Ходай бүләге
Галимҗан Гыйльманов


Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала.

Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.





Галимҗан Гыйльманов

Ходай бүләге





Шартлау



Кайту

Булатны көзге караңгы төндә кайтарып ташладылар. Ике солдат иярткән яшь кенә лейтенант, хәрби киемдәге врач хатын, военкомат вәкиле, тагын әллә кемнәр, арты ябулы хәрби машинадан озын, килбәтсез носилканы сөйрәп чыгардылар да, бәрелә-сугыла ишегалдына, аннары өйгә юнәлделәр. Өйдәгеләр аңышып өлгергәнче, носилканы түрдәге түшәк янәшәсенә куеп, ана кешегә – солдат капчыгы, ата кешегә күк төргәк тоттырып чыгып та киттеләр. Фәүзия белән Тимерҗан, бер-берсенә карашып, җансыз, хәрәкәтсез яткан носилка янында аптырап басып калдылар. Шулвакыт эчке бүлмәдән кызлары Гөлназ килеп чыкты. Күзләрен уа-уа:

– Нәрсә булды, әнкәй? Кем килде? – дип сорады.

Фәүзиягә шушы сорау кирәк булган икән. Ул карашларын салмак кына кызыннан идәндә яткан носилкага күчерде һәм, буынсыз булып, шул носилкадагы җансыз улы өстенә сыгылып төште.

– Улы-ы-м!.. Үтерделәрмени?..

Аның артыннан Тимерҗан тезләнде. Иң ахырдан тәмам уянып җиткән Гөлназ Чечняда хәрби хезмәттә булган, ике ай элек хаты килүдән туктап бөтен өй эчен тынгысыз иткән абыйсына килеп ябырылды…


Туган нигез

Булат, өйләренә кайтып кергәнче, ничек каршы алырлар икән дип өзгәләнде. Болай кайтырмын дип ялгыш та уйлаганы булмады шул. Моннан ике ай элек кемдер: «Ярым үлек хәлеңдә кача-поса кайтарып куярлар әле», – дисә, аның бугазына барып ябышыр иде, мөгаен. Кайтаралар икән шул.

Нәкъ ике ай элек Булатның тормышы утлы һәм «аһ»лы җәһәннәмгә әверелде. Аның бөтен тәне, буыннары, тәнендәге һәр күзәнәк, сугышка протест белдергән кебек, мәңгелеккә хәрәкәтсез калдылар. Юк, үлмәде алар, бары тик яшәүдән баш тарттылар. Нинди генә хастаханәләрдә ятмады ул, нинди генә врачлар карамады аны, әмма Булат күзләрен шардай итеп ята бирде. «Шардай» дию төгәл булмас. Аның аңы, зиһене эшли, күз алмалары йөгереп тора, карашларында бер генә бөртек, бәлки, соңгы бөртек, нур, димәк, өмет тамчысы җемелди.

Менә шундый хәлдә ул әткәсе-әнкәсе каршына килеп басты. Басмады, ятты… Ерак юлдан кайткач, аның хәле хәл иде, әмма ул, капкадан керү белән, сулышы иркенәеп, йөрәгенең ярсыбрак тибә башлавын, тәненең ниндидер бер сихри көчкә, энергиягә тулыша баруын тойды. Булат караңгы чолан аша өйгә үткәндә аеруча нык тойды ул исне. Өйләре исен, туган нигез исен. Бу ис ниндидер әйбер исе генә түгел. Анда чоланга кертеп тутырылган ашлык исе дә, тарттырыр өчен җәеп куелган шомырт исе дә, почмак саен кыстырылган бөтнек, мәтрүшкә, әрем исе дә, ярты өйне алып торган мич исе дә, анда пешкән ипи исе дә, ипи алгач тәгәрәтелгән бәрәңге исе дә… Тагын… тагын китап исе! Өйалдындагы шүрлеккә тезелеп, ак пәрдә белән ябылып, тарттырылып куелган алар. Армиядән кайткач, Булат юристлыкка укырга кермәкче иде… Шуны уйлап, бик күп китап җыйды. Хәзер аларның кирәге чыкмас инде. Ә! Тагын юып, кояшта киптереп, төреп куелган сөлге исе дә бар бу туган нигез исендә. Булат һәр елны авыл Сабан туенда көрәшә, бүләксез калмый иде. Соңгы өч елда да батыр калды. Узган елда гына бил бирде. Баш батыр булып күршедәге Сикәле авылыннан Дилүс исемле егет калды. Булат дөреслек яулап кына йөрмәде – Дилүс аны хәрәмләшеп, аяк чалып җиңде… Дилүс… Дилүсне ул тагын Чечняда очратты… Военкоматтан ук бергә китәргә тиешләр иде. Булат ничек тә аның белән бер частьта булмаска тырышты, башын исәрлеккә салып, бөтенләй башка командага язылды. Ләкин Ходай Тәгаләне алдап булмый шул. Бәндәне сыныйм дисә, барыбер сыный ул. Ярты ел Самарада әзерлек үтеп, Ханкалага барып төшсә, анда аны, авыз ерып, шул Дилүс каршы алмасынмы!

Бер полкта, хәтта бер ротада хезмәт иттеләр. Еш кына бергә рейдларга, «зачистка»ларга чыгалар иде. Тегесе ничек кенә елышмасын, Булат аны үзенә дә, күңеленә дә якын җибәрмәде. Взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итүче Булат астыртын, хәйләкәр Дилүскә ай-һай кирәк булгандыр шул. Кайдандыр урланган тушёнкалар белән сату итеп тотылгач йөгереп килеп җиткән. Ул вакытта чынлап та зур бәладән коткарып, яклап калды аны Булат. Якташ дигән булды, ярар бер юлга, диде, бер тотылгач, акылга утырмасмы, диде.

Утырмады… Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләрме әле? Бу шундый очрак иде. Ә бервакытны… Бу юлы инде аларның сукмаклары ныклап кисеште һәм шунда ук мәңгегә аерылышты да…

Тукта! Җиттеме сиңа! Туган йортыңа кайтып керү белән шул имансыз җан иясе хакында уйлап ятмасаң… Нигезеңне рәнҗетеп… Әткәң-әнкәңне рәнҗетеп… Сафның сафы булган Гөлназны кыерсытып… Әнә алар – өч бөртек җан кисәге – Булат янында тезләнгәннәр дә хәләл яшьләрен түгәләр. Юк ла, әткәсе еламый. Ул ачылмаска төйнәлгән кебек бөреккән йодрыкларын тезләре өстенә куйган да тәмам аптырап катып калган. Нәрсә уйлый ул? Уйлыймы соң ул? Әллә каргый гынамы? Сугышны, ул сугышны башлаучы ил башлыкларын, шайтан коткысына бирелгән сәясәтчеләрне, бүре өере кануннары белән яшәүче хәрбиләрне каргыймы? Юк, каргамыйдыр да… Каргый белми Булатның әткәсе. Эшли генә белә. Елның-елында, ал дими, ял дими, басудан кайтып керми бит ул. Гомере буе җир сөреп, иген игеп, үз көче белән көн күреп яшәгән кеше каргый белмидер шул. Ә менә әнкәсе… Елый-елый каргыйдыр… Әнә бит ул ничек өзгәләнә… Булат кына берни эшли алмый. Йөрәк артында гомер барлыгын искәртеп торучы бердәнбер җан шаһиты булган күзләрен алартып тик ята…

– Нишләттеләр минем улымны?! Нишләт-те-лә-ә-р?..Имгәтеп кайтардылар би-и-ит… Харап иттеләр бәгырь кисәгемне-е… – Фәүзия үзе елый, үзе Булатның тәнен капшый, аяксыз балак, кулсыз җиң эзли… Һәм кул-аякларның урынында булуын аңлап, бер мәлгә сискәнеп китә, хәтта, елаудан туктап, малаеның тере, әмма үтә дә сагышлы күзләренә төбәлә. – Балам, синең бар җирең да исән-сау бит?.. Ник тормыйсың, ник кузгалмыйсың инде? Бик арыдыңмы? Сугышны хәтәр диләр бит, арырсың да шул… Ярар-ярар, ят, ят… Ятып хәл ал… Бөтен җирең дә исән-сау бит, Ходай кушып терелерсең әле… Хәл дә керер, аякка да басарсың… И-и, балакаем, бер дә борчылма, күзләрең күргәч, йөрәгең типкәч, калганын әнкәң үзе карар, яме…


Чечен Булат

Әнкәсе ничек кенә караса да, тәрбияләсә дә, Булат икенче көнне дә, өченче көнне дә аякка баса алмады. Хәтта теле дә ачылмады аның… Элеккечә хәрәкәтсез булып, авылга кайткач балкыбрак киткән, әмма моңсулыгын югалтмаган күз алмаларын як-якка тәгәрәтеп, әнкәсенең йомшак түшәгенә чумып ята бирде. Гөлназ аның яныннан бер адым да китмәде, хәтта дәресенә дә бармады бугай… Әнкәсе дә эшеннән калды, бөтенләй эштән китү турында сүз кузгаткач, әткәсе шундук җөпләп алды. «Мин эшләгән дә җитәр, карчык, син Булатны аякка бастыр, миннән гозер шул», – диде. Булатның солдат капчыгыннан чыккан хәрби форманы кием элгеченә урнаштырып, түр стенага, андагы шәмаил рамы янәшәсенә элеп куйды. Аннары күк төргәктән чыккан орден белән медальне шул форма түшенә беркетте, соңыннан, турымы-түгелме дигән кебек, читкә китеп карап торды…

Булат боларның барысын да күреп ятты. «Нишлисең син, әткәй! – дип әйтәсе килде аның. – Ник эләсең аларны? Ник Коръән сүрәләре янына эләсең? Сугышып, кеше канын коеп алынган бүләкләр бит алар… Элмә, әткәй!» – диясе килде. Тик әйтә алмады. Ул телсез иде, өнсез һәм ымсыз иде. Шуңа күрә каршы стенада эленеп торган хәрби формага һәм аның янәшәсендәге гарәп язуына көннәр буе карап ятарга тиеш булды. Башта ук уйлап куйды: кайчан да булса теле ачылса, Ходай Тәгалә хет бер сүз әйтерлек мөмкинлек бирсә, иң элек бу догалыкка нәрсә язылганын сораячак ул…

Булат кайтканның икенче көнендә үк кеше керә башлады. «Чечен Булат кайткан» дигән хәбәр бөтен авылга таралган булып чыкты. Беренче булып авыл фельдшеры Сәкинә апа килеп керде. Бу мөлаем, җиңел куллы, йомшак телле апага кичә үк язу килгән булган, бу язуда сугыштан яраланып кайткан Булат Гыймазовны дәваларга, аңа күз-колак булып торырга кушылган.

– И-и, Булаткаем, сине карасы-нитәсе юк икән. Бөтен җирең дә таза. Тик нишләптер бөтен җирең дә йоклый синең… Монда миннән берни дә тормый, Ходай Тәгалә белән синнән генә тора, Булаткаем, – дип сөйләнде, аннары, кичке якта тагын керергә булып, ашык-пошык җыенды да чыгып китте.

Бераздан Ак әби керде. Кызык әби. Булат аны күпме белә, ул һаман шул килеш. Тамчы да картаймый. Ире сугышта үлеп калгач, бүтән кияүгә чыкмаган. Гомер буе колхоз фермасында бозау караган. Хәзер абыстай булып йөри. Ак әби шау-шусыз, тыныч кына керде дә, Булатның аяк очына утырып, дога кылды, аннары шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та китте.

Ак әби чыгып китүгә, классташы Хәлим күренде, ул да, ишек төбендә бераз таптанып торгач, ут капкандай китү ягын карады. Аннары күршедәге Миңнисәттәй ишектән башын тыкты:

– Мөмкинме, күршеләр?

Мич артында пешеренеп йөрүче Фәүзия, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, зал ягына чыкты да, акланган кебек:

– Менә Булатыбыз кайтты бит әле, – дип куйды.

– Ишеттем, ишеттем, йоклый дип тә ишеттем…

– Күзләре ап-ачык килеш йоклый шул, Миңнисәттәй.

– Күзләре тере, алайса… Болай булгач, бер терелә ул, Фәүзия килен, күзләр алар – җан хәбәрчесе.

– Күзләре күрә, тамагыннан үтә, кеше эшләгән бөтен нәрсәне дә эшли, ә менә торып китә алмый. Берәр им-том белән дә кузгатып булмый микән, ә, Миңнисәттәй?

– Авыр авыру бу, кызым. Авыру да түгел ул. Авыруны дәвалап, имләп, өшкереп була. Куркынган аның тәне. Куркынган да үзенең бөтен белгәнен оныткан… Һай, сугыш, сугыш, каһәр генә төшсен шул сугыш чукмарларына!.. Бер төшәр, төшми калмас…

– Аптыраганнан гына әйтүем, ачуланма, Миңнисәттәй. Син бу эш белән бераз шөгыльләнә идең бит. Им-том белән, диюем.

Миңниса әбидән соң да тагын әллә ничә кеше керде. Ләкин Булатның уйлары гел шушы күрше карчык тирәсендә булды. «Авыру түгел, тәне генә куркынган» диме? Ә бит ул дөрес әйтә. Булатның тәнендә бер җәрәхәт тә юк. Булганы да күптән төзәлеп бетте.

…Булат беренче медален үк хәләл канын түгеп алды. Чечняга килеп төшүләренә бер атна гына иде әле. Булатны, тагын берничә кешене шәһәр читендәге блокпостка билгеләделәр.

Беренче төндә үк мәхшәр купты. Төрле яктан ата башладылар. Хәтта өстән дә, астан да аталар сыман иде. «Федерал»лар да аптырап калмадылар. Биек таш стеналарга уелган тар тишекләрдән җавап уты ачтылар. Әмма дошманны күрү мөмкин түгел иде. Кая туры килә, шунда ата торгач, патроннар бетә башлады. Төнге уникедә миналар яварга тотынды. Булат моннан соң да күпме атыш күрде, үлем белән йөзгә-йөз очрашты, әмма бу кадәр мәхшәрне күргәне булмады. Төнге күктән сызгырып килеп төшкән миналар, риваятьләрдә генә була торган, Иблискә атылган утлы ташлардан бер дә ким түгел иде.

Ханкаладан чакыртылган вертушкалар кайдадыр югалдылар. Бу кадәр караңгы һәм томанлы төндә очып йөрүе аларга да рәхәт түгелдер шул. Якындагы частьтан чыккан группа да засадага эләккән, югалтулар күп, ди.

Мина төшеп, ике солдат үлде. Канлы гәүдәләр күргәч, «духлар» (яшь солдатлар) күңеленә курку керде. Блокпосттагыларга башлык итеп куелган өлкән лейтенантның каты яраланганын ишеткәч, бу курку тагын да көчәйде.

Булат баштарак бик нык каушаса да, тора-бара күнекте. Кеше тәмуг газабына да күнегә, диләр бит. Кычкырып-ыңгырашып кан эчендә ятучы яралыларга да, үлемгә дә күнегә икән бу бәндә дигәнең. Берничә сорауга гына җавап таба алмый интекте ул: «Нигә алар монда? Ни калган аларга монда? Бу фаҗигаләрнең берәр мәгънәсе бармы? Кем өчен түгелә бу кан? Кем өчен бу корбаннар? Нәрсә бәрабәренә? Нигә? Нигә? Нигә…»

Төне буе атыштылар. Каршы як, бераз ял итеп алды да тагын утын көчәйтте. Нык кына якынайдылар, ахры. Таныш түгел телдә сөйләшкәннәре дә ишетелеп кала хәтта. Сүгенүләре генә урысча…

Булат төшенә башлады: хәзер «чехлар» (чеченнар) һөҗүмгә күчәчәкләр. Әнә атышу бераз басылгандай булды. Димәк, һөҗүм алдыннан көчләрен барлыйлар. Бу юлы каршы тора алырлармы, юкмы? Һөҗүм читтән атышып яту гына түгел. Кан күп түгеләчәк, үлемнәр күп булачак… Булат төнге атыштан томалана башлаган зиһенен бөтен көченә эшләтә башлады. Беренче көнне үк җаны кыелыр микәнни аның? Гарьлек бит бу! Өйдә ни уйларлар? Йөзем ни уйлар? Беренче сугышта ук бирешкән бит, дияр. Яратасы да калмаган, дияр… Юк, болай булмый. Нидер кылырга кирәк.

Шунда Булатның күзе блокпост уртасындагы чокырга яшерелгән БТРга төште. Мина эләгеп, ул бер якка янтайган, гарипләнеп калган. Шулай да, аңа төялеп, берничә чакрым гына үтәргә буладыр. Иң мөһиме, ничек тә олы юлга чыгарга кирәк, анда инде «вертушка» төяп алып китәчәк…

Булат озак уйлап тормады, тимер машина өстенә менеп тә басты, механик кабинасына төшеп, кабызырга да тотынды.

Тимер өеменә җан керүгә, җир астыннан чыккан кебек, яралы кулын җилкәсенә аскан сержант килеп җитте.

– Нишлисең син, салага! Төш моннан, анаңны шулай итим!

– Яралыларны, үлеләрне эчкә төясеннәр, аяктагылар өскә кунакласын, моннан тизрәк таярга кирәк, юкса…

– Нәрсә, курыктыңмы? Бар, бас стена буена! Марш!!!

– Сержант, акылыңа кил, ярты сәгатьтән берни дә калмаячак монда. Үзем алып чыгам, ей богу! Яртыбыз кырылды, патроннар аз, бер генә юл кала – чигенергә! Сержант!

– Ярый, ышандырдың, машинаны әзерли тор, мин егетләр белән сөйләшеп киләм.

Атыш тагын көчәйде. Егетләр таш стена артына гранаталар томыра башладылар. Берничә граната бу якка төште. Болай булса, бераздан соңгы сигез кеше дә әҗәл кулына күчәчәк. Авыр яралыларны күптән БТРга төяп куйганнар, исәннәр капка төбенә җыелган. Аның капка дип әйтерлеге дә калмаган – пулялардан, мина кыйпылчыкларыннан теткәләнеп беткән…

Булат та яраланды. Пуля янбашын сыдырып үтте, әмма зыянлы түгел, ахры. Кызулык белән авырту да сизелми. Сугышта авырту, әрнү дигән әйбер юк икән. Анда җиңү белән җиңелү генә бар…

Ниһаять, тәвәккәлләделәр. Сержант кулын изәүгә, исән калган сигез егет дәррәү БТРга менеп кунакладылар. Шуны гына көтеп торган Булат сугыш машинасын үкертә-үкертә хәрәкәткә китерде һәм тышка – караңгы төн эченә алып чыгып китте.

«Чехлар» моны көтмәгәннәр иде. Блокпост эченнән ут чәчеп БТР килеп чыккач, бераз каушап та калдылар, ахры. Алар айнып өлгергәнче, БТР шактый ерак киткән иде инде.

Шулай исән калдылар. Булатка – медаль, өлкән лейтенантка – орден, сержантка отпуск бирделәр. Бу сугыштан соң Булат бер айлап госпитальдә ятты. Пуля эчке әгъзаларын да җәрәхәтләгән булган икән. Ниһаять, берничә операция кичергән Булатка «Годен» дигән язу тоттырдылар, яңа хезмәткә билгеләделәр. Бу юлы «дес»ларны (десантникларны) тәэмин итү группасына эләкте. Сугышта яраланып, медаль алган Булатны «духлар»га башлык итеп куйдылар. Менә шул чакта солдат боткасын туйганчы ашарга туры килде аңа. Тагын гыйбрәт – штабтагы бер «шакал» (офицер): «Мөселманнарны командир итеп куярга ярамый», – дип каршы төшсә дә, комбат үзенекен бирмәгән. «Миңа хет чёрт булсын, әйбәт кенә сугышсын!» – дигән. Соңыннан беленде: Иванов фамилияле бу командирның әнисе татар булган икән. Әйе, кешенең асыл сыйфатлары иң элек анадан күчәдер шул. Ана каны көчлерәк, ана рухы өстенрәк…

Чечняда Булат әнкәсен еш искә төшерә иде. Шуңа да үләсе килмәде, үлеп, әнкәсен кара кайгыга саласы килмәде. Юк, бу курыкканга түгел. Бу күбрәк җаваплылыктан булгандыр, әнкәсе, әткәсе, сеңлесе Гөлназ өчен, өй, нигез өчен җаваплылыктан, аннары нинди генә авыр чакта да күңелен сафлап торган мәхәббәте өчен җаваплылык тоеп үләсе килмәгәндер аның…

Булатның уйлары шунда өзелеп калды, соңгы кунакны озатып кергән Фәүзия, артындагы ишекне шар ачык калдырып, түргә – улы янына ашыкты:

– Балам, Йөзем килгән…


Йөзем

«Йөзем» сүзен ишетү белән, Булатның әллә кай җирендә, эчтә – йөрәк янында булса кирәк, бер нәзберек кыл тартылып, чыңлап куйды. Авылга кайтып төшкәннән бирле ул бу кылга кагылмаска тырышкан иде. Ә бит хәтәр шартлаудан соң түшәк иясе булып калгач, иң беренче уе Йөзем хакында иде. Авылда вәгъдә бирешкән кызы ул Йөзем. Тулы исеме – Гөлйөзем. Ләкин Йөзем исеме Булатка ныграк ошый. Сөешкәндә, яратышканда ул аңа «Йөземем» дими, «Йөзем» генә ди. Син – күңелемнең, бәхетемнең, язмышымның йөзе, димәкче ул. Тормышының чагылышы, ягъни мәсәлән…

Алар бергә үстеләр. Ләкин Булат Йөземне беренче мәртәбә тугызынчы классны тәмамлагач «күрде». Мәмәдәл урта мәктәбендә матур гадәт бар: ямьле май ахырында, дәресләр тәмамлангач, югары класс укучылары Фәрештәләр куагы дигән җиргә күңел ачарга менәләр. Менә шунда унынчыга күчкән Булат белән җиденчене тәмамлаган Йөземне учакка коры-сары җыярга җибәрделәр. Баштарак Йөзем аңа бөтенләй ошамады. Артык оялчан, туры карарга кыймый, тиз кызара; кызарган чагында йөзен каплап алган сипкелләр калкып, беленеп тора башлыйлар, болай да чандыр йөзне ябык һәм шадра итеп күрсәтәләр. Бу тимгел-тимгел сипкелләрнең илаһи нур бөртекләреннән яралганын соңыннан гына аңлады Булат. Аңлады да бүтән үзеннән ерак җибәрмәде Йөземне. Сикәле авылыннан Дилүс кенә аерып, юк ла, каерып алырга тырышып карады, булдыра алмады. Булат кына түгел, Йөзем дә бөтен барлыгы белән гашыйк булып өлгергән иде инде.

Чечняда чакта да хаттан өзмәде Йөзем. Иң авыр минутларында Булат Йөземнән килгән сагыну хатларын кулына ала, кат-кат укый, күңелен тынычландыра, өметен яңарта, хыялларын барлый…

Ләкин хыяллары тормышка ашарга насыйп булмаган, күрәсең. Шартлау афәтеннән айныгач, Булат Йөземне соңгы мәртәбә исенә төшерде дә шундук мәңгелеккә онытты.

Авылга кайткач та Йөзем тагын бер мәртәбә исенә төшә язып калды. Әтисе кулына эләккән күк төргәктән, орден, медаль документлары, паспорт, хәрби билет белән бергә хатлар килеп чыкты. Аларның барысы да Йөземнән иде. Ләкин Булат күңел капкачын бик тиз ябып, томалап куярга өлгерде. Йөзем хакындагы уйларны ул моннан соң авыру тәненә һәм әрнелү җанына ялгыш та якын җибәрмәде.

– Балам, Йөзем килгән…

Әнкәсенең тавышы каушап, калтыранып чыкты. Бәндәләрнең вафаты хакында гына шулай хәбәр итәләрдер. Бу очракта Булат үзе тере мәет хәлендә иде һәм шуңа да Йөземнең күзенә һич тә күренәсе килмәде. Гарьлек бит! Әзмәвердәй егет башы белән, керфек тә кага алмыйча, бармакка бармак селкетмичә үлем көтеп ят инде, ә?!

Булатка бик оят булып китте. Аның җаны өзгәләнде, тәне кызышты. Торып кына китә алмады. Их! Үзенең бичара, мескен хәлен Йөземгә күрсәтмәс өчен, тәрәзәне шар ачып җибәрергә дә… шул тәрәзә аша сикереп төшеп, иркен кырларга чыгып чабарга иде! Булмый шул, булмы-ы-ый!..

Булат җан сулышы белән кычкырып җибәрде. Юк, тавышы чыкмады аның. Ул эчтән генә кычкырды. Соңгы вакытта шулай эчтән сөйләшергә, кычкырырга, хәтта еларга, көләргә өйрәнде ул…

Булат чытырдатып күзләрен йомды. Йөземне күрмәгәч, Йөзем дә аны күрмәс кебек тоелды, ахры…

– Фәүзия апай, Булат кайткан дип ишеттем, дөресме бу?

– Дөрес, балам, дөрес. Кайтты Булатыбыз, кайтты… Үз аягы белән генә кайтып керә алмады балакаем…

Йөземнең калтыраныбрак, куркыбрак чыккан тавышын ишеткәч, Булатның тагын бер мәртәбә йөрәге өзелде. Торасы, сөйгәненең каршысына барасы, аның күзләренә яратып-сөеп карыйсы, шул күзләрдән үбеп аласы килде…

– Әле өйдәме соң?

– И-и, кызым, кая китсен ул… Монда… әнә – түшәк иясе булып ята… Тик… йоклый ул хәзер… Йокласын… Төннең төнендә күз йоммыйча чыкты бит җанкисәгем…

– Фәүзия апай, янына барыйм әле, яме?

– Ярый инде, алайса, бар. Тик… тавышланма.

– Юк… юк, мин үрелеп кенә карыйм…

Үрелеп кенә карый алмады шул Йөзем. Болын кебек түшәк янәшәсенә тезләнеп, башын Булатның күкрәк өстенә куйды. Күзләрен йомды. Ул шулай йөрәгендәге ярсуны басып, күңелен тәртипкә китерде, ахры. Бераздан пышылдап кына, Булат ишетерлек итеп кенә сүз башлады:

– Мин сине барыбер яратам, Булат… Син барыбер тереләчәксең, менә күрерсең… Үзем терелтәм мин сине… Мәхәббәтем белән терелтәм… Иң мөһиме – син исән… Исән, бәгърем…

Йомык күздән дә яшь чыга икән. Булат күзләрен ачканда, Йөзем елый иде. Озын, зифа керфекләрдән, чишмә кебек, күз яшьләре тибеп ята. Шулвакыт әнисе килеп җитте:

– Ярый, балам, бар, кайт. Хәзер ул беркая да китми инде. Теләгең булса, кереп йөрерсең. Теләмәсәң кермәссең. Гаепләүче булмас. Һәр кешенең үз юлы, үз язмышы…

– Анысы шулай, Фәүзия апа. Ләкин кешегә бәхет тә бер генә бирелә бит… Минем бәхетемнең исеме – Булат…

– Ай, шулай булса иде, кызым… Менә бит хәлләр ничек… Безнең синең белән мәшәкатьләр күп булачак…

– Булсын, булсын, Фәүзия апа! Кумагыз гына! Мин көн саен кереп йөрермен, яме.

– Ходай кулына тапшырдым инде, алайса. Сине дә, Булатымны да… Ә хәзер бар, кайт… Булатны ашатасым бар…

– Үзем ашатыйммы, Фәүзия апай?

– Бар дидем мин сиңа! – Фәүзия кычкыра язып калганын сизмәде дә. Шунда ук үзен кулга алып өлгерде: – Сөйләштек бит инде, Йөзем акыллым…

– Бетте, бетте, Фәүзия апай… Китәм. Ләкин мин аны барыбер яратам, яратам, яратам! Ул да мине ярата! Үзе әйтә алмаса да, мин моны аның йөрәк тибешеннән аңладым…


Гөлназ

Булат өчен иң борчылганы Гөлназ булгандыр. Мәктәптән бушаган вакытларында тере мәет кебек яткан абыйсы тирәсендә бертуктаусыз өтәләнеп торды ул: «Абыем, тамагың кипмәдеме?», «Абыем, ашыйсың килмиме?», «Абыем, нинди китап укыйм?», «Абыем, бүгенге яңалыкларны сөйлимме?»

Булат берничек тә җавап бирә алмый. Күзләрен генә йомып-йомып ала. Бу аның «әйе» дигән сүзе. Күзләрен йоммыйча, тик карап торса – «юк» диюе. Бер Гөлназ гына белә, ахры, абыйсының ишетеп, аңышып ятканын. Чөнки әнкәсе дә, әткәсе дә Булат янында ул ишетмәгән кебек сөйләшәләр.

– И, әткәсе, бер дә терелмәс микәнни Булатыбыз, – ди берсе.

– Белмим, бик каты ята, ди бит врач.

– Кай җирләре генә авыртадыр инде балакаемның? Их, белсәң иде! Ул авыртуның бер өлешен үземә алыр идем, билләһи!

Ә Гөлназ абыйсы белән сөйләшә. Үзе сорый, үзе аның өчен җавап та бирә.

– Абыем, Чечня дигән җирдә кыен булдымы? Җиңел булмагандыр. Әнә бит синең орденнарың да бар, иң авыр сугыштан соң гына бирәләр ди бит ул орденнарны. Шулаймы, абыем?

Бу юлы Булат керфек какмады. Гөлназ аптырады булса кирәк.

– Ник, абыем, алай дисең? Бу орденнарны алу җиңел булдымыни?

Булат тагын дәшмәде. Сырлап, уеп ясалган матча агачына карашын күчереп, авыр сугыш хатирәләренә кереп чумган иде ул.

Орденны Шатой янындагы тауларга оештырылган рейдтан соң бирделәр. Булатның «духлар»дан (яшь солдатларны шулай дип йөртәләр) гына торган отделениесен «деслар» (десантниклар) группасына беркеттеләр. Шуңа күрә алар «деслар» кая бара, шунда барырга тиеш булдылар. Корал кирәк-яраклары, азык-төлек, төрле аппаратура, йокы капчыклары, палаткалар күтәргән «духлар» күбрәк колларны хәтерләтәләр иде. Алар «деслар» артыннан бер тотам да калмый ияреп барырга тиешләр. Ләкин сугышта, бигрәк тә дошман тылындагы рейдлар вакытында, ал-арт дигән нәрсә юк. Шул ук Чечняда, «деслар»ны үткәреп җибәреп, алар артыннан авыр йөк күтәреп баручы «духлар»ны кулга төшерү очраклары күп булды.

Булатлар төркеменә дә «тау кешеләре»нең һөҗүмен берничә мәртәбә кире кагарга туры килде. «Деслар» аңышып килеп җиткәндә, «духлар» «тау кешеләре»нең позициясен нык кына таркатып өлгерәләр иде.

Берсендә «деслар» үзләре засадага эләктеләр. Сугыш каты булган, ахры. Булат үз группасы белән мышнап килеп җиткәндә, егерме кешенең өчесе каты яраланган, җиңелчә яраланучылар да бар, ә командир – Коцуба фамилияле өлкән лейтенант – бөтенләй юкка чыккан. Артыннан килеп, башына сукканнар да исәнгерәйтеп алып киткәннәр, ахры. Таулы, урманлы урыннарда мондый хәлләр еш булып тора.

Бер чакрымнар баргач эзләп тапты ул аларны – ике сакалбай белән Коцубаны. Аның командирлыгыннан берни дә калмаган иде – өс-башы теткәләнеп беткән, йөз-битләренә кан укмашкан, башында да бер буй җәрәхәт, куллары артка каерып бәйләнгән. Аяк киемнәре юк, ялан аяклары шулай ук канлы җәрәхәттә. Шулай хәлсез һәм җансыз булып бер читтә ята мескен. Ара-тирә ыңгырашып, ухылдап ала. Ә теге сакалбайлар гамьсез-моңсыз кыяфәттә тамак ялгап утыралар. Үзара сөйләшеп алалар. «Нигә шулкадәр тыныч соң алар», – дип уйлап алды Булат. Нишләп тыныч булмасыннар, засадага эләккән «россиян»нарның, гадәттә, эзәрлекләргә кыюлыклары җитми бит.

Сакалбайларның берсе, торып, якындагы чишмәгә су алырга китте. Булатка шул гына кирәк иде. Ул, мәче кебек хәрәкәтләнеп, җиргә елыша язып үрмәләп барды да, консервасыннан ит чүпләп утырган чеченның башына автоматын орды. Һәм шунда ук су янындагы сакалбайга кычкырды:

– Кузгаласы булма! Югыйсә дөмектерәм! Кулларыңны күтәр! Акрын гына монда кил! Колыңның кулларын чиш!

Теге чечен, тәмам аптырашта калып, үрә катып тора бирде. Шунда гына Булат үзенең татарчага күчүен аңлап алды. Каян белсен бу чечен кешесе аның татарчасын? Мөселман өммәтеннән булу татар булу дигән сүз түгел бит әле! Бер кавемнән булмагач, бер каннан оешмагач, әллә ни аңлашып та булмый икән шул…

– Ну-ка подойди поближе… Только тихо!.. Развяжи его!

Бу юлы чечен аңлады. Тугандаш урыс теле ярдәмгә килде. Урыс дигән халыкның, урыс теленең барлыгына беренче һәм соңгы мәртәбә сөенүе булгандыр бу чечен кешесенең.

Ике сакалбайны да янәшә бәйләп салды Булат. Юып, чистартып, яраларын бәйләп алгач, командирга кеше төсе керде.

Ходай каргаган бу җирдән тизрәк китәргә кирәк иде. Ләкин нишләргә бу сакалбайлар белән? Коцуба, шешенеп-күгәреп беткән йөзен җирдә аунап яткан чеченнар ягына ымлап, Булатка кычкырды:

– Убей их!

– Зачем! Они же тебя не убили.

– Убей, говорю!..

– Не буду, сказал…

– Под суд пойдёшь, проклятый татарин! Мусульманин, да?

– Да. Но не только поэтому не трону их.

– Ну?!

– Люди же они. Они защищают свой дом. Я их понимаю.

– Ты прав. Но ведь есть долг.

– Да, долг есть. Только вот нечем платить…

– Не то говоришь, сержант.

– На войне нет званий. Есть только люди и нелюди.

– И то правда… Да чёрт с ними! Пусть живут…

Әмма аларга бу каһәрле җирдән тиз генә котылырга насыйп булмаган икән. Ун-унбиш адым да читкә китә алмадылар, янәшәдәге куаклар артыннан унлап сакалбай йөгерешеп чыкты. Баштанаяк коралланган бу чечен боевиклары, үз телләрендә акыра-бакыра, Булат белән Коцубаны баягы урынга төрткәләп китерделәр. Коцубаның тәненә яңа җәрәхәтләр өстәлде, Булатка да нык кына эләкте: авыз-борыныннан кан китте, сул як янбашы энә белән чәнечкәндәй сызлый башлады.

Бәйләнеп яткан ике чечен картын шундук аякка бастырдылар. Бик олы хөрмәткә ия затлар булып чыктылар тегеләр. Боевиклар алар янында баш иеп кенә сөйләшәләр, йөзләренә, күзләренә күтәрелеп карарга да кыймыйлар хәтта.

Сөйләшкәннәрен аңламаса да, Булат бик тиз чамалап алды: бу минутта аның язмышы хәл ителә иде.

Чеченнар шактый сатулаштылар, каты-каты гына кычкырышып та алдылар. Ләкин теге ике карт чеченның сүзе өскә чыкты, Булатларны җибәрергә булдылар.

– Кыш-ш отсюда! Ещё увижу, убью! – дип җикеренде бер чечен егете.

Булатка җан керде.

– Автоматы отдайте. Без них придём – трибунал будет…

– Может, патроны еще отдать?

– Не нужно. Только автоматы.

Булат автоматларын да бирерләр дип уйламаган иде. Бирделәр. Аның күңелен бер сәер тойгы биләп алды: «Сәер кешеләр… Шушы автоматларны тотып тагын киләсебезне белеп торалар бит үзләре… Нинди хәл бу? Җир эше түгелдер, Ходай Тәгалә кулы уйныйдыр монда…»

Кайтканда Коцуба да тәмам ис-акылына килде:

– Скажи, сержант, откуда ты знал, что не убьют?

Булат «Обычная психология…» дип кенә котылмакчы булган иде, барып чыкмады, өлкән лейтенант аны солдат тугрылыгы хакындагы әңгәмәгә алып кереп китте. Долг, имеш, присяга, имеш. Ә үзе белә, аңлый, шуңа ул рәхмәтле дә – әле яңа гына аны Булат үлемнән коткарып калды бит. Ә командирны үлемнән алып калу элек-электән хәрбиләр арасында батырлык саналган…

Коцуба, рейдтан кайтуга, Булатны орденга тәкъдим итте, ә чеченнар белән «килешүләр» хакында беркемгә бер сүз ычкындырмады.

Тагын шунысы: ул солдатларга мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк була башлады. Юкка-барга һаваланып йөрүен ташлады, үз палаткасында аракы чөмереп тик ятты. Һәм ике сүзнең берендә «обычная психология» дип тәкърарлый торган булды.

…Гөлназга боларның берсен дә сөйли алмады Булат. Сеңлесенең сафлык бөркеп торган күзләренә карап, тере мәет кебек ятуында булды. Кызыйга да абыйсының күзләре бик җиткән. Ул шул күзләр белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга риза.

– Ә беләсеңме, абыем, Йөзем апа сине шундый нык ярата!..

– Каян беләсең моны, сеңлем? Башың яшь бит әле… – Моны Булатның күзләре әйтте.

– Белдем инде, белдем, бездән чыккач, күтәрмәгә утырып елады… Качып карап тордым…

– Качып карап тору әйбәт түгел бит, – диде Булатның күзләре.

– Карап тору әйбәт түгел дә… Ул бит сизмәде… Мине күргәндә гел елмаеп-көлеп сөйләшкән була, үзе генә калса елый да елый… Тереләчәгеңне белми, шуңа елый… Ярата ул сине, абыем, бик ярата!..

Икенче бер көнне Гөлназ урамнан яңа хәбәр алып керде:

– Абыем, абыем! Чечняда хезмәт иткән Дилүс абый кайткан диләр.

– Ә?..

– Дилүс абый кайткан. Сине сорашкан. Кереп чыгам, дигән… Көрәшеп карарбыз, дигән. Көлгән… Тагын бер сүз әйтимме? Юк, әйтмим лә, әйбәт сүз түгел ул… Синең кәефне җибәрә торган сүз ул, абыем…

Булатның күзләре чәчрәп чыгардай булып Гөлназга карап торалар иде.

– Әйт, әйт, ник әйтмисең? Дилүсне белмимме әллә мин. Ул булган җирдә юньле сүз булмас… Әйт! – диләр иде алар.

– Дилүс абый кайткан көнне үк Йөзем апаның кулын сораган. Әтиләре риза булган, Йөзем апа гына каршы, ди…

Булат мондый хәбәрне көтмәгән иде, ахры. Ул бермәл шаккатып Гөлназга карап торды да, эчтән көеп, ниндидер күзгә күренми торган әрнеш белән күзләрен йомды… Салмак кына ябылган күз кабаклары бу минутта салкын кырауга түзә алмыйча йомылган чәчәкне хәтерләтәләр иде…


Явызлыкның чиге бармы?

Дилүс аларга көтмәгәндә килеп керде. Көн саен кереп йөри башлаган Йөзем Булатның баш очында утыра иде. Фәүзия аны күпме генә чәй өстәленә чакырып караса да, Йөзем урыныннан кузгалмады, түшәктә яткан хәрәкәтсез гәүдәгә карап утыруында булды. Булатның күзләре йомык. Ул һаман да Йөземгә күзләрен күрсәтми. Күзләрен ачса, күз нурларына ябышып җан-бәгыре суырылып чыгар дип курка, ахры.

Йөзем өчен бу мөһим түгел. Ул бит Булатның аны күргәнен белә. Күңел күзләре белән күрә ул. Чөнки һаман да ярата үзенең Йөземен. Ярата, ярата… Сагына… Юксына…

Йөзем үзе дә бик сагынды Булатны. Менә шушы кап-кара чәчләрен, куе кашларын, үбәсе килеп торган йөз-битләрен, мәхәббәтле иреннәрен, киң җилкәләрен, көчле кулларын сагынды…

Дилүс килеп кергәндә, Йөзем Булатның хәлсез, буынсыз кулларын сыйпап утыра иде. Солдат киемендә пәйда булган әзмәвердәй ир-атны кече якта ипи салып йөрүче Фәүзия баштарак танымады.

– Нихәлләр, Фәүзия апа, исән-сау гына торасызмы? – дип, Дилүс иң элек аның белән күреште. – Дилүс бит мин, танымыйсыңмы әллә, Фәүзия апа? Армиягә синең малай белән бергә киткән идем…

– Ә-ә, Дилүсмени-и-и? Исән-сау кайттыңмы, улым? Чын ир булгансың, танырлык та түгел, билләһи. Танымадым шул, озын гомерле булырсың әле…

– Яшибез әле, Фәүзия апа. Җимерттереп яшибез. Менә өйләнеп тә җибәрсәм…

Ул инде түр якта, Булат янында утырган кунакны күреп өлгергән иде. Төрттерүле сүзе дә Йөзем ишетсен дип әйтелгән булып чыкты, ахры. Шулай да ул кызны күрмәмешкә салышты. Түргәрәк үтеп, иң элек Булатка эндәште:

– Привет, служак! – Служагы җавап бирмәгәч, Йөземгә таба борылды: – Син дә мондамыни, бәгырькәем минем? Әле уйламадыңмы? Мин җавап көтәм.

– Озак көтәргә туры килер шул.

– Алай димәле, җанкисәгем. Бу тере мәет сине тиз ялкытачак.

– Булат мәет түгел, түгел!

– Мин андыйларны күп күрдем. Гомер буе имгәк булып яшәячәк ул. Менә миңа кара – бер царапина да юк… Ә бу үләксәнең көннәре күп калмаган.

– Дилүс…

– Әү, бәгърем.

– Сине ничек җир күтәрә икән?

– Җирме? Җир үзе минем кулда, белдеңме? Менә шушы граната кебек… Теләсәм, чәлпәрәмә китерәм мин аны. – Дилүс кесәсеннән кул гранатасы тартып чыгарды. – Ә-ә, сиңа да кызыкмы?

Ул күзләрен шар ачып карап яткан Булатны карап калды. Бу күзләрдәге нәфрәт, ниндидер сихри көч булып тышка бәреп чыкса, иң хәтәр гранаталардан да хәтәррәк шартлар иде, мөгаен… Әллә шул шартлаудан курыкты, әллә Йөземнең сораулары уңайсыз хәлгә куйды, Дилүс гранатасын кабат кесәсенә тыкты да саубуллашып та тормыйча тышка чыгып китте. Ул басып торган урында шомлы тынлык белән сасы аракы исе генә торып калды.

Бу аракы исеннән Булат та котылып кала алмады. Әлеге ис иң элек аның зәгыйфь күңелен кузгатып җибәрде, аннары тоныклана башлаган хәтер көзгесендә җанны өшетерлек күренешләр чагылып китте.

Ул көнне аларның батальонын район үзәгеннән ерак түгел бер авылга «зачистка»га билгеләделәр. БТРларга төялеп барып кергәндә, авылда бала-чага, хатын-кыз, карт-корыдан башка кеше калмаган иде инде. Кемдер хәбәр иткән. Чечняда бөтен җирдә колак бар, күз бар. Чеченнар федералларның бөтен ниятләрен белеп торалар. Моны алар яшермиләр дә. Алдан әйтеп куелмаса да, авыл аксакаллары Булатларны авылга алып керә торган олы юл буенда икмәк-тоз белән каршы алдылар. Аларны күрү белән, командирлардан кемдер сүгенеп куйды. Күрше БТРда баручы Дилүс картлар янына буш аракы шешәсе томырды.

Авыл башында тукталып тормыйча, үзәк мәйданга үттеләр, җиргә коелдылар. Авылда бер боевик та калмаганын белсәләр дә, һәр йортны, һәр базны, подвалны, сарайны карап, тикшереп чыгарга тиешләр иде алар. Тәртип шундый. Приказ шундый. Ике төркемгә бүленеп, авылның ике башыннан кереп киттеләр. Өч сәгать дигәндә авылны урталай бүлеп торган киң урамда очраштылар. Булат үз егетләре белән урамның аргы очында «зачистка» үткәрергә тиеш иде. Бернинди шикле әйбер күренми, кайсыдыр чоланда атмый торган ау мылтыгы табып алдылар, кайсыдыр йорттан бер уч гильзалар килеп чыккан. Бөтен «табыш» шул.

Булатлар эшләрен төгәлләргә торганда, каршы як йорттан бер хатын-кызның өзгәләнеп, үрсәләнеп кычкыруы ишетелде. Бераздан бу тавыш басылды. Ничек кенә тынычланырга тырышса да, әлеге газаплы кычкыру Булатның колагыннан китмәде, бераздан ул аның җан түренә үк кереп ятты. Хатын-кызны рәнҗеткән кешене өнәми Булат. Шулай тәрбияләнгән инде, нишлисең? Кешене дә, бигрәк тә дусларын хатын-кызга мөнәсәбәтләре буенча бәяли ул. Әнә бит ничек өзгәләнеп ялварды бу хатын. Нәрсә булган аңа? Ире суямы әллә? Булат түзмәде, үзенекеләргә эшне дәвам итәргә кушып, каршы як йортка юнәлде. Ишегалдында да, өйдә дә беркем юк. Ишекләр шар ачык. Келәт ишеге дә ачык, яртылаш баз сыман каралтының да ишекләре каерылган. Тавыш шуннан килә, ахры. Әнә ниндидер хәрәкәт сизелә.

