Карабәк. Каенсар (җыентык)
Вахит Шаихович Имамов


Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.





Вахит Шәих улы Имамов

Карабәк. Каенсар





© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Имамов В. Ш., 2018





Карабәк

(Тарихи роман)


Ерак бабам бөек Карабәк рухына багышлыйм.

    Автор




1


– Туктамыш ханнан чапкын!

– Яңа хан чапкыны!

Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да селкенмәде. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар[1 - Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы.] чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе, күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы хан калыккан икән! Юкса төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр. Карабәк үзе дә Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә – егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Аннан соң да, күк йөзендәге ай шикелле, Урда тәхетендә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышынып тора. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать[2 - Бигать – тугрылыкка ант.] китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның бичара таҗдарларының исемнәрен дә ятлап кала алганы юк…

Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягына сузылган Меңкышлак олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт Хуҗа олысы, нигездә, – гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр «ак мангыт» дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән мал һәм кош-корт төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә, Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылгач, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда комнан әвәләгән йорт шикелле янтайды да төште.

Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре иң беренче чиратта кемгә тиеш?

Тирәнгә үк чумып тормыйча да аңлашыла: һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнаплары әле исән чакта ук хата җибәрә шул – ул Харәзем олысында шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед үзенең агулы җимгә тиң вәгазен башлый:

– Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә бик муафыйк гамәл. Мүнкә Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-солтанымыз Коръән хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр.

Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында шулар әмир белән бәкләр колагына тукран кебек тукый.

– Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала, ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.

Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрәләр. Яңа таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед[3 - Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис.] булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дә дарга озаттыра.

Хыйлаф үрнәк үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә[4 - Милади белән 1342 ел.] дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне гаһед иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына[5 - Турун – онык улы яки оныкның оныклары.] каршы яу кылып йөргән чагы бу. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт – калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китермиләр. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүдән тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.

– Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты. Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз әнә бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләр дә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.

Тамчы ташны тишә. Җанибәкне ашык-пошык кына тәхеткә утырттылар. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте:

– Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, имеш.

«Танибәк кайта» дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл гаһед олавына каршы куды.

– Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнаплары сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр…

Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлеклек юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы алырга барып, уен ясадылар. Танибәк, мондагы әмир сараена үтеп, мәҗлес корган булган.

– Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен, без шушында ук бигать китерәмез. Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер.

Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран[6 - Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.] әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир сагалап торуын чамалый алмаган шул.

Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән «елан» пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган әзәриләрнең Әшрәф атлы бәге, тавык кетәклегендәге куначасын онытып, үзен бөркет сыман тоя башлагандыр, шул хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. «Моннан ары Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!» – дип, шәрран ярып хат язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына төшеп чумарга мәҗбүр булды.

Дәште Кыпчактагы барча татар «Тимер Капка» дип йөрткән Дирбәндне дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында, берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз узды, ә тигез яланда әзәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып, дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең үзен аркан ташлап әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк күркә сыман кабарынып, бик кукраеп дәште:

– Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүче өчен кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра торган әтәчнекедәй башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында чаптырып ташлыйм әле!..

Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле кызышып, шактый укшып ятты. Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып, янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады:

– Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит. Әшрәф гыйсъянчының башын бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең дә гомерлеккә колагыңа киртлә: ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәла-каза юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми, акыртып талый да төянеп китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә баш күтәргән гыйсъянчылар – иң әшәке дошман.

– Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде.

– Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына яңа җасус[7 - Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.] табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары[8 - Каладар – наместник.] итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын…

Хан чатырыннан чыгуга ук Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына дәште.

– Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапларының янында йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы – барысы хакында да шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга да белгерт. Ул да, син дә – таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарымны алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам.

…Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай үзе, ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән.

– Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Дога кылачак хәзрәт килүенә алар нык сусаган. Шушы сүзне түкми-чәчми тапшыр…

Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан исә, сырхавыннан туктап, аягына басарга җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә, ханзадәнең башсыз калуы бик мөмкин. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле, Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил, юынтык суы булмаган йорт шикелле, гайбәтсез тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткергәннәр. Аның таянычы бәйләрбәк бит! Ул сәгатендә-минутында Тулбай бәкне чакырттырып алган.

– Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан чакырттырып алган?

– Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, ханым җәнаплары, – дип, билен бөккән икейөзле әмир.

Сарайдан чыгуга, Тулбай бәк, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай әкә янына барып кергән.

– Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын чаптырачак. Син – Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар.

Хан булса да, Җанибәк тә адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын чакырттырган. Тугай әкә, күрәсең, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән:

– Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы сүзләр – гайбәт, барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр, шаһитлыкка Тулбай бәкне дә дәш. Һәркайсының йорты кул сузымында гына, кирәк икән, үзем чакыртам…

Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан, хәзер инде Тулбай бәкнең кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып атканнар. Хан җәсәден йокы бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар. Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган да кан катарлык әмер ташлаган:

– Бөтен энекәшләрне берәм-берәм сөйрәп китерегез!..

Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен сындыртып, йә бугазын суйдырып бара. Уникенче төпчек энекәшен, сигез ае да тулмаган нарасыйны, һич югы, монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе күкрәгенә кочып кергән булган.

Бирдебәк:

– Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! – дип үкергән дә, үләксә бүлешкән сыртланнардай, әбисенең күкрәгеннән йолкып, Бирдебәк сабыйны башы белән ишек ниргәсенә орган…

Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк әмирләре Бирдебәккә каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канечкеч ханны да, икейөзле бәйләрбәк Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда шайтан туе башланган! Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан соң һәркем кул селтәр дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты.

Ул чагында гаскәрнең бер канатына Мамай ия иде. Ул – хан кияве, куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай тәхеткә дәгъва итәргә бөек Чыңгыз хан нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук, ул үзенә әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында, Үкәк дигән кала корып куйды. Аның хакында «Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда катнашкан», «Бабасын суюны Мамай оештырган» дигән уттай кайнар имеш-мимешләр дә таралып өлгерде. Мамай – шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр – ачыклаучы юк.

Мамай үз эзләрен елан кебек тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, олы хан төсле, ясакны үз биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер Булат та үзен әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар да аерым йорт булып аерылып чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс исә Хаҗитархан каласын учына сосып алды, чын хаким кыяфәтендә баш калкытты. Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь, Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, алар да Сарай казнасына ясак озату гадәтләреннән бизә башлады.

Балхаш күле ягындагы олыста утырган Чымтай угылы Ырыс барысына караганда да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр дигән калаларны учына җыеп алган, аннары үзен Күк Урда дигән аерым йорт ханы итеп ак киез өстенә күтәрткән дә куйган.

Сасы көзән, кетәклеккә керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гуҗ тамаклы хаким, Харәземнең мәркәзе Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, Алтын Урдадагы Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы – бик көчсез. Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу. Кабилә башлыгы булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Шуннан соң Ырыс хан Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә өч ел элек Туктамыш үзе шул зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да, сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гуҗ бер ерткыч. Карабәк барысын да мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен иясез чагында, Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар эчендә килеп эләктерде бит. Мамай тын елга буендагы Шөлди кырында[9 - Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу үткәргән Куликово кыры.] канкойгыч яуга кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Дмитрий үзенең исән калу турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан да элек Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама ясаячак дигән сүз бу. Шул рәвешле, кенәз Дмитрий яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм итә, ул аның колына әверелеп өлгергән була. Мәскәү боярлары өчен генә түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен дә никадәрле хурлык!..

Менә шул Туктамыш, үзенең Күк Урдасыннан тыш, бөтен Алтын Сарай иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыена, ахры. Кырым хәтле Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмир-бәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау әйләнеп кайтты, Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя.

Туктамыш бу очракта Мамайны нишләтмәкче? Ул аңлый: Мамайның кул астында бүген үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Дмитрий өстенә баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкләрне яки Кәффа каласында үзбаш булып яшәүче җәнәвиз[10 - Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.] яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут, байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр тилеләр үз-үзләрен «иелгән башны кылыч кисми» дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле гаярь була торып, Туктамыш каршында тез чүгәсе юк. Ул очракта Җучи илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтәме? Әллә… әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып, Туктамыш хан Карабәк шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер сосмакчымы?..

Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир күренүгә, капылт әсәренде.

– Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме?

Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп, чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә, Нургали бәк беркатлы шалканбаш түгел.

– Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен тамак ялгап алырга утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп кылана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм баласы бит.

Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. Аның йөзе гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел, эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа да кара гавам, гади яугирләр аны, үз итеп, «Карабәк» йә «Бәкчура» дип йөртә дә инде.

– Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, – дип эндәште ул Нургалигә, тагын риясыз елмаеп.

Чапкын яугир, залга керүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат сузды.

– Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә, олуг Габдулла хан!

Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген угалады.

– Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? – дип ашыгып сорау бирде.

– Шул ук чакырудыр, ханым, Туктамыш хан аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. «Габдулла ханның килүен бигрәк тә нык көтәм» дип аерым да өстәргә онытмассың, диде.

Карабәк тел очына килгән чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады:

– Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең?

– Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды. Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, – дигән җавап тотты чапкын, берни яшермичә.

– Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы?

– Анысы да миңа дөм караңгы, – дип җаваплады чапкын элеккечә тыныч кына, аннары тиз-тиз пышылдады: – Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр чапкан печән сыман бик тиз егыла ул.

«Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора», – дип нәтиҗә ясады Карабәк күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, ул каравылбаш Нургали тарафына катгый әмер бирергә онытмады:

– Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына чакыралармы-юкмы, ул Туктамышка каршы нинди этлек әзерли – безгә барысын да белеп тору хәер.

Кабат түр бүлмәгә кереп бикләнгәч, Карабәк ирексездән кабат хатирәгә чумды.




2


Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый исемне ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты инде. Әйе, кайчандыр аның да тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды инде ул вакытлар, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.

…Беренче нәүбәттә тагын шул Бирдебәкне эттән эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме ел эчендәге бар түнтәреш, канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан торды. Үзенең барча энекәшләрен, газиз малайларын тоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә дә төбәләчәген тоеп тәмам шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне үзенең йокы бүлмәсендә суеп ташладылар. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, ә Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булган икән. Нәкъ шул чакта бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды да инде.

– Мин Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.

Ничәдер ай үтүгә, аны шулай ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә чик куймакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.

– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин – Шәйбан хан оныгы – үз кулыма алам! – дип, Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлык җаннар, Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, саташа-саташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларыннан соң озак тантана итәргә язмады шул, үзенең газиз улы Тимерхуҗа җәллад ханны идән буенча тәгәрәтеп суйды. Вә ләкин, исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.

Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын тирәнгә җибәргән чоры иде бу. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы хәтәр яу оештырды да тегене, боҗрага алып, капкынга эләктергәч, чатырына иңеп, җанын кыйды. Аннары гаскәр башында Сарайга ук бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртып та куйды. Аерым олыс бәкләренең яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерделәр.

Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне исә ул үзенә хатынлыкка талап алган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.

Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә, илне үз кулында биетеп тоту өчен, тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында, – Мамай белән бергә, Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында әзәриләргә, аланнарга[11 - Алан – чукынгач осетинга әверелгән кавем.] каршы сугышта сыналган сыбайлар[12 - Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.], әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен читтә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла, ни чарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан кебек, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.

Мәскәү белән Тверь калаларыннан, аерым-аерым юлдан, әмма икесе берьюлы Сарайга килеп төшкән Дмитрий һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга керткәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен, бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:

– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа китереп идем.

Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы, елан мөгезедәй, үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.

Берәм-берәм үтеп кергән саен, боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да иртә. Карап торышка күндәм, юаш булса да, моның ише яшь бозауның аран җимереп сөзешә башлавы бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.

– Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.

Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.

– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!

– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.

– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..

Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып та алган. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.

Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен кебек ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан хан туруны, Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калдылар. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе дәррәү Идел аръягына чыгып сызды.

Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр, фетнә оештырып, таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның икенче бер энекәше – Тукай Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.

Атасының йорты булган Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар, Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килеп, Килдебәкнең җанын кыйганнар. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, алар урыс кенәзләренә бирелә торган ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Дмитрий белән Михаилның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала[13 - Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.] хуҗасы булып торган Константин[14 - Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында буталдырмау өчен, монысының исемен үзгәртергә булдык.] кенәз килеп баскан. Аның авызында да иске бер җыр:

– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз! Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомер-гомергә Сүздәлнеке булды, ул да миңа тиеш!

Яңа ярлык алып, хан сараеннан чыкса, Константин каршысында икенче бер чапкын.

– Син Иделнең уң як ярына кем хуҗа икәнен белмисеңме әллә? Исән-имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..

Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена[15 - Бүгенге атаклы Мамай курганы – элек мирза сарае урнашкан калкулык.] Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.

– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..

Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза, Константин кенәзне урыс җирендә олуг итеп таныттыру өчен, хан исеменнән Арык Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Дмитрий белән Тверьдагы Михаил, хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мулдан төяп, юлга кузгалган, имеш…

Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калдылар. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да шул килмешәк Морад ханның гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган, ул яллаган җанкыярлар, кара төндә Идел суын кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергәннәр.

Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, ул әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан тәмам таралып төште.

– Мамай мирза җәнаплары безне синең хозурыңа куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый…

– Кабат нинди тәхет ул, нинди ханлык?! Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип, Габдулла, әүвәл усал кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман бик тиз сүнде.

Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмаһ бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла үз башына бу юлы да риза булды, тискәре кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.

Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән икән. Иң элек әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Сүздәл кенәзе Константин Владимир каласын кулына эләктергән Михаил кенәз өстенә ташланган, ди. Михаил чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган Константин кабат Сүздәленә качкан. Дмитрий белән Михаил, әтәчләнеп, аны Җүнкалага тикле куганнар, ди. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган.

Көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган, ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан чыгуын да, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ аларның һәммәсен, Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган икән. Урыс ирләренең күпчелеге, кызган баштан елга суына сикереп, шунда батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз Болгар иленә зур яу белән чапкан.

Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым атавыннан чапкын килеп җитте.

– Рум диңгезе[16 - Рум диңгезе – Кара диңгез.] аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез. Алпарлары[17 - Алпар – рыцарь.] тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән Солхат[18 - Кәффа белән Солхат – хәзерге Феодосия каласы. Солхат Аксак Тимер тарафыннан юкка чыгарылган.] калаларын кулга эләктергәннәр инде! Аларны коры кул белән генә кире куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та тимер таганнары саен грек уты.

Мамай мирза, өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнеп тә кайтты.

– Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде, – дип белдерде ул.

Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошап җитми. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай гел әрнүле.

– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы, ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомерләре, үз тәгамнәре якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…

Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана, кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә һәр фикере якын аңа, күңеленнән алар белән ризалаша да иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.

Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып мукшы Сәркиз урыныннан купты.

– Сазаган кыз, чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас, ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусауны киметә ул…

Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган, ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле дә, күмерле дә булган башка юлны сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырганнар да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткәннәр.

– Мамай дәвере бетте, безнең кулда – Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.

Мамай-икейөзнең нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, ул дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салды да ашыга-кабалана итекләрен киде.

– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас…

Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, ярты юлны үткәнче үк кабих мирзада яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде:

– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган. Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт Бүләк атлы ханны күтәргән, ди…

Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме – ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә ул кабат әтисенең олысына – Актүбәгә әйләнеп кайтмады. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, Кырымда калды.




3


Беренче чапкын, әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты.

– Туктамыш хан, иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп, һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара, ди. Гади антны гына азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән.

– Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде…

Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды.

– Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак Хуҗаның сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле, карт ишәккә утыртып җибәргән, ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр, төмән бирә алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз, дип, хәйләгә керешкәннәр. Шулай да Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга җыенадыр инде?..

Ул арада Сарай тарафыннан Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын килде.

– Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тез чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр Туктамышка чирү алып килсен…

Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты, ерак араларга хатлар юллады.

– Ил эчендә тагын үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга борын төртә алмый. Әйдә катгый бер карарга килик тә икенең берсен сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез…

Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак» дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын-Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!..

Мамайның астына да кайнар су йөгергән, бер-бер артлы чапкыннарны куып кына тора.

– Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре[19 - Нөгәр – отряд, гаскәр.] көл калдырып узачак!..

Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аерым корсалар да, казан астындагы учакларны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең күңелләрендә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, ант-вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный иде, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар сүз катты:

– Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын елга буендагы Шөлди кырында да җиңү кошын Мамай аркасында гына кулдан ычкындырдык. Митрәй кенәзнең алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек. Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән, куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә, башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган иде инде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай, тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне, аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, баш югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне чыгаруга, койрык чәнчеп качтылар. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде. Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен саклап кала, кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына калып кайттык. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел!

– Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгыз хан йә Искәндәр түгел инде, – дип, Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. – Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер аңа Сыгнак каласына бәреп керү өчен өч мәртәбә өчәр төмән биргән, Туктамыш өчесендә дә бар гаскәрен пыр туздыртып качкан. Дүртенче тапкырында Аксак Тимер шәхсән үзе төп сәргаскәр рәвешендә юнәлмәгән булса, Туктамыш әле бүген дә Сәмәрканд әмиренең тәлинкәсен ялап яшәр иде…

Бәхәсләрдән соң вәгъдә куештылар.

– Туктамышка каршы корал тотып сугышуның кирәге юк. Дөрес, Туктамышның да, Мамайның да акылы бик чамалы. Болар беткә үч итеп туннарын утка тотып яккан ике сантый сыман. Без беренче булып яуга кермәячәкбез. Башын иеп килгәннәргә – муенчак, ия белмәгәннәргә элмәк кидерәләр бит ул, шунысын да истән чыгармыйк. Туктамыш уңай торса, үч алулар белән янамаса, аңа тугрылыкка бигать китерербез. Ә Мамай коралга чакырса һәм дә яуга куса, аның үзен Туктамышка биреп котылырбыз…

Мамай, килеп җитүгә, һәр меңлекне күз уңыннан кичереп узган булды, өч-дүрт йөзлекне хәтта ыстан читенә үк куып чыгарды. Болар яу кылырга да түгел, кәрван йөртергә дә ярамыйлар, имеш. Үзен дөнья кендегедәй тоеп атлаганда, шапырынуына бөтенләй чик-чама юк.

– Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз гына. Алар урынына алмаш табылмыйча калмас. Минем кул астындагы халык чүлдәге ком шикелле – санап бетергесез. Кирәк икән, Каф тау ягыннан да, Идел буеннан да көтү-көтү куып китертермен.

Аннары меңбаш белән әмирләрне үзенең чатырына җыеп алган булды. Билгеле ки, үзе түргә куелган кәнәфигә менеп кунаклады. Келәмнәргә тезелешеп утырган бәк-әмирләр, каш астыннан гына каранып, сүзсез күзәттеләр.

Бер чакта да хан булырга дәгъва итмәде ул, гәрчә җай табылган саен: «Минем Каранай бабам – Бату ханның иң шанлы меңбашы! Минем бабам – урысларның Мәскәү кенәзләрен тетеп салган сәрдәр!» – дип шапырынырга бик тә һәвәс иде. Ә Каранайның нинди меңбаш булганлыгын мулла-мунтагайлар бик тиз ачыклады. Бактың исә, Бату хан урысларның Владимир каласын яулап алгач, андагы Юрий атлы өлкән кенәзләре, олау-олау алтыннарын төяп, Новгород ягына чыгып качкан. Бату хан Мамайның ерак бабасы меңбашы Каранайга менә шул качак кенәзне куып тоту бурычын йөкләгән, ди. Ертауллар Юрий кенәзнең Сөт елгасындагы боз өстеннән качып баруы турында хәбәр җиткергәннәр. Каранай, Бату хан каршында барысына караганда да өлгеррәк, елгыррак күренеп, өскә үрмәләргә маташкандыр инде. Ул, Юрий кенәзнең юлын кисеп, аны кулларына эләктермәкче булган. Тик таныш түгел җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында оныткан шул. Бу төбәктә адым саен яулык кадәр генә күлләр җәйрәп ята, аларның арасы да тоташ сазлык икән. Иләт атлы күл өстенә кергәч, куна тактасыдай юка боз элпәсе чытырдап ярылган да, Каранай җайдаклары, йөзәр-йөзәр булып, су төбенә киткән. Каранай элмәк кидерергә хыялланган Юрий кенәзне болгар җайдаклары куып тураклаган. Ә гаскәрен югалтып, чаптары урынына буш йөгән тотып кайткан көтүчедәй бушбугаз Каранайны Бату хан Үләт дигән яңа атама алган күл төбенә илтеп батырткан, ди…

Менә бу биек кәнәфидә күркә урынына кукраеп утырган Мамай мирза – ерак бабасы булган Каранайның тач игезәге. Нәфес чиген белми, киртә-тыюларны күз чалымына да кертми. Барча Урда буенча талап җыйган байлыгы, кәрван гына түгел, кораблар да йөртә алмаслыктыр. Кая алып китмәкче ул аларны, нишләтмәкче? Һичбер кәфенлекнең дә кесә-бөрмәсе юк. Егылып төшсә, һәрбер адәм баласына ике аршын урын. Шуны белә торып нигә гуҗланырга?!

Карабәк бу адәм актыгын тәмам күрә алмый, җирәнгеч ул аңа. Япь-яшь егет язмышы белән ничә еллар буе кансыз уйнады бит. Аның ихтыяры белән Бирдебәктән башлап, никадәрле хан аламаларын суеп үтерделәр. Ходайның рәхмәте, Карабәк исән калды. Әмма барыбер гомере гомер түгел. Яшәештә бер мәртәбә тәхеткә иңгән кеше җир өстендә, кара гавам арасында, тирес өемендә чокчынудан ләззәт тапмый икән. Кайчакларда Карабәкнең, үз колакларын томалап, күзкәйләрен бәйләп, җиде тау артына, карурманнар эченә кереп югаласы килә. Әмма тәхет күләгәсе, ил язмышы, ахыр чиктә шушы Мамай мирзаның тәкъдире аны һаман тотып тора. Шушы ерткычның кадалып төшкән мизгелләрен бер күрәсе килә. Тик… барыбер аңа үлем тели алмый. Җаны-нәфесе коточкыч гуҗ булса да, Мамай мирзада бер юньле сыйфат бар – Туктамыш хан шикелле, ул, Аксак Тимер кебек дошманнар ышыгына качып, илен сатмады. Илне талавын талады, меңәрләгән адәм баласының җанын кырмыскадай кырды, әмма шушы сасы көзәндәй җирәнгеч мирза үз татары өстенә, туган йорт-нигезе эченә дошман чирүен ияртеп килмәде!..

Күршедәге әмирләр дә Мамайга төбәлгәннәр. Кемдер күз яшерә, андыйлары, мөгаен дә, нәкъ Карабәк шикелле үк, явыз мирзаның чәнчелгәнен көтеп йөридер инде. Икенчеләр Мамай маңгаендагы чалмага төбәлгән, андыйларның мирза җанын ничек итеп кыю хакында баш ватуы мөмкин. Күздән кичерсәң, Мамайга тугрылык белән, аңа мөкиббән китеп, сокланып утыручы бәкләр бөтенләй юк сыман. Алай икән, аһ, газаплы, аһ, кызганыч булачак икән бит синең соңгы көннәр!..

Кышның беренче карлары уйный башлаганда, Мамай Кырымны калдырып чыгарга әмер булды. Тын елга ярына якынайган чакта, алга озатылган ертауллар кайтты.

– Туктамыш хан белән ике арада ун фәрсәх юл калды. Гаскәре зур түгел, дүрт төмәннән артмас.

Мамай яклы бәк-әмирләр, махсус әмер көтеп тормастан, бергә җыелдылар.

Мирза әләме астына тупланган гаскәр дә аз түгел түгелен. Һәм иң куанычлысы – аның өч төмәнен, дистәләгән яулар кичеп, хәтта әле ике ай элек кенә Шөлди кырында да сынау үтеп кайткан яугир тәшкил итә. Билгеле инде, орышуга калса, боларның берсе дә яу кырын ташлап качачак йә дошман тарафына ычкыначак түгел. Һәрберсенең коралы җиткелекле, өсте-башы таза. Әмма иң яманы – Мамай әләме астына баскан бер генә җайдак та яуга ашкынып тормый. Комсыз мирза хакына үлемгә ыргылуның асыл мәгънәсе юк, күрәсең.

Һичбер төрле дәгъва фәрманы ташламыйча, меңбашлар һәм әмир-бәкләр Мамай мирза гаиләсен чолганышка алды. Әйе, мирза бөркәвечле, көймәле арбаларда хатыннарын, балаларын, хәтта пешекчеләрен һәм зәркәннәрен дә алып чыккан иде. Олау тирәсендә кысыла баручы боҗраны шәйләүгә үк, мирза әүвәл, котырынып, билендәге шам кылычын кулына алган булды. Һаваны ялгыз калган аккошныкына охшаш аянычлы һәм әрнүле тавыш ярып узды.

– Хыянәтме? Алдан сүз беркетеп, түнтәреш кордыгызмы? Мин үземне генә түгел, хәтта сабыйларымны да Туктамыш хәсис җан кулына бирдертәчәк түгел! Андый мәсхәрәгә калдырганчы, мин аларны үз кулларым белән турап атам!

Чынлап та, Мамай мирза, эт шикелле ыргылып, олаудагы хатыннары, оныклары өстенә ташланырга әзер иде инде. Олау уртасыннан мирзаның утыз яшен тутырган улы Мансур калкып чыкты.

