Көзге йолдызлар астында
Махмут Максудович Хасанов


Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.





Мәхмүт Хәсәнов

Көзге йолдызлар астында





Урман шаулый





1


Көлемсәр өеннән чыкканда, кояш баю ягына авышкан иде инде. Аның соңгы нурлары леспромхоз посёлогын уратып алган нарат һәм чыршы башларыннан әкрен генә, күзгә күренеп, өскә таба шуышалар да ахыр чиктә бөтенләй югалалар. Бераздан инде урман, тоташ бер пәрдә белән каплангандай моңаеп, эңгер-меңгер эчендә кала…

Көлемсәр, баскыч төбенә чыккач, тирә-яктагы тынлыкка колак салып тыңлап торды. Гөрләп торган леспромхоз посёлогында мондый тынлык сирәк булгангамы, ул моңа игътибар итмичә кала алмады.

– Нинди тынлык!

Хәтта урман да үзенең гасырлар буена җыйналып килгән уйларына чумган кебек тынып калган. Бүген ул урман кырыйларын баскан зәңгәрсу томан аша күгелҗемләнеп, тагын да мәһабәтрәк булып күренә иде. Урманның хуш исле дымлы һавасы күкрәкләргә бәреп керә, сулаган саен сулыйсы килә, үзеннән-үзе күңелдә илһам, ләззәтле тойгылар уята.

Көлемсәр, баскыч култыксасына таянган килеш, байтак вакыт бер урында басып торды, кичке урман һавасы аны гүя иркәли, шомлы тынлыгы белән сихерли иде.

Караңгылык куера барды. Урман өстеннән калкып торган чыршылар, наратлар, ничектер, яссыланып күренә башладылар. Бераздан агачлар, үзләренең формаларын югалтып, караңгылык эчендә бөтенләй күмелеп калдылар.

Урман артыннан әкрен генә тулган ай калыкты. Тезелеп киткән кыяларны хәтерләткән киртләч урман өсте кинәт яктырып китте. Ай, тирә-якны тизрәк яктыртырга ашыккандай, һаман югарырак күтәрелә барды, инде урман эчендәге ачыклыклар да, аланлыклар да сихри бер яктылыкка чумганнар иде.

Көлемсәр баскычтан йөгереп төште дә ай яктырткан сукмак буйлап клубка таба атлады. Тирә-якка татлы сагыз исе аңкытып утырган яңа стандарт өйләр арасыннан үтеп олы юлга борылуга, клуб янындагы бакчада вальс уйный башладылар.

Бу таныш музыканы ишетү белән, Көлемсәр үзенең юләр чаклары белән күзгә-күз очрашкандай булды, күңелен ниндидер татлы җылылык биләп алды. Бу җылылык дулкыны аның йөрәген ярсытып, дәртләндереп җибәрде…

Көлемсәрнең йөзенә елмаюга якын мөлаемлык балкып чыкты. Ул аның зур кара күзләрен, килешле нечкә иреннәрен, кыскасы, күктә калыккан ай җир өстен яктыртып җибәргән шикелле, бөтен йөзен нурландырды. Көлемсәрне тирә-яктагы барлык нәрсә иркәли, ихтирам итә иде кебек. Хәтта сәхнәгә чыкканда гына кия торган ак челтәр якалы ефәк күлмәк итәкләренең, атлаган саен җилфердәп, тезләренә сарылуы да, яңа туфлиенең җиңелчә генә кысуы да аны бары рәхәтләндерә, күңелен генә күтәрә иде. Көлемсәр үзе дә сизмәстән, очып китәргә җыенгандай кулларын селтәп, нәни балалар кебек сикеренә-сикеренә йөгерә башлады. Әйтерсең ул беренче тапкыр сөйгәне белән очрашырга ашыга иде.

Кибет алдына җитәрәк ул йөгерүеннән кисәк туктады да: «Минем бу юләрлегемне кеше-фәлән күрмәдеме икән?» дигәндәй, як-ягына каранып алды һәм, күңеленең ни өчен шулай очынуына сәерсенеп: «Тукта, нәрсә булды соң әле миңа?» – дип тә уйланып куйды.

Көлемсәрнең күзләре стенага ябыштырылган афишага төште. Бүген кич леспромхоз клубында үзешчән сәнгать түгәрәгенең концерты булачак иде. Афишада эре-эре хәрефләр белән Көлемсәрнең дә исем-фамилиясе язылган иде.

Көлемсәр тукталып тормады, хәтта афишага күз төшерүен дә сиздермәскә тырышып, кызу-кызу атлап китеп барды…


* * *

Соңгы көннәрдә Зарифка пристаньда аеруча еш булырга туры килә иде. Ник дисәң, леспромхоз яңа көзге-кышкы сезон алдында тора, ә пристань янындагы Түбәнге склад сал агызуга бәйләнгән производствоның төп участогы булып санала.

Зариф куе нарат урманы белән капланган текә яр кырыена баскан да баеп килүче кояш нурларын үзендә чагылдырып тыныч кына агып яткан Камага карап тора. Биредән пристань гына түгел, елга аръягындагы күз күреме җитмәслек булып җәелгән болынлыклар да, кошлар сайравыннан яңгырап торган әрәмәлекләр дә уч төбендәге кебек күренәләр иде.

Зарифка бу җирләрдә һәр көн диярлек булырга туры килсә дә, ул әле һаман да беренче тапкыр күргәндәге кебек табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый иде.

Елга ягыннан исеп куйган җил аның дулкынланып торган кара чәчләрен тузгытты. Ул баш кагып кына чәчен рәтләде дә погон эзләре беленеп торган гимнастёркасының изүен чишеп җибәрде. Сагыз исе катыш салкынча һава борынын кытыклады, ачык изүе аша үтеп, тәненә сырылды. Зарифның сирәк-мирәк кенә булып чәчелгән шадралы тут йөзендә хозурланудан туган җиңелчә генә елмаю чагылды. Калын иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп куйды. Эре тигез тешләре чагылып китте. Күз тирәләрендәге вак җыерчыклары тагын да тирәнәебрәк күренделәр. Чәче төсле үк кара киң кашлары астында зәңгәрсу күзләр җемелдиләр. Мондый чакларда аның беренче карашка тупасрак булып тоелган киң яңаклы йөзе мөлаемланып, яктырып китә иде.

Якында гына пароход кычкыртты. Ул да түгел, вак куаклыклар белән капланган текә кыя артыннан үткен борыны белән су ярып килүче пароход күренде. Ул, ярдагы пассажирларны сәламләгәндәй, бер-ике сузып кычкыртты да пристаньга якынлаша башлады.

…Пароход артында эре-эре дулкыннар кала. Алар, лачындай ак пароходтан ерагайган саен сүнә барып, ярга таба тәгәриләр. Дулкыннарның кайберләре бая пароходны каплап торган текә кыя күләгәсенә дә барып җиткән, кояш нурында кызгылт-сары төскә кереп тәгәрәгән дулкыннар күләгәдә куе яшел төстәге җыерылган бәрхеткә охшап калганнар.

«Зур пароход Мәскәүдәндер», – дип уйлады Зариф һәм, пароходның исемен белергә теләп, аның ак күбекләр уйнатып әйләнгән көпчәге өстендәге хәрефләрне караштырды.

Пароход дебаркадер янына килеп туктау белән, пристань җанланып китте. Берәүләр төште, алар урынына яңа пассажирлар утырды. Каршы алу, озату ыгы-зыгысы башланды. Ниһаять, кырмыска оясы кебек кайнаган пристань тынып калды. Пароход та, шуны гына көткән кебек, сузып бер кычкыртты да Каманы урталай ярып югарыга менеп китте.

Зариф аны борылмадан күмелгәнче күзләп торды да ярдан түбәнгә атылды. Ул, пристань янына тукталмыйча, туп-туры Түбәнге склад конторасына китмәкче иде дә, леспромхоз директоры Бәдри ага очрап туктатты. Аның янында бер кулына чемодан тоткан, икенче беләгенә плащ салган таныш түгел бер егет тә бар иде.

– Менә, Зариф, таныш бул, – дип сөйләп китте Бәдри ага. – Иптәш… – Директор янындагы егетнең фамилиясен онытып та өлгергән иде булса кирәк, тотлыгып калды. – Иптәш безнең леспромхозга Киевтан урман промышленносте институтыннан килгән. Диплом эше язарга…

Бәдри аганың бу сүзләрендә үз леспромхозы өчен горурлануы сизелеп тора иде, гүя ул: «Күрдеңме, безнең леспромхозга тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Ә син леспромхоз леспромхоз инде ул дигән буласың. Юк, егетем, бер дә алай түгел!» – дип әйтергә тели иде.

Зариф, исем-фамилиясен әйтеп, кулын сузды. Таныш булмаган егет тә, чемоданын җиргә куеп, Зарифка кул бирде:

– Нияз Галимов.

Бәдри ага үзенең шулай вакытлы-вакытсыз Түбән складка төшеп йөрүенә зарланган кешедәй сөйләнә башлады:

– Көз җиттеме, шул шкиперлар белән талашудан бушап булмый, билләһи! Шуны әйтәм әле: телеграмма артыннан телеграмма яудырып, ялынып-ялварып баржа аласың, анда да әле эшләп кинәндерәселәр түгел. Яртылаш төягән килеш таярга чамалыйлар, хәерсезләр. Сай, баржаны утырту куркынычы бар, имеш… – Бәдри ага, шкипер белән әйтешүен дәвам иткәндәй, тавышын күтәрә төшеп өстәп куйды: – Йоклама, күзеңне ачыбрак карап бар, берни дә булмас…

– Ничек, җайладыгызмы соң? – диде Зариф.

– Рәтләнде әнә… – Ул зур баржа ягына күрсәтте. Анда бер-берсенә ялганган транспортёрлар буенча штабельләр яныннан баржага таба фанерга дигән юан авыр каен чүрәкләре агыла иде. Директор сүзен дәвам итеп өстәп куйды:

– Үзем төшеп яхшы иткәнмен әле. Менә иптәшне дә очраттым…

Директор әледән-әле леспромхоз ягыннан килә торган юлга караштырып алгалый иде.

– Конторага шалтыраткан идем, машина каядыр чыгып киткән, кайту белән җибәрергә куштым. Хәзер килеп тә җитәр инде…

Кунак егете текә ярларга, төз наратларга күз йөртеп алды да:

– Еракмы соң? – дип сорап куйды. Леспромхоз посёлогының күп булса өч-дүрт чакрым чамасы ераклыкта икәнен белгәч:

– Бәлки, урман эчләтеп кенә атлый торырбыз, – дигән тәкъдим кертте. – Әйберләр дә авыр түгел, урманыгыз да бик матур күренә.

– Әһә, урман дисең, алайса! – Директор кулларын угалап куйды. – Урман диген, әй! Менә монысы миңа ошый, ичмаса. Дөрес, кем, Нияз энем! Урманны сөяргә, яратырга кирәк…

Алар басып торган баскычтан күтәрелеп килүче бер төркем кызлар күренде. Кызлар, килеп җитәрәк үзләренә таныш булмаган егетне күреп, адымнарын әкренәйттеләр дә бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Кызларга хас шуклык белән кычкырып исәнләшкәннән соң, араларыннан берсе, Бәдри аганың бернинди улы юклыгын белсә дә:

– Нәрсә, иптәш директор, әллә улыгыз кайттымы? – дип шаяртып сорап куйды.

– Шулай шул, кызлар! Улым кайтты. – Директор хәйләкәр генә күз кысып алды да сүзен дәвам итте. – Кече улым. Моннан ике ел элек олы улым «кайткан» иде. Әйеме, Зариф?!

Алар, кызларга ияреп, такта басма буйлап югарыга таба күтәрелә башладылар. Менүчеләрне озаткандай, басмалар күңелле генә шыгырдап калалар иде.

Бераз менгәч:

– Ничек, кызлар, концертка барасызмы? – дип сорады директор. Аннары кунак егетенә таба борылды. – Менә, Нияз, таныша тор. Безнең леспромхоз кызлары. Кара син аларны!.. Бездәге кебек кызларны җылап эзләсәң дә табалмассың…

Кызларның берсе сүз кыстырып куйды:

– Көндез шәм яндырып эзләсәң дә диң, Бәдри абый.

Бар да шаулашып көлешеп алдылар.

Нияз бәйрәмчә киенгән кызларга карап алды. Алар, каш астыннан гына өздереп карап, «чибәр егет икәнсең» дигән сыман, хәйләкәр генә елмаялар иде.

Бәдри ага һаман кулларын селти-селти сөйләнә бирде:

– Кунакларны каршы алу, озатуга караганда, күңеллерәк нәрсә, шулай бит, кызлар? – Бәдри аганың ирен кырыйларында елмаю чагылып китте. –Тик кызганычка каршы, барлык кунаклар да бертөсле булмыйлар. Әйтик, тизрәк шылу ягын чамалыйлар.

Директор, бераз алгарак иелә төшеп, баскычтан менеп килүчеләр арасыннан Зарифны эзләде. Бик тә әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, тамагын кырып куйды, бераз тик торды. Башкалар да тынып калды. Шуны гына көткән Бәдри ага ясалма җитдилек белән сүзен дәвам итте:

– Шулай моннан берничә ел элек бер егетне каршы алдым мин. Йә, мин әйтәм, егеткәй, бөтенләйгә кайттыңмы, дим. Әйе, ди бу. Эш сагындырды, рәхәтләнеп туйганчы эшлисем килә, ди. Безнең хезмәт фронтындагы җиңүләребезне хәтта дошманнар да танырга мәҗбүр булдылар, ди. Шул бөек эшкә катнашасым, үземнән лаеклы өлеш кертәсем килә, ди. Шул теләк белән кайттым, ди.

Бәдри ага, борын астыннан гына елмаеп, «Әйе, андый хәл булган иде шул» дигән сыман, башын түбән иеп, тигез генә атлаучы Зарифка карап алды.

– Бик шәп, мин әйтәм, бик шәп! Синең елгылар күптән инде армиядән кайтып бетте, дим. Көтә идем мин сине. Әллә, мин әйтәм, бөтенләй кайтмаска иттеме икән дип тә борчыла башлаган идем, дим. Юк, Бәдри ага, ди бу, үзем теләп калган идем. Алай булса, мин әйтәм, рәхим ит! Менә сиңа леспромхоз, теләсәң кем булып эшли бир. Теләсәң, мин әйтәм, мастер итеп куям. Моторларны да яхшы беләсең; теләсәң шофёр, тракторчы булып та эшли аласың. Безнең урман промышленностеннан бернинди профессия дә артмый. Токарьлар да, слесарьлар да, электриклар да, механиклар да, балта осталары һәм столярлар да, хәтта паровоз йөртүче машинистлар да…

Директорның сүзен раслап куйган кебек, якында гына паровоз гудогы яңгырады. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар.

Дулкынланып торган диңгезгә охшаган күгелҗем урман өстеннән ак болыт булып бөтерелеп төтен күтәрелә иде. Күп тә үтми, озын-озын агачларны «хлыст» килеш төягән тар тимер юл поезды күренде.

Бәдри:

– Машинистлар, да, кондукторлар да, мин әйтәм, кирәк. Кыскасы, безнең урман промышленносте киң тармаклы, зур хуҗалык, дим. Әгәр дә инде, мин әйтәм, начальник-фәлән булырга телисең икән, рәхим ит. Берничә айга курска барып кайт та бетте китте… Шулай тату гына сөйләшеп, шушы тирәләргә җиткән идек инде, әй. – Директор куе нарат урманын кисеп туп-туры леспромхоз посёлогына таба сузылган таш юлга ишарә ясады. – Минем, Бәдри ага, ди бу, планнарым икенче төрлерәк иде шул, ди. Дөресен әйтәм, ди, күңелем ниндидер зуррак, әһәмиятлерәк эш тели, ди… Менә сөйләшеп кара син аның белән! Юк, юк!.. Мин аның башка җиргә китүенә үпкәләмәгән дә булыр идем. Мәкаль дә бит, кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит, ди. Тик безнең эшне аның шулай юкка чыгаруына, шулай, үзе әйтмешли, «ниндидер әһәмияткә ия булмаган эш» итеп санавына, әлбәттә, түзә алмадым. Ничек инде ул алай, мин әйтәм, кем, энекәш, дим?

Кем бакчасына таш атылганын Зариф шундук шәйләп алды. Чынлап та, ул чакны, үзе дә сизмәстән, кеше хәтерен калдырырлык сүз ычкындырып ташлаган иде шул. Аның бая директор искә алган сүзләре карт урманчыга шулкадәр нык тәэсир иткән иде, аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Зариф ялгышканын үзе дә сизеп алган иде, ләкин соң иде. Хәтерендә: Бәдри ага үзеннән дә битәр урман өчен рәнҗеп яңа бишьеллык планнарның урман промышленносте алдында гаять зур һәм әһәмиятле бурычлар куюы турында, халык хуҗалыгы өчен агачның ташкүмер, нефть, металл кебек үк кирәклеге хакында кызып-кызып сөйләп киткән иде.

Әле хәзер дә шул вакыттагы сүзен дәвам иткән төсле «теге егет»не шелтәли иде директор:

– Әгәр ул егет тирә-ягына бераз гына күз салса да, андый сүзләрне сөйләмәгән булыр иде. Йә, әйтегез әле, безнең урман продукциясеннән тыш нинди генә промышленность эшли ала?.. Җавап бер: бер генә төрле промышленность та эшли алмас иде. Безнең урман поездларны чаптыра, пароходларны йөздерә, самолётларны очырта. Җир астыннан ташкүмер, рудалар чыгара; иң югары маркалы корычлар коя… Озын сүзнең кыскасы шул: колхозның иң гади арбасыннан алып могҗизалы моңнар чыгаручы музыка кораллары патшасы скрипкага кадәр агачтан эшләнгән…

– Сез, чынлап та, урман патриоты икәнсез, – диде Нияз, директорның сүзен бүлеп.

– Ә ник?..

– Урманны шулкадәр яратуыгызга күрә әйтәм…

– Урманны яратмаска мөмкинме соң?! Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман – дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: урман утырту – илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, дигән. Менә нәрсә ул урман!..

Директор бу сүзләрне шундый ягымлылык, шундый хис белән әйтте ки, кызлар да, Зариф та, Нияз да тын гына тыңлап барган җирләреннән каршыда калын стена булып калыккан урманга күтәрелеп карарга мәҗбүр булдылар. Шунда кызларның бер чаярагы, әллә «теге егет»нең Зариф икәнлеген сизенеп, әллә болай гына кызыксынып:

– Бәдри абый, сез әйткән егет урманда калдымы соң? – дип сорап куйды.

Бәдри ага җай чыгуга сөенеп тәртәне тиз генә икенче якка борып куйды. Барысы да, бигрәк тә бер кырыйданрак атлап килүче Ниязга ишетелерлек итеп:

– Урманга бер килгән кеше кире китә алмый ул, – диде.

Сөйләшә-сөйләшә, алар леспромхоз посёлогына ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

Кызлар туп-туры клубка киттеләр. Бәдри ага Зарифның хәзер нишләргә җыенуы белән кызыксынды.

– Урманга китәм, – диде Зариф.

– Ничек? Концертта булмыйсыңмыни?

– Була алмам, ахрысы.

– Көлемсәреңне дә тыңлый алмыйсың, алайса?

– Башка вакытта. Эшләр бик тыгызланып китте әле. 308 нче делянканы иртәгә үк лесхоз кабул итеп алырга тиеш. Үкчәгә басып баралар бит. Делянканы кисеп китәргә дә өлгермибез – анда инде яңа яшь урман утыртылган була. Ә делянкада әле берничә штабель чыгарылмаган агач бар. Ике трелёвка тракторын шунда билгеләгән идем. Килү белән берсе туктаган. Чокерлары тузган. Түбәнге склад мастерскоенда да таба алмадым. Яңаны ясарга заказ биреп калдырган идем…

Зарифның китәргә йолкынып торуын күргән директор сүз озайтмады.