Булат төлке адымнары белән, стеналарга сыланырдай булып, шул җир алачык ишегенә якынлашты. Аннары, кискен генә этенеп, тар аралыкка барып та керде. Автоматын алга төбәп кычкырып җибәрде:

– Кем бар монда?

Тынлык аңа ыңгырашу белән җавап бирде: «Ыһ!..»

Булат һаман аңыша алмый иде әле. Эчкәрәк узып, ишек катыннан читкәрәк тайпылды. Ишектән ургылып килеп кергән көн яктылыгы подвал эчен күрерлек, ни дә булса шәйләрлек хәлгә китерде.

Ә андагы хәлләр җанны өшетерлек иде. Түрдәге сәке кебек җирдә чалкан төшеп ниндидер үсмер кыз ята. Аның карарлык җире калмаган: күлмәкләре ертылып, аерылып төшкән, түшләре, ботлары ачык, йөз-битләре күгәреп, канга буялып беткән, бот тирәләрендә дә кан…

«Көчләгәннәр»… Булатның томаланыбрак киткән аңында интегеп, ыңгырашып шушы уй туды. «Көчләгәннәр… Кайсы хәшәрәтенең эше бу? Әллә безнекеләрме? Чеченнарда хатын-кызга ябышу гадәте юк. Димәк, безнекеләр…»

Булат шунда гына подвал почмагында посып торган шәүләне шәйләп алды. Ул да Булатны таныды, каптырылмаган каешын автоматына шык-шык бәрә-бәрә, ишеккә таба килә башлады.

Барысын да аңлап алган Булат, үзен-үзе белештермичә, әле генә чечен кызын көчләгән федералга барып ябышты:

– Что ты делаешь, сволочь?!

Тегесе каршы әйтеп тә, каршы торып та булышмады, Булатның эткәләвенә, төрткәләвенә риза булып, тышка атылып чыкты. Шунда Булат тагын бер мәртәбә ах итте: аның каршында чалбар-ыштаннарын рәтли-рәтли күрше авыл малае Дилүс басып тора иде!

– Син нәрсә? Син… Син… Син бит үзеңне генә түгел, бөтен армияне, бөтен… бөтен татарны мыскыл итәсең… Моның өчен беләсеңме нәрсә булачак? Моның өчен сине дөмектерергә кирәк!..

– Нәрсә кызасың? Дошман кызы бит ул, боевик кызы, бандит кызы!..

– Нинди дошман? Ни сөйлисең син, адәм актыгы! Кайда күрдең син дошманны? Күрдеңме? Ә? Йә, әйт, күрдеңме? Ник дәшмисең?

– Монда бөтенесе дә дошман. Минем өчен шулай гына. Башкача уйлыйсым да килми. Ә син бар кер, сиңа да бирә әле ул…

– Ах син, мөртәт!.. Иманыңа кайтарырмын мин сине!

Дилүс үзенә уктала башлаган Булатка автоматын төбәде:

– Стоп! Не имеешь пр-р-рава! Поп-р-р-ро-буй!..

– Җәзасыннан барыбер котыла алмассың, гад! Моның өчен трибунал тиеш сиңа!

– Трибунал? Мә, тот, тота алсаң. Никаких трибуналов!

Шул минутта ул биленә беркетелгән бер гранатаны шудырып чыгарды да, Булат аңына килеп өлгергәнче, боҗрасын тартып алып, подвал ишегеннән эчкә – әле генә көчләнеп ташланган гәүдә яткан почмакка ыргытты.

Явызлыкның чиге юк, диләр. Бар икән. Аның чиге Дилүс дигән татар малаеның кара йөрәге аша үтә икән. Подвалдагы шартлауны ул командирларына: «Миңа ыргытам дигәндә, ялгыш үзе шартлап үлде», – дип аңлатты. Булат хаклык таләп итеп нидер сөйли башлаган иде, Чечняны аркылыга-буйга иңләгән карт капитан:

– Уже не докажешь… – дип кырт кисте.

Бу хәлдән соң Булат чечен атлы бу милләт кешеләренең күзләренә туры карый алмый башлады, бигрәк тә хатын-кызлары, аналары белән күзгә-күз очрашмаска тырышты, очраша калса, әйтеп-аңлатып бетергесез авыр халәт кичерә торган булды.

Чеченнар бер генә үлемне дә җавапсыз калдырмыйлар. Үч аларның җан газабы гына түгел, яшәү рәвеше дә. Подвалда шартлап үлгән кыз өчен дә «чехлар» бик тиз үч алдылар. Шул авылда булып кайткан ике солдатны икенче көнне үк суеп китерделәр. Частьны уратып алган таш койма буенда калдырылган кул арбасында яткан җансыз гәүдәләргә баштарак якын барырга кушмадылар. Сапёрлар килгәнче ярты көн вакыт узды. Мина-мазар табылмагач, гәүдәләрне берәм-берәм эчкә керттеләр. Үлем-китем – сугышта гадәти хәл. Әмма бу мәрхүмнәрнең кичергән газаплары иң таш бәгырьне дә тетрәндерерлек иде: аларның ирлек әгъзалары төбе-тамыры белән өзеп алынган һәм бугазларына дыңгычлап тутырылган булып чыкты…

Бу хәлләрдән соң Дилүскә көн бетте. Аны типкелектә йөртә башладылар, «артын эшергәннәр» дигән хәбәр дә таралды. Бераздан аны, кызганып булса кирәк, башка частька күчерделәр, Булат та яраланып госпитальгә эләкте…


Уяну

Бүген Йөзем соңрак керде. Иртән иртүк яисә төшке аш вакытында – Фәүзия өйдә чактарак керә иде ул. Бу юлы кичке якта, кояш, күк катындагы күчәреннән ычкынып, офыкка юл алгач керде. Бүген ул бөтенләй башка төрле. Кигән киемнәре дә матуррак, үзе дә сылурак, чибәррәк. Юк, Йөзем болай да бик чибәр зат. Әмма ул бүген тагын да чибәррәк.

Иң мөһиме, авырып кайтканнан соң, Булат сөйгәненең йөзендә беренче мәртәбә якты нур, хәтта серле балкыш күрде. Бу балкышның сере Йөземнең ымсындыргыч елмаюында иде! Үбешергә генә яратылган иреннәрендә, үзенә суырып йотып алырга торган «мәхәббәт чокырлары»нда, аннары маңгаена төшкән «ай» чәчләрендә, дөньяга киң итеп ачылган, үлем түшәгендә яткан кешене дә кабат яшәүгә дәртләндерә ала торган кыйгач кашларында, зифа керфекләрендә иде…

Үзе еш-еш сулыш ала. Каушый, кыенсына, ахры. Сулыш алган саен, алсу күлмәген төртеп торган күкрәк алмалары, бер күтәрелеп, бер төшеп, җиңел дулкынланалар…

Күбәләк кебек җилкенеп кенә килеп кергән Йөзем өй эчендә бераз басынкыланып калгандай булды, аяк очларында килеп, Булатка иелебрәк:

– Исәнме, Булат… – дип пышылдады.

Булатның: «Исән шул әле, исән, җан гына чыгып җитмәгән», – дип әйтәсе килде. Әйтмәде. Әйтә дә алмый иде. Әмма күзләрен дә йоммады. Йөземнең матурлыгына тәмам әсир булган чагы иде шул.

– Булат, минем синең белән сөйләшәсем килә. Икәүдән-икәү генә… Булат… Әйт әле, син мине яратасыңмы? Әле дә яратасыңмы? Яратасың, яратасың… Беләм мин моны… – Йөзем үзе сөйләнә, үзе Булатның чәчләрен сыйпый, нәфис бармакларын аның йөз яңакларыннан йөгертеп төшерә, аннары ап-ак җәймәгә кагылыр-кагылмас кына, бөтен гәүдәсен буйлатып, аяк очларына кадәр төшә. – Хәтерлисеңме, куш нарат буасы янында беренче мәртәбә үбешкән идек?.. Аннары су коенган идек… Син иң элек минем күлмәгемне салдырдың, ә күлмәктән башка минем бер әйберем дә юк иде… Хәтерлисеңме? Менә шушы кулларың белән туйганчы иркәләдең мине… Туйганчы үптең… Үптердең…

Йөзем, Булатның кулларын алып, ачык изүе арасыннан балкып килеп чыккан йоп-йомшак күкрәкләре өстенә куйды.

Булат аларны шундук сизде, тойды. Таныды! Бу мәхәббәт алмаларына кулын гына түгел, башын, яңакларын куясы, аларны оятсыз рәвештә суырып үбәсе килде.

Карале, онытып тора, ул бит Йөземнең тәнен тойды! Түшәккә калгач, беренче мәртәбә ныклап тойды! Гүя үлгән бармакларына җан керде!

Булатның тоеп кына каласы килмәде, шушы бармаклары, учлары белән сөйгәненең күкрәкләрен сак кына баскалап сыйпыйсы, иркәлисе килде… Ул, бөтен булган һәм булачак көчен җыеп, бармакларын хәрәкәткә китерергә, һич югы, кузгатырга тырышып карады. Әллә кыймылдата да алдымы? Юктыр… Күңеленнән генә кузгаткандыр…

Булатның чигәләренә, күз төпләренә, ирен читләренә салкын тир бәреп чыкты. Бөтен җаны-тәне белән терелергә, уянырга тырышкан гәүдә соң чиккә җитеп тулышты, бүртенде, әмма үзенең бер генә бөртек күзәнәген дә кузгата алмады…

– Булат, менә-кара миңа. Теге вакыттагы кебек кара… Ныклап кара. Күлмәгемне салам, кара. Кара да ярат. Ир-егет булып, каныңны кызыштырып, күзеңне камаштырып ярат. Бөтен җирең уянсын, җаның куансын, гомерең юансын…

Йөзем Булат каршында чүгәләгән җиреннән торып басты да салмак кына хәрәкәтләр белән кулбашлары күбәләк канатлы алсу күлмәген салып бетерде. Күлмәк идәнгә шуып төшеп китте, бая ук үзенә ымсындырып, күңелендә әллә нинди сихри хатирәләр уяткан йомры күкрәкләр өстендә шундый ук ал төсле күкрәк япмасы гына торып калды. Булатның, үрелеп, әнә шул соңгы чүпрәк кисәген алып атасы килде. Ул инде күңеле белән үрелде дә… Әмма бармакларын, кулларын кузгата алмады. Шулай да уң кул бармакларына энә кадалган кебек булды, шулай гомерлек йокыга талган нерв җепселләре уяна башлады, ахры… Бармакларындагы авырту белән үк аның тагын бер җире дертләп уянды, шаулап тормышка кайтты, һәм, шыбырдап, көчле кан белән тула башлады…

Йөземнең зифа, сылу тәне күкрәк япмасыннан да мәхрүм калгач, Булат шашар дәрәҗәгә җитте. Чыннан да, бу минутта аның киереп ачылган күз кабаклары, бер соклангыч, бер куркыныч булгандыр. Шул күзләрдән бер минутка да карашын алмыйча, каршында басып торган сылу тән Булатны тәмам сихерләп куйды. Аның зәгыйфь тәне башта калтыранып, бәргәләнеп ятты, аннары канга тулышып кызарды, бүртенде, бераздан тынычланып калды, аннары манма тиргә батып йоклап китте… Бары тик бармаклары очындагы дуамал нерв тамырлары гына һаман биешәләр, яңадан тууларына сөенешеп уйныйлар, шаяралар иде.

Фәүзия шаулап эштән кайтып кергәндә, Йөзем, рәхәтләнеп йоклап яткан Булат түшәге читендә исәнгерәп утыра иде. Аның күлмәк изүләре ачык, шул ачыклыктан бая гына хөрлек рәхәтен тоеп калган күкрәк алмалары кабат тышка чыгарга атлыгып торалар…

Фәүзия, нидер сизенеп, сак кына килде дә, һаман әле күзләрен Булаттан ала алмый утырган Йөземнең кулбашына кагылды.

– Ни булды монда, кызым? Өстең-башың таралган дип әйтимме?

– Ә? Кайттыңмы, Фәүзия апа? Булат терелде бит, беләсеңме шуны? Әнә карале, бармакларын уйнатып ята…

Чыннан да, Булатның уң кул бармаклары минут саен калтыранып алалар, хәтта, бергә җыйналырга теләгәндәй, учка кысылып куялар. Әмма йодрыкка укмашып бетә алмыйлар, тагын таралып, хәрәкәтсез-җансыз булып калалар…

– Нишләттең син аны, кызым? Чыннан да терелә башлаган бит безнең Булатыбыз…

– Берни дә эшләтмәдем, Фәүзия апа, бары тик чишендем генә…

– Чишендең? Булат каршындамы? Шаяртасыңмы, кызым, әллә… Әллә чынмы?

– Шаяртудан узган инде мин, Фәүзия апа. Солтания җиңгәчәй әйтеп киткән иде: «Син аның башта ирлеген уят, аннары үзеннән-үзе тереләчәк ул», – дигән иде. Мин нәкъ ул әйткәнчә эшләдем: тәнем белән ымсындырып, ирлеген кузгатырга, кешелеген уятырга тырыштым…

– Җендер син йә берәр фәрештәдер, кызым. Мең-мең рәхмәтләр сиңа. Үзең дә бәхетле була күр берүк. Миннән теләк шул.

– Менә ул минем бәхетем, Фәүзия апа. Миңа бүтән төрле бәхет кирәк түгел…

– Беләм, акыллым, беләм…

Боларның берсен дә Булат ишетмәде. Ул тау-таш актарып хәлдән тайган әкият батыры кебек, бөтен тәне белән изрәп, җаны белән җәелеп, үлем йокысына киткән иде. Нишләп үлем йокысы булсын, әнә кул-бармаклары авыру тәнне ташлап чыгарга теләгән йөрәк кебек тибеп яталар; ак җәймә өстендә, билдән түбән җан җирендә, калтыранып калыккан калкулык та әллә нинди тормыш мәгънәләренә ишарә булып аңлашыла иде…


Яшәү чигендә

Бүген Булат янына Ак бабай кереп утырды. Аңа инде шатлыклы хәбәрне Гөлназ күптән кереп әйткән, Йөзем белән булган хәлләрне дә, белер-белмәс көе, үзенчә сөйләп биргән. Шуңа күрә сүзне уратып башлап тормады, турыдан ярып салды:

– Фәүзия кызым, Булат акыллым, шуны онытмагыз: мәхәббәт дигән хикмәти сер кешене тормышка кайтара кайтаруын… Әмма тормышта нәфрәт тә бар бит әле, әнә шул нәфрәттә чыныгып кына, шул нәфрәт, әрнеш аша килгән сабырлыкта сыналып кына кеше аягына баса ала, сынын, җанын турайта… Беренчесен җиңел үттегез, икенчесе авыррак булыр. Анысын үтәргә дә Ходай ярдәм бирсен…

Булат баштарак аңламыйча ятты. Нинди нәфрәт, нинди әрнеш? Ләкин күңеленең кайсыдыр җире белән ул тойды: әле болар сынауларның башы гына, җиңеле генә. Иң авыры алда булачак… «Булачак, булачак! Күңелеңне киң тот!» – дип, үзен-үзе камчылап та алды Булат.

Ак бабайның тагын бер сүзе аның зиһененә уелып калды.

– Кеше хәтәр авырудан терелергә теләсә, шул авыруга юлыккан чагына кайтырга, шул мизгелдән яңадан яшәп китәргә тиеш. Кайчандыр җан хәрәкәте тән хәрәкәтенә өлгерми калган булса, бу юлы инде ул аңа бик тиз ияреп китәргә тиеш…

«Кызык карт бу. Мулла гына түгел. Дөнья карты. Ак бабай. Аның теле белән дөнья үзе сөйләшкән кебек. Дөнья акыллары бар бу затта, билләһи!»

Ә бит ул хак әйтә. Кайчакта кешенең җаны яшәү белән үлем арасында калучан була, аның җисми яшәешенә өлгерә алмый. Чынлап та, кеше терелү өчен иң элек әнә шул мизгеленә, җан белән тән аймылышкан чагына кире кайтырга тиештер, бәлки?

Булат та хәтерли ул хәтәр мизгелне. Аның да үлем белән яшәү чигендә басып торган чагы бар иде…

Әлеге дә баягы «зачистка» вакытында булды бу хәлләр. Кайсыдыр бистәне аркылыга-буйга иңләп тикшереп чыкканнан соң, часть урнашкан базага кайтырга гына торганда, «Бер чечен кызы минага баскан» дигән хәбәр китерделәр. «Минага эләгү» түгел бу. Монысы хәтәррәк.

Булатлар группасын шунда җибәрделәр. Аларга ике сапёр егетне дә беркеттеләр.

Хәлләр бик мөшкел иде. «Зачистка» ясап йөрүче «федераллар» эләгеп шартласын өчен, «чехлар» ташландык йортның җир идәненә мина куйганнар. Язмыш шаяртуыдыр инде – әнә шул минага чечен кызы китереп баскан, имеш. Басуын баскан, әмма аягын тартып ала алмаган, сугыш дөньясында үскән кыз бит, аягын алса, шартлап күккә очачагын бик яхшы белгән ул.

Булатлар белән килгән сапёр егет бары бер генә сүз әйтте:

– «Лягуха», блин!..

Булат белә, «лягуха» – иң хәтәр миналарның берсе. Аннан якындагы тәрәзә аралыгына сикереп кенә котылып булмаячак. Ул өстенә басып торган кешене генә түгел, шартлый калса, бөтен йортны күккә очырачак. Шулай да күңелне төшерергә ярамый, берәр чара күрергә кирәк. Әнә бит, кызый үзе дә чак-чак аягында басып тора. Болай булса, ул үзе үк шартлаячак, аны коткарырга килгән егетләрне дә харап итәчәк.

– Исемең ничек! – дип сорады Булат кыздан.

– Зөләйха.

– Арыдыңмы?

– Арыдым.

– Без сине коткарырбыз, тик син кыймылдама, яме.

– Ярар…

– Бик әйбәт. Хәзер ипләп кенә мин сине алыштырам. Башта мин басам, аннары гына аягыңны аласың да менә шушы эзләр буенча чыгып китәсең.

– Мин курка-а-ам…

– Мин дә куркам, нишлисең бит, безнең язмышлар бәйләнгән хәзер… Зөләйха – матур исем. Үзең дә матур. Сиңа әле яшәргә дә яшәргә… Бәхетле булырга…

– Мин инде бәхетсез… Егетемне «федераллар» үтерде. Үземне көчләделәр. Ә көчләнгән кызны беркем дә алмый бездә…

– Ләкин барыбер яшәргә кирәк. Бер җае чыгар әле. Сугыш та бетәр…

– Бу сугыш бервакытта да бетмәячәк. Сез белмисез моны. Ә мин беләм… Без беләбез…

– Ярый, ярый, синеңчә булсын. Тик син, зинһар, сак кылан, яме. Минем дә яшисем килә. Авылда мине сөйгән кызым көтә. Аның да исеме бик матур – Йөзем…

Булатны баштанаяк бронежилетларга киендереп чыктылар, хәтта ботларын, аяк балтырларын да тимер кием белән төрделәр. Башына каска кидерделәр, кулларын да, күзләрен генә ачык калдырып, йөзен дә ниндидер тимер тасмалар белән бәйләделәр. Биленә дә нык аркан бәйләнде, аның бер очы, тәрәзә аша үткәрелеп, урам ягында торган БТРга беркетелде.

Барысы да әзер булгач, Булат мина өстендә басып торган кыз янына килде. Бәхеткә, аның аягы мина уртасында калкыбрак торган запалның бер өлешен генә эләктергән булып чыкты. Булат шуның ачык калган җиренә басарга тиеш иде. Басканда чёрт иткән тавыш чыкса, харап эш…

Өй эчендә беркем дә калмады. Дөресрәге, чечен кызы белән Булат икесе генә калдылар. Юк икән әле, өченче берәү дә бар – Әҗәл. Ул бер почмакка поскан да, кыенсыныбрак, күренергә куркыбрак тора. Алдан ук куркытмыйм бу Хода бәндәләрен, ди бугай…

Ничек кенә куркыныч тоелса да, Булат белән кыз урыннарын бик тиз алмаштылар. Теге каһәрле тавыш та чыкмады. Булатның тимер киемгә төренгән авыр гәүдәсе минага тын алырга да ирек бирмәде.

Хәзер БТРга тагылган бауга тотынып, тәрәзә аша тышка очып чыгасы гына калды. Әйе шул, тотынып чыгарга кирәк. Билгә бәйләнгән бау аны тәрәзәдән чыкканда ук аркылыга өзәчәк…

Бауны шытырдатып кулына бәйләп куйгач, Булат тәмам тынычланды. Егетләргә баш кагып әмер бирде. Тышкы якта үкереп утырган БТР тагын да үрсәләнергә тотынды. Менә ул урыныннан кузгалып китте, озын бауны өстерәп ялан буйлап чаба башлады. Булат бауның тураеп тартылганын көтте. Менә ул мизгел… Менә ул яшәү белән үлем чиге… Кулындагы бау буенча килеп җиткән хәтәр көчне тою белән, Булат, баскан җиреннән этенеп, ачык тәрәзәгә томырылды… Әллә БТРга тагылып, әллә көчле шартлау дулкынына ияреп, ул күпмедер вакыт очып барды, җиргә капланып төшкәч тә шактый сөйрәлеп барды. Егетләр ах-ух килеп ябырылганда, Булат чалкан ята иде. Бөтен җире тырналып, сыдырылып беткән, мина кыйпылчыклары тигән урыннарда бронежилетның тимерләре бүлтәеп килеп чыккан…

Беренче йөгереп килеп җиткән солдат гөрелдәп Булат өстенә капланды. Йөрәген тыңлый башлады. Бераздан ул, тезләрендә торган килеш, кулларын күккә чөеп кычкырып җибәрде:

– Исән! Исән шайтан малае, исән!

Аның сүзен тизрәк җөпләргә теләгәндәй, бу чүпрәк һәм тимер өеменең бердәнбер ачык җире – җанның дөньялыкка чыгып йөри торган иң серле урыны – күзләр – кинәт гөлт итеп ачылып киттеләр һәм бала-чагалар кебек сикерешеп, биешеп йөргән кораллы сабыйларга гаҗәпләнеп, шаккатып карап тора башладылар.

– Әнә, әнә ачты, күзләрен ачты!

– Күзләрен ачты!

– Димәк, исән!

Сөенечләрен кая куярга белмичә, шау-гөр килеп йөрүче әзмәвердәй егетләр бу күзләрнең Булат тәнендәге бердәнбер исән-сау урын булуын белмиләр иде шул әле…

Булат күзләрен ачканда, күк йөзе шундый аяз иде. Әнә бер читтәрәк каурый болытлар йөзеп йөри. Әнкәсе сөт аертканда чиләктә күпереп утырган күбек кебек… Их, тотып карыйсы килә үзләрен. Менә хәзер кулны сузасы да үрелеп аласы иде. Тик… нигәдер кузгатып булмый бу кулларны, үрелеп алып булмый шул ак болытларны…

Нәрсә булган аңа? Яраланганмы? Юк, бер җире дә авыртмый. Ник бер сызлау, әрнү булсын! Башы гына чыңлый да, йөрәге генә тибә…

Менә хәзерге кебек… Ак бабай сөйләнеп утыра, ә аның башында һаман әле теге вакыттагы шартлау яңгырап тора, йөрәге ярсып тибә… Ул гына түгел икән, аның инде уң кул бармаклары, бергә җыелып, йодрыкка төйнәлгәннәр. Өйдәгеләрнең күзләре шул йодрыкта. Бигрәк тә Фәүзия сөенеченнән нишләргә белми. Йөзләрен, күзләрен алъяпкыч итәге белән сөрткәләп ала, бертуктаусыз:

– Ай Ходаем, мең рәхмәтләр сиңа, Ак бабай… Үзеңнең сүзең белән Булатыбызга шифа бирәсең, көч иңдерәсең…

Ак бабайның үз сүзе сүз:

– Фәүзия балам, шуны анык бел: Булатың көчне миннән алмый, ул аны үз эченнән, үз йөрәгеннән таба. Көчле, акыллы бала үстергәнсез сез. Моның өчен сезнең үзегезгә Ходайның рәхмәте төшсен.

– Терелер бит ул, ә, Ак бабай?

– Йодрыгын төйни алган кеше аягына баса да баса инде. Көтәргә кирәк. Көч җитәрлек аңарда. Әмма ул көчне кузгатырлык әйбер дә кирәк. Нәрсә ул? Мин белмим. Булат үзе дә белми әле аны. Бәлки, мәхәббәттер? Бәлки… Нәфрәттер…

Булатка Ак бабайның бу фәлсәфәсен тыңлап яту кызык та, кызганыч та иде. Гүя аның өчен бөтен нәрсәне хәл итеп бетергәннәр инде. Хәзер өметләнәсе генә кала…

Шулчак Гөлназ абыйсына дәшеп куйды:

– Абыем, син ишетәсеңме безне?

Булат керфекләрен какты.

– Ишетә, ишетә, әнкәем, ул безне ишетә! Әйттем бит мин сиңа, ул минем белән сөйләшә, дидем…

Фәүзиянең дә улы белән сөйләшәсе килде, ахры. Ул, Булатның йөзенә үк иелеп:

– Балам, берәр җирең авыртамы? – дип сорады.

Булатның күзләре хәрәкәтсез калдылар.

Фәүзия Гөлназга таба борылды.

– Кара, балам, мине ишетмиме әллә ул?

– Ишетә, әнкәй, сине дә ишетә. «Юк, авыртмый» дигән сүзе ул аның. Күзләрен йомса, «әйе» була, йоммаса, «юк» дигән сүз…

– Ай Аллам!.. Менә бит Ходайның хикмәтләре!.. Сөйләшә ләса үзе, аңлый да, аңлата да… Терелсен генә инде, балакаем, тизрәк терелсен генә…

Гөлназ түзмәде, Булат өстендә яшь түгәргә җыенган әнкәсен тынычландыра башлады. Моңа кадәр сүзгә кысылмыйчарак торган әткәсе дә йомшак кына әйтеп куйды:

– Еларга түгел, шатланырга кирәк, Фәүзия, улыбыз терелә башлады бит…

– Шатлык яше генә бит, атасы, күз яше аша көләм мин шулай, сөенечтән елап көләм…

– Барыбер елама… Кайгы күз яшен аермый, чакыралар дип, хәзер йөгереп килеп җитәр…

Ата кешенең шулай дип әйтүе булды, артларында ишек шыгырдап ачылды. Барысы берьюлы, сүз куешкандай, дәррәү артларына борылып карадылар. Ишекне аркылыга-буйга тутырып, күрше авыл малае Дилүс басып тора иде…

– Гыймазовларга сәлам! Булатны терелә башлаган дигәннәр иде, шуңа керүем. Берүк ачуланмагыз.

– Әйдә, Дилүскәем, кер, син дә минем улым белән бергә хезмәт иткәнсең бит, ачысын да, төчесен дә бергә кичерешкәнсең, соңгы сыныгыңны бүлешкәнсең… Бу өйдә синең урының түрдән, улым… Әйдә, үт, утыр.

Шулвакыт Гөлназ әнисенең колагына үрелеп пышылдады:

– Әнкәй, абыем бу Дилүсне күрергә теләми, әнә күзләрен йомды. «Күрәсем килми» дигән сүзе ул аның.

– Исәнлек сорап кергән кешене кире чыгарып җибәреп булмый бит инде, кызым. Кергән икән, бераз торыр да чыгып китәр. Тавышланма, яме.

Дилүс түргә узды. Түшәктәге Булатка күрсәтеп:

– Йоклыймы? – диде.

– Йоклый шул, әле генә йоклап китте.

Гөлназ үзенең кечкенә гомерендә беренче мәртәбә әнкәсенә каршы чыкты:

– Йокламый ул, йокламый! Аның Дилүс абыйны күрәсе килми. Шуңа да күзләрен йомды. Яратмый ул аны, яратмый…

– Тукта әле, кызым, нишләп алай дисең, алар бит бергә хезмәт иткәннәр…

– Барыбер яратмый абыем аны. Ниндидер начарлык эшләгән ул аңа. Хәзер дә эшләргә тели. Миңа моны абыем үзе әйтте, күзләре белән әйтте…

Еларга җиткән Гөлназ кече якка чыгып киткәч, бермәл тын калып тордылар. Тынлыкны Дилүс бозды:

– Эшләр болайга киткән икән, ярар, Тимерҗан абый, Фәүзия апа, мин чыгармын инде. Служактан моны көтмәгән идем. Мин бит аны үлем авызына кереп алып чыктым, ә сезне кайгыдан араладым. Изгелек нәрсә булып кайта диләр әле? Нәкъ шулай икән. Сау булыгыз…

Дилүс артыннан ишек ябылуга, бу хәлләрдән бераз югалыбрак калган Ак бабай да исенә килеп өлгерде, торып саубуллаша башлады, артына борылып:

– Ә бит ул алдый, үлем авызына кереп чыккан кеше болай сөйләшми, – диде дә җәһәт кенә чыгып китте.


Сагыну

Сагынуның нәрсә икәнен белә Булат. Шуңа күрә сагынырга өйрәнәсе юк аңа. Теге хикмәтле хәлдән соң Йөземнең юкка чыгуы аны тагын сагыш кочагына ташлады. «Ник керми ул? Синнән рәт чыкмый, син хәзер назлый да, иркәли дә, сөя дә, сөешә дә белмисең диме? Син – гарип-гораба, син… син… син – тере мәет диме? Әгәр шулай уйлаган булса, Булат моны тояр иде, тояр иде дә Йөземгә күңеле суыныр иде, аны шундук онытыр иде… Оныта алмаса да, онытырга тырышыр иде… Димәк, ул алай уйламый, уйламый!..»

Булатның мондый халәтне кичергәне бар иде инде. Чечняда булды бу хәл. Әлеге хәтәр җиргә барып эләккәч, шул көнне үк Йөземгә хат язып салды. Гадәти сөю хаты. Кайда икәннәрен әйтмәде, бары тик хәрби частеның номерын гына күрсәтте.

Йөземнең җавап хатын төгәл бер ай көтте ул. Бу бер ай эчендә Булат үз күңелен бер генә мәртәбә әйләндереп какмагандыр… Андагы һәр бөртек хисне берәмтекләп карап, тикшереп, хәтта сынап чыкты. Йөземнең элегрәк язган хатларын кат-кат укыды. Һәм ныклы бер фикергә килде: ярата аны Йөзем, бик ярата. Ярата һәм көтә. Сагынып көтә. Шуңа күрә Булат аңа үпкәләми дә. Ниндидер гаеп өчен генә үпкәләргә мөмкин бит. Ә Йөзем – бер гөнаһсыз авыл кызы, сөяргә, сөелергә, бәхетле булырга һәм кемнедер бәхетле итәргә яратылган җир фәрештәсе… Сагынды аны Булат, бик сагынды. Аның җылы хисләргә, матур хыялларга төреп җибәргән мәхәббәт сүзләрен сагынды…

Бер айдан соң Йөземнән хат килеп төште. «Ник язмыйсың, Булат? Нәрсә булды? Әллә яратмый башладыңмы? Әллә берәр чечен кызына гашыйк булдыңмы? Ике хат яздым бит инде, нәрсә булса да яз, мин барысын да күтәрәм… Сагынып, яратып, синең Йөземең», – дигән.

Булатның йөрәге шартлар хәлгә җитеп типте. Ул берни аңламый иде. Нәрсә бу? Язмыш шаяруымы? Әллә берәр юньсез бәндәнең эшеме? Эшеме, үчеме? Булат шундук җыенып РМОга (рота материального обеспечения) китте. Хатлар шунда җыелып бара иде. Анда аның Вася исемле танышы бар. Алар икесе дә бер призывтан, сержантлар әзерли торган бер курстан. Хатларны аңа шул Вася җибәреп тора иде.

– Нихәл, братан? Ник күренмисең бу арада? Исәнме-түгелме дип кайгыра башлаган идем инде.

– Исән, нәрсә булсын миңа. Вася, әйт әле, бу айда миңа хатлар килдеме?

– Килде. Мин аларны аккурат җибәреп тордым. Синең якташың бар бит әле, күрше взводта? Менә шул сорап алды. «Үзем тапшырам», – диде. Нәрсә, тапшырмадымы әллә? Ну, сволочь, күренсен генә әле!..

Булат бүтән сүз озайтып тормады, авылга җибәрәсе хатларны калдырып, ротасына кайтып китте. Дилүскә каныгып вакланмады. РМОга баргач, аны шәп кенә түпәләп кайтарганнарын ишетте дә, шуның белән тынычланды.

Хат алышу китте! Алар гүя чынбарлык тормышта түгел, хатларда яши башладылар. Йөзем, кызларга хас булганча, бик ачылып китмәде, үзенең күңелен тыйнак кына, сабыр гына чиште, Булат исә бөтенләй туарылды: мәхәббәт сүзләрен сипте генә! Ул хатлардагы сүзләрне хәзер дә кабатлый ала Булат, чөнки мәхәббәт хисләренә юмарт булса да, аларның барысы да чын, ихлас иде. Моны Йөзем дә белә, шуңа күрә Булатның тәмле теленә, күп сүзенә ачуланмый, сөенә генә!..

«Сөеклем минем, – дип язган иде Булат бер хатында, – бу мәхшәр дөньясында син минем бердәнбер күңел яктылыгым, өметем һәм ышанычым. Мин, сугышырга теләмәсәм дә, ил кушканга корал алдым, әткәм-әнкәм ышанычына тап төшермәс өчен хезмәт итәм, әмма яшәвем бары тик синең өчен генә…»

Икенче бер хатында бөтенләй тәртипсез, оятсыз кыланган ласа… Нишләп алай булсын, чын мәхәббәттә оят була димени?!

«Сөеклем минем! Мин бүген төне буе синең белән хыялланып чыктым. Күзләремне йомам да сине күз алдыма китерәм. Син ниндидер су буенда. Җил чәчләреңне йолкый, күлмәгеңнең итәген күтәреп җәфалый. Син аны кулларың белән төшереп торасың, ә ул тагын күтәрә, бөтен дөньяга синең матур аякларыңны ачып күрсәтмәкче була… Бөтен дөнья дигәнең мин инде ул. Минем дәртем кузгала, мин синең яныңа киләм, алдыңа тезләнеп, җил ачып алган арада, зифа, тыгыз ботларыңнан үбәм… Шушы мәлне төшемә алып китәргә телим. Төш тормышка охшашрак була бит. Чынрак. Дөресрәк. Күз алдына китергәндә, бөтен нәрсәне дә ачык күреп бетереп булмый. Бигрәк тә күзләреңне күрмим, карашыңны онытам… Ә төштә… төштә яшәп була, тагын да ныграк яратып, сөю ләззәтен ныграк татып була. Тик нигәдер төштә күрмим мин сине…»

Сугыш хакында, хәрби рейдлар, «зачистка»лар турында язасы килми Булатның. Әмма бу хәтәр мәхшәрдән күңеле җилкенгән вакытларда, әрнүле, газаплы юллар сөю хатларына да кереп киткәли иде…

«Сөеклем минем! Бүген мине бер карт солдатның яшь солдатка киңәш итеп әйткән сүзләре сискәндерде. «Сугышта уйларга кирәк түгел. Сугышка кадәр уйларга кирәк. Сугыштан соң уйларга була. Шуны бел: сугышта ничек тә исән калырга тырышырга кирәк, шул гына…» – диде ул. «Федераллар»да корбаннарның күп булуы шушы фәлсәфәдән килә. Бу психология белән җиңеп булмый. Беләсеңме, бөтен кызыгы да шунда: карт солдат хаклы…»

«Беләсеңме, чеченнар авырту яисә югалту аша гына тоялар. Гаиләләрендә берәрсе үлсә яисә югалса, алар башларын эшләтә башлыйлар. Үчле чечен – иң хәтәре, шул ук вакытта иң акыллысы һәм иң талантлысы…»

«Беркөнне яшь контрактник (ялланып, акча өчен килгән солдат) белән карт срочник (призыв буенча алынган солдат) сөйләшеп торалар. Беренче атыштан соң ук шыр җибәргән контрактник әйтә: «Мин сугыша белмим», – ди. Срочник аның авызын бик тиз томалады: «Мин дә белми идем… Мине көчләп өйрәттеләр… Ә син үзең теләп килгәнсең», – диде».

«Блокпост янындагы юл чатында басып торган солдатларны күзәтәм. Юлдан үткән һәр чечен кешесен җентекләп тикшерәләр – кораллары юкмы, мылтыгы, гранатасы, бомбасы… Хәтта бала-чагаларны да, үлем каршына басарга вакыт җиткән карт-карчыкларны да тентеп үткәрәләр… Шунысы кызганыч: шлагбаумга кадәр тыныч күңел белән, хәтта «федераллар»га теләктәш булып килгән кешеләр бу тентү, түбәнсетүләрдән соң дошманга әверелеп китәләр. Кулларында берни юк, аның каравы аларның йодрыклары – бомбага, йөрәкләре гранатага әверелер дә, шартлап, дөньяның астын өскә китерер кебек…»

«…Бүген көне буе засадада яттык. Бер басу юлыннан чеченнарның полевой командиры үтәргә тиеш иде. Сарык көтүе куып баручы тешсез, ябык, җаны менә-менә чыгам дип торган чечен картыннан башка кеше үтмәде. Базага кайткач командирлар тотып ашый яздылар. Шул өтәләнеп беткән көтүче атаклы полевой командир булган икән».

«Сөеклем минем! Әгәр синең хатларың булмаса, мин күптән инде бер диванага әверелер идем. Күңелеңне ныграк аңлаган саен, сиңа булган мәхәббәтем дә көчәя, сине сагынуым да арта… Сагышның да, сагынуның да матуры, бәхетлесе була икән! Әйе, мин бик, бик бәхетле! Чөнки син бар! Бәхет ул һәрвакыт киләчәк белән бәйләнгән була. Син минем киләчәгем. Ишетәсеңме, ки-лә-чә-гем!..»

Хәтәр шартлауга кадәр язып җибәргән хатын да хәтерли Булат. «Миңа бер-бер хәл була калса, бәхиллегемне, ризалыгымны бирәм. Тик ул кеше миннән ким булырга тиеш түгел», – дип язган иде ул, алдагы фаҗигасен сизгән кебек. Йөземнең хаты госпитальгә килде. Күрше караватта ятучы «Тарзан» (чын исемен Ходай үзе генә беләдер), зәңгәр буй сызыклы конвертны ачып, аның һәр битен Булат каршында тотып торды.

«Син миңа таза, сау, сәламәт килеш кирәк, Булат. Ышанам, синең белән берни дә булмаячак. Сакла үзеңне, яме, минем өчен сакла…» дигән юлларны укыгач, Булат тәмам күңелен төшергән иде. Менә, кайтып, Йөземне күргәч, бигрәк тә теге серле, сихерле очрашудан соң күңеле кабат сынын турайтып җибәргән иде, Йөзем керми башлагач, тагын сагыш дәрьясына чумды. Әйе, сагышның бәхетлесе дә була. Әмма Булатның бу сагышы кара сагыш иде…


Иртәнге шартлау

– Абыем! Абыем! Йөзем апа килә, безгә килә!

Йокымсырап яткан Булат дертләп уянып китте. Бүген төне буе йоклый алмады ул. Тәне сызлап чыкты. Соңгы көннәрдә кул-аякларына җан кертү өчен бик нык тартышты шул. Ә кабат уянып яши башлаган һәр күзәнәк үзәкләргә үтеп сызлый…

Күзләрен йомган килеш кенә иң элек әткәсен, аннары әнкәсен эшкә озатты. Гөлназ да мәктәпкә барырга җыенып йөри. Идәнгә нык басмаска тырыша. Абыйсы янына килеп, өстен япты, озак кына карап торды. Аннары авыр сулап куйды да тәрәзә янына китте. Мәктәпкә бергә барыр өчен, күрше кызларын шулай көтә ул…

– Абыем! Йөзем апа килә!

Булат, үзен-үзе белештермичә, күзләрен ачып җибәрде. Сикереп торып тәрәзәгә карыйсы, капкадан кереп килүче Йөземне күреп каласы килде аның. Тора да, күрә дә алмады. Гөлназ тәрәзә яныннан китәргә дә өлгермәде, ниндидер бер рух яисә фәрештә кебек, тавышланмый-нитми генә ишектән Йөзем килеп керде.

– Мөмкиндер бит? Исән-сау гына торасызмы, Гөлназ акыллым?

– Ярый әле, Йөзем апа…

– Исәнме, Булат…

– Исән-исән, исән генә түгел, терелергә тырыша минем абыем. Әйеме, абыем?

Гөлназ абыйсының җавап бирүен көтеп тормады, китәргә кузгалды.

– Ярар, Йөзем апа, мин киттем, әйбәт кенә сөйләшегез. Абыемны рәнҗетмә берүк, ишетсен колагың… – Аннары, аяк очларына басып, Йөземнең колагына үрелде: – Ул сине бер атна көтә инде…

– Гөлназ акыллым, чак кына торып тор әле. Абыеңнан сорыйсы сүзләрем бар. Сине бит аның күзләрен укый ала диләр. Дөресме бу?

– Юк, мин аның күзләрен укый алмыйм. Аңлыйм гына.

– Абыеңнан бер әйбер сорасам, аның җавабын миңа әйтә алырсыңмы?

– Сора, Йөзем апа, сора.

Йөзем кыюсыз адымнар белән Булат яткан түшәк янына килде. Идәнгә тезләнде. Булатның кулларыннан тотты. Ап-ачык күзләренә карады.

– Булат, син һаман мине яратасыңмы?

Янәшәдә басып торган Гөлназ абыйсының күзләренә карап та тормады.

– Һи, мин моны аның күзләренә карамыйча да әйтә алам. Ярата ул сине, бик ярата…

– Туктале, Гөлназ акыллым. Кара син аның күзләренә. Укы. Нәрсә ди?

Гөлназ кинәт җитдиләнде. Якынрак килеп, абыйсының мөлдерәмә тулы торган күзләренә карады. Бераздан шул күзләрдән аерыла алмыйча гына:

– Ул «Ник килмичә йөрдең» дип сорый, Йөзем апа, – диде.

– Ник килмәдемме?.. Теге көннән соң нык оялдым мин, кыенсындым, Булат. Әллә ниләр уйлап бетергәнсеңдер дип курыктым. Аннары… Аннары күңелемне, уйларымны, хисләремне тәртипкә китерәсе бар иде…

– Хәзер тәртиптәме инде күңелең? – Булат өчен Гөлназ сөйләшә башлаган иде.

– Хәзер тәртиптә, Булат. Хәзер рухым ныгыды, күңелем урынына утырды. Мин синең белән булачакмын. Мин сине ташламаячакмын…

– Син мине кызганасың гына, Йөзем…

– Мин сине яратам, Булат! Нигә һаман шуны аңламыйсың?..

– Аңлыйм. Беләм. Яратасың. Мин дә яратам. Тик нишлибез соң?

– Мин сиңа кияүгә чыгарга булдым, Булат!

Булат күзләрен йомды. Шулай бераз торганнан соң кабат ачты.

– Бу мөмкинмени, Йөзем?

– Мөмкин, мөмкин, Булат. Мин сиңа кияүгә чыгам.

Үзем тәрбиялим, терелтәм, аякка бастырам. Без матур яшәрбез. Безнең балаларыбыз булыр… Күп балаларыбыз булыр…

Йөзем яшькә чыланган йөзен Булатның җансыз кулбашына куйды. Сулкылдап елый башлады. Шулай озак тордылар алар, Гөлназның чыгып киткәнен дә, аның суынып та бетмәгән эзләре буйлап Дилүснең кереп килгәнен дә сизмәделәр…

Җырлый-җырлый килеп керде Дилүс:

– Сез һаман бергә икән… Сез һаман бергә икән…

– Ни кирәк сиңа, Дилүс? Ачы таң белән кеше куркытып йөрисең!

– Минме кеше куркытам? Минме карачкы? Әнә ул – карачкы! Әнә ул әтрәк-әләм!.. – Бераз һаваланып алгач, бер читтә торган урындыкны җилтерәтеп кенә эләктереп алды да Булат белән Йөзем янына китереп куйды.

– Ярый, сөйләшәбез, алайса…

Борынына килеп бәрелгән аракы исеннән Йөзем читкә борылды…

– Нәрсә, чирканасыңмы миннән? Йөз чөерәсеңме?

– Юк-юк, Дилүс, болай гына…

– Болай гына булмый ул. Син миңа, бәгырь кисәгем, кистереп әйтергә тиеш минеке буласыңмы?

– Ничек инде «минеке», Дилүс? Мин берни дә аңламыйм.

– Ну… Миңа чыгасыңмы?

– Юк, Дилүс, башта ук әйтеп куям. Мин сиңа чыга алмыйм. Минем Булатым бар. Мин аны яратам, аңа гына кияүгә чыгачакмын.

– Шушы үләксәгәме? Аның бит… Аның бит… Бер нәрсәсе дә эшләми!

– Ямьсез сөйләшмә минем белән, Дилүс. Булат хакында да ямьсез сөйләмә. Мин инде барысын да хәл иттем…

– Хәл иттем, хәл иттем, имеш… Хәл иттең, пычагым… Ә миңа нишләргә, нишләргә?..

Дилүс, учлары белән маңгаен тотып, үзалдына сөйләнә башлады. Йөзем Булатка күтәрелеп карады. «Мин берни дә аңламыйм» дигән кебек карады. Булат үзе дә берни эшли алмый иде шул. Бары тик хәрәкәтләнә башлаган бармаклары белән сөйгәненең кулын эзләп тапты, аннары аның бармакларына юлыкты, нәрсә булса да без бергә дигән кебек, шул бармакларны дымлы учына кысты.