– Алайса, башта мине тура инде, әткәй. Гайрәтең мине аударырга җитсә, аннан калганнарны…

Ата белән улга кылыч орышына ташланырга бик санаулы мизгел калган иде, тимеркүк айгырын арт аякларына күтәреп, алгы сафта Карабәк аваз салды:

– Арабыздагы һичбер әмир-түрә сине Туктамыш кулына тотып тапшырырга ният тотмый. Без үзебезне һичкайчан да синең колың итеп санамадык, Туктамыш колына әверелергә дә җыенмыйбыз, иншалла. Сиңа юллар ачык, дүрт ягың да кыйбла. Олаудагы барча хәзинәңне ал да күз алдыбыздан ычкын. Ошбу гөнаһыбыз өчен Ходай Тәгалә безне ярлыкасын…

Мамай үз олавын боҗра читенә чыгара башлагач, өч меңләп чамасы ир аңа иярде. Шөлди кырындагы яуга яки ил эчендәге талау сәфәрләренә йөргән чакта җыйган гөнаһлары мәҗбүр итәме, эт шикелле тугрылыкмы боларда, саташумы – һич аңламассың. Ни галәмәт, Кырым гаскәрендә качакларга, җасус сораннардай, арткы яклап, ук йә сөңге очыручы вак җан табылмады. Мәет белән хушлашкандай, һәркайсы да мирза олавын сүзсез-нисез генә озатты.

Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап Кырым ягыннан килгән ил агалары, төмәнбашлар иярләрдән төште. Алар үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер яугир бигать кабатлады.

– Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар!




4


Мамайның җанында тоташ ут давылы уйный, ике яңак битләрендә ачы яшь эзләре яна. Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле, бер дә булмаса, мескен ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк белән ора, чыбыркысын уйната, артыңа тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне яклап ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың тышаулы, гайрәтең басылган.

Югыйсә Мамай – җиңелүче түгел. Ир сүзе бер булыр. Мамай Тын елга буендагы Шөлди кырына Тверьдагы Михаил кенәз соравы буенча килеп баскан иде.

– Сарай тәхетенә иңгән Ырыс атлы яңа хуҗабыз олуг кенәз ярлыгын янә Дмитрий кенәзгә биреп кайтарган бит. Мин соң, алдан чамалап, белеп илттеммени? Мәскәү кенәзе Дмитрий Ырыс хан алдына мин китергәннән өч мәртәбә күбрәк бүләк кертеп тезгән. Аннары күлмәк якасын ерта-ерта яшь түккән. «Ясакны Тверьдагы карт ишәккә караганда өч мәртәбә күбрәк китерермен. Владимир илә Серпухов, аларга кушып Ростов белән Галич калаларын гына, берүк, миңа кайтар», янәсе. Ул биргән кадәр бүләкне мин дә таба алам. Әлеге биләмәләргә Дмитрийны кертмә. Әйдә бергәләшеп арт сабагын укытыйк. Гаскәр туплап бар да олуг кенәз ярлыгын миңа кайтар. Мин дә сине Мәскәүгә каршы барлык калаларны күтәреп каршылармын…

Ул чакта икәүләшеп Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан кичерделәр.

– Сүздәлдәге Константин аның бабасы бит. Шул ук Константин Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта Константин үз киявен якларга барып басар сыман. – Мамай мирзаның баш кашуын шәйләп, Михаил кенәз шундук өстәп куйды: – Мәскәү белән Сүздәл кенәзләрен Рәзәндәге Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин Рәзән кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам.

Валлаһи менә, ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды. Булгач булсын дия-дия, ул ләһләр[20 - 


Ләһ – поляк халкының элеккеге исеме-атамасы.] таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап бик тиз килде.

– Мин Мәскәү кенәзенә дә, Сүздәлнекенә дә күптәннән теш кайрыйм. Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләрем янәшәсендә, мин аларны икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син барыбер Тын елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән килеп җитәргә әзер.

– Бердәм һөҗүмне кайчанга билгелибез? – дип сорады Мамай, янып.

Тверь кенәзеннән «беренче сентябрь» дигән җавап алгач, Ягайло тарафына тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды.

– Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!..

Тверьдагы Михаил да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз байларына Мамай күптән инде бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды. Алар бер төмән алпар юлларга вәгъдә итә. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә киләчәк. Өч ел элек кенә андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин ул чакта бу сәфәргә үзенең зур дружинасы белән бертуган энекәше Борисны юллаган иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий, бу качак әрәмтамак булып ятмасын әле дип, аңа камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган бит, каһәр. Казан белән Болгарны яртылаш яндырып, Мәхмүт солтан белән әмир Хәсәннән күп салым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри, диләр. Димәк, Болгар олысындагы татарлар, ул качактан үч алу өчен оран салып тормасаң да, шундук килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, арлар, чирмешләр бар. Бөтенесе җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин. Ул чагында… ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп интекмәсә дә була.

Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә чүктергәннән соң, Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит…

Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә сиксәненче елның[21 - Милади белән 1380 ел.] җәй уртасында Борын-Инеш[22 - Борын-Инеш – Воронеж елгасы.] елгасына җиткән иде инде. Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән[23 - Көбә үзән – Кубань.] аръягыннан килгән кыпчаклар, аланнар, кумыклар – һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң башланган сазлыкларны, карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай, аерым ыстаннар корып, аларны да көтәргә мәҗбүр булды.

Беренче төндә үк үз ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын шәйләмәде дә Мамай. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елгалары боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелгән нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн дигәнең бер саплам җеп шикелле гаҗәеп тә кыска. Качак чапкынга, каршысында очраган агач ботакларына йөзен сыдыргалап, бик озак чабарга туры килмәде. Дала учагы шикелле ялтырап, шәрык якта кояш кабына башлады, сукмакларны абайлау җиңеләйде. Коломна юлына баскач, артына һәм як-ягына каранып баруны бөтенләй ташлады ул. Бу якларга татарларның теше үтми, аларның күчмә торгакларыннан шөлләү артык иде.

– Дошман! Дошман! Татар ертаулы! – дип сөрән сала-сала, кечерәк бер елга аша салынган күпер астыннан аның каршына әзмәвердәй гәүдәле бер ир йөгереп чыкты. Кулларында – ике тәртә озынлыгы киртә. Китереп орырга өлгерсә, сөяк-санагыңны җыеп алуың бик икеле.

– Дошман түгел, сезнең хезмәтчегез Хазбулат мин! Хопрадагы Демьян атлы кенәзегез янына илтеп җиткерегез тизрәк. Мин Тын елга дугасы янында ул яллап калдырган шымчы булам, – дип кычкыра-кычкыра, ияреннән сикереп, җир өстендә тиендәй бөтерелә башлаган чапкынны күргәч, каравылчы әзмәвер дә киртәсен ташларга мәҗбүр булды.

Әтәчлеген басу өчен генә бер-ике мәртәбә муен тамырына кундырып алганнан соң, барыбер дә, ике кулын артка каерган килеш, чапкынны елга аръягындагы торгаклар ыстанына алып киттеләр. Куе чытырманлыкка яшеренгән бер чатыр эченнән, ниһаять, яка һәм җиң очлары көмеш җепләр белән каймалы җиләнгә төренгән түрә килеп чыкты.

– Анаңны фәлән итим, Пулат пәк бит бу, безнең әшнә Пулат! – дип, ике кулы белән сакал-мыегына ябышкан токмач кисәкләрен сыпыра-сыпыра күз акайтып килгән торгакбаш, күрәсең, Демьян кенәз үзе иде.

Кулларына ябышкан торгакларны, җиң очларын тигәнәк-сырганактан чистарткандай читкә этә-төртә, канатланган Хазбулат тезеп китте:

– Мамай мирза Борын-Инеш елгасына килеп җитте инде. Карасу[24 - Карасу – Елец каласы.] каласыннан йөз чакрым арада тукталып, ыстан корды. Аның әләме артыннан ияргән җайдаклар тулы тугыз төмән. Әле Мамайга тагын Тверь кенәзе Михаил белән Кияү каласындагы[25 - Кияү кала – Киев.] Ягайло да килеп кушылачак, ди. Мәскәүдәге олуг кенәземезгә барча урыс олысларын күтәрмичә булмас.

– Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайчан туздыра башлаячак? Әйт дим тизрәк, әйт, анаңны сатыйм! – дип, кенәз аламасы хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты:

– Төгәл кайсы якка… төбәләсен… Мамай үзе дә белми… Теге… ике аркадашы белән кушылгач… ачыкларга ният тоталардыр… Ә Ягайло хозурына… чапкын куган чакта нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең берендә!

Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торгач, кенәз Демьян, торгакларга таба борылып, ямьсез җикеренде.

– Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! – Аннары, мескен теләнчегә хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады: – Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы итеп алмый калмас. Вәгъдә – иман!..

Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан купмаган иде әле, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын төпченердәй түрә табылмады…

Ике күзне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арысланнарны өннәренә кире кертеп булмый. Мамай, Борын-Инеш ярыннан купмыйча ике атна буе бик тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Кияү кала тарафыннан сыңар җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да куып вакланмаган иде, барыбер дә уяу колаклар аша көтелмәгән шөбһә-хәбәр килеп иреште.

– Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна дигән калага килеп җиткән. Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән!

Бушка узган һәр көн – дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да куркыныч. Юньле сәрдәр иң беренче нәүбәттә отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, алда көтелгән һәрбер адымы өчен ятьмә-тозак үрә, дошманны, өненә ябылган аю-төлке урынына шунда куып керткәч, аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп тукмый. Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Дмитрий сыман йолкышларны сөендереп булмас!

– Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михаил чирүләре безне шунда көтә! – дип, үтә дә һаваланып, үзенең әмерен игълан итте Мамай бер иртәдә.

Төмәннәр бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып, Тын елгага таба төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде:

– Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән кенәзләренең берсе дә яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы чутлана инде…

– Ялган, ялган! – дип, акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. – Бу хәбәрне китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк![26 - Рус елъязмачыларына нисбәт ителгән «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» дигән хикәятләрдә Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган дип тасвирлана. Әлбәттә, бу саннар хакыйкатьтән гаять ерак.]



Барыбер дә Мамай төмәннәренә адымны кызулатырга туры килде. Тын елга ярына килеп төртелүгә, тораташтай калып шаккаттылар. Тын елга белән кечерәк кенә инеш кушылган киң кыр уртасында, канатларын ике якка җәеп, бөркет сыман гаскәр басып тора. Биек кенә калкулык өстенә корылган чатыр түбәсендәге әләмнең кан шикелле кызгылт төсенә карап чамалау кыен түгел, Митрәй гаскәре бу, дошман-мәскәүлеләр чирүе…

Ике көнгә якын вакыт әзерлектә үтте. Билгеле ки, Мамай мирза өчен дә чатыр корырдай тау бар иде анысы. Мамай шуннан тын да алмый күзәтүне белде, аның әмере буенча, меңбашлар да төрле якка чабып кына йөрде. Алардан тыш, Мамай Ука елгасы тарафына да, Тын елга буйлап та дистәләгән чапкын куган иде. Гел бертөрле, өметсез җавап кайтты.

– Ягайло төмәннәренә чаклы бер йөз чакрым ара. Синең ашыгырга чакыруны тыңлап торган ул, соңга калуына бик үкенгән дә сыман. Мәгәр төмәннәре ташбакалар төсле акрын кыймылдый шул. Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый, дип, нәкъ менә Ягайлоныкылар турында әйтәләрдер…

Ә Ука ягыннан бөтенләй кара җавап.

– Митрәй кенәз Михаил хозурына бер меңбашын куган. «Үз туганнарыңны кыру өчен монда килеп җитсәң, яудан соң барча гаскәр белән Тверь өстенә барып, синең кенәзлегеңнән кара күмер генә калдырып чыгачакбыз» дип, бик нык кисәткән, ди…

Җиденче сентябрь киченә сугыш кыры әзер булып бетте, Мамай аны үзенчә шактый төгәл күзаллады сыман.

Ике канатта – ике олы гаскәр, аларның һәркайсында икешәр йә өчәр төмән бар да бар инде. Үзәктәге чирү ике катлы. Иң төп полк Дмитрий чатырын юан дага сыман уратып алган. Ләкин, аңа җиткәнче, алгы полк дигәнен дә кырып-сытып узасы бар әле. Кенәз чатыры артында да бер чирү шәйләнә, «куендагы полк» дигәннәре, мөгаен дә, шулдыр. Бу үзәктәгеләрен дә кушып исәпләсәң, валлаһи, Дмитрийның гаскәре йөз илле меңнән артмый. Саны байтак, тән чымырдатырлык, иллә мәгәр кораллары, килеш-килбәтләре бигрәк кылка инде. Тимер-бакыр көбәгә төренгән сугышчылар саны өч-дүрт төмән чамасы да юктыр. Җайдаклар да биш төмәннән артмас. Калганнары – бары да җәяүлеләр. Һәрберсендә диярлек кылычлар, озын сапка утыртылган балталар бар барын. Әмма сөңгеләр урынына меңәрләгән сәнәк, чалгы, ыргак, ахыр чиктә күсәк күтәргәннәр. Бу мескеннәр Мамай мирзаның Каф тауларында, Җаек аръягында яуда йөреп чыныккан арысланнарына, юлбарысларына каршы тора аламы инде?! Болар җәнәвизләр, алан вә кыпчаклар яудырган уклар яңгыры вакытында кырау суккан үлән урынына кырылып бетәчәк бит!..

– Бүтәнчә көтеп булмый, – дип нәтиҗә ясады сәрдәр-мирза төнге зур җыенда. – Ягайло таҗдар утыз гына чакрымда, орыш башлануга килеп җитәчәк ул. Тверь кенәзе Михаил да юлда, безне һич ташламас. Таң атуга, арысланнар, юлбарыслар төсле, ярсып-кайнап, дошман өстенә ташланырга кирәк. Яусыз үткән һәрбер сәгать – дошман файдасына. Алар – үз җирендә, аларга өстәмә көчләр тамчылап булса да гел өстәлеп тора. Урыс гаскәренең үгез урынына көрәюен, көч җыюын көтеп торып булмас. Кояш калкуга ук яуга ташланабыз. Яуга, яуга!..

Яр буенда томан таралуга, иң беренче итеп ялгыз батырларны алга чыгардылар. Чилу бәк – Мамай мирза белән дистәләгән яуны бергә үткән яугир, үзен бүгенге орышта да кыр хуҗасы сыман иркен тотты. Атлар өстендә беренче мәртәбә күзгә-күз карашып узгач та, боҗра читенә чыгып, корыч калканын җиргә атып бәрде.

– Бу монахның өстендә көбәсе юк, ә батырлар көрәше гаделлекне сорый, – дип, ике як гаскәр дә ишетерлек итеп оран салды. – Көчләр ике якта да тигез калсын өчен, мин калканны ташлыйм.

Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә буе сөңге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә ният иткәннәр иде дә, икесенең дә үткен сөңгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да чаптарлары белән бергә җир өстенә ауды. Монах җиләненә төренгән орышчының чып-чын яугир булганлыгы шундук ачыкланды – ертык җилән астында өзелгән тимер көбә боҗралары тирә-якта чәчелеп ята иде.

– Чилу бәк җиңә алмады, начар фал бу, – дип, сәрдәр-мирза чатыры алдына тезелешеп баскан тәнсакчылар усал сүгенеп куйдылар. – Аның каравы урыс батыры да үз үлемен тапты. Ике якта да өмет тигез әле…

Сафлар тын калуга, Мамай мирза җәнәвизләр төмәнен яуга ташлатты. Алар – җәяүлеләр, әмма һәммәсе дә меңәр тәңкәле корыч көбәләрдән. Очлымнары чүлмәк сыман тоташ, күз ерымнары гына чекерәешеп тора. Калканнарын бергә тезделәрме – дивар хасил була. Беренче рәттәгеләрдә – кылыч белән ыргаклы җиңел сөңге. Боҗра эчендә калганнар дошман өстенә туктаусыз ук яудыра.

Җәнәвизләр урысның алдынгы полкын, сарык көтүенә ташланган бүре өере сыман, сытып кына барды. Ике төмән сугышчыны кырып бетерүгә, алар дошманның Дмитрий кенәз кул астындагы үзәк алаена[27 - Алай – полк.] барып төртелделәр.

Мамай янына Болгар олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте.

– Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан тарафын да тулаем талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез. Болардан кан костырырга безгә рөхсәтең бир!

Мамай алга таба кулын изәүгә үк, болгарлар яуның үзәгенә бәреп керде. Болар – мәркәзләрен Дмитрийдан саклаган чакта ук туплары һәм тимер җәяләре белән урысларның котын алган кавем. Бу юлы да тимер җәя мәргәннәре кыл уртада икән. Аларның Борһан атлысы колаклары уч төбе кадәрле, озынлыгы сөңге буе булган иң тәүге укны зеңләтеп очыруга, кызгылт әләм астына ялтыравык киемнәргә төренеп баскан кенәзләре әйләнде дә төште.

«Кенәз, кенәз, олуг кенәз вафат!» дигән зур хәвефне иң беренче булып кайсы як кычкыргандыр, икенче мизгелдә үк аны меңәрләгән яугир кабатлады.

– Олуг кенәз, Митрәй кенәз үлде!

Ул арада мәргән Борһан икенче угын да корып өлгергән бит. Ул тәте җебен ычкындыруга, кенәз чатыры түбәсендә торган кызгылт әләм чәчрәп читкә очты. Урыс гаскәрен ике кулсыз да калдыргач, Мамай яклыларга гайрәт иңде. Алар:

– Җиңү, җиңү! Урыс башсыз калды! Әләмнәре ауды! Җиңү безнең якта! – дип илерә-илерә бердәм үкерделәр.

Әмма Мамай урыс кенәзенең нинди мәкерле көчне поскында тотуын алдан күрә белмәгән шул. Көтмәгәндә җиз сорнай тавышы яңгырады да, Тын елга буендагы бер тау ышыгыннан, саранчалар күчен хәтерләтеп, чирү ташкыны килеп чыкты. Ара ерак түгел, Мамай барысын да төгәл күреп торды. Дошманның сул канат ясап якынлашкан төмәнен Серпухов кенәзе Андрей әйдәп килә, уң яктагы төмәннәрне Боброк җитәкләгән. Мамай аларның икесен дә яхшы белә, йөз кат күргәне бар. Андрей атлысы үз каласында хакимлек итү өчен дә, якын кардәше булган Дмитрийны Мәскәүдәге олуг кенәз кәнәфиендә калдыру өчен дә, йөз суларын түгеп һәм бихисап бүләкләр төяп, Сарай тупсасына унбиш ел чамасы туктаусыз килеп йөрде. Ә Боброгы әле биш еллар чамасы элек кенә Волын каласында кенәз булып утырды, аннан аны латышлар кенәзе Витаутас гаскәре себеркеләп куды. Шуннан соң ул Мәскәүдәге Дмитрий кенәз сараенда куыш тапкан булды. Әмма кайсы гына хуҗа үз утарында өрми йә таламый торган әрәмтамак эт асрасын инде?! Митрәйгә ярыйм дип, качак Боброк Тверьдагы Михаил өстенә дә, хәтта караучысыз калган Болгар олысына да яулар белән йөрде. Дөрес, өч ел элеккеге явында Болгарга да, Казанга да бәреп керә алмады, ләкин барган яллык барыбер дә олау-олау күн итекләр, кенәз хатыннары өчен читекләр төяп китте. Менә шушы качак Боброк хәзер мәскәүлеләр ягында олуг сәрдәр, чынлыкта исә яллап китерелгән бер ау эте инде.

Шул чагында Мамай чатыры янына икеме-өчме төмәнбашы берьюлы чабып килде. Йөзләрендә аптыраш вә хәвеф.

– Митрәй кенәз исән! Әнә Боброк әләме янындагы бер җайдакны кара. Иярендә исерек кеше шикелле ава-түнә генә утырса да, Сарайга ярлык өчен мүкәләп килеп йөргән Митрәй кенәз бит ул. Без аларның үзәк алаенда, сәрдәр шушы дип алданып, Мәскәүнең Михаил Бренко атлы бер боярын атып үтергәнбез. Митрәй кенәз – җебегән, куркак мөртәт – үзенең киемнәрен шушы Бренкога салып биргән булган. Мондый җебегән кенәзгә каршы орышка чыгып йөрү үзе үк хурлык!..

Мамай хәзер үзе дә чамалады. Олуг кенәзнең исән калуы гади сугышчыларга да куәт-дәрт өстәде, аларның хәтта яу кырында яраланып-миңгерәп ауганнары да, кабат кубып, Кырым гаскәренә ташланды. Боброк җитәкләгән поскын гаскәргә дә төмән артыннан төмән өстәлеп тора, алар Мамай чакырып китергән алан, кумык, кыпчак, бәҗәнәк чирүләрен арба тәгәрмәче астында калган камыл урынына сыта башлады. Мамайның бәбәкләренә кан йөгерде, ул келәмгә ауды. Берникадәр арадан соң шашкан кешедәй сикереп торды да ияренә менде. Бераздан яраннары теш арасыннан сытып чыгарган әмерен ишеттеләр:

– Яуга кергән кыпчак-чиркәс алайларын киредән чакырмагыз, алар безне каплар өчен калсын. Ә татар төмәннәренә фәрман таратыгыз, без китәбез!..

Килгән сукмакка аяк баскач та басылмады Мамай, артта калган Мәскәү кенәзенә янап, йодрыкларын болгый-болгый, зәһәр сүгенде ул:

– Митрәй кенәз, ул тәхеттә калсын дип, юкка гына Туктамышның арт санын тугры эттәй ялый. Ул Туктамыш, вакыты җиткәч, Митрәй кенәзне табан астына салып биетәчәк әле!..

Әйе, Мамай өчен менә шул рәвешчә тәмамланды ул Шөлди явы. Өч-дүрт атнадан соң төрле хәбәр кайтты:

– Митрәй «Без Мамайны җиңдек, куркак мирза яуны ташлап качты» дип, Туктамышка аерым чапкын куган.

– Шөлди кырын мәетләрдән чистарта башлаганнар. Урыслар ягыннан йөз мең чамасы җәсәд санаганнар, ди. Кырымлылар арасыннан кырык меңнән артык яугир корбан булган…

Менә шулай, Шөлди кырында Мамай җиңмәде дә, тар-мар да ителмәде. Аның хакында җиңелгән дип сафсата сатсалар да, Мамай мирзаның гомерендә дә үз кул астындагы гаскәрне хурлыкка калдырган башка бер генә орышы да булмады бит. Урданың үз эчендә әмирләр вә бәкләр, угры кәҗә тәкәләре шикелле, бер-берсенең олысларын, калаларын таларга күп йөрде анысы. Иллә мәгәр Мамай Урда җирләренә бер генә чит-ят дошман гаскәрен керттермәде, мәмләкәтне таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде.

Әлбәттә, ул фәрештә түгел. Сарай тәхетенә утырткан ханнарны байтак еллар буе үзенең кубызына биетеп кенә тотты. Әллә ни хата юк бит. Тәхет тирәсе – әтәчләр йә сыртланнар сугышы кебек үк яу кыры инде ул. Йә син дилбегәне үз кулыңда тотасың, йә дошманнар талый. Алары да аз булмады. Чыңгыз туруннары гына түгел, Болгар, Хаҗитархан, Мукшы, Сарайчык шикелле олыс әмирләре булган Хәсән, Хуҗа Чиркәс, Гарәбшаһ, Айбәк бәкләр дә Урда тәхетен эләктерергә тырышып карады бит. Әйе, Мамай аларны, себеркеләп, һау-һаулатып куды. Чөнки илне җыен вак-төяк һәм хуҗасыз этләрдән талатканчы, бәйгә куйган һәм симертеп тоткан үз этләре аның өчен кулайрак иде. Хәзер кай тарафтан, нинди көчек кенә капка асларыннан тавыш чыгармасын, юк, йөгәндә таркатмыйча тотты Мамай мирза бөек Җучи йортын. Җил кай якка иссә, шунда ава торган, үз куышын йөз кат алыштыра торган Туктамыш исә газиз йортны Мамай шикелле үк какшатмый-аудармыйча тота алмаячак. Юк, ирек бирәчәк түгел аңа Мамай! Бүген аны куып җибәрдек, моннан котылдык дип юкка сөенәләр. Кәффага кереп бикләним, беркадәр тын алыйм, ә аннары утлы күмер өстенә мендереп биетәм әле мин сезне, җыен соран[28 - Соран – хамелеон.], җыен сатлык җаннар! Кайнар таба өстендә биергә әзерләнә тор, әрсез Туктамыш хан!




5


Тын елга ярында кырымлылар бигать китергәннән соң, Туктамыш хан берничә тәүлек буена, ау оештырып, чаптарлар ярышы үткәреп күңел ачкан иде, буранлы кыш башлангач, Кәффа каласыннан аның күңеленә май булып ятардай хәбәр китерделәр:

– Җәнәвиз сәүдәгәрләре Мамай мирзаны әүвәл колач җәеп каршылаган булган, ә ул, тәгамен тыймыйча, бер рум сылуына кул суза башлагач, тегеләр моны буып үтергәннәр. Олау-олау төяп килгән хәзинәсен талап бетергәннәр. Мамайның өлкән улы Мансур иң якын яраннары белән чак кына чыгып кача алган. Башка якта ул әмиргә куыш юк бит инде. Аптыраганнан Кияү каласында утырган латыш кенәзе Витаутас янына юл тоткан, ди.

