаптар баскыч төбенә китереп туктатылган иде. Рәхим ит, чык та утыр!

Соңгы эш тә башкарылды. Озын эскәмия өстенә кояшка чыгарып салынган ястыкларның берсен алып тарантаска түшәде, өстенә җәймә япты. Аннары алып куйган бер кызылбашны тарантастагы печәнгә батырды.

Нәкъ шул вакытта аскы өйдән Гайникамал чыкты. Кулында – өсте шакмаклы ашъяулык белән ябылган әрҗә.

– Мә тот, Хәмит. Әрҗәне һәйбәтләп кенә тарантас башына урнаштыр… Савыт-саба, чәйнек-чынаяк шунда, аста булыр. Өске өлешендә – гөбәдия… Бераз алма ләвәше дә тыктым. Саф һавада карыныгыз ачар. Чәй-шикәр тартмасы да шунда, өстә генә…

Бераздан байбикә дә күренде. Ул, үзенең шулай искәрмәстән, капылт кына чәйләүгә чыгып китәргә җыенганы өчен акланырга теләгәндәй:

– Чупай Хәернисалары да, теге Гимай Гарифәләре дә чыгарбыз дигәннәр иде… – диде.

– Кеше табылыр, – диде Гайникамал, самавыр белән су савытын да шунда, тарантас башына урнаштырып. – Әнә көне нинди! Анда бүген җыен кебек булыр әле…

Байбикә, җиңел тарантасны бер якка янтайтып, ашыкмыйча гына түшәк өстенә менеп утырды. Капканы төбенә кадәр ачып куйдылар. Хәмит тә, дилбегәне кулына алып, тарантас башына менеп кунаклады…

Олы урамга чыгып, сулга каерылу белән, ат күңелле генә юырта башлады. Ат көр, тамагы тук. Юыртканда, карыны голт-голт килеп тора. Шулчак байбикә Хәмитнең терсәгенә кагылып туктарга кушты.

– Берәр әйбер онытылып калмаганмы? – дип сорады Хәмит.

– Әйбер калмаган. Кая барыйк икән дип уйлавым иде…

– Аккош күле тирәсенәдер инде.

– Юк, – диде байбикә, кырт кисеп. – Анда бармыйбыз. Шау-шудан, бала-чага тавышыннан болай да туйган. Берәр тынычрак, аулаграк урынга барасы иде… Кеше ыгы-зыгысында җалым җал булмый.

– Әллә, мин әйтәм, Арча кырына таба сугылабызмы? Ул як бик тыныч… Урманнары да куе. Яшеллек тә мул…

– Әйдә, – диде байбикә, катгый бер карарга килеп. – Шул тирәләрне әйләнеп карыйк әле, булмаса…

Уңга борылдылар. Ат озын, төз аякларын гаять матур итеп алга ыргып, ялларын җилфердәтеп элдерә башлады. Аның дагаланган аяклары астыннан чыккан авазлар, шакы-шокы килеп, койма-капкаларга, өй стеналарына бәрелеп, берьюлы берничә яктан ишетелә иде.

Ниһаять, үр өсте. Ә артта үзенең бөтен мәһабәтлелеге белән Казан җәелеп ята. Кала өстендә тузан-төтенгә охшап, рәшә чайкала. Әнә Кремль, Сөембикә манарасы; берничә урында чиркәү-мәчет манаралары да калкып тора. Ә чак кына сулдарак, бик күп риваятьләрдә телгә алына торган Кабан күле… Ул әле генә чистартып, юып куйган поднос кебек елкылдап, күзләрне чагылдырып ялтырап ята.

Бераздан шау-шулы шәһәр урамнары артта калды. Байбикә дә, иркенрәк сулыш алырга теләгәндәй, битен ача төшеп, җилгә каршы борылып утырды.

Көн бөркү иде. Шактый биек үргә менгән арада, ат та тирләп чыкты. Сырты буйлап агып төшкән кара-кучкыл сызыклар хасил булды.

Үзәнлеккә төшә башладылар. Кала күздән югалды. Текәрәк урынга җитү белән, Хәмит, тарантас башыннан сикереп төшеп, туры бияне тезгененнән тотты. Астагы күпергә җитәрәк атны туктатты.

– Монда әнә генә чишмә… – диде ул, дилбегәне тарантас мөгезенә чорный башлап. – Суы бик тә инде тәмле. Үзе йомшак… Алып меним әле.

Су савытын байбикә аягы очына печәнгә батырып утырткач, яңадан кузгалдылар. Күпернең коргаксыган такта-бүрәнәләре, кемгәдер ачулангандай, яман доңгырдап алдылар.

Каршыдагы үргә менү белән, урман башланды. Шактый күтәрелергә өлгергән кояшның мәрхәмәтсез кыздыруыннан качу нияте белән, Хәмит атны урман күләгәсенә борды.

Тагын бераз баргач, Мәрхәмбикә, шушы тирәләр дә ярардыр дип, туктарга кушты.

– Үзем дә шуны уйлап бара идем, – диде Хәмит. – Берәр юл яки сукмак кебек нәрсә очрамасмы дип кенә көтәм…

Әллә ни озак барырга туры килмәде. Бер урында куе үлән капланган ташландык юл очрады. Ат туктады. Шул тирәдә алан-фәлән юкмы икән дип, иң элек Хәмит үзе генә бер айкап чыгарга булды.

Бик тиз чыкты ул урманнан.

– Урыны бик матур. Сиңа да ошар, шәт, – дип, яңадан дилбегәне кулына алды. – Ботак-фәлән суга күрмәсен, берүк, – дип, байбикәне кисәтте дә атны шул якка каерды.

Бу юлдан күптән йөрелмәгән. Ул тарайган. Як-якта үскән агачларның сыек ботаклары дуга-ыңгырчакларны, тарантасны уңлы-суллы чыбыклый. Көпчәкләр астында коры чыбык-чабыклар шытырдап кала.

Аланлык байбикәгә дә ошады. Билдән куе үлән үскән, мең төрле чәчкәләр… Бер якта йомшак кына искән җилдә дә, сүзләре бетмәс ахирәтләр кебек, шабырдашып ак кәүсәле усаклар утыра. Икенче якта – кояш нуры үтеп керә алмаслык булып котырып үскән чикләвек куаклары.

– И-и!.. – дип сузып куйды байбикә. – Кара, нинди матур җир…

– Әйттем ич. Туктыйбыз, алайса?..

– Соң инде!..

Хәмит байбикәгә тарантастан төшәргә ярдәм итте дә шунда ук атны тугара башлады. Тышауламады, дилбегә белән арканлап куйды ул аны.

Байбикә аланның түренә үк үтеп, оя-оя булып утырган кара-кучкыл имән куаклары тирәсен әйләнеп килде.

– Уф, авызларым кипте… – дип зарланып алды.

– Хәзер, хәзер… – диде Хәмит, ут капкандай өтәләнеп. Тиз генә самавырны йолкып алды, шаулатып су салды. Тиз генә куелыкка кереп, бер кочак коры-сары күтәреп чыкты, күләгәгә илтеп куйган самавыры янында кайнаша башлады. Күп тә үтмәде, чикләвек куакларына уралып, зәңгәрсу ефәк тасмаларны хәтерләтеп, төтен күтәрелә башлады…

Әллә нәрсә булды Хәмиткә дә. Хәрәкәтләре җитез, гаять өлгер иде. Ул Әби патшаның әмер-боерыгын да көтеп тормады, тәртәләрне күккә каратып ныгытты да тарантас төбенә җәелгән торыпшаны йолкып алды. Чак кына читкәрәк китеп каккалады, бары тик шуннан соң гына тәртәләр өстенә бөркәп, менә дигән күләнкә ясады. Бөтен барлыгын ниндидер ашкынулы бер хис бимазалый аны. Берничә тапкыр инде ул «Бу ни бу?..» дигәндәй сәерсенеп тә куйгалады. Байбикәнең кинәт кенә таный алмаслык булып үзгәрүе аны тәмам аптырашта калдырды. Өйдә дә, юлда да бер генә тапкыр тиргәү-ачулану булсынчы! Башка вакытларда исә юкка да, хәтта тарантас катырак сикертеп алса да, әллә нинди җинаять эшләгәндәй: «Кылый шайтан! Әллә сыңар күзең дә чыктымы?!» – дип, эттән алып эткә салып яман тирги торган иде. Хәзер исә карашларына кадәр икенче аның.