Моны Дилүс тә күреп калган икән. Ул сикереп үк торды:

– Әһә! Син әле яшәргә тырышасыңмы, гад? Үләсең килмиме? Давай, давай… Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Булмаса, табабыз аны…

Дилүс бу юлы да кесәсеннән граната сөйрәп чыгарды. Бер кулы белән янтимерен кысып, икенче кулы белән аның боҗрасын тартып алды. Бераз уйланып торганнан соң, кулындагы үлем йомгагын Булатның ачык учына китереп куйды. Аннары, боҗраны бер читкә атып бәреп, бушаган кулы белән Булатның әле буын ныгытып та өлгермәгән бармакларын, граната өстенә яткырып, йодрыкка кысты…

Булат Дилүстән бу кадәресен көтмәгән иде. Эш шаярудан узган булып чыкты. Ф-1 гранатасының ни икәнен белә ул. Берничә секундтан соң бөтен өй эчендә мәхшәр кубачак…

Булат, барлык көчен бер урынга җыеп, гранатаны учына кысты. Ул арада Дилүс тәмәке кабызды.

– Хәзер, сержант, Йөземнең гомере синең кулда. Беләм, син үлемнән курыкмыйсың, ә менә Йөземнең гомере өчен тырышачаксың… Хәзер аны ничек яратканыңны карап карыйбыз…

Шулвакыт Йөзем телгә килде. Ул куркуын, каушавын чак-чак басып, Дилүскә үрсәләнеп ялвара башлады:

– Дилүс, зинһарлар дип сорыйм, акылыңа кил, исәрләнмә!.. Тимә безгә, бәла чакырып йөрмә… Бар, кайт, Дилүс…

Дилүс аның саен үҗәтләнде генә.

– Ә син беләсеңме, бәгырькәем, чекасы алынган граната шартларга тиеш. Артка юл юк. Алда ниләр буласын Ходай гына белә. Аннары… менә Булат белә… Ул күпме түзә ала, шулкадәр яшәячәкбез. Ачуланма, яме, шулай килеп чыкты инде…

– Дилүс, нәрсә кирәк соң сиңа? Мин кирәкме? Менә ул мин… Мин сиңа чыгарга риза, тик Булатка гына кагылма… – Йөзем Дилүснең алдына барып тезләнде. – Менә тезләнепләр сорыйм, калдыр безне. Бомбаңны да кире ал. Бәласеннән баш-аяк… Син тыңласын өчен тагын ниләр әйтим, ниләр эшлим соң, Дилүс, әйт, нишлим?

Дилүс чынлап та шаярудан узган иде. Ул, тәмәкесен идәнгә ташлап, аны авыр солдат ботинкалары белән таптады да:

– Менә шушында минем хатыным бул. Буласыңмы? – диде.

– Ничек инде «шунда»?..

– Хәзер үк чишен, ят!

Йөзем тезләнеп торган җиреннән кискен генә торып басты.

– Юк, монысын эшләмим. Бомбаңа шартлап үлсәм үләм, шакшы тәнеңә түшәк булып ятмыйм. Бөтен нәрсә кешечә булырга тиеш.

– Кешечәме? Мине бер отделение солдат тотып «өшкергәндә» бер дә кешечә дип тормадылар. Шушы имгәгең аркасында кешелектән төшерделәр мине… У-у, гад! Хәзер мин шакшымы? Ул әйбәтме? Булмасын әле… Хәзер сине үзе алдында тотып көчлим. Бу тагын да хәтәррәк. Юк-юк, син, бәгырькәем, тиз генә бирешмә, каршы торган бул, тарткалаш… Мин бөтен рәхәтен татырлык булсын…

Дилүс, кулларын алга сузып, Йөземгә таба килә башлады. Йөзем артка – урам як стенага чигенде. Ләкин стенадан ары китә алмады. Әзмәвердәй гәүдә аны тәрәзә арасына китереп терәде…

Булатның хәле шәптән түгел иде. Чарасызлыктан өзгәләнгән йөрәге, шартлар дәрәҗәгә җитеп, ачуга, нәфрәткә һәм әрнешкә тулышкан иде бу минутта. Өй эчендәге хәлләрдән аның йөрәге, күңеле генә өзгәләнеп калмады, бөтен тәне тартышты, каны кызды. Граната тоткан кулында егәрлек бетеп барганын тойса да, ул, әллә каян гына табып, тәненә, аяк-кулларына көч иңдерде, кузгалырга, торырга омтылып карады. Булат белә: табигатьнең үз кануннары. Әмма кеше дигәнең табигатьтән өстен ләса. Аның бит әле табигать биргән көченнән кала рух көче, уй көче, акыл көче дә бар. Ә сөю көчен, нәфрәт көчен кая куясың?!

Булат торып баса алмады. Әмма аяк-кулларының хәрәкәтләнә башлавын ачык тойды. Ул: «Тагын аз гына тырыш инде, йә, тырыш инде, йөрәккәем минем, каным минем…» – дип, үзен-үзе дәртләндерергә кереште.

Ул арада Йөзем Дилүс кулыннан ычкынып китте, ишеккә таба омтылды. Ләкин Дилүс аңа караганда җитезрәк булып чыкты, мәче кебек, бер-ике сикерүдә корбанын барып та тотты. Җен көченә алга ыргылган кызның күлмәге арткы яктан умырылып төште. Шәрә тән күргән Дилүс тәмам кызды, ул инде Йөземне кочакларга, үбәргә омтыла башлады. Берни дә барып чыкмагач, киерелеп сугып җибәрде. Йөзем, сөртенеп китеп, башы белән тәрәзә тупсасына барып бәрелде, «аһ!» итеп, идәнгә сыгылып төште…

– Әле син шулаймы? Тешләшәсеңме? Хәзер мин сине кызык итәм…

Дилүс, күз ачып йомганчы, Булат түшәге янында пәйдә булды, калтыранган куллары белән, аның дымлы учларыннан гранатасын алды, аннары түрдә башын тотып, бөрешеп утырган Йөзем янына килеп чүгәләде.

– Бәгырькәем, менә моны күрәсеңме? Менә шушы бармакларымны бушатсам, дүрт секундта монда берни дә, беркем дә калмаячак. Яшисең киләме? Киләме? Килә, килә… Менә шул: яшисең килсә, мин әйткәнне эшлә, яме! Ну?!

Йөзем чак-чак кына сөйләшерлек хәлдә иде:

– Дилүс, синме соң бу? Нишләтеп кайтардылар сине? Ни булды сиңа, Дилүс?..

– Телеңә салынма, мин шаяртмыйм, кызый. Соңгы мәртәбә сорыйм: минеке буласыңмы?

– Дилүс… Аны болай хәл итмиләр… Сөйләшербез, аңлашырбыз. Тик акылыңа гына кил. Мин бу җәберләреңне кичерергә риза, тик калдыр гына безне…

Йөзем, стенага таянып, көч-хәл белән аягына торып басты, ертык күлмәгеннән күренеп торган шәрә тәнен яшерергә теләп, изүләрен, итәкләрен тарткалады.

– Юк, беркая да китмим мин! Син хәзер үк минеке булачаксың! Булат моны күрергә тиеш! Юкса…

Булат манма тиргә батты, кызарынды-бүртенде, көчәнеп, шартлар хәлгә җитте. Гранатадан котылгач, хәле бераз җиңеләйгән кебек булды, зиһене чистарды. Ул инде башын бора ала, Дилүс белән Йөзем ягына үрелеп карый ала… Тәнен, гәүдәсен кыймылдата ала! Бигрәк тә аякларын түшәк читенә шудырып китергәч, тормышның чабуына тагын да дәртләнебрәк, тагын да үҗәтләнебрәк ябышты ул…

Булат аягын салындырып торып утырганда, Дилүс Йөземне тәмам җәфалап, интектереп бетергән иде. Кыз да үз язмышы белән килешкән, ахры. Ул инде шәрә тәнен дә яшерми, ялвармый да. Бары тик шыңшып елый-елый, тын гына үз намусы, тәне һәм җаны өчен көрәшә – куллары белән йолкына, аяклары белән тибенә, тезләре белән этенә, ничек булдыра ала, шулай каршы тора. Ул хәтта кычкырмый да, кычкырырга хәле дә юк, бары тик ыңгыраша, бөтен йөрәге белән рәнҗи, юк, рәнҗеми, кара каргыш белән каргый…

Булат боларның барысын да күреп, ишетеп тора, әмма берни дә эшли алмый. Нишләп эшләмәсен, эшли. Ул инде торып утырган, аякларына басарга гына курка. Басса, чәчрәп барып төшәр дә, бөтен тырышканнары юкка чыгар кебек. Ә торырга кирәк, ничек тә аякка басарга, Йөземне бу хәшәрәт кулыннан йолып алырга кирәк!

Тәне, мең урында мең энә кадалып торган кебек сызласа да, Булат хәллерәк уң кулы белән этенеп торып басты. Карават шыгырдавын Дилүс тә ишетте, кырт борылып, кан сауган күзләре белән Булатка төбәлде. Ышанмады. Күзләрен йомып, башын як-якка чайкап алды. Бу юлы ышанды. Әле генә күзләрен мелт-мелт итеп түшәмгә карап яткан Булат, аякларын аерып куеп, кулларын канат кебек як-якка җибәреп, кешедән бигрәк өрәккә охшаган бер сәер кыяфәттә, нәфрәт тулы карашы белән Дилүсне ашардай булып, аның каршында басып тора иде.

Дилүс, үзен-үзе белештермичә, ялт кына торып басты, ләкин зиһенен дә, көчен дә җыя алмый калды… Каршында басып торган «өрәк» алга сөртенеп китте дә, бөтен көче-куәте белән аны ачык тәрәзәгә таба этеп җибәрде, үзе шундук идәнгә – теткәләнеп беткән күлмәген җан җирендә йомарлап, тын гына сулкылдап ятучы Йөзем янәшәсенә ауды. Тәрәзә яңакларына бәрелә-сугыла тышка очып чыккан Дилүснең якты дөньяда берничә мизгел гомер яшисе калган иде…


Соңгы сүз

Көчле шартлау бөтен авылны, юк-юк, бөтен тирә-якны, бөтен Рәсәйне, хәтта бөтен дөньяны дер селкетте. Аның шомлы яңгырашы агачлардагы кошларны гына түгел, гөнаһлы дөнья ияләре булган кешеләрне дә, хаклык, сафлык сагында торучы изге рухларны да өркетте. Бу шартлау, Чечняда барган хәтәр сугыш кайтавазы булып, кулына корал тотып яуга керергә әзерләнгән һәр солдатның колагына барып иреште. Бу шартлау сугыш гаме белән йөрүче һәр кешенең күңелен сискәндерде, сискәндереп кенә калмады, аларны киләчәк, хаклык, иман һәм яшәү бәхете хакында уйларга мәҗбүр итте…

Укучым! Менә ерак татар авылында булган «кечкенә Чечня» драмасы үзенең ахырына якынлашты. Бу фаҗигале вакыйга мине генә түгел, сезнең күңелләрне дә тетрәткәндер. Бердәнбер куаныч: Йөзем белән Булат исән калдылар, бергә калдылар. Икесен дә районга хастаханәгә җибәрделәр. Шул китүдән алар авылга әйләнеп кайтмадылар, өйләнешеп, район үзәгендә калдылар. Булат бик тиз аягына басты, йөри башлады, Йөзем эшкә керде, Булатыннан бер яры да читкә тайпылмады…

Дилүсне, Чечняда хезмәт итеп кайткан солдат дип, авыл зиратының иң түренә күмделәр. Күмгәндә районнан, хәтта Казаннан да килделәр. Мылтыктан аттылар. Мылтык ядрәләренең шартлавы тагын бөтен дөньяны сискәндерде, әмма бу юлы агачлардагы кошлар үз ояларын ташлап очмадылар, кешеләр дә гадәти эш-шөгыльләреннән аерылмадылар. Шартлауга да күнегелә икән шул… Сугышка да, үлемгә дә күнегелә… Тик… Барыбер явызлыкка күнегеп булмый. Булмый!

Укучым! Синең бик начар гадәтең бар. Әсәрне укып чыккач, шунда ук аның геройлары хакында төпченә башлыйсың: «Кемнәр алар? Кайсы авылдан? Хәзер нишлиләр?» Бүтән төрле сорау беткән диярсең. Әйтик менә мондыйрак сорау: бер үк сугыш кырында йөргән ике кешенең берсе ни өчен рухы һәм холкы белән имгәнеп, зәгыйфьләнеп кайта, ни өчен кешелеген югалта, явыз затка, зомбига әверелә, ә икенчесе шул ук сугышта рухи яктан чистарына, иманын ныгыта, тормыш һәм яшәү өчен аяусыз көрәшкә күтәрелә? Ни өчен һәм ни сәбәпле явызлык белән изгелек бер үк шартларда туа ала?

Кайчагында мин төн уртасында сискәнеп уянам. Колагыма шартлау тавышы керә. Ул бик озак яңгырап тора да, ниндидер сагышлы көйгә әверелеп, каядыр китеп югала. Тавыш килгән җиренә китә, диләр. Шулайдыр. Колагымда яңгырап торган шартлау да шунда – үзе килгән якка китеп югала… Кабат кайтмасын иде бу тавыш дип телим, сискәндермәсен иде адәм баласын, аның күңел күкләрен тетрәтмәсен иде…



    2001




Табылдык хатлар



1

Тормышның караламасы юк, диләр. Шулай килеп чыкты инде: Таһир – бомж. Иң гадәти бомж – илсез, йортсыз, эшсез, паспортсыз, хыялсыз бер дөнья бәндәсе. Гаиләсе дә, туганнары да, дуслары да юк аның. Хәтта исеме дә юк. Таһир – элеккеге, беренче тормышыннан калган исем. Әйе шул, аның ике гомере бар: бомж булганчыга кадәрге гомере һәм менә бүгенгесе – эт типкесендәге тормышы. Беренче тормышында Таһирның да әнкәсе, туганнары, сөйгәне, дуслары булган, исеме булган, әйбәтме-начармы язмышы, өмет-хыяллары булган…

Бомжлар – шундый ук кешеләр, тик аларны вакыт ташлап киткән. Вакыт белән бергә якыннары ташлаган, дуслары, сөйгәннәре баш тарткан. Һәр язмыш бәхетле булып туа. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бәхет һәрвакыт өмет булып яши. Бомжлар – өметсез кешеләр. Бәхетсез, язмышсыз кешеләр. Таһирның да өмете калмаган. Ул – өметсез-хыялсыз гына түгел, вакытсыз, замансыз, киләчәксез бер бәндәви зат. Хәзерге тормышында аны «Почта» дип йөртәләр. Ни өченме? Чөнки ул хатлар җыя. Менә шундый сәер гадәте бар Таһирның. Аның керләнүдән ялтырап торган, майга каткан капчыгында һәрвакыт хатлар булыр. Каянмы? Тарихы озын аның.

Бомжлар, гадәттә, гаиләләр яисә бригадалар булып яшиләр. Бүтән гаиләләргә, төркемнәргә каршы тора алу өчен берләшәләр, «туганлашалар» алар. Таһирлар алтау, барысы да татарлар. Сүз дә юк, төрле чакта төрлечә була, кемдер беразга юкка чыгып тора яисә төрмәгә, милициягә эләгеп ала. Ләкин барыбер дә шушы алты кеше бер тирәдәрәк яшиләр, бу михнәтле тормышта бер-берсенә таяныч булырга тырышалар…

Таһирларның үз районнары, үз урамнары, йортлары, подваллары бар. Хәзер Казанда иске йортларны күпләп сүтәләр, хуҗалары чыгып киткәч тә, кайбер йортлар айлар, еллар буе буш тора. Бушаган өйләрне беренче кичтә үк бомжлар бүлеп яисә сатып ала. Таһир-Почта да Кирпеч, Сало, Чүлмәк, Люмин, Бөке дигән үз ишләре белән бергә Кабан буендагы бер йортта яшәп маташа. Башкалар кебек үк, ул көне буе урамда йөри, вакытлыча эш эзли, шешә җыеп сата, шулай ризык юнәтә, аракы эчә, җайсызрак яткан әйбер булса, урлый, шулай гомеренең очын очка ялгап барырга тырыша.

Иң өлкәне Сало – украин татары. Донбасс якларыннан. Ниндидер гөнаһы булган. Төрмәгә утырмас өчен качып килгән. Ни өчен «Сало»мы? Ул сало ярата, салосыз бер тәгам ризык та капмый. Ашында да, боткасында да сало булыр. Үзе дин тота, күп догалар белә, ураза айларында, гает көннәрендә мәчеткә бара, әмма салосыз аш ашамый. Менә шундый мөселман ул. Эчеп алса: «Адәм баласы тамырлы булырга тиеш. Адәм баласының тамыры – иман», – дип сөйләнергә ярата. «Нинди мөселман инде син?» – дип көлә башласалар, җавабы әзер: «Кешегә дөреслек, иман иң элек үзе өчен кирәк. Мин сезнең өчен яшәмим. Бәйләнмәгез!» – дип кенә җибәрә. Дөрес әйтә. Шуңа шым булалар. Нинди генә булмасын, дөрес кеше ул. Бу очракта «иманлы» дип әйтергә яраса, иманлы, ялгансыз кеше. Шуңа күрә дә «гаилә»нең «касса»сы аның кулында. Гадәттә ул «өйдә» кала, чөнки пешеренергә бик оста. Аның хакында: «Балык кылчыгыннан да аш пешереп куя», – дип сөйлиләр. Ризык табу, базар кайгысы, сату-алу мәшәкатьләре дә аның өстендә.

Кирпеч, исеменнән үк күренгәнчә, сүтелә торган йортлардан кирпеч кыра. Шуларны сатып көн итә. Авыр холыклы, мыштым кеше. Күп сөйләшми. Мари ягыннан. Йөзендә үк марилык бар. Кечкенә почык борыны, төпкә баткан төртке күзләре, җирән чәче, зәңгәрсу күзләре, «ызнакум» дип сөйләшүе – шул яклардан. Ләкин чып-чын татар. Татарлыгы йөзенә чыккан – усал, кырыс йөз, туры, үтергеч караш һәм бертуктаусыз шик-шөбһә каккалап торган күңел ярлары… Шулай да Кирпеч – беткән кеше түгел. Кешеләрдән нидер калган анда, ялгызы гына утырганда, үзәкне өзә торган моңлы җырлар җырлый ул. Елатырлык итеп җырлый. Әмма үзе керфек тә какмый… Кемдер, нәрсәдер бик нык күңелен катырган аның. Шулайдыр…

Чүлмәк табылдык хәзинәләр белән эш итә. Ул үз гомерендә ике мәртәбә яшереп куелган байлык тапкан. Икесе дә чүлмәктә булган. Исеме дә шуннан калган. Аяныч хәл: байлык тапса да баеп китә алмаган. Шулай да, Таһирлар арасында иң бае – ул. Чөнки иң күп акча аңа керә. Хәтта, сирәк-мирәк кенә булса да, алтыны да, көмеше дә, затлы ташлары да кергәли… Гел шулай: бушаган йортка иң беренче итеп Чүлмәкне җибәрәләр. Ул һәр шүрлекне, һәр ярыкны җентекләп карап, тикшереп чыга – әллә нәрсәләр табып бетерә. Кыйммәтле металлга, бизәнү әйберләренә аның борыны сизгер. Үзе кергән һәр йорттан нәрсә дә булса тапмый калганы юк әле.

Чүлмәк – мишәр егете. Мишәрлек аның бөтен кыяфәтенә, холкына чыккан. Утыз биш яшьләр булыр. Ләкин үз яшенә караганда күпкә карт күренә. Ул инде колониядә дә, төрмәдә дә булырга өлгергән. Ни хикмәт, кешелеген, намусын югалтмаган. Бу нәрсәдән гыйбарәтме? Үзеннән көчсезгә тими ул. Карак, бур, ялганчы, әмма хәйләкәр һәм явыз түгел, сатлык җан түгел, куркак түгел. Көлке капчыгы. Шул шаянлыгы, уенчаклыгы белән Таһирларны чарасызлыктан, күңел төшенкелегеннән, хәтта бәхетсезлекләрдән аралап тора кебек бу мишәр баласы…

Иң яраткан темасы – хатын-кыз. Ләкин алар хакында начар сөйләми. Аның эчеп алса сөйли торган сүзен һәркем яттан белә. «Ир кешене иң элек хатын-кызның тәне исертә, аннары җаны әсир итә. Икенчесе булмаса, ир-ат хатын-кыздан тиз китә», – ди ул. Таһир һаман килеп уйлый: «Бу сүзләрне әйтә алган кеше начар булмаска тиеш», – ди. Көч тәннән түгел, җаннан дигән сүз бит бу. Нинди дөрес сүз!

Люминнең үз тарихы. Анысы – башкорт татары. Сәер сүз – «башкорт татары»… Башкортстан татары инде, кем булсын! Анда бит татар башкортка караганда күбрәк. Ләкин телләр укмашып беткән! Люмин дә «бармаем», «килмәем» дип сөйләшә. Җырларга, биергә ярата. Ризык табасы булмаса, сүзләре аңлашылып бетми торган озын, көннәр буе моңлы җырлар җырлап утырыр иде, мөгаен… Һәр моңлы кеше кебек күп елый. Уңган, булган, күп эшли, әмма күп эчә дә. Эчсә, бигрәк тә җебеп төшә…

Люмин төсле металл җыю белән шөгыльләнә. Алюминийны «люмин» дип йөртә. Кушаматы да шуннан калган.

Бу башкорт татарының да бер сүзе бар. Эчеп алса, шуны әйтми калмый. «Хыянәтне, ялганны кичерү, – ди ул, – гомер кичерүгә караганда да авыр». Күрәсең, ул кайчандыр хыянәт газабына дучар булып, авыр гына хәлләр кичергәндер. Бу хакта аннан беркем дә сорашмый. Бомж ул – үткәне, киләчәге булмаган кеше. Алар арасында урынлы-урынсызга сорашу, төпченү гадәте юк. Нигә сорашырга? Күрергә теләгән кеше күрә.

«Бөке» кушаматлы татарның да үз исеме, үткәне булгандыр. Таһирлар гаиләсендәге бу татар – иң олы сер. Аның кем икәнен, каян килгәнен беркем дә белми. Ул – Бөке, шуның белән вәссәлам! Бөке, димәк, шешәләр җыя. Шешә җыючылар бомжлар телендә шулай аталалар.

Кара-кучкыл йөзле, чем-кара чәчле, чем-кара күзле, кара мыеклы бу чибәр кеше ничекләр генә тормышның төбенә тәгәрәгәндер – Ходай Тәгалә үзе генә белә булса кирәк. «Гаилә» кешеләре аны бик хөрмәт итәләр, хәтта бераз шүрлиләр дә. Илле-илле биш яшьләр тирәсендәге бу кешедән, чынлап та, аның тормышының кайсыдыр этабында булган укымышлылык, зыялылык, әдәплелек аңкып, хәтта бәреп тора. Ул күп сөйләшми, дөресрәге, бөтенләй дә сөйләшми, кеше сөйләшкәндә сүз уңаеннан кайбер акыллы сүзләр генә кыстырып җибәрә…

Бомжлар – үзләренең яшәү рәвешләре, дөньяга карашлары белән философлар. Шунсыз бу каргышлы дөньяда исән калу мөмкин дә түгелдер. Әмма Бөке – философның да философы. Ах, ничек туры килми аңа бу кушамат! Бөке – философ… Нишлисең бит, кушаматны сайлап алмыйлар…

Менә шул Бөкедән чыга да инде хикмәтле сүзләр. Бервакыт кич җыелып алгач, байлык хакында сүз чыкты. Һәркем үзенчә сукалый, һәркем үзенчә хаклы. Бер читтә дәшми-нитми утырган Бөке үзалдына сөйләгән кебек кенә әйтеп куйды:

– Җыйган байлыгыгызга йөрәгегезне якын җибәрмәгез…

Шунда сүз дә бетте. Уйланырга урын бар иде инде монда. Бик бар иде.

Берсендә Чүлмәк үз тормышларының нинди ирекле, хөр булуы хакында шапырына башлады. Әлбәттә, ул тиле түгел. Беркем дә тиле түгел. Сүз юктан сүз булсын дип сөйли бу. Ләкин Бөке өчен сүзнең уены-чыны юк. Аның өчен сүз генә бар. Бу юлы да Чүлмәкнең авызын тиз япты ул:

– Ирек колы булу шулай ук коллык түгелме, уйла әле. Ирек ул – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, – диде дә урамга чыгып китте.

Чүлмәккә генә түгел, башкаларның башына да уй төште. Йөрәкләргә җәрәхәт булып төшәрлек уй иде ул. Ләкин бу уй ничек кергән булса, шулай чыгып та китте. Чөнки йөрәкләрдә яңа җәрәхәт-яра өчен урын калмаган иде.

Почта-Таһир – бөтенләй башка дөнья кешесе. Ул кәгазь әйберләр, китаплар, журналлар, газеталар җыя. Үз карамагындагы урамнарны «тикшергәндә», чүп савытларын актарганда, бигрәк тә ташландык йортлар сүткәндә бөтен язма, басма әйберләрне күз уңыннан кичереп бара. Кирәкмәгәннәрен «Стимул»га тапшыра, сирәгрәк китапларны «Букинист» кибетенә сатарга куя, китап күпләп җыелган вакытларда Колхоз базарына чыгып та утыргалый.

Эш булмаганда яисә урамга чыгарга иренгәндә, Таһир рәсем төшерергә керешә. Ташландык кәгазьләр арасыннан берәр буш бит чыкса, аның өчен олы бәйрәм инде. Ул шунда ук кесәсеннән каләм-карандаш алып, берәр нәрсә сызгалый башлый. Юк, онытылмаган әле аның укыганнары. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте дә үз урынында.

Күбрәк үзе кебек сукбайларның сурәтләрен төшерә Таһир. Казан урамнарында, подвалларда, чардакларда көн күрүче бу мәхлук җаннарның кәгазьгә төшерелгән йөз-битләре кемгә кирәк соң? Таһир моны үзе дә әйтә алмый. Тормышның төбендә яшәгән бәхетсез бәндәләрне шушы рәвешле булса да тарихта калдырырга телиме? Әллә бу сукбайлардан үз шәхесенең өстенлеген күрсәтергә, расларга тырышамы?

Боларның икесе дә бардыр. Әмма өченче бер сәбәп тә бар. Бомжлар арасында искиткеч кызык типажлар очрый. Йөзе җимерек, авыз читендә бердәнбер теше тырпаеп торган, йөзен аркылыга-буйга җыерчык баскан сукбайның бәхетле елмаюы ни тора! Бәхет кошы тотканмыни! Бәлки, аның бүген тамагы туйгандыр? Бәлки, ул бер йотым аракылык акча тапкандыр? Ә бәлки… Бәлки, бу Хода бәндәсе якты көн туганга, кояш чыкканга, көн җылынганга, кошлар сайраганга сөенәдер? Ә бәлки, шушы мизгелдә үз якыннары, балалары, дуслары хакында яхшы хәбәр ишеткәндер? Яисә менә бу теләнче малай сурәте. Аны да Таһир ташландык йорттагы кылка бүлмәсенең түр стенасына, теге сукбай карт сурәте янәшәсенә беркетеп куйды. Учларын алга сузып, ялварулы чырай белән хәер сорашып торучы бу татар малае (татар, әнә киң бит-яңаклары, ай кашы, эчкәрәк баткан, җыйнак матур күзләре шуны әйтеп тора) ни хакта уйлый икән? Бу рәсемгә карагач, Таһирның күңеленә бик сәер уйлар килгәли. «Татар халкы да шушы малай хәлендә түгелме соң?» – дип уфтана ул. Дөнья, тормыш арбасыннан төшеп калса да, ул сизенә: нәрсәдер бара бу хәятта, ниндидер буталчык вазгыять заманы бу… Ул, шешә җыеп йөргәндә, Ирек мәйданында ирек даулап йөрүче халыкка карап, шаккатып калды. Кешегә кушылып, үзе дә «Азатлык!» дип, берничә мәртәбә кычкырды да әле…

Таһирның кәгазьгә иң күп төшергән кешесе – Сало. Кызык тип. Йөзенә карап кына аның бәхетле яисә бәхетсез булуын белеп булмый. Хисләрен, тойгыларын бик тирән яшерә ул. Әмма күзләрен, карашларын һич яшерә алмый. Шуның белән кызык та аның йөз-кыяфәте.

«Гаилә»дәгеләрнең барысын да иренмичә акка төшереп бара Таһир. Төшергәч, һәр сурәтне кадерләп салып куя. Артыграк эчеп-исереп йөргәндә генә, юмартланып китеп, ясаганнарын чәчеп-туздырып бетерә. Бу вакытта бер генә сурәтне кадерләп саклый. Кайчандыр, элеккеге тормышында төшергән хатын-кыз сурәте ул…

Таһирның иң яраткан шөгыле – хатлар уку. Берәр газета яисә китап арасыннан, яки ашъяулык астыннан, матча ярыгыннан хат кисәге килеп чыкса, ул нишләргә дә белми, үзе хат алган кебек кылана, әллә нинди хыялый хисләр өермәсендә яши башлый. Иң элек хатның иясен күз алдына китерә, аннары хат алган кешенең йөз-бит чалымнарын, күз карашын, холкын, күңел хасиятләрен күзалларга керешә, ахырдан алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, хис-тойгыларны, язмышларны уйлап чыгара. Шуннан соң гына хатны ачып укый башлый. Моннан биш, ун, утыз, хәтта илле-алтмыш ел элек язылган хатларны укудан да ләззәтлерәк минутлар бар микән?! Таһир-Почтаның хәзерге тормышында иң гүзәл мәл – шушы вакыт. Ул инде күптән кеше хатлары, кеше хисләре һәм кеше язмышлары белән яши, борчыла, сагышлана яисә сөенә, шатлана… Бу хатларны ул кадерләп, бөртекләп җыеп бара, күз карасы, бәгырь кисәге кебек саклый, барлап тора… Ул хәтта үзе дә, хыялы белән генә булса да, шушы чит-ят язмышларга кереп, кушылып яшәргә, шул хыялый яшәүдән тәм һәм ямь табарга, мәгънә алырга күнегеп китте.

Шушы хатлар коткарып калды да бугай аны. Дөньядан ваз кичеп, тормыштан йөз чөереп, «бомжлар», «бичлар» типкесендә йөргән беренче елларында үләсе килгән чаклары күп булды аның. Кыйналып, канга батып, өшеп-туңып яткан вакытларында күңеленнән генә хат яза иде ул. Кемгәме? Беркемгә дә түгел. Тормышка. Дөньяга. Дөнья иясенә. Юк, Ходай Тәгаләгә түгел. Ул үзенең аның каршында гөнаһлы булуын белә. Әле бит Тормыш иясе, Дөнья иясе бар. Булмаса, булырга тиеш! Нәрсә карый ул? Ниләр эшли ул үзенә тапшырылган адәм балалары белән?!

Мондый хатлар аның бөтен булган-булмаган җан җылысын, соңгы күңел хисләрен суырып чыгара иде. Бервакыт Таһир бу күңел аҗаганнарыннан баш тартты, бүтән кешеләрнең хатларын укырга күнегеп китте. Бу хат ияләренең язмышлары аныкына караганда күпкә җиңелрәк, аңлаешлырак иде. Үзенең хәтер капкачын томалап куеп, башын күтәреп, дөнья гаме белән яши башлады.

Һәркемнән бер хәтер кала…

Хәтер хөкеме – иң хәтәр хөкем…

Таһир кайчан да булса бер килеп тотачак әле бу. Кеше күңеле артына, кеше хисләре эченә, хәтта кеше язмышына качып кына котылып кала алмаячак. Шулай да болай тынычрак, җиңелрәк. Тормышны алдабрак, дөресрәге, аңа алданыбрак күпмедер яшәп була әле.

Ә хатларның ниндиләре генә юк! Язмышларның ниндие генә юк! Таһир гел шуны искә ала: аның күңелен сабырлыкка, түземлелеккә күндерсәләр дә, хатлар арасында бәхетлеләре бик сирәк. Сагышлы, борчулы хатлар күбрәк. Юк-юк, өметсез диясе килми. Кешеләр бер-берсенә ышанырга тиеш. Ышануда өмет нуры яши. Өмет барыбер кала ул. Кеше шундый инде: иң авыр вакытында да йөрәгенә бер бөртек өмет чаткысы төреп калдыра. Шуның белән яши, кайчакта бу чаткыдан әллә нинди матур һәм мәгънәле яшәү учаклары кабынып китә…

Бер хатны Таһир мәңге онытмаячак. Аның иясе сөйгәненә йөрәк каны белән шундый сүзләр язган: «Кадерлем! Бәгърем! – дигән ул. – Мин – бик-бик бәхетле кеше. Шуны аңладым: бер мәртәбә бәхетле булсаң, син һәрвакыт бәхетле икән. Ә мин бәхетле булдым. Бер мизгелгә генә булса да бәхетле булып калдым… Рәхмәт сиңа, җанкисәгем!»

Икенче бер хатта да яшәү гыйбрәте ап-ачык ярылып ята. Монда борчу-сагыш та, өмет-ышаныч та бер үк хискә төреп бирелгән: «Сөеклем минем! Ничек сагынганымны белсәң иде! Их, аерылышу өчен мең сәбәп табу да кыен түгел, очрашу өчен бер сәбәп табу да кыен икән… Кичер мине, бәгърем…»

Тагын бер хатны гел хәтерендә йөртә Таһир: «Ярату – кичерү түгел әле. Әйе, акыллым, мин сине яратам, хәтта мин синсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Әмма мин сине кичерә дә алмыйм… Беләсеңме, җиңел килгән мәхәббәт кенә хыянәтне кичерә ала. Ә минем мәхәббәтем авыр килде, күңел гарасатларын җиңеп, йөрәк ярсуларында җәрәхәтләнеп, сагыш дәрьяларын кичеп килде… Шуңа да кичерә алмыйм. Сорама да, үгетләмә дә…»

Ә бу хатта Таһир үз мәхәббәтен таныды: «И җаным! Син үзеңнең үпкә-битәрләрең, битарафлыгың белән минем олы, саф мәхәббәтемне өркеттең, куркыттың. Хәзер син үз ярларыңа кайттың, мин дә тынычландым. Курку үтте… Тик менә нәрсә: мәхәббәттә курку үтә, ләкин үзе белән мәхәббәтнең матурлыгын да алып китә икән. Ачуланма, яме. Мин сине элеккечә матур итеп ярата алмаячакмын…»

Ана хатлары, бала хатлары… Аларны бер сүз белән «балачак хатлары» дип тә әйтергә мөмкиндер. Кеше гомере кош булса, балачак – аның канатлары…

Ана хаты: «Улым, балачагың сәлам әйтә…»

Бала хаты: «Әнкәй, сагындым мин аны – балачагымны… Һаман да шулай инеш буенда бәбкә саклап йөриме ул?..»

Ана хаты: «Ул инде үсте, улым. Хәзер ат сакларга йөри. Кызлар белән кичке уенга чыга…»

Бала хаты: «Минем кебек, атлар яратамы ул?»

Ана хаты: «Бәй, син үзең бит инде ул, улым!..»

Бала хаты: «Ә! Шулай бит әле… Үзем булсам да, барыбер сагындым мин аны, әнкәй!»

Тагын менә мондый хатлар: «Балам, сагындым, кайт!» – дип яза ана кеше.

«Әнкәй, акча сал әле», – дип җавап бирә бала кеше.

«Балам, син кайда? Кайтмасаң кайтма, бер бөртек сүз язып кына җибәр», – ди ана кеше.

«Әнкәй, мин күптән кайттым инде, килергә вакытым гына юк», – ди бала кеше.

Мондый хатлар Таһирга ошамый. Андыйларны ул аерым җыя. Ярый әле алар күп түгел. Димәк, борчулы, кайгылы, бәхетсез аналар да күп түгел…

Кайчакта хатлар төргәкләп, янчыклап, хәтта капчыклап та табылалар. Бер яки берничә хатта гына кеше язмышын тоеп, аңлап бетерү кыен. Ә менә берничә хатта кешенең бөтен тормышы, яшәү бәхете яисә яшәү драмасы ачыла да китә…

«Мин шундый кыен хәлдә калдым, – дип яза хат иясе. – Акылым белән күңелем бәхәсләшә. Берсе сиңа дәшә, икенчесе тыя… Нишләргә дә белмим…»

«Минемчә, чын мәхәббәттә йөрәк акыллы булырга, ә акыл хисләнә белергә тиеш. Син аларны аерма. Алар бергә яшәсен, бергә яратсын», – ди җавап хаты.

«Булмый, булмый! Бер минутта йөрәк: «Яратам», – дип тибә, икенче караганда: «Яратмыйм», – ди!»

«Ялгышасың, акыллым. Йөрәк «яратмыйм» дигән сүзне белми. Ул «яратам», «сөям» дигән сүзләрне генә белә. «Яратмыйм» дигән сүзне акыл әйтә…»

«Һәр кешенең үз сәгате бар. Шул сәгате суккан вакытны туры китерә алса гына кешегә бәхет капусы ачыла… Димәк, минем сәгатем сукмаган әле…»

«Син суккан сәгатеңне көтеп утырган арада, мин үземнең тиңемне таптым инде. Аның сәгате юк. Аның олы һәм матур йөрәге генә бар…»

Күңелгә иң тигәне – ачылмаган хатлар. Әйе, андый хатлар да очраштыра. Элегрәк Таһир аларны шундук ачып укый иде. Шулай кабаланып, хат ияләренең язмышларын хәл итәргә, кирәк булса, аларны яхшы якка үзгәртергә телиме ул?.. Язмышның барышын, гомернең вакытын куып җитеп булмый анысы… Ничек кенә, нинди сәбәпләр аркасында гына ачылмыйча, укылмыйча калды икән бу хатлар? Ә бит алар арасында да кешенең язмышын хәл итә торганнары, яшәү мәгънәсен, бәхетен-бәхетсезлеген билгели торганнары бар.

Кайберләрен Таһир яттан белә. Аларны һаман-һаман күңеленнән кичереп яши.

«Балам, газизем Гарифулла!

Мин бу җомгада Ходай каршына барырга җыенам. Ун ел кайтканың юк. Анаңны соңгы юлга озатып җибәрергә булса да кайт. Күреп каласым, күз карашларыңның нурын, кулларыңның җылысын үзем белән дә алыр идем. Анда да сагынылыр бит… Кайт, Гарифулла балам… Ялварып сорыйм, кайт…»

Хат ачылмаган… Укылмаган… Ана белән бала күрешә алмаганнар… Нәрсә булган? Ник? Нигә? Язмыш шаяруымы, әллә бала кешенең гадәти битарафлыгымы? Таһирның йөрәге шушы сорауга җавап эзләп бер генә әрнемәде. Ул шул ук вакытта үз анасы хакында уйлады. Аның анасы да улын күрмичә китеп барды. Таһир ул вакытта шабашниклар бригадасы белән хәер эстәп йөри иде. Ул вакытта аның айныган чагы сирәк булды шул. Анасының үлүен дә ярты елдан соң гына, Казан урамында очраган бер авылдашыннан ишетеп белде. Каберенә генә булса да кайтып килергә уйлаган иде. Кайта алмады. Туган җире кабул итәргә теләмәде үзенең мәнсез баласын. Халкың, илең сине яратмый икән, димәк, синең гөнаһың бар дигәннәре дөрес ул, бик дөрес. Таһирны да кабул итмәде туган ягы. Чөнки туган җир белә ул: балалыгын югалткан кеше кешелеген дә югалта…

Хәзерме? Хәзер үзенең кайтасы килми инде…

Ул вакытта аны бик каты кыйнадылар. Булган әйберләре дә, документлары да шунда юкка чыкты. Ике ай буе җир астындагы җылылык трассасында сынган кабыргаларын, имгәнгән күкрәк сөякләрен, яңакларын, кара янган йөзен, янбашларын дәвалап ятты. Нинди дәва инде ул! Үз ишләре калдырып киткән аракы белән юып куя да, калганын эчеп, дивана кебек, иңке-миңке килеп тик ята…

Сало эзләп тапмаса, шул караңгы җир астында мәңгелеккә калыр иде, мөгаен. Шул украин татары аякка бастырды аны. Ләкин йөзендәге тирән җәрәхәт җөйләре, кыйшаебрак калган ияге һаман әле шул чордагы күңелсез хәлләрне искә төшереп тора…

Тагын бер ачылмаган хат Таһирның күңеленә тирән уелып калды. Монда да язмыш… Бала язмышы…

«Искәндәр, бәгърем, – диелгән иде бу хатта. – Ник кайтмыйсың? Белмисеңме әллә? Безнең балабыз булачак… Шушы көннәрдә якты дөньяга киләчәк. Больницасын белешеп куйдым инде. Тик… Синсез үстерәсем килми ул баланы. Кайтмасаң, тапкан җиремдә калдырып чыгам. Кайт, Искәндәр, кайт… Бала тапканда үләрмен кебек… Кайт! Зинһар, кайт! Көтеп, синең Галияң».

Бу хатны укыгач, Таһирның күңелендә туган беренче уй Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре хакында булды. «Болары инде безнең заман Искәндәрләре», – дип уйлап та куйган иде ул вакытта.

Ә үзе соң, үзе… Үзе кайсы ягы белән яхшырак соң бу хаттагы Искәндәрдән? Ул Зөһрәсе белән ирле-хатынлы булып, тигез, бәхетле тормыш корып яшәргә тиеш иде бит. Балалары булыр иде… Их!..

Ачылмаган хатлар Таһирга аеруча күп борчу китерделәр. Шуңа күрә дә ул андый хатларны ачмас, укымас булды. Аерым бер төргәккә җыя башлады. Төргәк дип, бөтенесе өч-дүрт хат җыелгандыр… Өч-дүрт бәхет… Яки өч-дүрт бәхетсезлек… Бәхете бар микән соң? Әллә гел бәхетсезлек кенәме? Нигәдер ачылмаган бит алар, ачылмаган!.. Аларны укымаганнар! Укырга теләмәгәннәрме? Укырга бирмәгәннәрме? Адреслары ялгышканмы? Әллә язмышлары ялгышканмы?

Таһирның үз язмышы да кайчандыр шушы серле дә, зарлы да хатларга бәйләнгән иде. Зөһрәсе белән дә хат аша гына серләште. Ниндидер бер күтәренкелек, дәрт белән, эчендәгесен бөртегенә кадәр түгеп бетереп, тәмам хисләнеп, әсәрләнеп яза иде ул хатларын. Аның илаһи догалары да, яшәү тәгълиматы да, сихер-ырымнары да шушы хатлар булды, ахры…

Иң соңгы хатын ул җиде ел элек язды. Зөһрәгә атап язган шушы хаттан соң гамьле тормыш белән араны өзде, хәзерге гамьсез, ямьсез һәм мәнсез дөньяга күчте.


2

Язмыш гел сөюдән тора, калганы – ялгыш диләрме әле? Әйе, һәр язмыш бәхетле булып туа. Бәхетсезлек яшәү белән килә.

Шундый матур танышканнар иде алар! Казанның «Шәрык» ресторанында булды бу очрашу. Түбән Камада бизәүче-рәссам эшенә укып чыгып, Казанга эш эзләргә килгән чагы иде Таһирның. Танышлары аша берничә эш белеште. Икенче көнне иртән килергә кушып җибәрделәр. Кичне ничек үткәрергә? Әлбәттә, бер матур кичлек кенә акчасы бар аның. Иң элек авылда бергә укыган Наилне эзләп тапты. Берничә көн аңарда кунып чыгарга булды. Шул уңайдан бергәләп «Шәрык» ресторанында күңел ачып утырырга уйладылар.

Күңел белән бергә берничә шешә шәраб ачылды. Сыра соратып алдылар. Әлләни исермәделәр, тәмләп сөйләшеп утырдылар да утырдылар…

Бервакыт ишектән, шаулаша-шаулаша, ике егет, ике кыз килеп керделәр. Көлешә-көлешә түрдәге буш өстәл артына барып утырдылар. Яныннан узганда, кызларның берсе ак чәчле, икенчесе кара чәчле булуын гына шәйләп калды Таһир. Егетләр официантны чакырдылар. Заказ бирделәр. Тагын көлешергә тотындылар…

Таһир һич кенә дә аңламады: нигә колагын шул яктан ала алмый соң әле ул? Күзләре белән Наилне тыңлый, ә колагы белән бая килеп кергән яшьләрне күзли. Серен дә белә кебек… Бик матур мөлаем тавыш бар анда. Таныш тавыш… Нинди кыз соң ул? Кем? Каян? Кайда очраштылар икән? Ниндидер мөлаем тавыш… Көлүләре… Әгәр фәрештәләрнең тавышы бар дисәләр, шушындый буладыр ул тавыш…

Таһирның җаны тынгысызланды. Ул инде Наилне бөтенләй тыңламый. Наил дә моны күрә. Серле елмаеп, Таһирны күзәтә.

– Бар, биюгә чакыр…

– Нәрсә?.. Кемне…

– Кем дигән кешене. Баядан бирле шул кыздан күз дә, колак та алмыйча утырасың бит…

– Анысы шулай… Ничектер… җанга төште шул тавыш… Әллә күргән бар инде…

– Бәлки, ул синең Зөһрәңдер?

– Нинди Зөһрә? Мине Таһир дигәч тә, Зөһрәләр алга чыгып көтеп торалар ди… Әнә аның үз Таһиры бар…

– Каян беләсең аны? Болар – иң гадәти студентлар. Икәүдән-икәү булсалар, парлап кереп утырырлар иде. Психологияне белмисең син, парин…

– Әйе шул, дүртәүләп йөрмәсләр иде…

– Шулай булгач, бар, чакыр.

– Туктале! Иң элек ныклап кара – ниндирәк ул? Чибәрме?

– Кайсысы?

– Кайсысы, ди… Тиле! Миңа ошаганы, матур тавышлысы… Зөһрә дигәне…

– Нәрсә-нәрсә? «Зөһрә» дип юри әйттем бит мин… Болай гына, үзең Таһир булганга гына. Әллә ышанып утырасың инде?..