Туктамыш Карабәкне менә шул хәбәрне алганнан соң үз чатырына чакырды да инде. Карабәк моны һич көтмәгән иде, юл буена шабыр тиргә батып, кырык төрле уй кичереп барды. Заманында Габдулланы Мамай мирза үзе хан итеп тәхеткә күтәрде бит, Туктамыш шуның өчен үч алырга, йә булмаса үз тәхетенә дәгъва итәрдәй барча дошманнарыннан арынырга маташуы мөмкин. Яки, Карабәк Мамайның бар ниятен, һәммә серен белеп яшәгән дип уйлап, Туктамыш мәрхүм булган мирзаның хәзинә яшергән, байлык күмеп куйган куышын аның ярдәме белән эзләп тапмакчымы? Моңа өмет итсә, бөтенләй беркатлылык. Чүл бүресе, сыртлан, сусар, төлке кебек җанварлар гына түгел, әрлән, йомран, комак сыман вак-төяк корткычлар да – һәркайсысы тапкан ризыкларын, аулаган дошман үләксәләрен бер-берсеннән читкә яшерәләр, хәтта үзләренең үсеп җиткән балаларына да күрсәтмиләр. Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр күсе үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачык авызларга белдереп яшиме соң!

Туктамыш тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас бәйләнеше турында сорашырга телидер дигән уй да бар. Ләкин Карабәкнең Мамай хуҗа булган Үкәк каласыннан гына түгел, хәтта мирзаның сәфәрләргә, ауга чыккан чакта кора торган ефәк чатырыннан читкә тибелүенә дә унбиш еллап гомер үтте инде. Шулай икән, нинди генә сер алмакчы була соң Туктамыш? Карабәкнең яңа ханга ни хаҗәте бар?..

– Хуш килдең, Габдулла хан, әйдүк, мәйлең! – дип, Туктамышның ике кулын сузып каршылавын күргәч, Карабәк хәтта мәлҗерәп үк төште.

Үткәндәге сынаулар, күргән мең төрле кимсетелүләр һәм газаплар эзсез каламы соң! Ул күз төпләренә сытылып чыккан ачы яшьләрен кул аркасы белән сыпырып куярга мәҗбүр булды. Туктамыш бөтенләй үк туң бүкән түгел, ахры, аның бу кыланышын күрмәмешкә сабыша белде һәм элеккечә үк җылы тавыш белән дастарханга дәште:

– Мин сине кайчандыр, әле малай чагыңда ук, бер мәртәбә күреп калдым сыман, – дип, якын туганыдай сүз башлады ул. – Ялгышмасам, моннан егерме биш ел чамасы элегрәк, Җанибәк хан Җаек буена ауга чыккан чакта, синең атаң Дәүләт Хуҗа белән минем атам Туйхуҗаны да бер сәйранга дәште. Үз гомеремдә беренче мәртәбә мин шунда чакматашлы озын мылтык күрдем. Ул синең атаң кулында иде, шуның белән ул бер җәйрәнне екты. Син ул чакта ияргә ияләнеп кенә килүче, сыер боты чаклы малай идең. Шулай да, атаң белән шапырынасың килгәнгәдер инде, гел җәйрән тирәсендә бөтерелеп, авыз ерып йөрдең. Чакматашлы мылтык ул вакытта күңелемә бик нык кергән иде, шуңадыр, ахрысы, син, бәләкәч Габдулла да, хәтеремдә калдың.

– Ә мин моны онытканмын инде, – дип җавап кайтарырга мәҗбүр булды кунак, үзе барыбер дә җитдирәк сүз көтте.

– Мин сине, билгеле ки, сабый чаклар турында сөйләшеп утырырга вә кымыз эчәргә генә чакырмадым, – дип дәвам итте хуҗа. – Минем сараема йөзәрләгән киңәшчеләр, аркадашлар, Җучи бабабыз корган бар олысны кабат бер учка җыюда ярдәм итәрдәй олы бәкләр кирәк. Әйе-әйе, күзеңне бик акайтма, Җучи олысын өр-яңадан җыю минем исәп. Мондый олы юлда байтак гамәлләр кылынды да инде. Күк Урда белән Алтын Урда хәзер минем кулда. Шәйбан этләре эләктергән Меңкышлак олысын, Арал буйларын кайтару да әллә ни ерак йөрмәс. Магулстан мәркәзе Алматыдагы Камәретдин әмир белән Харәземдәге Сөләйман суфи да безнең Урдага кушылу ягында. Аркадашлар, ярдәмчеләр миңа Җучи олысын тулаем җыйнап бетерү өчен кирәк.

Карабәккә җиде кат болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән сөйрәп төшерергә туры килде:

– Тыңлап утырам, син дә, Үзбәк хан шикелле, һаман шәрык ягын, шәрык олысларын кайгыртасың. Ул да менә Сарай мәркәзендә яки Кырым илә Болгарның кайсындадыр мәрмәр мәчетләр дә, затлы пулатлар да калкытмаган. Аның каравы бер Үргәнеч каласында гына өч-дүрт төрбә-пулат күтәргән, хәтта Мисырдан кәрван-кәрван ташылган мәрмәр ташлардан Ак Кала да төзеттереп куйган. Югыйсә, бизмәннәргә салсаң, Җучи олысын иң беренче чиратта Кырым белән Болгар олыслары туендырып яши. Син кереп утырган алтын нәкышле сарай да Болгар осталарының кулы белән җирдән күтәрелгән. Алардан тыш тагын әле Таш Билбауны тирәләп алган, Ак Идел, Чулман, Әтил, Нократ дәрьялары буйлап сузылган күпме олыслар бар. Ахыр чиктә син урыс кенәзлекләрен дә күз уңыннан чыгарып ташларга бик ашыкма әле. Алар Алтын Сарайга ясак озатуны бөтенләй оныттылар. Әнә Мамай мирзаны Шөлди кырыннан куып җибәрүгә, хәзер ярлык сорап Сарайга килүче кенәзләр дә бетте.

– Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! – дип, шашып кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. – Алтын Урда каһаны барлыгын санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар! Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле!

Карабәк туктамады.

– Бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, ул иртәгә үк сине корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвен, зәһәр шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт эчәгесе сыман сырып ала. Соңыннан ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Бату бабабыз аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң урыслар беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау теш күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы – кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган чирүен куып җибәрүне дә алар бөтен Урда гаскәрен пыран-заран китерү һәм тарихта күрелмәгән олуг җиңү кебек бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып шапырыначак. Угыллары, оныклары үзләрен хәтта Урда ханнарыннан азат кавем дип тә саный башлавы бар.

Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты.

– Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк, алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз, гаскәр җыеп, Мамай мирзага каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Хәзер инде Митрәй Урда карамагыннан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта ошбу еланның да башын өзү тора. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез!

Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдар салкын канлы, аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер.

– Иллә мәгәр һәрбер дәүләт, тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка бикли белүе белән дә көчле булырга тиеш. Иң тәүге нәүбәттә безгә нәкъ менә шул урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр белән ныгытып кую хәер. Шушы нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы карарга килдем, Габдулла хан.

Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак күтәреп бакты.

– Болгар – минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс, таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы – гәрәйлеләр. Әгәр чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, яуларда сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит? Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә, Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм дигән ышанычмы соң бу?

– Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән дип кенә, Чыңгыз канын йөрткән, синең кебек абруйлы әмирләрне табын түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү – ул өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, хәерченекедәй кылка-сәләмәгә төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле әйтемне ишеткәнең бармы? «Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә торгач, карга шартлап ярылган». Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан[29 - Мигъмар – төзүче оста, архитектор.], ахыр чиктә кятибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә әйдә Болгар олысын ал син үз кулыңа. Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар – урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның[30 - Ушкуй – елга баркасы. Шуларга төялеп, Болгар яки Алтын Урда калаларын таларга килүче урыс юлбасарларын элек шулай атаганнар.] да, кенәзләрнең дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син анда ашыгыч рәвештә кирмәннәр кор, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр әзерлисе була. Шуңа да кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бара торган юлларны биклә.

Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая өстәп куйды:

– Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син…




6


Карабәк ничәнче тәүлек буе озын авыр юлда. Үзе күбесенчә кәрванның иң башында, әмма ярты сәгать тә тыныч барганы юк. Аның артыннан, әллә ничә чакрымга сузылган олы дәрьядагы язгы ташкынга охшап, ун меңгә якын арба тезелешеп килә. Арбаларның зур-зур печән кибәннәредәй бөркәвечлеләрен дә, көйләп куелган түбәләрен киндер яисә мал тиреләре белән яртылаш ябылганнарын, үрәчә-кабыклардан гына корып куйганнарын да санап бетергесез. Аларда чүлмәк-казаннар, савыт-саба, чыбылдык-чаршау, түшәк-мендәр, ястык-юрган, чалгы-сәнәк, балта-чүкеч, пычкы-шөшле, очлым-калкан, итек-көбә, бәбкә-чебеш, кәҗә яки сарык бәтиләре, яңа гына туган колын һәм бозаулар, авырлы хатын-кыз, карт-коры, бала-чага… тагын бетмәс-төкәнмәс кирәк-ярак, кием-салым, сугыш кораллары… Арбалар яныннан дистә меңәрләгән кыз-кыркыннар, яшь-җилкенчәк, чәчләре чалара башлаган ирләр һәм хатыннар атлый. Артта дистә меңәрләгән сарык, кәҗә, сыер, дөя, бия, айгыр, алаша, ишәк көтүләре. Һәм йөзәрләгән арба арасында хәрби киемнәргә төренгән меңәрләгән уяу сугышчы. Һәрберсе ашыкмыйча, каударланмый гына атлый сыман, ләкин әлеге буар елан алга шуышкан саен, күк йөзенә тузан болыты, тыеп булмас шау-шу күтәрелә.

Карабәк, һәр тарафка күз-колак булырга тырышып, әле алга, әле артка чаба. Болай да кара-кучкыл йөзе, муены, хәтта колаклары да эссе кояш астында чуен төсле булган, чутырдай янып чыккан. Ике күзе һәм тешләре генә утлы күмер төсле елкылдап күренә. Аңа күз ташлаган саен гәрәйлеләр елмаймыйча калмый, аларның канәгать йөзен күреп, әмир үзе авызын тыя алмый.

Елмаеп йөрерлек кәефе бар хәзер Карабәкнең. Хыялларыннан айный башладымы, күз алдына Туктамыш хан аңа фатиха биргән сәгать күз алдына килә. Үпкәләрлек түгел, Туктамыш хан, Солхат читендәге киң яланга дистә меңгә якын кеше җыеп, ә чынлыкта исә барча кырымлылар каршында күтәреп олылады. Билгеле инде, иң әүвәл фәрман укыдылар.

– Тугры ярдәмчебез Габдулла хан Дәүләт Хуҗа угылын Болгар олысының олуг бәге итеп билгелибез. Аңа хуҗа булып алуга ук ошбу олысыбызның яңа әмиренә Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала[31 - Имәнкала – бүгенге Уфа урынындагы кирмән.], Кирмәнчек, Кашан, Чаллы, Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында ур вә ныгытмалар төзүне йөклибез. Ошбу максатларны ашыгыч төстә үтәп чыгу җәһәтеннән, яңа әмиребезгә башка олыслардан җаны теләгән сандагы инсаннарны Болгар төбәгенә күчереп утырту яисә үзе белән алып китү хокукы бирелә. Болгар олысына яңа күчкән гавам, биш ел әйләнәсенә, мәмләкәт вә ханыбыз файдасына ясак-хәреҗ түләүләрдән азат ителә…

Фәрманны тыңлап бетерүгә үк халык гөж килә башлаган иде дә, тау итәгенә корылган чатыр алдында Туктамыш хан үзе пәйда булгач, яңгыр явып үткән күл өсте шикелле, гавам шундук тынды.

– Җанибәк ханымыздан бирле Урдамызның ипле-имин мәгыйшәт күргәне юк, – дип башлады ул сүзен, тешләрен шыгырдатып. – Шул ханымыздан соң узган егерме сәнә эчендә мәркәземездә өч дистәгә якын узгынчы алышынды. Эте дә, бете дә ханиямез таҗын үзенә яратмакчы, Урда мәмләкәтен җыен әтрәк-әләм сугым малы кеби бугазлап ташламакчы булды. Җучи бабамыз төзеп калдырган мәмләкәт кулдан ычкынган кәсә урынына ватылып вә теткәләнеп бетте. Кем иренми, хуҗасыз сыердай күреп, аны килеп сава, ул гына җитмәгән, тол хатынга санап, Урданы талый вә көчли башлады. Мамай мирзаның гуҗлыгы аркасында җиңелү хурлыгын иң тәүге нәүбәттә менә сез күрдегез. Урыс кенәзләре безнең кулдан китәргә, Сарайдан аеры яшәргә җыена. Әгәр бер генә тәкәгә читкә качарга ирек куйсаң, аннан күрмеш, барча мал да уҗым эзләп чабачак, көтү таралачак. Без Җучи бабамыз төзеп калдырган татар мәмләкәтен көтүчесез калган мал өере урынына таратып бетерүгә ирек куя алмыймыз.

Туктамыш бик үтемле итеп сөйли иде, гавам аны дикъкать белән тыңлады. Арада, Мамай мирза кул астында булып, Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан ирләр дә бар, ахры, аерымрак баскан өч-дүрт төркем Туктамышның әрем төсле ачы сүзләреннән башын иеп торды.

– Без Урдамызны Җучи бабамыз калдырганча яңартырга тиеш, – дип кабатлады Туктамыш хан. – Күрше ихатасына таш атканчы, иң элек үз йортыңның капкаларын, коймаларын ныгытып кую хәер. Ошбу мәсләктән карарымыз әзер, барчагыз ишеттегез. Без бу изге ниятләремезне гамәлгә ашыруны һәммә олыс илә барча калаларны кирмән вә үтмәс диварларга әйләндерүдән башлыймыз. Иң тәүге чиратта – Болгар. Яңа әмиремезгә – тулы ирек. Аның әләме артыннан кузгаласыз икән, сез дә ясак-хәреҗләрдән азат кавем. Хәерле сәгатьтә! Бисмилләһир-рахмәнир-раһим!..

Менә шулай фатихалар алып кузгалганнар иде, күз тимәсен, меңәрләгән гаилә иярде бит. Карабәк бик чамалый: Мамай изүеннән дә, Сарайдагы һәр яңа хан талавыннан да туйган инсаннар бу. Кырым Сарайдан кул сузымында гына, ә Болгар – шималь ягында, мәркәздән шактый еракта. Кырымнан бирле сузылып бару ансат булмаса да, алар соңыннан талау-изүләр күрмичә, азат булып яшәүгә өметләнә. Үзенә ышанып җиде дәрья артына кузгалган кара гавамның менә шул өметләрен акларга насыйп булсын әмир Карабәккә!..




7


Карабәк, Иделгә җиткәнче үк, Көбә үзәнгә дә, Каф тау итәгенә дә, хан фәрманының нөсхәләрен тоттырып, дистәләгән чапкын куган иде. Бар өметләрне аклый торган куанычлы хәбәрләр кайтып җиткәч, колакларына ышана алмый торды.

– Маҗар каласыннан бер мең чатыр синең олавыңа килеп кушылачак. Яхшыбай бәк Идел ярында ыстан корып көтүеңне сорый.

– Дирбәнд олысыннан алты йөздән артык олау кузгалды да инде. Алар юлда ишәйми калмас әле.

Иделнең нәкъ Сарайга каршы ярында тукталып ыстан коргач, Карабәк үз чатырына якын туганы, үзенә җигән[32 - Җигән – бертуганның улы, русча – племянник.] тиешле Көңгер бәкне, меңбашлары итеп билгеләнгән Бүрәкәй һәм Гайсарны дәште.

– Ошбу тирәләрдә Иделне кичеп булмый, монда дәрьяның диңгез кеби җәелгән урыныдыр. Аны Сәмәр җәясе янында кичү хәвефсезрәк. Ул урындагы дәрья уртасында утраулар да бар, туктап тын алсаң да комачау кылучы булмас. Яхшыбай илә Кадыйрмөхәммәт бәкләр килеп җитешсә, сезгә Иделнең үрге агымына таба кузгалу хәерлерәк. Ә миңа, Сарайга кереп, Туктамыш хан каршында янә бер мәртәбә тез чүкмичә булмас. Безнең ыстан турында гына түгел, хәтта сәфәремез хакында да аңа адым саен хәбәр итәләрдер. Борыным илә килеп төртелгән көйгә илтифат күрсәтмәсәм, аның миңа артын куюы бар. Аннары, Иделне бер чыккач, үземнең туган нигезем Актүбәгә дә җитез генә сәфәр кылып алыйм. Алар да безнең кәрванга кушылмыйча калмас…

Сарайга кереп бил бөгүгә, чынлап та, Туктамыш хан үтә дә мәмнүн калды. Үзен төп хуҗа санау аңа бик ошый иде, ахры, яңа гына кияү мунчасыннан кайткан яшь килендәй көләчләнеп, сүзне юмарт тезә. Гәрчә һәрбер сүзе җитди яңгырый үзенең.

– Барып төртелгәч тә, син бер тарафка игътибар итми калма. Элек Болгар олысының терәкләре булган Казан, Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Алабуга калаларын, Болгарның үзен дә урыс ушкуйлары яртылаш җимереп бетергәннәр. Сәбәп бердер – аларның барчасы да Чулман, Нократ яисә Идел дәрьялары ярына нигезләнгән. Калаларны елга буена корып кую, бер яктан гөманласаң, бик тә матур вә уңышлы сыман. Каланы бер тарафтан елга саклап тора дип тә күңел юатасың. Иллә мәгәр мәгыйшәттә алай гына килеп чыкмый. Елга ярында утырган кала-салаларны һәр узгынчы талап уза башлый. Әлеге олыстагы Ашлы, Аккирмән, Суар калаларының вәйран ителүенең һәммәсенә дә кирмәннәрне яр өстенә корып кую сәбәп. Ач-ялангач ушкуйлар шуңа күрә аларны иркенләп талаган, хәтта ки бөтенләе белән юкка чыгарган да инде.

– Ул яктан бәяләсәң, синең Сарай да Идел ярында бит, – дип каршы төшеп карады Карабәк. – Мәгәр Бәркә хан корганнан бирле, гасырдан артык гомер кымшанмый да утыра бирә…

Туктамыш тукталып та тормыйча кире какты.

– Сарайны да кыя таулар рәтендәге кирмәнгә санап булмый. Аны өч-дүрт сәнә элегрәк шул ук ушкуйлар талап китте инде. Җидесу ягындагы кыргыз-кайсакларның да күзе төшүе бар аңа. Берәр заман Урда мәркәзен дә мәмләкәтнең куен түренәрәк күчереп кую нияте өлгереп җитәр. Бүген мәркәз күчерү кайгысы түгел, бүген безгә чик буйларын ныгыту мәслихәтрәк.

– Уйлаган юк иде бу хакта… – дип сүз кыстырды Карабәк, тик хан ишетмәде.

– Әле Аксак Тимер янына ычкынганчы, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган дигәндәй, мин Болгар җиренә дә качып караган идем. Анда куен ачып торучы гына табылмады. Әмма шул чагында Болгар җәйләүләрен хәтергә алып, мыекка чорнап кайттым.

Чулман дигән зур дәрьяны кичеп, башкорт кавеме ягына барган чакта Мәнзәл, Зәй, Ык, Сөн, Чәрмәсән атлы ваграк елгаларга килеп төртеләсең. Аларның берсе дә бака туе җыеп ята торган сазлык яисә ерганак түгел. Җаның тели икән, бу сулар буйлап эре-эре баркаслар яисә кырык-илле яугир сыешлы тирән каеклар җибәрү дә берни тормый. Ул елгаларда балык-сусарлар да, ә ярларына җәелгән урманнарда киек-җәнлекләр дә хәтсез. Тик, ни галәмәт, аларның хуҗасы юк. Сиңа иң тәүге ыстаннар кору вә казан асу өчен менә дигән урын. Андагы урманнар, инеш-күлләр – һәрберсе кирмән. Ул төбәккә ушкуйлар яисә кыргыз-кайсакларның гомер буена да үтеп керәсе юк.

– Мин, һичшиксез, син күрсәткән почмакларга аяк басмый калмам, – дип вәгъдә бирде әмир.

Туктамышның күңеле булды, ахры, ул Карабәккә өч мең җайдаклы өстәмә гаскәр, Шам ятаганнары, тимер көбә, алтын-көмеш бүлеп бирергә фәрман әзерләтте. Иң сөендергәне, яңа җиргә килеп төпләнгәч сыенып тору өчен, йөзәрләгән чатыр, киез тирмә, тау-тау итеп балта-пычкы юллау турында да онытмаган иде.

Хан яныннан чыкса, сарай тупсасында нәкъ үзенә яшьтәш булырдай бер ир көтеп тора. Пәһлеван ук түгел, әмма гайрәтледер үзе. Әнә иңбашлары гына да чүмәлә утыртырдай. Кыяфәте күркәм, киемнәре затлы. Бу затлы кием-салым да сызганулы җиң астыннан ишелгән бау шикелле күренеп торган сеңерле-егәрле беләкләрне яшереп бетерә алмый…

– Хәсән бәк булам мин, – дип сүз кушты ул, ачылып сөйләшә алмаганга кыенсынган төсле. Аннары тагын кабатлады: – Хәсән бәк.

Карабәк корт чаккандай әле куырылды, әле котырынды. Бәрәкалла, моннан унбиш ел чамасы элегрәк аны Сарай тәхетеннән себереп төшергән Хәсән бит бу!

– Син Болгарга атап юлга чыгасың, ә мин шул туфрактан, – дип дәвам итте Хәсән, җавапны һич көтмәстән. – Сине озатып калуны үземнең бурычым дип санадым, шуңа да синең күзләреңә күренергә булдым.

«Әйе, әйе, Хәсән бәк Болгардан иде бит, – дип һушын җыйды Карабәк. – Ул теге вакытта Сарайга мукшы Сәркиз белән Ык елгасы буендагы җәйләүләр хуҗасы Тугаш бәк котыртуы буенча килеп җиткән иде. Тәхетне Күк Урдадагы Ырыс ханның туганы булган Морад бәк дәгъвалый башлагач, Хәсән кабаттан Болгарына качты. Дмитрий илә Боброк кенәзләр яу сәфәре белән килгән чакта һаман Болгар әмире булып санала иде әле, аннары ипләп кенә Казан каласына күчеп утырды ул. Дүрт ел элек Ырыс хан үзе Сарайга бәреп кергәч, ул Хәсәнне, бәйләрбәге итеп, Сыгнак каласына алып киткән дигәннәр иде. Сыгнак, Сыгнак… Димәк, Туктамыш басып алгач, шул ук Хәсән яңа хаким диванына да күчеп утырган булып чыга. Ырыс хан янында да бәйләрбәге, Туктамыш ышыгында да һаман шул баш әмир. Түбәтәен гел яңартып торган шикелле, хуҗаларына җайлаша белә дә соң адәм балалары!..»

– Ханиямез Ак Хуҗаны Мәскәү тарафына юллады. Ак Хуҗа илә Карача мирза Туктамыш ханны моңарчы гел уч төбендә генә биетеп яшәде бит. Дивандагы олуг әмирләрнең берсе булгач, Ырыс ханга ияреп, Сыгнакка китеп баргач, Ак Хуҗа мине гел ят күреп килде. Имеш, Казанчы бәк Мәскәү җырын җырлый, гел Мәскәүне яклый, янәсе. Шуңа Мәскәү кенәзен тез чүктерү өчен дә үзе китте. Аның йөгәненнән котылгач, Туктамыш хан мине бәйләрбәге итеп куйды менә, – дип, Хәсән үзе дә, Карабәк уйларын сизеп торгандай, икесе арасындагы мөнәсәбәтләргә тиз ачыклык кертте. – Теләсәң-теләмәсәң дә, моннан ары сиңа да минем аша эш йөртергә туры киләчәк. Ике араны ачыклап куйыйк, төеннәр калмасын дигән нияттә мин.

– Мин сиңа үч тотмыйм, – дип телгә килде Карабәк. – Аннары, йөкне икебез ике якка тарта башласак, дилбегә бүлешсәк, мәмләкәткә куәт өстәлмәстер. Без, мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы «дога укыдык» та китеп бардык. Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә «тәһлил» уку кебек хурлык кичермәдек, Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк. Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый күрсен, Ярабби!

– Амин, амин! – дип кабатлады Хәсән, Карабәкнең беләкләрен кысып, кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады…

Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да артык санамады. Анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз күзләре белән күрү теләге элек тә бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят сөйлиләр бит.

Имеш, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач, бер-берсенә гашыйк булганнар. Кире үз утарларына кайткач, Кашанда – Әмәт, Болгарда – Сара әтиләренең «колак итен ашарга» тотынган, ди.

– Миңа шул ярымнан башка бер тормыш юк, безгә кавышырга рөхсәтең бир…

Ике ата да үз балаларының сүзен тыңламый, чөнки, сәйрандагы ауда кайсы җәйрәнне кем екканын бүлешә алмыйча, болар үзара яман бозылышкан булган. Ахыр чиктә, әтисен күндерә алмыйча, Әмәт Болгар каласына качып киткән. Тик монда да, фатиха булмагач, яшь Әмәткә капка ачып торучылар юк икән. Ике гашыйк качып-посып кына күрешә башлаганнар һәм, хикмәти Хода, угыллары туган. Сараның гөнаһы ачылгач, әтисе аны зинданда асрала торган еланнар күченә ташлаттырган. Әмәт тә, сөйгәнен коткармакчы булып сикергәч, буар елан кочагыннан котыла алмаган. Шәймәрдән әмир үз оныгын үтерү турында да фәрман биргән булган, иллә мәгәр яраннары ятим сабыйны бик нык кызганганнар. Аны бер сал түренә бәйләп салганнар да Идел буйлап агызып җибәргәннәр. Ни галәмәт, Хаҗитархан янындагы ярга килеп төртелгән чагында да сал эчендәге сабый исән булган. Аны баласыз парга биреп үстергәннәр. Ә егет булгач, шушы сабыйны Хаҗитарханның әмире итеп күтәргәннәр. Чын исемен белмәгәч, сабый чактагы тарихына ишарәләп, Салчы дип йөргәннәр, әмир булгач кына ул үзен Сәләчи дип үзгәрттергән, имеш. Менә сезгә гыйбрәт…

Хаҗитарханга җитеп, Сәләчи бәк янына барып кергәч, Карабәк тәмам аптырашта калды. Валлаһи да, япь-яшь егет бит бу. Тәгам өстәле янында киная ташлагач, егет үзе рәхәтләнеп көлә.