– Бар, алайса, – диде дә үзе кунак егете белән конторага таба борылды.

Зариф:

– Машина яки поезд туры килсә, бәлки әле кайтып та җитәрмен, – дип, механика мастерскоена таба атлады.

Көлемсәр тойгыларыннан әле һаман да арына алмый иде. Гаҗәп хәл! Бүген ул үз исеменең игълан ителүен түземсезлек белән көтеп алды. Леспромхозның карт урманчысы – хәзер конторада төнге каравылда торучы Бикмүш бабай – скрипкада татар халкының борынгы көйләрен башкарганнан соң, конферансье – клуб мөдире, – ниһаять, Көлемсәрнең исемен игълан итте. Халык кул чабарга кереште. Көлемсәр сәхнәгә чыкты. Кул чабулар тагын да көчәйде. Ул, сәхнә уртасында торган артлы урындык янына җиткәч, тыйнак кына баш иде. Аның озын авыр толымнары күкрәгенә шуып төштеләр. Көлемсәр аларны кул аркасы белән генә җилкәсенә этәреп куйды.

Иптәшләренең шат, көләч йөзләрен күрү Көлемсәрне дәртләндереп җибәрде. Балкып торган сәхнәдә аның ак челтәр якасыннан кояшта тигез булып янган яңакларына ниндидер тонык нур сирпелгән. Ул Көлемсәрнең йөзен тагын да ачыграк итеп, матуррак итеп күрсәтә иде. Бөдрәләнеп торган чәч бөртекләре арасыннан, тамып төшәргә торган чык тамчыларына охшап, кечкенә генә алкалары җемелдиләр…

Шул арада гармунчы Тәмир Солтанов та урындыкка чыгып утырды.

Киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле бу егетне леспромхозда бер генә дә белмәгән кеше юк. Тугыз-ун яшеннән әти-әнисез калып ятим үскәнлектән, аңа, укуын ташлап, урманга эшкә йөрергә туры килде. Шул елларда ук инде ул, кучер булып, кул арасына керә башлады. Леспромхоз директоры Бәдри аны беренче тапкыр төнлә белән урманнан кайтып килгәндә очраткан иде. «Ничек соң, егет, – диде ул, зурлар кебек арбадан аякларын салындырып утырган Тәмиргә. – Төнлә белән йөрергә шүрәлеләрдән курыкмыйсыңмы?» Тәмир исә эре генә: «Шүрәлеләр белән бала-чаганы гына куркыталар», – дип җавап кайтарды. Бәдри чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән иде. Шуннан бирле директор аны үз малае кебек ярата башлады, аның турында һаман кайгыртты. Ул аны укытырга да теләгән иде, тик Тәмир аяк терәп каршы торды. «Бераз эшлим әле…» – диде. Хәзер Тәмир үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ түгел инде, тәмам егет булды. Алдынгы эшчеләрдән санала. Рәсеме Почёт тактасыннан төшми, узган сезонда комсомолга керде…

…Көлемсәр, Тәмирнең чын гармунчылар кебек тырыша-тырыша тезенә чуар корама ябуын күреп, көлеп җибәрә язды. Әллә зурлар белән бик иртә аралашудан инде, Тәмир вакыты-вакыты белән үзен бераз эрерәк тотарга ярата иде.

Конферансье Көлемсәр башкарачак номерны игълан итте:

– Татар халык көе «Кара урман»…

Аның соңгы сүзләре көчле кул чабулар эчендә күмелеп калды. Бераздан шау-шу басыла төште. Шулвакыт арткы рәтләрдә хәрәкәт башланды, эскәмияләр шыгырдап куйды. Көлемсәр артта басып торучылар арасыннан Бәдри аганың таныш түгел бер егет белән, иелә-иелә халыкны ерып, әкрен генә алга таба үтүен күрде. Бәдри аганың концертка килүе Көлемсәрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде.

Алдагы рәтләрдә утырган егетләр аларга урын бирде. Бәдри ага, кояшта уңган кепкасын салып, сирпәйгән чәчләрен рәтләде дә Көлемсәргә карап елмайды һәм, күз кыскан сыман, ияк кагып куйды: хәзер инде, янәсе, башласаң да ярый.

«Шушы егет турында әйткәннәр икән», – дип уйлады Көлемсәр. Әле концерт башланыр алдыннан гына, автокран белән вагоннарга агач төяп торучы Люба Синицина, сәхнә артына йөгереп кереп: «Кызлар! Менә дигән чибәр егет килде. Концерттан соң, чур, беренче булып аның белән үзем танцевать итәм», – дип сикеренгәләп куйган иде.

Тәмир сыздырып уйнап җибәрүгә, зал тынып калды. Урамда буш прицебын шалтыратып узып киткән машинага да берәү дә игътибар итмәде, моңлы, көчле аһәңле көй агыла башлады.

		Карурманнарга кердем,
		Сызылып таңнар атканда шул –
		Карурман кергәч…

Җыр халык белән шыгрым тулы бөркү залдан, ачык ишек һәм тәрәзәләр аша посёлокның тынып калган урамнарына ташып чыкты. Айның көмеш урагы урман өстендә хәрәкәтсез калган. Әйтерсең ул да бу җырны тыңлар өчен туктаган. Утлары сүндерелгән зал тәрәзәләреннән тышкы яктагы барлык нәрсә аермачык булып күренә иде. Әнә тәрәзәгә орынып, яшь каен агачы үсеп утыра. Ул йомшак кына искән җилдән дә тәрәзәгә таба иелә, әйтерсең лә аның да шаулап торган кара урман турындагы илһамлы җырны ишетәсе килә.

Ә җыр, тамашачыларның барлык хисләрен, тойгыларын яулап, һаман агыла да агыла:

		Яратам урманда
		Кошлар сайравын ла,
		Нарат шаулавын…

Концерттан соң танцылар буласын белеп, яшь-җилкенчәк өйләргә таралмады. Шул арада кранчы Люба сәхнә артына йөгереп керде дә, Көлемсәрне кочаклап үпкәннән соң:

– Шундый, шундый матур җырладың, менә инде искитәрлек булды, – диде. Аннары чытлыкланып: – Хәзер мин кунак егете белән танцевать итәм, – дип, иптәш кызлары алдында киемнәрен рәтли-рәтли бераз бөтерелде дә кергәндәге кебек үк күз иярмәс тизлек белән сәхнә артыннан атылып чыгып та китте.

Көлемсәр залга чыкканда, урындыклар җыештырылган, идән су бөркеп себерелгән иде. Беренче вальс яңгырады. Яшьләр беркавым бии башларга кыймыйчарак тордылар. Ләкин бу тартыну озакка сузылмады. Менә уртага беренче парлар чыктылар һәм салмак кына хәрәкәтләр ясап әйләнә дә башладылар. Әкренләп биючеләр белән бөтен зал тулды:

«Люба, чыннан да, теге үзе әйткән «чибәр егет» белән бии микән», – дип, Көлемсәр залны караштыра башлады. Ләкин биючеләр арасында ул Любаны да, кунак егетен дә күрмәде. Көлемсәр җилкән кебек кабарып җилфердәгән тәрәзә пәрдәсен җыеп кыстырып куйды да саф һава бөркеп торган ачык тәрәзә янында басып калды. Күктә ай йөзә. Тик ул хәзер шактый югары күтәрелгән, хәтта бераз кечерәйгән кебек күренә иде.

Кемнеңдер искәрмәстән: «Мөмкинме?» – дип дәшүеннән Көлемсәр сискәнеп китте. Аның янында кунак егете басып тора иде.

– Рәхмәт, – диде егет, Көлемсәрнең күзләренә карап. – Сезнең җырлавыгызның ничек тәэсир итүен аңлатырга мин сүзләр таба алмыйм. Сезнең җырыгыз тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле…

«…Тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле». Бу сүзләр Көлемсәр өчен яңа булып тоелдылар. Көлемсәрнең бик күп җылы сүзләр ишеткәне бар, тик болары кебек күңелне җилкетеп куярлык серлеләрен хәтерләми. Башка вакытларда ул: «Алай ук түгел лә инде», – дип, кулын гына селтәгән булыр иде, ләкин хәзер Ниязга ничек дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап калды. Егетнең серле итеп, бизәкләп әйтелгән бу сүзләренә каршы алай дип кенә җавап кайтару, ничектер, коры, урынсыз, хәтта ямьсез чыгар төсле тоелды аңа.

Нияз да вакытын белеп әйтелгән комплиментының Көлемсәргә ничек тәэсир итүен ачык сизенде һәм үзенең серле итеп сөйләшә белүеннән канәгатьләнеп тә куйды булса кирәк.

Көлемсәрнең биисе килми иде. Көне буе эштә булу, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулардан ул шактый арыган иде. Бу минутта аның шулай тын гына, ачык тәрәзә янында иптәшләренең биегәнен генә карап торасы килә иде… Ләкин, Ниязга күтәрелеп карау белән, ул каршы килә алмады. Тирә-яктан аларга кызыксынып карап торучы кызларга күз төшереп алды да, ризалыгын белдереп, кулын Ниязга сузды.

Алар җиңел генә биеп киттеләр. Нияз шул арада Көлемсәрнең исемен дә сорап өлгерде. Үзенекен дә әйтте:

– Менә таныштык та, – диде ул, Көлемсәрне биленнән ныграк кысып, сүзен дәвам итте:

– Мин сезне яхшы җырчы гына дип уйлаган идем. Сез әле менә дигән биюче дә икәнсез.

– Көләсез?!

– Ышаныгыз, чын күңелдән әйтәм.

Көлемсәр, бу сүзләрнең дөреслеген белергә теләгәндәй, Ниязның күзләренә күтәрелеп карады. Мондый күзләр алдый аламы соң! Аларның якын итеп, ничектер иркәләп, үз итеп карауларын Көлемсәр да аңламыйча, сизмичә булдыра алмады.

Көлемсәргә Ниязның күзләре генә түгел, аның бераз тузгып, дулкынланып торган чем-кара чәчләре дә, килешле борыны да һәм елмаю кунган иреннәре дә ошады. «Чынлап та, сөйкемле икән», – дип уйлап алды Көлемсәр.

– Сез дә бик җиңел биисез, – диде Көлемсәр.

– Сезгә әйтәсе сүземне авызымнан алып әйттегез. Сезнең белән бию җиңел дә… рәхәт тә.

Тора-бара биючеләрнең рәте сирәгәйде. Биюдән туктаган парлар Көлемсәр белән Ниязны күзәтә башладылар. Зал уртасында Көлемсәр белән Нияз гына калды.

– Безне күзәтәләр, – дип пышылдады Нияз һәм мондагы яшьләр өчен таныш булмаган «па»лар ясый-ясый биюендә булды. Көлемсәр дә, бу «па»ларны бик тиз отып алып, егеттән калышмый иде.

Музыканы туктату турында уйламыйлар да иде әле.

Көлемсәрнең озак биюдән башы да әйләнә башлады. Ләкин бу аны ашкындыра гына иде. Тәрәзә яныннан әйләнеп үткәндә, Көлемсәр стена янына баскан бер кешенең: «Син бу парны гына кара. Бер төптә өлгергәннәрмени?» – дип, күршесенә әйтүен аермачык ишетеп калды. Бу сүзләрдән соң ул бераз уңайсызланып та куйды.

Музыканың соңгы аккордлары яңгырады. Нияз биюне аякларын бер-берсенә шапылдатып бәреп, Көлемсәргә башын иеп тәмамлады.

Аларның биюләрен хуплап кул чабулар яңгырады…




2


Икенче көнне иртүк Нияз, леспромхоз директорына ияреп, урманга чыгып китте. Алар башка урманчылар белән бергә Яшел алан пунктында поезддан төштеләр. Паровоз урманны яңгыратып кычкыртты да, тирә-якны шаулатып, яңадан кузгалып китте. Бары тик көпчәкләр гөрелдәве генә көзге урман тынлыгында байтакка кадәр аермачык ишетелеп торды.

– Әйдә, кем, Нияз, урман эченнән генә үтәрбез, – диде Бәдри ага. – Аннан турырак.

Директор, көмеш тасма кебек рельслар сузылган юлдан бер якка төшеп, туп-туры куе урман эченә алып бара торган тар сукмакка борылды. Байтак вакыт дәшми-тынмый барганнан соң, Бәдри ага үзенең гадәтенчә сөйләнә башлады:

– Бүген кичен производство киңәшмәсендә бик җитди мәсьәләне хәл итәсе бар… Җитди мәсьәлә!.. – Ул тынып калды. Ләкин озакка түгел яңадан сүзгә кереште: – Бу турыда мин иң активист кеше булып саналган сал агызу мастеры Лапитов картка да әйтеп караган идем, ул да авыз эченнән генә: «Н-нда-а!..» – дип мыгырданып куйды.

Нияз сүзгә кушылмады. Леспромхозга бирелгән көзге-кышкы сезон планының көткәннән бик күпкә артык булуын һәм һәркемнең дә бары тик шул турыда гына сүз йөртүен ул кичә үк ишеткән иде инде.

Сукмак тайгак ылыслар белән капланган. Бары ара-тирә генә, юл аркылы боргаланып яткан еланнарны хәтерләтеп, шәрәләнгән тамырлар күренгәлиләр.

Директор алдан бара. Ул калкурак буйлы, таза гәүдәле, ярым хәрби киемнән. Үзен үзе тотышы, солдатларча нык һәм тигез атлавы аның армиядә хезмәт иткәнлеген сиздереп тора иде.

Алар урманның иң куе җиренә барып керделәр. Югарыда, агач башларын дулкынландырып, көчле җил исеп куйды. Андый чакта үзеңнән-үзең каерылып өскә, шау-шу килгән якка карыйсың. Анда ниндидер көч үзенең күзгә күренмәс мәһабәт кулы белән агач башларын сыйпап үтә кебек. Төз агачлар шаулап әле бер якка авышалар да, кабаттан тураеп, икенче якка иеләләр.

Бу шаулау вакыты-вакыты белән якынлашып килүче диңгез штормына охшап куя, ә кайчакта авыз эченнән генә җырланган ниндидер моңлы, сүзсез җырны хәтерләтә.

		Урман шаулый…

Урман шаулавыннан ук елның нинди вакыты икәнлеген ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүе дә түгел. Бу – буранлы салкын кышның якынлашып килүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде.

Нияз, шактый вакыт сөйләшмичә баргач, сүз башлады:

– Колак салыгыз әле, Бәдри ага, урман шаулый… Ишетәсезме?

Бәдри ага җавап кайтармады, бары тик елмаеп куйды һәм, «Шулаймыни?» дигән кебек, тавыш килгән якны эзләгән булып, тирә-якка каранып алды.

Нинди генә агачлар юк биредә! Менә Кырым тополенә охшаган куе һәм вак ботаклы карагай агачлары. Шунда ук үзләренең ныклыгы һәм озак яшәүләре белән дан тоткан мәһабәт имәннәр, эре яфраклы өрәңгеләр. Бераз читтәрәк күктә йөзгән ак болытларга таба ашкынып үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле наратлар тезелеп киткән.

Урманның бу җирләренә кояш нурлары да бик сирәк үтеп керәләр. Монда һава дымлы, тирә-яктан урманның хуш исе аңкый…

Урман эченнән аермачык булып шау-шу ишетелә башлады.

– Эһе! Ишетәсезме?.. Якынлашабыз. – Бәдри ага кулы белән алга таба күрсәтте: – Анда безнең беренче поток шаулый.

Бераздан алар мәш килеп торган зур аланлыкка килеп чыктылар.

– Менә ул данлыклы беренче поток. Кара син аны! Бу поток, әй, тугыз ай буена инде леспромхозның күчмә Кызыл байрагын үзендә саклый.

Директорның йөзендә канәгатьләнү тойгысы балкый иде. Ул изүләрен чишеп җибәрде һәм, эшнең барышын яхшырак күрергә теләп, ахрысы, тип-тигез итеп киселгән түгәрәк өстәл хәтле зур нарат төбенә менеп басты. Аның тәҗрибәле күзләре гигант цехның – лесосеканың – ничек эшләвен, нинди ритм белән тибүен шунда ук билгеләделәр:

– Молодцы, әй!..

Чыннан да, күңелне алгысытып куярлык күренеш иде бу. Аланлык хәлиткеч бәрелеш барган сугыш кырыен хәтерләтә иде. Һавадан очып килүче снаряд, мина шартлагандагы кебек тавышлар чыгарып, электр пычкылары чыжылдый. Шунда ук бомба гөрселдәвен хәтерләтеп, бер-бер артлы агачлар ава. Берничә урында, һавага саргылт-кара янгын төтене бөркеп, ботак өемнәре яна. Акрын гына искән җил белән лесосекага таралган шул куе төтен эченнән, атакага күтәрелгән танклар кебек, берьюлы дистәләрчә юан агачларны бөтен килеш тагып КТ-12 маркалы трелёвка тракторлары килеп чыгалар. Самолётлар гүләвен хәтерләтеп, күчмә электростанцияләр эшли. Тимер юл платформалары янында берничә колач юанлыгындагы имәннәрне уенчык урынына гына чөеп йөрткән электрокраннар, лебёдкалар, транспортёрлар шыгырдый. Дәртле хезмәт кайный!..

– Урманның менә шулай шаулавын мин күбрәк яратам, әй, – диде Бәдри ага, елмаеп.

Директор Ниязны, тракторлар салган киң юл буйлап, лесосекага алып кереп китте. Иң элек алар агач аударучылар янына туктадылар.

– Менә алар – урманны шаулатучылар! – Директор тәбәнәк кенә буйлы бер егет янына атлады. – Менә, кем, Нияз, таныш булыгыз, безнең новаторыбыз – Илдархан Хуҗиев.

Егет тирләгән маңгаен җиңе белән генә сыпырып алды да, елмаеп, Ниязга кулын сузды.

– Бераз тирләтә, – диде ул, сүзен дәвам иттерә алмавына уңайсызланып. – Менә минем ярдәмчем… – Ул таза гына гәүдәле егеткә күрсәтте. – Николай белән бергә эшлибез.

Илдархан билендәге каешын рәтләп куйды да, пычкысын алып, карт каек агачы янына килде. Ярдәмчесе Николай да аның артыннан атлады.

Бәдри ага, алар ягына күрсәтеп:

– Күрәсеңме, җаен белеп эшлиләр егетләр. Ботак кисүчеләргә, бигрәк тә тракторчыларга агач тарттырырга уңай булсын өчен, агачларны бары тик бер генә юнәлешкә аударалар, – диде.

Ниязга боларның барысы да күптән таныш булса да, ул директорның сүзен бүлдермәде.

– Илдархан кискән җирдә эшкә комачаулый торган төпләр калмый, агачлар җил уңаена да аумыйлар, бер-берсен тоткарламыйлар да… Шуңа күрә тракторчылар да, ботак кисүчеләр дә аның участогына бик теләп, шатланып баралар.

Илдархан кулындагы электр пычкысы ачы тавыш белән чыелдап җибәрде. Егет агачның авасы ягын киртләде дә каенны кисәргә кереште. Тирә-якка йомшак пычкы чүбе чәчелде, күз иярмәс тизлек белән пычкы агачның үзәгенә якынлаша башлады. Карт каен йомшак кына шартлап куйды, һәм пычкы кискән урын киңәеп ачылып китте…

Әле бая гына биек һәм юан булып үсеп утырган каен, гомер буе бергә үскән, җил-давылларны бергә кичергән күрше агачларга тотынып калырга теләгәндәй, бәрелә-сугыла ава башлады. Аның бөдрә башы мул булып коелган яфраклар өермәсе эчендә бөтенләй югалып калды…

Илдархан үзенең ярдәмчесе белән икенче агач янына күчте. Алар артыннан агач төпләре, киселмичә калган вак куаклыклар арасыннан, кара еланга охшап, электр кабеле шуышты. Егетләр икенче агачны аударганда, теге каенның ботаклары селкенүдән туктамаган иде әле.