– Кара инде, ниндирәк ул?

– Әллә… Миңа икесе дә бер…

– Тыңла башта… Берсенең тавышы бигрәк тә матур… Көлгәндә челтерәп китә… Кыңгырау кебек… Юк, чишмә кебек…

– Хыялый син, Таһир. Сиңа шагыйрь булырга кирәк, белдеңме?

– Наил, давай серьёзно?!

– Хәзер-хәзер… Әһә… Әнә ул… Кара чәчлесе, кара кашлысы, кара күзлесе шулай көлә икән… Чибәр бу, малай… Моңа якын барсаң, бетәсең син, парин…

– Бәхет ягы ничек, бәхет ягы?

– Хатын-кыздан бәхетле булган кеше үзе үк бәхетсез инде. Аның гомере тынгысызлыкта үтә. Шуңа күрә сорама…

– Берьюлы бәхетле дә, бәхетсез дә булып буламыни, тиле!

– Димәк, була!

Таһир тәвәккәлләде. Аның күңелен аңлагандай, яңа бию көе куйдылар. Салмак, моңлы музыка, дәртле борылмалары белән җаннарны җилкендереп, бөтен зал эченә таралды. Бу көй шаукымы шулай көчле идеме – Зөһрә утырган өстәл ягыннан да шаярып көлү тавышлары ишетелми башлады. Зөһрә дә моңлы кыздыр шул. Чын татар баласыдыр. Шуңа да, бу моңлы шәрык көен ишетеп, әллә нинди сихри уйларга талгандыр, бәлки әле, алдагы гомер юлында зарыгып көтеп торучы мәхәббәтен дә тойгандыр, шуны сизеп, йөрәге ярсынгандыр?.. Ул бит Зөһрә, ә Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш. Булмаса, ул үз Таһирын эзләп табарга тиеш! Таһир үзенең Зөһрәсен эзләгән кебек.

Таһир кискен генә торды да, кулындагы ашъяулыгын урындыгына томырып, җәһәт адымнар белән түргә табан китте. Менә ул өстәл… Менә алар… Менә ул кызый… Зөһрә… Тукта, тиле! Нинди Зөһрә булсын ул?! Бернинди дә Зөһрә түгел! Хәзер белә ул аның исемен… Исемдәмени хикмәт! Нишләп исемдә булмасын! Исемдә шул! Әбисе әйтә иде: «Исем буенча җанны таныйлар», – ди иде…

– Сезне биюгә чакырырга рөхсәт итегез…

Ап-ак чәчле кыз белән серләшеп утыручы «Зөһрә» Таһирга борылып та карамады. Аны иң элек «сары чәч» күрде. Аннары каршыларында утырган ике егет, сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйдылар. Кем бу, янәсе.

«Сары чәч», «Зөһрә»нең беләгеннән тотып, Таһир ягына ымлап күрсәтте. Бу аның, әнә сиңа килгәннәр, диюе иде бугай.

Менә ул – «Зөһрә»! Кара чәчле, кара шомырт күзле кыз борылып карауга ук, Таһир аңлап алды: шул! Зөһрә! Күңелендәге ташы эреп, җанына җиңеллек иңде, аннары канат яралды; җаны шул канатларын җилпеп, дөньяны иңләп-буйлап очып, очынып йөри башлады. Җан бит ул үзе генә булганда «җан» дип атала, ә канатлы җан «мәхәббәт», «сөю» дип йөртелә…

– Сезне биюгә чакырырга мөмкинме?

– Мөмкин түгел! Тай моннан! – Моны кызмачарак чырайлы егет әйтте.

– Мөмкин, нишләп мөмкин булмасын… Ә син, Хәлил, тик кенә утыр. Синнән сорамыйлар бит… Барыбер берегез дә бии белми…

«Зөһрә» биюгә һәвәс булып чыкты. Таһир үзе дә кимен куймый. Шулкадәр бер-берсенә күнегеп киттеләр, әйтерсең гомер буе шулай бергә биеп йөргәннәр.

Таһир әле һаман да «Зөһрә»гә ныклап карый алмый. Маңгаендагы «ай» чәчләренә шунда ук игътибар итте итүен. Ә менә күзләреннән китә алмады. Бер төшеп батты да, чыга алмыйча, шул сихри дәрьяда чайкалуында булды… Бик үк чыгасы да килмәде…

– Сезнең исемегез ничек?

– Ә сезнең?

– Ә мин сезнең исемегезне беләм… – Әллә нинди җен тартты Таһирның теле очыннан. Каян белсен ул бу кызның исемен?! Беренче генә күрүе бит… Тиле! Телен тыя алмаган тиле! Ә теле, чынлап та, аңа буйсынмый иде инде. Теле аның җанына, күңеленә генә буйсына иде…

– Сезнең исемегез – Зөһрә…

– Зөһрә шул. Каян белдегез?

– Ә бит мин сезне күптән беләм.

– Беләсез?.. Каян? Йә, әйтегез инде!..

– Хыялымнан ук беләм… Сез бит минем хыялымда күптән бар инде… Ә сез чынлап та Зөһрәме?

– Зөһрә…

– Бу бит ниндидер могҗиза! Чынлап та Зөһрәме? Алдашмыйсызмы?

– Зөһрә, Зөһрә… Ә сез мине каян беләсез?

– Белмим, үзем дә белмим, ей-богу!

– Шаяртасыздыр әле… Беләсездер…

– Шаяртмыйм, мин сезне беренче мәртәбә күрәм.

– Мин дә беренче күрәм. Телисезме, мин дә Сезнең исемегезне белергә тырышып карыйм. Мин аны беләм дә инде… Таһир – шулаймы?

– Таһир… Каян белдең?

– Зөһрәсе булгач, Таһиры да булырга тиештер бит?

– Ә синең Таһирың бармы соң?

– Сингә күчтекмени?

– Әйдә күчәбез! Без бит Таһир белән Зөһрә! Беләсеңме безгә ничә яшь?

– Юк, белмим…

– Безгәме?.. Хәзер әйтәм… Безгә… мең яшь! Менә бит хикмәт нидә! Каян беләм дип уйлаган идем аны. Без бит инде мең ел таныш! Ә син хәтерлисеңме мине?

– Хәтерлим дә, хәтерләмим дә…

– Алай булмый ул.

– Була икән…

– Була, була. Миндә дә нәкъ шундый хәл. Туктале, ник җаваптан качасың? Синең Таһирың бармы, дип сорадым бит мин.

Зөһрә яңгыратып көлеп җибәрде.

– Бар, бар! Менә бит ул – каршымда басып тора.

– Шаярмале, Зөһрә. Миңа кадәрге «Таһир»ың хакында сорыйм мин синнән.

– Бу сиңа бик кирәкме?

– Кирәк.

– Үзең әле генә әйттең бит, безнең очрашу – серле могҗиза, дидең. Ә син беләсеңме – күп сорау могҗизаны үтерә…

Алар шулай очраштылар. Аларның очрашуы, танышуы чынлап та илаһи бер могҗиза кебек иде. Исемнәре туры килүен әйт. Икесе дә бер-берсен шундук ошаттылар. Яраттылар дип әйтергә дә ярыйдыр. Бер-берсенә гашыйк булдылар. Гашыйкларны вакыт ташлап китә, ди. Бу ике яшь йөрәкне дә ташлап китте ул. Бию көе күптән беткән, Зөһрәнең группадаш дуслары да, Наил дә аларны көтеп зарыкканнар, ә Таһир белән Зөһрәнең бөтенесе дә әле башланып кына килә иде.

Алар, очрашырга сүз куешып, кул биреп, моңсу гына аерылыштылар. Таһир Зөһрә кулындагы көмеш беләзеккә игътибар итте. Шундый килешеп тора иде ул кызның зифа беләгенә! Зөһрә үзенең биофакта укуын, биология укытучысы булачагын әйтте, Таһир үз тарихын сөйләде. Кыз нишләгәндер, әмма Таһир кайтып җиткәнче Наилнең колагына тукып кайтты:

– Наил, әйт инде, ошадымы ул сиңа? Чибәр бит, әйеме? Беләсеңме, беркемгә дә охшамаган ул. Үзенә башка бер кыз… Үзе чая, үзе тыйнак. Менә әйт әле, шушы ике сыйфат берьюлы бер кешедә яши аламы?

Кайтып керсәләр – телеграмма. Туганнан туган абыйсы суккан. «Фәүзия апаның бөереннән таш таптылар. Операциягә әзерлиләр. Тиз кайт», – дигән.

Бәхет һәрвакыт ялындырып килә.

Мәхәббәт җиңел генә бирелми шул. Аны күңелеңә алганчы, әллә күпме сынаулардан үткәрә сине Ходай Тәгалә. Җиңел генә килгән мәхәббәт шикләндерә дә. Җиңел килгән җиңел китә. Таһир шулай уйлады. Уйламады да, тойды, сизенде. Әнкәсе янына кайтып, аны дәвалап, терелтеп, ана күңелен юатып килә дә… Зөһрәсен кабат эзләп таба… Аерылу – гашыйклар язмышы, сагыш – аларның күңел халәте. Таһир бу аерылуны аңлап кабул итте, яңа гына туып килгән күңел хисләрен яшь йөрәгенә төреп, ачы таң белән авыру анасы янына кайтып китте.

Ләкин Таһир Казанга тиз генә килә алмады. Бер ай гына түгел, ярты ел да, бер ел да үтте. Түбән Камада эшкә урнашты, әйбәт кенә эшләп китте. Бөтен буш вакытын әнкәсенә багышлады. Аның бердәнбер караучысы булып Таһир калган иде шул…

Зөһрәне ул бер минутка да хәтереннән чыгармады. Хәтта… һаман ныграк яратты. Сагынды. Юксынды. Кабат очрашуга ымсынып яшәде. Өметләнде. Ләкин эзләмәде. Хат та язмады. Нәкъ бер елдан Казанга барып чыккач, Казан дәүләт университетыннан эзләп тапты. Зөһрә дәүләт имтиханыннан чыгып килә иде. Бер ел элек күргәндәгечә, яңгыратып көлеп килә… Очып килә…

Таһирны күрүгә, шундук «җиргә сикереп төште». Йөзендәге бәхет тә, чәлпәрәмә килеп, шушы гамьле, борчулы җиргә «коелды». Таһир биргән роза чәчәген дә теләр-теләмәс кенә алды ул. Аннары, матур керфекләрен киереп ачкан килеш, «син дә исәнмени?» дигән аптыраулы карашы белән Таһирга төбәлеп катып калды. Бу аптыраулы карашта ниндидер шом, курку бар иде. Таһир кайсыдыр бер мәлдә Зөһрәнең әлеге моңсу карашында нәрсә өчендер үкенү, хәтта кемгәдер бетмәс-төкәнмәс үпкә, битәрләү шәйләп калды.

Ләкин ул үзенең шатлыгын яшермәде. Күңелендәгесен йөзендә, күзендә тотты. Дулкынлануын гына яшереп бетерә алмады. Каушавыннан бераз тынсыз-өнсез калып торганнан соң, бер ел буе йөрәгендә йөрткән сөю хисен бер матур сүзгә ияртеп, күңел читлегеннән очырып чыгарып җибәрде:

– Зөһрә!

– Таһир!

– Исәнме!..

– Исәнме…

– Менә тагын очраштык…

– Очраштык… Чәчәгең өчен рәхмәт…

– Сөйләшәбезме?

– Нәрсә хакында?

– Барысы хакында да. Синең хакта, минем хакта… Аннары… икебез хакында…

– Нигә?

– Белмим. Әлегә белмим… Мин сине нык аптыраттыммы?

– Аптыраттың… Бер ел буе кайда йөрдең соң? Очрашабыз дидең дә юкка чыктың…

– Шулай килеп чыкты инде. Көттеңме?

– Анысы мөһим түгел. Әйткәч, сүздә торырга кирәк, шул гына.

– Зөһрә, ачуланма, әнкәй бик авырды минем. Телеграмма белән чакыртып алдылар… Мин сине бер минутка да истән чыгармадым.

– Хәзер терелдеме инде?

– Терелде. Аның башка карар кешесе юк бит. Шуңа күрә Түбән Камада калдым. Эшкә урнаштым. Менә… Беренче мәртәбә чыгып киттем. Туры монда килдем. Ә син ничек?

– Бүген соңгы имтиханны тапшырдым.

– «Бишле»дер инде?

– Эш билгедәмени?! Бүген минем бик бәхетле көнем иде. Сине күргәнче…

– Ничек инде? Аңламадым…

– Аңламассың шул. Шуңа күрә сорама. Син сорама, мин әйтмим… Килештекме? Ә килүең өчен рәхмәт. Күңелем булды. Чын!

Шулвакыт каяндыр бер чандыр егет килеп чыкты да Зөһрәнең беләгеннән тотып алды, аннары Таһирга игътибар да итмичә тезеп китте:

– Зөһрә, «бишле»ме? «Бишле»дер инде, нәрсә булсын. Сиңа рәхәт, эшең бетте. Минем әле башланмаган да. Кайта торасыңмы? Мин бүген соңгарак калам. Егетләр, Казанка буена төшеп утырабыз, диләр. Берәр тәмле нәрсә пешер, яме. Илдар белән Гөлүсә ияреп кайтачак. Ну, ярый. Тиргәп тор. Эт итеп сүк. Берәр «дүртле» эләкмәсме… Тукта, ник болай ямансу соң әле син? Берәр җирең авыртмыйдыр бит? Бар, кайт, йокла. Бу кадәр укуыңа… Ну, пока!..

– Пока, Таһир, ни пуха!..

– К чёрту!

Бер Таһир китте, икенчесе авызын ачып басып калды. Басып калганы бер Зөһрәгә, бер үзенең адашына карый. Дөресрәге, аның эзенә, шәүләсенә, өрәгенә карый…

– Таһир? – Таһир теге озын, чандыр егет киткән якка караган килеш сораша башламасынмы… – Кем ул? Нинди Таһир?

«Миннән башка да Таһирлар бармыни бу дөньяда?» дигән кебек сорады ул. Ләкин шушы сорау белән бергә аның ачык, садә, хәтта самими шомлы уйлар йөгереп керә башлаган иде инде. Бу уйлар белән бергә аңына да Зөһрәнең йомшак, әмма үтә дә борчулы тавышы килеп иреште:

– Монысы минем Таһир… Ул быел юрфакны тәмамлый…

– Ни өчен Таһир?

– Син үзең әйттең бит, һәр Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш, дидең… Менә… эзләп таптым. Бөтен университетка бердәнбер Таһир ул. Булганы шул, ошамаса ачуланма…

– Нәрсә сөйлисең син, Зөһрә?

– Мин дөресен сөйлим, Таһир. Үзем эзләп таптым. Сине көттем-көттем дә эзләп киттем… Ник килмәдең, Таһир, ник?..

Зөһрәнең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. Ул менә-менә елап җибәрер дә бөтен дөньяны аһ-зарга тутырыр кебек…

– Зөһрә, мин берни дә аңламыйм… Менә килдем бит…

– Бер елдан соңмы? Мин бит сине икенче көнне үк көттем. Өченче көндә дә, дүртенче, бишенче, унынчы көннәрдә дә көтә идем әле. Ярты ел көттем! Ун ай көттем! Көн саен, сәгать саен көттем… Ошадың син миңа ул вакытта, Таһир… Әкияттән чыккан бер серле зат кебек килеп чыктың да, гипнозлап, үзеңә гашыйк итеп китеп бардың… Их, Таһир!..

– Зөһрә, менә бит мин, менә! Ник елыйсың? Кичер мине, зинһар, кичер… Әнкәй хакына кичер, киләчәгебез, бәхетебез хакына кичер… Зөһрә!

– Кичерер идем дә… Без бүген, имтиханнар алдыннан, загска гариза биреп чыктык. Аңлыйсыңмы шуны, юкмы? Без… өйләнешәбез, Таһир…

– Сез? Син? Шушы Таһир беләнме?

– Әйе, шушы Таһир белән. Үзем тәкъдим ясадым…

– Зөһрә, бу… Бу минем төшемме? Чемет әле, ә?

– Өн бу, Таһир, өн! Ник тагын кузгаттың йөрәгемне, ник борчыдың күңелемне? Ник килдең?

– Белмим… Мәхәббәтем алып килде… Мин бит сине бик сагындым!

Зөһрә дәшмәде. Ул, бөтен җан-рухы белән басылып, тын гына елый иде. Таһир аның иелгән башын күкрәгенә алырга, назлап, иркәләп сыйпарга, сөяргә теләде… Юатмакчы булды. Ләкин урыныннан кузгала алмады, каккан казык кебек басып торуында булды…

– Туегыз кайсы көнне?

– Бер айдан…

– Зөһрә, мөмкинме, мин сиңа хат язам… Туегызга кадәр язам, һәр көнне язам. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп җыелды. Мин аларны үзем белән алып китә алмыйм, алар мине синнән җибәрмәячәкләр…

– Яз, Таһир, яз… Хат кына язарга ярый…

…Таһир утыз көнгә утыз хат язды. Утызынчы хатны почта тартмасына төшергәч, өенә кайтып әйберләрен җыештырды да, әнкәсеннән бәхиллек алып, күзе кая караса, шул якка чыгып китте…


3

Таһир Зөһрәсен әнә шулай югалтты. Ә югалтмыйча табып булмый. Аның гомер күгендә кояш сүнгәндәй булды. Күңелендә туктаусыз чыңлап торган моңлы да, дәртле дә көй ишетелмәс булды. Яшәвенең мәгънәсен, тормышының гамен югалта язды. Әмма тиз генә бирешергә дә теләмәде. «Җилгә йөзеңне куй, – ди иде аңа күршедәге Шакир карт. – Аркаңны куйсаң, йөзең белән егылуың бар». Таһир да, җилгә йөзен куеп, язмышына каршы китте. Ләкин каршыга искән җил-давыллар көчлерәк булып чыкты, ул иң элек башын иде, билен бөкте, аннары тезенә төште, соңыннан бөтенләй биреште, тормышның иң иләмсез һәм мәнсез төбенә сузылып ятты…

…Ташландык йортның ташландык бүлмәсендә кергә каткан сәләмәләргә төренеп яткан Таһир үткәндәге тормышы хакында уйланды. Үткәндәгеләрне исенә төшерергә яратмый ул. Әмма бүген хәтерен күңеленә якынрак җибәрде. Шундый тойгы, шундый хис – бүген нәрсәдер булыр кебек… Йөрәге сизенә, рухы тынычсызлана – нидер булыр кебек… Шуңа да Зөһрә исенә төште, әнкәсе күз алдына килде. Шушы ике образдан башка берни дә юк аның теткәләнеп, җәрәхәтләнеп беткән үксез күңелендә.

Нидер булыр кебек… Ни булыр? Нәрсә булыр соң?

Йортның төрле бүлмәләренә таралган сукбайлар торып чыга башладылар. Көн көзгә авышып килә. Төннәр суынды. Өшеп, калтыранып йөргән Люмингә карап гайрәтең чигәр, билләһи. Үзе Уралдан, ә үзе аз гына суыкка да чыдамый, зәңгәрләнеп-күгәреп чыга…

Учак исе, шулпа исе таралды. Димәк, Сало торган, ашау ягын кайгыртырга керешкән. Таһир да торды. Уң як янбашы һаман сызлый, иртән торганда бигрәк кыен – хәрәкәтләндереп, язып җибәрмәсәң, көне буе гарип-гораба кебек йөриячәк ул…

«Гаилә», һәр көндәгечә, Сало янына – мич торган зур бүлмәгә җыелды. Чүлмәк кенә юк. Ул «сход»ка киткән. Бүген анда бомжлар патшасы «Барон» сүтәр өчен йортлар бүлә. Некрасов, Мөштәри, Островский урамнарында йортлар бушаган. Чүлмәк, «гаилә»нең бөтен кассасын алып, шунда китте. Булган акча җитәрме, юкмы? Әле милициягә дә, ЖЭУга да, урам шпаналарына да түлисе бар.

Җәелеп китеп сөйләшмичә генә, каткан ипи телемнәрен җебетә-җебетә, шулпа чөмерделәр. Барысының да уенда Чүлмәк. Кайчан кайтыр? Нинди хәбәр алып кайтыр? Сүтәргә йорт юнәтә алсалар, бер айга эш бар дигән сүз. Эш бар икән, акча бар. Тагын бер-ике атна урамда хәер эстәмичә, чүплектә казынмыйча тамак туйдырырга, яшәргә була.

Булган төпчекләрен барлап, тәмәке кабызырга да өлгермәделәр, Чүлмәк кайтып керде. Кайтып керде дә, табактагы ашны бер олы тәлинкәгә аударып, кашыксыз-нисез генә чөмерә дә башлады. Эше барып чыккан, ахры. Кәефе ярыйсы күренә. Алайса, нигә дәшми соң ул? Ник суза?

Менә ул ашын эчеп бетерде, тәлинкәсенең читләрен ялап куйды, җиңе белән авыз читләрен сөртте, аннары гына, бәхет кошы тоткан кеше кебек, йөзендәге бөтен җыерчыклары белән елмаеп җибәрде. Шундук ике як кесәсеннән ике шешә аракы тартып чыгарды.

– Булды, егетләр! Мөштәри безнеке! Базар минеке булды. Менә савыт-сабага да калды әле…

– Чынмы, Чүлмәк?

– Неужели?

– Круто!

Һәрвакыттагыча, артыгын сөйләшми торган Бөке тыныч кына әйтеп куйды:

– Кеше эшне түгел, эш кешене таба…

Барысы да дәррәү шул якка борылдылар. Күлмәк җиңенә ямау салып утырган Бөке бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде соң? Нәрсә әйтергә теләсә дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме, аларның эшләре бар! Бүген аларга бәхет елмайды! Ә бәхет, мәгълүм булганча, өмет булып килә…

Шешәләрне дә «бушатып» алгач, йортка тәмам җан керде. Сало үзенең яшьлектәге мәхәббәт маҗараларын сөйли башлады. Люмин белән Кирпеч кәрт сугарга керештеләр, Бөке кичә җыйган шешәләрен юарга тотынды, Таһир балта, кораллар тутырылган иске шкафка барып ябышты. Ашаганнан соң алар шулай «ял итәләр». Ашыгасы юк. Калдык-постык ризык белән корсакларын тутырып куялар да, аракы кабып, тәмәке суырып, иңке-миңке бер халәттә яшәп алалар…

Һәрвакыттагыча, бүген дә аларны Бөкенең акыллы, әмма бик үк аңлашылып бетми торган сүзе сискәндереп, айнытып җибәрде.

– Дөньяның гына түгел, һәр кешенең дә кыйбласы була. Кузгалыйк…

Кем бисмилласын укып, кем «урам теле» белән теләкләрен теләп, дәррәү юлга кузгалдылар. Таһирның күп мәртәбәләр уйланганы бар: шушы сәләмә, иләмсез, бәхетсез кешеләр дә үз иманнарын югалтмыйча яшәргә тырышалар бит. Паспортлары юк, әмма күңелләре сау. Үзенчә ярата да аларны Таһир. Кешелекле, ярдәмчел булганнары өчен үз итә. Кеше булу өчен кеше булу гына җитми, әлбәттә. Ләкин кеше булу өчен иң элек кеше булу кирәк. Бөтен башка сыйфатлары булып та, кешелеген, иманын саткан җаннар күпме йөри бу гөнаһлы җир өстендә?!

Әнә алар – әзмәвердәй алты ир, алты татар – таушалган, тузанга, корымга буялып, майланып каткан йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып, ниндидер бер мөһим җаваплылык тоеп, эшкә баралар. Алар эшне сагынганнар, җаваплылык тойгысын, өмет хисен сагынганнар. Тормышларының кайсыдыр бер борылышында вакыт арбасыннан төшеп калган бу адәми затлар, Хода бәндәләре ниндидер бер мизгелдә йомшаклык күрсәткәннәр, сынатканнар, рухларын какшатканнар, тормышның иң караңгы почмакларына тәгәрәгәннәр. Ләкин кешелек сыйфатларын югалтмаганнар!

Андыйлар да бар бомжлар арасында. Ләкин алар – ялгыз «бүреләр». Яисә «төлкеләр», «куяннар», «күселәр»… Әмма алар ялгызлар! Читкә тибелгәннәр, каргалганнар! Ул «бичлар» хәленә төшәргә Ходай язмасын! Таһирның да, менә бу кешеләрнең дә чүплектән ашаганы юк әле. Ачлык бугазларыннан алса, урлап ашадылар, әмма бервакытта да түбәнлеккә төшмәделәр…

Мөштәри урамына барганда Таһир шулар хакында уйлады. Әнә ул йорт. Ике катлы бина. Тәрәзәләре дә урынында. Ишекләре генә каерып ташланган… Аның Зөһрәсе дә шушы тирәләрдә яшәде. Кайда, кайсы йортта яшәгәндер, Таһир төгәл генә хәтерләми инде. Әмма конверт тышына «Мөштәри урамы» дип акка кара белән язып куя иде.

Утыз хат язды ул Зөһрәсенә. Төгәл бер ай буе, көн саен бер хат язды. Аз да түгел, күп тә түгел – утыз хат! Кайда, нинди чүплектә, кайсы караңгы чоланда яисә чормада ята икән ул хатлар? Әллә учакта көл булып очтылармы? Юк, утка атмас аларны Зөһрә. Ул да ярата иде бит Таһирны… Их!.. Менә шушы йортларның кайсынадыр почтальон көн саен хат китергән… Зөһрә көн саен аларны йөгереп чыгып алган, укыган… Кайда икән ул хатлар, ә, кайда икән?

Шулвакыт янәшәдә барган Бөке, Таһирның уйларын укыган кебек, авыз эченнән генә мыгырданып әйтеп куйды:

– Бөтен нәрсә дә хакыйкатьтән килә һәм хакыйкатькә китә…

Таһирның йөрәге жу итеп алды, җаны, бәрелә-сугыла, әллә кая аска – күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп китте. Күңел йөзлегендә бер генә уй торып калды: «Ә бит дөрес әйтә! Бернәрсә дә юктан бар булмый, бернәрсә дә юкка чыкмый! Бу бит… Бу… өмет һәрвакыт бар дигән сүз! Хакыйкать өметнең яшәү рәвеше түгелмени?!

Алты татардан торган «гаилә» язмышына төшкән йорт аларны бик моңсу каршы алды. Ә менә тәрәзәләре көлеп торалар! Үксез, бәхетсез кеше күңелендә калган өмет нурлары кебек!

Ишек төбендә туктап, бераз тын алдылар, тәмәке кабыздылар. Чүлмәк алдан кереп китте, Кирпеч йортның кирпеч стеналарын җентекләп карый башлады. Сало, куеныннан таушалып беткән блокнот чыгарып, нидер язарга кереште. Ул шулай һәр сүтелгән йорт хакында мәгълүмат туплап бара. Нәрсәгә кирәктер бу – беркем дә белми. Үзе дә белми, ахры. Бервакыт Таһир сораша башлаган иде, кулбашын гына сикертеп куйды. Люмин дә тик тормый, әнә, өзгәләнеп беткән электр чыбыкларын күзли, койма тишекләренә ямау итеп салынган алюмин калайларны «өйрәнә»…

Ярты сәгать дигәндә, ишектә кабат Чүлмәк күренде. Авызы – колагында! Нидер тапкан бу, билләһи! Бу кадәр дә түбәсе күккә тимәс иде.

– Ник елмаясың? Алтын таптыңмы әллә? Йә, күрсәт…

– Менә нәрсә таптым мин, егетләр, – Чүлмәк түш кесәсеннән көмеш беләзек тартып чыгарды. – Ачуланмагыз, көмеш кенә булды. Мең сум акча сыгып чыгарырга була моннан. Менә бу китек урынын күрмәсәләр…

– Каяле, кая… – Таһир, нидер сизенеп, Чүлмәк янына килде. Аның кайдадыр күргәне бар бугай мондый беләзекне. Тик кайда, кайчан? Әй, булмас ла… Беткәнмени беләзек тагып йөрүче кызлар?! Беткәнмени мондый беләзекләр!

Чүлмәк чыгуга, өйгә каударланып, хәтта бәреп диярлек барып керделәр. Керделәр дә җан-фәрманга эшкә тотындылар. Кирпеч подвалга төшеп китте, Сало ишек-тәрәзәләрне сүтә башлады, Бөке калдык-постык йорт җиһазларын, табак-савытны, төрле җирдә чәчелеп яткан шешә-банкаларны барларга кереште. Люмин тимер-томыр җыярга тотынды. Чүлмәк кенә бер читтә теге табылдык беләзекне әйләндергәләп утыра. Менә ул аны түш кесәсенә ипләп кенә салып куйды да бүлмәләр буенча йөреп китте. Читтән карап торган кеше аны тиле бер бәндә дип уйлар иде, мөгаен. Уйларсың да шул. Әнә бит бер-ике адым атлый да туктап тыңлап тора, бер-ике атлый да туктап тыңлый… Нәрсә тыңлый ул? Алтын-көмеш чыңы ишетеләме аның колагына, әллә акча исен сизенәме ул? «Ниндидер мистика бу, чын түгелдер», – дип уйлап куйды Таһир.

Таһир үзе дә бу вакытта бөтен өй эченә чәчелеп яткан кәгазь әйберләрне өйрәнә иде. Өйрәнә дию дөресрәк булыр, чөнки ул кулына алган һәр кәгазь кисәген җентекләп карый, тикшерә һәм үзенә тиешле өемгә куеп бара. Шулай итеп, газеталар өеме, журналлар, китаплар өеме, мәктәп тормышы белән бәйле язмалар, ниндидер өй документлары, иске страховкалар, рецептлар һәм… телефон кенәгәләре…

Соңгылары үзе бер өем. Укытучылар яшәгән булырга тиеш монда. Шулкадәр күп кәгазь укытучы өендә генә була. Әнә мәктәп белән бәйле язмалар да күп. Табигать, хайваннар, үсемлекләр хакында белешмәләр, рәсемнәр, схема-таблицалар… Биология укыткандыр бу йортның хуҗасы. Хатын-кыз затыннан булуы да бик мөмкин. Әнә ничек матур, тигез итеп яза ул. Әйбәт холыклы, итагатьле, игелекле булырга тиеш бу укытучы ханым. Язуы, почеркы буенча кешенең холкын, әхлагын, хәтта язмышын ачыкларга була, ди бит. Бу язган кеше бик ипле, җайлы һәм бәхетле кешедер. Димәк, укучылары да бәхетле булгандыр аның…

Зөһрә дә укытучы булырга укый иде. Ул да биология укытырга тиеш иде! Туры килүен әйт инде, ә! Юк, туры килеп бетми. Аның Зөһрәсе кияүгә чыкты, гаилә корды. Хәзер балалары да үсеп беткәндер…

Ә монда… Бала-чаганың эзе дә, әсәре дә юк. Хет бер бала рәсеме чыксын! Балалы йортта бала искеләре белән бергә бала рәсемнәре, альбомнар, төсле журналлар, тышы купкан, сызылып, ертылып, чәйнәлеп беткән китаплар чыга. Ә монда берни дә юк. Дәреслекләр, дневниклар, гербарийлар юк та юк инде. Барысы да ап-ачык: бу йортта, нәкъ менә шушы фатирда, япа-ялгыз биология укытучысы яшәгән.

Ник бер хат табылсын! Таһир хәтта аптырый башлады: хет бер хат кисәге яисә конверт калдыгы чыгарга тиеш бит инде! Әллә болар беркем белән дә хат алышмаганнармы? Аралашмаганнармы? Кешеләрдән, дөньядан ваз кичеп яшәгәннәрме? Дуслары, туганнары, сөйгәннәре юкмы аларның? Балалары юк та юк инде. Ләкин бит һәр кешенең ата-анасы, туган-тумачасы була! Кемнәр яшәгән монда? Нинди гаилә яшәгән?

Таһир үзе кәгазьләр актара, үзе эченнән генә кемнедер битәрли, хәтта аңа үпкәләмәкче була, шулай үзенең кеше булуын, дөресрәге, һаман да әле кеше булып калуын расларга тырыша. Хәтта… үзенең кызганыч һәм бәхетсез тормышын онытып, башкаларны яшәргә өйрәтмәкче була…

Бәй, хат язмыйча яшәү мөмкинме соң? Хат бит ул – җаннарның бер-берсе белән сөйләшүе, аралашуы, җырдагыча: «Минем сиңа язган хатларымны Җаннар йөри канат иттереп…»

Теге вакытта, Казаннан Түбән Камага кайтып төшкәч, Таһир да җан сызлавын җиңеләйтүнең бердәнбер чарасын тапты – Зөһрәгә хатлар яза башлады. Беренче хатын газаплы кичерешләр белән, күңелендәге хисләрнең ташып-түгелеп китүен чак-чак тыеп торып, әмма кешелеген, ир-егетлеген югалтмаска тырышып язды. Ул гүя Казанга үзенең җанын очырып җибәрде.

«Зөһрәм, кадерлем!

Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш. Бу хатлар күбрәк минем үзем өчен кирәк, ә син… Син сабыр гына тыңла. Ләкин көлмә дә, кызганма да… Кайчан да булса берәр вакыт, бәхетле минутларыңның берсендә, кинәт мине исеңә төшерерсең дә моңсу гына елмаеп куярсың. Мин шуңа да риза.

Мин сине табарга да өлгермичә югалттым. Тапмыйча гына югалткан да кадерле, газиз була икән! Мин кемне югалтканымны хәзер генә аңладым. Бу югалту белән йөрәгемә гомерлек авырту алдым, борчу алдым, анысын төгәл беләм.

Гомер – ярату өчен бирелгән вакыт. Ә бит мин гомеремне яши генә башлаган идем. Яратуның ни икәнен дә ныклап белми калдым. Гашыйк булып, шул серле-илаһи хис шаукымында яшәгән гомер кисәгеннән башка бернәрсәм дә юк хәзер минем…»

Шулай башланып китә Таһирның беренче хаты. Аһлы-зарлы иде бу хат. Хәзер ояла анда язганнары өчен. Һәм аңлый: ул вакытта ниндидер өмет булган әле, шушы хатымны укыр да, күңелемдә сызылып яткан хисләремне йөрәгенә алып, миңа булган мәхәббәтен яңартыр, кабат үзенә чакырыр дип уйлаган.

Икенче, өченче, дүртенче хатларда да өмет, ышаныч булган әле. Аннары инде бу өмет, ышаныч сүнә-сүрелә башлаган, ниндидер бер билгесез, моңа кадәр кешелеккә таныш булмаган хис булып кына калган…

«Зөһрә, кадерлем! – дип язды ул бер хатында. – Мин сине бары тик бер мәртәбә күреп калдым, синең белән бер мәртәбә биеп калдым. Ләкин гомер буе синең белән яшәп аерылышкан кебек аерылыштым. Үз язмышыңа, үз бәхетеңә тигән кеше белән аерылышканда шулай буладыр ул. Яшәүнең мәгънәсе булса, син минем өчен шул яшәү мәгънәсе, сөйгән ярның минем өчен яратылганы, хәләл җанның язмышыма язганы идең…»

Тагын бер хат исендә. Анда инде күңеле утырган, хисләре тынычланган.

«Зөһрә, кадерлем!

Син миннән көн саен, хат саен ераклаша барасың. Син ераклашкан саен, язмышым да ерагая, тоныклана. Мин инде аны күрмим, тоймыйм… Шулай да яшәргә кирәк, бәхетле булам дип түгел, бәхетсез булмыйм дип яшәргә кирәк…»


4

Беренче каттагы кәгазьләрне, китап-журналларны җыеп бетереп, түр почмакка туплап-өеп куйганын гына көтеп торган кебек, Таһирны өске катка дәштеләр:

– Әй, Почта! Монда синең өчен хатлар бар! Гони сюда!

Кайчандыр Зөһрәсенә язган хатларны күңеленнән кабат кичереп утыручы Таһир бу хәбәргә сискәнеп китте, хәтта бер мәлгә каушап калды. Теге тавыш янә кабатланды:

– Дөмектеңме әллә, Почта? Тебе же говорят!

Бу юлы Таһирның зиһене тиз эшләде. Ул, җавап биреп тә тормастан, биек баскычларны бер-ике генә сикереп, өске катка атылып менде. Аның каршысында, пөхтә итеп бәйләнгән хатлар төргәге тотып, Чүлмәк басып тора иде.

– Мә, әзи, ал. Болар – синең өлеш…

– Хәзер карыйбыз, нинди хәзинә таптың икән бу юлы…

– Да… Иң кыйммәтле хәзинәләрдән кыйммәтлерәктер шул бу хатлар. Кеше язмышлары бардыр монда, ей-богу! Әнә күпме душу мотали!

– Рәхмәт, Чүлмәк… Миңа бу шактыйга җитә әле. Рәхмәт…

– Да я знаю… И завидую…

Шунда нидер эшләп маташкан Бөке, гадәттәгечә, беркемгә дә аңлашылмаган телдә «бака боты» кыстырып куйды:

– Яр сөйгәннәр күп, җан сөйгәннәр аз…

Шуның белән сүз дә бетте. Чүлмәк чормага менеп китте, Таһир, кабат аска төшеп, бер буш бүлмәгә кереп «яшеренде».

Шундук ябырылып укый башламады әле ул бу табылдык хатларны. Гадәтенчә, иң элек, уйларга бирелеп, хат ияләрен күз алдына китерергә тырышты.

Кеме бар икән соң бу биология укытучысының? Кеме булган? Булган да онытылганмы? Онытылмаса, бу хатлар чүп-чар эчендә ятмаслар иде…

Менә бит ул ничек! Кемдер кемгәдер үзенең иң матур, иң ихлас, иң газиз хисләрен багышлый, бу хисләрне бөртекләп түгә-түгә, күңелен, җанын ача, язмышын баглый, ә шул… «кемгәдер» бу «кемдер»не уена кертеп тә чыгармый… Ә бит иң бәхетле кеше – кеше хәтерендә калган кеше. Онытылган, һай, онытылган бу хатларны язган кеше! Үзе бу хакта белсә, үзәкләре өзгәләнер иде мескенкәйнең…

Туктале, туктале… Нигә алай уйлый соң әле ул? Ә бәлки, бу хатларны язган бәндә өй хуҗасының тырнак очына да тормыйдыр? Юк, барыбер, кем генә язса да, хатнамәләрне кеше типкесенә калдырырга ярамый. Яндыр син аны, көл итеп, галәмгә очыр, тик кеше йөри торган сукмакка ташлама!

Хат һәрвакыт ике канатлы бит ул. Хат язган кеше бар, хат алган кеше бар. Димәк, бу күңел елъязмасында шушы йортта гомер кичергән биология укытучысының да язмыш гаме бар. Ул да кайчандыр ике канатлы, бәхетле булгандыр… Шулай булып чыга. Шуңа күрә аның бу гамәлен берничек тә акларга ярамый…

Таһир, тынгысыз, борчулы уйларын төйнәп куеп, кулындагы төргәкне сүтәргә кереште. Вакыт кояшы астында уңа башлаган зәңгәр тасма идәнгә шуып төшеп китүгә, ничә еллар буе интегеп, кысылып яткан хатлар, канатларын җәеп, Таһирның алдын тутырып ташладылар. Иң өстә яткан, күп укылудан читләре, почмаклары таушалып беткән беренче конвертның язуы, укысаң-укымасаң да, үзе күзгә кереп тора иде: «Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 18 нче йорт, Фәйзуллина Зөһрәгә…»

Менә сиңа мә! Монда да Зөһрә исемле кеше яшәгән икән… Анысы да Фәйзуллина… Әллә? Юктыр… Таһирның Зөһрәсе әллә кайчан кияүдә бит, бүтән Таһирда тормышта…

Таһирның күңеленә, күңел ярларында гына туктап калмыйча, җанына ук серле дә, шомлы да, әмма үтә дә ымсындыргыч җылы дулкын йөгерде. Ул һич кичекмәстән хатларның каян килүен, аларның иясен ачыкларга тиеш иде. Шул… Шул? Шул! Шул таныш адрес: «Түбән Кама, Химиклар проспекты, 15 нче йорт, Сәлмәнов Таһирдан…»

Нәрсә бу? Нинди әкият? Нинди сихер, ырым?

Нинди әкият, ырым булсын?! Әнә бит аның язуы, аның кулы! Ничек башта ук искәрмәгән ул моны?.. Шулай да ниндидер сер бар монда, ниндидер шаукым бар… Әллә… Әллә язмыш аның үксез, ятим җаны белән тагын бер мәртәбә шаярырга уйлыймы? Сынарга яисә сындырырга телиме аны?

Ничек кенә булмасын, хакыйкатьтән чыгарма юк. Бөке шулай ди. Таһир да бу чынлыкны, бу хакыйкатьне нык күңел, олы йөрәк белән кабул итәргә тиеш.

Көтелмәгән хәлдән исәнгери башлаган зиһене, ниһаять, кабат үз урынына утырып, аны аек акыллы булырга, аһ-зардан өстен булырга чакырды…

Таһир, бу табылдык хатлар төргәге белән бергә кулына, кулына гына түгел, тормышына килеп кергән олы серне тизрәк ачыкларга теләгәндәй, дулкынланудан каушап-каударланып, алдында яткан беренче хатны ачып укый башлады.

«Зөһрә, кадерлем!

Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш…» Ниһаять, Таһир ышанып бетте. Шулкадәр таныш иде аңа бу юллар. Ул кәгазьгә төшеп калган бу хис-тойгыларны үз күңелендә җиде ел буе түкми-чәчми саклап яшәде. Ә Зөһрә аларны ташлап калдырган… Бу хатлар аның күңелен кузгата алмады микәнни? Нишләп кузгатсын, ул бит тормышта, кешедә, бүтән дөньяда…

Таһир, күңелен талкыган сорауларга җавап эзләгәндәй, ашыга-кабалана кулына эләккән хатлардан күзгә керерлек, күзләр аша җанга төшәрлек сүзләр барлады: «Мин сине табарга да өлгермичә югалттым…» Менә тагын: «Гомер – ярату өчен бирелгән вакыт…»

Тукта! Нигә болай кабалана соң әле ул? Кем куа аны? Кая куа? Тормыш арбасы аның язмыш тукталышын күптән узып киткән инде. Утыр да рәхәтләнеп укы үзеңнең күңел догаларыңны, сөю догаларыңны…

Таһир шулай итте дә. Әмма ул бу юлы хатлардагы хисләр ташкынын күңеленә бик якын җибәрмәде, үзен чит-ят кеше хатларын укыгандагы кебек хис итәргә тырышты.

«Зөһрә, кадерлем!

Мин сиңа тиңләр өчен сүзләр күп эзләдем. Хатымны «кадерлем» дип башласам да, бу сүз генә сиңа булган ихлас мөнәсәбәтемне белдереп җиткерә алмый. «Сөйгәнем», «сөйгән ярым» сүзләренә дә тормышның бөтен матурлыгы, күңелемнең бөтен төсмерләре сыеп бетмәгән әле. Тормыш бит сөюдән генә тормый, көю дә җитәрлек анда. «Җанкисәгем» сүзе дә ошап бетми. Чөнки син җанымның бер кисәге генә түгел, син шул җанымның үзе инде! «Алмам», «җимешем» сүзләрендә төчелек, ясалмалылык бар. «Кошчыгым», «сандугачым», «былбылым» сүзләрен әйтергә куркам, кошка тиңләп әйтсәм, очарсың да китәрсең кебек… «Күбәләгем» димим, чөнки аның гомере бик кыска… «Чәчәгем», «гөлем» дияр идем, үзем дә гөлләр яратам, ләкин аларның гомере дә бер җәйлек кенә шул…

Мин сиңа «язмышым» дип дәшәм.

Минеке булсаң-булмасаң да, син инде минем язмышымда, юк-юк, син – минем Язмышым!»

«Зөһрә, кадерлем!

Сагыш та таң кебек икән – башы бар, ахыры юк. Тик аерма шунда: таң ата, көн туа, ә менә миндәге сагыш күбрәк шәфәкъне хәтерләтә, минем кояшым кара, көнем караңгы… Ләкин һәр караңгылык артында ниндидер яктылык була. Якты Кояш була. Кояшы булмаса, Ае була… Минем Кояшым сүнгән, Аем әле калыкмаган…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин үземне бәхетсез дигән булам. Ә мин барыбер бәхетле кеше. Ни өченме? Син мине онытмаячаксың, шулай бит? Онытма мине. Бәхетнең дә төрлесе була. Кеше хәтерендә калган кеше бәхетле түгелмени? Мине бәхетле итәсең килсә, онытма!..»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген шул хакта уйладым әле: нинди төстә иде соң синең күзләрең? Күк төсендәме? Шомырт кебек карамы? Өрәңге яфрагы төсле көрәнме? Әллә тагын башка берәр төстәме? Белмим… Онытканмын… Ул вакытта мин күбрәк синең күңелеңә, җаныңа карап калырга тырыштым шул. Шуңа күрә дә күзләреңнең төсен хәтерләмим, ә менә ачык, нурлы, мөлаем, мәхәббәтле карашыңны мәңгегә ятлап калдым. Күзләреңдәге бу сихри балкышта дөньяның чагылышын тоеп калгандай булдым. Ә дөньяда бәхетле минутлар да, сагыш, аһ-зар да, өметле, хыялый минутлар да, күңел төшенкелектә яшәгән чаклар да җитәрлек…

Мин тагын… синең күзләреңнең төсен оныттым дигән булам. Баксаң, алар тормыш төсендә, мәхәббәт төсендә булган икән…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген күңелемдә бер якты хис тә юк. Шуңа күрә үземне үртәп, синең бәхетле җаныңны үртәп, берни дә язмыйм. Күңел халәтемә туры килә торган бер шигырь күчерәм дә, шуннан барысын да аңларсың…

		Күзләремдә дөнья сыйган,
		Күңелемдә – иман.
		Тик шулай да синең күзгә
		Карарга кыймам.
		Көндез якты кояшым син,
		Төннәрен – аем.
		Сиңа багып таңда торам,
		Кичләрен байыйм…
		Кояшка карап булмавын
		Беләм, бик беләм.
		Иман тәкъдирне чакыра,
		Тын гына үләм…
		Мең үлеп һәм мең терелеп
		Яши йөрәгем.
		Иманым белән сөюем –
		Күңел терәгем!..»