– Ә мин, асылда да, әти-әнине белмим. Бер иш халык аларны, Җанибәк хан чорында котырган үләт зәхмәтеннән егылган, ди, икенче ишләре, Сарай түнтәрешләре вакытында әрәм булган, диләр. Мине кала халкы багып үстерде, һичбер арттыру юк. Монда мин тамак ялгамаган йорт калмады бугай, шуңа бөтенесе үз угылы итә.

– Синең хакта биш ел элек ушкуйларга гаять оста тозак корган дигән соклану сүзләре күп ишеттем, шуны сөйлә әле, сабак өчен кирәк булуы бар, – дип, җитди әңгәмәгә күчте Карабәк.

Шуннан соң Сәләчи дә беркадәр җитдиләнде сыман.

– Ул сәнәдә ушкуйлар Наугырыттан[33 - Великий Новгород каласы күздә тотыла.] Чулман аша төшкән булган, Колын каласында да, Аккирмән илә Болгарда да кирмән башлыклары аларны сизмичә калган. Төнлә белән дивар аша елан кеби үтеп кергәч, әүвәл шыгавылларны[34 - Шыгавыл – тышкы сакчы, дивар-капка сакчылары.] тоташ суеп чыкканнар, аннары өч каланы да рәхәтләнеп талаганнар. Болар, тәмам азып, Сарайга ук ябырылгач, урыс юлбасарлары турындагы хәбәр безгә дә килеп җитте. Шуннан мин Сарайга чапкын озаттырдым. «Сәләчи бәк Хәзәр диңгезендә әзәриләр бәге Ясакны талап кайтты, кораб-кораб итеп туплаган хәзинәсен Куштамак дигән утрауга яшереп саклый», имеш. Ясак бәк илә Куштамак утравының атамаларына тикле үзем уйлап чыгардым. Тегеләр шикләнеп тә тормаганнар, ут капкандай килеп җиткәннәр бит. Ә без аларны чынлыкта Идел елгасындагы бер утрауга куып кертә алдык. Аннары кырык көн буена бер адым да читкә чыгармадык. Берәрсе генә күршедәге утрауга омтылдымы, анда безнең укчы мәргән көтә. Ашарларына бер кабым ризык калмады, ач сыртланнар төсле, бер-берсен кыра, үтерә башладылар, өрәк урынына кибешеп, гел коргаксып беттеләр. Ахыр чиктә атаманнары миңа бер каекчы куган. «Аккирмән, Болгар, Сарайлардан талаган бар байлыкны, һәмишә җарияләремне Сәләчигә бирәм, коры җир өстенә чыгып, аяк сузарга гына рөхсәт итсен, берүк?» – дип үтенгән. Җавап кайтармадык. Соңыннан аны минем нәүкәрләрем утрау читендәге чокырдан табып алды. Бил тиңентен су эчендә басып торган килеш аяк сузган теге…

Карабәкнең Болгар каласына төбәп кузгалуы турында да хәбәрдар икән инде ул.

– Йөз илле ел элек кенә без Болгар белән бер мәмләкәт булып яшәгәнмез. Аның, аякка баса алмыйча, ятим баладай мәгыйшәт кичерүе безнең өчен дә гарьлек. Амбарларыбыз ризыклардан бүселеп тормаса да, бер мең арба ашлык бирәм сиңа. Олаучыларым да, мәгълүм булсын, хатыннары-балалары белән синең янга китә.

Сәләчинең шушы карарын ишетүгә, дымланган күзләрен күрсәтмәскә тырышып, Карабәк аны кочагына алды…

Актүбәлеләр дә Карабәкнең кануни һәм җирле-туфраклы әмир булып күтәрелүе белән чиксез горурланган. Озатырга чыккач, туганнары аңа аермачык әйтте:

– Аксак Тимер атлы әмирнең кысуына түзмичә, Сәмәрканд ягыннан меңәрләгән тирмә кыргызлар качып чыкты. Үзебезнекеләр янына аларны да кушып, сиңа өч мең чатыр ияртеп җибәрәбез. Мин – чит олыс хуҗасы дип, борадәрләреңне читкә кага күрмә…

Төп олауны куып җитүгә үк, Карабәк әмер таратты:

– Кичү вакытында меңбашлар янәшәсенә олауларны санап үткәрүче хисапчылар билгеләп куегыз. Хаҗитархан илә Актүбә нөгәрләре безне сул як ярда көтә.

Иделне өч тәүлек буена кичкәннән соң, хәзер инде кәрванда төп сәрдәрләр булып исәпләнә башлаган Яхшыбай бәк белән Көңгер җигән Карабәкнең чатыр хозурында җавап тоттылар:

– Ике як яр буйлап килгән кәрванны да кушсак, синең канат астында унҗиде мең арба исәпләнә. Син кузгаткан халыкның күләмен һаман булса белеп бетерә алмый интегәбез. Инсаннарның саны йөз илле меңгә җитеп килә.




8


Иделдәге Чулман тамагына килеп җиткәндә, Карабәк кәрванын Янтык бәк каршы алды. Таныш түгел калабәк килештерә белә, ул яландагы ялгыз кибән төсле кукраеп утырган Айгыр тау өстенә яраннары белән менеп баскан. Мәһабәт, күренекле урын. Аста, диңгез хасил итеп, ике киң дәрья килеп кушыла. Тау үзе, асылда да, шушы дәрьялар ярына чабып килгәч, арт аякларына күтәрелеп баскан айгыр төсле: елга яклап – гаҗәп биек, текә кыя, ә дала ягына таба тау итәге сөзәкләнеп төшә.

Янтык – Казан бәге. Мөгаен дә, аны Ырыс ханга ияреп киткән Хәсән утыртып калдыргандыр. Җәйләүләре Казан каласыннан Чулман ярына тикле сузыла. Үзе – утыз яшьләр чамасындагы бер ир. Күпчелек татарлар шикелле үк эре сөякле, таза бәдәнле зат. Иягендә уч төбе кадәрле генә пөхтә, түгәрәк сакалы бар. Дегет төсле чем-кара мыек чылгыйларын шактый мул үстергән. Үз-үзе белән соклану чире дә йоккан шикелле – әледән-әле чылгый очларын бөтереп, сакалын сыйпап куя. Хәер, булдыксыз да түгел, ахрысы. Әнә бит янында инде кул астына керергә әзер булган, такыр башлы өч малай тезелешеп тора. Өс-башлары бөтен, мохтаҗлыктан интекмиләр, димәк.

– Казан кирмәне сине каршыларга әзер, төкле аягың белән, олуг әмир! – дип, кулларына бер бөтен икмәк тоткан көе, сыңар тезенә чүгеп каршылады Янтык.

Карабәк аны, беләгеннән җәһәт кенә тотып, аягына куйды. Усал сүз әйтүдән тыелып, тешен кысты. Янтык кына Карабәкнең бәясен аңламады сыман, көр күңелле тавыш белән янә телгә килде:

– Туктамыш хан фәрманын күптән алган идек, синең нинди олы кәрван ияртеп киләсеңне шундук чамаладык. Казан кирмәне ким дигәндә өч мең гаиләне үз түбәсе астына сыйдырырга әзер.

– Ә мин аларны аналарын төлке урлап киткән каз бәбкәләре урынына төрле ояларга өләшеп йөрергә җыенмыйм бит әле, – дип телгә килде Карабәк кипкән ботак сынгандай коры тавыш белән. – Җүнле ана – кызларын, хуҗачыл ата – угылларын, кырлардагы игеннәрне җыеп, келәтләргә салганчы үз янында тота. Яучыларга шуннан соң гына капка ачалар, башлы-күзле булган угылларны да көзге чебешләрне санаганнан соң гына башка чыгаралар.

Янтык бәкнең йөзе җимерелде. Иңбашына кулын салып, Карабәк аны читкә алып китте.

– Кунакларга йөрешер чагым түгел, бер урнашып алгач, махсус урамый калмам. Хәзергә син яңа илдәшләрең табынына булдыра алган кадәр ризык озат та үз калаңнан артырдай балта осталарын, ташчыларны бүл. Билгеле ки, яңа нигез кора башлаган инсаннарга хәтта тишек комган илә ярык тактасы да артык түгел. Килмешәк көенә моны сиңа сөйләп торасым юк, син – илтотмыш бәк, үзеңә боларның һәммәсе дә мәгълүм. Ә сиңа аннан тыш та аерым гозерем бар.

Айгыр тауның Идел өстендәге каш очына баскач һәм читтә гөрләшә башлаган яраннар төркеменә күз ташлагач кына Карабәк, Янтыкның йөзенә текәлеп, уйчан кыяфәт алды:

– Чит йортларга яки күрше ихатасына кереп тузан да күтәрмиләр, акыл да сатмыйлар, анысын гына беләм. Ләкин Болгар олысы минем өчен чит-ят туфрак түгел. Гасыр ярым элек без бер күмәк йорт булып яшәгәнбез. Мин сезгә кунак булып килмәдем, мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә дип килдем.

Янтык, рәхмәт белдергән шикелле, барчасын да аңлыйм дигән кебек, башын түбән иде, Карабәк моны чамалап өлгерсә дә, барыбер туктамады.

– Мәгълүм булсын, тукталып нигез корырдай урын табуга ук мин кала бәкләренең һәммәсен дә җыеп алачакмын. Әмма синең колагыңа аерым сүзем бар. Казан – Болгар олысының төннәр ягындагы иң олы, иң терәк кирмәне. Аның урыс кенәзлекләре янәшәсендәге иң соңгы кала булуы бер хәтәр булса, икенче яманы: ул – Идел ярына терәлеп утырган, дәрья буендагы барча сәүдә юлын үз кулында тота торган кала. Моны әле, мөгаен, урыс кенәзләре дә, Урда ханнары да бәяләп бетермидер. Иллә мәгәр шушы сәүдә юлы өчен иртәгә үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгыту, аны Болгар-йортның төп калканы итү – мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, – әлбәттә инде, синең белән минем җилкәгә ята торган олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йортны, һәр карыш диварны шул бизмәннән күтәр.

Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән талгын җил уйнаклый. Исләр китеп егылырдай гүзәл, сихри төбәк. Җилән белән каешларыңны салып ташла идең дә, ярты сәгать кенә булса да шушы шаян җил кытыклавына рәхәтләнеп, онытылып ят идең!

Карабәк, җилгә йөзен куеп, бераз иләсләнеп торганнан соң, тагын җитдиләнде:

– Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак Хуҗа атлы бер әмирен юллаган. Аны озатып йөрергә, ә чынлыкта, ясак төяп кайту өчен, җиде йөз җайдаклы чирү дә җибәргән, ди. Җиде йөз җайдак ушкуй көймәсе түгел, алар сиңа сиздермичә үтмәс.

– Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч йөз яугир саклый. Ак Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына ермак илә тарлавыклар аша алып бара торган яңа юл тапканнар.

Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды:

– Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый. Син – урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән Ак Хуҗаны, аннан да яманы – карак илә дошманнарны да тоймый, йокы симертеп кенә ятсак, безнең урын дарда!

– Соң, Ак Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса! – дип, Янтык тавыш күтәрергә маташкан иде, Карабәк колагына элеп тә карамады.

– Кичекмәстән Казан кирмәнен көчәйтергә, поскын чирүләр санын ишәйтергә кирәк. Мин әйтте диярсең, Ак Хуҗа урыслар ягыннан нинди дә булса җиңү яулап кайта алмаячак. Әгәр әле исән-имин кайтса. Шөлди кырын Мамай ташлап качкач, урыс кенәзләре нык азынды. Уен-муен түгел, йөз илле елдан соң ирешкән тәүге җиңүләре. Мамай кул астына сыңар Кырым олысының кеп-кечкенә чирүе тупланган булуны да санга сукмый алар. Исереккә диңгез тубыктан бит. Ә урыс, бер котырса, ерак урамдагы дошманына буе җитми икән, күршесенең булса да тәрәз-ишекләрен җимермичә калмый. Көт тә тор, иртәгә аларның безнең олыска да кул сузуы мөмкин…

Янтык белән хушлаша башлагач, Карабәк янә тиз-тиз кабатлады:

– Ак Хуҗаны куып кайтаралармы исерешкән урыс кенәзләре, тол хатынга санап, безнең итәкләргә үреләме – һәммәсе хакында да ашыгыч хәбәр юллап тор. Син әзерләгән ризык-казылыклар мин ияртеп килгән халыкка бик кирәк, әмма аларны алмыйм, кулым күтәрелми. Без тары боткасы, чишмә суы белән булса да тамак ялгарбыз, аякны сузмабыз. Сиңа ризык-нигъмәт безгә караганда да ныграк кирәк. Балта осталарың илә мигъмарларны да минем эздән кузгатма, үз яныңда калдыр. Казанны күтәр син, аһ, Казанны күтәр!..




9


Нократ, Чулман елгаларын кичтеләр, Саба, Аккирмән, Кашан, Алабуга, Чаллы кирмәннәре тезелеп артта калды. Карабәк тирә-якта җәйрәп яткан каенлыклар, әрәмәлек, елга-күлләргә сокланып туя алмады. Ходай Тәгаләнең шушы хәтле күңел биреп, юмартланып яраткан оҗмах бакчалары булса да булыр икән!

Аһ, гаҗәеп бу як! Идел буеның бер ягы – каен, имән, карагай, нарат, усак, чыршы, тирәк агачларыннан хасил карурман, икенче яр өсте биек таулар итәгенә җәелгән киң үзәннәр иде. Казан каласын тирәләп алган эреле-ваклы күлләрне, вак-вак инешләрне, Нократ буенда челтерәгән чишмәләрне санап кына бетермәле түгел. Чулман ярларына якынайган саен, таулар сөзәкләнә, бу тарафта инде араннарын җимереп качу шатлыгыннан сикереп уйнаклаган тайларны хәтерләткән текә кыялар юк. Гаҗәп: биредәге тау сыртлары белән алар арасында яткан иңкүлек-яланнар диңгез дулкыннары сыман ишәеп-кабатланып килә. Унбиш-егерме чакрым буе ашъяулыктай кырлар сузыла да, бер заманны түбәсенә ияреңнән дә төшмичә күтәрелердәй таулар калкып чыга. Аларның түбәсен үттеңме, алда тагын бөрлегән-җиләкләр сибелгән тау итәге, аннары янә ун-унбиш чакрымнарга сузылачак ялан. Инеш белән чишмә тирәләрен камырлык, шомырт, гөлҗимеш, чия, карагат куаклары сырып алган. Нократка килеп кушыла торган йөгерек инешләрдә санап бетергесез сусар. Төпләренә күзләреңне чекерәйткәнче карап утырсаң да, мәңге ышанмаслык – үзләре терсәк буе, үзләре кабартылган турсык кебек симез шул җәнлекләр, колач җитмәс зирек белән усакларны егып, инеш аша күпер салганнар бит! Кешеләрдән дә курыкмый үзләре, син якынаерга егерме-утыз адым калганчы, арткы аякларына күтәрелеп, алгыларын түшләренә кушырып, күзәтеп тик торалар. Аннан гына «Ә, вакытлыча хуҗа булуда икән синең исәп» дигән төсле, өннәренә чумып югалалар.

Күлләрендә – кыр казлары, үрдәк, аккош, торна, челән. Урманнарда көртлек, поши, бурсык, кабан, байбак-суар, төлке, бүре, куян, хәтта аюлар да мыжгып тора, диләр. Кырымның да, Хәзәр диңгезенең дә табигате күркәм, ләкин бу яктагы кошларга, җәнлекләргә җитми! Биредә ничек сакланып кала алган мондый оҗмах бакчалары?!

Мәнзәл[35 - Мәнзәл – билгеле бер ара саен Бату хан ямчылар өчен төзеткән элемтә ыстаннары. «Минзәлә» атамасы шуннан барлыкка килгән.] дип йөртелгән егерме-утыз йортлы авылга җитүгә, Карабәк үз янына Яхшыбай белән Сарман атлы бәкләрен дәшеп алды.

– Туктамыш хан киңәш иткән төбәккә килеп җиттек. Үзегез дә шәйләп баргансыздыр, Чулманнан соң бу – беренче торак урын. Әйләнеп кайткан ертауллар да раслый моны. Ак Иделгә терәлгән Түгәрәк тау өстендәге Имәнкалага җиткәнче, өч йөз чакрым арада бүтән кирмәннәр юк. Безгә нигез кору өчен иң уңайлы урын. Сез бер төмәнне аерып алыгыз да шушы елга яры буйлап таратып чыгыгыз. Син, Яхшыбай, авыл нигезләрен ачыклауга, янә минем янга кайтып кушылырсың. Сине, Сарман бәк, соңыннанрак бер урамый калмам.

Ык елгасын үткәч, бүтәнчә түзә алмыйча, Карабәк үз янына барлык төмәнбашларын дәште.

– Ярмөхәммәт, Шәймөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт, Исәймөхәммәт! Ерак бабаларымыз намен йөрткән алдагы Сөн елгасын төмәннәрегез илә кичеп чыгыгыз да Чәрмәсән тирәсенә чәчелеп урнашыгыз. Безнең сафта Актүбәдән бирле ияреп килгән кыргыз меңе бар, аны да сезнең кулга бирәм.

Дүрт абруйлы бәк тә ияк кагып күздән югалуга, Карабәкнең камчы очы бүтән төмәнбашлар өстеннән сикергәләп узды.

– Кормаш, Балтач, Уразай, Кизүкәй бәкләр! Гәрәй кабиләсенең үзәк өлеше сезнең кулыгызда. Сезгә, сул якка борылып, Ак Идел ягына таралырга вә шул тарафта төпләнеп калырга әмер бирәм. Белеп торыгыз, тикшерүне иң беренче итеп сезнең йорттан, үз нигеземнән башлыйм.

Карабәк моңаеп та калган, тынгысызлана да башлаган төмәнбашларына таба борылып басты.

– Аккүз, Уразмөхәммәт, Бүрәкәй, Гайсар! Әнә юл күрсәтү өчен ертауллар көтә. Алар артыннан Сөн ярына тикле барыгыз да, аннары, уң якка каерып, халыкны Ыкның дугасына кадәр җәелгән яланнарга таратып утыртыгыз.

Янында инде санаулы гына бәкләр торып калгач, Карабәк җилдә яргаланып беткән кулларын шулар арасындагы икесенең җилкәсенә салды.

– Исәнбай! Төмәнәй! Туктамышның киңәше дә фәрман. Шуңа карамастан икегезне ул кушмаган төбәкләргә озатырга җөрьәт итәм. Исәнбай бәк, сиңа Ак Идел суларын кичеп чыгасы булыр. Аның аръягындагы урманнарда арлар илә эрҗә ырулары гомер сөрә, диләр. Киекләрне кырып бетерәләр, безгә калмый дип, мөгаен, тәүге айларда сәнәк-сөңге күтәреп каршыларлар. Берүк, алар белән бәрелешкә кермә, дошманлашудан саклан. Ә сиңа, Төмәнәй бәк, Сөн елгасы башланган чишмәгә чаклы атларга туры килер. Сөннең чишмә башында да һичбер авыллар юк, ул якларда тоташы илә карурманнар икән. Тәүге айда ук, ул төштәге агачларны егып, Сөн буенча безнең якка саллар агызырсың…

Карабәк янында җигәне Көңгер белән унөч яшен тутырган өлкән улы Солтан, аннары Болгар олысының сәеде булырга тиешле Хөсәен хәзрәт Гомәр угылы гына торып калды. Ярый әле ике-өч атнадан соң яннарына Яхшыбәй бәк авыз ерып кайтты.

– Сарман бәкне танымалы түгел. Мәнзәл буенда агачлар егуга ук, өстендәге көбә-күлмәкләрен салып ыргытты да, кулына балта алып, үзе бура бурарга тотынды. Кулына күз иярми, йомычкалар мамык кеби оча. Төмәнбаш булып йөргән кешедән мин һич кенә дә бу чаклы балта остасы чыгар дип уйламаган идем!

– Ә без ни көтеп утырабыз? – дип сикереп торды Карабәк. – Без Сарманнан кимме? Кая, балта китерегез миңа, балта китерегез! Мин дә үземә тиешле йортны үз кулларым белән бурап салам!

Карабәк балтасы астыннан йомычкалар чәчрәп оча башлагач, аны туктатып булмасына тәмам ышандылар.




10


Туктамыш хан өметләнеп юллаган Ак Хуҗаның юлы уңмады шул. Урыс кавеменең якты йөз катмаячагы Рәзән чикләренә керүгә үк ачыкланып җиткән иде. Урда илчеләре юкка гына дугаларына җиз кыңгырау тагып йөрүне гадәт иткән икән. Шуның чылтыравы ишетелә башладымы, бистә-салалардагы барча халык йә өй эченә, йә юлдан читкә кача. Элеккечә юл читенә тезләнеп каршы алу, бил бөгеп озату кебек гадәтләрнең хәзер эзе дә юк.

Рәзән кенәзе Олег Иван угылы гына Ак Хуҗаны кара төлке тунының чабуларын үбеп каршылады. Туктамыш хан каршында тамчыдай гөнаһы булмаса да, илченең бер алдына, биш артына төште.

– Кенәзлектән тиеш булган барча ясакны да көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр.

Ак Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле, җавап бирми, еландай боргалана.

– Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә, Нижгар кенәзе – Дмитрий Иванычның бабасы бит.

«Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер, кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы инде бу, бүтән берни түгел», – дип, үз эченнән генә тиргәнеп алган Ак Хуҗа барыбер дә күңелендә купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде.

Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар. Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөңгердәткәч, капкаларын эчке яктан тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да халык тезелеп баскан. Кайсының кулында – күсәк, кайсында – сасыган йомырка да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын алып керсәң, боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар.

– Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! – дип әмерләде Ак Хуҗа чирү башлыгына. – Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез, әйдә тагын унлап җайдакны ал.

Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан ачы итеп сызгырырга керештеләр, кемнәрдер авыз тутырып сүгенә башлады. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык кыярлар очты. Шулай да баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны Җүнкала кенәзе. Ак Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле ябырылды.

– Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың? Әйт дим, кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең Нижгарың урынында көл таулары гына калдыра бит!

– Мин гаепле түгел, Ак Хуҗа бәк, – дип, Константин тезләренә чүкте, елый-елый, илченең кулларын үпте. – Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат, безгә кушылыгыз дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда да үземне хуҗа итеп сизмим, «кара сарык» холоплар да буйсынмый миңа…

Ак Хуҗа бәкнең:

– Миңа, Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы йөкләнгән. Нишләргә кушасың миңа хәзер? – дип, гаҗизләнеп соравына да Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде.

– Мәскәүгә барма, Ак Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың бик икеле. Анда Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйннән дә яманрак тота, аяк астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды, ярты ел буена һаман айнымыйлар. Барып күрендеңме, шайтан туена чумган холопларның сине чебеш урынына ботарлавы мөмкин…

Хуҗа кушса, бичара кол хәтта үзенең уч төбендә дә тәбә кыздырып китерергә мәҗбүр. Ходай Тәгаләдән үлем язган икән, котылырмын димә, әҗәл бала-чагалар ярата торган качышлы уен түгел.

Берничә көннән соң Ак Хуҗага барыбер итекләрен кияргә туры килде. Константинга соңгы гозерен җиткерүдән дә тыелып кала алмады.

– Ичмаса, син монда калган җиде йөз җайдакны казалардан сакла. Үзем белән ун атлыны гына алып, юлга чыгам. Дарга асылу тәкъдире көтеп торган инсан, сасы күл эченә чумдырсалар да, барыбер тончыкмастыр…

Мәскәү эчендәге таш кирмәндә Ак Хуҗаны әүвәл күз уңына да алып тормадылар.

– Нинди Сарай илчесе ул тагын? Туктамышны хан дип санамыйбыз. Хәзер безгә Дмитрий Иваныч үзе падишаһтыр!

Кайсы ишеккә барып сугылырга белми иза чигә иде, Ак Хуҗага түрәләр киемендәге бер ир саф татар телендә сүз катты:

– Әллә кенәз янына юл биклеме, илче?