Директор белән Нияз тимер юл платформаларына таба атладылар. Биредә шау-шу аеруча куәтле иде. Тракторлар, бер-бер артлы манёвр ясап, урманнан юан агачларны өстерәп чыгаралар һәм аларны платформа янына бушаталар. Электрокраннар һәм автокраннар ул агачларны вагоннарга төйиләр. Тирә-яктан нарат сагызы һәм агач исе аңкып тора.

Шулвакыт Бәдри ага, производство киңәшмәсенә катнашасы кешеләрнең кайберләрен күреп килим әле дип, сал өстеннән барган кебек бер бүрәнәдән икенчесенә сикерә-сикерә, күчмә электростанция ягына китеп барды.

Платформалар янына килеп туктаган бер трактор йөген бушатырга да өлгермәде, кечкенә генә кызыл флаг таккан икенче трактор эстакада янына килеп тә җитте. Нияз шул алдынгы тракторчыны күрергә теләп алгарак атлады һәм башына җилфердәп торган флаг төсле үк косынка бәйләгән Көлемсәрне күреп хәйран калды.

Көлемсәр, кабинадан яртылаш чыгып, көр тавыш белән алдагы тракторчыга кычкырды:

– Вася, тизрәк кыймылда! Югыйсә үкчәңә басам…

Майланудан күн кебек ялтырап торган комбинезон кигән Вася, ап-ак тешләрен күрсәтеп, кычкырып җавап кайтарды:

– Басмыйча гына тор әле! Синең өч-дүрт чыбык тагып, тракторны бушлай куып йөрүеңә мин гаеплемени?..

Вася тагын нәрсәдер әйтте, тик Нияз шау-шу аша аның соңгы сүзләрен ишетәлми калды. Ул Көлемсәр алып килгән агачларга карады. Агачларның саны һәм күләме, чыннан да, алдагы тракторларныкыннан шактый кимрәк иде.

Нияз, трактор туктап торудан файдаланып, Көлемсәр янына йөгереп килде һам аның кулын кысуын үзе дә сизмичә калды:

– Көлемсәр!..

Ниязны күргәч, Көлемсәр ничектер каушап, аптырап китте, бары: «Исәнмесез!» – дип кенә җавап кайтара алды.

Нияз аның кичәге кара урман турындагы җырын исенә төшерде:

		Туа шунда матур фикер,
		Туа анда яңа хисләр шул,
		Карурман кергәч…

Ул үзенең соклануын яшерә алмады. Дөресрәге, яшерергә дә теләмәде. Хәер, бу бер соклану гына да түгел иде бугай. Ниязның күңел түрендә горурлыкка охшаган ниндидер бер җылылык дулкыны туды. Кинәт кенә әллә нәрсә булды да куйды шунда. Үзәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышы белән җырлаучы, җыйнак, хәтта бераз үсмер малайларныкына охшашлы чандыррак гәүдәле Көлемсәрнең шундый катлаулы машина артында утыруын күрү иләсләндереп җибәрде аны.

Нияз кичә аның ни өчен алай тиз генә кайтып китүенең сәбәбен сорамакчы иде дә тыелып калды.

Аларның аерылышулары, чыннан да, Нияз өчен ничектер сәеррәк булып тоелды. Яшьләр, өйләренә тарала башлагач, урамга чыктылар. Ләкин Көлемсәр, кичә пристаньда очраган шадра мастерны күрү белән, «Хушыгыз!» – диде дә йөгереп барып аны култыклап алды. Алар, яшьләр төркеменнән аерылып, икәү генә караңгы тыкрыкка кереп югалдылар. «Абыйсы микән әллә?» – дип уйлап куйган иде Нияз. Тик ачык кына бер нәтиҗәгә килә алмады.

Кичә дә, бүген дә Нияз бары тик бер генә теләк белән, Көлемсәрне күрү теләге белән генә яшәде. Менә ул аның каршында. Зур кара күзләр, нечкә иреннәр. Тик озын толымнары гына җыйнак итеп җыелып куелганнар.

– Көлемсәр!.. – дип кабатлады Нияз һәм әйтәсе сүзен оныткандай тотлыгып куйды. Ләкин Көлемсәрнең сораулы карашын күргәч, бөтенләй югалып калды. Ул башкача очрашуны көткән иде. Билгеле, бер-берсенең кочагына ташлану кебек фикердән ул ерак тора иде. Шулай да үз кешеләр, бер-берсенә кирәк кешеләр кебек очрашырлар дип уйлаган иде ул. Ә монда әнә «Көлемсәр!..» дип дәшүгә үк, «Нәрсә тагын?..» дигән төсле сораулы караш. Юк, юк! Нияз алай бик тиз югалып кала торганнардан түгел. Ул мондый гына уңайсыз хәлдән чыга алыр…

Нияз берни булмаган кыяфәт белән сүзен дәвам итте:

– Көлемсәр, бирче тракторыңны. Бер генә рейс ясап карыйм…

Көлемсәр гаҗәпләнде. Елмаеп, бик телисез икән, рәхим итегез дигәндәй, җилкәләрен сикертеп куйды һәм кабинадан чыга башлады.

Нияз тиз генә плащын салып, аны янәшәдәге бер төп өстенә атып бәрде дә кабинага менеп тә утырды…

Нияз иң элек китерелгән агачларны бушатты, аннары, тракторын үкертеп, бер урында зырылдатып кире якка таба борды. Ул да булмады, тирә-якка төтен катыш сөрем исе бөркеп, икенче, аннан өченче тизлеккә күчеп, гадәттәгедән катырак шаулап урман эченә кереп тә югалды.

Ун-унбиш минут та үтмәде, авыр йөк тартудан әлсерәгән ат кебек пошкырына-пошкырына чыгып килүче трактор күренде.

Алда, эстакада янында трактор торуын күргәч, Нияз тормоз бирде һәм, кулъяулыгына кулларын сөртә-сөртә, кабинадан сикереп төште.

– Рәхмәт, Көлемсәр, – диде ул һәм башын иде.

Алдагы трактор кузгалып китте. Көлемсәр «Ярар, мин дә кузгалыйм инде» дигән кыяфәт белән Ниязга карап алды да кабинага кереп утырды. Кабина өстендә утырып торган Тәмир, машина платформа буена килеп туктау белән, урыныннан атылып төште дә агачларны эләктергән чокерларны ычкындырды. Шунда ук: «Тарттыр!» – дип сызгырып сигнал бирде…

Директорның, әйләнеп килгәннән соң, беренче сүзе шул булды:

– Йә, ничек?

– Шәп, – диде Нияз. – Тракторчыларыгыз бигрәк тә яхшы эшли икән.

– Дөрестән дә, бу мәсьәләдә безнең леспромхоз республикада иң алдынгылардан санала. Хәзер мин сиңа иң алдынгы тракторчыбызны күрсәтим әле. Бу сменада булырга тиеш үзе.

Бәдри урман эчендәге тракторлар ягына таба борылып карады:

– Көлемсәрме әллә?

Директор, хәйләкәр елмаеп, Ниязның күзләренә карады:

– Кара, кара, әй! Исемен дә белеп өлгергәнсең бит инде. Беләсеңдер, трелёвка тракторында хатын-кызларга эшләргә рөхсәт ителми бит. Безгә ул үзсүзле кызый белән байтак тартышырга туры килде. Бәхәс Казанга кадәр барып җитте. Хат язган бит, каһәр! Күрәсең, аның үзсүзлелеге, үзсүзлелегеннән дә бигрәк тракторчы булам дигән теләге каршында без көчсезрәк булып чыктык.

Күчмә механика мастерскоена кереп чыкканнан соң, директор кайту ягына каера башлады.

– Безнең бит әле бүген киңәшмәдә дә буласыбыз бар, – диде ул.

Ниязның Көлемсәр эшләгән потоктан китәсе килмәсә дә, бу турыда Бәдри агага белгертмәде. Алар Түбән складка агач алып төшүче беренче поезд белән үк кайтып киттеләр.

Төш вакытларында башланган производство киңәшмәсе кояш баеганчы дәвам итте. Сүз, нигездә, агач әзерләүнең быелгы көзге-кышкы сезон планы һәм аның үткән елгыга караганда икеләтә диярлек зур булуы турында барды. Чыгып сөйләүчеләрнең барысы да диярлек бары тик эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану, сәгатьлек график һәм агач әзерләүдә комплекслы механикалаштыруны производствога тагын да кыюрак кертү чараларын күргәндә генә планны үтәп чыгу мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.

Киңәшмәнең башында ук чыгыш ясаган баш инженер Ногман Сәйфиев яңадан сүз бирүләрен сорады. Аның ниндидер бик җитди, әһәмиятле нәрсә әйтергә җыенуы бер урында тыныч кына утыра алмавыннан ук күренеп тора иде.

Директор башлаган сүзен дәвам итте:

– Әйе, иптәшләр, быелгы көзге-кышкы сезон планы гаять дәрәҗәдә зур. Кабатлап әйтәм, гаять зур. Быел план гына түгел, әзерләнәсе агачның ассортиментлары да арткан. Барыгызга да билгеле булганча, безнең леспромхоз шахталар өчен ныгытмалар әзерләми иде. Ә быелгы планда, күрәсез, бу ассортимент та өстәлгән. Димәк, безнең салларның бер өлеше Донбасс шахталарына кадәр чыгарылачак. Без кичекмәстән бу мактаулы бурычны төгәл үтәүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар билгеләргә тиешбез…

Баш инженерның түземлелеге тәмам чигенә җитте, ахрысы. Ул директорның урынына утыруын да көтмәде, сикереп торып, өстәл өстендә яткан леспромхоз картасына кул аркасы белән шапылдатып сугып алды да кызып сөйли башлады:

– Сез әле һаман да элементар бер нәрсәне аңларга теләмисез. Әйе, теләмисез! Сал да сал, дисез. Ә кайда салламакчы буласыз соң сез ул салларны? Иң элек шул сорауга җавап бирегез сез миңа. Мин сездән саллау урыны – плотбище турында сорыйм. Минемчә, иң элек шушы мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Кабинетта утыручылар «Ничек соң әле без үзебез бу нәрсәне күрә алмаганбыз» дигән сыман тынып калдылар. Моны сизеп алган Сәйфиев тагын да кызыбрак сөйләргә тотынды:

– Үткән сезон планы, быелгыга караганда, ике тапкырга кимрәк иде. Анда да салларны көч-хәл белән генә урнаштыра алдык… Безгә бу планда күрсәтелгән агачны саллау өчен кимендә ун гектар мәйдан кирәк булачак. Ә безнең нибары биш, күп дигәндә алты гектар саллау мәйданыбыз бар. Аның да әле күп урыннарын кар төшкәләгәнче кырдырасы, тигезлисе бар. Менә бит төп мәсьәлә кайда!..

Баш инженер, мәһабәт гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән өстәл өстенә иелеп, йонлач кулларына таянды. Аннары каш астыннан гына өстәл тирәсендә утыручыларга «Йә, моңа ни әйтерсез икән?» дигән кебек карап алды да яңадан сүзгә кереште.

– Ә Түбәнге складның менә бу өлешендә, – дип, ул картага төртеп күрсәтте һәм баш бармагының тупас тырнагы белән Кама буендагы ачыклыкның шактый өлешенә тирән сызык сызып куйды: – саллар салу турында уйламагыз да. Бу урында фанерга дигән каен штабельләнәчәк. Менә бу өлешен протез юкәләре һәм башка төрле спецсортлар алачак. Ә менә монда тара заводыннан чыккан продукция өеләчәк. Алар мөмкин кадәр суга якынрак булырга тиешләр.

Сәйфиев тырнагы белән ике-өч гектарга якын җирне бүлеп алса да, аның сүзендә хаклык барлыкны сизенепме, каршы килүче булмады.

– Ул гына да түгел, – диде ул, кызып. – Быел Түбәнге складка өстәмә тар тимер юл кольцосы салыначак. Тагын бер эстакада өстәләчәк. Алар да шактый гына урын алырлар. Шулай итеп, безгә Сөлекле елгасының сул як үзәнлеге генә кала…

Кабинетны тирән тынлык басты. Бары тик директор гына креслосын шыгырдатып, селкенгәләп куйды. Аның нәрсәдәндер канәгатьләнеп җитмәве йөзенә бәреп чыккан иде.

– Йә, иптәшләр, ник тындыгыз? – диде ул. – Бу бит – ифрат әһәмиятле мәсьәлә. Филиппыч, сез ничек уйлыйсыз?..

Мич буенда бер ялгызы утырган сал агызу мастеры Лапитов директорның шулай аңа мөрәҗәгать итүеннән югалып калгандай булды. Ул әлегә кадәр бер сүз дә дәшми утыра иде. Филиппыч, кулы белән болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәчен, чәче кебек үк кара сакалын сыйпаштырып алгач, урыныннан күтәрелде.

– Плотбище мәсьәләсе, – диде Лапитов, тамак кырып алганнан соң, – әлбәттә, җитди мәсьәлә. Инженер дөрес әйтә. Саллар, – мастер директор ягына борылды, – әлбәттә, безнең Түбәнге складка сыеп бетмәячәкләр. Моны алдан ук хәл итеп куярга кирәк дип әйтмәкче идем мин үзем…

Урынлы әйтә белүе белән танылган карт мастер чыгышын озакка сузмады. Урынына утырды.

Лапитовлар нәселе – Кама һәм Идел буенда төпләнгән нәсел. Мастерның бабасы гомер буе бурлак лямкасы тарткан, Кама-Идел ярларын буйдан-буйга уннарча тапкыр җәяүләп үткән. Актык чиктә, күкрәк сөякләре кысылып, кан косып, сулыш ала алмыйча, яр буенда егылып калган. Әтисе дә гомерен су өстендә үткәргән. Филиппыч үзе дә унике-унөч яшеннән бирле үк яр куеныннан чыкмаган. Кышларын сал бәйләгән, җәй көннәрендә сал белән Әстерханга кадәр агып төшкән. Хәзер аның улы да сал агыза. Әле моннан дүрт-биш кенә ел элек улына, диңгез салларын йөртү өчен, махсус җайланма уйлап тапканы өчен, орден биргәннәр иде.

Кабинетта яңадан тынлык урнашты. Бераздан, бу тынлыкны бозып, урындык шыгырдап куйды. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Технорук Виктор Ильич Коробов урыныннан торды.

– Мөмкинме? – диде ул, директорга карап.

– Рәхим итегез!

Технорук эчке ресурслардан дөрес файдалану, эшчеләрнең активлыгын тагын да арттыру турында сөйләп китте.

– Нәрсә әйтергә телисез сез? – диде баш инженер, аның сүзен бүлеп. – Конкретрак сөйләшче, пожалуйста!

– Минем әйтәсе килгән сүзем шул, Ногман Нуруллович, сез кеше сүзен бүлдермәгез. Сез сөйләгәндә, мин дәшмәдем. – Технорук, бераз ярсуы басылгач, алдында яткан кәгазьне калтыранган куллары белән әвәли-әвәли дәвам итте. – Без, иптәшләр, кемнең дә безнең өчен килеп эшләвен көтеп ятарга тиеш түгелбез…

Аның күтәрелгән мәсьәләдән читкә тайпылуы баш инженерның гына түгел, башкаларның да кәефен җибәрде, ахрысы. Директор да технорукның сүзен бүлеп, сорап куйды:

– Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?

– Минме? Минемчә, моның өчен иң элек машиналарга, механизмнарга бирелгән планны карап чыгарга, дөресрәге, арттырырга кирәк…

Баш инженер кинәт кенә аңа таба борылды:

– Технологияне бозу бит бу.

– Булса ни!

– Ничек инде?..

– Тынычланыгыз, иптәшләр. – Директор юан зәңгәр карандашы белән өстәлне шакып куйды. – Технологияне бозу әллә ни бәла түгел. Аны бит без үзебез төзибез…

– Соң бит машиналарга да үз вакытында ял бирергә, карарга да, профилактика ясарга да кирәк.

Бәдри ага баш инженерның сүзен бүлде:

– Әгәр дә механизмнар, машиналар, сез әйткәнчә, ялсыз да, ремонтсыз да эшләсәләр, кешеләр дә өзлексез бер үк ритм, бер үк темп белән нормаларын арттырып үтәп тора алсалар, безнең биредә утыруыбызның мәгънәсе дә булмас иде.

Директор белән баш инженер үзара бәхәсләшә башлауга, технорук урынына утырып тынып калды. Директор аның ягына борылды:

– Нәрсә, Виктор Ильич, әйтәсе сүзегез бетте дәмени инде?

– Бетте.

Кешене тыңлауга караганда, күбрәк үзе сөйләргә яратучан Сәйфиев бу юлы да тыныч кына кала алмады.

– Ниткән эш бу? Әйтегезче, пожалуйста, – диде ул, тәмам ярсып.

– Юк-бар нәрсәләр белән сүзне икенчегә борып маташуның нигә кирәге бар? Кемне алдыйбыз? Соң, Алла коллары, сүз урманда агач әзерләү турында түгел, ә Түбәнге складта әзерләнгән агачларны саллау өчен, урын булдыру турында бара лабаса. Ә аның үз тугызы тугыз. – Ул бөтен гәүдәсе белән технорук ягына авыша төште. – Әгәр дә механизмнардан һәм эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансак, бу бирелгән планны үти алачакбыз дисез. Нәрсәгә таянып әйтәсез аны, йә? Бу бит гомуми фразалар гына. Ярар, сезнеңчә дә булсын ди. Ләкин бит мәсьәлә агачны егуда гына түгел. Кабатлап әйтәм, егуда гына түгел. – Ул куллары белән һаваны ярып селтәнеп алды. – Киселгән агачны кичекмәстән үз вакытында урнаштыра баруда. Үзегез беләсез: хәзер агачның сортлылыгын, эшкә яраклылыгын арттыру өчен, көрәш безнең алдыбызда иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Әгәр дә сезнең киселгән агачларыгыз, складта урын булмау сәбәпле, кышка урманда кар астында калалар икән… – Баш инженер, «Ул чагында нәрсә булачагын үзегез дә бик яхшы беләсез» дигән сыман, кулларын җәеп җибәрде һәм тавышын акрынайта төшеп дәвам итте: – Бераз кояш карый башлау белән, синең фанерга дигән каеннарың, спецзаказ наратларың үзеннән-үзе чәрдәкләнеп ярыла башлаячак. Ә җәйгә инде ул агачлар утыннан башка бернәрсәгә дә ярамаячаклар… Әле дә эшкә яраклы агачның процентын арттыру буенча күкрәк кагып мактанырлыгыбыз юк. Ярый әле, тара заводы булдырдык…

Чыннан да, Бөреле леспромхозы соңгы ике ел эчендә, тара заводы салып, утынга чыга торган агачның шактый өлешеннән ящиклар өчен вак такталар әзерләп, зур мая туплады.

Бәдри ага тагын да җитдиләнә төште. Ул киңәшмәнең мондый борылыш алуын бөтенләй көтмәгән иде. Директор сакал-мыек баскан яңакларын сыйпап алды да, күтәрелеп, баш инженерга мөрәҗәгать итте:

– Сез үзегез ниндирәк тәкъдим кертер идегез? – Ул туп-туры Сәйфиевнең күзләренә карады.