«Зөһрә, кадерлем!

Соңгы вакытларда күңел, иман, илаһият хакында уйланам. Күк, оҗмах, тәмуг, Ходай Тәгалә ихтыяры, аның мәрхәмәте, Тәкъдир көче, Язмышның язганы хакында уйланырга кирәк икән ул. Бу арада мин дә уйларымны, зиһенемне, күңелемне тәртипкә китердем. Үз-үземә күп нәрсә ачыкларга өлгердем. Хәтта бер ныклы фикергә килдем: Үзе күктә яшәсә дә, Аллаһы Тәгаләнең көче җирдә…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген бик кызык төш күрдем. Мин дөньяга синең күзләрең аша карап йөрдем. Бу дөньяның нинди матур, күркәм булуына сокланып, шаккатып йөрдем. Моңа кадәр ничек күрмәгәнмен бу матурлыкны?! Ничек тоймаганмын аны?! Беләсеңме, синең күзләрдә күк аязрак, кояш яктырак, урман-кырлар җетерәк, алардагы кошлар моңлырак, агымсулар тәэсирлерәк… Иң мөһиме, кешеләр әйбәтрәк, миһербанлырак, рәхимлерәк, аларның йөзләре яктырак, күңелләре изгерәк, хыяллары өметлерәк…

Шуны аңладым: мәхәббәт ул дөньяга икенче кеше күзләре белән карау икән…»

«Зөһрә, кадерлем!

Сине азга гына булса да онытырга, авыр сагыштан котылырга теләп, бөтен көнемне эш белән, мәшәкать белән шыплап тутырырга тырышып яшим. Сиңа булган мәхәббәтемне кеше күзенә күрсәтәсем килми. Сөюемне дә, сагышымны да беркем белән дә уртаклашасым килми. Син – минеке генә. Мин синеке түгел, әмма син – минеке! Син моның белән берни дә эшли алмыйсың, белеп тор. Мин сине үземнең хәтер чоңгылларыма алып кереп адаштырдым, күңелемнең иң ерак почмакларында югалтып калдырдым… Бу хакта якыннарымнан, дусларымнан беркем дә белми. Белмәсен дә! Чөнки чын мәхәббәт кеше күңеленнән читтә яши…»

«Зөһрә, кадерлем!

Моңа кадәр дусларым, остазларым хакында сиңа бер авыз сүз дә язганым булмады. Мин мондагы бер остаханәдә хезмәт итәм. Училище буенча укытучым Хәсәнша ага кул астында эшлим. Бик әйбәт кеше ул. Изге җан иясе. Шушы карт мине рәсем ясарга өйрәтте. Портрет, сурәт төшерергә өйрәтте. Беләсеңме сурәттә иң мөһиме нәрсә? Күзләр! Менә шул күзләргә җан өрергә өйрәтте Хәсәнша ага.

Ачуланма, бу хатымда бүгенге халәтем, күңел хисләрем хакында язмадым. Әгәр язган булсам, ул хаттагы һәр сүз бертөрле генә яңгырар иде: сагынам, сагынам, сагынам, сагынам, сагынам…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин кулыма тагын кәгазь һәм карандаш алдым. Сурәтеңне төшерәм. Мин бит кайчандыр бик күп ясый идем, хәтта яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнашканым булды.

Кулым каләм-карандашны сагынган. Ә күзләрем синең гүзәл образыңны өзелеп сагынган… Тагы ни кирәк? Менә дигән портрет килеп чыкты. Әмма… барыбер үзең түгел инде. Син бит үз сурәтеңнең иң уңышлы, иң талантлы варианты!..»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин һаман үз-үземне тиргим. «Соңгы очрашуда нигә ышандыра алмадың? Ышандырырлык сүзләр уйлап тапмадың… Шундук бирештең, сындың, сыгылдың, хәтта җебеп төштең, – дип битәрлим. – Яратмаса соң, яратырга да өйрәнергә мөмкин бит. Өйрәнер иде әле, сиңа бераз сабыр, түзем, чыдам гына булырга кирәк иде. Һәм… аның үзен дә өзелеп-өзелеп яратырга кирәк иде… Их син, пешмәгән!..» – дим».

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген күңелем белән синең янда булып кайттым. Имеш, син якын дусларыңны туган көн мәҗлесенә җыйгансың… Һәркем тост әйтә, матур теләкләр тели, котлый, бүләкләр бирә… Миңа да чират җитте. Ләкин ни бу? Әйтергә дип әзерләгән бөтен матур сүзләремне оныттым да куйдым. Торам шунда бүкән кебек. Син дә үзеңнең матур күзләреңне мөлдерәмә тутырып карап торасың, җитмәсә… Шунда бер могҗиза булды – Ходай Тәгалә колагыма бер матур теләк пышылдады. Мин ул илаһи теләкне шундук сиңа җиткердем: «Зөһрә, кадерлем! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын!» – дидем.

«Зөһрә, кадерлем!

Әнкәй минем янга кунакка килде. Аның белән рәхәт. Мин торган фатир хуҗасы Мөршидә әби дә аны шундук үз итте. Чөкердәшеп яшиләр. Бергә намазга басалар, бергә авыз ачалар, кибеткә йөриләр…

Әнкәй бит ул күңелемдәге борчуларны шундук сизде. «Нәрсә булды? – ди. – Күзләреңдә сагыш бар, моң бар, кем рәнҗетте?» – ди. Нәрсә диим инде. Шаярган булып, елмаеп-көлеп, сүзне икенче якка борып җибәрәм.

Әнкәйнең шул соравына да күңелем була тагын. Ул үзе дә җавап өчен сорамый кебек. Хәлен, сагышын, кайгысын җиңеләйтим дип сорый бугай…»

«Зөһрә, кадерлем!

Әнкәй синең сурәтеңне табып алган. Юк, мин аны яшермәдем дә. Шүрлектәге китаплар арасына гына кыстырып куйган идем. Әнкәй озак кына шул сурәтеңә карап торды да: «Чибәр бала. Самими җан. Акыллы. Тәүфикълы. Тик ул синеке түгел», – диде. Каян белгән ул? Мин бит синең хакта аңа берни дә әйтмәдем. Күрәсең, бу сурәткә мин үземнең иң ихлас хисләремне, бетмәс-төкәнмәс сагышымны, күңел тетрәнүләрен төшергәнмендер… Шулайдыр…

Дәшмәдем. Сүземне йотып, хисемне тыеп калдым. Ә әйтәсем бик тә килгән иде. «Мин аны сөям, яратам. Ул минем язмышым, киләчәгем, бәхетем…» диясем килде. Дәшмәдем. «Яратам» дигәч, «ә ул мине яратмый» дияргә тиеш идем шул мин. «Син каты авырып егылгач, яныңа кайтып торганда, икенче бер Таһирга язмышын баглаган ул» дип әйтә алмыйм бит инде…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин шул хакта уйлыйм: мин сине аз яратканмын. Бер кеше икенче кешене болай яратырга тиеш түгел. Берәүнең яратуы икенчесенә ап-ачык булып, аяз көндәй, киң офыктай аңлашылып торырга тиеш! Кояш кебек балкып янарга тиеш сөю! Аның моңы, көе, кош сайравы кебек, бөтен дөньяга ишетелеп торырга тиеш! Сөйгән яр, бу көйдән, бу моңнан үзенә аталган ноталарны шунда ук танып алып, үзенең күңел кылларында яңгырата башларга тиеш…

Сөюнең төне юк, көне генә бар! Сөюнең кышы да юк, язы гына бар! Мин моны белмәгәнмен… Мин, йөрәгем белән сөйсәм дә, бу сөюемне, сөю булып калыккан күңел кояшымны сиңа белдермичә, күрсәтмичә яшәгәнмен. Мин аз яратканмын. Күбрәк яраткан булсам, син барыбер бер тояр идең, сизәр идең һәм минеке булу өчен барысын да эшләр идең. Мин моңа ышанам».

«Зөһрә, кадерлем!

Соңгы вакытта мәхәббәт темасына язылган әсәрләр күп укыйм. Үземнең күңел тарихын, җан тарихын башкаларныкы белән чагыштырып карыйм. Гыйбрәт алам. Көнләшәм. Битәрлим. Сокланам. Үпкәлим. Яратам. Яратмыйм… Күп кенә «мәхәббәт геройлары»на нәфрәтләнәм дә! Нәфрәт – коллык хисе. Һәр нәфрәтләнү, һәр рәнҗү кешене бераз үтерә. Әмма бу мине куркытмый. Яшь йөрәкләрне кыерсытып, тузгытып йөрүче шакшы җаннарга барыбер рәнҗим мин!

Әллә күпме мәхәббәт тарихлары белән танышып чыкканнан соң, күңелемә бер тойгы кереп урнашты: күпчелек әсәрләрдә ничек яратырга кирәклеге турында язмыйлар, ничек яратмаска кирәклеге хакында язалар. Менә шул шул: минем тарихны да кемдер роман итеп язса, ул әсәр дә шушындый сафсата романнар рәтенә өстәлер иде…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген инде меңенче тапкыр сине күз алдына китерергә тырыштым. Син курчак кебек коеп куйган чибәр зат түгел, син – матур, күркәм, мөлаем кеше. Синең бөтен җиреңнән нур балкып тора. Син… син фәрештә дә түгел. Синең җаның, күңелең генә фәрештәнеке. Чөнки синең йөзең, күз карашларың моңсу. Фәрештәләр гел шат, гел бәхетле булырга тиештер ул. Ә синдә сагыш бар…

Бүген мин синең сурәтеңне өр-яңадан төшердем».

…Айнып киткәндә Таһирның йөрәге тибүдән туктыйм-туктыйм дип тибә иде. Шулай булмый ни – кайсыдыр ташландык йорт идәнендә үзенең иң газиз, иң якты хисләрен кушып язган хатларны укып утыра, имеш! Таһир тоя, хәтта белә, әмма бу могҗизага һаман да ышанып җитә алмый…

Язмыш бер шаярса, ахырына кадәр шаяра бит ул. Бу юлы да шулай булды. Таһир үз хатлары белән иләсләнеп, дөньясын онытып утыра иде, кайсыдыр бүлмәдән Сало шәрран ярды:

– Почта, ә, Почта?!

Таһир дәшмәде. Дәшәсе килмәде. Берәр вак-төяк хакында сорап аптыратадыр әле.

– Почта, син кайда? Әй, Почта!

– Нәрсә кирәк? – Таһир ялкау гына җавап бирде, әмма урыныннан кузгалмады.

– Почта, сиңа килгәннәр монда… Чык давай… Хатлар синдәме?

– Миндә…

Сулышы капланып, ашыгып килеп кергән Салоны күргәч, Таһир телдән кала язды.

– Ну… Миндә… Шуннан ни булган?

– Шуннан шул: әнә хатлар артыннан килгәннәр.

Таһир идәндә чәчелеп яткан хатларны ашык-пошык кына җыештырды да, күкрәгенә кысып, Сало артыннан иярде. Ул берни дә аңлый алмады: кем килгән, ни өчен килгән, нигә килгән?

Йортның урталыктагы олы бүлмәсенә килеп кергән Таһир ниндидер таныш түгел хатын белән йөзгә-йөз очрашты. Туктале… Нишләп таныш булмасын… Таныш… Бик таныш… Таһирның күңеле гөлт итеп кабынып, балкып китте! Ул шунда ук барысын да аңлап, төшенеп алды. Әлеге балкышлы җаны тетрәнеп куйды да, бөтен авырлыгы белән аһ итеп, табанына төшеп китте… Таһир шул мәлдә үлеп терелүен тойды. Һәм кайчандыр язмыш бүләк иткән олы серне югалтуын, аңа алмашка кечкенә өмет уты табуын аңлады…

Зөһрә бит бу! Зөһрәсе! Сөйгән! Аның газизе, хәләле, бәгырь кисәге, җан иркәсе… Бәхете һәм бәхетсезлеге… Язмышы һәм… ялгышы. Үткәне һәм… киләчәге…

Таһир Зөһрәне күрүгә каушап төште, уңайсызланудан нишләргә дә белмәде, баскан урынында таптанып, ык-мык итеп тик торды. Бу кыен хәлдән аны идәнгә коела башлаган хатлар коткарды. Алар да кыенсыналар, оялалар иде, ахры. Әллә бу бәхетсез җаннардан тәмам өмет өзеп, берәр кая качарга, яшеренергә телиләр идеме?

Идәнгә чәчелгән хатларны җыяр өчен, икәүләп аска чүгәләделәр. Зәңгәрле-аклы конвертларны җыеп бетереп, кабат Таһир кулына туплаганчы сөйләшмәделәр. Гүя бу хатлар инде Таһирныкы, ә Зөһрә аларны үзенә ниндидер тылсымлы, серле юллар белән сорап алырга тиеш.

Бәй, алар исәнләшмәгән дә бит әле!

– Исәнмесез!

– Исән… месез… Исәнмесез! – Бу бомж тормышы белән яшәп, Таһир кешечә исәнләшергә дә оныта язган ласа…

– Мин шушы йортның хуҗасы булам. Исемем – Зөһрә…

– Беләм… Беләм дип… Хуҗа икәнегезне аңладым, димәкче идем.

– Ә сез кем?

– Минме? Мин – Почта… То есть… Таһир.

– Таһир? Таһир… Матур исем.

Зөһрә ниндидер күңел сагышы белән, тирән сулыш белән, әмма яратып әйтте бу сүзне. Ләкин ул бу минутта каршында басып торган бомж Таһир хакында түгел, бүтән Таһир хакында, үз Таһиры хакында уйлый иде.

Таһир шунда гына аңлап алды: Зөһрә аны танымады! Ул һаман әле үткәндәге тормышы, элеккеге Таһиры белән яши!

– Сезгә нәрсә кирәк? – Зөһрәнең танымаганын белгәч, Таһир кыюланып китте.

– Менә… шушы… хатлар кирәк иде.

– Шушы хатлармы? – Нигә кабатлап сораган буладыр – Таһир үзе дә аңламый. Берәр нәрсәгә өметләнәме? Нинди өмет инде монда? Тизрәк хатларны бирергә дә мәңгелеккә саубуллашырга кирәк! Бомж бит ул хәзер… Каян танысын… Йөз-бите генә түгел, күңеле, йөрәге дә гел җәрәхәттән, җөйдән тора… Корымга, тузанга батып беткән, сакал-мыек баскан бу чыраен әнисе булып әнисе дә танымас иде, билләһи! Адәм мәсхәрәсе!.. Аерылышканнарына җиде генә ел. Ә танымады… Танымады-ы-ы!..

– Әйе, шушы хатлар. Нәкъ утыз хат.

– Ә ни өчен утыз? – Таһирның зиһене белән күңеле икесе ике яссылыкта, ике төрле образга кереп яши башлаган иде. Акылы: «Җитте сиңа, тукта, нигә инде сиңа бу? Ник үзеңә авырту, гөнаһ аласың?» – ди, күңеле: «Сөйләш, сөйләш, сөйләшеп кал, бәлки, бу синең соңгы сөйләшүеңдер, сөйләш, үкенечле булмасын», – ди. Һәм ул сөйләшә: – Ни өчен егерме түгел яисә илле?

– Шулай булды инде. Утыз көнгә утыз хат. Айның һәр көнендә – бер хат.

– Бу хатлар Сезгә атап язылганмы?

– Миңа… Менә бит, «Зөһрәгә» дигән. Ә мин Зөһрә исемле. Әйттем бугай инде. Хатларны язган кеше дә Таһир исемле. Менә сезнең кебек…

– Кайда соң ул хәзер?

– Кем?

– Сезнең Таһир. Нигә кирәк булды бу хатлар? Алай килеп, эзләп йөрерлек булгач, нигә ташлап калдырдыгыз соң аларны?

Таһирның күңеле бу минутта, ярсу, дуамал ат кебек, нык кына чыгымлый башлаган иде. Ул аңа: «Җитте, җитте, кая чабасың?» – дип карый. Юк, тыңламый күңел дигәннәре, әллә кайда югалып калган язмыш җебенең очын тотарга уйлый, ахры…

Зөһрә исә Таһирның сорауларына һич кенә дә аптырамый. Төгәл итеп, берәмтекләп җавап бирергә тырыша. Хәтта бу сөйләшү аңа ошый да. Күрәсең, ул күңелдәгесен бик күптәннән җыеп килгәндер, борчуларын беркемгә дә ача алмыйча яшәгәндер. Хәзер менә бик әйбәт җай чыккандыр…

– Таһирның кайда икәнен белмим. Җиде ел элек югалды ул. Бер күрүдә гашыйк итте үзенә. Ул да яратып калган кебек иде. Ләкин бер елга юкка чыкты да куйды. Мин, аның белән очрашуга өметемне өзеп, икенче Таһир белән таныштым. Бөтен университетка бер Таһир иде ул. Эзләп таптым, үземне үзем димләдем. Беренче Таһирым: «Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш», – дип әйтә иде. Шуңа күрә дә шулай эшләдем.

– Бүтән бервакытта да очрашмадыгызмы? – Таһирның Зөһрә хакында күбрәк беләсе килә иде.

– Бер елдан очраштык, тик соң иде инде. Икенче Таһирым белән язылышырга вәгъдә бирешеп өлгергән идек. Яраткан Таһирым ялынмады, ялвармады, түбәнчелеккә төшмәде, мәхәббәтле, әмма бик тә сагышлы, моңсу күзләре белән карап торды-торды да кире Түбән Камага кайтып китте. Бик сәер аерылыштык без. Таһир, бер ай буе, без загска кергәнче, һәр көн саен хат язып торырга булды. Һәм үз сүзендә торды. Бу хатлар әнә шул хатлар…

– Ник… Үзегез җавап язмадыгызмыни?

– Таһирның утызынчы хатын укыгач, язып җибәрдем. Фотомны да салдым. Кияүгә чыкмый калуымны, аны көтәчәгемне әйтеп яздым. Бүтән хат килмәде. Алса килер иде, алмагандыр. Рәнҗегәндер дә, бәлки… Әллә нәрсәләр уйлап бетергәндер… – Ул бераз уйланып торганнан соң, моңсу күзләрен күңел офыгына төбәп дәвам итте: – Эзләдем мин аны, үземнең Таһирымны… Бөтен җирдән белешеп чыктым, беркаян да юньле-өметле хәбәр ала алмадым. Әнкәсе үлгәнен белдем. Дусларыннан сораштым. Эзли торгач, паспортына, документларына юлыктым. Алар Вахитов районы милициясендә яталар. Ә Таһирым үзе юк та юк… Менә шундый аянычлы булды безнең мәхәббәтебез. Бер тапкыр күреп тә кешене мәңгелеккә йөрәккә алып калып була икән…

Таһир нишләргә дә белмәде. Зөһрәне кысып кочып аласы килде. «Менә ул синең Таһирың! Мин ул, мин!» дип өзгәләнеп, сөйгәнең алдына тезләнәсе, аның аякларыннан кочасы, кулларыннан, йөзләреннән, күзләреннән үбәсе, колагына үрелеп, иң матур, иң җылы сүзләр пышылдыйсы килде. Булдыра алмады. Хәленнән килмәде. Аңа оят иде…

Ә Зөһрә сөйләде дә сөйләде. Бер бушана башлаган күңелен тәмам бушатып бетерергә тели иде бугай.

– Бу хатлар – шул Таһирымның истәлеге. Бердәнбер истәлеге… Иң газиз әйберем кебек кадерләп сакладым мин аларны, иң авыр көннәремдә шуларны укып юандым, көч алдым, рухымны, иманымны ныгыттым… Борчу-сагышларым гына түгел, куаныч-шатлыкларым да шушы хатлар булды…

– Әйтегез әле, Зөһрә, сез Таһир белән Зөһрә легендасын беләсезме? Ышанасызмы аңа?

– Беләм. Таһирны югалткач, мин бу поэманы махсус эзләп таптым. Аның берничә төрлесе бар. Әмма аларның барысы да бертөрле тәмамлана, Таһир белән Зөһрә бергә була алмыйлар. Шуңа күрә мин үзебезнең тарихка да аптырамыйм инде. Башта ук шулай юралган булган ул…

– Сез язмышка ышанасызмы?

– Белмим… Ышанамдыр, күрәсең. Ышанмасам, шушы хатлар артыннан килмәс тә идем.

– Нигә ташлап калдырдыгыз соң, алайса?

– Ташламадым, ташлыйммы соң!

– Менә бит…

– Мин хастаханәдә ятканда бик тиз генә күченергә кушканнар. Мин булмагач, әйберләремне абый күчергән. Ашыккандыр инде… Күчкән чакта ниндидер хатларга әллә ни игътибар итмәгәндер. Ярый әле югалмаганнар. Рәхмәт инде сезгә. Әйбәт кеше кулына эләккәннәр бит, кадерлеләрем… Шуннан соң язмыш, тәкъдир юк дип кем әйтә ала?!

– Авырыйсызмы әллә?

Бу сорау бөтенләй дә кирәк түгел иде. Ни эше бар аның ниндидер хатынның больницада дәваланып ятуында? Эх, теле кычытты инде. Бик беләсе килде шул Зөһрәсенең хәл-әхвәле хакында…

Бу юлы да Зөһрә шөбһәләнмәде, дөрес итеп, ихлас күңеленнән җавап бирде:

– Әллә ни авырмыйм да, борчылам. Йөрәк тынгысызлана. Соңгы вакытта бигрәк тә. Үземне үзем изалап, борчып яшәгәнгә ул. Ялгыз кешенең йөрәге авыру була, диләр иде, дөрес икән… Аннары… Ярый, анысы сезгә кызык түгел.

– Юк, сез әйтеп бетерегез, бу миңа бик кызык.

– Әйтсәм, көлмәссезме соң? Көлмәм дип сүз бирегез…

– Сүз бирәм.

– Шушы хатларны язган Таһирны төшемдә күрдем мин. Ләкин танымаслык булып үзгәргән иде ул. Йөз-битләрендә яра җөйләре, тирән җыерчыклар, җитү сакал-мыеклар… Әмма барыбер матур үзе… менә сезнең кебек… Әйе шул, карап-карап торам да аптырап уйлап куям: төшемдә күргән Таһир сезгә нык охшаган иде. Урам сукбаеннан бер дә ким түгел… Аһ!.. Авыр сүз әйтсәм, кичерә күрегез берүк…

– Юк-юк, берни дә юк. Барыбыз да бер юлдан, бер эздән йөрибез ләса…

– Менә шул төшемдәге Таһирым әйтә: «Мин исән-сау, көт!» – ди. Нәкъ шул көндә йөрәгем ялкынсынып китте, хәтта «скорый» чакырырга туры килде. Болары сезгә бөтенләй кызык түгел инде…

Зөһрә китәргә җыенды. Таһир биргән хатларны ипләп кенә төреп куйды. Аннары, сумкасын актарып, ике йөзлек чыгарды. Бераз вакыт ул акчаны кая куярга белмичә аптырап торгач, Таһир янәшәсендәге җимерек өстәл өстенә шудырды.

– Мәгез, сезгә акча кирәктер… Менә, бөтен булганын калдырам. Яхшылыгыгыз өчен булыр…

– Сез нишлисез? Хәзер үк кире алыгыз!

– Рәнҗетмәгез мине, Таһир, алыгыз…

– Сез нәрсә?! Мин моны акча өчен эшләмәдем. Мин, гомумән, бернинди яхшылык та кылмадым.

– Алыгыз, сезнең алуыгыз миңа кирәк. Дога кылырсыз. Җаным тынычланыр, ичмасам. Хәер итеп алыгыз… Тормышымдагы иң кадерле әйберемне табып бирдегез бит… Югалган булсалар, үземне кичермәс идем, тыныч кына яши алмас идем…

– Беләсезме, сез болай итегез. Миннән рәтле-башлы дога чыкмас, бу акчаны алыгыз да мәчеткә барыгыз, Таһирыгыз исәнлегенә дога укытыгыз. Һәм моны ышанып, ышанып кына түгел, инанып эшләгез: исән әле ул сезнең Таһирыгыз…

– Исән? Ничек исән? Сез каян беләсез?

– Минме? Мин менә шушы хатлардан укып белдем. Бу хатларны язган кеше тиз генә югалырга тиеш түгел. Аның мәхәббәте шулкадәр зур һәм көчле, аңа ул югалырга ирек бирмәячәк, Зөһрәсе хакындагы хатирәсе булып яшәргә дәртләндереп торачак. Шул Зөһрәсе хакына, киләчәге, бәхете хакына яшәтәчәк… Ул, бәлки, әллә кем дә түгелдер, бәлки, менә безнең кебек, менә минем кебек урамда яшидер, әмма ул чын, ихлас, дөрес кешедер… Иманлы бәндәдер… Мин моны тоям, хәтта беләм дә… Алыгыз акчагызны, барыгыз мәчеткә, дога укытыгыз, теләкләр теләгез. Табылыр Таһирыгыз, табылмый калмас…

– Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә. Акыллы кеше икәнсез. Халык бит сезнең кебекләрдән курка, шикләнә. Ә сез менә нинди икән… Шуның өстенә Таһирымны да хәтерләтәсез. Юк, йөзегез, тавышыгыз белән түгел. Күңелегез белән Таһирга охшагансыз сез…

Хатын күз төпләрен сөрткәләп алды. Кыюсыз гына үрелеп, өстәлдәге йөзлекләрне дә кире сумкасына салып куйды. Китәргә җыенды. Тагын бер мәртәбә йөзен күтәреп, Таһирның күзләренә тутырып карап торды.

Кемнедер танырга теләдеме? Нидер сизендеме?

Ләкин ул ныклап танып, тоеп бетерә алмады булса кирәк, салмак кына борылып, ишеккә табан китеп барды.

Таһирның эчке бер җирендә, җан яшәгән урында, ниндидер нечкә кыл тартылып куйды. «Китә бит! Тагын китә! Югала!..» Нидер кылырга, нәрсәдер эшләргә кирәк! Бик мөһим бер сүз, сәбәп уйлап табарга кирәк!

– Зөһрә ханым!

– Ә?..

– Зөһрә ханым, яңа адресыгызны калдырмыйсызмы соң?

– Ә нигә ул сезгә?

– Нигә дип… Тагын хатлар табылса? Ничек тапшырырмын соң аларын? Сезне ничек табармын?

– Юк-юк… Утыз гына хат иде алар. Барысы да шушында, рәхмәт…

– Шулай да, калдырыгыз адресыгызны… Тагын нәрсә дә булса табылып куйса китерербез…

– Ярый, алайса, язы, гыз…


5

Зөһрә килгән көннән соң, Таһирның күңеленнән тынычлык китте, аның урынына моң керде. Сагыш та, борчу-мазар да түгел, нәкъ менә моң! Чын татарча, безнеңчә моң! Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмыйдыр… Әллә буламы? Бәлки, көрәштер ул? Әйе, моң – көрәш ул. Бәхет белән бәхетсезлек көрәше. Аларның бергәлеге, хәтта гармониясе!

Таһир күңелендә дә бер үк вакытта аяусыз һәм итагатьле көрәш бара. Ул бит Зөһрәсен тапты! Югалткан язмышын тапты! Хикмәт шунда: ул үз язмышына якын бара алмый. Чөнки… Язмышы аны чит итте, танымады. Ул инде йөзен югалткан, яшәү мәгънәсен югалткан, әмма ихласлыгын югалтмаган һәм… бары тик күңеле белән генә торып калган…

Ничек төште соң ул бу хәлгә?

Аерылу ничек кенә авыр булмасын, әнә, Зөһрә үз язмышы өчен көрәшергә көч тапкан бит, мәхәббәте хакына, кемгәдер биргән вәгъдәсеннән, ярәшкән кешесеннән, загс һәм табигать кануннарыннан баш тартырга да көч тапкан. Җиде ел ялгыз яшәп, үзенең чын Таһирыннан йөз чөермәгән, аны көткән, эзләгән, сагынган, яраткан… Ә Таһир? Рухын сындырмаса да, җанын ярып, иманын сатып эчмәсә дә, ул инде тормышның төбендә, кешелек хәятының чүплек башында. Аның һәр почмагыннан, йотам дип, дөнья җәнлегенең иләмсез авызы ыржаеп тора.

Таһир – бомж. Урам сукбае. Бич! Аны инде сөйгән кешесе дә танымый. Дуслары, туганнары үлгән, юкка чыккан дип уйлыйлар. Хәтта милиция дә аңа кул селтәгән…

Ничек төште соң ул бу хәлгә?

Зөһрәгә утызынчы хатын язып, шул ук көнне Түбән Камадан чыгып киткәч, авылдагы анасы янына сугылды да якын-тирә совхозларда «Яшәсен перестройка!» «Яшәсен базар мөнәсәбәтләре!» дигән плакатлар язып йөри башлады. Ара-тирә ил башлыкларының тук йөзләрен төшерергә дә туры килә иде. Күңелендә тынычлык булмагач, эштән дә, тормыштан да ямь таба алмады, эшләгән бар акчасын эчеп бетереп барды. Юк, кеше көлдереп, исереп, егылып ятмады, тик айнып та бетмәде… Аның тирәсенә үзе кебек моңлы-сагышлы, рухлары какшаган, күңел канатлары сынган җаннар җыелды. Шулай колхоздан колхозга, районнан районга күчә-күчә, алар бердәнбер көнне Казанда пәйда булдылар.

Зур калада яшәү кануннары үзгәрәк булып чыкты. Таһир бу шартларга әзер түгел иде. Берничә фабрикага бизәүче рәссам булып эшкә урнашып карады, мәктәптә стена газеталары чыгарды, кинотеатрларга афиша язарга ялланды, әмма юньле-рәтле эш табып, мантып китә алмады.

Торган җире дә ах итәрлек түгел иде. Ул ниндидер исерек урыс карчыгында фатирда торып карады. Бу карчык акча алмый, әмма Таһир аңа көн саен бер шешә аракы алып кайтырга тиеш иде.

Бервакыт эшкә алмый башладылар. Ул, бомжларга, төрле әтрәк-әләмнәргә ияреп, кайчакта, кичә генә төрмәдән чыккан шикле бәндәләргә кушылып, иске йортлар сүтеп йөрде, базарда йөк ташыды, бер дә булмаса, шешә җыеп тамак туйдырды. Ләкин кеше таларга күнегеп китә алмады. Сорамыйча алгалады, әмма урамда сату итүче татар карчыгының соңгы тиенен тартып алырга аның кулы да, күңеле дә күтәрелмәде. Бомжлар рәтенә төшүдән Таһирны ике генә әйбер тотып тора иде – аның паспорты бар, һәм ул әле һаман да урыс карчыгында фатирда тора…

Бердәнбер көнне ул алардан да колак какты. Кыйналып, ике ай җир астында аунаганнан соң, бөтенләй кешелектән чыгып, дөньялыктан ваз кичеп, кайчандыр кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган сәер бер тормышта яши башлады.

Таһир алай ук көчсез түгел иде бит. Өметсез булса да, бу кадәр көчсез түгел иде… Их, шул өметсезлек кешелектән чыгарды да инде аны! Зөһрә аңа караганда мең мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Ул үз хыялыннан, үз максатыннан бер тамчы да кире чикмәгән, өметен өзмәгән. Йөрәген какшаткан, әмма рухын имгәтмәгән…

Таһир үз өмете, үз максаты өчен ник көрәшмәде соң? Язмышы, бәхете өчен ник көрәшмәде? Үзенең кешелеген саклап калу өчен нигә кыл да кыймылдатмады? Мәрхәмәтсез, игелексез тормыш агымына бөтен чүп-чар белән бергә иярде дә китте…

Табарга була иде бит, ник эзләмәде ул Зөһрәне? Зөһрәнең кияүгә чыкмыйча аны көтеп ялгыз калуын ник тоймады? Мәхәббәт – тоем бит ул. Ник тоймады? Аракы сөреме аның бөтен күңел тоемын, җан җылысын бетергән булганмы? Ник? Нигә? Ни өчен?

Зөһрә килде дә китте, ә Таһир мең төрле сорау белән ялгызы торып калды. Ул үз күңелендәге авыр, газаплы моңны кая куярга да белмәде. Аптырагач, эштән бушап торган араларда, кәгазь-карандаш алып, Зөһрәнең яңа сурәтен төшерә башлады.

«Гаилә»дәгеләр Таһирның хәлен бик тиз аңлап алдылар. Шуңа күрәдерме, аны борчымаска, юкка-барга күңелен талкымаска, итагатьле, игътибарлы булырга тырыштылар.

Бүген Таһир гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянып, дөньяны тыңлап ятты. Әнә соңгы берничә елда туганлашып киткән дуслары да уяныша башладылар. Һәрвакыттагыча, Сало белән Чүлмәк талашып алдылар. Люмин, бу ыгы-зыгыны ишетмәскә теләгәндәй, ниндидер шомлы, кыргый бер җыр шыңшып йөрде. Бөке, өйдәге тавышның тынганын гына көткән кебек: «Усал кеше үз каныннан чишмә ясап эчә», – дип, иртәнге гаугага үзенчә нәтиҗә ясап куйды. Аңа каршы килүче дә, җөпләп сүз әйтүче дә булмады. Бу көйсез җаннардагы бөтен усаллык шул бер-ике әрепләшү сүзе белән чыгып беткән иде. Салкын иртәдә дер калтыранып уянган урам сукбаеның күңеле ничек тыныч булсын да үзенең шыксыз тормышына җаны ничек үртәлмәсен?! Шуңа күрә иртәнге талаш-гауга – бомжлар арасында гадәти хәл. Таһир моны аңлый, шуңа да күңеле тыныч аның.

Ашарга чакырдылар. Бүген табын мул иде. Кичә шактый акча эшләнгән. Җылы аш булмаса да, кайнар чәй һәрвакыт бар. Ит бар, май бар, ипи бар. Иртән аракы эчү тыелган. Сало көн саен иртәнге аш алдыннан әйтә торган сүзен әйтүгә, барысы да, дәррәү килеп, ташландык каплардан әмәлләп ясалган өстәлгә ябырылдылар…

– Ризык дога кебек, күңелең белән никадәр ихлас кабул итәсең, ул шулкадәр сихәтлерәк, – диде Сало. Ул инде Чүлмәк белән татулашкан, алар, үзара көлешә-көлешә, юньсез мәзәк сөйләшәләр.

Таһирга боларның берсе дә кызык түгел. Аның күңелендә моң бар. Ул аны беркая да куя алмый. Бу моң хәтта Зөһрәнең сурәте белән дә чыгып бетмәде. Ул сурәтне дә Таһир үзе куна торган бүлмә стенасына элеп куйды. Озак кына карап торды. Шуны искәрде: Ул Зөһрәсен һаман элеккечә ясый. Йөзенә сары сагыш пәрдәсе эленгән, күз читләренә җыерчык кунган яңа Зөһрәсенә һаман күнегә алмый әле. Хәтта… Бу Зөһрәләр икесе ике кеше кебек. Күзләре генә шул ук. Тагын… Тагын йөрәкләре, җаннары бер. Таһир аны шундук таныды. Зөһрә дә тойды. Ничек диде әле ул? «Сез Таһирымны хәтерләтәсез» дидеме?

Таныды, тойды, аңлап кына җитә алмады. Таһир моңа сөенде генә. Ярый әле аңламады! Аңлап алса, болай да авыру йөрәге тәмам ярылып, яргаланып бетәр иде…

Юк, болай булмый. Булмый! Таһир Мөштәри урамына күтәрелгәндә дә, эшләп йөргәндә дә шул хакта гына уйлады. Нидер кылырга, нидер эшләргә кирәк! Хет хәзер килеп, кеше исемен, ир-егет исемен, үзенең легендар исемен акларга тиеш ул! Ничек?

Паспорт! Аның паспорты бар бит! Барып кына аласы!

Авыл! Аның авылы бар! Якыннары, туганнары бар! Бергә укыган дуслары бар! Остазлары бар!

Туган җире бар! Туган теле бар!

Хәтере бар! Иманы бар!

Мәхәббәте бар!

Бу азмыни?!

Бу күп, бик күп, яңадан чын кешеләр арасына, олы тормышка кайтып яшәрлек күп…

Тик… алар арасына кайту өчен, аларны да ышандырасы бар әле!

Зөһрәне дә ышандырасы бар.

Иң мөһиме, Таһир үз-үзен ышандырырга тиеш.

Әнә ул – үзе йорт сүтә, үзе һаман уйлый. Уйлый-уйлый башы авырта инде аның. Ә йөрәге, җаны, күңеле, киресенчә, тынычлана бара, хисләре үз ярларына кайта, иманы кыйблага йөзе белән борыла… Таһир әлегә ныклап тоеп бетерми, әмма аның тормышына ургылып өмет керә башлаган иде инде.

Кичке якта Сало бөтен «гаилә»не үз бүлмәсенә җыйды. Сүзен әйләнгечтән уратып йөртмәде, турысын ярып салды:

– Йә, егетләр, Почта белән нишлибез?

Бу сорауга Почтаның үзеннән башка беркем дә гаҗәпләнмәде.

– Ни булган миңа?

Сало Таһирның соравын ишетмәгәнгә салышты. Киресенчә, үзе үк сораша башлады.

– Синең чын исемең ничек?

– Минемме?

– Кем белән сөйләшәм соң мин?

– Таһир…

– Сиңа килгән хатынның исеме Зөһрә идеме?

– Әйе.

– Эчкән саен, син безгә сөйләп, туйдырып бетерә торган Зөһрәме?

– Әйе.

– Һаман да яратасыңмы?

– Әйе.

– Ә ул сине яратамы?

– Әйе.

– Аның белән буласың киләме?

– Әйе.

– Нәрсә син! «Әйе» дә «әйе»! Бүтән сүз белмисеңме әллә?

– Беләм…

– Ну, әйт, нишлибез соң?

– Белмим…

– Мин дә белмим. Уйларга кирәк. Йә, кемдә нинди фикер бар?

Сало һәркемгә аерым-аерым тукталып карап чыкты. Аннары, карашын кабат Таһирга кайтарып, бермәл тын калып, уйланып торды.

Шунда Бөке телгә килде:

– Изгелекне туктатыр каршылык юк.

Аның сүзенә әллә ни игътибар итүче булмады. Әмма үзара әңгәмә башлап җибәрү өчен шул җитте.

– Таһирга бәхет елмайды. Надо поддержать! – диде Кирпеч.

– Таһирны кешеләргә кайтарырга кирәк, – диде Чүлмәк.

– Киендерергә, адәм рәтенә китерергә дә Зөһрәсе куенына илтеп салырга, башка вариант юк, ызначит, – дип елмайды Люмин.

– Документ проблемасы булачак. – Чүлмәк сүзен тәмамламаган булган икән.

– Документ бар, – диде Сало. – Вахитов район хакимиятендә ята. Барып кына аласы. Ләкин ментовкага «кәбестә» илтергә туры киләчәк. Сүтә башлаган йорттан «паспорт» кына чыгар дип уйлыйм. Әле киенергә дә калыр… Ә хәзергә син үзеңне рәткә китер. Ишетәсеңме, Почта… Таһир? Иртәгәдән эшкә чыкмыйсың. Авылыңа кайтырга әзерлән, калганын үзебез карарбыз…

Чүлмәк аны хуплап алды:

– Почтага акча кирәк булачак, Сало, банкуем, да?

Салмак кына торып, һәркем банк ролен үтәүче кәнфит кабына акча салып чыкты. Иң ахырдан Сало бер пачка акча куйды. Соңыннан ул, каптагы акчаларны бөртекләп җыеп алып, Таһирның кулына тоттырды.

Таһир бу кадәресен көтмәгән иде. Аның күңеле тулды, күзләренә яшь тыгылды. Күптән елаганы юк иде. Бүген елыйсы килде. Шушы сукбайларның һәрберсенә, туганнарча кочып, иң җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп, кадер-хөрмәт белдереп чыгасы килде. Ләкин ул белә: бомжлар тормышында андый гадәтләр юк. Болай да бөтенесе аңлашылып тора… Таһир төчеләнмәде, бары тик:

– Рәхмәт, туганнар, – дип кенә әйтте, аннары, дымлы күзләрен яшеребрәк, урамга чыгып китте. Аның артыннан Бөкенең таныш фәлсәфәсе иярергә тырышып карады:

– Кеше булу өчен герой булу мәҗбүри түгел…

Һәр кеше гомере – мәңгелекнең бер мизгеле, диләр. Ләкин кеше гомерендә дә мәңгелеккә тиң мизгелләр була. Таһирның хәзер шундый мизгеле. Үтә дә җаваплы чоры, сынау һәм сыналу вакыты…

Икенче көнне Таһирны эшкә ияртмәделәр. Ләкин өйдә дә калдырмадылар. Сало, һәрвакыттагыча, берәгәйле итеп әйтте:

– Паспортыңны үзем кереп алам. Бирмәсәләр, Баронга әйтермен. Ә син бар, Зөһрәң белән контактка кер, – диде. – Только смотри, кешелегеңне һәм ирлегеңне җуйма!

Таһир Зөһрә белән контактка керергә уйламады да. Шушы кыяфәте белән ничек күренсен ул аңа? Нәрсә дисен? Күренеп, беренче очрашуда ук гайрәтен чигерсенме? Ләкин шул ук вакытта Зөһрәгә ниндидер ым, ишарә бирергә дә кирәк. Моның юлын-чарасын да бик тиз уйлап тапты Таһир. Хат язарга булды ул. Утыз беренче хатын язып, Зөһрәсенә, үз кулына тапшырырга тиеш ул.

Шулай эшләде дә. Бер аулак урын табып, ярты көн буе кулыннан каләмен төшермәде. Төрлечә язып карады. Ничек кенә язса да, Зөһрә аңа ышанмас кебек тоелды. Ышандыру бер хәл. Куркытудан, өркетүдән курыкты. Зөһрә үз Таһирының бомжга әверелүен белергә тиеш түгел ул.

«Зөһрә, кадерлем! Син мине беләсең дә, белмисең дә. Мин – Таһир. Җиде ел элек югалткан Таһирың. Курыкма, шикләнмә. Мин теге дөньядан кайтмадым. Ләкин бу дөньяда да яшәмәдем. Мин яшәгән дөнья – җир белән күк арасында. Дөресрәге, яшәү белән үлем арасында. Син ул тормышны күрдең. Мөштәри урамындагы йортыңнан хатларыңны табып биргән бомжны хәтерлисеңме? Таһир дигән бәндәне? Син: «Таһирымны хәтерләтәсең», – дигәч, җир тишегенә кереп китә язган ир затын? Шул Таһир син җиде ел элек югалткан Таһирың була инде. Танымадың… Танырлык түгелдер шул хәзер мин. Танымавың хәерлерәк тә. Күзеңә бомж булып, сукбай булып күренәсем килми. Бүген мин сиңа лаек түгел. Җиде ел буе үз күңеленә тугры калган Зөһрәсенә лаек Таһир булып, чын кеше булып күренәсем килә. Киләм әле мин сиңа, Зөһрә, кайтам әле. Көт мине. Үтенәм, үзең эзләмә. Бераз вакыт бир. Тормышымны, күңелемне җайларга мөмкинлек бир. Шуны онытма: минем саф күңелем, ихлас мәхәббәтем, сине өзелеп ярата торган олы йөрәгем бар. Хәтерем бар, иманым бар, хыялым бар…

Барысы өчен дә кичер мине, кадерлем. Сиңа китергән кайгы-борчуларым өчен кичер!

Һәм… мең-мең рәхмәтләр сиңа! Тугрылыгың өчен, сабырлыгың өчен, кече күңеллегең, олы йөрәгең өчен рәхмәт!

Вәгъдә – иман. Сиңа вәгъдәмне, сүземне бирәм – мин тиздән олы тормышка, кешеләр арасына кайтачакмын. Син әле минем белән горурланачаксың…

Мин тормышны шундый сагындым, Зөһрә! Мин сине өзелеп сагындым!

Көт мине, көт!

Синең Таһирың».

Зөһрә яшәгән йортны эзләп табу кыен булмады. Фатиры да икенче катта гына икән. Әмма ишек бикле иде. Таһир нишләргә белмичә таптанып торган арада, каршы яктагы ишек ачылып китте. Аннан берсеннән-берсе тазарак ир белән хатын килеп чыктылар.

Ишек төпләрендә торучы сәләмә сукбай шикләндергәндер шул. Әзмәвердәй ир шундук сорау ала башлады:

– Син кем?

– Почта… Ә-ә… Таһир.

– Нәрсә кирәк монда?

– Менә бу фатирның хуҗасын көтәм.

– Син аның кеме?

– Беркеме дә түгел.

– Шулай булгач?

– Нәрсә?

– Шулай булгач, ычкын моннан, пока исән-сау чакта.

– Юк, миңа Зөһрәне күрергә кирәк.

– Ычкын, диләр моннан! Ну?

– Мин нишләгән соң? Мин просто көтәм… Беркемгә дә тимим…

– Син нәрсә, аңламыйсыңмы әллә? Кулны пычратасы килмәгән иде… Юньле чакта күз алдыннан олак! Юкса…

– Нәрсә «юкса»?..

– Күзеңне төртеп тишәм! – Теге бәндә, ике бармагын тырпайтып, Таһирга табан килә башлады.

Ләкин Таһир белә: көч тәннән түгел, җаннан! Шуңа да курыкмый.

– Чыкмыйм. Син мусор түгел, мин шалава түгел!

– Әле шулаймы? Хәзер мин синең бетле башыңны сугып ярам!..