Самавыр гөжли башлау белән, Хәмит тарантастагы җәймәне алып, күләгәле урынга җәйде. Азык-төлек әрҗәсен дә китереп куйды.

– Хәзер самавыр да өлгерә… – диде.

Табынны байбикә үзе әзерләде. Самавыр табын янына килгәч:

– Әйдә, Хәмит… Үзең дә утыр, – диде.

Шушы юк кына сүз дә әллә нишләтеп җибәрде Хәмитне. Хуҗаларын алып килгән кучерларга табын янына утыру түгел, якын-тирәдә булырга да рөхсәт ителми иде. Гадәттә, алар читтәрәк, атлары янындарак гәп сатып ятарлар иде. Ә инде байлар ашап эчкәннән соң, каян булса да әйләнеп килү нияте белән таралышкан арада, калдык-постык ризыктан, шешә төпләрендә калган ширбәтләрдән авыз итәрләр иде.

Хәмит, байбикә кушты дип, капылт кына табын янына килеп утырмады, әдәп өчен генә булса да, бераз кыстатып торгандай итте. Аннары инде, тегесенең чын-чыннан әйткәнен күргәч, ягымлы карашын тойгач, кыюлана төште, тарантас башына кыстырган штофын, төреп салган икмәк белән казылык кисәген алып килде. Анда да әле җәймә өстенә түгел, самавыр кырыена, чирәм өстенә генә чүкте.

Байбикә бик тәфсилләп, җиренә җиткереп үзенә чәй әзерләгән арада, Хәмит, ләззәтен-тәмен табып, штофын ачты. Табыннан бер буш чокыр алып, аның чип-чиста булуына да карамастан, эченә шаулатып өргән булды һәм, шешәсен, сыңар күзе турысына китереп, әкрен генә аракы агыза башлады.

Шешәдәге калган аракыны бик саклык белән генә читкә, үлән арасына утыртты да, байбикәгә ишетелерлек итеп:

– Исәнлеккә, саулыкка!.. – дип, чокырны күтәреп куйды.

Мәрхәмбикәнең йөзендә елмаюга охшашлы нәрсә чагылып китүен күргәч, кыюлана төшеп, бераз теленә салынып алгандай итте:

– Уһ, мин сиңа әйтим! Кем уйлап тапкан моны, рәхмәт төшкән нәмәстәкәйне… Йөрәкләргә бәлзәм булып төшә дә ята. Кая, байбикә… берәр чеметем сиңа да тамызыйм әле…

– Юк-юк! Кая ул…

– Ә ник?.. – Хәмит буш чокырга сузыла да башлаган иде. – Аның бит зарары юк, оеган канны гына таратып җибәрә ул.

– Кызыл-фәләне йә берәр җимеш суы булса, бер хәл иде…

– Һай, байбикә! Иң затлысы, иң шәбе менә шушысы инде аның. – Кабат сорап куйды: – Салыйммы?

– Юк, Хәмит, кирәкмәс… Яман зәһәрдер ул…

Хәмит яңадан күтәреп алды:

– Һай, байбикә!.. Бар хикмәте дә шул зәһәрлегендә инде аның. Канны уйнатуда…

Бик кыстый торгач, Мәрхәмбикә дә ярты чокыр чамасы аракы эчеп куйды.

– Уф!.. – диде ул, алтын балдак, йөзекләр белән бизәлгән кулларын селтәнгәләп. – Үләрсең, билләһи… Бөтен бугазларны ут урынына өтәләп төшеп китте. Уф, үләм!

– Хәзер тизрәк капкалап алырга кирәк…

Бераз капкалаган арада, Хәмит сиздермичә генә Мәрхәмбикә ягына күз салып алгалады. Әйе, аракы үзенекен иткән иде. Байбикә тагын да кызара төште; маңгаена, күз төпләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Тезе өстендә яткан чигүле сөлге белән сөртенгәли торгач, кабат сөйләнеп куйды:

– Фу, билләһи! Синең бу нәмәстәң әллә нишләтте… Тәмам хәлне алды.

Хәмит дәшмәде, елмайды гына.

Байбикә, шәльяулыгы белән калфагын салып, бер читкә куйды. Бөгеп утырган аякларын сузып җибәрде.

Шулчак байбикәгә әллә нәрсә булды, йөзе җитдиләнде, ансыз да зәһәр-нечкә иреннәре тагын да кысыла төште.

– Хәмит… – диде ул, аңлаган кешегә бик аңларлык кисәтүле тавыш белән, – монда булганнар үзарада гына калыр, шәт? Телеңне озайтмассың дип уйлыйм…

– Рәнҗетәсең, байбикәм… – диде Хәмит, бик тә инде хәтере калган сыман итеп. – Кемгә саныйсың син мине? Боер гына… Синең хакка телемне тешләп өзәргә дә әзер мин.

Икесе дә беркавым тынып калдылар. Аланлыкта тынлык. Бары тик кошлар сайраша да, бая кергән юл буенда атның йөргәне генә ишетелә. Ул йә пошкырып ала, йә йөгән тезгенен чыңлатып куя, кигәвен-чебен бимазалавыннан котылырга теләгәндәй, дөп-дөп китереп аягы белән тибенгәләп ала.

– Уф!.. Урак өстендәге кебек бөркү. Кая әле, Хәмит. Күләгәрәк җирдә урын әзерләп бирсәңче. Бераз ял итеп аласы иде.

Хәмит тиз генә тарантас янына барып, аска салып калдырган киезне, зур түшәкне алып, чикләвек куаклары астына урын әзерләде.

Байбикә исә, әле генә чабынып ләүкәдән төшкән кеше сыман хәлсезләнеп, баш астына йомшак беләкләрен салып, чалкан ятты, урынны да мактап куйды.

Бары тик кабат табын янына килеп утырган Хәмит кенә үзенә урын таба алмады. Аңа да түзә алмаслык бөркү булып китте. Билбавын чишеп ташлап, күлмәк, җиңел казакидан гына калды. Шешә төбендәге аракыны эчеп бетереп куйды. Әмма аракы ашкынып ярсыган йөрәкне баса алмады. Авызы кипте, кан басымы күтәрелеп чигәләренә кадәр кыса башлады аның. Нәкъ шул минутта байбикә аңа дәште. Хәмит кыяр-кыймас кына аның янына якынлашты. Тегесе, тәмам алҗыганга охшап, күзләрен ярым йомган, кыл селкетерлек тә хәле калмаган кешедәй ялкау гына:

– Читекләрем бик кыса, Хәмит… Салдырсаңчы шуларны… – диде.

Сулышы кысылган Хәмит байбикәнең аяк очына чүкте. Калтыраган куллары белән бизәкле-чәмчәле, йомшак читекләрен салдырды. Читекләрне салдыргач та, ул урыныннан кубып китмәде, Мәрхәмбикәнең аяк очында утыра калды…

Байбикә дә кит димәде. Оекчан гына калган аяк бармакларын селкеткәләп алды. Аннары, кысынкы күзләрен тәмам йомып, йокы аралаш кына мыгырдагандай:

– Хәмит… Уң аягымның тез тирәләрен көзән җыера… Чак кына… Угаласаңчы… – дип әйтте.

Байбикәнең пәрәвез кебек кенә нечкә зәңгәрсу кан тамырлары белән чуарланган, чак кына шешенке балтыр-ботларын якыннан күрү Хәмитнең әсәрләнүен ахыр чигенә җиткерде, аны тәмам шашындырды. Еш-еш сулый-сулый: «Соңыннан теләсә нишләтерсең… Ихтыярыңда… Мин – синең колың… Астырырсың мине… Кистерерсең…» кебек өзек-өзек сүзләр тәкрарлап, байбикәнең аяклары өстенә капланып төште…




3


Асылхан үзенең яшь хатыны Зөһрәне анда-монда алып чыгып, дөнья күрсәтеп йөри алмавына бик әрни иде. Яшь кешенең күңел ачасы да, үз ишләре белән аралашасы да килә торгандыр, әлбәттә.

Соңгы ике-өч елда кала халкы татар театры дип акылдан яза. Әллә бер күрсәтеп кайтасы инде дип, талпынып та алды Асылхан. Әмма, кеше сүзеннән куркып, бу уеннан да кире кайтты.