Ак Хуҗаның шүрәлегә юлыккандай акаюын шәйләп, тавыш иясе үзен таныштыра башлады:

– Кырымдагы Мәхмүт бәк Хөсәеннең оныгы мин. Тукай Тимер нәселеннән булган Толык Тимер талавына түзмичә, бабам илле еллар элек Рәзән олысына чыгып качкан. Ука ярында бер биләмә алу бәхетеннән бабам әткәмә дә шул елга исемен кушкан. Сәерме? Бик сәер. Мәгәр ул биләмәне Дмитрий кенәзнең шәхсән үзенә сатып җибәрдем дә аның мәрхәмәте белән менә сараена күчтем. Атымны да үзгәртергә туры килде инде. Чукынганнан соң мин хәзер Александр Укович Бахметьев булып чутланамын. Юрий атлы бер абыем Куликово кырындагы урманда кенәзебез Дмитрий Иванычны агач төбеннән табып алучыларның берсе булган. Шуның өчен Дмитрий Иваныч абыема Уканың икенче як ярында яңа биләмә бүләк итте… – Ак Хуҗаның һаман зәхмәт суккандай басып торуын күреп, ярсый-ярсый санап китте бу карайөз: – Син нәрсә, Бахметьевларны монда бер ялгызы дип беләсеңме әллә? Татар күптән инде Мәскәүдә умарта күчедәй үрчеп ята. Әнә ун-унбиш ел чамасы элек кенә Гарәпшаһ атлы бер ханыгыз Мукшы каласыннан Сәркиз бәкне себеркеләп куып җибәргән булган. Кая барсын? Ул монда килеп сыену тапты. Аның улы хәзер Андрей Саргизович атлы булып йөри. Сарайдан чыгып качкан Апраксиннар, Шереметьевлар бар. Мещера каласы янында биләмә тоткан Мещерский, Мещериновларны санап бетергесез.

Туктамыш илчесе: «Җыелышып, бергә кадалыгыз!» – дип, эченнән генә сүгенеп куйса да, тышкы кыяфәте белән ялыну-ялварудан тыелып кала алмады:

– Кенәз белән биләмәләр дә алышасыз икән, димәк, якын кеше. Җаен табып, хозурына иңдер, зинһар. Туктамыш хан янына шушы килеш әйләнеп кайтсам, үлем көтә мине…

Ун көн чамасы көткәч, Александр Укович, чынлап та, аны олуг кенәз янына кертә алды. Ак Хуҗа әүвәл, хан илчесе дигән дәрәҗәне саклап, бик көрпәле генә сүз башлаган булды:

– Бөек ханымыз Туктамыш, хатларда язышкан вәгъдәңне үтәмичә, аны бөек хан булуы белән котларга килмәгәнең өчен бик нык рәнҗи. Аннары соңгы биш ел буена Сарай каласына бер тиен дә ясак илтмәгәнсең һәм олуг кенәз ярлыгын яңартырга килмәгәнсең икән. Бөек ханымыз Туктамыш угры Мамай мирзаны урыс олысына үзалдына тыкшынудан туктатканың өчен сине үз угылыдай якын күрә, әмма шуңа карамастан ярлык сорап үз каршына килүеңне таләп итә.

Дмитрий кенәз, үз-үзен белештермичә, кәнәфиеннән сикереп зал түренә төште дә төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренергә тотынды:

– Мин Сарайга ярлык сорап барасы кеше түгел! Мәскәү кенәзлеге Туктамышка ясак озатудан туктый! Моннан ары һичбер вакытта да Туктамышка угыл булып саналып йөрисем юк! Шушы сүзләремне ханыңа түкми-чәчми кайтарып тапшыр. Бар, күз алдымнан югал!..

Теләсә-теләмәсә дә, Ак Хуҗага кенәз алдында баш иеп чыгып китәргә туры килде. Туктамыш еракта ул, кенәз күпме генә төкеренсә дә, зыяны аңа тими. Ә әтәч төсле кукрайган кенәз сүзләрен кайтарып җиткерү өчен булса да, башны бик нык сакларга туры килер…

Сарайга кайткач, билгеле инде, Туктамыш хан үз илчесен эттән алып эткә сала-сала пыр туздырды:

– Мин Мәскәүгә азау тешен чыгарган, чәч чаларткан әмиремне кудым, ә ул Сарайны тизәккә батырып, аны сатып кайтты. Ул җиде йөз җайдакны Җүнкалада калдырмыйча, шул чирү белән булса да Мәскәүнең таш кирмәне өстенә ташланыр идең… Бер татар яугире өч урыска тора ласа. Таш кирмәнен вәйран китермәсәң дә, ким дигәндә ике мең урысны кырып салып, Митрәй кенәзне Сарай тупсасына шуышып килергә мәҗбүр итәр идең. Комың коела башлагандыр инде, акламадың син минем өметне, ай-һай, акламадың. Дүрт ягың да кыйбла, күз алдымнан югал!

Ак Хуҗа артыннан ишек ябылуга, Туктамыш сарайга бәйләрбәге Хәсән белән үзәк чирү башлыгы Карача мирзаны чакырттырды. Карачасы – аңа туган тиеш кеше, Сыгнак өчен яуларда да күп мәртәбәләр сыналган сәрдәр.

«Ниләр киңәш итәсез?» дигән сораудан соң, дәрәҗәсе буенча, Хәсән җавап тотты:

– Кичекмәстән сугыш, фәкать сугыш һәм яу сәфәре! Сөзгәк үгез яки кәҗә тәкәсеннән генә түгел, хәтта чукый торган әтәчтән дә суеп котылалар. Ә котырган эт хуҗасын талый башлый, менә моны Мәскәү кенәзенең үрнәге дә раслый. Бәйдән ычкынган этне имгә китереп булмый, фәкать яу белән барып кына кабат үз оясына куып кертеп була.

Карача мирза, кырт кисеп, аңа каршы төште:

– Бәйләрбәге борча күргән төсле каударлана, ә каударлык, асылда, борча эләктергәндә йә кызлар түшен кармаган чагында гына отышлыдыр. Ханымызның үз халкымызны гына түгел, барча җиһандагы дошманнарны карап, күзәтеп торуын да онытмаска кирәк. Чаптар атлар тәүге бәйгесендә бер абынса, чираттагы чабышларда да өркеп туктый йә читкә ыргылып кача торган була. Туктамыш ханымызның Сарай тәхетенә килеп утыруына икенче ел гына. Без Урданы тулысынча аякка бастырырга, ныгытырга, көрәйтергә өлгермәдек әле. Яуларда сыналган төмәннәр бик санаулы гына. Без Мәскәүгә төбәп кузгалсак, арткы якны капларлык яңа чирү дә юк. Әнә тегендә киек күрсәттеләр дип, ау этләре шикелле йөгереп йөрсәң, тәхеттән колак кагуың да ерак йөрмәс. Менә шушы уйлар илә мин булган гаскәрне яуга күтәрмәскә, ә Мәскәү кенәзе янына яңа илче җибәреп карарга киңәш итәм.

– Кемне күз алдыңда тотып сөйләшәсең? – дип кистереп сорау бирде Туктамыш хан.

– Рөстәм угылымны, үземнең уң кулымны! – дип, шундый ук кискенлек белән җавап тотты мирза. – Егермесен тутырды бит инде, аңа да мәмләкәт язмышы өчен бәйгеләрдә сыналырга вакыт.

Берникадәр уйланып утырганнан соң гына Туктамыш кул изәде.

– Мин күзәтеп йөрим, бик акыллы җигән. Мәгәр кайнар. Кызып китеп харап булмагае. Хәер, егет чакта кемнәр генә дуамал вә кайнар булмаган соң! Әйдә, җибәрегез!..

Ике айдан хәбәр кайтып төште.

– Митрәй кенәз Рөстәм бәкне, имән бүкән өстенә ташлап, кисәкләргә чапкалап ботарлаткан!..

Туктамыш хан елан чаккан сыман котырынып әмер бирде:

– Өч төмәнне сәфәргә әзерләгез! Яу башлыгы булып үзем барам! Әмма Мәскәү ягына «Урда Тәбриз өстенә кузгала, әзәриләр өч ел буе ясак түләмәде, Туктамыш гаскәрне шул сәбәпле җыя» дигән ялган таратыгыз. Аннары Болгар каласына чапкын озатыгыз. Нинди генә урыс сәүдәгәре килеп күренмәсен, Габдулла аларның берсен генә дә кире җибәрмәсен. Зинданга ташлатамы, гел суеп ташлыймы – бер сүзем юк. Ә тауарларын талап алсыннар да халыкка өләшсеннәр. Аларга хәтта ертык капчыкның да бик кирәк чагы…




11


Туктамыш хан Казан турысына килеп җиткән чакта аны Зөя елгасы ярында ук Карабәк, аның белән бергә Болгар, Чаллы, Казан әмирләре каршылады. Ханның кәефе шәп түгел иде, шундук сизенделәр. Исәнләшеп дога кылуга ук, зур кунак Карабәкне читкә дәшеп алды.

– Синең исән-имин килеп төпләнүең турында шундук җиткерделәр. Төмәннәрне җиде-сигез елга ярына таратып утыртуыңа бер сүз дә юк. Иллә мәгәр кулыңа балта тотып, бура бурап маташуың артык. Шамакайлык хәтта. Ирлек үзенекен итә, без һәммәбез дә үз кулларыбыз илә йорт тергезеп калдырырга тиешле инсаннарбыз, анысын гына аңлыйм. Тик синең бурычың үзеңә йорт тергезү түгел, Болгар-йортны аякка бастырудыр. Егетләнеп, иләсләнеп йөрүеңне туктат, Болгар-йортка ябыш. Әнә Сарай ханына каршы Мәскәү эте өрә. Аның өстенә гаскәр ияртеп барырга мәҗбүр булдым. Ә синең миңа кушып җибәрердәй сыңар төмәнең дә юк. Ярар, бу юлы синең күчеш чоры, нигез кору бәрабәренә ташлама да ясармын. Мәгәр син бит зөфаф төне үткәрергә бикләнгән кияү егете түгел, гел-гел болай булмас, башка вакытларда читләтеп кенә үтмәм. Моннан соң ерак сәфәрләргә яу атларың иярләнгән булсын…

Туктамыш Мәскәү өстенә Җүнкала аркылы барырга ният иткән икән. Каладагы кенәз Константинга Сарай чирүе хакында Туктамыш инде Иделне кичеп чыкканнан соң гына китереп җиткергәннәр. Өне алынудан калтырап төшкәндерме, Туктамышны каршыларга буй җиткезгән ике улын гына озаткан бу. Теге ике бүкән хан алдына килеп тез чүккәч, Туктамыш хан әүвәл аларның кем икәнен дә аңлый алмый торды. Икесе тиң, тезләнгән көенчә, авыз эчләрендә ботка пешергән шикелле тиз-тиз быгырдыйлар.

– Атабыз авырыбрак тора. Инде илледә бит. Олыгайган кеше корый башлаган агач кебегрәк инде ул, аз гына җил истеме, шыгырдый башлый. Атабыз да түшәккә сузылу җаен гына карап тора. Ул, синең алда бил бөгәргә дип, безне юллады. Сиңа гомер буе хезмәт итәргә. Атай бик рәхмәтле. Мәрхәмәтең өчен һәрчак шәм кабыза. Без дә рәхмәтлебез. Без – Василий илә Семён. Һәр фәрманыңны түбәнчелек белән үтәргә әзер.

Ниһаять, Туктамыш та төшенеп алды бугай, ашыгып сорау ташлады:

– Артта сыртка пычак кадардай аумакай көч калдырып булмый. Рәзән өстенә иң кыска юлны күрсәтә аласызмы?

– Күрсәтәбез, бөек ханыбыз, хәзер үк ияртеп китәргә әзер…

Рәзән кенәзе Олег каяндыр ишетеп тә өлгергән, ул Урда гаскәрен кенәзлекнең чигенә үк килеп каршы алды. Йөзе көлдәй соры, күренеп тора, гаҗәеп нык шүрли. Туктамыш ханны кунак итү өчен олы чатыр корган, ә алдында тау-тау төлке, ас, чәшке, кеш тиреләре, көмеш савыт-саба, корыч кылыч-калкан…

Чатыр эченә тезеп утыртуга ук, Туктамыш хан урыс кенәзләрен усал элмәккә эләктереп куйды.

– Миңа урманнар эченнән бара торган иң яшерен юл кирәк. Анда киекләр дә сунарчылар гына йөри торган булсын. Сазлык ише җиргә кертеп батырасыз икән, һәркайсыгызны иң беренче очраган каен ботагына асам!

– Мин, мин беләм андый яшерен сукмакларны! – дип, иң беренче Җүнкаланың яшь кенәзе Семён чәчрәп чыкты.

Абзый тиешлесе дә әллә җәза алудан, әллә бүләксез калудан курыккандай җәһәт сикереп торды:

– Аппарабыз, аппарабыз, Дмитрий гына түгел, бүреләр дә сизмәс!..

Чыннан да, Ука буен каплаган урманнарның иң яшерен ерымнары һәм сукмаклары аша алып китте болар хан чирүен. Кайчагында әрәмә-куаклар, кырмавык йә тигәнәк шикелле, җиңнәренә, җилән итәкләренә ябыша, ыргакка эләктергән кебек, бер урында тота, ләкин җайдакларның да кулларында ятаганнар, айбалталар бар, алар бер селтәнү белән, үсемлек-«еланнар» ны күз ачып йомганчы юкка чыгаралар.

Йөз чакрымга якын ара үткәч, Олег кенәз чәчрәп алга чыкты.

– Уканы кичеп чыгу өчен иң хәвефсез урын. Бу турыда елга киңәйгән шикелле, аның каравы суның тирәнлеге атның корсагына да җитми. Хәтта олаулардагы шайманнар[36 - Шайман – хәрби кием яки сугыш кораллары.] белән ризыклар да суга тимәячәк.

– Башта үзең ыргыл! – дип җикерде Туктамыш, Олег кенәзнең каршы як ярга аяк басуын күрүгә, калганнарга карап әмер бирде: – Әйдә минем арттан!..

Сай кичүдән соң кул сузымында гына Серпухов атлы кечкенәрәк кала ята икән.

– Минем кала түгел, кызганып та әйтмим, мәгәр анда туенырдай бер байлык та юк шул, – дип, Олег кенәз туктатырга җыенып маташса да, Туктамыш, аның сүзенә колак та салмыйча, алга кул изәде.

– Минем бүреләрне дә ярсытырга кирәк. Кан исен сизмәсә, бүре котырмый ул…

Ни галәмәт, шушы кеп-кечкенә кирмән аламасы да капкаларын ачмый интектерде. Ә җайдаклар, Туктамыш теләгәнчә, эттәй котырынды. Алдагы бер төмән тау түбәсеннән ычкынган ташкын шикелле өерелеп килде дә агач кирмән диварларын сытып кына узды. Урамга йөгерешеп чыккан ир-ат белән карт-корыны ятаганнар белән турадылар, өй һәм келәт эченә кереп качканнарын, арканнарга чылбыр-чылбыр бәйләп, Сарайга озаттылар…

Август ахырында Туктамыш үзенең төмәннәрен Мәскәү диварлары каршындагы ачык кыр өстенә таратып урнаштырды. «Без өч төмән яугир белән генә килдек, син күреп тор, һични яшермибез, мәгәр шушы көч белән дә синең Мәскәвеңне тетеп атачакбыз, капкаңны үз теләгең белән ач», янәсе. Юкка гына янады Туктамыш хан, калада аны ишетердәй түрә калмаган да иде. Бу хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте.

– Синең Казан каласы яныннан узуың хакында Хазбулат атлы соран бер ай элек үк чапкын куган иде, ә Дмитрий кенәз бармакка бармак та сугып карамады. Диварларны ныгытырга да, яңа дружина белән корал җыярга да вакыты билдән иде юкса. Айнымыйча типтерде-типтерде дә, каланы Киприан атакайга ташлап, үзе чыгып качты. Кострома каласында гаскәр җыя, имеш. Хәтта корсаклы хатынын да үзе белән алып китмәде бит, адәм тәганәсе! Иллә мәгәр казнаны эләктерергә бер дә онытмаган! Шул куркак җан да Шөлди кырында Мамайны җиңүче булып чутлана бит әле! Җир дә йотмый үзен, валлаһидыр, хурлык!..

Калада кенәзләре дә, гаскәр дә булмагач, хан кадәрле хан өчен гомумһөҗүм башлау да зур түбәнлек иде, ике тәүлек буена ни кылырга белмичә, кузгалмыйча торды.

– Кычытканның зәһәрлеге кырау төшкәнче генә, ди, менә ничек мыскыл итте бит Митрәй безне, – дип сүгенде Туктамыш, якында торганнар гына ишетерлек итеп. – Эт килгәндә, кулда таш юк иде, таш табылгач, эт килми, дип көлә иде карт-корылар. Шулар төсле мәзәк хәлгә калдык.

Ул арада киң ерым өстенә төшерелгән күтәрелмә капка аркылы шәһәр читенә япа-ялгыз олау чыгардылар. Ертауллар шундук аңлатып бирде:

– Җебегән Митрәй калада ташлап киткән Киприан атакай белән кенәзбикә болар. Кенәзбикә куркуыннан баланы иртә тапкан, хәзер атасы янына, Җүнкалага ычкынмакчы икән.

– Кадалсын ла, икесе дә китсен, – дип кул селтәде Туктамыш, ә күңелен әйтерсең лә кырыкмаса-кырык елан талый иде…

Кичке якта каладан яңа хәбәр чыкты.

– Митрәйгә ияреп, каладан боярлар да чыгып качкан. Холопларга ирек ачылган. Боярларның идән астындагы мичкәләрне табып, урамга тәгәрәтеп чыгарганнар да бөтен Мәскәү халкы ду китереп хәмер чөмерә башлаган. Калада Литвадан сәүдә белән килгән Остей атлы яшь кенә бер кенәз аламасы адашып калган булган. Исерек холоплар шуны воевода итеп сайлап куйганнар, ди, ә үзләре аның бер генә әмеренә дә буйсынмыйлар, дуңгыз сыман, шәрабны чиләге-чиләге белән чөмерәләр икән. Исереккә диңгез тубыктан бит, боларны хәзер коры кул белән яуласаң да була.

Туктамыш, иллешәр яугирле төркемнәр оештырып, кала диварларына якынаерга әмер бирде. Дивар өстендә туплар тезелешеп киткән, араларында хәтта арба тәгәрмәче чаклы ташлар ата торган «түфәкләр» дә күренгәли. Урда яугирләре диварлар астына килеп җитте инде, ә җавап итеп өстән сыңар гына туп та аваз салмый. Исерекләр көтүенә ташланудан ханга нинди файда? Соңыннан барыбер Туктамышны исерек сарык көтүен яулап алды дип мыскыл итәчәкләр…

Икенче таңда Җүнкала кенәзенең малайлары Василий белән Семённы капка каршысына юлладылар. Диварда биш-алты дистә чамасы гына ир күренә, болары айнырга өлгергән «әтәчләр» дер инде. Яшь кенәзләр шуларга сүз катты.

– Без – Дмитрий кенәзнең яраткан каенишләре. Ул безнең апабыз Ольгага өйләнде бит. Ягъни дә мәсәлән, без – Мәскәүгә туган тиешлеләр. Каланы бик жәллибез. Чөнки Туктамыш хан санап бетергесез гаскәр белән килде. Монда аның өч төмәне генә, калган төмәннәре Кострома янында куып җитеп, Дмитрий кенәзне тулаем тар-мар итте. Ул, бичара, Аккүл ягына чыгып качкан булган, мәгәр Туктамыш хан җайдаклары янә куа киткән. Ягъни дә мәсәлән, Дмитрийдан ярдәм көтмәгез сез, ул Мәскәүгә бернинди дә гаскәр алып кайтмый. Юкка кан коюның файдасы юк. Мәскәү үз теләге белән капкаларын ачса, Туктамыш хан бер генә холопның да җанын кыймаячак.

Дивардагы сәрхушларның аптыраудан баш кашуын күргәч, Василий белән Семён, муеннарына аскан тәреләрне, изүләреннән чыгарып, чуп-чуп үбә башладылар.

– Менә Иисус Христос исеме белән ант итәбез, Туктамыш хан Мәскәү каласына бер зыян да салмый!..

Дивар өстендәге ирләр җил сыпырып төшергәндәй шундук юкка чыкты. Берникадәр ара шәһәр урамнарында ыгы-зыгы авазлары да яңгырап торды бугай. Урданыкылар да киң ерымнар эченә төшеп югалдылар.

Кичке алты тулып килгән чакта шәһәр капкаларын киң ерымнар өстенә төшерделәр. Олаулар белән ажгырып йөрерлек киң басмага зур тәре белән Иисус рәсемнәре тоткан поплар, шәһәрдән качу өчен сак дружиналары ялларга өлгермәгән бояр аламалары, маңгайларына кокошник элгән чибәр-чибәр кызлар тезелешеп чыкты. Туктамыш хан кала каршына нибары өч мең җайдак кына алып килгән иде, хәзер инде алар арасыннан да нибары дүрт йөз нәүкәрне генә ияртеп, капка турысына төбәп китте. Аның сөттә коендырып чыгарылгандай ап-ак төстәге айгыры асылмалы күпер өстенә менеп баскач, мәскәүлеләрнең һәммәсе аһ итте.

Аһ итәрлек тә иде. Ханның өстендә зәңгәрсу төстәге чәшке тиресеннән тегелгән бик затлы тун. Баш түбәсенә елкылдап торган алтын очлым кигән. Аякларында алтын җепләр белән чиккән сафьян итек. Бармакларында әллә якут, әллә мәрҗән ташлар белән затлыланган зур-зур йөзекләр. Ә ат йөгәнендәге барча аел-авызлыклар, ияр сиртмәләре белән өзәңгеләр, дирбиядәге бизәк, хан җиләнендәге җиң кайтармалары, каеш аеллары, ятаган сабы, кыны – барчасы да тоташы белән алтын. Айгырның сыртына ябылган хәтфә келәмдәге бизәкләргә чаклы алтын-көмеш җепләр белән чигелгән бит!

Бояр аламалары белән поплар шаккатудан авызларын да яба алмый торган мәлдә, кулларына ипи-тоз тотып, Остей кенәз беркадәр алга чыкты.

– Мәскәү сине җиңүче итеп каршылап тез чүгә һәм синең мәрхәмәтлелегеңә өметләнә, бөек Туктамыш хан!

Мәскәү кенәзе, һич югы, боярлар да түгел, ә ниндидер килмешәк һәм япь-яшь воевода каршылавын Туктамыш үзенең битенә төкерү сыман кабул итте. Үз-үзен белештермичә, ул ятаганын суырып чыгарды да аның очы белән Остейның бугазына төртеп алды.

– Ни пычагыма дип чит кенәзлек эшенә тыкшынып йөрисең син, сасы чүл бүресе? Нигә мәскәүлеләрне миңа каршы котыртып яттың монда?

Остейның сер бирмичә елмаеп торуы Туктамышның соңгы түземлек серкәсен дә сытты. Менә ул ятаганын югары күтәрде дә күз ачып йомганчы килмешәк кенәзнең муенын кыеп та төшерде. Аннан инде, ярсуын тыя алмыйча, нәүкәрләре ягына борылып, катгый әмер бирде:

– Мәскәү эченә алга! Каланың бер генә сараен да калдырмыйча кырып бетерегез! Каланы бер тәүлек буена таларга тулы ирек бирәм. Мәскәү урамнарына сыймаган төмәннәр бистәләргә чапсын. Дмитрийга буйсынган Можай, Звингурыд, Бороу, Руза дигән калалар борын төбендә генә. Алардан тыш, имеш, әле аның үз исемендәге Дмитрий каласы, Юрий илә Вүлдәмир кенәзләрнең зур-зур кирмәннәре, кайтыр юлда җебегән кенәз үзе качкан Коломна каласы бар. Берсен дә кызганып тормыйча, акыртып талагыз. Үзен Искәндәр Зөлкарнәйн дип саташа башлаган куркак кенәзнең Алтын Урдага ясак илткәне юк. Сез Дмитрий малын түгел, ә шул карак кысып-кымтып калган Урда нигъмәтләрен үзебезнең йортка алып китәсез. Ул карак кенәз гомер бакый гафу кылынмаячак! Моннан ары урыс кенәзләренең сыңары гына булса да минем каршыма ярлык өчен шуышып килмичә карасын!..




12


Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч, хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып килә, ә ул әнә үзен Чыңгыз сәрдәр, Бату сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий кенәзне дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Аның һәрчак миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү – нык саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына, талый-тешли башлый. Ә Карабәк – көндәш. Туктамышның, казна коргаксыды йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный дигән кырык сәбәп табып, иртәгә дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы бик мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзергә иде дә! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер күрше дә «Ник сыерыңны иртә-кич савасың» йә «Нишләп әле бер каз оясы бәбкә үрчетәсең» дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә инде аларны типкәләп йөртәсеңме – анысына да читләр тыкшынмый. Бер күрше икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты яисә яугир бирүләрне, бер-берсенең каралты-кураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт күтәргән чакта ярдәм кирәк булса, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын кияүгә бирсә… Ә дәүләтләр шушы кагыйдәне боза, кара гавамга түгел, ә менә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар санаулы гына караклар аркасында килеп чыга…

Халкыңны иярт идең дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә китеп олак идең! Бер генә күрше дә сиңа низаг белдермәсен, һичбер дошман өстеңә яу йөрмәсен, сине ничек яшәргә икәнен өйрәтмәсен иде. Әмма Казан, Болгар, Чаллы, Алабуга, Кирмән, Җүкәтау, Кашан калаларын тутырган татарыңны, оясыннан куптарып, кайсы якка гына алып китәсе соң? Татар барып сыенырдай иясез дала-таулар калмаган бит инде җир йөзендә. Синең Болгар олысың төрле яктан киртәләп куелган һәм капкыннар корылган гомумурда, гомуми читлек эчендә. Болгар – чиксез мәмләкәтнең сыңар алачыгы, мал абзары, тегермәне, остаханәсе, ахыр чиктә бер имчәге генә. Мәркәз каракларының нәфесен канәгатьләндерер өчен ит китер, сөтен-маен китер, тире-киндер, тырма-сабан юнәт, ат вә сыер бир, җариялектә әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре җибәр… Аһ, ничек кенә котылырга соң бу эт тормышыннан?!