– Минемчә, биредә бер дә ялагайланып, патриот булып кыланып торасы юк, мәсьәлә без уйлаганга караганда да серьёзныйрак. Үз башың аркылы үзең сикерә алмаган кебек, көчең җитмәгән нәрсәне өстеңә алуда да мәгънә юк…

Һәр очракта да ярып, туры әйтә торган баш инженерның да дәүләт планын үти алмыйбыз дип өзеп әйтергә батырчылыгы җитмәгәнлеге сизелде. Ләкин аның бу кыюсызлыгы озакка бармады. Кинәт ул көзән җыергандагы кебек кискен хәрәкәтләр ясады да тагын да кызыбрак сөйләп китте:

– Быелгы көзге-кышкы план язгы боз шикеллерәк, аңар таянып эш итәргә мөмкин булмаячак. Биредә, минемчә, бердәнбер дөрес юл бар. Ул да булса кичекмәстән Казанга, тиешле инстанцияләргә шалтыратырга, бер дә булмаса, үзебезнең хәлне аңлатып телеграмма җибәрергә. Алай да булмый икән, берәр кеше җибәрербез. Ләкин нәрсә генә булмасын, бу план, русча әйткәндә, безгә не по плечу…

Барысы да диярлек баш инженерның вакыты-вакыты белән шулай кискенрәк әйтеп ташлый торган гадәте булуын белүгә карамастан, аның дәүләт планы турында шулай кырт кисеп ташлавы белән, әлбәттә, риза була алмадылар. Төрле яктан өзек-өзек репликалар ява башлады:

– Юк инде, Ногман дус, теләсәң нәрсә әйт, синең тәкъдимең тәкъдим түгел…

– Моннан да җиңел юл юк ул.

– Юк, юк! Кая ул…

– Батмый.

– Әлбәттә.

Сәйфиев, шау-шу кубачагын сизепме, кабинеттагы тавышларны туктатырга теләпме, уң кулын күтәреп, сүзен дәвам итте:

– Ләкин, иптәшләр, һәрнәрсәгә реальрәк карарга кирәк. Үзегез уйлап карагыз… әнә безнең хөрмәтле Филиппычыбыз да миңа берсүзсез кушылды…

Лапитов, «туктагыз әле!» дигән сыман, кулын күтәрде.

– Мин сезгә дәүләт планы турында түгел, плотбище мәсьәләсендә кушылам дидем. Боларның икесе ике нәрсә, иптәш инженер!

Директор карандашы белән өстәлне шакып алды да, күтәрелә төшеп, карта өстенә иелде.

– Ногман Нуруллович әйткән нәрсәләр, әлбәттә, барысы да дөрес, –диде ул. – Ләкин безгә, каршылыкларны, авырлыкларны күрсәтү белән беррәттән, дәүләт тарафыннан бирелгән планны үтәүне хәл итә торган чаралар, үзегез әйтмешли, деловой тәкъдимнәр кирәк.

Нияз күңеле белән кайнар табигатьле, үзсүзле инженерны яклады. «Үткен, кискен характерлы кеше», – дип нәтиҗә ясады ул, үзенчә. Билгеле, беренче тәэсиргә карап кына кеше турында фикер йөртүе кыен нәрсә. Әнә директор турында да бит ул алданрак бөтенләй диярлек башка төрле уйда иде. Нияз инде: «Йомшак, эшлексез кешеләргә хас булганча күп сөйләнүчән…» – дип уйлаган иде. Хәзер исә ул фикере, нигездә, үзгәрде. Кара, ничек эшне, мәсьәләне кискен итеп, кабыргасы белән куя. Хәтта күз карашларына кадәр үзгәрде. Эшне үзенең хаклы икәнлегенә нык ышанганча алып бара…

Киңәшмә барышында ук Нияз үзенә кирәк сүзләрнең бөтенләй диярлек булмавына бераз борчыла да башлаган иде. Чыннан да, сүз көзге-кышкы планнан ары узмады. Ә бит ул язылачак дипломы өчен кирәк булган бик күп кызыклы мәгълүматлар алырына өмет итеп утыра иде. Киңәшмәнең дәвамы да әллә нәрсә вәгъдә итми кебек.

Әнә директор да шактый вакыт картадан күзләрен алмыйча утыра бирә. Гүя ул, бу уңайсыз хәлдән чыгу өчен, берәр ачыклык яисә агачларны саллау урыны табарга тиеш иде. Менә аның бармаклары Түбәнге складны буйга да, аркылыга да кискәләп үттеләр. «Инженер дөрес әйтә», – дип уйлады ул. Кама буенда элеккечә үк кыйммәтле ассортимент штабельләре өеләчәк. Ә биредә, тара заводы янында – утын штабельләре. Утын урыны да, үткән елгага караганда, шактый артыграк кирәк булачак. Урман никадәр күбрәк киселсә, утын да шулкадәр күп булачак. Нишләргә соң?.. Үткән елгы план, быелгыга караганда, чыннан да, ике тапкырга диярлек азрак иде. Шулай булса да Сөлекле елгасы үзәнлегенә, Түбәнге складның үзәк мәйданына саллар чак-чак кына сыйганнар иде. Бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә соң?.. Ничегрәк? Әллә инде, чыннан да, планны кыскарту турында Казанга мөрәҗәгать итеп караргамы? Ләкин бу, – кем әйтмешли, иң җиңел юл. Бәлки, бераз кыскартырлар да. Тик алай итәргә беркайчан да соң түгел.

Бәдри аганың йөзендә ниндидер әрнүле күләгә чагылып китте. Чырае җитдиләнде. Аннары, фикерен дәвам иткәндәй, үз алдына мыгырданып куйды: «Ләкин дәүләт тарафыннан бирелгән план – безнең өчен закон ул… Шундый чакта Дәрҗиясе дә өйдә юк бит аның…» Директорның башыннан шундый уй йөгереп узды.

Директорның сәяси эшләр буенча урынбасары Дәрҗия Айтуганова Казанга партия мәктәбенә курска киткән иде. Бәдри ага аның юклыгын бөтен кискенлеге белән бары тик хәзер генә төшенгәндәй булды. Директорның күңеле китек иде. «Әллә шалтыратып киңәшеп караргамы», – дип тә уйлады директор. Ләкин читтән торып әллә ни ярдәм итә алмас шул ул. Җитмәсә, тагын укуларының да иң кызу вакытыдыр…

Директор, шундый уйларга бирелеп, яңадан урынында селкенгәләп алды. Аның күз карашы бүгенге киңәшмәдә бөтенләй диярлек сүзгә катнашмыйча утырган беренче участок партгрупоргы мастер Зариф Гыймазовка төбәлде. Бу караш: «Йә, Зариф туган, син нәрсә әйтәсең? Син бит вакытлыча гына булса да Айтуганова урынына партком секретаре булып калган кеше», – ди иде.

Аның һәрвакытта да ашыкмыйча, уйлап эш итәргә яратучан мастердан төпле фикер ишетәсе килә иде.

Зариф, директорның карашын, уйларын сизенгәндәй, үзенең моңарчы бернинди тәкъдим кертмәвенә, хәтта сүз дә алып сөйләмәвенә борчылып утыра иде. Тик нинди тәкъдим кертергә дә, сүз алып нәрсә турында сөйләргә дә белмәде. Ул әле, бәхәснең кайсы тарафына кушылырга белмичә, хата ясаудан курыккан кеше сыман, башын түбән иеп утыра иде. Кайчандыр шулай үзара киңәшеп утырганда, Дәрҗия Айтуганова аңа җитәкчелек итүнең җаваплылыгын сөйләгән иде. «…Җитәкчелек итү ул – алдан күрә белү, алдан тоя белү дигән сүз. Икенче төрле итеп әйткәндә, перспектива».

Ә менә бүгенге бәхәснең киләчәге ничек булыр? Кем фикере уңыш алып килер, кемне якларга биредә? Ничек кенә булмасын, ул, әлбәттә, инженерның дәүләт планына каршы чыгуына кушылудан бик ерак тора иде.

Аның уен директор белән баш инженер арасында кызып киткән бәхәс бүлде.

– Бәлки, салларның какшагаларын зуррак, биегрәк итеп өю хисабына урынга бераз экономия ясап караргадыр, – диде баш инженер. – Яз көне, эткәләп-төрткәләп булса да, пароходствога тапшырыр идек әле. – Ләкин шулчак ул үзе үк бу фикеренә каршы төште. – Кызганычка каршы, быел без һич тә алай итә алмыйбыз. Чөнки үзләштерәсе урман участокларында күбесе –каен, имән, карагай кебек авыр, каты агачлар. Ул гына да түгел, эш барышында сал аслыгы җитмәү куркынычы да бар…

Сал аслыгы җитмәү – һәр елны диярлек леспромхоз алдында торган җитди мәсьәләләрнең берсе ул. Чөнки һәрбер какшаганың яки сал бәйләменең аскы өлешенә, кагыйдә буларак, юкә, нарат кебек җиңел агачлар түшәлергә тиеш. Югыйсә гел каен, имән яисә карагай агачыннан гына ясалган сал калыкмый, бата. Андый салларны пароходчылык идарәсе дә кабул итми.

– Боларның барысы да күптән билгеле инде, – диде Бәдри ага, баш инженерның сүзен бүлеп. – Ләкин шуны да онытмаска кирәк. Дәүләт тарафыннан план бирелдеме, димәк, ул белеп бирелгән. Бирелдеме инде, аны үтәргә дә, саллау өчен урын табарга да ярдәм ителер…

Берничә җирдән берьюлы: «Дөрес! Әлбәттә, ярдәм итәрләр!» – дигән авазлар ишетелде.

Ләкин баш инженер бирешергә уйламый иде әле. Киресенчә, үзе һөҗүмгә күчә башлады.

– Нинди ярдәм көтәсез сез! Соң бит һәрбер эшкә реаль карарга кирәк. – Ул, ярсып, директор ягына борылды. – Аңлагыз, наконец! Закон каршында дәүләт планын өзүчеләр булып алар түгел, – ул кабинетта утыручыларга күрсәтте, – беренче чиратта без басачакбыз. Да, да!..

– Бүредән курыксаң, урманга барма.

Сәйфиев янаган тавыш белән:

– Карагыз аны! Бу мәкальләрнең бик кыйммәткә төшүе бар, – диде.

– Куркытмагыз!

– Соңыннан үкенерлек булмасын. Ишетегез аны!..

Бәдри ага таный алмаслык булып үзгәрде. Беркемнең дә әле аның шундый үзсүзле, кызу кеше икәнлеген күргәне юк иде.

Директор үзен кулга алырга тырышып дәвам итте:

– Безнең биредә күпчелегебез – коммунистлар. – Ул ярдәм көткәндәй як-ягына каранып алды. – Ничек соң, иптәшләр, без бу планны, чыннан да, үти алмабыз микәнни?..

Бүлмәдә шау-шу күтәрелде:

– Димәк, үтәп чыга алабыз?..

Баш инженер тәмам ярсыды, хәтта кычкырып җибәрде:

– Тавышка куймыйсызмы тагын?..

– Кирәк булса тавышка да куярбыз, – диде Бәдри ага, мөмкин кадәр үзен тынычрак тотарга тырышып. Ул урыныннан торды. Аның куллары җиңелчә генә калтырыйлар иде. Директор үзенә төбәлгән дистәләрчә күзләрне күрде. Алар бар да аның актык сүзен көтәләр иде. Ул, һәрбер сүзенә басым ясап:

– Дәүләт тарафыннан бирелгән план, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Аны үтәү – безнең өчен закон. Шик юк, иптәшләр, без быелгы планны да уңышлы башкарып чыгарбыз, – диде.

– Дөрес!

– Һичшиксез башкарып чыгарбыз!

Сәйфиев түзмәде, урындыгын дөбердәтеп, урыныннан торды һәм, тешләрен кысып, каш астыннан гына директорга карап, чөйгә эленгән плащын йолкып алды да ишеккә таба юнәлде.

– Карап карарбыз, ничек үтәрсең икән, – диде ул, чыгып китешли. Аның бар көченә ишекне шапылдатып ябуыннан тәрәзә пыялалары шыңгырдап калдылар.




3


Нияз киңәшмәнең бетүен дә көтеп тормыйча чыгып китте һәм, Көлемсәрне каршы алу өчен, тимер юл перронына таба юнәлде. Анда ниндидер бер егет киләп сара иде инде, күрәсең, ул да кемнедер көтә иде.

Ул көнне поезд соңгарак калды.

Перрон тирәсендә үсеп утырган яшь каен кәүсәләре, ак ефәккә төрелеп үтәдән-үтә күренгән шикелле, ерактан ук җемелдәп торалар. Тирә-якта көз хакимлек итә. Агачлар кызыл, сары, кызгылт-сары яфраклар белән бизәлгәннәр. Кайбер яшь каеннар гына, күрше карасу-яшел чыршыдан үрнәк алган кебек, үзләренең яшеллекләрен саклап, әйтерсең лә көзгә бирешмәскә телиләр. Ләкин алар да үзләренең нәфис, саф яшеллекләрен югалтканнар инде, көзнең кырыс кагыйдәләренә буйсына башлаганнар. Әле күптән түгел генә явып үткән яңгырның алтын йөгертелгән яфракларга кунган тамчылары болытлар арасыннан кыска гына вакытка күз кысып куйгалаган кояшның саран нурлары астында, асылташлар кебек, ничәмә төрле төсләргә кереп җемелдиләр. Яңгыр белән мул сугарылган дымлы җир өстеннән бөркелеп пар күтәрелә. Баеп килүче кояшның кыйгач нурлары белән өртелгән табигать, авыр йөктән арынып, ничектер иркен сулыш алган кебек булып күренә иде. Каен кәүсәләренә, чак кына сизелерлек булып, алсулык йөгерде… Кояш тәмам баеды… Аңа алмашка тирә-якта электр утлары кабындылар. Якынлашып килүче поездның кычкыртуы ишетелде.

Ниндидер эчке бер дулкынлану белән Көлемсәрнең урманнан кайтуын көткән Нияз, поезд якынлаша башлагач, гаепле кеше сыман читкәрәк китте.

Вагоннарның берсеннән, поездның туктавын да көтеп тормыйча, бер кыз сикереп төште. Кемнедер көтеп торган баягы егет йөгереп килде дә кызны култыклады. Алар тар сукмак буйлап әкрен генә ачыклыкка таба атладылар. Егет өстендәге пиджагын, салып, кызның җилкәсенә каплады…

Урманнан кайтучылар вагоннардан төшү белән, тирә-як җанланып киткәндәй булды. Паровоз, вагоннарны калдырып, кычкырта-кычкырта манёвр ясый башлады. Яшьләрнең шаярышып көлүләре яңгырап торды.

Яшьләр белән бергә Көлемсәр дә вагоннан төште.

Очрашу Нияз көткәнчә булмады. Көлемсәр, аны күрү белән, адымнарын әкренәйтте һәм вагоннан бергә төшкән иптәшләреннән чак кына арткарак калды.

– Сез ничек биредә? Кемне көтәсез? – диде ул.

Көлемсәрнең шундый битараф сораулар бирүе Ниязны аптырашта калдырды. Ул ничек җавап бирергә дә белмәде. «Сездән башка кемне көтим соң?» – димәкче иде дә тыелып калды. Бары тик:

– Бик соң кайттыгыз… – дип кенә әйтә алды.

Көлемсәр, озынга сузмыйча гына, соңга калуының сәбәбен аңлатып бирде: урманда да агач әзерләүнең көзге-кышкы планы мәсьәләсенә кагылышлы җыелыш булган икән.

Алар, перроннан үтеп, посёлокны каплап торган куе агачлыкка керделәр. Биредә тынычрак та, караңгырак та. Бары тик урыны-урыны белән агачлар арасына үтеп кергән яктылык кына аларның күзләрен кытыклый иде.

Очрашуның, ничектер, сәер һәм бәйләнешсез сүзләр белән башланып китүен Нияз үзе дә ачык сизде. Шуннан куркып булса кирәк, ул бөтенләй башка тон белән сүз башлады:

– Көлемсәр, сез минем каршы алуыма ачуланмыйсыздыр бит? – Җавап кайтарылмагач, Нияз сүзен кыюрак дәвам итте. – Мин башкача булдыра алмадым. Мине, язмыш дип әйтимме инде, бирегә китереп ташлагач, бик күңелсез, хәтта түзә алмаслык күңелсез булыр дип уйлаган идем. Тик сезне күрү… сезне беренче күрүем белән үк андый уйлар бөтенләй челпәрәмә килделәр. Синең тавышың, Көлемсәр, синең гади генә сүзләрең минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр…

Нияз соңгы сүзләрен әйткәндә, алар ачыклыкка чыгып җиткәннәр иде. Көлемсәр адымнарын тизләтә төште, йөзе җитдиләнде һәм «Сез нәрсә сөйлисез?» дигән төсле Ниязга таба борылды.

Нияз, Көлемсәр йөзендә чагылып киткән бу кискен үзгәрешне сизеп булса кирәк, сүзне икенчегә борырга ашыкты һәм бөтенләй башка тавыш белән:

– Көлемсәр, сезнең эшегездә миңа аңлашылып җитмәгән серләр бар, – диде.

Көлемсәр дә сүзнең икенчегә күчүенә шатланып, ачылып китте һәм Ниязга карады:

– Нәрсә ул? Нинди сер?..

– Бәлки, мин аңламый торганмындыр, минемчә, башка тракторчылар, мәсәлән, шул ук Василийны алыйк, агачны сезгә караганда күбрәк чыгарадыр төсле… Ә процент күрсәткечләре ягыннан сезнеке икеләтә диярлек артык. Эш нормалары бердер бит?

– Сез безнең эшне зур дикъкать белән күзәткәнсез икән. Тик менә процент күрсәткечләре, сез әйткәнчә, икеләтә үк артык түгел инде.

– Шулай ич, – диде Нияз.

– Юк.

Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, адымын акрынайтты.

– Моның сере бик гади. Һәрбер тракторчының үз алымы, эш ысулы бар…

Шулвакыт алар яныннан ук, эштән кайтып, инде өс-башларын да алыштырырга өлгергән ике егет үтеп китте. Аларның берсе Көлемсәр белән исәнләште һәм, сәерсенеп, алар артыннан карап калды.

Моны Нияз да сизеп алды. Ул, бөтен гәүдәсе белән Көлемсәр ягына борылып, җиңелчә генә аның җилкәсенә кагылды.

– Көлемсәр, – диде ул, каш астыннан гына өздереп кызның күзләренә карап, – без болай берәр кешене көнләштермибезме соң?

– Юк, – диде Көлемсәр, читкәрәк тайпылып. – Минем иптәшем алай көнче түгел.

Ниязны яшен суктымыни! Аның ирен кырыйларында гына посып торган елмаюы да, каш астыннан гына өздереп каравы да шунда ук юкка чыкты, әйтерсең ниндидер көчле җил аларны як-якка чәчеп, сибеп җибәрде. Ул үзенең:

– Ничек?! Сез тормыштамыни? – дип соравын сизми дә калды.

Көлемсәр җавап урынына ияген кагып куйды. Ниязның таный алмаслык булып үзгәрүен күрсә дә, бернәрсә дә булмаган кебек, үзенең эш методы турында сүзен дәвам итте. Көлемсәр, Василийга караганда, агачны азрак итеп алса да, үзенең күбрәк рейс ясау хисабына отуы һәм тракторның ремонтара йөрү срогы артуы хакында сөйләде.

Ләкин Нияз башка уйларга бирелгән иде инде. Ул Көлемсәрнең соңгы сүзләрен бөтенләй диярлек ишетмәде, ишетсә дә, аларның мәгънәсен аңламады. Аның йөзе җитдиләнде. Ансыз да ак чырае тагын да төссезләнебрәк китте.

– Димәк, сез тормышта…

Ниязның авыз эченнән генә әйткән бу сүзләрен Көлемсәр салкын канлылык белән каршы алды. Ниязның күз карашында сагыш, моңсулык чагылып киткәндәй булды.

– Мин сезне бүтән күрә алмаммыни инде?

– Нишләп? Теләсәгез, безгә рәхим итегез… – диде Көлемсәр. – Иптәшем белән танышырсыз.

Ләкин бу сүзләрдә өметләндерү дә, тынычландыру да юк иде. Көлемсәр моны үзе дә сизде.