Тик бу борчулы, ут йотып йөргән көннәр артта калды. Аларның уллары туды. Шатлыклары баштан ашты, Зөһрә өчен хәзер иренең ешрак өйдә булуы, бәләкәй улы янында булуы кирәк. Моннан да зуррак бәхет булмастыр кебек тоела аңарга.

Асылхан, хатынының күңелен күрү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Бу юлы әнә кабактан бер скрипкачы табып алып килгән. Эте-ние белән бергә ияртеп кайткан.

Асылхан кичә үк Зөһрәгә бу скрипкачы турында бик мәзәк сүзләр әйтеп өлгергән иде. Имештер, ул музыка дип саташкан. Ибрай атлы икән. Имештер, аны дин әһелләре, мәчет картлары эзәрлекли, шайтан сөендереп, фәрештә качырасың дип, фатирдан куалар, ди. Җитмәсә, тагын авыру, ди, үзе. Чахотка, ди. Әмма үзе, авырсам – хастаханәсе, үлсәм зираты бар дип, дөньясына кул селтәгән, ди…

Чыннан да, Ибрайның авыруы йөзенә чыккан. Балавыз төсле аксыл-сары. Әмма скрипкасын уйный башлау белән, бу йөз таный алмаслык булып үзгәрә: алсулана, кызгылт тимгелләр белән чуарлана. Зур күзләре ялкынланып яна башлыйлар. Иңнәренә төшеп торган чәчләре җан кергәндәй хәрәкәтләнә башлый… Әмма Ибрай аларны, килешле генә итеп, чак кына башын кагып, кире артка ташлый…

Ибрай беркавым уйнаганнан соң ял итә. Әмма йөзендә, эчкә баткан зур күзләрендә, илаһи моң сүнеп бетмәгән була. Ялгызы гына түр почмактагы түгәрәк өстәл янында утыра. Алдында – бер шешә аракы. Нигъмәт-ризыкка кагылмый да, алса да, аягы янында яткан этенә бирә.

Ибрай эте белән юанган арада, Зөһрә күршедәге кечкенә бүлмәдә йоклап яткан нәни улы Галимхан янына кереп чыкты. (Балага Асылханның Нижнийда вафат булган абыйсы хөрмәтенә Галимхан дигән исем кушканнар иде.) Бала һаман да йоклый. Әмма музыка тыңлаганнан соң, тагын да нечкәрә, тагын да пакьләнә төшкән ана күңеле бала ятагы янында бөтенләй эреде. Күз нуры, йөрәк парәсе өстенә иелеп, нәнинең буынтыкланып торган кулларын үпте. «Курчагым… бәхет кошчыгым… күз явым!..» – дип пышылдады…

Зөһрә олы якка, залга чыкканда инде Ибрай алдында икенче шешә аракы тора иде. Ләкин ул анысына тотынмады. Урыныннан торып, өстәл өстендә футляры кырыенда яткан скрипкасын кулына алды. Оялган кеше сыман итеп елмаеп, бәрхет кәнәфидә янәшә утырган йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итеп:

– Нәрсә уйныйм? – дип сорады.

– Теләсәң нәрсә уйна, Ибрай. – Моны Асылхан әйтте. – Искиткеч уйныйсың син… Кем өйрәтте сине?

Ибрайга бу сорауны бик еш ишетергә туры килә, ахрысы. Бәлки, шуңадыр, скрипка уйнарга өйрәнү тарихын ул ике-өч авыз сүз белән сөйләде дә бирде.

Ул вакытта аңа нибары алты-җиде яшьләр генә булган. Әтисез калган. Әнисе белән бер өйнең подвалында яшәгәннәр. Ә өске катта ул заманда Казанда дан тоткан атаклы Бородай театры труппасының Кузьма атлы беренче скрипкачысы торган. Ялгыз яшәгән ул. Ибрайның әнисе исә шул «данлыклы артист» ның өен җыештыра, керләрен юа, кыскасы, хезмәтчесе булган. Көннәрнең берендә Кузьма Ибрайны янына чакырып ала. Үзе лаякыл исерек. «А ну-ка, Ибрай, что-нибудь сыграй!..» – дип, скрипканы малайга тоттыра. Ләкин рәтләп русча да белмәгән, яланаяклы, юеш танаулы малайның скрипканы дөрес итеп тотуын күреп хәйран кала… Чөнки Ибрай аның уйнаганын, уйнаганда скрипканы ничегрәк тотканын күп тапкырлар хәйран булып карап-тыңлап торган була.

Шуннан соң Кузьма Ибрай – «гололобый Паганини» белән мәш килә: скрипка уйнарга, музыка грамотасына өйрәтә. Бер-ике ай да үтми, Ибрай үзенең укытучысын шаккатыра. Гади гына этюдларны өздереп уйнап бирә башлый. Исерекбаш Кузьма үзенең өйрәнчеге белән мактанып бетә алмый.

Әмма тормыш һичкайчан да шома гына бармый. Кузьма тормышында да ниндидер бер яман хәл була. Ниндидер бер артист аның сөйгәнен алып китә бугай. Кузьма тагын да ныграк эчүгә салыша. Эшсез кала. Ибрайны, янына чакырып алып, төннәр буе скрипкада уйната. Ә үзе эчә дә елый…

Бераздан инде эчәргә түгел, тормыш итәрлек тә акчасы калмый. Киемнәренә кадәр сатып бетерә. Өйдән чыгалмаслык хәлгә килә. Әмма гаять зур акчалар вәгъдә итеп, күпме генә сорап килсәләр дә, скрипкасын сатмый. «Ә сез моның нинди инструмент икәнен беләсезме?.. Антонио Страдивари[3 - А. Страдивари – Италиянеңатаклы скрипка мастеры. Аның1706 елда ясалган бер скрипкасы Мәскәүдә атаклы мастерлар эшләгән инструментлар коллекциясендәсаклана.] скрипкасы бу!.. Ә Страдивариның скрипкасы смычоксыз да уйный. Даны шулай уйната аны, даны…» – дип, барысын да кире бора.

Көннәрнең берендә Ибрайларга, ярым караңгы подвалга үзе килеп керә бу. Кулында – скрипкасы. Ибрайга әйтә: «Миннән булмады инде… Син дәвам ит… Халкыңның горурлыгы бул. Татар Паганиние дисеннәр үзеңне… Мә, ал!.. Җаның кебек сакла… Минем төсем итеп тотарсың. Инструментны эзләрләр… сатты диярсез», – дип, скрипкасын Ибрайга тоттыра да саубуллашып чыгып китә.

Ике-өч көннән соң килеп иптәшләре җирлиләр үзен. Бүлмәсенә бикләнеп асылынып үлгән була. Өстәлдә «Скрипканы эзләмәгез. Саттым» дигән язу калдырган…

Ибрай, бераз эчеп алса, сүз белән артыграк мавыга. Бу юлы да ул үзенең беренче укытучысы Кузьмага багышланган көй, дөресрәге, «поэма» язуы турында сөйли башлады.

– Күптән язам… Тик һаман да язып бетерә алганым юк әле. Кеше язмышы турында булачак ул симфоник поэма. – Ирен кырыйлары белән генә елмаеп дәвам итә: – Билгеле, симфония язам дигәч көләләр… Кабак, сыраханә скрипкачысы көй яза, имеш! Чыннан да көлкедер шул. Ә мин язам… Барлык кешеләргә дә, барлык милләтләргә дә аңлаешлы музыка булачак ул.

Шунда өй хуҗасы скрипкачыга бер сорау бирәсе итте:

– Ибрай, укырга ниятләнеп караганың булмадымы?

– Булды, – диде тегесе, күзен дә йоммыйча. Шундук ул ничек итеп Казандагы император сәнгате мәктәбенә укырга керергә җыенуы турында сөйли башлады. Скрипка буенча барысын да шаккатыра, комиссия әгъзалары телләрен шартлатырга мәҗбүр булалар. Әмма «Закон Божий» буенча имтиханны тапшыра алмый…

Ибрай, сүзен бүлеп, шундук симфоник поэмасын уйный башларга җыенган кеше сыман, скрипкасын ияк астына кыстырып куйды.

Бармаклары, зәгыйфь кенә авазлар чыгарып, скрипка кыллары өстеннән йөгереп үтте. Бары тик шуннан соң гына смычогын кулына алды.