– Кем кемнекен ярыр әле…

– Ах, урам бич-ч-чурасы!.. – Теге гәүдә, аю кебек алпан-тилпән атлап килде дә кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин сугарга өлгерә алмый калды. Ул кизәнгән арада, Таһир яшен тизлегендә үрелеп, аның иягенә бәреп алды. Әзмәвердәй ир заты бераз чайкалып торды да, артка таба янтаеп, стенага барып бәрелде, аннары шул стена буйлап салмак кына идәнгә шуып төште.

Янында басып торган хатынга шул җитә калды, ул, җир ертып кычкыра-кычкыра, баскычтан аскы катка ташланды, аннары урамга ук атылып чыгып китте. Аның:

– Үтерәләр!.. Үтерәләр!.. Милиция!.. – дип ачыргаланып кычкырган тавышы шактый вакыт һаваны ярып торды әле.

Ир кеше, бераздан исенә килеп, Таһирга күтәрелеп карады, аннары ыңгыраша-ыңгыраша торды да фатирына кереп бикләнде, теленә нәрсә килә шуны әйтеп сүгенергә кереште.

Таһир дәшмәде. Зөһрә ишеге янына барды да, хуҗасының ишек ачуын көтеп утырган эт кебек, стена буена чүгәләп, сабыр гына көтә башлады. Күңеленә Бөкенең «Әдәплелеккә әдәпсезләрдән дә өйрәнеп була» дигән сүзе килде. Елмаеп куйды: ә үзе соң, үзе!..

Милиция тиз килеп җитте. Подъезд төбенә чыелдап килеп туктаган машина тавышына Таһир сискәнеп торып ук басты. Күп ташыдылар аны бу машинада, кан косып күп ятты ул аның пычрак идәнендә… Юньлегә түгел бу… Таһир үзенең нинди бәлагә тарганын шунда ук аңлап алды. Бу биек йортларга якын бармаска ант иткән чаклары бар иде инде. Бу юлы Зөһрә дип килде шул. Шуңа да үкенми, Зөһрә белән бәйле бернәрсәгә дә үкенми ул…

Сулышлары буылып чабып кергән милиционер егетләр, Таһирны, кулларын артка каерып, йөзе белән таш идәнгә егып ташладылар. Арттан аякларын күтәреп, каерылган кулларына шытырдатып бәйләп тә куйдылар. Таһир белә: ментовкада моны, көлеп, «ласточка» диләр. Аз гына да селкенерлек түгел. Селкендеңме – бөтен сеңерләрең, кан тамырларың шытырдап өзелә башлый, сөякләрең сөяктән, итең иттән куба…

Таһир кычкырырга тырышып карады. Ләкин бер авыз сүз дә чыгара алмый калды, таза өч егет каты башлы итекләре белән аның бил, күкрәк турысына типкәли башладылар.

– Син кем?

Таһирның дәшәрлеге калмаган иде, җитмәсә, таш идәнгә егылганда, ул авыз-борынын нык кына җимергән булган икән…

– Кайсы фатирны басарга иде исәбең, гад? Ну? Әйтәсеңме-юкмы? Юкмы? Мә, алайса, мә, мә!

Таһирның кан тулышкан авызыннан ыңгырашып-иңрәп бердәнбер сүз чыкты:

– Ф-фа-ш-ш-ист…

– Бирермен мин сиңа «фашист»ны! Менә шундый була ул фашист, менә, менә, менә!

Кинәт үлем тынлыгы урнашты. Таһир сагайды. Әллә чынлап та үлдеме ул? Авырту да сизелмәгән кебек… Сизелә… Әнә йөрәгенә төшеп сызлый… Бөтен тәненә энә кадап чыкканнар диярсең…

Шулвакыт җанга илаһи дога булып ята торган таныш тавыш ишетелде. Әмма бу догада усаллык та бар иде:

– Нишлисез сез? Ник кыйныйсыз аны? Прекратите!

– Бомж бит ул. Рәхмәт әйтегез әле. Өегезне таларга кергән әнә… Гад! Менә күршеләрегез күреп калган.

Идәндә йөзтүбән капланып яткан Таһир башын Зөһрә ягына бормакчы булды. Булдыра алмады.

– Зөһрә-ә-ә…

Зөһрә иң элек, сискәнеп, читкә тайпылды, аннары, ниндидер үтә дә таныш, хәтта кадерле, газиз тавыш ишеткәндәге кебек, идәнгә тезләнде.

– Кем син? Каян?

– Таһир мин… Почта… Хат китердем…

– Таһир?.. Мөштәридәнме?..

– Әйе… Почта… Хат…

Зөһрә, торып, милиционерларга җентекләп аңлата башлады. Элек Мөштәри урамында торуын, күптән түгел генә шушы йортка күчеп килүен, хатларын онытып калдыруын, аларны шушы Таһир дигән кешенең табып бирүен, өй адресын аңа үзе биреп калдыруын тәфсилләп сөйләп чыкты, Таһирны җибәрүләрен үтенде.

Ышандылар. Җибәрделәр. Юкка шау-шу куптарган өчен каршы як күршеләргә шелтә белдерделәр. Чыгып киттеләр.

Таһир, кара кан йотып, таш идәндә утырып калды. Тәннәрен, аяк-кулларын язарга тырышып карады – сынган, имгәнгән җире юкмы… Юк бугай. Калганы төзәлер, йомшак җир тиз төзәлә ул. Ә менә күңел нинди икән? Катымы, йомшакмы? Күңелне күргән яки тотып караган кеше юк шул, юк…

Зөһрә өенә чакырды. Таһир кермәде. Ул киемнәрен тәртипкә китереп азапланган арада, Зөһрә үз фатирыннан юеш чүпрәк, йод, мамык алып чыкты. Ләкин Таһир аның ярдәменнән баш тартты. Кесәсеннән таушалып беткән конверт чыгарды да:

– Миңа китәргә кирәк. Сезгә хат кына калдырмакчы идем. Ә менә ничек килеп чыкты. Зинһар, гафу итегез…

– Үзегез ачуланмагыз. Нинди хат ул? Кемнән?

Зөһрә сагайды. Йөзендәге җыерчыклары тагын да ныграк беленеп тора башлады. Күзендәге якты нурны шомлы уй юып төшерде…

– Таһирдан.

– Кемнән?

– Әйе-әйе, Таһирдан хат бар. Менә алыгыз…

– Аның бөтен язган хатлары да миндә. Утыз хаты да… Тагын нинди хат ул?

– Утыз беренчесе, димәк… Ышанмасагыз, конверт тышына карагыз. Аның кулымы?

– Аныкы…

– Димәк, бу хат Таһирдан?

– Шулай булып чыга…

– Алайса, алыгыз…

– Рәхмәт…

– Ярый, сау булып торыгыз. Онытмагыз. Таһирыгызны онытмагыз. Көтегез. Бер килер ул, көтегез…

– Рәхмәт сезгә, Таһир… Ләкин мин берни дә аңламыйм. Сез шаяртасызмы? Әллә нидер беләсезме? Әйтмисез генәме?

– Юк, шаяртмыйм. Минем шаяртудан узган инде. Күреп торасыз… Хушыгыз…

– Хушыгыз… Таһир…

Таһир, башын күтәреп, Зөһрәнең күзләренә карый алмады. Көче җитмәде. Авыру җанын, җәрәхәтле тәнен алып йөгереп чыгып китте. Ул хәтта Зөһрәнең: «Нинди хат бу, Таһир? Монда бит яңа адресым язылган… Ә ул минем күчкәнне белми, белми!.. Нинди хат бу? Син үзең кем, Таһир? Син – Таһир? Таһи-и-ир!..» – дип үрсәләнеп кычкырып калуын да ишетмәде. Ишетсә дә кире кермәс иде. Аның тизрәк Кабан буендагы фатирына кайтып, рәтлерәк киемнәрен киеп, төргәккә төйнәлеп куелган рәсем-сурәтләрен алып, Мөштәри урамында эшләүче дуслары янына сугылып, Сало табып биргән паспортын кесәсенә салып, туган якларына кайтып китәсе бар иде.


6

Туган яктан китү – җанның бер өлешен югалту ул. Таһир исә туган ягында җанының бер өлешен генә түгел, бу җан дигәннәрен бөтенләе белән калдырган булган, ахры. Ул хәзер менә шул җанын эзләп кайтып килә.

Кайтышлый ук әнкәсенең каберенә кереп чыгарга булды. Аның вафатыннан соң беренче кайтуы Таһирның. Күмәргә дә кайтмады бит… Аннан соң да… Бөтенләй бүтән дөньяда, бүтән гамь белән яшәде шул ул соңгы елларын. Җансыз тормышта яшәде…

Ләкин әнкәсенең кабер өстендә дә Таһирның җан әсәре күренмәде. Зират аны үлем тынлыгы белән каршы алды. Әнкәсенең рухын да тоймады ул. Аны бу минутта бөтен рухлар, җаннар, әрвахлар ташлап киткән иде. Ташларлар да шул. Кем ул хәзер? Адәм затымы? Әллә Иблис токымыннанмы? Хак мөселманнан ни-нәрсә калган аңарда? Өрәк! Менә кем ул? Җансыз, кыяфәтсез, бәхетсез бер бәндә!

Әнкәсе дә бер авыз сүз сөйләшмәде. Үпкәләгәндер, рәнҗегәндер шул. Бәлки, аның ятим рухы улының адәм карамаслык кыяфәтен, җәрәхәтләнеп, кутырга каткан йөзен күреп торгандыр? Бәлки, Зөһрә кебек, ул да Таһирны танымагандыр? Ана булып та танымагандыр…

Зираттан чыккач, Таһир туганнан туган тиешле абыйларына китте. Әнкәсен соңгы юлга озаткан кеше ул. Бу хакта Казан урамнарының берсендә йөзгә-йөз бәрелешкән авылдашы хәбәр итеп киткән иде. Шуңа күрә Таһир аңа бик рәхмәтле. Әйбәт кеше ул. Кешелекле. Туган җанлы.

Әмма бу юлы Хөсәен абыйсы Таһирны салкын каршы алды. Шулай да бер начар сүз дә әйтмәде, кырын да карамады, шундук өенә, күңеленә сыйдырды, аякка басканчы, башлы-күзле булганчы, үзләрендә яшәп торырга кушты.

Өстәлдәге сыйлар янына аракы шешәсе чыгып утыргач, Таһир йөзен чытты. Хөсәен абыйсы да эчми башлаган икән, ул, бик тиз аңлап алып, шешәне җәһәт кенә өстәл астына төшереп җибәрде.

Сүз сүзгә ябышмады. Таһир төшенеп алган иде инде – аның үксез җаны туганнары янында да юк. Юк! Бу хакта белгәч, ул артык борчылмады да. Хөсәен абыйсы йортында бер атналап яшәгәч, Сало җыеп биргән акчага бер кат киенеп, чистарынып, төзәнеп-ясанып алгач, ул Түбән Камага китәргә булды. Аның югалган җаны, бәлки, шундадыр? Шундагы бер каен агачына яисә миләш куагына эләгеп калгандыр? Бәлки, Кама яры буенда яшь сыгып, моңсуланып утырадыр?

Ләкин шәһәр дә аны кочак җәеп каршы алмады. Таһир тегендә сугылды, монда сугылды, әмма аны яннарына сыендырырга теләүче кешеләр табылмады. Элекке җан дусларыннан беркем дә калмаган, Наил дә, өйләнеп, Себергә китеп барган, ә кайчандыр исәнләшеп йөргән таныш-белешнең үз борчулары да баштан ашкан.

Урам чатында, бу башны алып кая гына олагырга инде дип аптырап басып торганда, Таһирны кемдер дәште. Тавыш иясен эзләп, ул як-ягына каранды, әмма халык арасында бер генә таныш йөз дә күрмәде. Шулай да бераздан юка гына гәүдәле, ап-ак чәче өстеннән җыйнак түбәтәй кигән, шундый ук ак сакал-мыектан бер картның җилфер-җилфер үзенә табан килүен шәйләп алды. Бәй, бу бит Хәсәнша ага! Хәсәнша остаз! Училищеда рәсем сәнгатеннән укыткан атаклы рәссам! Нишләп башта ук уйламаган икән Таһир аның хакында? Ә бит ул кайчандыр бу карт рәссамның иң яраткан шәкерте иде.

– Таһир! Таһирҗан! Синме бу?

– Хәсәнша ага? Сез? Сезме бу?

– Таһирҗан, чынлап та, синме бу?

– Мин…

– Син шул! Югалган, үлгән дигәннәр иде… Нишләп йөрисең? Син исәнмени?

Хәсәнша картның сәер соравына Таһир һич кенә дә үпкәләмәде. Каршы йөгереп барып, кочаклап ук алды.

– Мин бу, Хәсәнша ага. Менә тотып, чеметеп карагыз. Нәрсә булсын миңа…

– Шулаен шулай да… Нык кына үзгәргәнсең икән… Дөнья шактый кыйнаган, ахры… Бөтен җиреңдә үзенең эзләрен калдырган…

– Булды инде… Үзегез ни хәлләрдә соң? Һаман шул килеш икәнсез.

– Юк, картаерга исәп юк әле.

– Һаман шундамы?

– Шунда. Балалар белән рәсем ясарга өйрәнәбез. Юк, сезнең чыгарылыштан соң әллә кем күренми… Үзең хәзер кайда?

– Кайда дип… Әлегә җир белән күк арасында… Менә… бу якларга кайттым.

– Рәсемне ташламадыңмы?

– Юк вроде… Күбрәк портретлар ясыйм… Карандаш белән… Аз-маз графика… Пейзаж…

– Ярый, анысын карарбыз. Авылыңа кайттыңмы?

– Кайттым. Әнкәй мәрхүмә янында булдым.

– Анысы яраган. Хет бераз рухы тынычланыр. Күмәргә дә кайтмадың…

– Хәсәнша ага, мин бит…

– Стоп! Мин сине битәрләргә җыенмыйм. Кирәкми, дәшмә. Бөтен күргән-яшәгәнең үзең белән. Нәрсә булганын сорамыйм, берәр вакыт сөйләрсең әле.

– Хәсәнша ага, сез ничек таныдыгыз мине? Мине бит хәзер беркем дә танымый.

– Кулларым калтыранса да, күзләрем үткен әле минем. Рәссам күзләре! Таныдым, шундук таныдым.

– Күзләрегез генә түгел, йөрәгегез дә үткен, яшь әле сезнең.

– Ә менә син картайгансың, Таһирҗан… Аңлавымча, сиңа эш кирәк? Әйдә минем янга – остаханәгә…

– Әле ул һаман да бармыни, Хәсәнша ага? – Таһир сөенеченнән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.

– Бар, бар. Нәрсә булсын аңа? Алайса, иртәгәдән үк эшкә чыгасың. Миндә яшәп торырсың. Җиһан әбиеңнең тагын бер түшәк әмәлләрлек кенә рәте бардыр әле…

Шулай кинәт кенә хәл ителде дә куйды. Эш тә булды, торыр урын да җайланды. Таһирның күңеле урынына утырды, җаны тынычланды. Ул бөтен вакытын, көчен, талантын Хәсәнша карт остаханәсендәге эшкә бирде.

Бу остаханә төрле хөкүмәт заказларын башкара икән. Ишек башындагы язулардан алып, затлы залларга эленә торган зур картиналарга кадәр язарга туры килә. Таһирның кулы эшне сагынган, иҗатка дәртләнеп тора, ә күзләре дөнья төсләрен, күңеле хисләргә тоемын онытмаган икән әле!

Боларның барысы да төш кебек кенә. Бомж тормышы белән яшәгәндә, ул бу төшне еш күрә иде. Имеш, аның каршында иксез-чиксез картина… Таһир шушы картинага тормышны яза… Шунысы гаҗәп: аның төшергән һәр образы, терелеп, җанланып, гадәти кеше тормышы белән яши башлый. Шуңа күрә картина һаман буш, һаман ымсындыра…

Таһир хәзер белә: аның җаны иҗатта булган икән. Чөнки ул кулына пумала алгач кына җанының тынычлануын, матур, бәхетле мизгелләр кичерүен тоя иде. Ниһаять, ул җанын тапты, аны үз урынына кайтарды!

Кайтарып бетерде микән?

Ә Зөһрә? Казан уртасында серле-могҗизалы хат тотып калган Зөһрәне кая куясың? Ярый ла Таһир, үз горурлыгына баш бирмичә, Түбән Камага качып котылды. Ә Зөһрәгә нишләргә? Аның җаны бу минутта өзгәләнми дисеңме?! Таһир аның янында үз җанының бер өлешен, бик матур өлешен калдырмадымыни?!

Ничек кенә Казанга, Зөһрәсе янына ымсынса да, Таһир, бөтен күңел егәрен җыеп, тыелып кала иде. «Иртәрәк әле, иртәрәк», – дип уйлый ул. Үзе тагын уйлый: «Тагын соңламасмы? Элекке кебек, тагын Зөһрәсенең күңелен катырмасмы?»

Бик барыр иде. Очыплар барыр иде! Ләкин Зөһрәсе янына кайтып әйтерлек сүзе юк шул әле аның. Тормышы да, горурланыр эше дә, максаты да юк.

Нишләп булмасын?

Бердәнбер көнне Таһир Хәсәнша картка Казаннан үзе белән ияреп кайткан сурәтләр циклын күрсәтте. Күрсәтмәде дә. «Менә күз төшерегез әле, болар – Казанда чакта ясаганнарым», – дип, кыенсынып кына тоттырды да үзе каядыр чыгып китте. Шулай озак кына югалып йөрде. Ул остаханәгә кайтып кергәндә, алар белән эшләүче ике оста, агач юнып, пыяла кисеп, Таһирның рәсемнәрен рамкага урнаштырырга тырышалар иде.

– Нишлисез сез? – дип сораганын сизми дә калды Таһир.

– Кушканны эшлибез. Картлач һәр сурәтне рамкага урнаштырырга боерды. Күргәзмәгә җибәрәбез, ди. Бәхет елмайды сиңа, Таһирҗан…

Шунда Хәсәнша ага үзе кайтып керде. Ул тын-сулышын тигезләгәнче, Таһир сорап өлгерде:

– Хәсәнша ага, нишләтәсез боларны?

– Күрмисеңмени, Казанга әзерлибез…

– Нинди Казан? Ни өчен?

– Күргәзмә өчен… Күргәзмәгә җибәрәбез синең бу циклны.

– Нинди күргәзмә?

– Ярый, анысы чёрт с ним! Беләсеңме син кем?

– Кем?

– Син… Син… Талант! Гений! Хотя… бу хакта синең үзеңә әйтергә ярамый бугай…

– Мин берни дә аңламыйм…

– Беләсеңме нәрсә?.. Синең бу эшләрең бөтен дөньяны шаккаттырачак әле… Каян таптың бу образларны? Бу типларны каян эзләп таптың? Бу бит… ачыш, могҗиза! Портрет төшерүдә переворот, революция ясагансың бит син, малай актыгы! Шуны төшенәсеңме? Әллә һаман күзле бүкән кебек аңгыраеп торасыңмы?

– Берни дә аңламыйм, ей-богу!

– Аңламыйсыңмы?

– Юк…

– Менә кара бу портретка. Бу бит чын портрет түгел. Бу бит – символ, заман символы! Бу кадәр шартлылык, фантазия… Әмма шунысы гаҗәп: монда тормыш тормышның үзенә караганда да чынрак сурәтләнгән! Менә бит хикмәт нидә! Ә менә монысы! Күзләренә, күзләренә кара. Әнә-әнә, син бит, егеткәй, бу күзләрдән җан суырылып чыккан вакытны тотып алгансың… Күрәсеңме, әнә ул, әнә җан бөртеге… Ә менә монысын кара! Моңа кадәр, бәхет белән бәхетсезлек бергә яши алмый, диләр иде. Ә синдә алар бергә! Алар дуслар! Алар туганнар! Алар аерым-аерым яши алмыйлар. Сурәттә яңа фәлсәфә бу, яңа дин, если уж на то пошло! Их син, Таһирҗан, ярый кайттың әле, сөендердең картлачның җанын… Рәхмәт сиңа, балакай…

Таһир Хәсәнша картны танымады. Ул шундый матур иде бу минутта, яшь иде, бәхетле иде, канатлы иде! Бер сурәттән икенчесенә очып йөргән бу сабый күңелле картны кочаклап аласы килде Таһирның. Ләкин ул белми: бу ярый микән?

Хәсәнша картны туктату мөмкин түгел иде.

– Аңламасаң, бик аңларсың әле… Сиңа аңламасаң да ярый. Син эшлә генә, иҗат ит! Аңларга тиешлесен без аңларбыз, аңлатуын да аңлатырбыз… Ә син беләсеңме мин каян кайттым? Менә әле генә каян кайттым? Юк, белмисең. Почтага барып килдем. Казанга телеграмма суктым. Үзәк күргәзмәләр залында «Замандаш портреты» дигән халыкара күргәзмә ачыла. Шуңа синең исемне җибәрдем. Күптән бер кеше сорыйлар иде. Ул дәрәҗәдә куярлык рәссам булмагач, хәбәр итми тордык. Ә менә бүген синең исемне атап кайттым…

Таһир барыбер берни дә аңламады. Аңламаса да, бик рәхәт иде аңа. Ул рәхмәттән башка бер сүз дә белми иде бу минутта.

– Рәхмәт, Хәсәнша ага…

– Рәхмәт? Без рәхмәт әйтергә тиеш сиңа, Таһирҗан. Ходай Тәгалә мәрхәмәтенә ирешкән җан бит син. Кулыңнан тотып аның фәрештәләре йөртә… Югалма бүтән, үтенеп сорыйм, син безгә кирәк, халыкка кирәк, кешелеккә кирәк.

– Хәсәнша ага, Ходай Тәгалә сурәт ясарга кушмаган бит…

– Начар ясарга кушмаган ул, беләсең килсә. Кеше сурәтен иләмсез, ямьсез, мәнсез итеп ясаганнарын күргән дә сурәт ясаудан тыйган. Шул гына. Ә син әйбәт ясыйсың. Синең эшләрне күрсә, Ходай Тәгалә сурәт ясауны тыймас иде, билләһи! Мин шуны гына беләм: туфракка төшкән орлыктан аермалы буларак, кеше күңеленә төшкән орлык һәрчак шытып чыга. Синең күңелең уңдырышлы булган, орлыгың тук, үсентесе көчле-егәрле булган… Шул.

– Миңа хәзер нишләргә соң, Хәсәнша ага?

– Берни дә эшләргә кирәк түгел. Йөз илле эшеңне, рамнарга урнаштырып, пыяла белән каплыйбыз да Казанга җибәрәбез. Каталогын үзем төзим. Бу циклга исем уйлап табасың гына кала.

– Нинди исем?

– Шундук хәтергә сеңеп кала торган булсын ул!

– Алайса, уйлап торасы да юк. «Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин һәм башкалар» дип кушыйк.

– Шулаймы? Болар кушаматлармы? Кемнәр соң алар?

– Алар… Алар минем дусларым. Урам сукбайлары. Үксез, әмма горур җаннар…

Хәсәнша карт, башын кискен күтәреп, сынаулы карашы белән Таһирга укталды.

– Шулай да каян килеп чыктың син, Таһирҗан?

– Шушы Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Люмин, Бөкеләр яшәгән тормыштан кайттым мин, Хәсәнша ага. Тормыш мәктәбеннән дисәм, кеше көләр. Их, Хәсәнша ага, менә сезнең кебек, безнең кебек кешеләр күрми торган тагын бер тормыш, дөресрәге, тагын бер яшәү яссылыгы бар бит бу җир өстендә. Анда да кешеләр яши, ул тормышның да үз кануннары, үз борчулары, үз бәйрәмнәре бар… Андагы җаннарның, бәлки… өрәкләрнеңдер, бу безнең җир белән бер бәйләнеше дә юк… Документлары да, гаиләләре, туганнары да юк аларның, хәтта язмышлары да юк… Мин бу циклымны әнә шул тормыштан төшереп алып кайттым…

Тик сез бу адәми затлар өчен әхлак, йола, иман, вәгъдә, сүз, сурәт юк икән дип уйламагыз. Алай уйласагыз, бик нык ялгышырсыз.

Алты татар яшәдек без. Бер «гаилә» булып яшәдек. Алтыбыз алты яктан, алты тарафтан… Алар мине үлемнән алып калдылар, җир астында җыеп, якты дөньяга күтәреп чыгардылар… Минем тамагымны туйдырдылар, өстемә җылы кием бирделәр. Ә вакыт җиткәч, соңгы акчаларына мине юлга әзерләделәр, көне-төне йорт сүтеп, шешә сатып алган акчаларына паспорт юнәтеп бирделәр… Ләкин бу гына түгел әле!.. Алар миңа җиде ел югалтып йөргән мәхәббәтемне табарга булыштылар. Ә бит алар моның өчен миннән берни дә сорамадылар, Хәсәнша ага! Беләм, бу дөньяда сорыйлар, бугазыңа басып сорыйлар. Ә ул дөньяда сорамыйлар, анда изгелек – гадәти хәл. Ул дөньяда сорар әйбер дә, бирер әйбер дә юк. Анда кеше йә бар, йә ул юк… – Таһирның күзләре генә түгел, күңеле яшькә тыгылды. Ләкин сөйләнәсе сүз сөйләнеп бетмәгән иде әле. Менә ул күз төпләренә тибеп чыккан яшь тамчыларын күлмәк җиңе белән сыпырып алды да баягы сүзен дәвам итте: – Беләсеңме, Хәсәнша ага, мин күпмедер вакыт төшемдә яшәгән кебек булдым. Ниндидер хыялый, әмма үтә дә котсыз бер дөньяда яшәп алдым. Анда да туктаусыз көрәш бара: иман белән имансызлык, сафлык белән фахишәлек, горурлык белән ялагайлык арасында кискен көрәш бара. Анда да кешеләрнең исәбе-хисабы юк, әмма югалган кешене анда эзләп тормыйлар. Кан тамып кына акса да, хәмер елга булып ага анда. Балалар тиз картаялар, кызлар сафлыкларын сабый чакта ук югалталар… Мин яшәгән дөньяның бу ягы да бар иде, Хәсәнша ага. Ул ягын да күрдем. Әмма барыбер бомжлар бервакытта да егылган кешегә тимиләр, карт-корының соңгы телемен тартып алмыйлар, сабыйларны рәнҗетмиләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Алар, дуңгыз ите ашасалар да, намаз укыйлар, аракы эчсәләр дә, мәчеткә хәер илтәләр. Менә шуларның барысын да шушы сурәтләремдә алып кайттым мин, Хәсәнша ага…

– Мин сине аңладым, Таһирҗан. Син заманыбызның төбенә төшеп айкарлык сурәтләр иҗат иткәнсең. Бу сурәтләрең кешеләрнең күзләрен ачарга тиеш. Җаннарын каерып ачарга тиеш. Бомжлар, дисең син… Чынлап та, бомжлар чоры хәзер. Бомж кешеләр, бомж гаиләләр, бомж авыллар, бистәләр, шәһәрләр, бомж кырлар, басулар… Бомж дәүләтләр, илләр… Бомж халыклар… Ягъни, без определённого места жительства…

Хәсәнша карт сөйләгәннәрдән Таһир сискәнеп китте. Тагын сәясәт, тагын шау-шу… Теләмәгән иде Таһир дөньяның бу ягына кагылырга… Юктыр шул, сәясәттән читтә яшәп булмыйдыр…

Хәсәнша карт сүзләре бер сискәндерерлек, бер уйландырырлык иде шул.

– Бомж сәясәт… Бомж кануннар…

– Бомж мәхәббәт… – Монысын Таһир әйтте.

Ул үзенчә уйлый. Болай дип уйлый: «Ныклап, бөртекләп уйлап карасаң, туган җиреңне ярату, аны кадерләү үзе сәясәт ул! Ике кеше арасында туган сөю хисләре сәясәт түгелмени?! Бер татар егете бер татар кызына, чын татарча итеп: «Яратам, сөям сине!» – дип әйтә икән, бу – сәясәтнең дә ниндие әле! Иң олысы, иң мәгънәлесе! Телсез калган халыклы, илсез калган дәүләтле бомж сәясәт, бомж дөнья, бомж өмет түгел инде…

…Бергәләп кич буе күргәзмәгә әзерләнделәр. Таһир сукбайлар циклына Зөһрә сурәтен дә өстәргә булды. Иң алга Зөһрәнең җиде ел элек төшерелгән сурәтен куйды, композициянең ахырында – бүгенге портреты. Ә уртага, үзәккә – Таһирның үз сурәте, көлгәндә бер якка чалышаебрак китә торган иреннәрен ерып төшкән зур автопортреты куелачак…

Бер атнадан барысы да әзер булды. Таһирның сурәтләр циклын Казанга алып киттеләр. Автор үзе Түбән Камада калды. Күргәзмә ачылырга бераз вакыт бар. Туган якларында калып, күңел ярларының бер ягыннан икенче ягына бәргәләнгән тынгысыз уй-хисләрен тәртипкә китерәсе бар әле аның. Бу уйларның иң күбесе Зөһрә хакында иде.

Ничек ул анда? Ни уйлап яши икән? Таһир хакында «Тагын китеп югалды, юньсез икән» диме?

Әллә хат язып салыргамы үзенә? Таһир Казанга барып чыкканчы шушы хат ике арада сукмак булыр иде… «Зөһрә, кадерлем! – дияр ул бу хатында. – Миңа тагын бераз вакыт бир. Күп калмады инде, – мин ул очрашу көнен күрәм, тоям… Көт, аз гына көт, кадерлем!» – дияр.

Юк-юк, күп язды инде ул хатларны. Зөһрәгә болай да кыен. Ул бит көтә дә көтә, көтә дә көтә… Юк, Таһир үзе барырга тиеш, һич кичекмәстән барырга тиеш!

Шулай да, күргәзмә ачылырга берничә көн кала, Казанга Хәсәнша карт үзе генә китеп барды. Аңа берничә шәкерте иярде.


7

Рәссамнар конкурсында җиңеп чыгуы хакында Таһир юлда, автобуста барганда ишетте. Кайчандыр Чүлмәк бүләк иткән кечкенә транзисторыннан Татарстан хәбәрләрен тыңлап бара иде. Диктор тантаналы тавыш белән игълан итте: «Казан шәһәренең Үзәк күргәзмәләр залында узган яшь рәссамнар конкурсында Татарстаннан Таһир Сәлмәновның «Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин һәм башкалар» дигән портретлар циклы Беренче премиягә лаек булды. Якташыбызны шушы олы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы иҗатында яңадан-яңа казанышлар телибез!»

Таһир ничек Казанга барып җиткәнен, ничек Үзәк күргәзмәләр залында пәйда булганын сизми дә калды. Бөтен стеналары сурәтләр белән шыплап тулган заллар умарта оясы кебек мыжлап тора иде. Таһирны беркем дә белми, танымый. Бу яхшы. Ул үзе дә беркемне белми. Шуңа күрә, кыенсынмыйча, рәхәтләнеп карап йөрергә була.

Ләкин монда бик алай җәелеп, рәхәтләнеп йөрерлек түгел икән шул. Залдан залга күчә-күчә, үз эшләре эленгән бүлмәгә барып җиткәнче шактый вакыт узды. Ләкин Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин сурәтләре карап торган стенага барыбер якын килә алмады. Бу кадәр кеше арасыннан түргә үтәргә мөмкинлек юк иде.

Таһирга баскан урынында таптанып торудан башка чара калмады. Ул янәшәсендәге ике сакалбайның сөйләшүенә колак салды.

– Кем ул Таһир Сәлмәнов? – дип сорады аларның яшьрәге.

– Белими шул. Колакка кергән исем түгел. Тумышы белән Түбән Кама ягыннан икәнен беләм.

– Чит илдә берәр студиядә укып кайтты микән әллә? Безнең сәнгатьтә өр-яңа юнәлеш бу.

– Күрәсең, шулайдыр… Дөньяның чикләре киңәйгән бу сурәтләрдә.

– Шәхес бар монда. Ә шәхес вакыт чикләренә сыеша алмый. Монда бер якка да чик юк. Зур сәнгать бу, яңа сәнгать…

– Килешәм. Әмма талант ярсулы елга кебек ул. Елгага да ярлар кирәк.

– Анысы шулай. Бу сәнгатьнең ярлары булса, ул – мәхәббәт. Шушы сукбайларның йөзенә кара әле. Күзенә кара. Ниндидер олы хис бар анда. Аның да ниндие! Тормышка, яшәүгә, кешеләргә мәхәббәт! Парадокс, әмма факт! Менә бу теләнче малайга игътибар ит. Ул ач, ул ялангач, ятим, аның беркеме дә юк, әмма ул дөньяны үлеп ярата! Ватан дигәннәре аларны чүплек башына, вакыт елгасының баткак ярына чыгарып ташлаган, әмма бу кешеләр шушы Ватаннарын үз итәләр. Димәк, алар – чын кешеләр, иманлы затлар. Иманлы кешеләрдә генә Ватан хисе, ил тойгысы, халык гаме була…

– Чынлап та, иманлы дөнья бу. Каргышлы, гарип дөнья, әмма иманлы да!

– Әйе шул, кешенең иманы булмаса, аның яхшы тәртибе бернигә тормый. Ә без боларны буташтырабыз. Кешенең киеменә карыйбыз, тәртибенә карыйбыз. Бу кием астында нинди йөрәк булуы хакында уйлап та тормыйбыз. Ә тәртипне уйнап була. Күпме артист йөри менә бу кешеләр арасында! Театрга килгәннәр. Үзләрен күрсәтергә килгәннәр, ник бер күтәрелеп карасыннар шушы сукбайларга… Заман сурәте менә шушында! Теләгән кеше килсен дә карасын!

– Күбрәк беләсе иде бу циклның авторы хакында!

– Кулын кысасы иде…

Таһирның күңеле тулды. Аның бу ике кеше янына барып: «Мин ул Сәлмәнов Таһир, мин!» – диясе, бераз мактанып аласы килде. Ләкин Таһир шулай уйлады гына. Ул бер дә мактанчык түгел, хәтта бөтенләй дә мактанчык түгел. Бу шыгрым тулы зал эчендә аңа кыен иде, һәм ул, кешеләргә бәрелә-сугыла, урамга чыгып китте. Колагына баягы таныш сүзләр ишетелгәләп калды: «Кем соң ул Таһир Сәлмәнов?», «Кулын кысасы иде!»

Хисләр тулышкан күңелен алып, җиләс дөньяга килеп чыккан Таһирны каршы алган урам бу минутта Сабантуй мәйданыннан бер дә ким түгел иде. Нишләр иде икән ул бу Сабантуйда, әле ярый бер як чаттан Хәсәнша карт килеп чыкты. Тирә-яктагы халыктан ул аклыгы, сафлыгы белән аерылып тора. Ак чәчләре өстенә киеп алган яшел түбәтәе аның илаһи бер дөньядан килгән булуына ишарәләп тора кебек… Менә шул изге карт – татарларда Ак бабай дип йөртелә торган Хода бәндәсе – бөтен кешене каратып, Таһирны кочаклап алды.

– Таһирҗан, җиңдек бит, беләсеңме әле?

– Беләм, Хәсәнша ага…

– Котлыйм сине, егеткәй, беренче уңышың белән котлыйм! Сөендердең картлачны! Инде үлсәм дә үкенмим… Тик мин әле үләргә җыенмыйм. Яшибез әле, болай булгач!

– Хәсәнша ага, ничек болай булды соң? Шулкадәр кеше арасында…

– Ышанырга кирәк, Таһирҗан. Рәссамнар күп, ә син берәү генә. Аңлыйсыңмы шуны, юкмы – син берәү генә! Илле рәссам арасында берәү генә! Тик кара аны, ышанмыйм дип, иртәгә килми калма. Иртәнге унда котлаулар була, ишетсен колагың! Бүләге дә бар – ун мең доллар. Тормышыңны рәтләргә җитә ул. Ә хәзер бар, ял ит. Стоп! Кайда тукталдың? Кунар урының бармы? Булмаса, әйдә, урнаштырам…

– Бар-бар, монда минем дусларым күп. Аларны сез беләсез инде. Портретлары буенча…

Хәсәнша карт кесәсеннән берничә чакыру кәгазе чыгарып бирде.

– Менә болары дусларың өчен. Килсеннәр, күрсеннәр… Мине дә таныштырырга онытма, кара аны!

– Таныштырырмын… Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Хәсәнша ага…

– Ярар, ярар… Син рәхмәтеңне әйттең инде. Мин телеграфка киттем. Җиһан әбиең белән сөйләшергә… Сәлам әйтимме?

Таһирның җавабын көтеп тә тормыйча, Хәсәнша карт кеше арасына кереп юк та булды. Ул, чынлап та, бу дөнья кешесе түгел, ахры. Аның аягы җиргә тигән кебек тә түгел. Әгәр җирнең үз фәрештәсе булса, ул шулдыр… Кызык… Һәм кызганыч… Аның сурәтен Таһир бер мәртәбә дә ясап карамаган икән…

Әнә әле анда, әле монда яшь рәссамнар җыелышып торалар. Күбесенең йөзен көрәктәй сакал-мыек каплап алган. Таһирга да сакал җибәрергә туры килер микәнни? Гомер булмаганны… Болар күргәзмәгә куелган картиналарның авторларыдыр инде. Таһир мондый тормышны белми. Шуңа күрә ул бүген беркем белән дә аралашмады, кичке якта бераз бушый төшкән залларда тәмам туйганчы йөрде дә, урамга чыгып, Мөштәри урамында сүтелә торган таныш йортка китте. Бу вакытта аның дуслары табын артына җыелган булырга тиешләр. Сало ипи теләдер, Кирпеч моңаеп утырадыр, Чүлмәк авыз тутырып ашарлык калын телемнәр белән колбаса кисәдер, Бөке вак-төяк белән мәш киләдер, ә Люмин кибеттән кайтып җитмәгәндер… Их, шулар белән бергә утырып, өстенә колбаса куелган кара ипи телеменнән авыз итәргә! Аннары «газировка» белән тамак чылатып җибәрергә… Сагындырган… Бомж тормышы да сагындырыр икән!

Бу вакытта Чүлмәк берәр мәзәк сөйлидер. Кирпеч һаман шулай моңсудыр. Ул гел моңсу. Бүген, Таһирны күрүгә, елмаеп-көлеп җибәрер иде, аның уңышына сөенер иде. Башкалар да сөенерләр. Бөке генә үзенең серле сүзен әйтеп куяр иде. Нәрсә дияр икән? Әһә! Ул, мөгаен: «Башкалардан өстен булу башкалардан яхшырак булу дигән сүз түгел әле» дияр. Бу аның «шапырынма!» дигән сүзе булыр.

Ләкин Мөштәри урамындагы йорт сүтелеп беткән, ә аның урыны җир белән тигезләнгән булып чыкты. Таһир бер барган җиреннән тукталып тормады, Кабан буена төшеп китте.

«Гаилә» тулысы белән «өйдә» иде. Табын артына утырганнар гына. Хәзер аларның чын өстәлләре, чын урындыклары бар икән. Чын өйләрдәге кебек…

Сало, иң олы кеше буларак, беренче килеп күреште, Таһирның аркасыннан кагып куйды:

– Хәлләр ничек, Таһир? – Ул «Таһир» сүзенә аеруча басым ясап әйтте.

Чүлмәк, Таһирны күрүгә, үз телен онытып ук җибәрде бугай:

– Ну, Почта, тебя не узнать!

Бөке дә, Кирпеч тә, Люмин дә бик җылы күрештеләр. Люмин күзләрен сөрткәләп алды. Бөке дә үз репертуарында иде. Ул, Таһирга күтәрелеп карамыйча гына:

– Кешеләр камил түгел, кешеләр бер-берсенә мөнәсәбәттә генә камил була алалар, – дип, Таһир белән очрашуның рәсми өлешенә үзенчә нокта куйды.

Шау-гөр килеп, өстәл тирәсенә утырыштылар. Сало аш бүлә башлады. Тәлинкәсендә сало кисәге күреп, Таһир үзалдына елмаеп куйды. Чүлмәк ике шешә аракы чыгарды. Таһир да ике шешә коньяк, әллә күпме закуска алып килгән иде.

Шуларны исенә төшереп, ишек төбендә калган дипломатын барып алды. Болай да шыплап тулган киң түгәрәк өстәлгә бу күчтәнәчләр дә кереп бетте.

– Ну, ничек анда авылда, сөйләп җибәр, – дип, Сало иң мөһим сорауны бирде. Шушы сорауны гына көткән кебек, башкалар да, ашауларыннан калып, Таһирга төбәлделәр.

– Ничек дип… Әнкәй каберендә булдым. Абыйларда… Ә хәзер Түбән Камада торам. Эшлим.

– Казанга нинди юллар алып килде?

– Хәтерлисезме, мин сезнең портретларыгызны ясаган идем. Менә шул сурәтләрне Казанга рәссамнар күргәзмәсенә җибәрделәр. Конкурска…

– Ну, ну?

– Шул: беренче урынны алганмын.

– О-һо! Беренче премия?

– Ничә сум инде ул?

– Ун мең…

– Нинди төстәгесе?

– Валютада…

– Да, повезло…

– Состояние бит бу!

– Кая куясың бу акчаларны?

– Белмим әле…

– Безгә ышан: кая куярга икәнен әйтербез…

– Йәгез әле, шаярмагыз… Беләсеңме, син тот та Казанда бер йорт ал!

– Туктагыз әле, кулга кермәгән акчаны бүлеп утырмагыз, ә! Аннары… мин Казанда яшәргә җыенмыйм да…

– Ә Зөһрә? Зөһрәне кая куясың? Алып китәсеңме?

Салога Чүлмәкнең салулап каядыр кереп китүе ошап бетмәде булса кирәк, ул Таһирга барысын да үзе җентекләп сөйли башлады:

– Без бит хәзер Зөһрәдә эшлибез. Ул барыбызны да үз мәктәбенә эшкә алды. Мин – завхоз, Бөке – вахтада, Люмин – слесарь, Кирпеч – ташчы, плотник… Чүлмәк кенә ирекле кеше булып йөри әлегә… Тиздән аңа да эш табылачак… Юк, син берни дә уйлама. Без эш сорап бармадык, Зөһрә үзе килде. Сине сорашып килде, өенә чакырды, эш бирде… Без берничә мәртәбә кунак та булдык аңарда… Ул сине һаман да ярата, Таһир… Ярата һәм көтә…

– Көтә, Почта…

Таһир ышанырга да белмәде, ышанмаска да җөрьәт итә алмады. Дөрес түгелдер бу, шаярталардыр дип уйлады. Аннары, шундук бу уеннан кире кайтты. Юктыр, шаяртмыйлардыр. Сало бит ул… Сало шаяртмый…

– Минем хакта берәр сүз әйттеме?

– Юк, сорашты гына. Елады. Бик нык елады…

– Ярата ул сине, Почта. Бар син аның янына, көтә ул сине, көтә…

– Барам, барам… Тик бүген түгел. Иртәгә. Ә бүген сездән кемдер бара.

– Ничек инде?

– Иртәгә булачак тантанага чакыру илтергә кирәк. Тагын бер мәртәбә генә булышыгыз, ә?

– Аңлыйм-аңлыйм… Люмин, хәзер үк йөгер. Сиңа үз өлешеңне калдырырбыз… – Салоның сүзе кире кагыла алмый торган катгый әмер булып яңгырады: – Тик… бердәнбер көнне безнең изгелек явызлык булып әверелмәсме?

Шунда Бөке телгә килде:

– Кеше изгелек кылганда да, явызлык эшләгәндә дә беркем күрми дип уйлый. Кеше бервакытта да ялгыз түгел, аның янында һәрвакыт Ходай Тәгалә тора.

Шуның белән шул. Берьюлы барысы да хәл ителде. Ялтыравыклы чакыру билеты тоттырып, Люминне Зөһрә фатирына җибәрделәр. Таһир хакында ялгыш та сүз ычкындырмаска куштылар. Калганнар, Люминнең өлешен бер як читкә куеп, күчтәнәч коньякка ябырылдылар…

Ни хикмәт – бүген беркем дә исермәде. Чүлмәк, гадәттәгечә, мишәрчәләп, моңлы җыр сузып җибәрде. Аннары Сало җырлады. Ахырдан бергә җырладылар… Хәтта Кирпеч тә кушылып җырлады.

Бөке кушылмады. Ул бүген аеруча уйчан иде. Моңсу иде. Сагышлы иде. Шуңа күрә аның кинәт кенә, искәрмәстән генә:

– Бәхет бервакытта да ялыктырмый, – дип әйтеп куюын беркем дә аңлап җиткермәде.

Аңлап бетермәсә дә, Таһир күңеленең кайсыдыр җире белән тойды: бу сүз иң беренче чиратта аңа атап әйтелгән иде.

Әйе, ул бүген бик бәхетле. Сизеп тора: олы бәхетенең башы гына әле бу. Табылдык хатлар җыючы Почтадан бөтен дөньяга билгеле рәссам Таһирҗан Сәлмәновка әверелү вакыты. Җиде ел элек югалткан Зөһрәсен тапкан көне… Бу бәхетле тарих әнә шул табылдык хатлардан башланды да инде. Хәзер кайда икән аның хатлар коллекциясе? Ул бит аларны шушында калдырып торган иде. Исәнме алар? Әллә?

Таһир авызын ачуга ук, Чүлмәк эчке бүлмәләрнең берсенә йөгереп кереп тә китте, шунда ук, кулына бер олы кап тотып, килеп тә чыкты:

– Менә, әзи, синең хатларың. Берсен дә югалтмадык, бөртекләп сакладык. Всё же, сәер кеше син, Почта. Нигә инде сиңа бу хатлар?