– Минем иптәшемне, бәлки, белә торгансыздыр. Мастер Зариф Гыймазов.

– Беләм. Хәзер беләм, Көлемсәр…

Зариф, гадәттә, эштән соңрак кайта. Көлемсәр, ул кайтканчы, өйалдына чыгып, аның кебек үк бил тиңентен салкын су белән юына, өс-башын алмаштыра һәм кичке аш әзерли башлый иде.

Яңа гына гаилә тормышы корып җибәргән бу ике яшьнең өендә һәрвакыт тынычлык. Андый тынлык бары тик аяз көннәрдә, кош-корттан бушап калган көзге урманда гына була. Кошлар сайрамый, куе яфраклар да үзара серләшеп шыбырдашмыйлар; андый чакларда Көлемсәр, радиоалгычны кабызып, бераз музыка тыңларга керешә. Музыка да бик тиз туйдыра, һәм ул Зарифның кайтуын көтә башлый.

Ләкин бүген бераз башкачарак булды. Ул кайтып җитсә дә, баскыч төбендә туктап, әле генә Нияз китеп барган якка текәлеп карап торды. Караңгы бүлмәгә керәсе килмәде аның.

Әнә Нияз да ниндидер зур җинаять эшләгән кеше сыман, башын түбән иеп, тыкрыкка кереп югалды…

Көлемсәр почта ящигына күз төшерде. Аннан газета кырыйлары күренеп тора иде. Ящикны ачып, почтаны алды да өйгә керде. Ут кабызды. Тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Соңыннан, арып, хәлдән таеп, диванга килеп утырды. Бераздан теләр-теләмәс кенә торып, салкын су белән юынды, өс-башын алыштырды. Ләкин, үзен, ничектер, җиңеләеп киткәндәй итеп сизсә дә, бер нәрсәгә дә кулы күтәрелмәде. Ул яңадан диванга килеп ауды.

Көлемсәрнең күз алдында моңсу карашлы Нияз басып тора, колагында аның әле күптән түгел генә әйткән әрнүле сүзләре яңгырый иде. «Ничек?! Сез тормыштамыни?.. Мин сезне бүтән күрә алмаммыни инде?..»

Көлемсәр, мондый уйлардан арыныр өчен, бераз өйне җыештырып алмакчы иде, тик бүлмә иртә белән үк җыештырылган булганга, тагын аптырап калды. Башка стандарт өйләрдәге кебек үк, бу бүлмәнең дә зур-зур өч тәрәзәсе бар. Аларга тоташ ак челтәр пәрдәләр эленгән. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Як-якта – ике карават, урта бер җирдә – күз явын алырлык ак эскәтер ябылган түгәрәк өстәл, аның өстендә – зәңгәрсу абажур. Өстәл тирәсенә артлы ике-өч урындык куелган. Мич буенда – ак киндер тышлык кидерелгән зур йомшак диван. Түрдә, урта тәрәзә каршында, бер генә тумбочкалы кечкенә язу өстәле. Шунда ук китаплар, журналлар өелеп куелган этажерка. Язу өстәле өстендә гөмбәгә охшаган кечкенә абажурлы лампа яна. Лампадан төшкән яктылык астында урта бер җиреннән ачылган китап ята…

Көлемсәр, эш югында эш булсын дигәндәй, өстәл өстендә яткан яңа «Огонёк» журналын кулына алды. Журналдан буяу һәм типография исе аңкып тора иде. Ул аны тезләре өстенә салды да, башын артка ташлап, диван аркасына терәлеп утырды, күзләрен сап-сары нарат такталарыннан тезелгән түшәмгә төбәде. Аның карашы такталарның берсендәге түгәрәк миңгә охшаган ботак эзенә текәлде. Гел бер генә ноктага карап торганнанмы, ул ботак эзе кинәт бер зураеп, бер кечерәеп күренгән кебек булды.

«Синең гади генә сүзләрең дә минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр диде бит ул. Нәрсә соң бу?! – Көлемсәр үзенең гел Нияз турында гына уйлавына тәмам аптырап калды. – Нишләп соң әле мин гел аның турында гына уйлыйм? Нәрсәгә кирәк соң ул миңа?..»

Ләкин Нияз аның бөтен ихтыярын яулап алган, үзенә буйсындырган кебек иде. Ул, бу уйлардан котылырга теләп, журнал битләрен актаргалап, күзенә беренче очраган нәрсәне укырга кереште. Ләкин укыган кадәресеннән бернәрсә дә аңламады. Бер үк урынны кат-кат кайтып укып та карады, ләкин бу юлы да өзек-өзек фикерләр генә ялтырап киткәли иде.

Актык чиктә ул журнал битендәге төрле рәсемнәрне караштыра башлады. Менә Иделдәге бөек төзелешләр… Гигант краннар бәйләм-бәйләм агачларны күтәреп алып ярга бушаталар. Кем белә, бәлки, бу агачлар аларның леспромхозыннандыр…

Рәсемнәр караштырган арада Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, «Дуся» исемле хикәя укый башлады. Бераздан аның белән шулкадәр мавыгып китте, укып чыкканын да тоймыйча калды. «Эх, нишләп озынрак булмады икән», – дип уйлап куйды.

Хикәянең эчтәлеге дә исеме кебек үк гади иде.

Авылга яңа агроном килә. Ул Дарья Тимофеевна исемле берәүләрдә фатирга туктый. Бу карчык Дуся исемле кызы белән генә тора. Дусяның ире фронтта һәлак булган. Карчык шулай чәй эчеп утырган чагында, яңа агрономга Дусяның булачак кияве – Николай Николаевич турында сөйли. Укучы, бәлки, агроном белән яшь тол хатын Дуся бер-берсен яратышырлар, дип тә уйлый башлый. Ләкин алай булмый. Агроном Марьяна исемле кыз белән таныша һәм алар арасында саф мәхәббәт туа. Бу ике яшь йөрәк арасында дөрләп кабынган мәхәббәт Дусяга да дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Ул үзенең булачак киявенең тәкъдимен кире кага. «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», – ди.

Көлемсәргә бигрәк тә хикәянең соңгы өлеше ошады. Ул шул урынын кат-кат укыды: «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк».

Көлемсәрнең уйлары еракларга, моннан бер-ике ел элек булып үткән хәлләргә юнәлделәр…

Матур язгы көннәрнең берсе иде. Көлемсәр, шулай эштән кайткач, үзләрендә Зарифны очратты. Зарифның кайтуы турында ишетсә дә, Көлемсәрнең аны күргәне юк иде әле.

Зарифның Гөлҗиһан түти белән бергәләп чәй эчеп утыруында, беренче карашка, бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Ник дисәң, Зариф Көлемсәрнең фронтта һәлак булган ике абыйсының да иң якын дусларыннан иде. Аларны бит хәтта армиягә дә бер үк көнне, бер үк пароходта озатканнар иде. Фронтка китүче егетләрнең пароход палубасына менеп, гармунга кушылып җырлый-җырлый китеп баруларын тиз генә онытырга мөмкин идеме соң?!

		Китәргә килгән хәбәр;
		Инде нихәлләр итәрбез
		Кайтыр көннәргә кадәр, –

дип җырлаганнар иде алар. Пристаньда бер генә еламаган кеше дә калмады. Шул пароход белән Гөлҗиһан түтинең дә берьюлы ике улы китеп барды.

Зарифны күрү Көлемсәргә абыйларын хәтерләтте. Гөлҗиһан түти дә, кызының нәрсә турында уйлавын сизенеп булса кирәк, әле дә кибеп өлгермәгән күзләрен тагын бер тапкыр сөрткәләп алды:

– Үземнең Әхмәтем белән Мөхәммәтемне күргәндәй булдым. И Ходаем! – дип куйды ул.

Самавыр яңадан яңартылды. Сүз иярә сүз чыкты. Зарифның әнисен дә искә төшереп алдылар.

– Иллә-мәгәр көткән иде инде, мәрхүмә, – диде Гөлҗиһан түти. – Зарифым кайтса, бәлки, сәламәтләнеп киткән булыр идем дип тә әйткәли иде, бичара…

Сүз Зарифның үзе тирәсендә дә чуалгалап алды. Гөлҗиһан түти аның вакытлыча гынамы, әллә бөтенләйгә үкме кайтуы турында да кызыксынды. Зарифның бер сорауга да өзеп җавап бирергә ашыкмавын күргәч: «Туган җиргә, балакай, ни генә җиткән», – дип үгетләп тә куйды. Һәм шунда ук бик акыллы итеп кенә, йортта ир-ат булмагач, тормыш алып баруның шактый кыен булуына да зарланып алырга онытмады:

– Казыксыз җиргә казык кагу кебек эшләрне дә, Зариф улым, үзебезгә әмәлләргә туры килә инде…

Чәйдән соң почмак якка кереп өс-башын алыштыргач, Көлемсәр каядыр җыена башлады.

– Кая барырга җыенасың, кызым? – диде Гөлҗиһан түти.

– Клубка барып кайтмакчы идем, – диде Көлемсәр, түр якка чыгып.

Аның чыгып китәргә җыенуына әнисенең риза түгеллеген Зариф Гөлҗиһан түтинең күз карашыннан ук сизде.

– Анда нәрсәгә тагы?

– Танцыга.

– Юк, юк, – диде Гөлҗиһан түти, кырт кисеп, – кая ул! Танцыга гына булгач, барып-нитеп йөрисе юк. Мин тагын әллә җыр-фәлән өйрәнергәме дип торам. – Гөлҗиһан түти, кызына гына аңлаешлы караш ташлап, сүзен дәвам итте. – Бераз өйдә утырырга да ярыйдыр бит. Менә Зариф абыең да бар. Кунак барында өйне ташлап чыгып китү килешми ул. Гел бер бетмәгән клуб булмас…

Гөлҗиһан түти Көлемсәрнең клубта еш булуын аның җырларга йөрүе белән аңлатты:

– Иллә-мәгәр менә матур җырлый да инде. Аның җырына исе китмәгән бер генә кеше дә юк!..

Шул көннән алып Зариф Көлемсәрләрдә бик еш була башлады. Килү белән нинди булса да йорт эшенә керешә иде. Ул элек бакча киртәләрен рәтләде, сыер абзарын яңартып бурады.

Гөлҗиһан түти аның тирәсендә күгәрчен кебек гөрләп әйләнде. Гөлҗиһан түти генә түгел, хәтта картаюдан сукырая башлаган Актырнак та аңа тәмам ияләшеп җитте. Капка келәсе шалтырау белән үк ул ютәлләүгә охшаган тавыш белән өргәләп ала, Зарифны таныгач, гафу үтенгән сыман, аның аяклары тирәсендә бөтерелеп ялагайлана да нигез өстенә менеп бөгәрләнеп ята иде.

Күрше-күлән тирәсендә дә сүзләр ишетелә башлады. Беркөн Көлемсәр әнисенең бер күрше хатыны белән киртә аша гына сөйләшеп торганнарын үз колагы белән ишетте.

– Әллә кияү кертергә җыенасыңмы, күрше? – дип сорады күрше хатыны, шаярткан кебегрәк итеп.

– И-и күрше! – дип җавап кайтарган иде Гөлҗиһан түти. – Андый кияүле була алсам, бик-бик шөкрана кылыр идем дә… Белмим шул…

Көннәр үтте. Көлемсәрнең иптәш кызлары да бу турыда, шаяртып кына булса да, сүз кузгаткалый башладылар: «Кара аны, Көлемсәр! Туеңа чакырмасаң, гомер буе үпкәләрбез», имеш…

Көлемсәр башта мондый сүзләрне ишетергә дә теләмәде, аяк терәп каршы торды.

– Китегезсәнә!.. Ул нинди кияү булсын ди. Соң ул бит – миннән ун яшькә диярлек олы кеше.

Ләкин Көлемсәр белән Зариф арасындагы дуслык көннән-көн ныгый барды. Бераздан алар бер үк участокта, хәтта бер үк тракторда эшли башладылар. Күп тә үтмәде, Зариф аның иң якын ярдәмчесе, беренче булышчысы, хәтта сердәшенә дә әйләнеп китте. Гөлҗиһан түти шатлыгыннан нишләргә белмәде.

Октябрь бәйрәмендә Зариф белән Көлемсәрнең туйлары булды. Бу туйны бөтен леспромхоз кешеләре бик зурлап үткәрделәр. Аларга шунда ук яңа посёлокта йорт бирделәр… Ә Гөлҗиһан түти иске посёлокта, үз өйләрендә калды.

Көлемсәр: «Шулай кирәктер инде», – дип, тормыш агышына бернинди дә каршылык күрсәтмичә буйсына барды…

Ул көннәр турында уйлану Көлемсәрнең күңелен юатмый да, борчымый да. Ләкин үзенең үткәне турында, бигрәк тә шул соңгы ике ел турында уйламаска тырыша иде ул…

Бәйләнчек чебен кебек бөтерелгән бу уйларыннан арыну теләге белән Көлемсәр яңадан журналга күз салды.

Менә Дусяның рәсеме. Әнә ничек горур гына башын күтәреп тора ул. Гүя: «Без ирекле кешеләр. Шуңа күрә без йөрәгебез һәм акылыбыз кушканча эш итәргә тиешбез. Миңа да Николай Николаевичның күзләренә карап, аны кире кагу җиңел булмады. Ә шулай эшләү безнең икебез өчен дә бер үк дәрәҗәдә кирәк иде», – дип әйтә иде.

Ничек соң әле Дуся туп-туры шулай әйтә алган?.. Нигә соң ул үзе дә шулай: «Юк, Зариф абый, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», – дип әйтә алмаган. Ни өчен?

Көлемсәр, яңа гына аңына килгән кеше кебек, чигәләрен угалап куйды. «Тукта? Нәрсә булды соң әле миңа? Нәрсә турында уйлыйм соң әле мин?..»

Шундый уйлар белән мавыгуыннан ул үзе дә куркып китте.

Аның күп уйланудан башы чатнарга тотынды, колаклары чыңлый башлады. Ләкин Нияз аның каршында һаман басып тора иде. Ниязның үзен үзе тотышы, моңсу карашы һәм йөрәккә үтеп керерлек матур сүзләре Көлемсәрнең уй-хисләрен биләп алганнар. «Синең җырың, Көлемсәр, тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле. Мин синең җырларыңны өзлексез тыңлар идем», – дигән сүзләре күңелендә кайтаваз кебек өзлексез яңгырап торалар.

Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Бу – Зариф иде.

Көлемсәр башта ниндидер җинаять эшләгән кеше сыман каушап калды. Ләкин ул, үзен шунда ук кулга алып, Зарифның кайтуына, аны кич буе борчыган, бөтен тойгыларын яулаган уйлардан арындыруына хәтта шатланып та куйды.

Зариф, ишекне киң итеп ачып бүлмәгә керү белән, елмаеп туктап калды. Ул иң элек табын әзерләнмәгән өстәлгә, тумбочка өстендәге электр чәйнегенә күз төшерде дә Көлемсәргә таба борылды. Көлемсәр әле һаман да хәрәкәтсез утыра иде.

Зариф, күзләрен Көлемсәрдән алмыйча, күнеккән хәрәкәт белән кепкасын ишек катындагы чөйгә элгәч, диванга таба атлады һәм, шыпырт кына чүгәләп, Көлемсәрнең күзләренә текәлде:

– Нәрсә булды, кошчыгым? Әллә авырыйсыңмы? Төсең дә үзгәргән…

Аның күз карашы саф, тавышы йомшак һәм ягымлы иде, Көлемсәрнең күңел түрендә ләззәтле бер тойгы уянды. Ул, иркәләнеп, Зарифның сакал-мыегы кырылмаган яңагын сыйпап куйды.

– Кырынсаң иде, югыйсә чәнчисең ич…

– Минем кошчыгым бүген тәмам арыган, ахрысы. Хәтта чәйнекне куеп җибәрергә дә хәле калмаган…

Зариф, җәһәт кенә сикереп торып, өстен чишенде дә, чук очлы сөлге алып, өйалдына чыгып китте. Көлемсәр аның юынгычны дыңгырдатып, пошкырына-пошкырына юынуын тыңлап торды.

Көлемсәр, теләмичә генә, урыныннан торды. Бер генә нәрсә дә эшлисе килми иде аның. Бераздан майкаларына кадәр чыланган Зариф керде. Ул, тәне кызарганчы сөртенгәннән соң, ак күлмәген алып киде.

Көлемсәр, кичке аш әзерләргә җыенып, алъяпкычын бәйләде һәм иренеп кенә:

– Нәрсә әзерлим соң? – дип сорап куйды.

Зариф аның теләр-теләмәс кенә эшкә керешүен шунда ук сизеп алды.

– Кирәкми, Көлемсәр. Борчылма. Әйдә, бүген ашханәгә генә барып кайтыйк булмаса. Берәрсенә кереп тә чыгарбыз…

– Юк, – диде Көлемсәр. – Беркая да барасым килми минем.

Зариф «алай да ярый» дигәнне белгертеп тумбочка өстендәге электр чәйнегенә су салып куйды.

– Бүген чәй генә эчеп торсак та ярар, – диде Зариф.

Аннары нәрсәдәндер курыккан кош кебек карап торган Көлемсәрне җилкәсеннән йомшак кына кочаклап алды.

– Билләһи дип әйтәм, кемдер минем кошчыгымның хәтерен калдырган. Ах, шайтан алгыры, ә!.. Беләсе иде шул кешене дә тотып кирәген бирәсе иде.

Ул Көлемсәрне, күтәреп, балаларны сикерткән кебек, бер-ике тапкыр югарыга чөйде. Көлемсәр дә, көлә-көлә: «Егасың ич!..» – дип, ике куллап Зарифның муенына сарылды. Алар әүмәкләшеп шаярырга керештеләр. Чәйнекнең саңгырау авазлар чыгарып сызгырына башлавын да ишетмәделәр, яу чабуларында булдылар.

– Җитәр, дим, җибәр!.. – диде Көлемсәр. Ләкин үзе, иркәләнергә теләп, һаман Зарифның кочагына сыенды…

Хуҗалары тарафыннан онытылган чәйнек, күптән инде пошкырына-пошкырына, тирә-якка пар бөрки һәм бар көченә капкачын шалтырата иде.




4


Зариф Түбәнге складка утын алып төшүче беренче очраган машинаны «тавыш биреп» туктатты да, шофёрның үзе янына кабинага чакыруына карамастан, кузовка менеп утырды, машина кузгалып китте. Әле генә ярып төялгән имәннең хуш исе Зарифның борынын кытыклап алды.

Посёлоктан чыгып бераз юл алгач, аны ачык, мәһабәт йөзле Кама каршы алды, бераздан аръяктагы төтенләнеп торган куе әрәмәлекләр дә күренә башладылар. Машина тигез таш юлдан җиңелчә генә тирбәлеп алга оча…

Күңел дигән нәрсә үзенекен итә бит, хәерсез. Производство киңәшмәсе таралган көннән башлап Зариф үзенә урын таба алмый йөри. Әйтерсең киңәшмәнең нәтиҗәсез булуында аның да гаебе бар иде. Бу тойгы көн буе тынгылык бирмәде аңа. Ничәмә тапкырлар инде Түбәнге складны буйга да, аркылыга да айкап чыкты, тик күңелен тынычландырырлык бер генә нәрсә дә таба алмады. Менә хәзер дә саллау урынын тагын бер тапкыр күздән үткәрү нияте белән бара ул. Тик белмим шул… Ә өмет дигәнен кайдадыр бик тирәндә, күңел түрендә үк үзенең барлыгын сиздереп, күңелне җылытып тора бирә.