Карабәк Казан каласын да, Җүкәтау, Чаллы, Кашаннарны да биш әйләнеп чыкты. Әй, беткән соң, җимерелгән, таланган бу җирләр! Болгар каласында элек сәед булып торган Низами карт сөйли:

– И-и, апаем! Кем иренми, кем җокламый, барысы да эт шикелле килеп таладылар инде. Җегерме ел элек әүвәл Наугырыттан җиде җөзләп кенә ушкуй төшкән иде. Безнекеләрнең Сарайга үзара ызгышып җаткан Хызыр илә Килдебәкнеңме, әллә Хызыр илә Тимерхуҗаныңмы – кайсысындыр җаклап җауга киткән чагы. Теге ушкуй җулбасарлар каян гына моны белеп алганнардыр, шул җиде җөз кеше, гарасат сымак җимереп кереп, Болгар сарайларын нигезенә тикле талап җугалдылар. Безнекеләр җимерелгән җыртыкларны да җамап өлгермәде, җәренгә, икенче җылны әйтәм, көзге җәмсез җаңгыр төсле әйләнеп килделәр дә, җәнә барча келәт-лапасларны корыттылар теге җулбасарлар. Өченче җылны тагын. Җәмгысы җиде тапкыр килеп таладылар. Җимерелмәгән җорт, җыртылмаган койма калмады. Шуннан нишләп безнең Болгар мантысын ди инде? Безне җаклар өчен Сарай җагыннан сыңар гына да җаугир килмәде, Сарай безгә җыгылып җатканда да җәрдәм кулын суза белмәде бит. Шуңа без ни җыртыгыма дип һәм дә нинди җөз илә ул ханнарга хөтбә укыйк ди соң?!

Низами картны тыңлау да ширбәт түгел, ә үзе әллә ничә кабат яуга кереп йөргән Җәүдәт атлы ирдә дә үч вә рәнҗеш һич бетмәгән әле.

– Чулман буйлап төшкән ушкуйлары бер хәл, алар, таласа да, көймә белән каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да, ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмыйлар бит шулар. Каладан чыккан чакта ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап, дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан менә тернәкләнеп кара.

– Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды лабаса. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, – ди Карабәкнең «куз ташлавына», әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый.

– Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды. Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз, юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде инде…

«Хәсән» исемен ишетеп алуга ук Карабәк капылт әсәренде, читтән күз ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә, чукышырга әзерләнгән әтәч төсле, иңбашларын кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә генә бик үк сиздермәде.

– …Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. «Кыямәт, кыямәт! Шайтан, шайтан!» дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары, котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады. Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат бичаракайлары тәмам шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр. Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты. Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче…

– Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, – дип, Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә дә, Җәүдәт бирешмәде.

– Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр, әтәчләнеп, ун мең тәңкә йолым сорый башлады. Безгә ярдәмгә Казаннан Мәхмүт солтан атлы әмир килгән иде. Ул дивар эчендә җыелган меңбашларга: «Йолым түләмибез, яуга керәбез, шәһит булсак та, Ходай Тәгалә каршына чиста намус белән китәбез», – дип белдерә. Ә Хәсән бәк каршы. «Йолым өчен без соңыннан йөз мең тәңкә дә, ике йөз меңне дә табарбыз, ә ирләребез яуда кырылып бетсә, хатыннар – ялгыз, ил баласыз калыр, Болгар үләр», – дип, һич чигенми. Меңбашлар шаулаша, моны тыңламыйлар, һәркайсының лачын, бөркет булып таныласы килә. Ахыр чиктә шул Хәсән бәк урыс кенәзләрен һәркайсына берешәр мең тәңкә чыгарып бирергә үгетләде. Кенәзләрнең шундый сәдака күргәч тә өннәре тыгылды, күлнең төбен күккә аскан кебек, шундук кире борылдылар. Меңбашлар һаман тынмый, әмирлеккә Мәхмүт солтанны таләп итәләр, Хәсән бәкне җебегәнлектә, соранлыкта гаепли башладылар. Ә Хәсән бәк түзә алмады, бер атнадан соң Казан каласына җыенды да китте. Шулай итеп, без акыллы бәксез торып калдык ул чакта…

– Имәндә икән чикләвек, – дип, үзалдына сөйләнеп куйды Карабәк. – Ә мин аны икейөзлелектә, Болгар-йортны сатып, Туктамыш арбасына күчеп утыруда гаепләгән булам…




13


Кайвакытта ник туганыңа үкенүдән бәкегә чумардай хәлгә килсәң дә, бәхет атлы кояшның болыт ертыгыннан елмайган чаклары да булгалый икән ул.

Туктамыш Мәскәү өстенә яу белән барган чакта Карабәк барыбер дә аңа җигәне Көңгер кул астына баскан бер мең җайдакны кушып озаткан иде. Орыш-бәрелешләргә керергә насыйп булмагач, болгарлар анда сынаулар үтәргә дә, үзләрен күрсәтергә дә өлгерә алмаганнар. Әмма, ни әкәмәт, буш кул белән генә кайтмаганнар. Көңгер энекәше Болгардагы кәрвансарайга йөздән артык япь-яшь кызлар кертеп бастыргач, Карабәк әүвәл үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Боларның күбесенә унөч-ундүрт яшьтән артык түгел, ләкин берсеннән-берсе чибәр, һәркайсы да чия кебек пешеп җиткән инде.

Карабәк аеруча җитен төсле аксыл-саргылт чәчлесеннән күзен аера алмый торды. Чибәрлекне бирсә дә биргән Ходай бу марҗага! Иртәнге кояш нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу! Гаярь ирләрдән дә кайтыш булмас озын, зифа гәүдә. Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр. Пешкән алма төсле алсу яңаклар. Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган йомшак сусыл иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар…

Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады. Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган, сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул ике шома бот тәхетендәге җәннәт пәрдәләре!

– Исемең ничек? – дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп беткән иреннәрен ялмап.

Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән, сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште:

– Атың нинди, җаным?

Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл суыдай зәңгәр күзләре белән җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде.

– Анфиса мин, Анфиса атлы булам.

– Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, – дип, Карабәк теленә беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай ап-ак муеныннан, очлы, тыгыз күкрәкләр өстенә таралышкан аксыл чәчләреннән күзен аера алмады.

– Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! – дип пышылдый-пышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак иңбашына иреннәрен тидереп алды.

Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул очлары, чияле күкрәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде.

– Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр… Тукта, ә нигә сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң?

Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте.

– Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен ди? Сездәге кенәзләр дә бер генә тотакны да кире кайтармыйлар, җария итеп тоталар, ә аннары, чукындырып, үз диннәренә кушып, хатыннары итеп алалар. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың шундый ук язмышка ташлады. Алар өчен безне сүгәргәме?

– Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга кереп качты, ә безне урам уртасында чебеш-бәбкәләр сыман ташлап калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас инде…

Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк кул очлары белән генә аның ияген күтәрде дә юешләнгән яңакларын үпте.

– Кайгырма, җаныкаем, сине монда да рәнҗетүче булмас. Бигрәк чибәр бит син, бик кадерле, түрдә генә утыра торган хатын булачаксың.

Кыз сагаеп калды, янә аккош канатыдай ике кулын күкрәгенә кысты.

– Мине җарияң итеп тотарга исәбең юк, берәр хезмәтчеңә кияүгә бирергә җыенасыңмы әллә?

– Юк, – диде Карабәк, кайнар тыны белән пышылдап, кызның керәчтәй ак иңбашларын үбеп алды. – Мин сине үземә хатын итеп алам.

Әмирнең иреннәре, акрын гына шуа-шуа, күкрәк очларына, ике бөртек кызгылт чиягә күчте. Кызыйда да дәрт кузгалды, ахры, Карабәкнең башы аның пар канат кулларына, алтын-җитен чәчләренә күмелеп юкка чыкты…




14


Ай артыннан айлар киез казлар кебек үтә торды, ә Карабәк Болгар каласы белән горурланып, аңа сокланып туя алмый йөрде. Ушкуйлар һәм кенәзләр никадәрле генә килеп җимермәсен, аның тамырын да, үзәген дә корыта алмаганнар. Әнә шәһәр уртасында, Ходай Тәгалә тарафыннан кадап куелган ике калкан, ике маяк төсле, Зур һәм Кече манаралар калага дан һәм шөһрәт өстәп утыра. Алар шулчаклы да төз һәм мәһабәт ки, гүя күк йөзенә очып китәргә җыенган аксыл-соры ике каләм инде… Шәрык ягында келәмдәй сузылган хәтфә ялан буйлап Ак пулат, Кара пулат, Кәрвансарай, Ак мунча, Казый һәм Хөкем сарайлары тезелешеп киткән. Карабәк, беренче эше итеп, Зур һәм Кече манаралар янәшәсендә Ак мәчет күтәрде, аның гөмбәзләре өстенә көмеш йөгерттерде. Мәчет хозурында даны борынгы чорлардан ук килгән зур мәдрәсәне – дарелфөнүн[37 - Дарелфөнүн – университет.] бинасын яңартып төзеделәр. Инде хаким йорты, әмир йорты турында да уйларга вакыт иде. Карабәк үзе дәшми йөрсә дә, башкалар аның аяк табанына ут үрләтте.

– Әмир сараеннан, таш кирмәннән гайре яшәп буламыни? Һәр каланың йөзек кашы әмир йорты лабаса!

Ниһаять, кала уртасында Чулман ярындагы ак ташлардан яңа, калын диварлы кирмән төзү эшләре канат җәйгәч, Карабәк Сөн белән Ык арасында калган гәрәйлеләр янына барып кайтырга ниятләде.

– Сез монда кирмәнне миннән башка да төзеп бетерәсез инде, ә минем үз туганнарымны ничә айлар буе күргәнем юк. Алып килде дә ачык кыр уртасында ташлап калдырды бу дип битәрләп ятмасыннар…

Ык ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм горурлану хисләре көчәя барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны белән ике яктан урман-кырлар терсәкләре белән төртеп уяткан төсле кинәт тарая да тау елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары, бу коллык аранын ерып чыгуына сөенгән шикелле, берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп арыган сабый бала сыман йокымсырый башлый… Елганың менә шулай җәелгән төшләрендә яр буйларын камышлыклар баскан. Алар арасында җәен, шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп йөрүен чамаларга була. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып ага да, кайчакларда, арттан куа килүче сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле капылт читкә ыргыла, урыны-урыны белән, эздән җуйдырырга тырышкан шикелле, бөтенләй кире якка борылып чаба башлый. Кем белә, бәлки, шул урындагы сихри дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул. Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар янәшәсендә күпереп утырган әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китү ансатмыни?!

Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган бер албасты аны, Ык елгасын, сылу кызлар урынына мәгарәдә генә бикләп тоткан, матурлыгына фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар, җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап йоклаган бер төндә чыгып качкан бу матур кыз. Куып тотмакчы булып, албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр, имеш. Куып тота алмаган аны яшь албасты. Ык-сылукай Ак Иделгә чумып югалган, ди…

Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бу якларда. Көзгедәй су өсләрендә – төнбоек, ярларында камыш үсә, ә ул камышлар арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар тереклек итә. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау «утраулары», яр буйларында, тау битләрендә бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган… Иң мөһиме бу якларда көтү-көтү атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк, кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк бу тарафның. Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман һаман яшь, һаман саф… Аһ, гүзәл дә соң, тылсымлы да соң оҗмахтай бу яклар!..

Карабәк үзе белән бер йөз җайдак кына алып чыккан, ә сәфәре хакында һичбер кемне кисәтмәгән иде. Ык ярында Кормаш, Балтач, Уразай бәкләр иярләреннән төшеп каршы алгач, гаҗәпләнүдән баш чайкарга гына мәҗбүр булды. Аның:

– Минем хәзер ауга чыгарга да мөмкинлегем юк, бу хакта белеп, сез киекләрне миннән алда урачаксыз икән, – дип шаяртуына каршы көлеп кенә җавап кайтардылар.

– Кунакка кисәтмичә килеп төшкән кода-кодагыйлар бик тиз бозылыша дигән сүзне ишеткәнең юкмы әллә, Карабәк әмиребез? Кунак килгәч кенә чәкчәк ясарга керешкән йә токмач баса башлаган кодагыйны ялкауга чыгаралар, ә хатыннар аркасында кодалар да бер-берсенә сыртын куеша…

– Ау димәктән, түрәләрнең авы да кешенеке төсле булмый икән лә ул, – дип, Карабәк чаптарының йөгәнен эләктергән Балтач бәк авыз ачты. – Олы түрә кисәтеп килә торган булса, вак түрәләр киекләрне бауга бәйләп йә элмәккә үк утыртып чыга икән. Шуннан олы хаким үзен мәргән дип шапырына да инде. Нәкъ төртмә әйтемдәгечә. «Карт алаша, үз койрыгын күргәч, мин – колын дип масая икән».

– Әһә, мине карт алашага да чыгара башлады бу Балтач, – дип, Карабәк бер үпкәсез рәхәтләнеп көлде. – Алай алаша икән, хатыннарың белән бер мунчага җибәр.

Айгырлар шикелле кешнәп көлешкәннән соң, төтен сызып утырган казаннар һәм кыркылган чирәмгә җәелгән ашъяулыклар янына барып тезләнделәр. Хатыннар уртага зур-зур җамаяклар белән ит кисәкләре, карта-эчәгеләр китереп тезгән арада, Карабәк тирә-якка күз йөгертеп алды. Мул ябалдашлы, матур гына тирәк ышыгы бу. Яр астында Ык чайпала. Кул сузымында гына бер күл елтырап күренә. Әйләнәсе ике чакрымга сузылган тип-тигез үзәнлек, аны ике ягыннан мәгърур наратлардан да биегрәк тау уратып алган. Бер уйласаң, бу иңкүлек үзе – олы таба, ә җайдаклар һәм бәкләр шуның бер читендә утыралар сыман. Авыл кору өчен менә дигән урын.

– Бу төбәккә килеп төпләнгәнгә биш ел үтеп китте. Инде ничә авыл калкып чыкты икән? – дип сорады ул, аерым гына беркемнең дә йөзенә текәлмичә.

– Һи, кем санаган аны! – дигән җаваптан соң ук шундук чамалады. Әһә, Кормаш телгә килде, күрәсең, калган ике бәк алдында абруе төплерәктер.

– Үзебезнең түбәдә генә дә җиде авыл булдык, – дип, һаман да шул Кормаш дәвам итте. – Шуларын әйләнеп чыгарга да вакыт җитми әле. Былтыр гына, менә көз ахырында, кар тирән ятканчы дип, Сөн буйларын айкап кайтканыем. Юк ла инде, үземне олы түрә итеп күккә чөяр өчен дә, күркә сыман кабарып йөрер өчен дә түгел. Башкалар ни кылана, шулардан артта калырга, адәм хуры булып йөрергә язмасын дип кенә…

Карабәкнең:

– Ни-нәрсә җитмәсә, артта калган булып, тар маңгайлы булып саналасыз соң? – дигән соравыннан да мәлҗерәп төшмәде Кормаш бәк.

– Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган, аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк икән – син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә инде, туган.

– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, – дип, Карабәк баш чайкады. – Ә мин әле авылларга тимерче кирәклеген күз чалымына да китереп карамаган идем.

– И апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр ясый торган, камыт вә ыңгырчак эшли белә торган осталары да күче-күче белән кирәк аның. Атларның урманнан агач ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит бичаракайларның. Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда да, Аллаһның кашка тәкәсе кебек, гел атларда инде. Менә шуңа күрә, дирбия-камыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә!

– Ә шулай да Сөн ярында ничәләп авыл санап кайттың? – дип, Карабәк янә иске эзгә төште.

– Сикиядан Сөнгә бара-бара, уннан артык авыл санадым. Беренче чиратта мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый, Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын… э-э-э, Шәммәт, Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак… Менә шуларын башыннан ахырына чаклы урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым.

– Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? – дип, күкерттәй кабынды Карабәк. – Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем.

– Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? – дип, Кормаш иңбашларын гына сикертте. – Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады да, үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк авыл исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук, очкылык чиреннән Әлмөхәммәт урынына – Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне дә тач шул рәвешчә сөннәткә утырттылар.

– И-и, болай барса, без үзебезнең әткәйләрнең исемнәрен дә онытачакбыз икән! Әйтергә шулай ансат дип, иртәгә сабыйларны Габдулла урынына Апуш, тагын да яманрагы, урыслардан күрмеш, Нәчтүк, Ләксәй, Ибан дип йөртә башлаулардан Ходай саклый күрсен!

– Әстәгъфирулла! – дип, һәммәсе төкеренде, әмма Карабәккә каршы төшмәделәр…

Кормаш, Балтач авылларын карап чыкканнан соң, Уразай бәк әмирне Ак Идел ягына таба алып китте. Дистәләп күл ялтыраган үзәнлектә кайсы иңкүлектә, кайсы тау итәгенә сузылып урнашкан дүрт авыл ягына, сабырсызланып, камчы очы белән төртеп күрсәтте ул.

– Менә соклан инде, Карабәк, күз уңыннан кичер. Югары Гәрәй берсе, калганнары Түбән, Урта, Кече Гәрәй. Сөннең аръягында тагын бер Гәрәй бар. Барысы да үзебезнең кабилә атамасын йөртә. Аксакаллары Мөхәммәт, Гайнан, Әбелшәех атлы булса да, үзләре баш тартты. Юк, безне бутамасыннар, без – Кырымнан ук ыру канын алып килгән гәрәйлеләр, диделәр. Ун-егерме авыл бер үк атлы булмасын дип кенә кайберләренә Бурсык, Кабан, Әтәч, Куян дигән кушаматлар бирдек, бертөрләрен, үзебезчә гап-гади итеп, Такталачык, Каентүбә, Чалманарат дип атадык…

Юл уңаенда беренче урнашкан Түбән Гәрәй урамнарына барып керүгә үк Карабәкнең күзләрендә якты ут кабынды. Матур, төзек, килешле бит, шайтан, күз тимәсен! Урамнарның киңлеген йөзәр адым чамалы корып куйган болар. Димәк, янгын дигән хәвеф туа калса, очкын йорттан йортка әтәч сыман гына сикерә алмаячак. Капкалары – такта, коймалары – читән. Йортлары йә нарат, йә усактан. Ихата түрендә мунча, келәт, лапас тезелеп киткән. Байтак гомерләрен сәфәрдә йөрсәләр дә, алдан күрүчән, бик нык әзерлекле бит ул гәрәйлеләр. Келәт идәне астында, һичбер шиксез, кар базлары да бардыр.

Урамнарында бер җан иясе дә күренмәгәнгә генә як-ягына, хәтта ихаталарга да күз йөгертеп барырга мәҗбүр булды Карабәк. Әй, юк, җансыз түгел, бер капкадан җитү буйлы бер кыз чыкты әнә. Иңнәрендә – көянтәгә аскан ике чиләк. Җайдакларны күрүгә үк, мәче җитезлеге белән ихатага кире чуммакчы иде, Карабәк аваз салды:

– Без шулай ук өркеп качардай котсызмыни, сылу?

Кызый каушап тормады, яртылаш ачылган капкадан үрелеп, җор мәгънәле сүз ыргытты:

– Юк ла инде, абый кеше, котсыз түгел лә сез. Каршыга буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый дигән ырым бар бит. Мин шуңа гына качтым.

– Ә минем барасы җирем шушы авыл иде, менә килеп җиттем, сылукай. Әйдә, чыгып күрен. Мин ырымнар белән баш катыра торган кеше түгел. Аның каравы бер канунны гомерлеккә ятлап куйдым. Бүредән курыксаң, урманнарга йөрмә… Әйдә, чык, дим, ичмаса, су эчер син безгә…

Ниһаять, кыз тәвәккәлләде, чиләкләрен алъяпкычы белән каплый-каплый, кабат пәйда булды. Карабәк күз йөгертте: агайлар әйтмешли, авызыңда эреп китәрдәй җиләк төсле пешеп җиткән сылу бала бу! Яше, мөгаен дә, ундүрт-унбиштәдер, әмма үзе төлке-сыртланнар да куып тота алмас җитез җәйрән сыман. Алъяпкыч канатлары астыннан ике алма төрткән. Алъяпкычны буып куйган биле бер уч көлтә төсле. Озын итәкләре аякларын каплый, тик зеңгелдәп барган чулпы тәңкәле толымнар астына күз текәсәң, тиз-тиз уйнаклаган тыгыз таучыклары аның төз, көчле аяклы икәнлеген ассызыклап тора. Аз да түгел, күп тә түгел, бүген үк яучы җибәрерлек килен ләбаса бу сылу-җанашкаем!

Урам уртасында сиртмәле коены чаптар да инде сизенеп алган, түземлеген җуеп, ул да шунда тартты. Бура янына килеп җитүгә үк Карабәк ияреннән сикереп төшкән иде дә, сиртмә бавын эләктерергә өлгерә алмый калды. Ә кыз бик җитез икән, менә ул, кулларын тиен шикелле җитез биетә-биетә, торна борыныдай кое сиртмәсен әүвәл аска таба иде, аннары күз ачып йомарлык арада бура авызында, ялык-йолык килеп, комнар белән ышкып чистартылган бакыр чиләк калкып чыкты. Сылукай аны бура почмагына җайлап кына утыртты да телгә килде:

– Рәхим итегез, әйдә, эчегез соң!

Карабәк, сихерләнгән сыман, аңа текәлеп тик торуын белде. Кеш тиреседәй елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канаты кебек кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялуданмы, тарсынуданмы икән, кызарып торган ике матур яңак.

– Үзегез су сораган идегез ләбаса, йә, эчегез инде, – дип кыстап торган кызның елмаюын да күргәч, Карабәк, әйтерсең лә телдән язды…

Менә сиңа мә! Гап-гади бер авыл уртасында иң беренче булып очраган татар кызы әсир итте бит! Син бу күркәм затка гашыйк булмыйча, хәвеф-мазар туса, аны якламыйча, коткармыйча кара!..

Карабәк иреннәре белән көмеш суга чумды. И-и, бу суның келәм кебек йомшаклыгы, нәфислеге, тешләреңне чымырдатырдай хәтфә суыклыгы! Шушы таныш түгел сылу кулыннан алып эчкәнгә генә шулай татлымы соң бу, әллә туган якның тәгәрмәч эзенә җыелган сулары да зәмзәм була микән?..

– Исем-атың кемдер, сылу? – дип әйтә алды Карабәк бераздан, һушын җыеп.

– Айзирәк мин, – дигән җавап Карабәккә болытлар өстеннән төшкәндәй талгын аһәң булып иреште.

– Ә нишләп япа-ялгызың? Авылыгызда нигә адәм заты күренми?

– Ялгыз түгел, өйдә инәкәй бар. Күрше карчыклары, бала-чага монда бик күп.

– Ә өлкәннәр? Мин ирләрне, хатын-кызны әйтәм.

– Һи, абый кеше, мәзәк тә инде син. Гәрәйләрнең хәзер кул арасына керердәй барча кешесе малай-шалаена, кыз-кыркынга тикле болында бит. Инде атна буе Ак Идел буендагы тугайлыкта печән чабып, печән җыеп ята авыл халкы.

– Ә син нишләп монда? Нигә анда түгел?

– Яландагылар көн кызуында ял итеп алырга туктады, мин авылга чаптым. Инәкәй чирләп егылды, мин аның хәлен белергә дип кайттым. Чәй генә эчерәм дә тагын шунда торып йөгерәм.

– Алай икән, алай, – дип, чигәләрен уып торды Карабәк. Аннары, сүз юкта сүз булсын дип кенә тагын сорашты: – Әтиең дә болындадыр инде?

– Минем әткәй юк бит, – дип, юаш тавыш белән җавап тотты сылу. – Өч кыш элек Ак Иделгә батып харап булды.

– Нишләп инде?

– Сусарларга куйган җәтмәләрне тикшерергә дип җыенып киткән иде, Ак Идел өстендә боз ярылган да әткәй мәрхүм су төбенә чумган. Безнекеләр өч көн буе ыргаклар белән эзләп карадылар, таба алмадылар. Идел аңа кушылган Шәбез, Бәҗәнә шикелле вак-төяк инеш түгел, ул бит диңгез сымак. Колга буе гына ярык эченә ыргак ташлап, кеше гәүдәсен ничек таба алсыннар ди?!

– Үлгән артыннан үлеп булмый, сеңел, җаны оҗмахтадыр, син кайгырма бик, – дип юатырга мәҗбүр булды Карабәк. Аннары үзен төрткәләүгә сискәнеп башын борса, чаптары чиләктәге суны төбенә кадәр эчеп бетергән дә, башын чөеп, тагын сорый…

– Җитте, җитте, наный, – дип, хәзер инде атны юатты ул, муеныннан шап-шоп сөеп алды. – Без өебезгә кайтып җитмәдек бит әле, тагын юл чыгасы.

Карабәк Айзирәкнең кулларыннан алды, кыюланып дәште:

– Син, тагын болынга төшәм, дигән идең. Әйдә, алып төшеп, ул тугайлыкны миңа да күрсәт әле. Мин печән чабып кәҗә маемны чыгарган оста түгел түгелен, шулай да сәнәк тоту, кибән куюларны гына булдыра алырмын сыман.

– Ай-һай, абый! Кибән түбәсендә печән алып тору өчен минем Саттар абый кебек булу кирәк. Менә ул ичмаса булдыра да инде. Кулларына карап өлгереп тә булмый, бер уч печәнне дә кире төшермичә җыеп бара белә. Үзе тиен кебек боргалана, шунда әле тузан болыты күтәрердәй итеп биергә дә өлгерә.