– Хәзер беренче өлешен уйнап күрсәтәм… Ел әйләнәсенең, ел фасылларының күкрәп чәчәк аткан язы булган кебек, кеше гомеренең дә яшьлеге… мәхәббәте була. – Ибрай өзек-өзек шигырь юллары укыган сыман сөйләнеп алды: – Җәйге урман… Таң ата. Урман уяна… Тирә-як ямьләнә…

Ибрай, сул кулын иңбашы турысына күтәреп, озын бармакларын бер йомарлап, бер язып алды. Һәм искәрмәстән генә өздереп уйнап та җибәрде…

Бүлмә эче тылсымлы, үзенә бер сихри авазлар белән тулды. Бу үзәк өзгеч шигъриятле моң башта бик кыюсыз гына яңгырады. Әмма ул, көчәйгәннән-көчәя барып, йөрәк түренә үк яшеренгән, бары тик үзенең барлыгын белдереп сызып кына торган барлык сагышларны, моң-зарларны уятып җибәргәндәй итте.

Чыннан да, күз алдына җәйге урман килде. Бөтен галәмне назлап күтәрелеп килгән кояшның беренче нурлары чәчрәде. Алар челтәрләнеп торган агач яфракларындагы, чәчәкләрдәге чык тамчылары белән шаярдылар, мең төрле төскә кереп җемелдәделәр. Агачлар арасыннан кыйгачлап төшкән кояш нурлары көчәйгәннән-көчәя бара… Иртәнге урман шул нурлар белән коена. Ул да булмый, кошлар уяна башлый. Кыяр-кыймас кына аваз бирешәләр. Кайдадыр еракта, урман тирәнлегендә күке кычкырып куйгандай булды…

Музыка исә көчәйгәннән-көчәя бара. Урман җанлана… Скрипканың тылсымлы авазы, күңелләрне үзенә җәлеп итеп, ихтыярыңны биләп, һаман саен үзенә буйсындыра бара…

Янәшә утырган Асылхан белән Зөһрә дә дәртле-назлы уйларга бирелеп, хәйран булып хәрәкәтсез калганнар. Һәркайсы үз уена бирелгән… Асылхан үзенең мәхәббәте турында уйлый. Янында башын чак кына кыңгыр салып утырган хатынына күңеленнән үзенең чиксез рәхмәтен укый… «Куанычым минем! Тиңдәшсезем…» Әлеге хис-тойгылардан аның йөрәк түренә кайнар дулкыннар кагылгандай булды.

Әле кайчан гына Асылхан үзен ике бәхетсезнең берсенә саный иде. Тормышы тоташтан бары тик хаталардан гына торадыр сыман тоела иде аңа.

Кеше үз гомерендә ике тапкыр гашыйк була икән дип ишеткәне бар иде Асылханның. Имештер, беренчесе тиле яшьлек мәхәббәте… Әмма ул мәхәббәт яшьлекнең нәкъ үзе кебек үтә дә китә икән. Ә инде икенчесе, чыны, зуры, кешене йә бәхетле итә, йә үзе белән бергә гашыйкны да юк итә, имештер… «Ә син минем мәхәббәтемнең беренчесе дә, соңгысы да… Гомерле генә була күрсен иде, берүк!»

Мондый уйлар еш туа Асылхан күңелендә. Аның бу бәхетен, чиксез зур мәхәббәтен ниндидер афәт, ниндидер бәла сагалыйдыр төсле иде.

Һәм ул бәла, һичшиксез, өлкән байбикә Мәрхәмбикә ягыннан килер кебек иде. Асылхан өйләнгәннән бирле, аларның аралары тәмам суынды, бөтенләй диярлек өзелде. Барысына да үзе генә гаепле, барысы да вөҗданы белән әледән-әле компромисска барудан, атлаган саен йомшаклык күрсәтүдән дип уйлый иде ул. Чыннан да, әгәр әтисе куша дип Мәрхәмбикәгә өйләнмәгән булса, мондый хәлләрдә калган булыр идеме икән? Нәтиҗәдә икесе дә бәхетсез булды, бер-берсенең тормышын тоташтан кыямәткә әверелдереп яшәделәр. Вакыт дигән нәрсә дә бары тик җан биздерү өчен генә, ярату өчен вакытның әллә ни әһәмияте юк икән. Әмма эш дигән, тормыш нужасы дигән нәрсә бар бит әле. Мәсьәләнең шул ягы гына бай белән байбикәнең арасын азмы-күпме бәйләп тора, аларны аралашырга мәҗбүр итә иде. Гадәттә, аны Хәмит кереп чакыра. Асылханны җәзаларга өстериләрмени: керсә дә керә, кермәсә дә керә…

Зөһрәгә дә җиңел түгел. Бигрәк тә баштарак, бу бусага аша атлап кергән елларны авыр булды. Читлеккә утыртылган кош кебек ияләшә алмыйча газапланып бетте. Зәһәрлегенә чыдаша алмаган Мәрхәмбикә үзенең көндәшен җае чыккан саен, тибенеп ятсын, әмма тиңе белән ятсын, дип мыскыл итте. Бөтенләй юкка да бәйләнеп теңкәләренә тиде. Мәсхәрәләргә сәбәп эзләп кенә торды.

Әле беркөн генә Зөһрә ниндидер йомыш белән, ат җиктереп, калага чыгып керде. Яңгыр ява башлагач, Сабирҗан кучер атны бераз кызулатып кайтып керде. Яшь байбикә чыланмасын, янәсе. Шунда да бит Мәрхәмбикә телен тыя алмады. Югарыда, баскыч болдырында торган килеш, атны ни күреп ут капкандай куасың дип, кучерга бәйләнеп маташты.

– Яңгыр бит, байбикә…

– Булса ни! Бераз чыланса, укасы коелмас иде. Атсыз-затсыз сасы мужик нәселенә кырау тиямени! – дип, бөтен ишегалдын шаулатып юри кычкырынды.

Зөһрәнең бу нигезгә килүеннән әти-әниләре дә шактый зыян-җәбер күрделәр. Әби патша аларның көйле тормышларын чыгырыннан чыгарып ташлады. Ничәмә-ничә еллар буе рәттән арендага алып файдаланган җирләреннән колак кактырды. Бау ишүчеләр бу җирне япон сугышында һәлак булган бер офицер хатыныннан алганнар иде. Кем әйтмешли, сауган сыерлары да, җиккән атлары да шул җир иде. Елга буен, зур үзәнлекне биләп торган ул җирдә киндер дә котырып уңа торган иде… Бау ишүченең: «Адәм әйтеп, адәм ышанырлык түгел, Ходайның рәхмәте, тач карурман инде, ат менгән кешене дә күмәрлек…» – дип, мактанып, җан атып сөйләгәне әле дә булса хәтерендә Асылханның. Аннары бау ишүче үз хәлен бер авыз сүз белән аңлатты: «Тормышның көе китебрәк тора әле…»

Асылхан, бу турыда ишетү белән, бәхәс-тарткалаш дип тормады, туп-туры өлкән байбикә янына керде. (Соңыннан ник керүенә үкенде үкенүен.) «Кешеләрнең карап торган җирләрен алгансың лабаса!.. Ыштансыз калдыргансың, пычаксыз суйгансың», – диде ул, ачуланып. Әмма тегесе күзен дә йоммады. Бераз һавалы-мыскылчан итеп тыңлап торгандай итте дә: «Син нәрсә?.. – диде. – Әллә миңа кешегә кирәк булмаган нәрсә генә кирәк дип уйладыңмы. Утарда ничә баш ат барын беләсеңме син? Солының поты күпме тора?.. Хәер, сиңа боларны белү нигә кирәк ди! Синең дөньяң болай да түп-түгәрәк… – Аннары, тагын да яманрак кыяфәткә кереп, Асылханның үзен элеп алды: – Җитте, ниһаять! – диде ул, әче зәһәр теле белән иренең бәгыренә үткәзерлек итеп. – Син нәрсә?.. Яшь хатынлы булдым дигәч тә, фани дөньядан бөтенләй ваз кичәргә булдыңмы? Йорт-җир дип, хуҗалык дип, чыгым-керем дип чак кына булса да уйлыйсыңмы син? Тиенне тиенгә кушуга ун тиен булып кайта торган бер чорда хатыныңның итәгенә ябышып, кул кушырып күпме утырырсың икән! Ә?.. Әнә һәркайда хәрби заказлар бирәләр, ди. Бакыр Шәймие булып, ул, мәчтерской ачып, тун тегеп, мал җыя башлаган… Тормышны әллә үзеннән-үзе генә бара дип беләсеңме син. Юк, җитте!.. Бүтән түзәр хәлем калмады. Нинди дә булса чара күрмичә булмас… Үзеңә үпкәлә!..» – дип янап та куйды.