– Белмим. Үзем дә белмим. Тик алар кадерле миңа. Иң кыен чакта мин шуларны укып юандым. Андагы тарихлардан гыйбрәт алдым. Бу хатлар минем кешелегемне саклап калырга булыштылар…

– Ышанам, әзи. Сүзнең көче зур аның…

Таһир һәр хатны тотып карап, ниндидер кадерле әйберен иркәләгән кебек, аларны сөеп, сыйпап чыкты. Ә болары – ачылмаган хатлар. Биш хат… Биш язмыш. Кешеләр ачарга теләмәгән, укырга, белергә теләмәгән биш тарих…

Үзе дә сизмәстән, Таһир хатларның берсен ачып укый башлады. Гүя бу үзе түгел, ниндидер көч, тылсым аның кулыннан йөртә, аның күзләреннән карый, хәтта бөтен зиһенен, аңын биләп ала…

«Исәнме, Гөләндәм сеңлем! Сиңа күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр кушып хат язучы Мәйсәрә апаң дип белерсең. Күптин-күп сәламнәр шулай ук барча туганнардан, таныш-белештән, авылдашлардан.

Син исәнме-саумы – белмим. Киттең дә югалдың. Адресың алышынган дип тә әйтәләр. Барыбер хат язарга булдым. Син алып укымасаң да, Ходай Тәгалә күрә ул, белә ул. Шаһитым ул булыр. Ярдәменнән ташламас, иншалла.

Гөләндәм сеңлем! Мин гомерем буе ялгыз яшәдем. Мәхәббәтемне югалткач, бер ирнең йөзенә дә күтәрелеп карамадым. Хәзер яшем олыгайды. Янымда таянычым юклык көннән-көн ныграк сиздерә. Менә шул. Сездә бит төрле-төрле танышу урыннары бар. Бер әйбәт кенә татар абзые килеп чыкса таныштыр әле, сеңлем. Мин үзем дога белән сөйләшәм, намаз иясе булып йөрим. Бу ягын да искә ал. Иң мөһиме, әйбәт кеше булсын. Мин аны хөрмәтләп, кадерләп яшәтер идем.

Гөләндәм сеңлем! Беренче мәртәбә күңелемне ачтым, серемне бүлештем. Көлмә, яме. Аңла карт апаңның ятим йөрәген. Ялгызлык нык ялкытты. Шуңа да язам. Хәерлегә булсын.

Барысы өчен дә рәхмәт. Изге теләкләр белән апаң Мәйсәрә.»

Таһир хатны кычкырып укып чыкты. Бүлмәдә тынлык урнашты. Һәркемнең үз уе, үз фикере.

– Каяле, китер әле монда ул хатны. Адресы бармы? – Сало, кыю гына үрелеп, Таһир кулындагы хатны тартып алды. Үзалдына укый башлады…

Таһир икенче конвертны ачты. Сукбайлар өстәл тирәсенә якынрак елышып утырдылар. Алар тагын бер язмышның, бу язмышка ияреп, тагын бер могҗизаның дөньяга тууын көтәләр иде булса кирәк.

«Дамир балам!

Сагынычлы сәламнәр белән хат язучы әниең дип белерсең. Хатыңны алдым. Әмма ул мине куандырмады. Син: «Әтисез яшәү кыен», – дип язгансың. «Әтиең син туганчы ук ташлап китте» дигәнне колагыңа да элмисең. Һаман: «Башка әти табарга иде, әйбәт абыйлар, безнең кебек үк ялгыз кешеләр күп бит», – дип язасың. Анысы шулай. Ләкин мин – татар хатыны. Таныш түгел ир-атка «Минем тормыш юлдашым бул, ирем бул» дип, ничек күзләремне күтәреп әйтим? Ә якын танышлар арасында юньле кеше очрамады… Ачуланма, битәрләмә, балам. Язмышыма язса, яңа әтиең дә булыр әле. Бардыр ул, кайдадыр йөридер, ул да бәхетен эзлидер.

Ә син интернатыңда әйбәт яшә. Тәрбиячеләрне тыңла. Укуыңда тырыш. Хат язып тор. Яратып, сөеп, үбеп, әниең Мәйсәрә».

– Каян бу хат? – Чүлмәк аягүрә басты.

– Чистайдан.

– Бир әле миңа… Ә нигә? Мин бер малайны гына аякка бастыра алмаммыни? Малае янына кызы да булачак әле!

Могҗиза дәвам итте. Өченче хатта да ялгыз, ятим язмыш бар иде. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, соңыннан диссертация язып, фәнни институтка күчкән бер ханым үзенең элекке иренә хат яза. «Мин сине бик-бик яраттым, гомерем кебек күрдем. Ә син: «Миңа фәнгә чукынган мондый сәер хатын кирәк түгел», – дип китеп бардың. «Сиңа беркем дә карамаячак», – дип түбәнсеттең. Ә мин әйтәм: карыячак. Үзем кебек үк сәер бер җан килеп чыгачак әле каршыма. Аңлаячак ул мине. Һәм… яратачак! Бу хатымны шуның өчен генә язам: син мине мәңгелеккә югалттың дип әйтү өчен генә… Мәйсәрә».

Сорамаса да, Таһир бу хатны Бөкегә тоттырды. Бөке карышмыйча алды. Әмма Сало белән Чүлмәк кебек, тиз генә укырга ябышмады. Күзләрен өй артындагы, хәтта ерак офыклар артындагы бер ноктага төбәп, үзе генә белгән уйларын уйлый иде ул. Күрәсең, күңелендә очы очка ялганып, бер-берсенә берегеп бетмәгән моңнар, сагышлар, гамьле хатирәләр шактый калган булгандыр…

Дүртенче хатны күңелне сыкраттырмыйча уку мөмкин түгел иде. Анысын да Мәйсәрә исемле хатын яза. Бу хат, бүтән хатлардан аермалы буларак, язылып та салынмыйча калган булып чыкты. Адресаты да юк. Биектау авылында яшәүче бу хатынның хәлен аңларга була. Ул дүрт иргә чыгып караган, әмма берсеннән дә рәхәт күрмәгән. Һәрберсеннән берәр бала калган. Аңардан туганнары, якыннары йөз чөергән. Япа-ялгыз калган Мәйсәрә эчүгә сабышкан, тормышның төбенә төшеп җитә язган. Балаларын төрле интернатларга таратып бетергәннәр. «Кешеләр! – дип яза ул. – Арагызда мине аңлардай берәр җан-бәгырь юкмы? Йорт-җирем бар, уңган кулым бар. Шундый кеше чыкса, тормышымны җайга салу өчен, балаларымны кайтару өчен бөтен көчемне куяр идем. Мин Биектауда яшим. «Тегүче Мәйсәрә» дип сорасагыз, юлны күрсәтерләр…»

Хат укылып беткәч, бераз тын калып тордылар. Аннары барысы берьюлы Кирпечкә күтәрелеп карадылар. Кирпеч кыенсынып китте, әмма сер бирмәде, дәшми-нитми генә Таһир кулындагы хатны үрелеп алды.

Бишенче хат иң кызыгы иде. Таһир аны көлә-көлә укыды. Ул укып бетергәндә генә Люмин кайтып керде.

«Исәнмесез, хөрмәтле вә гыйззәтле Галим абый Әсәнов! Шагыйрь абый! Мин Сезне матур шигырьләрегез буенча беләм. Сез мине белмисез. Мин бит бик еракта яшим. Агыйдел буендагы бер авылда. Ләкин минем Казанда яшисем килә. Мин дә шигырьләр язам. Шагыйрь булу – иң-иң олы хыялым!

Тик… Казанда минем бер танышым да юк. Ялгыз йөрүче берәр Урал егете күренмиме шунда? Таныштырыгыз әле, зинһар. Хат алышыр идек, аннары очрашыр идек. Ул мине Казанга чакырыр иде. Тик… Нечкә күңелле, матур җанлы кеше булсын ул. Монда хәзер бөтен егетләр дә аракыга бирелделәр. Яшермим, берсенә кияүгә дә чыгып карадым. Ул минем бөтен шигырьләремне утка якты. Мин аннан киттем. Әбием белән генә яшим. Тап әле миңа, Галим абый, бер егет. Ләкин безнең як татары булсын. Мине бу якларда туган кеше генә аңлар кебек…

Алдан ук рәхмәт әйтеп, Мәйсәрә дигән кыз».

Люмингә хат нык тәэсир итте. Ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, арты белән үк борылып утырды. Хатны кат-кат укып чыкты, аннары, пөхтәләп бөкләде дә, кире конвертка салып, куенына яшерде.


8

Иртән иртүк тордылар. Соңга калыбрак ятылса да, көр күренәләр, кәефләре яхшы. Колонкадан кертелгән салкын суда шаярыша-шаярыша юынып алдылар. Якын-тирәдә бөтен йортлар сүтелеп беткән, шуңа күрә кеше-мазардан кыенсынып торасы юк. Юынып, тән язып алгач, шәрә аркаларын иртәнге кояшка куеп тезелеп утырдылар. Сало ашарга җайлап йөри. Чүлмәк, Сало юклыктан файдаланып, әңгәмәнең дилбегәсен үзенә алмакчы:

– Ну, Люмин, сөйләп җибәр: ничек каршылады сине Зөһрә?

– Әйбәт каршы алды. Чәй эчәргә чакырды. Утырмадым. Почта хакында әйтеп җибәрермен дип курыктым.

– Әйтсәң соң? Әйбәт кенә булыр иде.

– Әйтергә кушмады бит…

– Чакыруның кемнән булуын сорамадымы соң?

– Сорады. Интектереп бетерде. «Бер әйбәт кеше бирде», – дидем.

– Ышандымы?

– Ышанды да, ышанмады да… Ул нәрсәдер сизенде, минемчә… Ләкин кабатлап сорамады.

– Кәефе ничек иде, кәефе?

– Ничек дип… Моңсу. Почта хакында сорашты. «Килмәдеме?» – ди. Чын менә, нидер сизенә ул. Шуңа да тизрәк чыгып качтым.

Сало ашарга чакырды. Кичәге сыйдан калган ризык-тәгамнәрне шундук юк иттеләр. Өстәл ялт итеп калды. Аракыга кагылмадылар.

Тантана башланырга берәр сәгатьләп вакыт бар иде әле. Һәрберсе, юынып-кырынып, иң яхшы киемнәрен киеп куйдылар. Барыбер әллә-ни үзгәрмәделәр, әмма йөзләрендәге, күзләрендәге шатлык нуры, күңелләрендәге бәйрәм тантанасы бу урам сукбайларын да танымаслык итеп яшәрткән иде.

Таһир да җентекләп әзерләнде. Хәтта, Чүлмәктән күрмәк, чалбарына кадәр кызган таба белән үтүкләп куйды. Урамга чыгар алдыннан дусларына затлы чакырулар таратты.

Кузгалдылар. Ишекне бикләп алдылар. Бөке әйтеп куйды:

– Өй ишегеңне бикләп йөрсәң дә, күңел ишегең биксез булсын!

Ләкин барыбер вакыт күп иде әле. Юл уңаеннан, мәчеткә кереп, Таһирның алдагы уңышлары өчен хәер биреп, дога укытып чыгарга булдылар.

Мәчеттә кеше аз. Якын-тирәдә хәзрәтләр күренми. Бердәнбер хәзрәт каршында ниндидер кеше тора. Ләкин ул бер дә мөселман әһеленә охшамаган. Сөйләшүе дә, кыяфәте дә урысча. Хәзрәт сорый:

– Вы хто?

– Иван.

– Как, как?

– Иван Иванович Иванов.

– Уруский, ызначит?

– Да, русский.

– Мусульман, што ли?

– Нет, христианин.

– Что хочете?

– Я хочу дать деньги вашей мечети, чтобы Вы читали молитву во блага моих бизких.

– А пчаму в церковь не идёшь?

– Я туда хожу молиться. Но деньги оставляю Вам, потому что точно знаю, они до Вашего Аллаха обязательно дойдут. Прочтите, пожалуйста, какую-нибудь хорошую молитву, вот Вам деньги…

– Вы от чистого сердца спрашиваете?

– Да. До этого Ваш Аллах еще не подводил. Я Ему очень благодарен.

– Хорошо. Слушай. Руку держи вот так. На всякий случай…

Хәзрәт, иренмичә, бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, әллә күпме дога укыды, башта татарча, аннары урысча теләкләр теләде. Йөзен сыпырып куйгач, урыс Иванының аркасыннан сөйгәндәй итте:

– Всё будет ладно, хороший человек. А час иди домой… Если душа скажет, приходи…

Урыс кешесе чыгып киткәч, Таһирлар да хәзрәт каршына килеп бастылар. Чүлмәк, һәрвакыттагыча, түземсез иде. Алар алдында әле генә булган сәер күренеш хакында сорамыйча булдыра алмады:

– Дөрес эшме бу, хәзрәт?

– Дөрес, ник дөрес булмасын. Бөтен нәрсә дә Ходай Тәгалә ихтыярында, ул гына барысын да күреп, белеп тора. Бу бәндәнең күңел төбен дә яктырта аның илаһи нуры. Анда ни барын бер Ходай гына белә. Күзләрендә ихласлык бар бу адәм затының. Ә инде урыс булуыннан шикләнсәгез, китапта әйтелгән: хак исламда бер генә милләт – мөселман өммәте генә бар, диелгән.

Сало, сүз алып, хәзрәттән Таһирның уңышлары өчен дога укуны үтенде. Хәер бирде. Шул ук теләкләрне Чүлмәк, Кирпеч, Бөке, Люмин дә кабатлап әйтеп чыктылар. Алар да хәер бирделәр.

Хәзрәт барысын да аңлады. Ул Таһирның исем-атын төпченеп белеште дә, моңлы тавышы белән күңелләрнең иң ерак почмакларын айкый-айкый, дога укый башлады. Таһирның йөрәге җилкенеп, тәне чымырдап торды. «Иман дигән әйбер шушы икән. Бар икән ул. Әнә бөтен җирне калтырата. Җан-рухны дәртләндереп, үсендереп йөри, яшәүгә, киләчәккә өмет бирә…»

Инде эш бетте дигәндә, китәргә җыенганда гына Таһир хәзрәткә табан кискен генә борылды да:

– Минем дусларыма багышлап та дога укыгыз әле. Аларның иминлеге, бәхетле, мәхәббәте өчен укыгыз…

Хәзрәт сабыр һәм игелекле иде.

Ул мөлаем, нурлы йөзе белән Таһирның дусларына берәм-берәм карап чыкты. Аннары исем-атларын сораша башлады. Бу хәлгә беркем дә әзер түгел иде. Үзләренең чын исемнәрен онытмасалар да, бу урам сукбайлары элеккеге тормышлары белән бәйле бөтен нәрсәне дә мәңгелеккә хәтер төпкеленә салып, аны авыр моң ташы белән бастырып куйганнар иде, ахры…

– Сез кем, атагызның исеме?

– Мин… Сало…

– Мөселманча исемең нинди, мулла кушкан атың?

– Мөхәммәд Гайса улы булам мин…

– Ә Сезнең исем?

– Чүлмәк… Ягъни мәсәлән, Дамир Сираҗи улы…

– Ә мин – Бөке. Мөселманча исемем Байгелде Наҗарбай улы…

– Люмин… Равил Илдар улы…

– Сөбханалла, барыгыз да мөселманнар икән. Догалар беләсезме?

– Беләбез. Бераз намаз да укыйбыз… Хәзрәт, ачуланмагыз, без – бомжлар. Чын дөресе шул. Менә Таһирдан башкалар. Бомжлар да мөселман була ала бит, хәзрәт? Дөресме бу? Без бит мөселманнар?..

– Сез бомжлар түгел, сез – туганнар. Ялгышасыз. Сез бит Ходай Тәгалә яраткан олы бер өйдә яшисез. Иманыгыз бар икән, сезнең иманыгыз шул нигезегез, өегез була инде.

Хәзрәт, иренмичә, тәфсилләп, тагын догалар укыды, бу догаларны каршында басып торган мөселманнарның һәрберсенә багышлап, теләкләр теләп чыкты.

Юлда сөйләшмәделәр. Һәркем үз эченә бикләнеп, үз дөньясы белән яши иде. Аларның эчке дөньяларына алып керә торган ишекләр каерып ташланган да, үзләре исә, чын исемнәре белән, илаһи-изге догага, Ходай Тәгалә ихтыярына барып ялганганнар, имеш… Шуны тою, белү Таһирга рәхәтлек бирә, ул үзенең дуслары өчен күңеленнән сөенеп бара иде.

Рәссамнар йорты аларны моңсу каршы алды. Иртәрәк килгәннәр икән. Шулай да, «бу – җиңүченең үзе була» дип ышандыргач, ишек төбендә сакта торучы егет аларны үткәреп җибәрде.

Ичмасам, заллар буш чакта иркенләп карап калдылар. Сало үз портреты каршында озак кына тукталып торды. Разый булып, баш кагып куйды. Кирпеч тә үзен ошатты. Чүлмәккә, киресенчә, үз сурәте ошамады. Үзен стенада күргәч, Люминнең күзләре яшьләнде, Бөке исә:

– Бәхет аз гына булса да һәр кешедә бар. Хәтта бәхетсез кешеләрдә дә… – дип, үтә дә мәгънәле сүз әйтеп куйды.

Күргәзмә залларына халык тула башлаганда, Таһирлар эчке залларның берсендә төрек рәссамының картиналарын карап йөриләр иде.

Ишек ягыннан ишетелгән халык тавышына борылып караулары булды, шул килеш, авызларын ачып, баскан урыннарында катып калдылар. Түрдәге зал уртасында, Таһир эшләре эленгән стенага текәлеп, ялгызы гына бер хатын басып тора. Шундый таныш хатын!.. Зөһрә… Зөһрә! Аны шундук таныдылар! Барысы да дәррәү Таһирга табан борылдылар. «Инде хәзер нишлисең?» димәкчеләр бугай. Ә Таһир… Таһир исә Зөһрәдән күзен дә алмый! Үз Зөһрәсен ул шундук таныды! Япь-яшь, чибәр, мөлаем, мәхәббәтле, бәхетле! Әмма бераз куркынган йөзе аны бу серле дөнья белән бөтенләй үк бәйләп бетерә алмый бугай. Ул бу серле могҗизага, чынбарлыктан күчкән төшкә, әкияткә һич кенә дә ышанып бетә алмый, ахры… Ышаныр да иде, әмма могҗиза дәвамлы булып чыкты – Зөһрә шушы гаҗәеп якты, затлы залда үзенең чын язмышына, гомерлек сөйгәне булып әверелгән Таһирына тап булды…

Зөһрә тиз генә күрмәде әле аны. Стенадагы сурәтләргә карап торган килеш, эчке бүлмәләрнең берсеннән кемнеңдер утлы карашын тоеп, шул якка борылып карады.

Алар, күңелләрендә кайнаган хис дулкыннарын җыеп ала алмыйча, бераз карашып тордылар, аннары, ниндидер илаһи бер ым белән, берьюлы кузгалып, бер-берсенә таба килә башладылар. Шул ук илаһи дулкын аларны бәхетле очрашу мизгеленә китереп җиткергәндә, олы залдагы микрофон тавышы конкурс нәтиҗәләренә багышланган тантананың башлануын хәбәр итәргә керешкән иде.

Таһир белән Зөһрә бу мәлдә үз күңелләрен генә тыңлыйлар, үз йөрәкләрен генә ишетәләр иде. Алар күптән күрешмәгәннәр, бер-берсен өзелеп сагынышканнар, шуңа күрә Ходай Тәгалә бүләк иткән бу бәхетле мизгелдә алар өчен шушы бәхетле мизгелдән башка бернәрсә дә юк иде. Алар иң ихлас-изге теләкләренә ирештеләр, шуңа күрә бер-берсенең күзенә туры карый алалар: Таһир Зөһрәсе каршына бомж, сукбай булып түгел, түбәнчелеккә төшмичә, горур җаны, олы йөрәге белән килсә, Зөһрә исә Таһиры янына саф мәхәббәтен саклап, үзенең сабырлыгы, түземлеге һәм тугрылыгы өчен, күңел күтәренкелеге кичереп килде. Шуңа күрә алар, бер-берсеннән кыенсынмыйча, оялмыйча, зал уртасына килеп кочаклаштылар, аннары, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, тыйнак кына сыенышып тордылар. Шунда ук, фәрештәләр кебек, тын алырга да куркып, Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин торалар…

– Таһир… Почта…

– Зөһрә… Кичер мине…

Сөйләшмәделәр. Шушы берничә сүз аларның бөтен сагышын, газабын, шатлыгын, бәхетен, кыскасы, бөтен язмышларын үзенә сыйдырган иде.

Микрофон Таһирның исем-фамилиясен әйтә башлаганда, Сало сак кына аның кулбашына кагылды.

– Бар, сине чакыралар. Барысы да алда, кочаклашырсыз да, көлешерсез-елашырсыз да… Бөтен гомер алда… Ә хәзер бар, Таһир, сине анда көтәләр…

Таһир, Зөһрәсеннән аерылышасы килмичә генә аерылып, халык арасына кереп юк булды. Зөһрәне култыклаган Сало аның артыннан иярде. Калганнар да халык төркеменә таба кузгалдылар.

Шулвакыт халык ягыннан ике кеше аерылып чыкты да каршыларына килә башлады, Зөһрә аларның берсен шундук танып алды. Ул кайчандыр бергәләп загска гариза биреп йөргән юрист Таһир иде.

– Исәнме, Зөһрә, чын күңелдән котлыйм, – дип, елмаеп килеп күреште ул.

– Рәхмәт, Таһир…

– Таныш бул: минем хатыным Зөһрә.

– Зөһрә?

– Әйе, һәр Таһирның үз Зөһрәсе булырга тиеш, ди идең бит. Эзли торгач, мин дә таптым Зөһрәмне.

– Исәнмесез…

– Исәнмесез…

Шулвакыт тагын берәү халык төркеменнән аерылды. Ул да бу якка таба килә башлады. Аны танып бетерә алмадылар, әмма, күренеп тора, ак сакаллы, ак чәчле бу карт аларны таный, белә…

– Исәнме-саумы, Зөһрә кызым?

– Бик исән, кем абзый…

– Мин… ни… Хәсәнша карт булам. Таһирның остазы мин, укытучысы… Ә менә син – Сало, син – Чүлмәк, син – Кирпеч, син – Бөке, син – Люмин… Каян беләмме? Таһир ясаган сурәтләрдән беләм. Зөһрә, мин сине дә беренче мәртәбә шул сурәтләр буенча күрдем. Рәхмәт сиңа, кызым. Үзеңнең мәхәббәтең белән, гомерең белән тормышка кайтардың син безнең Таһирны… Сезгә дә рәхмәт, туганнар. Сездән дә өлеш күп булгандыр. Иң мөһиме, сез аның игелекле, ихлас һәм моңлы җанын саклап кала алгансыз. Рәхмәт сезгә, балакайлар…

Бердәм кузгалып, тантана уза торган залга керделәр. Алар кергән чакта гына Таһирга алтын хәрефләр белән язылган дипломнар һәм зәңгәр каймалы олы конверт тапшырдылар. Арттарак торган Чүлмәк: «Почтага хат бирделәр», – дип, шаяртмакчы булган иде, Сало аның чабуыннан тартты. Вак-төяк бүләкләр дә күп җыелды. Ләкин Таһир үзе һаман телсез калып тора; ул халык арасыннан үзенә төбәлгән Зөһрәдән күз карашын ала алмый… Кемдер этеп-төртеп диярлек микрофон алдына чыгаргач кына, үзенең кайда икәнен исенә төшерде бугай.

– Рәхмәт… – дип, кыюсыз гына башлап китте ул сүзен. Шушы «рәхмәт» белән бетерергә дә уйлаган иде, ләкин бер почмакта тыйнак кына басып торучы Хәсәнша картны күреп калды. Шунда ук кыюланып китте, сынын турайтты; тавышы да, көрәеп, ышанычлырак чыга башлады. – Рәхмәтемнең иң зурысын менә шушы кечкенә, әмма олы кешегә – остазыма, укытучыма әйтәсем килә. Кил әле монда, Хәсәнша ага! Күрсеннәр үзеңне! Үз яныма менә шушы чибәр, мөлаем ханымны да чакырам. Ул бүген минем янәшәмдә булырга тиеш. Аның исеме – Зөһрә. Һәр Таһирның үз Зөһрәсе булырга тиеш, шулаймы? Ул минем Зөһрәм була инде. Рәхмәт, Зөһрә. Син мине гомерем буе мәхәббәтең белән саклап килдең, яшәүгә дәртләндердең, ә образың мине рәссам итте. Рәхмәт… – Кочагындагы чәчәк бәйләмнәрен Зөһрәгә тапшырганда, Таһир аның кулындагы таныш беләзекне шәйләп калды. «Чүлмәк эше бу», – дип уйлады ул. Дусларына күтәрелеп карады. Әнә алар – бер читтәрәк кыюсыз гына басып торалар… – Юк әле, сүзем моның белән генә бетмәде әле. Гафу итәрсез… Мин шушы түргә үземнең дусларымны да чакырырга телим. Сез аларны беләсез дә инде. Картиналардагы сурәтләре буенча беләсез… Алар үз гомерләрендә авыр сынаулар кичергәннәр, кыен хәлләрдә калганнар, якыннарын, гаиләләрен, йортларын, хәтта исемнәрен дә югалтканнар… Әмма Кеше дигән иң төп исем-атларыннан ваз кичмәгәннәр, кешелек сыйфатларын югалтмаганнар. Минем монда басып торуымда шушы дусларымның да өлеше зур. Бүген сез мактап телгә алган сурәтләрдә аларның да йөзләре, күзләре, күңелләре чагыла! Тагын бер карагыз ул сурәтләргә – кем аларны бәхетсез дип әйтә ала?! Бәхетле булырга шушы үксез җаннардан өйрәнергә кирәк әле безгә… Мин аларны аңлыйм, мин аларны яратам! Мин сезне яратам, дусларым!

Туганнар! Тирә-юнебездәге адәм балаларына игътибарлырак, миһербанлырак булырга иде безгә! Урамда өшеп-туңып, ач-ялангач йөргән сукбайларны каргап-сүгеп яки төрткәләп-типкәләп китәргә дә мөмкин, әлбәттә. Ләкин Ходай Тәгалә күктә яшәсә дә, аның көче җирдә. Адәм баласы да шул җир туфрагыннан яратылган бит. Тәңре барысын да күрә – изгелекне савапка ала, явызлык өчен җәзасын бирә. Шуны онытмаска иде, дусларым. Ходай Тәгалә шаһит булсын, сез шаһит булыгыз – мин бу акчаны урам сукбайларын җыеп яшәтерлек йорт салу өчен бирәм. Фатир ачкычын дусларымның кулына тоттырам. Ул аларга кирәгрәк, шулаймы, Зөһрә?

Барысы өчен дә рәхмәт! Бүген мин иң бәхетле минутларымны кичерәм. Бүген мин кабаттан халкымны, илемне һәм мәхәббәтемне таптым. Менә күпме яңа дуслар таптым! Рәхмәт!

Алкышлар астында Таһирны, Таһир белән бергә Зөһрәне чәчәккә күмделәр. Сало, үз кулына килеп кергән фатир ачкычын, чынмы бу дигән кебек, меңенче кат әйләндереп карап булаша. Кирпеч, Чүлмәк, Люмин Хәсәнша карт белән ниндидер җанлы әңгәмә корып җибәргәннәр. Бер читтә ялгызы басып торган Бөкенең үз фәлсәфәсе. Ул:

– Бөтен нәрсә дә хакыйкатьтән килә һәм хакыйкатькә китә. Бәхет ялындырып килә, әмма бер килсә һич китәргә теләми, – дип, Таһир белән Зөһрә тарихына үзенчә нокта куя.



    2002




Җанбалык


		Бөтен тереклек Яралтучыга табына,
		хәтта судагы балыклар да…

    Хәдис

1

Газиз картка бүген бәхет елмайды – иртә таңнан төшкә кадәр бер балык тота алмаган иде, кайтырга җыенганда гына терсәк буе кәрәкә эләкте. Күәш күлендә мондый зур балыкның булганы да юк. Ә Газиз картка эләкте. Менә бит нидә хикмәт! Ялтырап ярга килеп төшкән балыкка карап, бераз аптырап та торды ул. Аптырарлык та шул: гадәттә, кармакка эләгеп чыккан балык, җан-фәрманга кабат суга төшәргә тырыша: бәргәләнә-бәргәләнә ярны кыйный, шулай сикеренә-сикеренә күл ягын чамалый… Әле бер генә балыкның да суны яр башы белән бутаганы юк, суның исен сизәләр, рухын тоялар диярсең…

Ә менә Газиз картның балыгы килеп төшкән җиреннән кымшанмады да, кузгалмый ятты да ятты… Балыкчы карт, иелеп: «Нинди сәер хәл соң бу, нинди сәер җан?» – диеп, балыкны әйләндереп-әйләндереп карый башлады. Тере… Әнә бит саңакларын ничек киереп ача… Авызын бөрештереп куйган. Әллә сөйләшә инде, хәерсез?! Ә күзләре… Күзләре бөтенләй дә кешеләрнеке кебек. Кеше күзе башка җан ияләреннән аерыла бит ул. Ныклабрак игътибар итсәң, кеше күзеннән җан карап тора. Рух. Ул рух ниндиме? Төрле чакта төрлечә күренә ул. Әмма бер нәрсә аермачык чагыла кеше күзләрендә – моң, сагыш… Ниндидер авыр, газаплы тойгы. Хәтта кайгы… Кеше күзендә һәрвакыт борчу була, гамь була. Газиз карт тоткан балык күзләрендә дә кешедә генә була торган сагыш һәм гамь бар иде…

Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады, Ходай мәрхәмәте белән эләккән балыкны сулы чиләгенә салып, кармакларына яңа җим эләргә тотынды. «Тукта инде, балык эләгә башлады бит, тагын бераз гына утырыйм», – дип, ул кайту ниятеннән баш тартты, күңелен, уйларын тагын Күәш күленең салмак кына чайпалуына көйләде…

Ләкин кармагын суга ташлап, аяк астындагы чирәм түмгәккә утыргач та тиз генә тынычлана алмады карт. «Сәер балык бу… Күзе сәер… Үзе сәер… Ә җаны? Җаны бигрәк тә сәер…»

Чынлап та, гомер буе балыкка йөреп, Күәштә мондый балыкның күренгәне юк иде бугай. Берәү күрсә, «Кит аннан, бу кадәр зур кәрәкә буламыни?!» диячәк. Ышанмаячак. Күрсә дә ышанмаячак. Бездә бит кеше шулай: күргәненә ышанмый. Күрмәгән әйберенә ышана… Шулай да бик сәер булды әле бу, ай-һай сәер…

Гомумән, бүген көне дә сәер… Төне дә сәер булды. Төше дә… Әнә шул төш булмаса, балык артыннан хәер өстәп йөрмәс тә иде. Соңгы елда авырулардан мантый алмады ул. Әле тегесе, әле монысы чабуыннан тартып түшәккә ега… Төннәр буе сызланып чыккан чаклары күп булды. Кайчакта кайсы җире авыртканын да белми кала. Фронттагы кебек. Якында гына бомба шартлый. Җир кубарылып, баштанаяк күмеп ташлый. Бөтен тән сызлый, ә бер җирендә яра-җәрәхәт юк…

Төше чынлап та сәер иде. Балыклар турында иде. Дөресрәге, ул үзе балык иде. Имеш, ул су астында… Рәхәтләнеп йөзеп йөри! Башка балыклар белән уйнап ала… Менә бервакыт өстән җим төште. Дөресе, җим кидертелгән кармак төште. Газиз шундук уйлап алды: «Ә, шулаймы әле? Беләм мин сезнең халыкны! Эләктермәкче буласыз… Тоттырды ди абзагыз…» Шулай диде дә, әй лә, балыклар сөйләшә димени, шулай уйлады да теге кармакка бер каткан тамыр кисәге эләктереп җибәрде… Җимле кармак тагын төште, су төбендә чүп-чар беткәнмени – Газиз аңа тагын үлән кисәге такты…

Шулай шактый вакыт азаплады ул өстәге балыкчыны. Бервакыт кармак төшмәс булды. Аның каравы якында гына ниндидер балкыш барлыкка килде. Йолдыз! Кояш! Кечкенә генә кояш. Су астында да кояш булыр икән! Балык-Газиз, үзе дә сизмәстән, шул кояшка табан йөзеп китте. Бик матур иде шул, якты иде, нурлы иде, серле иде бу балкыш…

Шулай харап булды ул. Аны җемелдәвек лампа белән бергә су өстенә сөзеп чыгардылар. Балыкчыны шундук танып алды. Бу зат ул үзе иде…

Ничек уянганын да хәтерләми. Тыны, сулышы кысылды бугай. Шулай булмый ни… Кайсы балыкның җир һавасын сулап яшәгәне бар соң?!

Нәрсә бу? Нинди фал? Бик озак уйланып ятты Газиз. Җаны тәненнән аерылган кебек булды. Әллә?.. Әллә үләме? Соңгы сәгате сугып ятамы? Алай дисәң, соңгы вакытта әле әйбәтләнеп киткән иде ләса… Әллә?.. Әллә кайчан да булса кубарылып, очып киткән җаны кабат тәненә кайтырга маташамы? Ни генә булмасын, бик серле һәм мәгънәле төш бу. Серле һәм мәгънәле фал…

Газиз карт быел беренче мәртәбә балыкка барырга булды. Нәрсәдер ачыкланыр кебек иде аңа бу баруында. Һәм менә ул – әкияттән, төштән килеп кергән балык… Сәер һәм серле фал… Ләкин ул картның зиһенен бөтенләй саташтырып, бутап ташлады…

Тын гына йокымсырап яткан тымызык су өсте үзе дә әкияттән иңгән бер күренешне хәтерләтә иде.

Шушы күл буенда үсте Газиз. Шушында туды. Шушында үлде… Кабат туды…

Болай булган. Җәйнең бер матур көнендә әле тәпи дә йөрмәгән Газизне, бала арбасына утыртып, күл яры буенда калдырганнар. Гаилә кешеләренең олысы-кечесе якындагы чирәмлектә «тирес сугып», кышка ягулык хәстәрләп йөри икән. Шулвакыт күл өстендә бер балык сикереп уйный башлаган. Бу могҗизаи хәлне өлкәннәр дә искә алганнар. Искә алмаслыкмыни – су йөзлегендә очып-очып уйный, ди, бу балык, Газиз яткан арбадан ерак та түгел, ди. Хәтта арба көймәсендәге баланы үрелеп карарга теләгән кебек кылана, ди…

Газиз дә аны шундук күреп ала. Бала булса да, ул да кеше бит. Күзләре бар, зиһене бар дигәндәй… Үзенчә сөйләнә-сөйләнә, нәни генә кулларын алга сузып, су өстендә сикереп уйнап йөргән балыкны тотып алмакчы була. Кая ул тоту!

Менә шунда сәер хәлләр башлана да инде. Сабый, үрелеп, алга таба омтылган бер вакытта, аның арбасы янтаеп китә дә, өлкәннәр исләрен җыеп өлгергәнче, ярдан тәгәрәп төшә дә башлый, бераздан шапылдап суга барып та чума… Газиз арбасы-ние белән су эчендә юк та була. Өлкәннәр килеп җиткәндә тагын бер мәртәбә күл өстендә күренеп кала әле ул. Аннары инде бөтенләй төпкә төшеп китә…

Әле бу да аһ итәрлек могҗиза түгел. Кеше ышанмаслык могҗиза шунда – Газиз исән кала! Исән калмаса, боларны уйлап та утырмас иде. Әйе-әйе, исән кала. Яр буенда, нишләргә белмичә, тораташ булып катып калган ата-анасының, туганнарының күз алдында күл төбеннән пылт итеп калкып чыга да, судагы җан иясе кебек җиңел-җитез хәрәкәтләнеп, ярга таба йөзеп килә башлый. Үзе елмайган кебек, ди, ана сөте имүче балалар телендә мыгырданып, сөйләнеп килә, ди, җитмәсә… Газизне судан тартып чыгаргач та могҗиза дәвам итә. Бала бата язган урында тагын балык сикергәнен күрәләр. Сикерми дә… Күл өстеннән күтәрелә дә, бераз очып баргач, җитез генә суга чумып, күздән югала. Әйтерсең, әле генә су дөньясыннан җир дөньясына күчкән сабый баланы күреп, аның белән саубуллашып калырга тели ул…

Шушы вакыйгадан соң авылда төрле сүзләр тарала. Имеш, Газизне су төбеннән балык чыгарып куйган. Имеш, Газиздә балык нәсел-нәсәбеннән килүче рух яши. Имеш… Тагын әллә нәрсәләр. «Балык» дигән кушаматы да әнә шул ерак балачагыннан, шушы сәер, әмма үтә дә мәгънәле вакыйгадан соң беркеп калды аңа. Малайларын да «Балык Газиз малайлары» дип кенә җибәрәләр…

Фатыйма да күнеккән иде картының бу кушаматына. Аның үзендә «Балык Фатыймасы» дип йөртәләр. Газизнең бу исеме җисеменә туры килә тагын… Чөнки гомере буе күл буеннан кайтып кермәде ул. Буш вакыт тию белән, кармакларын күтәрә дә Күәш буена йөгерә. Гел шулай. Җәй дими, кыш дими… Ә үзенең балык итенә исе китми. Чемченеп утыра шунда. Әллә ничек, тамагына үтми балык ите…

Менә бу тоткан балыгын да Фатыймасына кайтарып бирәчәк ул. Ә Фатыйма балык кына пешерә белә! Газиз үзе бу балыкның итенә кагылмаячак та. Бигрәк тә кешенеке төсле күзләренә караганнан соң…

Газиз карт авыр уйларының тагын караңгы күңел төпкеленә таеп төшеп баруын тойды. Шундук аларны тын, тыныч күл өстенә күчерде. Ә анда!.. Су өстендә тупыл карларының соңгы бураннары уйный… Ниндидер сихри көн бу… Иң гаҗәбе шул: бүген аның бер җире дә авыртмый. Гүя ул бер ел буе авырып ятмаган да. Тап-таза, сау-сәламәт. Тәне дә, җаны-рухы да… Юк, җаны тынгысыз иде аның. Китек иде. Бәлки әле, җан дигәннәре булмагандыр да?.. Җан бит ул кызык әйбер. Аерылып кала да, иясенә тагын кайтып керә. Әллә?.. Газизнең җаны шушы елгада яши микән? Шулайдыр… Әнә бит ул нинди гүзәл – өстенә җәннәт тылсымнары йөгертелгән кебек…

Шулвакыт Газиз картның хәтеренә кайчандыр әнкәсе әйтә торган сүз килеп төште. «Суга сокланма, су алыр», – ди торган иде ул. Малай чакларында су буена китеп югала торган чаклары еш була иде шул. Шулай күл өстенә карап утыра да утыра. Салмак елга агымы аның уйларын җан-бәгыреннән суырып алып китә барган кебек. Су бервакытта да агып бетмәгән кебек, уйлар да кимеми, бәлки, арта гына, көчәя генә бара икән…

Су астындагы тормыш хакында күп уйлана иде ул. Ниләр бар икән анда? Кемнәр бар? Балыклар да, кешеләр кебек, тормыш корып яшиләр микән? Аларга рәхәтрәктер – мәктәпкә йөрисе юк бит… Ә бәлки, балыкларның үз мәктәпләре бардыр? Үз борчулары, үз шатлыклары… Алар, Газиз су астына караган кебек, җир өстенә карап, гаҗәпләнеп уйлап торалар микән?..

Шулвакыт ярты чиләкне тутырып яткан кәрәкә балыгы, чәпелдәп, үзенең барлыгын белдереп куйды. Балыкчы картка шул җитә калды, ул, йөзен күтәреп, төшлекне узып баручы кояшка карап алды. Бүтән балык эләкмәсен бик тиз төшенде ул. Эләксә дә калмаячак. Чөнки Газиз үз балыгын эләктерде инде…


2

Газиз карт арып, талчыгып кайтты. Күптән чыгып йөргәне юк иде шул. Алай гына да түгел. Күңеле, рухы белән арыды ул. Бүген ул үзе яшәми, аның өчен, аның урынына башка берәү яши кебек… Эчкә шик-шөбһә кергәндә шулай була бит. Үз-үзеңне тоймыйсың, уй-фикерләрең тарала, җаның тәнеңнән аерыла…

Кайтканда исерек Хәйри очрап кына җәфалады җәфалавын… Аракы сорап интектерде. Озын аяклы, озын муенлы бу кешене авылда «Торна Хәйри» дип йөртәләр. Менә шул бәндә Газиз карт артыннан иярде бит… Капка төпләренә җиткәч кенә аерылып калды.

Фатыйма карчык картына түшәк әзерләде, киемнәрен салырга булышты, яткызып, өс-башын япты, аяк очларына вак мендәрләр түшәп, аларны да иске шәле белән төрде. «Җылы аяктан йөри» дигән бер сүзе бар аның. Газиз карт карчыгына каршы килеп тормады, ул нәрсә кушса, шуны эшләде.

Фатыйма карчык балыклы чиләкне шалтырата-шалтырата мич артына алып кереп китте. Шул чиләк белән бергә Газиз картның күңелен тынгысызлап, әрнетеп торган билгесез борчу да кереп китте, бөтенләй үк юкка чыкмаса да, бераз басылгандай булды.

Кухня ягында таба чыжылдый башлагач, Газиз карт тагын да ныграк тынычланды. Күзләрен йомып, черем итәргә әзерләнде. Күңелендә, иясез калып, тузгып йөргән уйлары бераз ачуын китереп торса да, ул инде үзен кулга алып өлгергән иде.

Ләкин йокы шаукымына иләсләнә башлаган Газиз картны мыштыр-мыштыр ишектән кереп килүче Зәйтүнә кортка кабат теге сәер балыклы дөньяга кайтарды.

– Исән-сау гына торасызмы, күршеләр?.. И-и, сөенгәнемне күрсәгез. Газизҗан балыктан кайтып килә бит… Пәрдә читен күтәреп кенә карап тордым шул… Терелгән, мәйтәм, балыкка йөрерлек булгач, чирдән мантыган инде, мәйтәм… Хәлләрең ничек соң, Газизҗан балам?

Әнә шулай «җан» дип, «бала» дип сөйләшә ул. Бервакыт Газиз карт бу күрше карчыгыннан сорап та караган иде. «Нигә «Газизҗан» дип сөйләшәсең, минем исемем «Газиз» генә бит?» – дигән иде. Зәйтүнә кортканың җавабы хакыйкатьнең үзе булып ишетелде: «И-и, бала-ам, – диде ул, – һәр исемдә җан булырга тиеш, кешенең җан иясе булуы хакында искәртеп тора бу сүз… «Җан» дип, бәхилләп, хөрмәтләп тормасаң, ташлап китүе дә бар аның, Газизҗан балам…»

«Балам» диюе дә кызык. Ул бит Газиз карттан берничә яшькә генә олы. Әмма моның да сере, сәбәбе бар.

Газизнең әткәсе белән әнкәсе бик иртә гүр иясе булдылар. Яшьли ятим калган малайны туган тиешле күршеләре үзләренә алдылар. Аны шул күршеләренең Зәйтүнә исемле олы кызлары тәрбияләп үстерде. «Балам» дип, гомер буе күз-колак булып торды аңа бу кыз-хатын. Әнә бит, бүген дә кереп җиткән. Шундый игелекле җанның янәшәдә генә яшәве нинди рәхәт һәм күңелле…

Өчәүләп чәй эчтеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Күрше-күләнне барлап чыктылар. Авыруларны кызгандылар. Мәрхүмнәрне телгә алдылар. Картлар телендә дога кебек йөргән бөтен сүзләр әйтелеп бетте. Инде торып китәм дигәндә генә Зәйтүнә карчык сорап куйды:

– Балык эләктеме соң, Газизҗан?

Газиз карт бу сорауны көтмәгән иде. Каушап, бермәл телсез калып торды. Хәтта, сискәнеп, Зәйтүнә карчыкның күзләренә күтәрелеп карады. «Әллә бүгенге хәлләрне беләме? Җене әйтеп торамы аңа бу хакта?»

– Эләкте, бик зур балык эләкте…

– Бер балыкмы?

– Бер балык, бер балык… – Сүзгә Фатыйма карчык катнашып китте. – Бер булса да берәгәйле ул, ун кешене туйдырырлык…

– Бәрәкалла!.. Шундый балык та бармыни безнең Күәштә?

– Бар икән шул, ахирәт. Берүзе ярты чиләкне тутырып ята, мин сиңа әйтим… Чистартып бетерә торган түгел…

– Бирсен Ходай… Юлың уңган икән, алайса, Газизҗан балам? Гел шулай уңып торсын, тәнеңә ит, җаныңа кот кунсын… Әйдәгез, бер дога кылыйк та, кузгалыйм, булмаса…

Күрше карчыгы чыгып киткәч, бераз тын калып утырдылар. Ниһаять, уйлый башлаган уйларын төйнәп бетереп, Фатыйма карчык сүз башлады:

– Фәһимнәрдән һаман хәбәр юк бит әле, карт… Ялга кайтабыз дип язганнар иде, җәй үтеп бара, һаман борынламыйлар… Әллә, мәйтәм, почтага барып, шылтыратып карарга микән?