– Ярар, укам коелмас, кирәк булса, мине дә мендерерсез. Алай-болай синең арттан яучы җибәрергә кирәк булса, Саттар абыең белән дуслашып кую артык булмас.

– Әй-лә, абый, тиктомалдан нигә шаяртасың? Синең кебек ай-кояшлар безнең ише хәерче ихатасына нурын ташлый димени инде? – дип, Айзирәк чынлап үпкәләде, ахры, яулыгының бер очын авызына кабып, борылып ук китте.

– Сылуым, сылуым, – дип, артыннан юыртырга мәҗбүр булды әмир. – Серкәң бөтенләй дә су күтәрми икән, миңа шаяртып сүз кушарга да ярамыймыни соң?

– Бу өлкәдә түгел, – дигән коры гына җавап ишетелде, әмма, ни хикмәттер, сылу кызыкай адымнарын барыбер сүлпәнәйтте.

– Мине болынга алып бар дип сорадым лабаса. Әйдә, җыен да чык. Тугайлыкка алып төш инде мине!..

– Ярар, ярар…

Бераздан Айзирәк алмаш чаптарга атланып бара башлагач, Карабәк үзен кызны кысып кочаклап алудан көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган кулларын бер-берсенә тидерергә дә шүрләп, юл буенча талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч манзараны күреп алгач кына Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты.

– Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор, берүк. Мин мондый матурлыкны кабат кайчан күрәм әле…

Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага. Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән?

Әнә тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә, диңгез дулкыннары кебек, берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк булып, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар арасыннан кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайравы ишетелеп тора. Әрәмәлекләр артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да хыялларда гына күреп, тоеп иләсләнгән җәннәт бакчасын хәтерләтә, кушылып җырлау өчен монда тутый кошлар һәм тавис-ханбикә генә җитми.

Менә бервакыт Карабәкнең колагына «Ныклап кара, хәтереңә салып куй, синең гыйшкың менә шунда кала» дигән сәер җөмлә-аһәң килеп ишетелде. Үз-үзенә ышанмыйча, әмир янда утырган Айзирәкнең иреннәренә күз ташлады. Юк, ул түгелдер бу тавыш иясе, аның иреннәре нык кысылган. Алай булгач, әллә Ходай үзе, әллә йөрәге эндәштеме аңа?

– Ай, безнекеләр эшкә кузгалалар! – дип аваз бирде сылу. – Сүзләүләре мөмкин, яннарына ашыгырга кирәк.

Карабәк чаптарының касыгына үкчәләрен тидереп алды, ике янган йөрәк тау өстеннән аска томырылды. Уразай бәк күптән инде бирегә төшеп җиткән, колачын киң ачып каршылап тора.

– Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди. Печәнчеләргә ярдәм кулы сузарга ниятләгәнсең икән, рәхим итеп уртасында бул, кунак түрә.

Карабәккә әүвәл чалгы бирделәр, шабыр тиргә баткач, сәнәк тоттырдылар. Кибән куючы яшь-җилкенчәкне күргәч, ул шулар янына чапты. Анда килсә, сүз берләшкән сыман, һәммәсе дә кибән түбәсенә төртеп күрсәтәләр.

– Май ягылган күмәчне ялкау да ярата ул. Син әйдә шул күмәчнең тәмен татып кара әле.

Югарыда унтугыз-егерме яшьләрдә булган, Карабәкнең үзе шикелле үк кара-чутыр егет басып тора. Кунак белән качышлы уйнап та маташмады ул.

– Сиңа су эчергән Айзирәкнең абыйсы инде мин. Саттар атлы булам. Минем белән рәттән, һич югы, тирләгәнче басып тора алсаң, бер атна буена ашаудан баш тартам, – дип рәхәтләнеп көлә.

Өчме-дүртме егет берьюлы чүмәлә чаклы печән ыргытуга, Карабәк кибән өстеннән мәтәлде дә төште. Гарьлегеннән тагын өскә таба ыргылган иде дә, итәгеннән тартып, ирек бирмәделәр.

– Кетәклектә һәр тавыкның үз урыны мәгълүм. Каш ясыйм дип күзеңне чыгарырсың. Печән чүмәләләрен ташып өлгертсәң, безгә шул да җитә.

Кичке эңгер-меңгердә, күз бәйләнә башлаганчы печән ташый-ташый, Карабәкнең ике кулы өзелеп төшә язды. Аякларын да көч-хәл белән генә сөйри иде инде, Аллаһның рәхмәте, «Ярхәмикалла, тәмам» дип кычкырып, эшне туктаттылар. Карабәк чүмәлә төбенә чүгүгә үк йоклап китәр сыман иде, яшьләрнең тугайлык уртасында учак кабызуын күреп, кабат әсәренде. Монысы ни тагын да, болар ни кылмакчы?

Учак өстеннән сикереп уйнаулар да, әйлән-бәйлән килеп биюләр дә, учка йөзек салып җәза бирүләр дә – берсе-бер калмады. Карабәк өчен болар, әлбәттә инде, чит-ят, ул аларның берсе турында да ишетеп белми иде. Хәйран калып, күзәтеп тик утырды. Инде аның күз кабаклары йомыла башлавын шәйләделәр бугай, Уразай бәк чышан-пышан килде.

– Тал белән печәннән әвәләп куйган чатырларның иң кырыйдагысы, әнә тегесе, синеке булыр. Кер дә ят, Карабәк. Иртән йоклап калсаң, хурлыгын соңыннан Ак Идел суы белән дә юып бетерә алмассың…

Иртән төш күрдеме ул, саташтымы – яшерен бер фәрештә аның борынын, колакларын хәтфә үлән белән кытыклап уяткандай булды. Баш астына салынган иярдән калкынып як-ягын карманса, бернинди фәрештә дә, хәтфә үлән дә юк. Чатырдан баш сузса, болынлыкта да бер җан иясе дә күренми бит әле. Таң атмаган дияр идең, әнә Ак Иделнең үр ягыннан, офыкны кызартып, кояш чыгып килә. Димәк, йоклап калмаган, Ходайга мең шөкер, аны хурлыктан йолып алган бит. Ходай ук түгелдер, аның фәрештәседер… Тик кайда икән ул?

Карабәк чишмә урынын кичә кич үк ятлап калган иде. Гер таккандай авырайган кулларын яман болгый-болгый, тәнен яза-яза су янына килсә, чишмә улагы янында Айзирәк елмаеп утыра.

– Уяндыңмы, түрәм? – дип эндәшкән тавышына кадәр газиз, кайнар.

– Мине син уяттың бит, әйт, шулаймы? – дип сүз кушты Карабәк, артык түзалмыйча.

– Юк, мин түгел, ә фәрештәң, – дип елмайды таң сылуы.

– Синең кебек фәрештәне көтеп күпме хыялландым! – дип пышылдады әмир, таң сылуын кочагына алып.

– Мин дә, түрәм! – дип җаваплады әллә таң сылуы, әллә барча җиһан…

Карабәк Айзирәкне җитәкләде дә печәнчеләр ыстаныннан читкә торып йөгерде. Аякларга урыны-урыны белән аксыргаклар, сарут, кандала үләннәре тешләк ата каз шикелле ябышмакчы була, яшүсмердәй кызган Карабәкне генә һич туктата алмый. Уразайлыларның ботаклардан корган чатырлары тәмам күз алдыннан югалганчы, Агыйдел ярына килеп төртелгәнче йөгерде алар. Яр буенда Айзирәк, артта калган чатырларга төртеп, искә-аңга чакырмакчы иде, яргаланып беткән иреннәре белән әмир аның сабый баланыкыдай үпкәләп бөрешкән нәни генә авызын томалады.

– Син хәзер мәңгегә минеке, тик минеке инде! – дип пышылдады ул, ут капкандай, тиз-тиз сулыш ала-ала.

Аннары әмирнең иреннәре кызның колак очларына, иңбашларга, муенына, ике пөхтә ими арасына очып күчте. Җиргә тезләнделәр. Зәңгәрсу алъяпкыч, яшькелт күлмәк, аксыл итәкләрнең җиргә шуышып төшүен дә һичкем шәйләмәде. Тездән узган үлән искиткеч тә хәтфә, шундый кайнар иде, ул ике ярны юрган-ястыклар шикелле җәелеп кочагына алды. Кызның аккош канатыдай аксыл шома тәненә, дәрттән ташып тулган күкрәкләренә күз салуга, көнләшүдән яр буендагы таллар да түбән иелде, ә җир җиләкләрнең яңаклары оялудан кызарып ук чыкты сыман.

Айзирәкнең күкрәкләре ике алма зурлыгыннан артмыйдыр да әле. Очларын да пешкән чия дип кычкырырлык түгел. Ләкин нишләп бу кадәрле нәфис тә, татлы да, үзләре йомшак та, тыгыз да һәм сихерле дә соң алар?! Карабәк онытылыбрак үпкән чакта чия төше чаклы күкрәк очларыннан ике тамчы сөт тә сытылып чыкты бугай. Сөбханалла, җир йөзендә кырыкка хәтле яшәп, үз гомерендә мондый да татлы, бу чаклы да исерткеч сыеклыкка телен тидереп караганы булмады бит аның!

Айзирәкнең күкрәк очлары, кендеге, беләкләре әүвәл Карабәкне яшь кычыткан шикелле өтеп алды, аннары рәхәтлеге, кырмыска өере кебек, бөтен тәне, иңбашлары, аяклары буйлап таралды. Ә бераздан, Айзирәк тәненең кайнарлыгын, керсезлеген, кадерен тоя барган саен, Карабәк үзен әле кычыткан белән, әле япь-яшь, хәтфә, куе чыршы миллеге белән чабынгандай тойды. Рәхәтлек мизгелләре әле чыршының йомшак ылыслары кебек кадый, әле кычыткан кармагы төсле чеметә, яндыра, кыздыра, мондый ләззәттән һич аерылып булмый, бу бәхетне һичбер кайчан татымаган сыман, кайнар мунча ләүкәсендә яткан көйгә, кабат-кабат чабынасы килә!

Айзирәк тә назлы авазлар белән рәхәтлек кичереп ыңгыраша. Ул бүген, су эчәргә сусап, нәни инеш буена төшкән тай шикелле. Карабәк белеп тора: япь-яшь тайны елга янына йөгәнләп тә, хәйләләп тә китерергә була, әмма муенына менеп атлансаң да, ул иренен су өстенә тидерәчәк түгел! Ләззәт, шифа, рәхәт, бәхет, оҗмах берьюлы килде Карабәккә!..




15


Бер атна буе бөтен шартын китереп туй иткәннән соң гына кайтыр юлга чыкты яңа, яшь пар. Саттар аларны Ык елгасындагы Мирза кичүенә чаклы озата килгән иде, аерылышканда Карабәккә туры карап дәште:

– Айзирәк өчен калкан булып яши белсәң иде, җизни түрә. Без, аның борадәрләре, шуны гына сорыйбыз: кара гавам кызы, ятимә дип, аны син рәнҗетә күрмә.

Инде кочаклашулар бетеп, иярләргә менгәч, Карабәк сорап куйды:

– Карале, кем, каениш, «Мирза кичүе» дигән атама монда ничек килеп эләккән?

– Аны беркем дә анык кына белми. Тимер Булат атлы әмирне тез чүктерү өчен бу төбәккә Мамай мирза да килеп җиткән дигән имеш-мимешләр бар. Ә чынлыкта, ай-һай, килде микән? Ул, һич югы, бер төмән белән ябырылган булса да, Ык буен да, Ак Идел тирәсен дә айкамый вә измичә генә кайта белмәс иде. Бу якларда түмгәк хәтле вак-төяк түрәләргә дә кибән чаклы олы исем тагу кебек сәер гадәтләр бар. Сарман янындагы Зәңгәр тауда Майкы би атлы бер меңбаш та гомер иткән булган, мәгәр үзен һаман онытмыйлар. Ул Бату хан гаскәрендә, хактан да, бик абруйлы меңбаш булып йөргән, ә Биләр каласын яулап алганнан соң, бер болгар кызына гашыйк булып, шушы якта торып калган, имеш. Шул Майкы бине ошбу төбәк халкы кайчакларда әмир йә хан дип тә җибәргәли. Әнә Ык буендагы Тәмьян авылы янәшәсендә Тугаш атлы бер бәк алагаем утар корып яши. Чулманга коя торган бер инеш янәшәсендәге тау башында Бигеш атлы түрә зур йорт салып куйган. Нинди галәмәттер, халык аларның икесен дә, бер чыбыктан сөреп, «хан» дип атап йөри. Һәр бәндәнең авызына сугып булмый, ә алар юк кешене дә күккә чөя шулай. Инде аптыраганнан үзебез дә торып-торып һаман баш ватабыз. Шул Мамай мирза чирүендә яу кылып йөргәнгә, кичүне дә мирзаныкы дип атамадымы икән ул түрәләр?..

«Сәер, гаҗәеп кыргый хәл бу, – дип, үз эченнән генә уйга чума-чума, кайту юлына чыкты Карабәк. – Мамай хөрмәтенә кушкан булсалар, алар шул мирзаны сагыналар, димәк. Ә ни өчен? Мамайның аларга нинди изгелеге тиде икән? Каты, корыч куллы булганы өчен кадерлеме шулай? Итек ыштыры, аяк чолгавы сыман, туктаусыз алышынып торган хан аламаларыннан туеп беткәнгәме? Менә баш ват.

Һичбер шик юк, әлбәттә, халык бу Сарайның таган сыман әрле-бирле уйнаган түнтәреш-суешларыннан да, тотрыксыз заманадан да туеп беткән инде. Бозау сыман юаш ирне, үшән алашаны, чи утынны да өнәмиләр, күралмыйлар хәтта. Халыкка, тыныч кына, кайгы-хәсрәтләрсез гомер итү өчен, ил сагына кыя-калкан булып баса алырдай гаярь ханнар, күмәк гаскәр кирәк бит ул. Әнә теге чакта Болгарда зар елаган Низамины гына искә төшер. «Без, урыс ушкуйларыннан, урыс баскыннарыннан арына алмыйча, канга батып яттык, шул көннәрдә Сарайдагы ханнар безне яклау өчен бармакка бармак та сугып карамады, Болгар олысын да үзләренә ясак түләргә вакыт җиткән чакта гына искә төшерәләр». Гади яугир булып йөргән Җәүдәтне генә кара, ул да үз йортын, үз илен билбирмәс баһадир итеп күрергә хыяллана ласа!

Менә шундый ул хакыйкать, кичәге Габдулла хан һәм бүген йорт хуҗасы булып күтәрелгән Карабәк әмир! Син юкка гына Болгар олысын Урдадан аерып алу яисә аның халкын, үз артыңнан ияртеп, кайсыдыр кыйтгага алып китү, аерым ханлык төзеп гомер итү турында хыялланасың. Син йөзәрләгән авылны, йөз меңләгән ир вә хатыннарны күк йөзенә иңдерә дә, аларны җиде кат болытлар өстендә яшәтә дә алмыйсың бит. Халыкның туган-үскән нигезе дә, кендек каны тамган туфрагы, туган-тумачасы, кода-кодагые, хәтта чикне бозган өчен тибешеп-төрткәләшеп яшәгән күрше-күләне дә – барысы шушында, Болгар атлы уртак олыста гына. Хәтта тирес өемендә тибенгән тавыклар да үзенең ихатасын ташлап китә белми, ызан аша яткан күршеләр бакчасына кереп суалчан каптырса да, кабат үзе ияләшкән ихатага йөгереп чыга. Туган җир ул иңгә элгән йә аякка кигән кәвеш белән җилән генә түгел, аны монысы ертылды йә тишелде дип кенә алыштырып һәм яңартып булмый. Менә шушы яшәгән җиреңне гөлбакчага әйләндерә белергә, ә аны куян-төлке түгел, аю-бүреләр дә үтеп керә алмас кирмәннәргә төреп куярга кирәк.

Әнә Кормаш, Балтач, Гәрәй авылларын күреп, ихлас сокланып киттең. Гөлбакчадай авыллар кору, гаиләләр ишәйтү, мал үрчетү, һөнәр алачыклары төзеп кую өчен Кырым хәтле Кырымнан кузгалып килгән халыкка да кан коюсыз, сугышларсыз үткән биш ел вакыт җитте. Ипле-имин биш ел дәверендә Болгар белән Казан калаларың да, Җүкәтау белән Кашан кирмәннәре дә диварларга төренеп аякка басты. Әгәр Туктамыш хан Мәскәү кенәзләрен тез чүктереп, аларның арт сабакларын укытып кайтмаган булса, синең Болгарыңа ул ушкуйлар, ул ач әрвах урыслар, ирек куеп, «ярхәмикалла» дип кенә торыр идемени? Димәк, син Болгарыңның култык таякларын ташлап, тураеп һәм көрәеп басуы өчен дә иң беренче чиратта Туктамышка гына бурычлысың. Кабык эченә йомарланган әкәм-төкәм сыман, үз йортың, үз гаиләң иминлеге өчен генә янып-көеп яшәү оят, гарьлек! Урданың куәте дә бер йодрыкка укмашкан бармаклар шикелле, Болгар, Хаҗитархан, Кырым, Сарай, Актүбә кебек аерым-аерым йортлардан туплана ул. Берең аксый икән, күршеләр кул суза. Икенчең егылса, дошман таптамасын өчен, башкалары каплый. Хаҗитархан, Кырым, Актүбәләрдә дә – синең татарларың! Җучи хан төзеп һәм васыять итеп калдырган олуг илне саклау – безнең бурыч. Их, аны көчәйтер һәм үгез шикелле гаярь итү өчен, тәкъдир аларга тагын биш-алты ел сугышларсыз гына гомер бирсә икән!..

Карабәк янәшәсендә күләгә шикелле бөркәнеп барган Айзирәкне кочагына кысты.

– Шуны уйлап кайтам, көзге айлар якынаеп килсә дә, быел кичекмәстән Ага-Базарда зур ярминкә уздырырга кирәк. Ике йөз, өч йөз еллар элек үк безнең Болгар нәкъ менә Ага-Базары белән бар җиһанда бик зур шөһрәт тоткан. Каф таудан төшеп тә сәүдәгәрләр килеп җиткән монда, Үргәнеч ягыннан кыргыз-кайсаклар, мангытлар, калмык-ойротлар зур кәрваннар куган. Ни әкәмәт, хәтта гареб ягындагы варяглар да кораб-кораб булып килгәннәр. Яшь хатын алды да сараена кереп бикләнде бу, димәсеннәр әле. Яшь хатынлы булган сөенечтән, Ага-Базар ярминкәсен дә дошманнарның эче янарлык итеп үткәрергә кирәк. Кайтуга ук һәр тарафка елгыр чапкын юллыйм. Үргәнече, Каф тавы, варяглары, мадьярлары – һәммәсе дә килсен. Минем күңел иркен, бүген арт якларыннан тын алып яшәгән Мәскәү белән Рәзәненә дә чапкын җибәрттерәм, эчләре дөрләп янсын, чукынып китмәгәе!




16


Ага-Базар ярминкәсе генә үтеп киткән иде, Туктамыш хан чакыру җибәрттергән.

– Сарайда туй! Туктамыш хан кызы Нәкыяне мангыт кабиләсенең олуг бәге булган Балтыкчы бәк угылы Идегәйгә бирә. Бөек ханымыз барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, сәедләрен вә юлтотмыш сәүдәгәрләрне олы туйга дәшә!

Туй икән туй. Олыс әмире генә булган Карабәк, билгеле ки, андый ук мәшһүр хан түгел, Айзирәк белән аңа мәркәз үзәгендә, таҗдар сараенда, меңәрләгән кунак чакырып, туй гөрләтү кебек бәхет елмая алмый. Карабәк, гомумән, өч туен да артык тыйнак кыйланып, түрәләр күзеннән качып бәйрәм итте. Үзенә калса, туйның теләсә кайсысы да беренче нәүбәттә гаилә шатлыгы ул. Ә шатлыктан, зур кыңгырау тагып йөрмәсәң дә, бик тиз көнләшәләр. Әмма бүтән бер чараң юк, илтотмыш хан, олуг бәккә санап, туйга дәшә икән, син арба артына тагылган дегет чиләге түгел дигән сүз бу, юлга җыен инде, Карабәк-Габдулла хан…

Карабәк ун-унбиш олаулык бүләк әзерләтте, үзе белән улы Солтанны, җигәне Көңгерне, ике йөз җайдаклы сак нөгәре алды. Кияү буласы Идегәйдән бигрәк, каһанның үзенә дип әзерләнгән ун чабышкы тайны олау уртасына бәйләп куйганнан соң гына, таштан салган сараеның ишегенә килеп, Айзирәккә аваз салды ул:

– Олау әзер, сине генә көтәбез, җаныкаем…

Идел яры буйлап төшә башлагач та, Карабәк һәр тарафны мыегына чорнарга онытмады. Сәмәр кирмәнен, Җигүлат тауларын, алардан соң Караяр, Мәчетле, Кайтарма салаларын үттеләр, һәммәсе дә коры-сарылардан арынган яшь таллык шикелле кабаттан күтәрелгән, куәт-сүл җыйган. Үзәнлекләр саен сыер, сарык, кәҗә, елкы көтүләре утлый, арпа, солы, арыш басулары тезелешеп кала. Бер генә татар авылында да җимерек келәт-сарай, сугым малы төсле җиргә тезләнгән мунча, янгыннан соң кара кисәүләре белән шомландырып утырган хәрабә юк. Яши, гөрли, тернәкләнә бара Алтын Урда!..

Сарай каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек, тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, аларга түбә түшәлгән. Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар белән коралланган сакчы тора.

Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны кан түкмичә генә яулый алмаячак.

Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк, Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда, шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярым айлар ялтырап күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икеме-өчме нәсара чиркәве дә яшәп килә. Хәтта Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт салырга җөрьәт итмәде булса кирәк. Мәскәү-Сүздәлдәге Дмитрий, Константин, Олег кенәзләрнең барчасы да хәзер, каз-үрдәкләр төсле, тәпиләрен яшереп, шуышып кына, һәр ел саен ярлык алырга Туктамыш хан каршына килеп йөри, диләр. Аларда, күркә сыман кабарып, үз-үзләре белән хозурлану, тузганак мамыгы шикелле, күптән җилгә очты инде…

Карабәк, бөек хан сараена кергәнче үк, бәкләрбәге Хәсәнне күреп сораштырырга карар итте. Хәзер аңа томаннар артында калган кара көннәр өчен теш кайрап йөрүдән бер мәгънә дә юк бит. Син – кайчандыр ярты җиһанны дер селкетеп торган Болгар бәге – йортыңның имин яшәеше хакына тез дә чүгә бел…

– Ә мин, колакларны ябалакныкыдай тырпайтып, Болгар хакында адым саен сораштырып торам. Үзең Сарай тарафын бөтенләй ташладың бит, – дип, Хәсән аны колач җәеп, кочып каршы алды.

Карабәк төче камыр төсле җәелеп сөйләшүне бик өнәми иде. Ләкин ул туй түрендә утырырга, күңел ачарга дип чакырылган олы кунак лабаса, шуңа да чамадан тыш җитди булып кылануны артык күрде.

– Синең өчен Болгар юлына киртә корылмаган, гайбәтче хатыннар кебек, читтән генә төпченеп ятканчы, кайт та күрен идең, – дип, сүзләрен бик иләп тормыйча гына авыз ачкан иде, Хәсәннең урт кысуын шәйләгәч, шып туктады.

«Әһә, синең Болгарга булган үпкәң һич үтмәгән икән», – дип нәтиҗә ясады ул күңеленнән һәм бәйләрбәге көтмәгән сүзне кузгатты:

– Карале, бәк, туйга килгән булдык инде без килүен, мәгәр Идегәй хакында бөтенләй дә ишеткәнебез юк бит. Мин сарайда утырган чагында ниндидер Балтыкчы бәк исеме колакка чалынды анысы. Әмма кабилә башлыгы идеме ул аксакал, әллә мангыт олысының бәге идеме – аныкларга вакыт эләкмәде. Ә хәзер үзең туйга кил, үзең кияүнең кем икәнен дә белмә, болай әллә ничек, караңгы төн уртасында күзеңә яулык бәйләп, әбәкле уйнаган сыман.

– Һо, гаять катлаулы туй бу, аның бөтен серләрен белмичә килүең отышлырак түгелме икән әле, – дип, Хәсән үзе үк баш чайкады. – Син исемен ишетеп калган Балтыкчы бәк күптән юк инде ул. Моннан җиде ел элек безнең Туктамыш хан аны үз куллары белән тотып чапты.

Карабәк, корт чаккандай, үзенең кәнәфидән сикереп торуын да шәйләмичә калды.

– Ничек инде, ничек?

– Тарихы бик озын. – Хәсән янә башын чайкап куйды. – Аксак Тимердән өч төмән чирү алгач, Туктамыш күк Урда өстенә тәүге тапкыр җитмеш алтынчы санәдә[38 - 1376 ел.] килеп җиткән иде. Сауран каласы тышында без аны пыран-заран китереп тар-мар иттек, Туктамыш үзе көч-хәл белән качып котыла алды. Аксак әмир ягындагы нәүкәрләр умарта оясында бал кортлары сыман. Аксак моңа янә өч төмән җайдак биргән. Тагын шул ук Сауран кирмәне янында каршы алдык Туктамышны. Бу юлы Күк Урда чирүен Ырыс ханның икенче угылы Токтакый җитәкләде. Туктамышның үз нәүкәрләрен кирмән диварларына ташлавын гына көтеп җиткердек тә поскындагы төмәннәр белән, арттан томырылып, Аксак Тимер җибәргән икенче чирүне дә тоташ кырып салдык. Туктамыш Ак-су аша йөзеп кенә үлемнән ычкынды ул чакта да.