Асылхан күңеле белән сизеп тора: хәзер дә, өйдә скрипка авазы ишетелү белән, Мәрхәмбикә ишегалдына чыккандыр. Үз ачуына үзе буылып, йөзенә ерткыч төсе кертеп, нишләргә дә белмичә котырынып йөридер… Гомумән ул, Асылхан өйләнгәннән бирле, чылбырдан ычкынган эткә әверелде дә куйды.

Бу чыннан да шулай иде. Өске каттан сәер авазлар ишетелү белән, байбикә Хәмитне чакыртып алды. Төссез, чырайсыз Мәрхәмбикәне күреп, Хәмит шүрли калды.

– Менә нәрсә, – диде Әби патша, нәфрәтләнеп. – Тормышның ансыз да рәте-чираты калмады… Хәзер әнә өйдән фәрештә качырырга керештеләр… Шул гына җитмәгән иде! Ил шелтәсеннән дә курыкмый бит, затсыз! Ни күреп битсезләнәдер. Теге озын сыйракны бүтән бу тирәгә аяк атламаслык итеп озат. Эзе булмаслык ит… Аларга юл куя-нитә калсаң, купец Микулай кебек, өйгә чегәннәр дә алып кайта башларлар. Аларның башка эшләре юк хәзер… Һәрбер ахмак үзенчә акылдан яза.

…Ә Ибрай өздерепме-өздерә!.. Кискен хәрәкәтләр ясаганда, аның озын чәчләре җилфер-җилфер килә. Менә ул, бөтен гәүдәсе белән киң хәрәкәт ясап, соңгы аккордын алды. Һәм сәхнәдәге артист кебек чак кына башын иятөшеп уйнаудан туктады.

Бер мизгел тынлык булып торды. Ахыр чиктә Асылхан әйтте:

– Рәхмәт, Ибрай!..

Бу минутта Зөһрәнең дә күзләре дымланган, матур йөзендә сабый бала шатлыгы балкый иде.

Тик Ибрай уйнап бетермәгән булган икән әле. Йөзе кырыс, төсе качкан иде аның. Башында туган уй-фикерен югалтудан курыккан кеше сыман, болай диде ул:

– Әмма кеше күңелендә гелән дә яз, гелән дә аяз булып тормый… Менә поэманың икенче өлеше…

Смычок кыллар өстеннән кызу-кызу биеп китте. Бүлмә эче яңадан аһәңле музыка белән тулды. Әмма бу юлы ул йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч иде. Аннары авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең ачыргаланып кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде. Бер үк вакытта ул авазларда кемнеңдер рәнҗүе дә, нәфрәт тә бар кебек…



Ибрай ничек итеп искәрмәстән генә уйный башлаган булса, шулай көтмәгәндә көйне бүлде. Һәм әйтте:

– Симфониянең бер өлешен мин Тукайга багышлаячакмын… Бу өлешен Тукайның да тыңлаганы бар…

Яңадан уйный башлады. Бу авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең үлем ачысы белән өзгәләнеп, ачыргаланып ярдәмгә кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде.

Ибрай уеныннан туктады да кайчан, ниндирәк шартларда Тукайны күрүен, аның үтенече буенча симфониянең нәкъ менә шушы өлешен уйнавын сөйли башлады.

Гадәттә, Ибрай Кремльнең түбән урамындагы Попов кабагына йөри торган булган. Үзе зур, җылы, шуның өстенә якты. Һавасы да яхшы. Җитмәсә, тагын сыра янына кушылып бушлай бирелә торган вак балыгы да, яшел борчагы да башка урыннардагыга караганда тәмлерәк. (Хак булса, заманында Попов, конкурентларына үч итеп, сыра янына кушып, бушлай җиде төрле закуска бирә торган булган дип сөйлиләр.)

Аннары Ибрайга ул кабакка йөри торган халык та ошый. Гадәттә, монда студентлар, татар шәкертләре җыела торганнар иде. Эчеп исерү өчен түгел, күбрәк әңгәмә сатып, теге яки бу нәрсә турында сөйләшеп, бәхәсләшеп утыру өчен җыелалар. Шуңа күрәдер, монда сугыш, җәнҗал кебек нәрсәләр бөтенләй диярлек булмый.

Шуның өстенә әле, башка урыннардагы кебек, Ибрайга: «Теге дөньяда синең бу бармакларыңны килегә салып төячәкләр; үзеңне исә җәһәннәм утында яндырачаклар…» – дип тә янамыйлар. Русы да, татары да аны бер үк дәрәҗәдә яратып, үз итеп тыңлыйлар, аннары инде әйбәтләп сыйлыйлар…

Көннәрнең берендә өс-башы, кыяфәте шәкерткә охшаган бер егет, кереп, Ибрай белән исәнләшә. Башында – ул вакытта модада йөргән каймалы түгәрәк бүрек. Егет аның өстәле янына ук килеп утыра. Тыңлар өчен атап килгәнлеген әйтә.

Ибрай күңеленә бик хуш килә аның сүзләре. Җанланып сорап куя:

– Нәрсә уйныйм соң?

Шәкерткә охшаган егет елмая гына:

– Чын сәнгать, Ибрай туган, заказ белән приказны сөйми… Җаның теләгән нәрсәне уйна, – ди.

Ибрай симфониянең нәкъ менә шушы, икенче өлешен уйный. Скрипкасы елый, аһ орып өзгәләнә аның.

– Мәрхүм Кузьма, скрипкадан кеше өн-авазы, аһәңе, сыкравы, җан әрнетеп өзгәләнүе ишетелергә тиеш, ди торган иде. Бары тик шул чакта гына тыңлаучылар, музыкантның уйнавын колак салып түгел, ә дөньяларын онытып, бөтен барлыклары белән бирелеп тыңлаячаклар…

Шәкерткә охшаган егет тә, йөрәк өзгеч авазлар иркенә буйсынып, кинәт җитдиләнә, миһербанлык тулы мөлдерәмә күз карашларына кадәр кырыслана. Ачы көзге җилләр иркендә япа-ялгыз калган сыман тетрәп куя; туңгандагы кебек, тәнендә бала йоннары кабарып чыга…

Ул да булмый, кесәсеннән кечкенә генә куен кенәгәсе белән каләм чыгарып, сыра түгелүдән кибүне белмәгән өстәл өстенә иелеп, ашыгып-кабаланып нидер яза башлый. Күзләрен бер ноктага төбәп уйланып тора да тагын яза… Нәрсәгәдер ачулангандай итеп, кинәт кенә язганын шатырдатып сызып та ташлый…

Ибрай бу сәер кешедән күзләрен дә алмый. Кем булыр бу? Нәрсә эшли ул?..

Ибрай уйнаудан туктамакчы була. Әмма яңа танышы, кәгазьдән күзләрен алмыйча гына, ялынып ялваргандай әйтеп куя:

– Дәвам ит, Ибрай туган… дәвам ит!.. – Аннары өсти: – Рәхмәт, Ибрай! Менә синең биниһая тылсымлы музыкаң ярдәмендә мин дә үз «симфониям» нең баш өлешен яздым… Тыңлыйсыңмы? – Ибрайның җавабын да көтеп тормыйча укый башлый:

		Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый;
		Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…

Исе киткән музыкант, шагыйрьне шунда ук бүлеп, кабат укуын үтенә.

Шагыйрь кабатлый. Ә Ибрай:

– Бу сүзләр минем симфониямнең икенче өлешенә эпиграф булачак. Нинди сүзләр!.. «…Өй түрендә җил елый; Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…» – Ибрай кабат рәхмәтләр әйтеп, яңа гына танышкан шагыйрьнең кулларын кыса. Симфониянең эчтәлеген, андагы моң-зарны ике авыз сүз белән әйтеп бирә алган кешенең кем булуын сорый.

Тегесе әйтә:

– Исемем Габдулла… – Аннары Ибрайның җилкәсенә кулын куеп өсти. – Мин – Тукай… Габдулла Тукаев.

Шулай таныша Ибрай сөекле шагыйрь белән. Ул вакытларны искә төшергән саен: «Күңелем боек, кәефем төшенке иде. Әмма аның «Мин Тукай» дигән сүзләрен ишетүем белән дөньяларым яктырып киткән кебек булды», – дип өстәп куярга да онытмый.