Машина текә яр өстеннән бара. Биредә Түбәнге склад бөтен тулылыгы белән күренә иде. Әнә Сөлекле ярларында саллар саллый башлаганнар да инде. Поезд белән төшерелгән агачларны сортларга, ассортиментларга бүләләр. Кечкенә вагонеткалар сортланган агачларны штабельләргә алып китеп торалар…

Зариф пристань турысында төшеп калды. Кама ягыннан зәһәр, салкын җил исә. Күктә салмак кына көзге авыр болытлар йөзә. Каманың югары ягында алар, бөтенләй су өстенә төшкәндәй булып, куерып күренәләр иде.

Зариф бушап калган пристань тирәсенәрәк килде. Җәй көннәрендә гөрләп торган базар хәзер бөтенләй тынып калган иде инде. Зариф дебаркадерга күтәрелде, беравык су өстенә карап торды. Талгын гына агып яткан елга өстендә җил уйный, урыны-урыны белән су өстен шадраландырып, вак дулкыннар йөгерешеп үтәләр…

Зариф, елга буен бераз әйләнү нияте белән дебаркадердан төшеп, агач штабельләре өелгән яр буйлап киткән иде, калай савыт белән көймә эченә тулган яңгыр суын түгеп утыручы Бикмүш абзыйны күреп алды. Аның куллары каз тәпиедәй кызарган. Үзе, гадәттәгечә, авыз эченнән генә ниндидер моңлы озын көй көйли иде.

– Исән генә яшисеңме, Бикмүш абзый! – диде Зариф, аның турына җитәрәк.

– Ә, Зариф энем, үзең исән-сау гына йөрисеңме? Көлемсәр киленнең сәламәтлеге ничек? – дип, берьюлы берничә сорау биреп куйды.

Ул калай савытын дыңгырдатып көймә төбенә ташлады да, буйга яткан ишкәкләрне алып, тимер чөйләргә элде.

– Менә балыкка куйган ауларны карап кайтмакчы идем әле, – диде ул. – Салкын булса да, яңгырдан соң балык кабучан була…

Балалар кебек юк кына нәрсә белән дә мавыгып китүчән Зариф өчен бу җитә калды. Аның әле генә судан тартып чыгарылган балыкларның тыпырчынуын күрәсе килде.

– Йа Алла! Соң әйдә, – диде карт. – Бик салкын булыр димәсәң, әйдә генә…

Бикмүш абзый Зариф утырасы җиргә коры киез кисәге җәеп куйды да ишкәкләргә үрелде.

– Әйдә, кузгалыйк булмаса. Караңгы төшкәнче карап каласы иде үзләрен.

Зариф борыны белән яр кырыена төртелеп торган көймәне суга этеп төшерде дә үзе дә сикереп менеп утырды. Су эченә тайпылып кереп киткән көймәгә күңелле генә шаулашкан вак дулкыннар килеп бәрелде.

– Кая, Бикмүш абзый, үзем генә ишимме әллә?

– Кирәкми. Авыр түгел ич.

Бикмүш абзый, ишкәген суга бик үк батырмыйча, күнеккән хәрәкәтләр белән җитез генә ишә башлады. Ул көр күңелле, ачык йөзле, ләкин бер дә юкка тел шомартып эч пошыра торган кешеләрдән түгел. Сирәк елмая, елмайса, иреннәре белән генә түгел, бөтен йөзе белән берьюлы елмая, маңгай, күз төпләрендәге җыерчыкларына кадәр хәрәкәтләнеп куя.

Бикмүш абзый, гадәттәгечә, авыз эченнән генә борынгы озын көй сузып җибәрде:

		Сары ат җиктем, сазлар кичтем,
		Сары ат салкын алсын дип…

Бикмүш абзый, каерылып, каршы як ярга карап алды, сул ишкәген суга ныграк батырып, көймәсен борды. Үзе һаман җырлавында булды:

		…Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
		Башкайларым гыйбрәт алсын дип.

Шулай шактый гына моңланып барганнан соң, Бикмүш абзый көймәсен агымга каршы куйды да, Зарифка су өстендә тирбәлгән бүкән башына күрсәтеп, көймә эченә алырга кушты.

– Тик, кара, тартып өзә күрмә…

Зариф, Бикмүш абзый кушканча, бүкән башын көймәнең борын өлешенә алып куйды. Бүкәннең бер башыннан су астына таба нечкә генә бау сузылган иде.

– Ә хәзер, – диде карт, – әнә теге җепне миңа таба суз…

Бикмүш абзый, Зариф сузган бауны кулына алып, көймә койрыгына барып утырды. Бикмүш абзый агымга каршы туктап калган көймәнең җиңелчә генә чайкалуын сизми дә иде кебек. Ул, бернигә дә игътибар итмәстән ашыкмыйча гына, бауны тартып чыгара башлады. Судан зур тимер кисәге килеп чыкты. Бикмүш абзый аны саклык белән көймә төбенә куйды һәм, тимер яныннан су астына китеп югалган тагы да нечкәрәк җепне кулына алып, бер-ике секундка нәрсәдер тыңлагандай тукталып калды.

– Әһә, нәрсәдер бар!.. – диде ул. – Кая, Зариф энем, сөкәне әзерлә…

Зариф, балаларча куана-куана, көймә төбендә яткан кыска саплы сөкәне алып, Бикмүш абзый янына күчте. Карт һәр метры саен җимле кармак тагылган нечкә җепне әкрен генә тарта да тарта… Кинәт көймә янында ук кызгылт-яшел корбан балыгы күренде. Бикмүш абзый, сөкәне оста чумырып, җиз поднос кебек ялтырап киткән балыкны көймә эченә салды.

Зариф балыкның авызын бер ачып, бер йомып тыпырчынганын күзәткән арада, Бикмүш абзый кулындагы сөкә эчендә тагын бер зур чөгә балыгы тыпырчына иде.

– Менә бер ухалык булды да, – диде Зариф, балыкны сөкә эченнән алып.

– Сезнең кебек ике генә бөртек кешегә бик җиткән инде бу.

Бикмүш абзый, подпуск кармакларына җим утыртып, аларны яңадан суга ташлый башлады. Ул кармакларның кайсына икмәк катысы, кайсына бүрткән борчак, суалчан утырта иде. Бикмүш абзый моны шундый осталык белән башкарды, аның кырык-илле кармакны ни арада ташлап бетерүен Зариф абайламый да калды.

Икенче подпускыга берьюлы дүрт балык эләккән иде. Тик соңгы бер кило чамасындагы осётр балыгын гына Бикмүш абзый суга кире ташлады.

– Бар, бераз үсә төш әле. Соңгы елларда сирәгәйделәр әле, безнең заманда күбрәк иде алар. Пот, пот ярымлыкларын тота идек.

Көчле агым бер башы суга ташланган җепне, балык чирткән төсле итеп, аска өстери. Бикмүш абзый, соңгы кармакларны ташлап, тимер кисәген су астына җибәрде дә сүзне икенчегә борды:

– Иккән иген дә, сауган сыер да безнең шул урман инде, Зариф энем. Тик менә биргән план белән генә эш бераз четерекләнеп тора икән дип ишеттем. Безнең инженерны әйтәм әле, тупас табигатьле кеше дә соң, билләһи! Ишекне шапылдатып ябуыннан тәрәзәләр коелып төшә язды диме?..

Зариф Бикмүш абзыйның һәрнәрсәне бөтен ваклыкларына кадәр белүенә гаҗәпләнеп куйды. Гомумән, Бикмүш абзыйның бер генә дә белмәгән нәрсәсе юк иде. Төнлә белән конторада каравылчы булып калганда, телефон ашамы яки болаймы аңа нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр?! Ул барысына да төгәл һәм дөрес итеп җавап кайтара: бу турыда нишләргә кирәк икәнлеген, теге нәрсәнең кайдалыгын, кайбер нәрсәләрне ничек табу юлларына кадәр аңлатып бирә.

– Әй-йе! – диде Бикмүш абзый, башланган сүзен дәвам итеп. – Бер тиредән тун тегеп булмый дигәндәй, Сөлекле буендагы саллау урыны җитми дә башладымыни инде, ә? Шулай итеп, бер карарга да килә алмадыгыз, алайса?..

Аның соңгы сүзләрен Зариф сорау дип тә, шелтәләү дип тә аңларга белмәде. Ул бары тик:

– Шулайрак шул, – дип, сүзне очларга ашыкты.

– Минемчә, аны хәзер үк хәл итәргә кирәктер…

Карт салкыннан кызарган кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп алды. Аннары тагын Зарифка таба борылды:

– Каманың аръягы турында уйлап карамадыгызмы соң? – диде ул, кулы белән елганың сөзәк ягына, кичке эңгер-меңгердә болыт сыман күренгән куе әрәмәлекләргә таба күрсәтеп. – Анда саллау урыны кирәгеннән артык артыгын да…

Бер караганда бик гади булып күренгән бу тәкъдим Зарифта берьюлы әллә никадәр фикерләр тудырды. Кара, чыннан да!.. Ничек соң әле бу нәрсә берсенең дә башына килмәде? Ләкин бу бит Каманың аръягы… Ә күпер?.. Анысы тагын нәрсәгә? Ә тимер юл?.. Шулай ук аның да кирәге юк. Бер дә булмаса, кыш көне, боз каткач, машиналар белән чыгарачакбыз… Әрәмәлекләр барыбер леспромхоз тарафыннан чистартылырга тиеш. Чөнки ул җирләр, Кама ГЭСы төзелеп беткәч, су астында калачак. Кара әле, ә!..

Язгы ташудан соң, Кама боздан арыну белән, ярларыннан ташып чыккан болганчык суның күзгә күренеп артуын һәм әле генә Бикмүш абзый күрсәткән әрәмәлекләрнең бөтенләй диярлек су астында калуларын Зариф бит инде ничәмә еллар күреп үскән. Аның мылтык алып шул әрәмәлекләрдәге вак күлләргә үрдәк атарга чыккалаганы да бар иде бит. Ул түзмәде:

– Бикмүш абзый, әйдә, шул якка чыгып керик әле, – диде һәм, хәзер үк кузгалып китәргә җыенган кебек, ашыгып, урынына килеп утырды.

Бикмүш абзый каршы килмәде. Зарифның ашкынуын күргәч, башка подпускларын карап та тормады. Ишкәк артына килеп утырды да, ашыкмыйча, бер көйгә генә ишә башлады.

		Ай-һай да гына дими, көйләр килми,
		Кайгылар ук күрми ир булмый;
		Нинди генә итеп сөйләсәң дә,
		Чит-ят илләр туган ил булмый…

Зарифка бу юлы яңадан җыр башлаган карт, ничектер, салмаграк ишә кебек тоелды.

– Бир әле, Бикмүш абзый, – диде ул, урыныннан сикереп торып. – Үзем ишим әле…

Карт мыек астыннан гына елмаеп куйды.

– Һай, Алла! Бу кадәр түземсез булмыйлар инде.

Кама уртасына җитәрәк, су өстен шадралатып, төрле яктан искәләп куйган салкын җил тагын да көчәя төште. Елганың текә ярларына терәлеп үк диярлек шуышучы соры болытлар бөтерелеп, кайнап агылырга кереште.

Көймә борыны төрле үләннәр һәм куе вак таллыклар белән капланган ярга барып терәлде. Зариф көймәдән беренче булып сикереп төште һәм, дымлы үләнне ерып, калкулыкка таба теркелдәде.

– Нинди уңайлы урын! – дип кычкырып җибәрде ул. – Менә монда матка куячакбыз… Ә монда какшагалар…

Аның уйларын тагын да очкынландырып җибәргәндәй, пристаньда ялт итеп электр утлары кабынды.

Кайтырга чыкканда, Кама өсте тәмам тоныкланган иде, су куе дегет төсле булып күренә иде. Зариф көзге җилнең зәһәрлеген дә, салкынлыгын да сизмәде. Аның күз алдыннан, кышкы Кама буйлап шыгырдый-шыгырдый, агач төягән машиналар уздылар…

– Эх, Бикмүш абзый, тиздән менә без көймәдә йөзеп йөргән җирләрдән көн дими, төн дими «яшел алтын» төягән машиналар чабарлар…

Пристань ягына чыгып җитү белән, Зариф, Бикмүш абзыйның: «Берәр кыздырырлык балык та алып кит», – дип кычкырып калуына карамыйча, кайту ягына, үргә, урманга таба элдерде. Ул хәзер бары тик бер генә уй белән яна иде. «Болай булгач булды инде», дип куйды ул үзалдына. Аның күңеле ашкына иде. Елга өстендәге ачык җилдән соң тынып калган урман эченә килеп кергәнгәме, аның яңаклары, колаклары утта янган кебек ниндидер бер рәхәтлек белән кызыша башладылар. Туңган җир, аяк атлаган саен, тонык кына дыңгылдап кала. Юлның як-ягындагы вак куаклыклар тирәсенә, эре тоз сипкәндәй, кырау төшкән. Ә һава шундый саф, сулавы шундый рәхәт, җиңел. Зарифның күңеле күтәрелгәннән-күтәрелә барды, тойгылары тулып, дулкынланып ташыды. Аның урманны яңгыратып кычкырып җырлыйсы килә иде. Көчле тавышы белән бая гына Бикмүш абзый җырлаган җырны сузып җибәрде:

		…Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
		Башкайларым гыйбрәт алсын дип.

Кеше үзенең тормышта ниндидер урын тотканлыгын, җәмгыять өчен ниндидер файда китерүен тирәнтен аңласа, үзендә бетмәс-төкәнмәс рухи көч сизә башлый.

Бу кичне Зариф та нәкъ шундый хисләргә чумган иде. Ул, төнге урманның саф һавасын күбрәк сулап калырга теләгәндәй, изүләрен чишеп җибәрде, кепкасын салып кулына тотты. «Менә кыш та якынлаша». Бу уй ирексездән Зарифның өйләнгән елны гына әле Көлемсәр белән кышкы урманда ауда йөргән чакларын хәтерләтте. Салкын көн иде. Агач ботакларына кунган кар, чаңгыда үткәндә, аз гына кагылудан да кояш нурларында җемелдәп коелып кала. Әле дә хәтерендә: Зариф атып тидерә алмаган көртлекне Көлемсәр шактый ерактан бәреп төшергән иде. Зарифның күз алдына Көлемсәрнең мылтык төзәп торган чагы килде: бер күзе кысылган, нәфис ирененең, елмаюга охшап, бер чите күтәрелә төшкән… Зариф Көлемсәр белән бергә ауда йөргән шул кышкы урманны җир йөзенең башка бер урынына да алыштырмас иде. Кешегә ял итү өчен урманнан да уңайрак, урманнан да ямьлерәк урын бармы соң?! Урман – халык тормышының тышкы бизәге генә түгел, аның шаулап үскән байлыгы да, булышчысы да. Урман, – Бәдри ага әйтмешли, халык өчен ләззәтле тойгы, дәртле илһам һәм какшамас саулык чыганагы да ул.

Зариф посёлокка кайтып җиткәндә соң иде инде. «Хәзер конторада беркем дә юктыр инде», – дип уйлап, директор торган тыкрыкка күз салды. Бәдриләрнең тәрәзәсендә ут күргәч, шунда таба атлады…


* * *

Кар төште. Урман эче, аланлыклар тагын да яктырып, киңәеп киткән кебек булдылар.

Төшлеккә туктауны белдереп, шаулап торган лесосекада күчмә электростанциянең гудогы яңгырады. Көлемсәр тракторын урманга алып кына кергән иде әле. Кабина өстендә зурлар кебек аякларын салындырып утырган Тәмир иелде дә кабина эчендәге Көлемсәргә:

– Безне чакыралар… – дип эндәште.

– Хәзер, Тәмир. Ишетәм.

Көлемсәр, эрерәк агачлар, аударылган урынны сайлап, машинасын зырылдатып борды, лебёдка барабанына чорналган канатны сүтте. Тәмир кабина өстеннән очып төште. Чокерларны эләктереп торучы Мулланур абзый белән бергә алар агачларны күз ачып йомганчы тагып та өлгерделәр.

Тәмирнең тарттырырга кушып сызгыруы ишетелде. Шулвакыт егерме-утыз метр озынлыктагы юан агачлар, юлда очраган куакларны, ботак өемнәрен чытырдатып сындыра-сындыра, тракторга таба шуыша башладылар һәм, нечкә башлары белән бер бәйләмгә җыелып, трактор артындагы корыч дискыга башларын салдылар. Трактор әле хәзер генә ерткаланган чем-кара юл буйлап ашыкмыйча гына кузгалып китте…

Бу юлы Мулланур абзый да Көлемсәр янына кабинага кереп утырды.

– Бераз тамак ялгап алгандай итик әле, – диде ул, җайлабрак утырырга тырышып.

Йөген вагоннарга агач төяүче краннар турысына бушатканнан соң, Көлемсәр, тракторны эстакада каршындагы шакмаклар өеме янында калдырып, үзенең экипажы белән ашханәгә таба китте.

Тирә-якта төшке аш вакытында гына була торган тынлык-хөкем сөрә иде. Тик агач әзерләү лесосекасында гына, кызгылт-сары төтен бөрки-бөрки, ботак өемнәре пыскып ята.

– Новаторларга юл бирегез! – диде кемдер. – Көлемсәр экипажы килә…

– Чиратсыз кертегез үзләрен.

– Алар нинди новатор булсыннар, ди. Мин инде менә ашап туйдым, ә алар әнә…

Мулланур абзый төркем-төркем булып утыручыларның барысы белән дә берьюлы исәнләште:

– Күргән-күрешкәннән булсын, туганнар!

– Шулай булсын…

– Безнең Мулланур абзый тәмам югалды. Күзгә-башка да күренми башлады.

Кемдер төрттереп куйды:

– Невидимкага әйләнгәндер.

Көн җылы булганлыктан, урманчылар тышта гына ашап утыралар иде. Яңа гына киселгән карт нарат төбен өстәл иткәннәр. Алар арасында Көлемсәрләрне төртмә сүз белән каршылаган Костя да бар иде.

– Син нәрсә, Галләм, – диде ул каршысында утырган икенче шофёрга. – Бөтенләй онытып куйдың. Килеп тә чыкмыйсың…

Галләм озын киң кунычлы бияләйләрен биленә кыстырган. Ул, бераз уңайсызланып булса кирәк, нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап торды. Соңыннан карабодай боткасыннан бушап калган савытын читкәрәк этеп куйды да кыяр-кыймас кына сүз башлады:

– Менә бераз байыйк әле дип торам.

– Анысы тагын нәрсәгә? – Галләм балаларча елмайды.

– Акча алыйк, дим…

– Соң бит, дивана, безгә килер өчен билет кирәкми. Акча нәрсәгә ди?..

Шуклыгы һәм яхшы эшләве белән бөтен леспромхозда дан тоткан үткен телле Костяның сүзләренә җавап кайтаруның Галләм өчен шактый кыен булуы әллә каян күренеп тора иде.

Капма-каршы характерлы бу ике дус менә инде дүрт ел буена бергә, бер леспромхозда, хәтта бер үк сменада эшли иде. Икесе дә – леспромхозның атаклы шофёрлары. Уртача буйлы, таза, тулы гәүдәле бу кешене, үз эшен яхшы белүче, чая шофёр булуы өчен, «Выж Галләм» дип кенә йөртәләр.

Выж Галләм, эшкә җитез булса да, сүзгә саран. Менә хәзер дә, кыен хәлдән чыгу өчен, сүзне икенчегә борып җибәрде:

– Быел безнең шофёрларны бәхет басты. Чын эшкә керешәчәкләр, ди…

– Дөрес! – диде Костя, аны бүлеп. – Леспромхозыбыз чүпрә салган яхшы камыр кебек кабара… Каманың аръягында Түбәнге складның «филиалы» булачак дип сөйлиләр. – Тиктормас Костя, шаярып, аңа яны белән утырган бер кызның чәч толымын әкрен генә тартып куйды да, бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән җәһәт кенә Галләм ягына борылып, тагын нидер сөйли башлады.