– Кирәкмәс, карчык. Күңелләрен үртәмик. Кайтабыз дигәч кайтырлар. Эш кешеләре бит, эштә ни булмас…

– Балаларын булса да кайтарсыннар иде. Маратны… Сагынып беттем үзен. Әллә ничә төшкә керде инде. Таза-сау гына булса ярар иде балакаем. Шәһәр төтене иснәп ята бугай… Ә монда… Синең белән балыкка йөрер иде…

«Нигә әйтте инде ул бу хакта? Ник тагын искә төшерде?» Газиз карт, үртәлеп, карчыгына карап куйды. Аның күңелендә бүгенге сәер хәлләр кабат яңарды. Күз алдында кәрәкә балыгының кешеләрнеке кебек сагышлы карашы чагылып китте… «Газизҗан… Син бит Газиз җан, җанлы Газиз… – ди иде бу караш. – Онытма, синең җаның бар, җаның бар, җаның бар…»

Газиз карт бу юлы түшәккә башын кую белән йоклап китте. Төш күрмәде. Аның рухы өндәге төшләреннән дә арынган иде шул инде. Мәрт йокысы белән йоклаган картын Фатыйма карчык килеп карап китте, үрелеп, колагын куеп, аның тын-сулышын тыңлап торды. Аннары, аяк очларына гына басып, кабат мич артына кереп китте. Менә берзаман чиләк тоткасы чылтырап төште, шыбырдап су акты, «Әгузү бисмилла» әйтелде…

Газиз карт урамнан үтеп баручы көтү тавышына уянды. Шул гомер ятканмы? Карчыгы үзе генә нишли икән анда? Бөтен маллар да кайтты микән? Тамаклары туйганмы?

Ләкин ишегалдына чыгасы килмәде аның. Күңелендәге теге шик-шөбһә тагын башын калкытып өлгергән иде. Тагын нәрсә булды соң? Һаман шул көндезге сәер вакыйгалар борчып-бимазалап торамы? Күңелендә яңарган балачак хатирәләре кузгаттымы аның карт рухын?.. Әллә бүтән берәр сәбәпме? Нәрсә генә булса да, теге сәер балыкка барып тоташа, ахры… Газиз карт моны төгәл белә.

Үз куллары белән алып кайтып тоттырды бит ул аны карчыгына. Тегесе кыздырып та куйды. Нигә ашыкты инде ул? Нигә алып кайтты? Нигә кире суга җибәрмәде? Шуның белән үзенә борчу китерде. Тоту белән аңлап алды бит ул – гади генә балык түгел бу, җан-балык, ниндидер изге, илаһи фал… Их, соң инде, соң… Балык та юк, җанда тынгылык та юк…

Фатыйма карчык яңа сауган сөт алып керде. Өстәлдәге чынаякка агызды да чиләген чоланга чыгарып куйды. Аннары табын әзерләргә кереште. Шунда гына түшәктәге картының томрандырып карап яткан күзләренә тап булып сискәнеп китте.

– Әстәгъфирулла… Уяндыңмыни, карт? Нишләп болай адәм куркытып ятасың? Берәр җирең авыртамы әллә?

– Авыртмый да… Авырта да… Күңел тыныч түгел, карчык…

– Менә хәзер капкалап алырбыз, тамагың туйгач, күңелең дә сөенер, җаның да тынычланыр…

– Ачуланма, карчык, ул балыкның итен ашый алмыйм мин…

– Нинди балык итен?

– Бүген тотып кайткан балыкны әйтәм. Тамакка үтмәячәк ул…

– И-и, шуның өчен борчылып ятасыңмыни әле? Нигә аны шундук әйтмәдең?.. Пешермәдем мин аны… Тере бит ул… Күзләрен шар ачып, рәхәтләнеп йөзеп йөри… Тере җанны пешерәләр димени?! Олы табакка күчереп, суын алыштырып куйдым әле. Жәл бит… Кеше күзләре белән карап ята, мескенкәем…


3

Шулай өчәү яшәп киттеләр алар. Һәр иртәдә, иң беренче эш итеп, икәүләп балыкны барып карыйлар. Баштарак: «Бүген исәнме?» – дип, борчылып, шомланып карыйлар иде, тора-бара, әлеге борчу, шом юкка чыгып, бала караган ана мәшәкатьләре генә торып калды: «Тамагы ач түгелме? Суын алыштырырга кирәкмиме?»

Кешегә әйтеп, кеше ышанмаслык хәл бит. Яшен яшәгән, ашын ашаган ике карт-коры, кешедән качып, балык карап ятсыннар инде. Бала баккан кебек багалар, бөтен хәстәрен күрәләр, үзләренә дә күңел юанычы алалар…

Икенче көнне үк балык яшәгән суга көмеш салдылар. Юктан гына килеп чыкты бу йола. Иртән торгач та кәрәкәле табак ягына килеп басканнар иде инде. Исәнме-юкмы, янәсе. Исән, нәрсә булсын аңа. Әнә салмак кына йөзеп китте. Алтынсу тәңкәләре суда чак-чак кына беленә. Йөзмәсә, суда аны танып алып та булмас иде, мөгаен. Шунысы кызык: йөзә-йөзә дә, көпшәкләндереп, авызын ачып ала.

– Карале, карт, берәр нәрсә әйтмәкче буламы әллә бу су асты кошы. Әнә бит, безгә карап, иреннәрен бүлтәйтеп тора…

– Әйтсә дә әйтер, кичәдән бирле бер бөртек ризык капканы юк бит аның. Ашарга сорыйдыр…

– Ашаттым инде, ашаттым. Кичә кич мин аңа тары ярмасы салдым, икмәк җебетеп бирдем, көрпә сиптем… Юк, карт, бу бүтән әйбер сорый. Әнә бит, өзелепләр карап тора…

– Карчык, «м» хәрефе белән әйтә бу сүзен. Әнә бит, урта бер җирдә «м» дип җибәрә…

– «Тимер» диме әллә?

– Юк ла, «ө»ләштереп әйтә ул.

– Алайса, «көмеш» инде.

– Көмеш! Әйе! Нәкъ шулай, ди… Суга көмеш кирәк! Көмеш булса, бозылмый, ди ул. Элек-электән суга көмеш салганнар. Бу да сорый… Карчык, бармы бездә көмеш?

– Каян булсын бездә андый затлы әйбер. Көмеше дә, алтыны да юк…

– Теге вакытта сандык төбеннән патша тәңкәләре чыккан иде, хәтерлисеңме? Хәзер кайда алар?

– Кайда булсын, шунда ук. Әллә шул акчаларны салмакчы буласыңмы?

– Тагын нәрсәгә ярый соң алар? Менә бит җан иясе сорый…

Фатыйма карчык көмеш тәңкәләр эзләп чоланга чыгып китте, Газиз карт балык белән сөйләшеп калды.

– И изге җан иясе, нәрсә кирәк сиңа миннән? Минем гомерем артыннан килмәгәнсеңдер бит? Әллә… Гомер бүләк итәр өчен, минем янга Җанбалык булып чыктыңмы? Әйтә генә алмыйсыңмы? Минем җан балык булып яшиме әллә? Ник дәшмисең? Күзләрең моңлы синең. Күзләрдән җан хәрәкәте күренә, ди иде мәрхүм әтәй. Салкын суда яшәсәң дә, синең күзләрдә җылы нур бар. Мин аны яр буенда ук күрдем. Нәрсә кирәк сиңа миннән, әй, Җанбалык? Нинди язмыш юрап йөрисең син миңа? Зинһарлап сорыйм: мәрхәмәтле бул, миһербанлы бул, игелек кыл, озын гомер телә, бәхет бир… Ишетәсеңме, әй, табигать баласы, минем бу якты дөньяда бер гаебем, бер гөнаһым да юк. Балачагым ачлыкта узды, яшьлегем тир түгеп үтте, фронтта кан койдым, аннан соң балалар үстердем, Фатыймага бармак белән дә чиертмәдем, кешеләрне рәнҗетмәдем… Бәхиллә мине, озын гомергә бәхиллә… Минем яшисем килә, әй, Җанбалык!

Идәнгә тезләнгән килеш, табактагы балыкка ялварып торучы картын күргәч, ишек катында пәйда булган Фатыйма карчык шундук почмакка посты. Куркуы йөзенә чыккан: «Бер-бер хәл булганмы әллә бу картка? Шайтан шаярганмы, җен алыштырганмы? Нинди балык бу? «Җан» ди бит, «язмыш» ди… ай Аллам!..»

Фатыйма карчык авырлык белән булса да шуңа төшенде. Аларның өенә балык белән бергә ниндидер сер керде, сер генә түгел, сихер, шом керде… Юк, төгәл генә белми ул: бәлки, бәхет үзе кергәндер?

…Берничә көннән, таң белән, күршедәге Рөстәм кергән. Көзгә мәктәпкә барасы булса да, «р» хәрефен әйтә алмый ул:

– Якын бабай, балыкка балабызмы?

Газиз карт елмаеп җибәрде. Гадәттәгечә, шаярта башлады:

– Кем әле син?

– Лөстәм…

– Кем-кем?

– Л-л-лөстәм!

– Лөстәм дигән исем була димени?

– Лөстәм түгел, Лөстәм.

– Рөстәмме?

– Әйе… Әйдә балыкка!

– И бала, бала… Минем балыкка йөрү чорым узды шул. Иң зур балыгымны тоттым инде мин. Күрәсең киләме?

Рөстәмнең күзләрендә нур балкыды.

– Күләсем килә…

Шулай аларның ярдәмчеләре барлыкка килде. Газиз карт башта ук ачыклап куйды:

– Рөстәм балам, әйдә бу безнең сер булсын. Бу балык хакында беркем дә белергә тиеш түгел. Аңладыңмы?

– Аңладым. Белкемгә дә әйтмим. Ант итимме?

– Кирәкми. Мин болай да ышанам. Без бит дуслар. Ә дуслар сүзе үзе ант кебек, шулаймы?

– Шулай… Тизеләк күлсәт инде, Якын бабай!

Рөстәм, чынлап та, бик кулай ярдәмче булып чыкты. Балыкка бөтен кирәк-яракны ул ташып торды. Селәү казып кертте, елгадан су ташыды, аквариумда үсә торган үләннәр табып китерде. Сүзендә дә тора белә икән – Газиз картларда балык яши башлавын авылда беркем дә белми калды.

Шулай өчәүләп балыкның суын алыштырып йөргәндә, шәһәрдән Фәһим кайтып төште. Гүзәл исемле киленнәре белән оныклары Марат та аның белән иде. Өйдә балык чистартырга җыеналар, дип уйлады булса кирәк, кайтып керү белән, Фәһим кулына пычак тотып килеп җиткән…

– Каяле, әткәй, үзем тиз генә эшкәртеп бирәм. Балыкка йөри башлагансың икән. Алайса… терелдең?

Фатыйма малае кулыннан пычакны шундук тартып алды.

– Пычак белән шаярмыйлар, улым. Сүз белән дә шаярмыйлар. Бу ашый торган балык түгел, яши торган балык. Бездә яши ул…

– Нәрсә? Нинди балык? Ничек «яши»?

– Әйе, анаң дөрес әйтә, Җанбалык ул, гади балык түгел…

– Әткәй! Әнкәй! Нәрсә булды сезгә? Нинди әкият уйлап таптыгыз тагын?

– Бер дә әкият түгел, балам. Шул балыкны тотып кайтканнан соң әткәңнең хәле җиңеләйде, авырулары онытылды, кәефе яхшырды…

– Ә Җанбалык дигәне нәрсә инде?

– Шундый исем бирдек без аңа. Җан кебек ул. Кемнеңдер җаны кебек. Күзләре кешенекенә охшаган…

– Беркемнең дә җаны түгел, минем җан.

– Әткәй, бәгърем, син үз акылыңдамы?

Газиз картның соңгы сүзләрен ишектән кереп килүче Гүзәл дә ишетеп калган.

– Ән-не-кәем!.. Нишләп беттегез сез без юкта? Әткәй?..

– Барыбыз да үз акылында, балам. Картайгач, үзегез дә аңларсыз әле. Картайган кеше үз җанын кадерли башлый, аның кайда булуын, кемдә булуын ап-ачык тоя башлый… Менә мин дә тойдым җанымны. Ул шушы балыкта. Бик кечкенә чагымда алып калган иде. Теге суга баткан чакны әйтәм… Хәзер әнә кабат алып кайтты…

Фәһим бүтән сорашып тормады, ярый, үзегез беләсездер инде дигән кебек, башын какты да бакча карау сәбәбе белән тышка чыгып китте…

– Рөстәм белән Марат балык белән мәш килеп калдылар. Гүзәл Фатыйма карчыкның колагына үрелде:

– Чынлап сөйлисезме сез боларны?

– Шаярудан узды инде, кызым. Җан иясе бит ул. Башка бер балык булса, әллә кайчан үләр иде. Бу балык адәми зат кебек, теле генә юк… Бәлки әле, теле дә бардыр. Әнә бит ул ничек авызларын ача… Без ишетмибез генәдер? Кайчакта кешеләр балыкны түгел, бер-берсен дә ишетмиләр хәзер…


4

Көз җиткәч, тагын өчәү калдылар. Фәһимнәр шәһәрләренә китеп бардылар, Рөстәм мәктәпкә йөри башлады. Ике-өч атнага бер генә кереп чыга. Анда да озак тормый, бераз утыра да дәрес хәзерлисе бар дип йөгереп чыгып китә…

Соңгы көннәрдә аларга мәңге айнымас Торна Хәйри кереп йөри башлады. Сабантуй көнне уллары кайтуына куйган әче балдан өлеш чыгарган иде, шуннан ияләшеп китте, керә дә җитә, керә дә җитә… Менә шул Торна бердән бер көнне, Газиз карт белән Фатыйма карчык балыклары белән мәш килеп йөргән чакта, өсләренә килеп керде. Баштарак табак тутырып яткан кәрәкәне күреп аптырабрак калса да, бераздан, учларын-учка ышкып, картлар янына килә дә башлады.

– Закуска да бар икән монда… Газиз абый, йөз грамм гына салып бир әле, ә?.. Теге балыңның тәме гел тел очында тора…

Фатыйма карчык аны этә-төртә куып чыгарды чыгаруын. Әмма «Торна» кушаматлы бу адәм заты шул арада картларның балыгын да, балыклы табак төбендә яткан көмеш тәңкәләрне дә шәйләп, күреп өлгергән иде инде…

Өч көннән тагын килде ул. Фатыйма карчык – кибеткә, Газиз карт тимерчелеккә киткән чак иде. Алар кайтканда табактагы балык юкка чыккан, аның белән бергә теге ике көмеш тәңкәдән дә җилләр искән…

Баштарак балыкның юклыгын искәрмәделәр дә. Һәркем үз эше белән мәшгуль булды: Фатыйма карчык он иләргә кереште, Газиз карт чыбыркыга тегәрҗеп үрә башлады. Ләкин бик тиз арыды. Хәле бетте. Тыны кысылды, йөрәге җилкенде. Соңгы вакытларда мондый хәлнең булганы юк иде бит. Әллә тагын башланамы бу каһәр төшкере авыру?!

Газиз карт көч-хәл белән генә олы якка кереп, тәрәзә янына килде. Урамда сибәли башлаган яңгыр аның күңелен тынычландыра алмады, киресенчә, ниндидер билгесез шом гына өстәде. Әллә шушы яңгырлар аның хәлен аламы? Юктыр, ничә көн еламсырап тора бит инде дөньясы, нишләп бүген генә биреште соң ул, алайса?

Өс-башын да салып тормыйча, түшәк-мендәрләр өстенә янтайган картын Фатыйма карчык та күреп алды. Ул өтәләнеп килеп җиткәндә, Газиз карт, күзләрен йомып, мәрткә китеп бара иде инде. Ләкин мәрткә юл ерак, анда барып җиткәнче мең тапкыр үлеп, мең мәртәбә терелергә кирәк әле. Газиз карт та күз кабакларын күтәрде, түшәгеннән калкынгандай итте, аннары ниндидер эчке тетрәү һәм илаһи бер аһәң белән сорап куйды:

– Балык… Җанбалык ничек анда?..

Фатыйма карчык аптырап калды. Аның йөзенә шомлы күләгә ятты, күзләре эчкә сеңеп керде, болай да тар иреннәре кысылып юкка чыкты… Ул, дәррәү торып, мич арты бүлмәсенә кереп китте, аның җиленнән карават янында торган артсыз урындык авып калды…

Күп тә үтмәде, мич артыннан:

– Ай Аллам! Юк бит! Юкка чыккан бит!.. – дигән шомлы, аһлы аваз ишетелде.

Газиз карт өчен бу яңалык түгел иде. Ул үз хәленең, үз гомеренең шул балык хәленнән, балык гомереннән торуын аңлап өлгергән иде инде.

Мич артыннан өтәләнеп килеп чыккан Фатыйма карчык ишектән мыштырдап кереп килүче Зәйтүнә кортка белән бәрелеште.

– Нишлисең син, Фатыйма? Күзең чыкканмы әллә? Бәреп үтерәсең бит инде…

– Ай Аллам!.. Харап булдым, көлкегә калдым. Бер җирең дә авыртмадымы, Зәйтүнәттәй? Кая, сыпырыштырыйм, булмаса…

– Сыпыртты ди… Бер гөнаһсыз тәнемә кагылыр идең бугай. Ахирәткә барырга җыенганда…

Ишек катында пыр тузынган карчыкны Фатыйма чак кына тынычландыра алды. Тегесе, яңгырда чыланган өстен салып, берара тын алгач, керүенең сәбәбен сөйләргә кереште:

– Эшемне ташлап йөрмәс тә идем. Торна Хәйридән сак булыгыз дип кенә кердем. Бая сездән килеп чыкты бит… Чынмы бу, әллә күземә генә күренәме?

Фатыйма барысын да аңлап алды. Зәйтүнә карчыкка Газиз карт янында торып торырга кушты да, өстенә аннан-моннан гына бөркәнеп, тышка чыгып йөгерде…

Шул китүдән ике-өч сәгать йөреп кайтты ул. Зәйтүнә карчык авыру яткан түшәк яныннан бер адым да читкә китмәде. Газиз карт исә, исенә килгән саен, бер үк сүзне тукыды:

– Җанбалык… Җанбалык…

Зәйтүнә карчык:

– Нинди җанбалык ул, Газиз балам? Ни сөйлисең син? – дип төпченеп караган иде, тегесе, авырлык белән генә күз кабакларын күтәреп, усал карап куйды.

Зәйтүнә карчыкка өшкеренеп, сыпырынып утырудан башка чара калмады…

Яңгырда манма булып кайтып кергән Фатыйма карчыкның кулларында ләмгә, балчыкка пычранып беткән кәрәкә балыгы ята иде. Ул аны, күкрәк баласы тоткан кебек, сак кына куенына кыскан, сөйләшүе дә бала имезгән аналарныкы кебек:

– И-и, сабыем минем! Әллә кайда югалып йөргән бит ул… Хәзер юынып, капкалап алабыз…

Эшен бетереп, кулларын сөртә-сөртә олы якка чыккан Фатыйма карчыкны Зәйтүнә кортканың аптыраулы йөзе каршы алды. Әмма бу йөз авыз ачып берни сорамады.

Газиз карт йокыга киткән. Ике як чигәсеннән берничә бөртек тир бәреп чыккан. Сулышы тигез. Йөзе тыныч. Димәк, авыру узган. Яшәү үлемне җиңгән. Гомер дәвам итә…

Ниһаять, бүген күргән галәмәтләрдән телсез, аңсыз калган Зәйтүнә карчыкның «теле ачылды».

– Ни кыланып йөрисең си-и-ин? Нинди балык у-у-ул?.. Берәр зәхмәт кагылмагандыр бит үзегезгә?

– Бернинди зәхмәт тә түгел. Балык ул. Чып-чын балык. Газиз Күәштән тотып кайтты. Җәйдән бирле бездә яши. Нәрсәсе бар инде аның – кеше мәче тота, эт тота. Ә менә бездә – балык… Газиз шулай теләде.

– Әстәгъфирулла… Балык та асрыйлар икән, алайса…

– Асрыйлар шул…

– Теге юньсез алып чыгып киткәнме?

– Алып чыгып киткән… Табак төбендәге көмеш акчаларга кызыккандыр инде. Берочтан балыгын да эләктергән. Ләкин алып кайтып җитә алмаган. Урамдагы ләмгә төшеп калган. Шуны эзләп йөрдем. Газиз бик борчылды. Тапмыйча кайтмадым…

– Балалар акылы керде микәнни үзенә? Газизҗанга, дим… Балык дип инде…

– Юк-юк, дөрес акылында ул. Шул балыкны тотып кайтканнан бирле авырганы юк. Сихер бар кебек, адәм җаннары бар кебек аңарда. Бу җан Газизнең җанына кардәш җан кебек, билләһи! Аның гомерен озайтып тора сыман, чын менә…

– Әстәгъфирулла… Нинди көфер сүзләр сөйлисең син, Фатыйма?

– Бер дә көфер түгел, Зәйтүнәттәй… Әнә бит, теге хөрәсән шул балыкны алып чыгып киткәч, ничек өзгәләнде мескенем, түшәккә калды, җаны җәфаланып, гомере өзеләм-өзеләм дип торды. Ә балык табылгач, хәле тагын яхшырып китте…

– Әттәгенәсе!.. Шулай булды шу-у-ул… Туктале, кызым, тыңлале. Шайтан эше булмагае бу. Күлдән тоттык, дисезме әле? «Тымык күлдә шайтан уйный» дигән сүз бар бит… Шайтан шулай кеше бутап, җан ирештереп йөри, ди… Ышанып бетмәгез әле бу хәлгә. Догаларыгызны укып торыгыз…

– Укымаган кая инде. Гел укып, Ходайдан бәхиллек сорап кына торабыз. Намаздан да калдырмыйбыз. Ходайның үзе белән, фәрештәләр, изге рухлар белән бәйләнмәгән микән ул балык дип уйлыйм, аптырагач…

– Шулай гына була күрсен берүк. Изгелек теләсә нинди җан бөртеге булып килә ала, ди бит… Барыбер сакланыгыз. Изгелеккә явызлык ияләшүчән…

– Куркытмале, Зәйтүнәттәй…

– Тәүбә, тәүбә, Ходай күрсәтмәсен, исән-имин яшәгез берүк. Ярый, мин чыгыйм әле, болай да сездә ярты көнем узды…

Зәйтүнә карчык чыгып китте, ә аның авыр уйлары торып калды. Фатыйма карчык алар белән нишләргә дә белмәде, тегендә сугылды, монда бәрелде, әмма күңеленә кереп оялаган шомнан котыла алмады: «Бу балык кем, нәрсә – изге фалмы, әллә берәр бәла иясеме?»


5

Уянгач, Газиз картның күңеленә килгән беренче уй үлем хакында иде. «Үлем котылгысыз…» Ләкин аның күңелендә бер тамчы курку юк. Уйның очы юк, диләр. Бая уйлый башлаган уйның да дәвамы бар икән: «Үлем котылгысыз, шуңа күрә аннан куркырга ярамый…» Ахыр чиктә үлү дә яшәү мизгеле бит.

Газиз карт кичә булган хәлләрне күңеленнән кичерергә тырышып карады. Кинәт егылды ул… Нәрсәдер булды аңа… Нәрсә икәнен анык кына әйтә алмый, әмма ул «нәрсә» дигәннең балык белән, дөресрәге, Җанбалык белән бәйләнгән булуын төгәл белә…

Газиз карт, авырлык белән генә торып, мичкә табан китте. Ишек яңагына тотынып хәл алды, аннары ышанычлы, нык адымнар белән мич артына юнәлде.

Балык үз табагында тыныч кына йөзеп йөри иде. Газиз карт пәйда булуга, ниндидер якын, газиз туганын сизенгән кебек, койрыгын чәпелдәтеп, боргаланып-уйнап алды.

– Исәнме-саумы, Җанбалык…

– Исәнме, Газизҗан…

Карт сискәнеп китте. Нинди тавыш бу? Нинди серле аһәң? Җанбалык исәнләшәме шулай? Юк, бу тавыш каяндыр өстән, күктән килә… Ходай катыннан… Авыру галәмәтедер инде. Бөтен дөньясы авырудан котылып килгән чак бит. Ни булмас… Ни ишетелмәс…

– Менә авырып киттем бит әле, Җанбалык… Үлә яздым…

– Үлә яздык…

– Бәй-бәй, бу син сөйләшәсеңмени?

– Мин сөйләшәм…

– Балыклар да сөйләшәмени?

– Юк, балыклар сөйләшми…

– Ә син ник сөйләшәсең?

– Мин бит балык түгел, мин – Җанбалык…

– Анысын беләм, Җанбалык…

Газиз карт сөялгә каткан учларын суга төшерде. Җанбалык шундук йөзеп килеп җитте. Менә ул, картның бармакларына ышкыла-ышкыла, алтынсу тәңкәләрен елкылдатып, әйләнә-тулгана башлады. Ниндидер серле-сихерле йола биюе башкара иде ул. Учында иркәләнеп, йөзеп йөргән балыкны тою Газиз картның үзенә дә рәхәт иде.

– Син мине ташламассыңмы, Җанбалык?

– Ә син мине, Газизҗан?

– Мин ташламам. Үзем исән чагында сине беркемнән дә рәнҗеттермәм, әй, Җанбалык! Ышанасыңмы миңа?

– Ышанам… Тик син шундый көчсез! Син бит кеше. Сез, кешеләр, бөтен нәрсәдән куркып яшисез. Һәр яшәү мизгелегезгә курку, шом сеңгән. Ә менә Ходайдан курыкмыйсыз… Ходайдан куркырга кирәк… Сез барыгыз да аның катына барачаксыз…

– Җанбалык, мин Ходайдан куркам. Мин кеше түгелмени?

– Юк, син Ходайдан курыкмыйсың, син үлемнән куркасың. Болар бер үк түгел…

– Җанбалык, әйт әле, теге дөнья бармы?

Балык бу юлы дәшмәде. Койрыгын салмак кына боргалап йөзеп китте.

– Ник дәшмисең, Җанбалык?

– Мин… ни дияргә дә белмим.

– Ник? Ни өчен? Бармы соң ул ахирәт дөньясы?

– Белмим…

– Беләсең син, Җанбалык. Әйтергә генә теләмисең. Димәк, юк?..

– Мин сиңа «юк» димәдем. «Бар» да димим. Кеше бу хакта төгәл белергә тиеш түгел. Кешегә бу хакта төгәл белергә кирәк булса, Ходай Тәгалә аңа ул дөньяны бер күрсәтеп алган булыр иде. Кешеләрнең рухы тотанаклы түгел, күңелләре зәгыйфь. Ахирәт дөньясын күргән кеше өчен бу дөньяның кадере бетәчәк, яшәүнең мәгънәсе югалачак. Шуңа күрә Ходай Тәгалә бу хакта ым-ишарә бирә, әмма төртеп күрсәтми… Шуны гына әйтәм: кеше ул дөньяга әзерләнергә тиеш. Үлемгә түгел, Ходай катына, ахирәт җәннәтенә барырга әзер булырга тиеш.

– Рәхмәт, Җанбалык.

– Рәхмәт? Ни өчен?

– Син минем сорауга җавап бирдең.

– Ә син – минем сорауга…

Шапылдап ишек ябылды. Газиз, сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Ләкин кулларын табактан тартып алмады.

– Мин китим инде, Җанбалык. Әллә ничек, буыннар йомшарып тора. Сау булып тор! – Газиз карт табак өстенә уң колагын куеп тыңлагандай итте. Бернинди тавыш та ишетелмәгәч, сорап куйды: – Ник дәшмисең, Җанбалык?

– Кем белән сөйләшәсең син, ка-а-арт? Ни булды сиңа-а-а? Әллә саташасың инде?

– Юк, болай гына, карчык. Үз-үзем белән сөйләшеп торам. Үз-үземне сүгәм. Бигрәк тиз бирешә башладым әле бу чиргә…

– Үз-үзең белән сөйләшү кирәк, бик кирәк, карт. Шик-шөбһәләрдән котылу өчен кирәк ул. Анысы ярый. Ату курыктым. Мәйтәм, авыру зәхмәт булып килдеме әллә дим…

– Дөресен генә әйткәндә, шушы балык кисәге белән сөйләшеп тордым. Ниндидер серле мәгънә бар бу җан иясендә. Искәргәнең юкмы?

– Бар, ник булмасын?! Теге исерек Торна алып чыгып киткәч түшәккә егылдың бит, хәтерләмисеңмени?

– Шулаймы, карчык?

– И-и, үзең дә инде!.. Шул балыкны эзләп, ике сәгать буе урам таптадым, өстемдә чыланмаган җеп калмады. Чәбәләнеп, үзенең кайда икәнен күрсәтмәсә, мәңге табарлык түгел иде…

– Язмышы шул булыр иде…

– Нинди язмыш хакында сөйлисең син, карт? Ул харап булса, син дә мантымас идең… Һаман аңламыйсыңмыни шуны?

– Юк, аңламыйм.

– Синең сәламәтлегең, гомерең шушы балыктан тора хәзер, белдеңме?!

– Ничек инде?

– Үзең шулай дидең бит. Түшәккә егылгач, «Җанбалыкны карагыз» дидең. Син бит моны «Минем авыру шул балык белән бәйле» дип әйткән кебек әйттең. Исеңдә юкмы?

– Юк… Бу ни дигән сүз инде, карчык?

– Бумы? Бу… Бу балык – синең җаның дигән сүз…

– Ә?..


6

Салкыннар башланды. Әле кышның ныклап килеп җиткәне юк, ә көз инде китеп бара. Табигатьнең йокымсырый башлаган мәле. Иртәләрен күлләр, сулыклар юка гына элпә белән капланса да, төшкелеккә көзнең тыйнак кояшы әлеге серле җәймәне шундук ялап та ала…

Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да тынгысызлана башлады. Йокы шаукымы шулай тынгысызлый, ахры, аны. Әнә бит, табакның төбенә төшеп яткан була да, эзләгән ләмен таба алмагач, өскә атылып чыга, табактагы суны бөтен идәнгә чәчрәтеп бетерә…

Әйе шул, кәрәкәгә ләм кирәк. Кышка ул ләмгә күмелеп ята, берничә айга йокыга тала, язын су өстеннән бозлар арчылгач кына кабат тормышка кайта. Газиз карт моны гына аңлый, әлбәттә. Тик берни дә эшли алмый…

Балаларда пәйгамбәр акыллары бар, диләр бит. Балыкны нишләтергә икәнен күрше малае Рөстәм әйтте.

– Киле күленә илтелгә киләк аны, – диде ул, – әнә бит ничек бәлгәләнә…

Газиз карт малайдан оялып, кыенсынып куйды. Ә бит бу аның башына да килмәгән иде. Үзе якын-тирәдә хөрмәтле кеше булган булып, Якын бабай булып йөри…

Рөстәмнең күптән кергәне юк иде. Сагынган. Якын бабасын да, Якын әбисен дә сагынган. Җанбалыкны да сагынган. Шунда ук аның белән уйнарга кереште. Тегесе генә бик шаярырга, уйнарга теләмәде. Рөстәм аңа күмәч сыныклары да, балыклар өчен махсус сатыла торган җимнәр дә биреп карады. Кәрәкә балыгы төпкә үк төшеп ятты да, бер тамчы да кузгалмыйча, моңсу күзләрен мөлдерәмә тутырып, өстәге адәм балаларына карап торуында булды.

Балыкны, кайнар чәй эчеп, «эчтән киенеп алгач» илтергә булдылар. Рөстәмнең әнисе шулай ди. «Эчтән киенеп йөр», – ди. Урамга кайнар ризык ашап чык, дигәне аның. Хәзер каникуллар бит, кайтып кергәне дә юк. Эчтән киенмәсәң… хәзер мышкылдап чыгасың…

Өстәл артында әллә-ни сөйләшмәделәр. Һәркемнең үз уе. Ләкин бу уй өчесендә дә бер үк иде: «Дөрес эшлиләрме алар?»

Моңсу, бик моңсу, хәтта ямансу иде күңелләренә. Балык хакында сөйләшмәделәр. Мич ягына ялгыш күз ташламаска тырыштылар. Бик сәер күренеш бу. Гаепле кешеләр кебек, борын асларына гына карап чәй чөмергән бу өч җан дүртенче бер җанның язмышын хәл итәргә тиеш иде. Ә бәлки… киресенчәдер? Күлгә күчүе белән Җанбалык бу Хода бәндәләренең хәләл язмышларын хәл итәдер? Гомерләрен озайтадыр? Яисә кыскартадыр?

Балыкны икәүләп илттеләр. Газиз картка иптәшкә Рөстәм иярде. Саз ерып барасы юк – җир туңып өлгергән. Әмма каты, тайгак сукмактан бару рәхәт түгел. Картның аяк буыннары арыгач, балыклы чиләк Рөстәм кулына күчте. Малай аны үтә бер горурлык белән күтәреп барды. Бик мөһим эш эшләгән кеше кебек, олы-олы атлап, алданрак барды, күлгә килеп җитәрәк, җитди кыяфәт чыгарып, Якын бабасын туктап көтеп алды.

Бу мөһим йоланы Газиз карт үзе башкарырга тиеш иде. Рөстәм моны гына аңлый. Шуңа да дәшми, сорашып, төпченеп, Якын бабасын җәфаламый. Читтән карап кына тора.

Газиз карт, балыкны күл читенә төшереп җибәргәнче, аңа бик озак карап торды. Эченнән генә дога укырга кереште. «Әгузү-бисмилла…»дан башлап киткән иде, әллә нинди әфсеннәргә барып чыкты, шулай да күңелендәге ихлас теләкләрен, чын мөэмин-мөселманнарча, Коръән догасы белән очлап куйды.

Кәрәкә балыгын боз элпәсе белән каплана башлаган күл читенә куйгач та тынычланмады Газиз карт. Җанын өзеп калдырган кеше кебек кыланды:

– Ишетәсеңме мине, Җанбалык? Ачуланма, яме? Мин сине үз кулларым белән салкын суга салдым. Салмас та идем, шулай кирәк. Син бит табигать баласы, синең гомер бишегең, туган илең шушы күл. Синең белән бергә мин үземнең дә бер газиз өлешемне салам, шуңа күрә син ялгыз түгел. Синең дә бер өлешең миндә кала. Мин моны сизәм, тоям, беләм. Исән-сау тор, син исән булсаң, мин дә исән булырмын. Язын тагын очрашырбыз. Сөйләшербез… Йә, хуш, Җанбалык…

Балык һаман шул бер урында торды. Нишләптер күл төбенә төшеп китәсе килмәде аның. Газиз карт моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Ләкин үрелеп кире алмады. Балыкка карап, тагын бер мәртәбә башын иде дә, Рөстәмне җитәкләп, кайту сукмагына чыкты.

Җанбалыкны күлдә калдырып кайткач, Газиз карт тиз генә өйгә кермәде әле. Юк эшне бар итеп ишегалдында йөрде, абзар-кураларны, амбар-келәтләрне барлап чыкты, бакчага кереп утырды. Барыбер тынычлана алмады. Шул тынгысыз хәлендә Фатыймасы янына керергә туры киләчәк аңа. Бәлки… бергә гомер иткән карчыгы янында тынычланыр аның ярсынган күңеле?

Юк, тынычланмады. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды.

– Чәй ясап биримме, атасы? – дип, өтәләнеп мич артыннан килеп чыккан Фатыйма карчык аны танымады. «Атасы» дип, үтә дә ягымлы чагында, картның күңелен күрәсе килгәндә генә әйтә ул. Әмма бу юлы Газиз картка шушы мөлаем сүз дә тәэсир итә алмады.

Фатыйма карчык аны борчымаска булды. Янәшә намазга басканда да дәшмәде, соңыннан намазлыкларын төреп, шүрлеккә алып куйгач та сөйләшмәде. Күзлеген киеп, «Мөселман календаре» карарга тотынган карты аңа бик тә кызганыч булып күренде. Йөзе агарыбрак киткән, күзләре эчкә баткан, бу күзләрдәге нур балкышы да җуелган кебек тоелды. Өши, ахры, ул. Әнә бит сырма камзулына кадәр киеп куйган, аның өстеннән иске шәл бөркәнгән. Югыйсә өй дә җылы бит…

Газиз карт, чынлап та, гомердә булмаганча, өшеп-туңып утыра иде. Мал карап кергән Фатыйма карчык:

– Суытып җибәрде бит әле, әнә чиләктәге сулар туңган, сыер асты да шакыраеп каткан, ай-һай иртәләде бу кыш, – дип, түшәк читендә бөркәнеп, ябынып утырган картының хәленә кермәкче булды.

Карт дәшмәде.

Фатыйма карчыкның кайнар чәе дә ярдәм итмәде. Аптырагач, градусник куеп карадылар. Юк, температура тәртиптә. Шулай да Газиз карт ничек киенгән шул килеш, өстенә тагын ике кат юрган ябынып ятарга булды.

Суык китмәде. Тәненә җылы үтмәде. Җанында да бер тамчы җылы юк иде. Гүя бу җан урынында ниндидер ачыклык, бушлык ыржаеп калган, шул бушлык аша салкын җил ыжгырып тора…

Газиз карт та, Фатыйма карчык та бик яхшы аңлыйлар: бу авыру түгел, бу – суык, бу – күңелдәге бушлык, бу – югалту, бу – билгесезлек… Моннан соң кыен булачак, хәтта бик кыен булачак. Һәм бу кыенлыкны Газиз карт үзе сорап алгандай алды…

Төне буе йоклап булмады. Газиз карт туңып-калтыранып чыкты, Фатыйма карчык та керфек какмады. Иртәнге якта гына икесе бер-берсенә сыенып йокыга киттеләр.

Таң атып, көн ачылгач, чылтырап капка келәсе күтәрелде, шыгырдап өйалды ишеге ачылды, бу тавышлардан соң, озак көттермичә, суык болыты ияртеп, ишектән әлеге дә баягы Рөстәм килеп керде. Кулында – чиләк. Чиләк эчендә – бозлы су… Үзе еламый гына:

– Якын әби! Якын бабай! Җанбалык өшегән!.. Боз булган… Нишлибез инде?.. Ничек терелтәбез?.. Без кичә калдырып киткән урында торган да торган, шуңа туңган ул… Менә алып кайттым…

Рөстәм чиләк эченнән яртылаш бозга каткан балык гәүдәсен тартып чыгарды. «Ай-вай» килеп, Фатыйма карчык мич артыннан таныш табакны алып чыкты. Балыкны җылымса суга җибәрделәр. Боз калын түгел иде, тиз эреп бетте. Җанбалык берәр сәгатьләп хәрәкәтсез ятты да, судагы боз кисәкләрен аралый-аралый, салмак кына йөзеп китте. Иң сөенгәне Рөстәм булгандыр. Газиз карт дәшмәде, аптыраган кыяфәттә башын кагып тик торды. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды.

– Менә ни өчен өшегәнсең син…


7

Тагын өчәүләп яшәп киттеләр. Рөстәм күл төбеннән ләм казып алып кайтты. Бу ләмне табак төбенә җәеп, аны камыш кыяклары белән бастырып куйдылар. Су тынчымасын өчен көмеш кирәк иде. Мәңге исерек Торнадан теге тәңкәләрне кире кайтарып ала алмадылар. Күрше Зәйтүнә кортка ярдәмгә килде, яшьлегендә чәченә тагып йөрткән көмеш чулпыларын кертте. Юк, сорамадылар да. Үзе кертте. «Көмеш-көмеш» дип өзгәләнүләрен ишетеп калгандыр инде.

Җанбалык җаен тапты. Алып кайтканның икенче көнендә үк камыш кыякларын аралап керде дә, сыртына ятып, ләмне кыйный башлады. Табакта кечкенә давыл-гарасат купты. Ләм су төбенә утырганда балык ләм астында калып, күренмәслек булган иде инде. Ул шулай, бөтен кеше күз алдында кышкы йокысына китеп барды, ә Газиз карт белән Фатыйма карчык бераз тынычланып калгандай булдылар. Әмма чоланның караңгы почмагында торган балык хакында онытмыйлар: көненә йөз мәртәбә чыгып карыйлар. Чоланда су туңмый, гел генә йөреп торылгач, өйдән ургылып чыккан җылы һава салкынны өркетебрәк тора. Балык яткан табак суын юка гына элпә каплап куйды, ул калыная башласа, шундук ватып алалар. Суыклар булмады түгел, булды. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан каты салкыннар башлангач, Фатыйма карчык белән Газиз карт, сак кына кыланып, табакны өйгә кертеп тордылар.

Тормыш дәвам итте. Балык мәшәкате белән үзенең авыруын да, башка аһ-зарларын да тиз онытты Газиз карт. Фатыйма карчык кына тынычланып бетә алмады. Балык өчен ул аеруча нык өтәләнде. Чөнки картның гомере шушы су асты кошы белән бәйләнгән булуын ул Газиз картның үзенә караганда да ныграк төшенгән иде.

Шулай дип уйлавы белән Фатыйма карчык нык ялгышты. Кеше-кара күрмәгәндә, Газиз карт, чоланга чыгып, үзенең Җанбалыгы белән сөйләшеп йөри башлады. Әйтүемчә, бу хакта хәтта аның үз карчыгы да озак вакытлар белми яшәде. Ә беркөнне түбән оч Сәвияләргә кич утырырга дип чыгып киткәч, онытып калдырган кул эшләрен алыр өчен өйгә кергәндә, чоланда ут күреп, коты ботына төште. Җаны чыга дип тора! Ә анда!.. Карты теге балык белән сөйләшеп тора!

– Минем яшисем килә, Җанбалык… Юк, артыгын сорамыйм. Кеше өлеше кирәк түгел миңа. Үземә тигәне дә җитә. Беләм, миндә бик каты авыру бар… Син булмасаң, күптән үлгән дә булыр идем инде… Тагын бераз яшисем килә, Җанбалык… Бер ай, ике ай, ярты ел гына гомер бир миңа, ялварып сорыйм… Әй, ишетәсеңме, Җанбалык?

– Ишетә-ә-әм… Яшә, Газизҗа-а-ан…

Әллә каян, дөнья төпкеленнән ишетелгән тонык аваз Фатыйма карчыкны артына утырта язды. Ул ишек яңагына сарылып, сулыш алырга да куркып, баскан урынында катып тора бирде.

Газиз карт сүзен дәвам итте:

– Гөнаһларым да бар минем, беләм. Ләкин мин һәрвакыт биргән сүземә тугры калдым. Кешегә зыян салмадым, алдамадым, хыянәт итмәдем, иман алыштырмадым, догадан ваз кичмәдем…

Тик… мин… утыз сигезенче елда, колхоз басуыннан бер капчык бодай урлап, туганнарымны үлемнән саклап калдым… Кырык икенче елда, атакага барганда, дошман пулясыннан читкә тайпылып исән калдым; ул пуля янәшә барган Хәбибрахманның җанын кыйды… Илле җиденче елда элеккеге мәчет бинасыннан дуңгыз абзары ясадым… Алтмыш биштә, ураза вакытында, исерек Торна коткысына ияреп, авызыма хәмер каптым… Җитмеш тугызда, Сабантуйдан кайтканда, Фатыймага авыр сүз әйттем… Арба күчәре сынуда аның бернинди гаебе дә юк иде бит… Беләм анысын, Ходай Тәгалә җәза бирми, ул бәндәләрен куркыта гына… Шул куркуымның бер өлешен генә булса да үзеңә алсаң иде, Җанбалык… Курку гомерне кыскарта бит…

Ишек катында сөялеп торган Фатыйма карчык түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Юк, күзеннән бер бөртек яшь тә чыкмады аның, ул күзләре белән еламады, күңеле белән елады. Аның мышкылдавын Газиз карт та ишетте, ахры, тиз-тиз генә җыенып, ишеккә табан килә башлады.

– Карчык, синме бу?

Фатыйма дәшәрлек хәлдә түгел иде. Ул күз төпләреннән булмаган яшен сыпырып булашты да, эш кырган кеше шикелле, ян сәкедә торган сөт чиләгенә барып ябышты.

Газиз карт барыбер нидер сизенә иде. Шуңа күрә тагын сорады:

– Бер-бер хәл булмагандыр бит, карчык? Әллә елыйсың инде?

– Юк-юк, әтисе… Менә сөт аертасы бар икәне искә төште дә, кире кайттым әле. Кергәндә, гөнаһ шомлыгы, ишеккә кулым кысылып китте… Шул авыртуга күңелем җебеп алды… Ә болай барысы да әйбәт, әтисе. Әйдә инде, керик… Хәзер чәй куеп җибәрәм…


8

Яз иртә килде. Быел яз белән җәй бергә килделәр. Март аенда ук җир арчылып, апрельдә, офыктан офыккача, бөтен дөньяны яшеллек каплады. Табигать уянды, кошларга, җәнлек-җанварларга, бөтен җан ияләренә җан керде. Чынлап та, «җанвар» дигәндә «җан бар» дигән мәгънә бар бит, «җәнлек» сүзе дә баштарак «җанлык», ягъни «җан урыны» булып йөргәндер. Ә «җан иясе» сүзеннән мәгънә эзләп торасы да юк. Үзе үк кычкырып әйтеп тора.

Ә күлләрдәге, сулыклардагы балыклар? Язгы кояш җылысын тоеп, алар уянмыймыни? «Балык» сүзе дә шулай ук нур, балкыш белән бәйләнгән. Борынгылар нурны, балкышны гади генә «балык» дип йөрткәннәр. Шул ук борынгылар өчен «нур» – «җан» дигән сүз. Нур җанның күзәнәге, асылы бит. Димәк «балк» һәм «балык»сүзләрендә дә «җан» мәгънәсе бар. Шуңа күрә балыклар уяну – сулыклардагы җаннарның, җан ияләренең уянуы дигән сүз…

Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да, үз вакытын белеп, кояшлы, нурлы дөнья барлыгын исенә төшерде һәм, ләмле суны болгатып, өскә калыкты. Ә өстә аны бу дөньяның ике өлкән кешесе зарыгып көтеп тора иде. Яннарында бер малай да бар. Менә шул өчәү Җанбалык су өстендә күренүгә шундый куандылар, хәтта елмаеп, көлеп җибәрделәр. Балык та елмайган кебек булды. Әмма аның кешенеке кебек матур күзләрендә ниндидер моң-сагыш бар иде. Бала баккан ана шикелле, Фатыйма карчык, авызын бөрештереп, сөйләнә башлады:




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=42330402) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