Ибрай уйнап туктагач, скрипкасын читкәрәк алып куйды да янә бер стакан аракы салып, баягы кебек тын да алмыйча эчеп куйды. Авызын кул аркасы белән генә сөрткәннән соң, яңадан сүзгә кереште.

– Менә ичмаса Тукай музыканы ярата иде. Аңлый белә иде… Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел. Кайнар йөрәкле бөек шагыйрь иде шул ул. Әле дә булса күз алдымда тора… Ә күз карашлары нинди иде аның! Юк, яше утызга да җитмәгән кешедә андый карашлар булуы хәтәр. Бик хәтәр!.. Минем өчен ул шагыйрь генә түгел, музыкант та иде. Әйе, музыкант та иде. Музыка тыңлаганда, хисләре кузгалмаган кешене Каюм Насыйри мүкле йөрәк дип атаган. Берәр җыр ишетеп күңеле кузгалмаса, ул кешенең йә хисе юктыр, йә күңеле авырудыр, ди. Кемдер тагын әйткән, музыка кеше табигатенә тәэсир итә, холыкны күркәмләндерә, вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә, ди.

Исереп өлгергән музыкантны игътибар белән тыңлап утырган Асылхан сорау биреп куйды:

– Ибрай… Синең ул симфонияңнең азагы нәрсә белән бетә соң?

– Азагымы?

– Әйе.

Ләкин музыкант җавап биреп өлгерә алмады, аны ютәл буды. Киң калку маңгаена эре тир бөрчекләре бәреп чыкты. Муен тирәләре кызарды, тамырлары бүртенде…

– Хәзер… – диде ул, куллары белән гафу үтенгән сыман ишарәләр ясап. Әмма ютәл аны яңа көч белән буып алды. Беркавым сыны катып тавыш-тынсыз гына ютәлләде ул. Бары иңбашлары гына калтырана иде. Ахырда ютәле бераз басылды. Еш-еш сулыш ала башлады. Әмма ютәл буганда авызын каплаган кулына күз төшереп алу белән, уч төбендәге алсу тапларны күреп, тиз генә кулын артына яшерде.

– Азагы турында… мин үзем дә бик озак баш ваттым, – диде ул, һаман еш-еш сулап. – Ниһаять, таптым кебек. Ахыры аның, соңгы аккордлары… үлем белән бетәчәк… Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел ич…


* * *

Гөлбану тормышка чыкты.

Бик тиз түгелме?

Түгел. Исламбикә карчык әйтмешли, кыз баланың буйга җитү белән урынына урнашуы хәерле.

Һаман да шул Камил абыйсы инде… Бик тә изге күңелле, игелекле кеше булып чыкты ул. Гөлбануны дөньяга яңа күз белән карарга өйрәтүче дә, шәхси тормышында зур үзгәреш ясаучы да шул булды.

Узган гомер – искән җил димәсләр иде аны. Камил абыйсыҗиде ел сөргендә булып кайтты. Чак кына да үзгәрмәгән ичмаса. Хәтта бераз тазара да төшкән кебек. Бары чигә чәчләре генә чаларган. Хәер, анысы да үзенә килешеп тора тагын.

Үзе һаман элеккеге кебек дәүләтне, патшаны сүгә. Ничәмә-ничә тапкыр кулга алынып, төрмәләрдә утырып, ниһаять, әнә җиде ел сөргендә булды. Гөлбануның әнисе әйтмешли, «Акыл кермәсә керми икән…»

Беренче тапкыр килеп чыккан көнне нәрсә дигән иде әле?

– Мин инде сезне таный алмам дип уйлаган идем, – дип башлады ул. – Ирле-хатынлы икесе-ике яклап җигелеп эшлиләр, мин әйтәм, череп баеп беткәннәрдер. Ташпулатлар салып кергәннәрдер дип уйлаган идем… Ә сезнең һаман булса шушы алачыкта яшәп яткан көнегез икән әле.

Әтисе көрсенеп әйтеп куйды:

– Һәй, Камил туган! Кая инде ул безгә дигән ташпулатлар… Ачтан кәкрәймәсәк, шуңа мең-мең риза инде.

Ачылып китеп, гәпләшеп утырдылар. Җайлап кына узганнарны кузгатасы иттеләр.

– Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, – дип башлады Камил абыйсы сүзен. – Ярыйсы ук бәхетле кеше сез…

Әлеге шактый ук кинаяле итеп әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәгән Сабирҗан: «Шөкер иде әле хәзергә…» – дип мыгырданып куйды. Бу юлы инде Камил ачыктан-ачык көләргә мәҗбүр булды.

– Нилектән әйтәм мин аны, – дип дәвамлады ул. – Ни дәрәҗәдә начар яшәвегезне күрмисез дип әйтүем.

Бу юлы инде Сабирҗан әлеге төртмәле сүзләрне кабул итмәвен белдерде:

– Тәкъдирдән узып кая барасың? Ходайның язганы шулдыр. Шөкер дими ни дисең? Бездән дә начаррак, фәкыйрьрәк яшәүчеләр дә бар бит. Бер сынык икмәк бәрабәренә Печән базары чатын саклаган чаклар да бар иде. Шулай булмый ни! Ат аунаган җирдә төк кала, ди. Монда, ичмаса, уч тутырып акча алмасак та, ачтан кәкрәеп йөрмибез…

– Менә, менә!.. – дип элеп алды Камил. – Шул да булдымы сүз. Бездән дә начаррак яшәүчеләр бар, имеш. Шулай үзеңне алдалап яшәүдән ни файда! Чын хакыйкать чагыштыруда ачыла, ди. Ә нигә син сау-сәламәт көе кеше кулына карап яшәргә тиеш, ди? Менә шул коллык фәлсәфәсе харап итә безнең халыкны. Нишләмәк кирәк, палачлык, коллык мохитендә гасырлар буе буйсынып, кимсетелеп яшәү халкыбызның канына сеңгән. Тирес өстендә утырган аның исен сизми башлый, ди шул.

Сабирҗан да авызын ачып утырмады.

– Соң, үзең уйлап кара, кем, Камил туган. Безнең ише кагылган-орылганнар белән, бездәй ач әрвахлар белән хәзер дөнья тулы. Без әле, ичмаса, ачы таңнан күзне ертып, хәер эстәргә чыгып китмибез. Йөз суы түгеп кеше каршына барулар, ай-һай ла авыр, Камил туган… Гелән болай дәвам итмәс әле, үзгәрер бер… – дигән булды Сабирҗан, теленә башка сүз килмәгәч.

– Эх, Сабирҗан абый, тормыш һичкайчан да үзеннән-үзе генә үзгәрмәячәк. Власть, хөкүмәт әлеге кимчелекләрне һич тә бетерә алмый, алмаячак та. Чөнки үзе үк шул кимчелекләрне, ягъни ачлык-ялангачлыкны, хокуксызлыкны тудыручы… Чын, гадел тормышны сорап түгел, ә канлы көрәштә генә яулап алып булачак…

– Белмим шул… Тормыш әүвәл-әүвәлдән шулай яратылган, халык кына үзгәртә алырмы икән? Шикләнәм… Аннары кемнәр генә ул көрәшкә алыныр икән?..

Камил шундук каршы төште:

– Көрәш күптән бара, Сабирҗан абый. Дөнья үзгәрештә: яхшылык белән яманлык, мәхәббәт белән нәфрәт, азатлык белән залимлек көрәше бер генә минутка да тынып торганы юк… Дәүләт байлыгы ул – сезнең кебек, менә минем кебек миллионнарча эшче халыкның хезмәт җимеше. Дөньяның тоткасы – эшче хезмәте белән крестьян икмәге. Шул байлыкны барлыкка китерүчеләр, мәсәлән, сез, мин, тормышта беренче кирәк-ярактан да мәхрүм ителәләр икән (ашау-эчү, кием-салым, торак һәм, ниһаять, эш турында әйтәм мин), андый хөкүмәтнең поты бер тиен…

Бу «көфер сүзләр» нең хуҗаларга бик үк ошап бетмәвен ул үзе үк сизенде, ахрысы, сүзне икенчегә борды.

Камил, уенын-чынын бергә кушып, Гөлбануны танымавын әйтте.

– Шулкадәр гомер үттемени соң? Һай, бу вакыт дигәнең! – дип уфтанып куйды.