Кыз кинәт кенә артына әйләнеп карады һәм бернинди икеләнүсез Костяның җилкәсенә шапылдатып сугып куйды:

– Шаярмасаңчы, Костя абый! Миңа кияүгә яраклы улларың бар, ә үзең…

Шофёр, яңалык ишеткәндәй, кызга таба борылды:

– Әчәч, Хәнифә!.. Бу ни сөйлисең? Минекемени алар, карчыкныкылар ич…

Ул да булмады, Костя савытын урманчыларга аш пешереп торучы Гөлшикәр түтигә сузды. Ул монда да шаярмыйча булдыра алмады:

– Урманнан сыйлап кайтарасың да, Гөлшикәр түти, өйдә бер генә нәрсә дә каба алмыйм. Билләһи менә. Карчык ачулана. Мин дә юләр түгел, мыекны бераз салындырам да, «кәеф юк» дигән булып, кабыргаларны угаларга керешәм. «Кабина тәрәзәләреңне ачып куеп йөрисең дә салкын тидерәсең», –ди бу миңа. Мин дәшмим, билгеле. Син, карчыгым, гадәттәгечә хаклы, янәсе… Салкын тигәнне ничек дәваларга кирәклекне минем карчыктан гына өйрәнергә кирәк…

Кемдер, аның сүзен бүлдереп:

– Ничегрәк дәвалый соң ул? – дип сорап куйды.

– Анысын сорама инде син, туган.

– Берәр яртыны алып бирәдер әле…

– Соң, әлбәттә! Салкын тию үзеннән-үзе бетә димени, дивана…

Буш савытны күкрәгенә кысып тоткан Гөлшикәр түти бөтен гәүдәсе белән калтырап, кеткелдәп көлеп куйды.

– Һай, Костя, күңелле кеше дә соң үзең.

Гөлшикәр түти буш савытларны бөркелеп бу чыгып торган чанга тутыра башлады. Ул, карап торырга юан, бераз тупасрак гәүдәле булса да, бик җитез, өлгер хатын иде.

Гөлшикәр түти күп еллар буена урманда аш пешерүче булып эшли. Шулвакыт эчендә ул урманчыларның ихтирамын яулап алырга өлгергән. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда ашау-эчү белән кыен булган. Ләкин Гөлшикәр түти юкны бар итеп эшчеләрне тук иткән, утырткан бәрәңгесен, үз тавыклары салган күкәйләрнең барысын да урманга ташыган. Алай да булмаса, урманчыларның күңелен ягымлы теле белән юаткан. Картрак урманчылар әле хәзер дә: «Гөлшикәр түтинең сые булмаса да, сыйпамага теле бар аның, ичмаса», – дип, күңелләрен юаткан чакларны искә төшергәлиләр.

Уен-көлке, үткен сүзләр һаман яңгырап тордылар. Тракторчы Василийның бер кыз белән шаяра башлавы булды, кыз аны төп өстеннән тәгәрәтеп үк төшереп җибәрде. Егет, сикереп торып, кыз артыннан куа китте. Ә тегесе Гөлшикәр түтигә килеп сыенды. Якла, янәсе…

Ләкин Гөлшикәр түтинең кызны якларга уенда да юк иде.

Кызның: «Кит, Вася, буйыйсың ич. Өстеңне кара…» – дигән сүзләренә Вася өчен Гөлшикәр түти җавап кайтарды:

– Алай димә. Василий ул – безнең менә дигән егет. Киеме майлы булса да, үзе күрекле. Ә күрекле кешегә күмер кабы да килешә.

– Җитте, җитте, – диде Василий, кызның кизәнгән кулларыннан тотып. – Ботакларыңны ул кадәр селтәмәсәң дә ярар…

Гөлшикәр түти ашап утыручылар янына килде.

– Тәмир нәнәм, китер әле, бераз ботка өстим, – диде ул, Тәмир каршына туктап.

Тәмир аңа коры гына җавап кайтарды:

– Кирәкми…

Гөлшикәр түти Тәмирнең җилкәсеннән кагып куйды. Янәсе, безнең Тәмир – молодец ул, уңган егет.

– Йә, Тәмир, кайчан үзең трактор йөртә башлыйсың инде?

– Тиздән…

– Шулайдыр, нәнәм, шулайдыр. – Гөлшикәр түти Тәмирнең кепкасын рәтләп кидерде. – Синнән булыр. Булырдай уналты яшьтә дә баш була, булмастай утызга җиткәч тә яшь була, диләрме әле…

Гөлшикәр түтинең мактавына Тәмирнең артык исе китмәде. Киресенчә, «бәйләнмәсәңче» дигән кебек кашларын җыерып куйды.

Тәмир үзе алай тупас егетләрдән дә түгел. Ләкин Гөлшикәр түти белән аның шулай коры, хәтта бераз тупас мөнәсәбәттә булуының үзенә күрә бер сере бар. Моңа бары тик Гөлшикәр түти үзе генә гаепле. Яшерен-батырын түгел, Гөлшикәр түтинең бер кимчелеге бар иде. Бу – аның төче теллеләнеп, күбрәк сөйләп ташлавы. Хәер, Гөлшикәр түти бу кимчелеген үзе дә бик яхшы белә, ачыктан-ачык: «Телем – минем дошманым», – ди иде.

Гөлшикәр түти белән Тәмир арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынаюына мондыйрак бер вакыйга сәбәп булды.

Тәмирне комсомолга алган вакытлар. Көлемсәр комсомол оешмасы секретаре иде. Кызу эш вакыты булгангамы, Тәмирне комсомолга алуны урманда гына оештырдылар. Комсомолларның барысы да ашханәгә җыелды. Гөлшикәр түти эш белән кереп-чыгып йөргәли иде, йә ашъяулыклар алыштырып йөри, йә савыт-саба артыннан килеп керә.

Көлемсәр иң элек Тәмирнең гаризасын укып чыкты. Аннан яшьләр Тәмиргә берничә сорау бирделәр. Устав буенча ул аларның барысына да шартлатып җавап кайтара барды. Үзен зурлар кебек эрерәк тотарга яратучан Тәмир ул көнне, ничектер, кечерәеп, гадиләнеп калган иде.

Шулвакыт кинәт кемдер Тәмирдән: «Сиңа соң ундүрт яшь тулдымы әле?» – дип сорап куйды. Тәмир каушап калды. Берничә секундка сузылган паузадан соң ул «әйе» дип кенә җавап кайтарды.

Нәкъ менә шул вакытта инде, Тәмир өчен иң авыр минутларның берсендә, Гөлшикәр түти үзенең беркатлылыгы белән сүзгә килеп тыгылмасынмы!

– Һай, нәнәм! – диде ул. – Ялганламыйсыңмы, берүк?.. Сиңа ундүрт яшь үк юктыр әле.

Тәмир агарынды, аның бите тартышып куйды. Ул, югалып калмаска тырышып, кибеп өлгергән иреннәрен ялап алды да:

– Нишләп булмасын ди?! Билгеле бар… – диде.

– Ай-һай, Тәмир нәнәм, ялгышмыйсыңмы икән? Мин бит синең мәрхүмә әниеңне бик яхшы белә идем. Гаҗәп кеше иде, бичара, авыр туфрагы җиңел булсын. Син бит, Тәмир, механик Галәви Зәкәрияләре белән бер үк елны туган идең…

– Китсәнә! – диде Тәмир, ниндидер ясалма көлү белән. – Зәкәрияләреңнең мине абый дип йөри башлауларына инде бишбылтыр узды…

– Кыйнап әйттергәч әйтерләр дә шул. Бер дә гаҗәп түгел…

Тәмир нишләргә дә белмәде. Ахыр чиктә «Аңа карамагыз сез» дигән кебек итеп кулын селтәде дә Гөлшикәр түтигә аркасы белән борылып утырды.

Көлемсәр: «Алдашырга ярамый бит. Бигрәк тә булачак комсомолецка…» – дип өстәп куймасынмы!..

Тәмир чөгендер кебек кызарды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Күптәнге хыялы тормышка аша дип кенә торганда, аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты куйды.

Гөлшикәр түти дә, үзе әйтмешли, «кычытмаган җирне кашып», булды дигән эшне харап итә язуын сизенде булса кирәк.

– Хәер, минем дә ялгышуым бар… Минем бит хәзер хәтерем иләк кебек, бернәрсә дә тормый, – дип, тизрәк эшне яңадан җайга салу ягын карады.

Әлбәттә, бу көтелмәгән аңлашылмауга карамадылар, Тәмирне комсомолга алдылар. Ләкин бер көйгән икмәк күңелдән тиз генә китми дигәндәй, Тәмир дә бу вакыйга турында тиз генә оныта алмады. Шуннан бирле Тәмирнең йөрәк төбендә Гөлшикәр түтигә карата үпкә саклана. Шул җыелыш искә килеп төшкән саен, аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә иде. Җитмәсә, тагын бу вакыйга урманчылар арасына да яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Юк-юк та, кем дә булса Тәмир барында Гөлшикәр түтидән: «Әйт әле, Гөлшикәр түти, хәзер безнең Тәмиргә ничә яшь чамасы булыр икән?» –дип сорап куйгалый торган иде. Гөлшикәр түти дә югалып калмый, тулы ай кебек түгәрәк йөзен тутырып елмая да: «Безнең Тәмиргә сүз әйтерлек түгел. Кем әйтмешли, молодец ул! Безнең Тәмирме, Тәмир ул – туу белән эшкә ярый башлаган егет» кебек сүзләр тезеп китә иде.

…Эш башлануны белдереп, гудок яңгырады. Ул берьюлы барысын да урыныннан күтәрде. Ашханә янында бары тик Гөлшикәр түти генә калды. Якында гына берничә мотор эшли башлады. Краннар агачларны күтәреп алдылар. Поезд агач төялгән вагоннарны алып китәргә әзерләнде. Тракторлар кузгалды. Бер якта гөрселдәп бер-бер артлы агачлар аудылар…

Урман яңадан гөрли, яңадан шаулый башлады…


* * *

– Әйдә, Көлемсәр, – диде Зариф, өс-башын алыштырганнан соң. – Бераз әйләнеп кайтабыз. Бәдри ага да үпкәли, бөтенләй оныттыгыз, кереп тә чыкмыйсыз, ди.

Кулларын караштырып, сырхау кеше сыман хәрәкәтсез калган Көлемсәр диванның түренәрәк менеп утырды.

– Юк, – диде ул. – Беркая да барасым килми.

Зариф «Нәрсә булды соң сиңа?» дигән кебек аңа сынаулы караш ташлады. Чыннан да, Көлемсәр соңгы көннәрдә танымаслык булып үзгәрде шул. Әле кайчан гына эше турында, Тәмир турында һәм потокта булган башка вакыйгалар турында көлә-көлә сөйли торган Көлемсәр хәзер бөтенләй башка Көлемсәр иде. Ул күбрәк вакытын шулай хәрәкәтсез, ниндидер истәлекле нәрсә исенә төшкәндәй елмаеп яки бөтенләй көтмәгәндә кашларын җыерып дәшмичә генә утыра торган булды.

Зарифның һаман «кәефе юктыр» дип, бер ноктага карап тынып калган Көлемсәрне борчыйсы килмәде, өйдәге вак-төякләрне үзе башкарды. Чәйнеккә су салып куйганнан соң, түрдәге язу өстәле янына барып утырды да укый башлады.

Бүлмәдә урнашкан тынлыкны Көлемсәр бозды:

– Миңа бер кеше, беләсеңме, нәрсә диде?.. – Зарифның «әйт» дигән кебек үзенә таба каравын күргәч, ул сүзен дәвам итте: – Синең җырың тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле, диде.

Зариф урыныннан торды да салмак кына атлап Көлемсәр янына килеп утырды.

– Бик дөрес әйткән. Дөрес кенә дә түгел, ә туры китереп, матур итеп әйткән, – диде ул, Көлемсәрнең кулын үз кулына алып. Ләкин Зариф бу сүзләрне кем әйткәнен сорамады, авыр сулап куйды да үзенең тупас, яра эзләре белән чуарланып беткән кулларына карады, аннары кинәт җитдиләнде, йөзеннән күләгә йөгереп үткәндәй булды: – Әйе, матур әйткән. Ә минем- сүзләрем агач тамыры кебек… кәкре-бөкре, – диде. Аның тавышы әрнүле иде… – Дөрес бит?..

Көлемсәр дәшмәде. Башка вакытта, бәлки, ул: «Кирәкмәс, алай димә! Юк, юк… Нишләп алай булсын», – дип, Зарифның күкрәгенә елышкан да булыр иде. Кем белә, бәлки, Зариф бу сүзләрне әйткәндә, шуны көткәндер дә.

Ләкин Көлемсәр урыныннан сикереп торды да киенә башлады.

– Көлемсәр, син каядыр җыенасың, ахрысы?..

– Мин… Мин бераз һавага чыгып керергә уйлыйм…

Ул бу сүзләрне, ничектер, тартыныбрак әйтте. Хәтта бераз тотлыгып та куйды, чөнки ул алдый иде. Аның Зарифны беренче тапкыр алдавы иде. Бәлки шуңа күрәдер Көлемсәрнең алдашуын Зариф та сизенде. Ләкин бер сүз дә әйтмәде, бары тик: «Җылырак киен. Урамда салкын…» – дип кенә өстәде. Көлемсәр, аның кайгыртучанлык күрсәтеп әйткән бу сүзләрен кабат ишетергә теләмәгәндәй, кабалана-кабалана чыгып китте. Шулай да чыгу белән, тәрәзәне яртылаш кына каплап торган пәрдә өстеннән бүлмәгә күз төшерде. Зарифның йөзе, таза гәүдәсе чагылып китте. Әнә ул өстәл янына барып утырды, алдында яткан китабын читкәрәк этәреп, күзләрен бер ноктага төбәп хәрәкәтсез калды. Аның йөзе ничектер җитди һәм бераз агарынган төсле иде.

Көлемсәрнең йөрәге сыкрап куйды. Нигә соң ул Зарифны алдый? Ул бит аның Нияз янына чыкканлыгын белми. Ник чыкты соң ул?.. Бая бит ул беркая да чыгасым килми дигән иде. Ә хәзер чыкты. Нигә чыкты? Бүген Нияз аны күрергә теләгән. Көлемсәргә ул бу турыда урманда әйтте. «Әйтәсе сүзем бар иде», – диде. Көлемсәр аның моңлы карашы, ягымлы тавышы, матур сүзләре белән сихерләнгән кебек булды – үзе дә сизмәстән ризалык биреп ташлады. Хәзер аңа авыр, бик авыр. Ул уйларына бирелеп туктап калды. Нигә кирәк соң бу очрашу? Нигә генә дип ризалык бирде соң ул? Өйдә Зариф утыра… Әнә генә! Ул бөтенләй якын, бик якын, бик якын Зариф!.. Зариф бит аны җаны-тәне белән ярата. Ничек кенә ярата әле!..

Зариф утырган җирендә селкенеп куйды. Бер кулы белән, каты иттереп, маңгаен сыпырып алды һәм, урындыгыннан торып, өстәл тартмасыннан папирос алып кабызды. Бу инде аның «нормасы»н бозуы иде. Башка вакытта булса, Көлемсәр, хәзер үк йөгереп кереп: «Бу ни бу? Ташла хәзер үк! Көненә өч кенә папирос тартырга сүз бирдең ич», – дип шелтәләгән дә булыр иде. Зариф шунда ук: «Кичер, кошчыгым! Мин түгел, шайтан котыртты», – дип шаярып, папиросын сүндерер иде. Әлбәттә, сүндерер иде…

Зариф, тирән итеп, папиросын бер-ике тапкыр суырды да бүлмә буйлап йөренә башлады. Түшәмдә асылынып калган куе төтен Зариф атлаган якка таба шуыша иде. Шулай йөренгән җиреннән Зариф идән уртасында туктап калды һәм сәгатькә карады.

Бәлки, ул Көлемсәрне көтә дә башлагандыр инде. Билгеле, шулайдыр. Көтмиме соң! «Ә Нияз – дип уйлап куйды Көлемсәр. – Нияз!..»

Көлемсәрнең күзләре тәрәзәдән аерылды. Ниндидер көч аны баскычтан төртеп төшердемени, ул, уйлана-уйлана, сукмак буйлап китеп барды.

Көлемсәрнең уйлары һаман бер тирәдә чуалалар иде. «Зариф өйдә… Әгәр дә ул белсә? Юк, юк! Көлемсәр үзе дә моны яшермәячәк. Туп-туры әйтеп бирер… Тукта, нәрсә дияр соң ул? – Көлемсәр кайнар маңгаен сыйпап куйды. – Нәрсәгә дип чыкты соң ул монда? Нәрсә кирәк аңарга?.. Хәзер үк кайтырга кирәк, хәзер үк кире борылырга! Кайтырга да, Зариф, мин сине беркемгә дә алыштырмаячакмын, дип әйтергә. Гафу үтенергә… Ә нәрсә өчен гафу үтенергә?.. Ул бит әле гафу үтенерлек бернәрсә дә эшләмәде. Эшләмәячәк тә! Юк, юк, барыбер гафу үтенер. Үзенең кирәк-кирәкмәс уйлары өчен гафу үтенер. Нәрсә булды соң әле? Ни өчен ул үзен шундый газаплы уйларга салды. Кем гаепле? Әйе, боларның барысына да кем гаепле? Озак дәвам итәрме? Бәлкем, бар да үзгәрер. Киләчәк!.. – Бу уй Көлемсәрне сискәндереп җибәрде. – Киләчәк…»

Аңа тик шул киләчәк кенә әлеге газаплануларның төенен чишәр төсле тоела иде. Хәзер аның фикерләре дә, ничектер, болыттан арынган язгы көн кебек ачылып киткәндәй булды.

Көлемсәр туктап калды. Киләчәк турындагы уй аны аңына китергәндәй итте. Аның шунда ук өенә, Зарифы янына йөгерәсе килде.

«Зариф!.. Юк, юк! Мин сине беркемгә дә алыштырмам. Һичкайчан да…»

Ләкин кинәт кенә яңгырап киткән «Көлемсәр!..» дигән ягымлы тавыштан ул бөтенләй коелып төште. Аның каршында, җирдән үсеп чыккан кебек, Нияз басып тора иде.

– Көлемсәр, синең кәефең юк, ахры?..

Көлемсәр, күзләрен тутырып, Ниязга карады. Агачлар арасыннан саран гына төшкән яктылык Ниязның йөзен аеруча ягымлы итеп күрсәтә иде. Аның карашында моң да, шатлык та, сагыш та, сөю һәм чиксез якын итү дә бар иде кебек.

Алар, ашыкмыйча гына, кара күләгәле агачлар, куе куаклыклар арасыннан атлап киттеләр һәм бераздан ботакларын зонт кебек җәйгән чыршы астында туктап калдылар. Көлемсәр, кулларын артка куеп, чыршыга сөялде һәм башын түбән иде.

Алар байтак вакыт сүзсез тордылар. Бу тынлыкны беренче булып Нияз бозды.

– Ниһаять, килдең!

Көлемсәр дәшмәде. Нәрсә дисен соң? Нияз белән очрашкач, әле бая гына аны газаплап торган уйлар челпәрәмә килгән кебек булдылар. Хәзер Көлемсәрнең бары тик Ниязның ягымлы тавышын тыңлыйсы, моңлы, шул ук вакытта чиксез тирән күзләренә генә карыйсы килә иде.

Нияз да моны сизә иде булса кирәк.

– Көлемсәр, – диде ул. – Леспромхозга килгәч тә, әниемә хат язып җибәрдем. Синең турыда да яздым… Сине беренче күрүем турында. Ул кичне мин гомеремдә дә оныта алмам, ахрысы…

Көлемсәр Ниязның әнисен күз алдына китерергә тырышты. Бәлки, ул да Нияз төсле үк дулкынланып торган чем-кара чәчледер. Көлемсәрнең Ниязның әнисен күрәсе килде. Ләкин ул бу турыда бер сүз дә әйтмичә тынып калды…

Нияз бергә укыган иптәшләре турында сөйләде. Аңар Көлемсәр белән сөйләшү шулкадәр җиңел, шулкадәр рәхәт иде. Ул моның серен, сәбәбен аңларга теләгән кебек үзе дә бераз уйланып куйды.