– Бәрәч, бәрәч, Туктамыш хан, шулай итеп, алты төмән яугирне кырдырып бетерттеме? – дип, Карабәк кабат күзен акайтырга мәҗбүр булды.

– Алай гына да түгел, – дип кул селтәде Хәсән, аннары элеккечә үк җитди кыяфәт белән дәвам итте: – Бу юлы да, гаскәр югалтып кайткач, Аксак инде үзе әллә туксан, әллә йөз меңлек гаскәр белән мәркәзебез Сыгнакка төбәп юлга чыга. Ырыс хан аны ярты юлда тугыз төмән белән каршы алды. Иллә мәгәр орышка керергә өлгерә алмадылар. Әллә кайдан гына давыл килеп чыкты. Карлы яңгыр атна буе койды. Шуның артыннан ук кисәк салкын бәрде, җир өстен тоташ боз катламы сарды. Хакмы-юкмы, төгәл әйтә алмыйм, мәгәр Аксакның шул яланда бер атна эчендә унбиш мең баш аты әрәм булган, диделәр. Ырыс хан, Туктамышны кайтарып бирүен таләп итеп, Аксак янына илче дә юллап карады, мәгәр теге барыбер тыңламады. Ахырда инде, яуны башлый да алмыйча, кире чигенделәр.

– Ниндидер «Тайгак орыш», «Пычрак орыш» дигән яулар турында хәбәр Кырымга да килеп җиткән иде, бактың исә, гел булмаган икән, – дип, Карабәк сүз кыстырды.

– Җитмеш сигезенче санәгә аяк баскач, Аксак әмир янә ияргә күтәрелгән. Нәкъ шул көннәрдә һич тә көтмәгәндә Ырыс ханыбыз «китте дә барды», туган. Нишләп, ни сәбәптән – һичкем белә алмады. Тәхетне Токтакыйдан да кечерәк Тимер Мәлик эләктергәч кенә күңелгә корт төште. «Шушы сәрхуш кулы уйнамадымы икән? Бу озак еллар буе хан булып утырса, безнең эшләр харап». Менә шундый уйлар белән пошаманга калдык. Ә бу, ике дә уйламый, төш җиткәнче түшәктә гырылдый, аннары кич буена, төн буена эчә. Хәтта Аксак әмир дә сәрхуш Тимер Мәликкә каршы яу кылып йөрүдән хурланган, дүрт төмән гаскәрен Туктамыш кулына ташлап киткән. Ни галәмәт, исерек хан кул астында яуга ташланып, бу бәрелештә дә җиңүгә ирештек әле без. Туктамыш нибары иллеләп нәүкәре белән генә яуны ташлап кача алды. Тимер Мәлик Туктамышның башы өчен бер мең елкы вәгъдә иткән иде. Җайдакларыбыз аны илле чакрым куды. Ләкин Аксак әмир Туктамышка гарәп чаптары бүләк иткән булган, безнекеләр андый аргамакны тота алмый кайтты.

– Могҗиза, әкәмәт бу, – дип, учы белән тезләренә суга-суга гаҗәпләнде Карабәк. – Туктамышка нинди генә фәрештә шулай ярдәм итте икән?

Хәсән дә кул селтәде.

– Белмим инде, белмим. Мәгәр моны саклап йөртүче фәрештә, асылда, бардыр. Өч тапкыр гаскәр туздырып кайткан Туктамышка Аксак әмир дүртенче кат чирү бирсен әле! Могҗиза инде, валлаһи, могҗиза, син хак әйтәсең. Күз алдыңа китер. Җитмеш сигезенче елның азагында Туктамыш Күк Урда өстенә дүртенче кат килгәч, түземе коргаксыган Сауран кирмәне ак әләм күтәрде бит! Каладагылар, кырга чыгып, Туктамышка бигать китерделәр. Аксак әмир гаскәренә Сауран чирүе дә кушылгач, Сыгнак каласы озак һөҗүмнәргә түзә алмады. Каладагы бәкләр Тимер Мәликне, арканнарга бәйләп, Туктамыш кулына чыгарып бирде, ә ул аны ике дә уйламыйча бүкәнгә озаттырды. Тимер Мәлик Балтыкчы бәкнең кызын хатынлыкка алган, шуңа күрә кияү-хан аны бәйләрбәк итеп куйган иде бит. Мондый дәрәҗәгә менгәч, билгеле ки, Балтыкчы бәк тә Тимер Мәлик ягында сугышларга керде. Туктамыш каршына бауларга чорнап китергәч, Балтыкчы би, газиз кызы белән киявенең абруйларын сакларга тырышып, яңа хан алдына тезләнеп, бигать китерүдән баш тартты. Меңәрләгән инсаннар каршында, үзәк мәйданда бит. Шуннан Туктамыш, котырынып, ятаганын суырып чыгарды да Балтыкчы бәкне икегә телеп атты. Булачак кияве Идегәйнең әтисе менә шул инде ул… Һәм иң гаҗәбе – Балтыкчыны чапканда, Идегәй шунда, дилбегә буе аралыкта гына басып тора иде… Үз күзләре белән күрде барысын да…

Карабәк шактый вакыт башын тотып утырганнан соң гына телгә килә алды:

– Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп булсын?! Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафикълык бит бу! Ничек инде? Үз атаңны сату, аяк астына салып таптау мөмкин эш түгел ләбаса!..

– Күреп торасың бит, иң якыннарын да сата, таптый ала аның ише җаннар, – дип фикер уртаклашты Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык чыкты. – Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәктер дигән сүз генә түгел бу. Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята.

– Бабасы, ягъни Туктамыш урынына үрмәләргә ният итүен күз алдында тотып әйтүеңме?

– Әйе, тәхеткә дә өмет итүе бар.

– Анысы барып чыкмас. Идегәй Чыңгызыйлар нәселеннән түгел.

– Шуңа карамастан Ногай мирза белән Мамай мирза егермешәр ел буе Сарай хакимнәрен уч төбендә биетте әнә.

Тагын уйга калдылар. Карабәк умарта күче эченә чумган кебек булды. Әйе, тарих кабатлана. Сәер, сәер кабатлану бу. Мамай мирза, Бирдебәк кызына өйләнеп, хан киявенә һәм иң төп сәрдәренә әверелгән, чынлыкта исә бабасын да, гомумән, Урданы да үзенең уч төбендә биеткән. Хәзер Идегәй Туктамышның кияве булып килә, ул да, мөгаен, гаскәрнең бер өлешен үз кулына эләктермичә калмас. Чишмә шулай акса, иртәгә Туктамышның да Идегәй кулында уенчык хан гына булып калуы бар. Идегәй ни кыланыр аннары, ни күрсәтер?.. Янә дә килеп, болар икесе дә бер үк сират күпере аша үткәннәр, бер үк тәкъдир кубызына биеп йөриләр, җитмәсә. Туктамышның әтисе Туйхуҗаны Күк Урдага атланып алган Ырыс хан ботарлаткан. Идегәйнең әтисе Балтыкчыны инде үзе үк шундый канлы язмыш кичергән Туктамыш хан – тагын шул ук Күк Урдага хуҗа булып алган явыз телеп аткан. Туктамыш хан, ярлыкау һәм яклау эзләп, Аксак Тимер янына чыгып качкан, шуннан, чит гаскәр, дошманнар чирүен алып килеп, ханга әверелгән. Тәкъдир дигәннәре бу юлы да кабатлана калса, Идегәй кайсы таҗдар ышыгына барып борын төртергә мәҗбүр булыр соң? Әгәр Идегәй Туктамыш мәктәбен, аның язмышын өлге иткән икән, димәк, кабатланачак та кабатланачак инде бу канлы һәм аяныч язмыш! Моннан ничек, ничек котылырга?..

Тынлыкны янә Карабәк башлап бозды:

– Ә син ничек Туктамыш кылычыннан исән кала алдың? Аның Сыгнакны яулап алган чагын күз алдымда тотам. Син Ырыс хан янында да олугбәк булып, диван хәтле диванны да үз кулыңда биетеп утыргансың. Ни галәмәт, Туктамыш сараенда да син ханның уң кулы. Кайсы җайдакка да яраган чаптар шикеллерәк.

Хәсән кырыс тавыш белән кистереп һәм катгый итеп дәште:

– Менә монысын мин сиңа чәйнәп каптыра алмыйм. Чөнки «чәйнәп биргән икмәк катысы хәтта сабый өчен дә тансык ризык түгел» дигән сүзне ишеткәнең бардыр, үзеңә уйларга да урын калсын. Ходай насыйп итсә, бермәлне синең башыңа да шул ук кайгы төшәр, шулчак ни өчен минем әүвәл Ырыс, аннары Туктамыш ыстанын сайлап алганны үзең чамаларсың. Ханнар килә дә китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем өчен түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә теләк яндыра – татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын! Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!..

Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай, анда үч бар дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә бер үк төрле гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да нәкъ шул. Соңгы елларда Мамайның чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора. Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер, Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары, мөгаен, беркадәр аерыладыр. Мамайның күз кабаклары каш астыннан ук шешенеп, керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Югыйсә Идегәйдә дә кысык күзләр, әмма каш астыннан төбәлгән карашында – яшен, ут бураны. Юк, бу бер сайлаган юлыннан чигенә торган йә төлке сымак койрык болгап йөрүче аумакай бәндә түгел. Туктамыш аңардан ни өчен кияү ясарга омтылуы аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын юмакчы булып кыланадыр булса кирәк. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса. Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?..

Туй шәп итеп ягылган мунча кебек кыза-җанлана башлагач, бары да аңлашылды. Төп «туй бүләге» хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте:

– Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм, һәм дә ки ул олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә!

– Афәрин! Машалла! – дип үкерде барча ялагай, соран яраннар.

«Хурлык, оят!» – дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары.

Билгеле ки, алар берсен берсе ишетмәде.




17


Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды.

– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә!

– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!

Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый читләре шикелле бүлтәйгән шул.

– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – диде Карабәк, инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп. – Синең дә менә шушылай мине сөендерер чакларыңны көтәм!

Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Иелеп кенә Айзирәкне яңагыннан үпте дә чаптарының касыгына төртте.

– Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!..

Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан иде, аны Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп каршы алдылар. Алтынчәчнең кулларында – ефәк биләүләргә биләнгән тиңсез бүләк. Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар дигәннәрдер инде, сабый йөзен ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак башыннан да җыйнаграк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен, кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә сабый күзләрен ачты. Аннары, нигә мине кисәтми-нитми күрсәтәсез дип рәнҗегән кебек, шактый яңгыравык тавыш белән елап җибәрде:

– Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә!

Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте:

– Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк дигән шанлы исем кушам!

– Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу нарасыйга, – дип, артта ясавылларның кайсыдыр пышылдады.

– Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! – дип кабатлады Карабәк…

Теләкләре Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай чамасы вакыт узуга ук, Сарайдан – Туктамыш ханнан – күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр.

– Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр, Кабул ягындагы пуштуннар илә әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә булмас. Күмәк карар чыгару өчен диванга дәшәм!..

Менә сиңа угыл өстәлү, менә сиңа япь-яшь ата булу шатлыклары! Барысы – чәлпәрәмә! Яусыз-орышсыз тормыш ялварып, юкка гына догалар укымаган, саф сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган, һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе, канлы елгаларга чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләрен чакырмаска иде дә бит… Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамыни?!




18


Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул, ияләнгән гадәт буенча, бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды.

– Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, – дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде.

– Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак Суфи атлы шаһ утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. Ак Суфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да исән вакытында Харәзем мәмләкәтен, нигез йорт кебек, үз итеп яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатканы, үзләрен кырнактай ятимгә санап гомер иткәне булмады. Шулай да суфи шаһлар Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кылалар икән инде, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса.

– Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? – дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. – Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк әле…

Бәйләрбәге, теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман, йөзен сытты.

– Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи борынына сугып кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул барыбер андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүредән талатырга ирек куеп торабыз. Әгәр болай кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә сикерәчәк!

– Юк, мин куркудан сорашмыйм, – дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта Хәсән каршында вак җан булып калырга теләмичә. – Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде дип кенә хафаланам.

– Бездә дә шул ук кайгы, – дип йомгаклады Хәсән. – Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмашалар. Ханбикәләр кебек, ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәү авыр бу җиһанда…

Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк керә-керешкә үк күз читләре белән шәйләп өлгерде – Туктамыш Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк, минем кияү сезнең белән тиңләшердәй кавемнән түгел, ул – күктәге бөркет дигән кинаядер инде. Кыяфәте чыннан да кәттә иде Идегәйнең. Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел үзе, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә әнә вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш көбә, алтын йөгертелгән җиңсәләр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең баш түбәңне нәҗесләп куймагае…

Туктамыш баштарак салмак кына тезде:

– Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк – газиз атам сымак. Сыгнак тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә килеп кердем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора…

Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлагач, Туктамышта, ниһаять, вәкарь тавыш та уяна башлады.

– Тимер бәкнең ниндидер этләре, аның гарәпләр әтрафына китүеннән файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул сузарга батырчылык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы Хөсәен җәнаплары үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең борадәремез дәрәҗәсендә игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без җәнапларыгыз илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе булган Үргәнеч өстенә сасы чүл бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнаплары янәшәсенә иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз илтифатсызлыгымыз итеп кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә тотсак, безләргә Үргәнеч, Каршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта ишетсәк, мәмнүн булачакмыз.

Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып Идегәй чәчрәп чыкты:

– Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнар каршында япа-ялгыз калдырырга тиеш түгелмез. Харәземнең өч каласына да кичекмәстән берәр төмән чирү озату мәгъкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмаса, гаскәрбаш җаваплылыгын мин үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка, дивар саклаудан тыш, кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны бирергә кирәк…

«Әһә, Харәземгә кергәч, тәмам бәйдән ычкынган эт кебек, үзбаш сәрдәр, үзбаш хан булырга маташа бу! – дип фикер йөртте Карабәк. – Әле аягына ыштыр урамаган, ә анда баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы».

– Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, – дип, урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. – Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү ике күршенең, урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең бездән ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең «ит изгелек, көт явызлык» дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы.

– Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! – дип, иң әүвәле, үзен үзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды:

– Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем?

– Мәхмүт солтан. Ул Казан каласының элгәреге әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр…

Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде.

«Тукта, тукта, – дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. – Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә әүвәл далалар буйлап качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер Котлык, Токтакый, Күнче углан, Коерчык – һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе – Ырыс хан уллары, Тимер Котлык шул ук Ырысның оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен берсе гаскәрбаш йә бәйләрбәк урынына күтәреп чыгарга батырчылык итми. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да, Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак…»

Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең чарасызлыктан үгездәй ярсуы йөзенә чыккан иде, камчысын да алып тормыйча, ул шундук юкка чыкты.

– Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, – дип пышылдады Карабәк, бәйләрбәгенең колагына иелеп.




19


Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте.

– Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә, әрсезлектә гаепләргә маташа, ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр, каршы тора алмыйча, кире киткән икән.

Ләкин Аксак Тимер сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел, азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан.

– Тимер бәк әзәриләр мәмләкәтенең җәнүб[39 - Җәнүб – көньяк.] ягында гаскәр туплап куйган, Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт Сарай-Бәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы Урдабызның газиз кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз еллардан гайре талаш барган. Каф тау – безнең өчен җанын тәслим кылган мал түгел түгелен дә, мәгәр аны барып якламыйча булмый.

Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды.

– Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын!

Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле…

Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә – бөтенләй дә таныш түгел бер бәк, әмма иң гаҗәбе – Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта Кияү каладан нибары бер мең генә яугир озаткан Витаутас кенәз дә күтәреп чыккан икән. Витаутасы Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән тугандаш солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк калган. Шуңа күрә аңа җеп урынына карт төлкесен – Ак Хуҗа бәкне тагып җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең өчен барыбер җылырак шул.

Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады.

– Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, – дип, фатиха биргәндәй итте ул Көңгер җигән белән улы Солтанга. – Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма. Күбрәк әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьялап су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә…

Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау кайттылар. Берсен берсе уздырып шапырына үзләре.

– Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә. Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык. Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, үзенә ришвәт түләмәгән өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты астына чыгып качкан. Капканы ачтылар ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат бәк барыбер тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде.

– Син белмисең инде аны, гамуҗа[40 - Гамуҗа – туганнан туганның абыйсы.] агам. Сыңар туманнары – бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә көмеш тәңкә керә.

– Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! – дип шаккатты Карабәк.

Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын кузгаткан көтүченеке шикелле яңа фәрман.

– Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән кире кайткан анда. Әзәриләр өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара!

Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә сазлык аны торган саен төпкәрәк суырачак. Аннан исән-имин котылу насыйп булмастыр, шәт…

Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса чибәр кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле гаҗәп елгыр һәм бердәм юырттылар. Былтыр урдалыларны рәнҗемәслек итеп озаткач, әлбәттә инде, әзәриләр дә токмачын шулпага салырга ашыккан яшь киленнәр төсле өтәләнеп көтеп тормаган.

Тәбриз – тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан кала. Мәчет манаралары урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары санап бетергесез. Диварларының яртысы – бүрәнә, калган өлеше – комташ. Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер, Туктамыш үзе дә, ике кул – ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында йөрергә тырышкан Тимер Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды.

– Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? – дип мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына җыеп алгач.

Карабәк үзе белән Көңгер җигәнен дә ияртеп килгән иде. Яшьрәк түрә һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче сыман, Көңгер чәчрәп чыкты:

– Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан[41 - Сиртмәле аткыч – катапульта.] шәрҗир[42 - Шәрҗир – эченә җир мае тутырылган чүлмәк.] ташлап карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл. Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак.

Туктамыш туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч – кылыч, ук орышы. Гәрчә… гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көч-хәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик тиз кул изәде.

– Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс…

Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат, аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк, каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер бирергә дә өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды.

– Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз каласы Туктамыш ханга бигать китерәчәк!..

И күндәмнәр, имеш. Мәгърур ханга тугрылык вә буйсынучанлык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгыз хандай җиһангир итеп тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң!

– Алга, алга! – дип үкерде Туктамыш, үзен үзе белми котырынып. – Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз!

Тәбризне сигез тәүлек буена тол хатынны көчләгән шикелле акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз – яраланып янга ауган ат йә бер дөя, ә Туктамыш яугирләре – кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды.

– Йөз мең саугат[43 - Саугат – сугыш әсирләре. Тарихи язмаларда әсирләр саны 200 мең итеп күрсәтелә.] әзер! – дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй.

– Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! – дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан.

– Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, – дип аптыратты аны яраннары. – Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам мөкиббән китеп тыңлый. Аны нишләтәбез?

Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде:

– Соң, әүлиямы, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакындагы уйлардан арыган мәлдә бер тыңламый калмам…

Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле тәмам такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына Урда җайдакларын янә өсләттеләр.

– Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыпталарына тикле туздырабыз!..

Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә, Аксак Тимер үтә нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир кайту юлындагы Туктамышның сыртын каплап баручы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.




20


Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр ул. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны, корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Мәмләкәтне Ходай Тәгалә хан-хакимнәр бәйдән ычкынудан берүк саклый күрсен!..

Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң хәйләкәр илчесен дә юллап карады хәтта:

– Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син нәҗестән көрәк булып Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык белән күтәрелүеңне дә онытып, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, барысын да исеңә төшерермен, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, миңа бигать китермәгән хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син!..

– Син миңа атам анысы, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына якыннарыңнан борын тыктырма. Каф тау олысы да – Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы…

Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан, карт төлке Ак Хуҗасын җибәреп, Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен аякка бастырып, анда да Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган, ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул.

– Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, – дип әмер бирергә ашыкты Туктамыш хан. – Ак Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык өйрәнгән. Һәрбересе икешәр төмән җайдак алып китсен!

– Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы бәкләрнең дә күңелен күрә белә, – дип нәтиҗә ясадылар илтотмыш түрәләр.

Хәбәр кайтты:

– Ак Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык ягыннан бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан исә җәнүб яклап Сәмәркандка төбәп бара икән.

Сәмәркандта Аксак Тимер угылы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә теш күрсәтмәкче булып тыпырчынып та караган, ди. Ләкин күмәк гаскәр сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары эченә кереп бикләнгән. Аксак Тимер мәркәзе, ак ташлардан өелеп, тимер чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман булгангадыр, Харәзем белән Урда җайдаклары аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешә алмаган. Ләкин шашкан көчләр, язгы ташудан соң тынган елга сыман, барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән Ак Хуҗа бәк Гүзәр, Каршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камап алган.

Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән сигезенче ел башында[44 - 1388 ел.] Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар уяу. Алар тарафыннан кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак, Сауран, Каршы калаларын ташлап, Җаек ярларына таба чигенәләр.

– Юк, юк! Яулаган кала – тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә кире кайтару юк! – дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияргә сикереп менгән. Аның өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын куып җитә:

– Бөек Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак![45 - Булгак – буза, чуалыш, фетнә.] Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә!

– Ничек инде «Идегәй»? Нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан кебек була аламыни?! – дип, ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче дә, аны юатырдай сүзләр табучы да булмады, чапкынның үзен кулга алып, әмер бирде: – Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз!




21


Юл буена Туктамышның җаны тоташтан ут иде, кала тышына ук чыгып, үзен көтеп торган бәйләрбәге Хәсәнне күргәч тә ярсуыннан басылмады әле.

– Ниткән булгак ул мәркәздә? Син ни карап яттың? Кайда миңа каршы фетнә кузгаткан теге явыз этләр?

Туктамыш әле төкерекләрен чәчә-чәчә, әле камчы уйнатып котырса да, Хәсән бәкнең йөзе таштан юнып ясаган шикелле салкын һәм үзгәрешсез иде, җавабы да кырыс кына чыкты:

– Фетнә-булгак дигәннәре һичбер мәмләкәткә дә чит-ят гамәл түгел. Тәхете вә таҗы булгач, аңа атлыгып торучы кайнар башлар һәрчак табыла ул. Адәм балаларының чире шундый инде. Ишектән керүгә, мәҗлес өстәленең читенә утыртсаң, ул түрдәге иң нәүмизле калҗага үрелмичә калмый.

– Син ник суган әкияте сатып торасың әле монда? – дип үкеренде Туктамыш хан. – Теге этләр, этләр кайда, дидем? Идегәй кияү дә шул Ырысныкыларга сатылганмы әллә? Хакмы шул сүз?

– Ни аяныч, хак шул, – диде Хәсән элеккечә күңелсез һәм салкын аһәң белән. – Алай гына да түгел, синең кияү – булгак юлбашчысы. Ырысныкыларны башлап ул котырткан. Токтакый белән Күнче – акыл утырткан ирләр, алары таҗга дәгъва итәргә теләк белдермәгән. Ә Тимер Котлык – ияр татымаган, тәртәне күрмәгән яшь тай, дуамал бит. Идегәй эт шикелле өстереп торгач, котыргандыр инде. Яшь чагында кем генә хыялында ай түбәсенә сикереп менмәгән соң?!




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/vahit-imamov/karab-k-kaensar-zh-yentyk/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes


Примечания





1


Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы.




2


Бигать – тугрылыкка ант.




3


Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис.




4


Милади белән 1342 ел.




5


Турун – онык улы яки оныкның оныклары.




6


Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.




7


Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.




8


Каладар – наместник.




9


Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу үткәргән Куликово кыры.




10


Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.




11


Алан – чукынгач осетинга әверелгән кавем.




12


Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.




13


Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.




14


Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында буталдырмау өчен, монысының исемен үзгәртергә булдык.




15


Бүгенге атаклы Мамай курганы – элек мирза сарае урнашкан калкулык.




16


Рум диңгезе – Кара диңгез.




17


Алпар – рыцарь.




18


Кәффа белән Солхат – хәзерге Феодосия каласы. Солхат Аксак Тимер тарафыннан юкка чыгарылган.




19


Нөгәр – отряд, гаскәр.




20





Ләһ – поляк халкының элеккеге исеме-атамасы.




21


Милади белән 1380 ел.




22


Борын-Инеш – Воронеж елгасы.




23


Көбә үзән – Кубань.




24


Карасу – Елец каласы.




25


Кияү кала – Киев.




26


Рус елъязмачыларына нисбәт ителгән «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» дигән хикәятләрдә Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган дип тасвирлана. Әлбәттә, бу саннар хакыйкатьтән гаять ерак.




27


Алай – полк.




28


Соран – хамелеон.




29


Мигъмар – төзүче оста, архитектор.




30


Ушкуй – елга баркасы. Шуларга төялеп, Болгар яки Алтын Урда калаларын таларга килүче урыс юлбасарларын элек шулай атаганнар.




31


Имәнкала – бүгенге Уфа урынындагы кирмән.




32


Җигән – бертуганның улы, русча – племянник.




33


Великий Новгород каласы күздә тотыла.




34


Шыгавыл – тышкы сакчы, дивар-капка сакчылары.




35


Мәнзәл – билгеле бер ара саен Бату хан ямчылар өчен төзеткән элемтә ыстаннары. «Минзәлә» атамасы шуннан барлыкка килгән.




36


Шайман – хәрби кием яки сугыш кораллары.




37


Дарелфөнүн – университет.




38


1376 ел.




39


Җәнүб – көньяк.




40


Гамуҗа – туганнан туганның абыйсы.




41


Сиртмәле аткыч – катапульта.




42


Шәрҗир – эченә җир мае тутырылган чүлмәк.




43


Саугат – сугыш әсирләре. Тарихи язмаларда әсирләр саны 200 мең итеп күрсәтелә.




44


1388 ел.




45


Булгак – буза, чуалыш, фетнә.