Гөлбану оялуыннан нишләргә белмәде, утта янгандай кызарды. Камил абыйсын да әйтер иде. Үзе утны-суны кичкән кеше, ә үзе кешене җир тишегенә кереп китәрдәй итеп оялта.

Ул гынамы әле, китәргә кирәк дип саубуллашканда, шундый итеп карап алды, Гөлбану нәрсә дип уйларга да, нигә юрарга да белмәде.

Ә инде икенче тапкыр килгәндә, Камил абыйсы бер егет тәиярткән иде. Егете чибәр, буй-сынга да шәп. Кайсыдыр заводта тимерче булып эшли икән. Бөтен килеш-килбәтеннән типсә тимер өзәрлек икәнлеге әллә каян сизелеп тора. Куллары зур, көрәк кадәрле. Ә үзе яшүсмер малайлар кебек оялчан, сүзгә дә бик тартынып кына кушыла, анда да «әйе», «юк» кебек кыска сүзләр генә кыстыргалап куйгалый. Нәкъ шундыйлар турында «бала җанлы пәһлеван» диләр.

– Менә таныш булыгыз, – диде Камил, егеткә күрсәтеп. – Ул да – безнең якташ…

Егет, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, бер мәлгә югалып калды. Аннары бурлат кебек кызарды, бары тик шуннан соң гына:

– Без инде танышлар… – дип әйтә салды.

Барысы да аптырап калдылар. Егет исә, оялчан елмаеп, иң элек Миңлегөлгә карап:

– Сезнең әле мине әллә ничә кат тиргәгәнегез дә булды, – диде.

Гөлбануның әнисе, хәтерләмим, кайчанрак булды икән соң андый хәл дигәндәй, иңбашларын сикертте.

Ул арада егет, читтәрәк торган Гөлбану ягына ым кагып, тагын да мәзәгрәк сүз әйтеп куйды:

– Ә Гөлбануның… хәтта колагымны борганы да бар…

Бар да рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Гөлбану гына оялуыннан күзләрен кая яшерергә белмәде.

Соң бу бит теге тыкрык башында торган Низам исемле усал малай лабаса! Күр инде, ничек үзгәргән. Менә кайчан ул чыннан да алыштырып куйгандай булган… Бер акыл иясе: «Кешенең холкы, хәтта килеш-килбәте, үз-үзен тотышы җиде елга бер тапкыр үзгәрә», – дигән. Бу сүзләрдә хаклык бардыр, күрәсең. Тәртипсезләнеп, шәләй-вәләй йөргән бер малай әнә ничек үзгәргән, бөтенләй икенче кешегә, кыяфәтеннән ашкыну һәм ихтыяр көче бөркелеп торган, сокланып туймаслык егеткә әверелгән. Нәкъ шундыйларга карата инде «акыл кергән», «акылга утырган», «акыл теше чыгарган» дип әйтә торганнардыр.

Хәер, егетне күрү белән, Гөлбану да ничектер төсмерләгәндәй булган, кайчан, кайда күрдем икән мин моны дип, хәтеренә төшерергә тырышып караган иде.

Күтәренке күңел белән, шау-гөр килеп, табын янына утырыштылар. Камил: «Менә сезгә килешли казёнкага да кереп чыккан идек әле», – дип, өстәлгә бер шешә кызылбаш та чыгарып куйгач, табын тирәсе тагын да җанлана төште.

Аз сүзле, биш сөальгә бер җавап бирә торган Сабирҗан да, сүзгә кушылып, сораулар бирә башлады. Тәкәллефләнеп тормыйча, туп-туры Низамга мөрәҗәгать итте ул:

– Стал быть, кайчандыр теге тыкрык башында торган усал малай син булып чыгасың инде?..

– Әйе, – диде Низам, оялып.

– Сез каядыр киткән идегез түгелме соң?

– Авылга кайтып киткән идек.

– Стал быть, яңадан калага килергә булдыгыз?

– Әйе. Хәзергә әле әни авылда калып торды…

– Алай икән.

Гөлбану, башкаларга сиздермәскә тырышып, тәрәзә буенда бүкән өстендә утырган Низамга, аның хәрәкәтләренә, килешле зур кулларына күз төшереп алгалады. Күр инде, ә! Заманында теңкәсенә тиеп, иза чиктергән усал малайны шундый тыйнак, басынкы егеткә әверелер дип кем уйлаган?

Күңеле белән Гөлбану бу кичнең озаккарак сузылуын тели. Сәбәбен ул үзе дә әйтә алмас иде. Бәлки, өйдә менә шулай көр, күтәренке күңел белән көлешеп алулар бик сирәк, онытылганда бер булгангадыр. Ничек кенә булмасын, бу кичә Гөлбану өчен гади генә түгел иде…

Ләкин кунаклар тыйнак булып чыкты, тиздән кузгала да башладылар. Камил абый гына, Гөлбануга мөрәҗәгать итеп, баягы сүзне искә төшереп көлдерде.

– Мин сине, Гөлбану, ул кадәр үк усал дип уйламаган идем. Синең әле шулай кешенең колагын бора торган гадәтең дә бармыни? Әйтәм аны, Низамның колагы әрекмән яфрагы кадәр булып зураеп калган, синең эшең икән әле…

Бу кадәресен инде Гөлбану көтмәгән иде. Ул оялып китте, уңайсызлануын сиздертмәс өчен булса кирәк, шундук аралыкка кереп качты.

Шау-гөр килеп көлешү чак кына басылу белән, кунаклар саубуллаша башладылар. Хуҗалар да:

– Тагын килеп утырыгыз, тартынмагыз, – диделәр.

– Без әле килгәләрбез… Хәзергә сау булыгыз!

Ир-атлар үзара гөрләшеп чыгып киттеләр. Шулвакыт табын янында кайнашкан Миңлегөл үзалдына сөйләнгәндәй итеп әйтеп куйды:

– Нинди чибәр, акыллы егет! Төпле-тәүфыйклы, зиһенле егет күренә…

Гөлбану искәрмәстән тетрәп китте. Чөнки ул да бу минутта күңеле белән нәкъ шул сүзләрне кабатлый иде.

Әллә нәрсә булды Гөлбануга. Аз сүзлеләнде. Күбрәк ялгыз калырга ярата башлады. Тын кичләрдә, көнозын эшләп арып талган булуына да карамастан, Идел ярына чыгарга ярата ул хәзер.

Гадәттә, ул, күзгә чалынмаска тырышып, ишегалдыннан шым гына чыгып китә. Олы урам аша да тиз-тиз генә уза. Аннары, әллә ни зур булмаса да, бөтен Яңа Бистәне сасы ис белән тынчытып торган заводның биек коймасы буеннан үтә дә Идел ярына чыга…

Көз якынлашып килә. Көннәр сизелерлек кыскарды. Баеп барган кояш, зурайганнан-зураеп, Идел өстенә төшеп килә… Һәм әкренләп суына барган тимерне хәтерләтеп, суга бата башлый… Идел өстенә караңгылык җәелә. Сирәк-мирәк кенә булып пароход тавышлары да ишетелеп куйгалый. Анда-монда чәчелеп, Идел бизәкләре – маяклар кабына…

Гөлбану яр өстендә утыра. Идел ягыннан үзенә бертөрле дымсу төче ис бөркеп, талгын җил исә. Вакыт-вакыт бөтен су өстен ялт иттереп, аргы яктагы бушап калган иген кырлары өстендә аҗаган уйнап ала…

Гөлбануның күз карашы да шунда, аҗаган уйнаган якка юнәлгән… Сәер дә, шомлы да. Әллә ничек шунда, кинәт кенә күк капусы ачылып киткәндәй итә, иксез-чиксез югарылыкта тагын ниндидер икенче бер дөнья чагылып киткәндәй була. Чыннан да, бармы икән соң бу киң галәмнең чиге?..

Андый чакларда Гөлбануны, шомлы-сәер тойгылар белән беррәттән, эчке бер куаныч яулап алгандай була. Бу галәмәтләрнең барысы да аларның өендә Низам булып киткәннән соң башланды…

Егет тә, без әле килгәләрбез, дип, тикмәгә генә әйтмәгән икән. Көннәрнең берендә тагын Мохтар исемле өлкән яшьтәге бер кеше белән килеп керделәр. Калын мыеклы абзый кешенең бу бусага аша беренче тапкыр атлап керүе булса да, бер дә тәкәллефләнеп тормады, үзен кирәгеннән артык иркен тотты. Низамның әтисе урынына калган кеше мин, диде ул. Кыскасы, егетнең туган тиешлерәк кешесе икән. Низамны заводка эшкә урнаштыручы да ул икән. Хәзергә фатирда Низам шул Мохтар абзыйларында тора икән.

Үзе таза, нык тормышлы кеше икән. Хәер, булса да булыр. Чөнки заводта бик зур кеше, өлкән мастер булып эшли, ди.

Иң элек Мохтар абзый, килеп керер-кермәс, Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде. Аннары табын янына утырды, изүләрен чишеп җибәрде. Шунда ук бик зур йомыш белән килгәнлеге турында әйтте.

Билгеле, иң элек, юк йомышны бар итеп, Гөлбануны өйдән чыгарып җибәрделәр.

Гөлбану барысын да сизенде. Оятыннан кая керергә тишек тапмады. Ярсыган йөрәген ничек басарга белмәде. Кунакларның китүен күреп калса да, йөрәгенә сыймаслык шатлык хисенә бирелеп, байтак вакыт өйләренә керергә базмыйча йөрде…

Кайткач, аңа кунакларның нинди йомыш белән килүләрен әйттеләр…

Бу куанычлы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Ишегалды халкы бик хуп күрде. Хәтта Исламбикә карчык та, Гөлбануны туктатып:

– Бик һәйбәт, кем, Гөлбану кызым. Бик һәйбәт!.. – диде. – Яшьнең ярлысы булмас, үги багасың булмас…

Бу карчыкны яучылык белән көн күрә диләр. Әмма, хак булса, күрәзәлек тә итә, сихер, им-том белән дә шөгыльләнә, дип сөйлиләр. Бәлки, шуңа күрәдер, Гөлбану аның сүзенә әллә ни дикъкать итмәде, рәхмәтен әйтте дә йөгерә-чаба китеп барды.

Ә Зөһрә, уртак сөенеч тапкан кебек итеп, Гөлбануны үз бүлмәсенә чакырып алды. Тәбрикләде. Тормышны бик белгән-татыган кебек, белдекле кыяфәт белән көлеп-елмаеп, карчык-корткалар кебек такмаклап тезеп китте:

– Җәбер-золым күрмә. Авыру-сырхаулар читтән үтсен, уңганлыгың-җитезлегең чәчрәп торсын, чибәрлегең-сылулыгың камил булсын…

Үзе үк: «Амин!» – дип, тагын бер тапкыр көлеп алды да бу өйгә киеп килгән бишмәтен, алып чыгып, Гөлбануга тоттырды.

– Мә ал, бүләгем булсын, – диде ул, кинәт кенә моңаеп калгандай булып, – өстеңдә киеп туздырырга язсын…

Ни хикмәттер, яшь байбикә Зөһрә апасын күрде исә, кайчандыр Гайникамал апасы укыган «Кыйссаи Йосыф» китабындагы патша хатыны Зөләйха күз алдына килә дә баса. Ходай Тәгалә матурлык белән сылулыкны бирсә дә бирер икән дип соклана Гөлбану.

Ә Гайникамал апа Гөлбануны бик бәхетле икәнсең диде. Төптәнрәк уйлап баксаң, Гөлбану, чыннан да, бәхетле булырга тиеш иде. Аны күз яшен түктереп, көчләп түгел, ә үз тиңенә, үз ишенә бирәләр. Гайникамал апа тагын ир хакы турында да колак салырлык сүзләр ычкындыргалады. Имештер, җилнең иң ачы ягында торсаң гына ир белән тормыш итеп була… Кайвакытта телең белән ялап, чәчең белән җир себерсәң дә бик таманга килә, янәсе…

Ләкин яшьлек тормышның андый күләгәле якларына әллә ни әһәмият итми, күбрәк якты хисләргә бирелүчән була.

Гөлбану да андый уйлардан ерак тора иде.

Кызыксынулар, ың-шыңнар, юраулар торган саен күбәйде. Әти белән әнисенең сүзе дә гел шул хакта гына иде. Бигрәк тә әнисе яна-көя, пошына иде. Бала бит, җитмәсә тагын, бердәнбере.

Әнә, авызын каплый төшеп, ничәнче тапкырлар инде бер үк сүзләрне кабатлый ул:

– Ходай кушып, чәчләре чәчкә бәйләнгән булса…

Әтисе дә җөпләп куя:

– Ризык эшен белеп булмый инде, әнисе. Изге эшкә салават дигәндәй, вәгъдә сүзе әйтелгән, фатихабыз бирелгән…

– Илаһым, Раббым, үзең хәерен насыйп ит, бәхет бир, мәхәббәт бир! Тигез, тату тормыш бирсен Ходаем, бергә-бергә гомер кичереп, бергә-бергә картаерга язсын берүк. Амин!..

Гөлбану бәхет күгенең җиденче катында иде. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит – хәзер ярәшкән кыз. Менә бүген дә ул ишегалдыннан җил очыргандай юк булды. Йөрәгенең иләсләнүенә һич тә чыдар әмәл юк. Моңарчы һич тә татып карамаган ләззәтле хис аны ымсындыра, каядыр ашкындыра. Күңелендә – мең дә бер сорау… Гомер агышы, кеше тормышы агым сулар кебек икән ул. Ничек тиз, сизелмичә генә үтә икән бу гомер дигән нәрсә. Балачакның зәңгәр хыяллары, киләчәккә төбәлгән якты өметләре, кайчан, кайда китеп югалдыгыз сез, бала чагым, үсмер чагым, дип уйлана Гөлбану.

Моңарчы билгесезлек артында яшеренеп торган кызыгы да, берни белән чагыштыргысыз яме дә, тылсымга тиң серләре дә булган икән бу тормыш, яшәеш дип аталган могҗизаның. Әлеге сәер, шаштыргыч хисләрне быелгы яз, унҗиденче язы алып килде. Кыз өчен гадәти булмады ул быелгы якты яз: бөтен барлыгын яулап, уй-хыялларын томалап, сөю-сөелү көтеп моңлануын, тулышуын тойды. Менә шундый хикмәтле хис-тойгылар кичерде Гөлбану. Кичләрен урамнар буйлап бәхетле парлар йөрүен күреп, сокланып та, чак кына көнләшеп тә карады. Алар әнә табышканнар, кавышканнар… Шундый чакларда аның дөнья мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары белән уртаклашасы килде. Аның да кемнеңдер көчле иңнәренә башын куясы, көчле кулларын үзендә тоясы һәм тормыш юлы буйлап бернидән дә курыкмыйча үтәсе килде…

Тик хәзергә чаклы тормышта таяныч булырлык кеше юк иде әле. Шулай шик-шөбһәләр белән газапланып, сүнмәс өметләр белән рухланып, көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә торды. Һәм менә, ниһаять, күрде ул үзенең тиңен, язганын. Әнә кем белән аңа табигатьнең сокландыргыч бүләген, ир хатыны булуның, тормышның могҗизага тиң серле якларын ачарга язган икән…

Шундый уйлар белән мавыгып, җәйрәп яткан бөек елга буена килеп чыкканын сизми дә калды Гөлбану. Йа Ходай! Күрче, зинһар, нинди киңлек, нинди иркенлек, хозурлык, нинди илаһи көч-кодрәт, сихри дәрт… Никадәрле сәгадәт вә яшерен моң җыелган синең ярларыңа…

Исләре китеп, хәйраннар булып карап торды Гөлбану мәшһүр Идел өстенә. Монда күк гөмбәзен иңләп алган болытлар түбәннәнрәк йөзгән сыман тоела, әнә кул сузымында кебек кенә. Җил дә зәһәррәк исә. Елга өсте, куышлы уйнагандай, бер-бер артлы ургылып тәгәрәшкән чал башлы дулкыннар белән тулган… Әлеге дулкыннар, ярсып-шаулашып, яр читенә ташланалар да шундук чәлпәрәмә булалар. Тирә-юньгә болганчык су фонтаннары белән ак күбекләр генә чәчри.




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/mahmut-hasanov/saylanma-s-rl-r-1-tom-romannar/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Баса – киндернең орлык бирми торган, ир чәчәкле төре.




2


Зания (гар.) – уйнашчы хатын-кыз.




3


А. Страдивари – Италиянеңатаклы скрипка мастеры. Аның1706 елда ясалган бер скрипкасы Мәскәүдә атаклы мастерлар эшләгән инструментлар коллекциясендәсаклана.