– Көлемсәр, – диде ул бераздан. – Күземә туп-туры карап әйт әле… – Ул җиңелчә генә Көлемсәрнең иңнәренә орынып куйды. – Тик дөресен әйт. Син мине ярата алыр идеңме?.. Зинһар, син миңа алай гаҗәпләнеп карама. Юк, юк, кирәкми!.. Мин беләм: син хәзер үзеңнең тормышта икәнлегеңне аңлата башлаячаксың һәм тагын нинди дә булса сәбәпләр табарсың… – Аның тавышы үзгәрде, йомшара төште. – Шуңа күрә дә бит мин синнән яратасыңмы дип сорамыйм, ә бары тик ярата алыр идеңме дип кенә сорыйм.

– Газаплама мине, Нияз, – Көлемсәрнең тавышы калтырап чыкты. – Беләсең ич… Мин бит тормышта…

– Әй-йе, – диде Нияз, авыр сулап. – Тормышта… Попны, нинди генә булса да, батя диләр шул…

Көлемсәр аның бу сүзләренең төбендә нәрсә ятканын аңлап бетермәде. Әллә инде аңларга теләмәде. Ул әле һаман да үз уйларыннан айнып җитә алмый иде. Көлемсәргә авыр, чиксез авыр иде.

– Мин бит бәйле… – дип кабатлады ул ярым пышылдау белән.

– Ничек инде бәйле?.. Уйлап кара әле, Көлемсәр. Бәлки, сине бәйләп торган төеннәр алай ук нык түгелдер. Әгәр дә синең минем белән очрашырга… – Нияз нинди сүз кулланырга да белмичә тотлыгып калды. – Очрашырга кыюлыгың җитә икән…

Көлемсәр, «Син ни сөйлисең?!» дигән кебек, Ниязга карады.

– Мин ялгыша да торганмындыр, бәлки, – диде Нияз. – Бу, әлбәттә, минем үз фикерем. Әгәр синең үзеңдә дә, шундый ук дип әйтмим инде, шуңар охшашлы фикерләр туа икән, ул төеннәрнең нык булмавына мин бик-бик ышаныр идем. Синең бу турыда уйлап караганың бармы, Көлемсәр?..

Көлемсәр җавап бирмәде. Нияз күтәренке тавыш белән дәвам итте:

– Тормыш бит. Без нибары бер генә тапкыр яши торган тормыш. Шунда да җаның-тәнең белән сөеп, сөелеп яшәмәгәч… Белмим, кем ничектер. Әгәр күңел давыллы хисләр белән дулкынланмаса, ул тормышның мин ямен дә, кызыгын да тапмыйм. – Нияз, артыграк кызып китүен сизеп булса кирәк, тынып калды һәм ирексездән бу сүзләрне кемгәдер инде бер тапкыр әйткән булуын исенә төшерде…

– Моңа чаклы андый уйлар минем башыма да килгәне юк иде, Нияз, – диде Көлемсәр әрнүле тавыш белән. – Хәзер мин бөтен тынычлыгымны җуйдым, үземә үзем урын таба алмый башладым. Белмим, бу газаплар озак дәвам итәрләрме?..

Нияз: «Мин аларның вакытлыча булуын теләмәс идем», – дип әйтүеннән чак кына тыелып калды. Ул тизрәк нинди дә булса сорау бирергә ашыкты:

– Андый тойгыларның тууына син үкенмисеңдер бит, Көлемсәр?..

– Үзем дә белмим, – диде Көлемсәр һәм өстәп куйды: – Кем белә, бәлки, чыннан да үкенмәмдер…

Ләкин очкын кебек кенә чагылып киткән бу күңел күтәренкелеге озакка бармады. Көлемсәрне яңадан газаплы тойгылар биләп алды. Ниязда: «Эшләр куера башлады, ахрысы», – дигән дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы хисләр уянып куйды.

Тынып калган кичке урманны яңгыратып поезд кычкыртты һәм, күп тә үтмәде, алар турысыннан шаулап поезд узып китте. Агач араларыннан вагон тәрәзәләреннән төшкән яктылык йөгерде.

Төнге сменага эшкә китеп баручы яшьләрнең көр күңелле авазларын ишетү Көлемсәрне сискәндереп җибәрде. «Иптәшләр эшкә бара… Зариф өйдә. Ә мин биредә…»

– Ярар, Нияз, – диде ул, кинәт аңына килгәндәй. – Мин киттем…

Ул чыршы астыннан чыкты да, саубуллашып та тормыйча, кызу-кызу атлап китеп тә барды.

Нияз агач араларыннан төшкән яктылыкта аның чагылып-чагылып китүен карап калды. Көлемсәр күздән югалып, аяк тавышлары тынгач та әле, ул куе чыршы күләгәсендә байтак вакыт шул яктан күзен алмый торды.




5


Ниязга диплом язу эшенә керешү көткәннән дә авыррак тоелды. Кирәкле материаллар туплау нияте белән беренче тапкыр директорга кергәч, түбәндәге вакыйга булды.

Иң элек ул директорны үзенең эш планы белән таныштырды. Темасының гадилеге белән мактанып алырга да онытмады: «Урман промышленносте предприятиеләрендә сәгатьлек графигын һәм комплекслы механизацияне производствога кертү». Нияз, әлбәттә, әгәр дә мәгәр диплом эше уңышлы чыга-нитә калса, рефератының аерым китап булып басылып чыгачагы турында да кыстырып куюны кирәк дип тапты.

– Билгеле, леспромхоз директорының исеме дә телгә алыначак…

Бәдри ага Ниязның әйтеп бетергәнен дә көтмәде, кулын гына селтәде.

– Юк, юк!.. Анысы, кем әйтмешли, хаҗәт түгел.

Шулвакыт ишек шакыдылар. Бусагада Зариф тора иде. Ул, Ниязны күрү белән, керергәме-кермәскәме дигәндәй икеләнеп, кабинет ишеге катында туктап калды.

Бәдри ага исә аны, күптән көтеп торган кешесен каршы алгандай, күтәреп үк каршылады:

– Ә-ә, Зариф!.. Әйдә, әйдә, туган. Килеп чыгып бик һәйбәт иттең әле. Әйдә, түрдән уз.

Зариф бүреген бер кырыйда торган урындык өстенә ыргытты да, теләр-теләмәс кенә, өстәл янына килеп утырды.

Бәдри ага, җанлана төшеп, Ниязга ниндидер бик шатлыклы хәбәр тапшырырга теләгәндәй сөйләнә дә башлады.

– Менә, туган! Дөресен генә әйткәндә, мин сиңа әллә ни ярдәм күрсәтә алмам. Сиңа менә мастер Гыймазовтан башка бер генә кеше дә ярдәм кулы суза алмас. Леспромхозыбызда барлык яңалыкларны производствога кертү эше белән менә Зариф шөгыльләнә дә инде. Сәгатьлек графигын да, беренче булып, ул үз участогында кулланды… Нинди нәтиҗәләр бирүе турында сиңа аңлатып торасы юк. Бары тик шунысы гына хәтеремдә калган, үзебез дә бер кавым кызган табада биегән идек шул, әй. Леспромхозыбыз турында кайларда гына язмадылар! Зарифның рәсемен генә дә ике-өч газета берьюлы басып чыгарган иде.

Директор Нияз ягына борылып өстәп куйды:

– Менә шул, туган. Зариф сиңа сәгатьлек графигы турында да, комплекслы механизациянең дә бөтен нечкәлекләрен, барлык серләрен ачып салыр. Ул – бу турыда миңа караганда күп тапкыр мәгълүматлырак кеше. Шулай бит, Зариф?..

Зариф дәшмәде, алай ук түгелдер лә инде дигәндәй, башын гына иде.

Нияз исә директор турында: «Кара ничек җиңел генә котылырга чамалый… – дип уйлап куйды. – Зариф ярдәм итәр, имеш… Итәр пычагымны! Көт син аннан ярдәм…»

Директор, өстәл тартмасын ачып, кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата нидер караштырган арада, Зариф та сүзгә кушылды:

– Ни өчен әле сезне сәгатьлек графигы кызыксындыра?..

Нияз бу сорауны ничек итеп аңларга да белмәде. «Бу нәрсә?.. Үзенә калганда мыскыл итүме… Әллә инде чыннан да белмиме? Хәер, белмәве дә бар». Нияз, сер бирмәскә тырышып, коры гына җавап бирүне кирәк дип тапты.

– Ни өченме?.. Диплом темам булганга күрә.

Зариф гаҗәпсенеп җилкәсен сикертеп куйды. Эчкерсез елмайганнан соң болай дип өстәде:

– Бераз соңлагансыз түгелме соң?..

Нияз баштарак аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңламады. «Әллә көләргә телиме икән?» – дип тә уйлады ул.

– Ә ник?..

– Үтелгән этап дип әйтүем иде. Хәзер бит күп кенә леспромхозлар, шул исәптән без дә, сәгатьлек графигыннан да прогрессивныйрак эш алымына – цикл методына күчтек…

Шул арада өстәл тартмасыннан чыгарган кәгазенә ниндидер цифрлар куйгалап утырган директор, башын калкытып, сүзгә кушылды.

– Цикл методы дигәннән син, Зариф, минем үтенечне кайчанрак башкарырга уйлыйсың?..

– Нәрсәне ул? – Зариф исенә төшереп, яңадан сорап куйды. – Газета өчен мәкалә дигән идегез, шунымы?

– Әйе.

– Бүген-иртәгә вәгъдә итә алмыйм, Бәдри ага. Бераз соңрак…

Бәдри ага карандашын ташлады, Зариф ягына бераз иелә төшеп, җитди генә өстәде:

– Юк, Зариф, әллә ни соңарырга ярамас. Мәскәү көттергәнне яратмый.

Нияз шунда ук сүзнең «Урман промышленносте» газетасы турында баруын төшенде. Чыннан да, әгәр дә ул диплом яза торган леспромхоздан газетага тагын да прогрессиврак метод турында мәкалә җибәрә-нитә калсалар?..

…Ул көнне Нияз үзен үзе кая куярга да белмәде. Кая барып бәрелергә, кемгә килеп сүз кушарга?.. Күңел ярсуы, җан әрнүе басылмасмы дип, буфетка кереп, бер йөз грамм «кәгеп» тә чыкты. Ул да ярдәм итмәде. Кая ул!.. Болай да төрле уйлардан тубал булган башы тагын да кызды, хәтта күз алларын караңгыландырып чатный башлады.

Иң элек ул үз-үзен сүкте. Нәрсәгә дип кенә ул шушы темага алынды. Башка иптәшләре кебек агач токымнарына, агачларның географик үзенчәлекләренә бәйләнгәнрәк, гадирәк тема алырга ярамадымыни соң? Хәзер әнә аның планнары арыш умачы кебек уала, җимерелә дә башлады. Ярдәм көтәр кеше дә юк. Кемнән көтәсең ди?!

Директор да аңар ярдәм итүдән баш тартты, башка берәүгә йөкләде. Кемгә бит әле!.. Көлемсәр иренә… Юк, юк!.. Кая ул ярдәм итү. Көлемсәр белән булган мөнәсәбәт тә аңар барып җиткәндер инде. Билгеле, җиткәндер. Җитмиме соң?! Менә көт ярдәм. Юк, юк!.. Нияз үзе үк аның ярдәменнән баш тартачак…

Нишләргә соң?..

Шуның өстенә тагын өченче көн генә аның беренче ярдәмчесе булырга тиеш булган баш инженер белән бөтенләй көтмәгәндә күңел суыткыч сөйләшү булып алды. «Фу-у, нинди тупас кеше!» – дип уйлап куйды Нияз аның турында.

Ул Сәйфиев янына диплом эшенә бәйләнгән бер йомыш белән кергән иде. Нияз керү белән үк, Сәйфиев: «Синең турында, тәти егет, бик начар хәбәрләр йөри. Кара аны, кеше калҗасына кулыңны сузасы булма!» – дип кисәтеп куймасмы!

Җитмәсә, тагын газетада мәкалә дә басылып чыкса… Бөтен планнарының астын өскә китерәчәк тә ташлаячак.

«Нәрсә булды соң әле? – дип уйланды Нияз. – Бөтен нәрсә каршы килә дә тора. Хәзер генә түгел, һәрвакыт диярлек шулай бит…»

Шулвакыт аның күз алдына Зариф килеп басты. Ул аңар ачулы иде. Нәрсә өчен соң? Бу сорауга Нияз үзе дә җавап бирә алмас иде. Ул аны күралмый, җаны-тәне белән сөйми. Бәлки, барлык кешеләр дә аны яраткангадыр. Әллә Көлемсәрнең ире булгангамы?.. Әйе, барысы, барысы өчен дә ул аны яратмый. Кодрәтеннән килсә, Нияз үзенең бөтен уңышсызлыклары өчен Зарифтан үч алыр иде. Кем белә, бәлки, алыр да…


* * *

Леспромхозда тар тимер юл салынганнан бирле, шофёрларны, агач ташу эшеннән азат итеп, ярдәмче эшкә генә файдаландылар. Шуңа күрә әле күптән түгел генә тирә-якта дан тоткан автотранспорт хуҗалыгы, ничектер, кечерәеп калды. Аңа инде тиешле әһәмият тә бирелми башлаган иде.

Бу сезонда эш башкачарак булды. Кама аръягына агач ташырга дигән хәбәр таралгач, автогараж кабат җанланып китте.

– Ишеттегезме?.. – диештеләр шофёрлар. – Безнең гаражның да беренче дәрәҗәдәге цехлар рәтенә керер көне бар икән…

Бу чыннан да шулай иде. Дәүләт тарафыннан бирелгән көзге-кышкы сезон планын үтәүнең шактый өлеше шофёрлар өстенә төшә иде.

Автогараж ишегалдында ыгы-зыгы башланганда, баганага беркетелгән репродукторда Кремль курантларының алтыны сукканы ишетелде.

– Сәлам! – диде Костя, Галләмне ерактан ук күреп алып. – Нигә соңладың?..

Галләм дустының соравына җавап бирергә дә өлгермәде, Костя яңадан сөйләнә башлады.

– Запас частьлар ягы ничек синең?.. Быел полный көчкә эшләргә туры киләчәк бит… – Ул бөркелеп пар чыгып торган чиләген җиргә куйды. – Дәүләт планының почти утыз проценты безнең гаражга тапшырыла, ди. Димәк, газуй да газуй!..

Костя Галләмнең җилкәсенә сугып алды. Ләкин Выж Галләм җавап урынына кашларын гына җыерды.

– Кырырсың инде… – диде ул. – Рейс саен, күп булса, дүрт фестметр төяп, әллә кая китә алмассың шул…

Костя, дустының нәрсәдер әйтергә җыенуын сизеп булса кирәк, дәшми калды.

– Кичә радио тыңладым, – диде Галләм, сүзен дәвам итеп. – Бер леспромхозның шофёры, агачларны хлыст килеш төяп, рейс саен унбиш-унсигез фестметр агач чыгара… Менә ичмасам!

– Соң безгә ни булган? Безгә дә ярамаганмыни?..

– Яравын ярый да… Моны бит тиктомалдан эшләп булмый. Кирәкле җайланмалар әзерләргә, тагылмаларны озынайтырга кирәк. Мин инде сызымын да маташтырып карадым… Тик әле ышанып җитә алмыйм.

– Соң, Сәйфиев янына кер. Бүген үк, хәзер үк кер…

Костя шунда ук конторага, баш инженер янына барырга җыенган кебек яртылаш диярлек карга эреп кергән чиләген иелеп кулына алды.

– Димәк, була?..

– Була! – диде Галләм, елмаеп.

Күп тә үтмәде, алар машиналарына утырдылар да, беренче булып, автогараж капкасыннан чыгып киттеләр.

Галләм, гадәттәгечә, машинасын алдан алып бара. Төнлә белән кар явып үткән. Машина барган уңайга кар тополь чәчәгедәй тузгып кала. Урманда тын.

Яңа метод белән эшләү фикере Галләмгә бер генә минутка да тынгы бирмәде. «Хәзер үк баш инженер янына китәргә кирәк», – дип уйлады ул.

Икенче рейс ясаганда, Галләм контора каршында машинасын да туктатмакчы иде. Ләкин шулвакыт ул, Бәдри ага белән Дәрҗия Айтуганованы күреп, бу уеннан кире кайтты.

– Кайткан! – диде ул, куанып. – Дәрҗия кайткан!..

Галләмнең күңелен ниндидер татлы тойгы биләп алды. Ул үзе дә сизмәстән газ бирде. Машина күңеллерәк чаба башлады. Әнә Дәрҗия белән Бәдри ага, елмаешып, аның артыннан карап калдылар. Безнең Выж Галләм выжылдата, янәсе.

Галләм урманга керде. Куе агачлык. Куак төпләре, ауган агач тирәләре чигелгән челтәр кебек төрле кош-корт, киек йөргән эзләр белән чуарланган.

«Дәрҗия кайткан…»

Галләм коммунист түгел, шуңа күрә аңа Дәрҗия белән сирәк очрашырга туры килә иде. Ләкин ул аның күз карашын да, тавышын да ачык итеп күз алдына китерә ала. Дәрҗия белән аның бер генә вакытта да кара-каршы торып сөйләшкәне юк. Ул аны бары тик гомуми җыелышларда, урманда яисә конторада гына очрата. Андый вакытларда ул тәмам каушап, югалып кала иде. «Дәрҗия!..» Галләмнең башында нинди генә якты, нинди генә җылы уйлар тумый! Тик боларның барысы да хыял гына булып калырлар, ахрысы…

«Хыял – планның беренче варианты ул», – ди бит Костя. Юк, юк, ул шулай дип әйтелә генә. Бик күп хыяллар әле андый булудан бик ерак торалар…

Галләм үзенең семья корып җибәрергә теләгән чакларын да исенә төшереп алды. Казаннан запас частьлар алып кайтканда, ул кабинасына таныш булмаган бер яшь хатынны утырткан иде. Сөйләшә торгач, алар дуслашып киткән кебек тә булдылар. Галләм аны леспромхозга кунакка чакырды. Фаечка (Фәһимә исемле булса да, ул хатын үзен «Фаечка» дип таныштырган иде) берсүзсез риза булды. Фаечка, элегрәк ниндидер бер фабрикада эшләгәнлеген әйтсә дә, соңыннан үзенең артистка икәнлеген ычкындырып куйды. Хәтта матур гына итеп җырлап та күрсәтте. Шулай итеп, Фаечка Галләм янында калды. Галләмгә кечкенә генә бер бүлмә бирделәр. Күп тә үтмәде, Фаечка, урманда күңелсез, дип зарлана башлады. Ниһаять, көннәрнең берендә Галләм Фаечканы өендә тапмады. Өстәл өстендә дәфтәр битенә язылган хат кисәге ята иде. «Галләм бәгырем! Мине эзләмә. Хуш. Мин киттем!..» Ялгышлык беләнме, Галләмнең премиягә бирелгән бостон костюмын, сәгатен һәм башка шундый әйберләрен алып китүенә дә карамастан, Галләм Фаечканы эзләп тормады. Шайтан алсын, дип кулын гына селтәде. Ләкин бер кешегә ияләшкән күңел үзенекен итте бит, хәерсез. Аның бушап калган фатирына кайтасы да килмичә йөрде. Еш кына бүләкләр алып кайтып Фаечкасын куандырган һәм аның «минем аюым» дип иркәләгән чакларын да исенә төшергәләп куйгалый иде ул.

Фаечка – Фаечка инде ул. Дәрҗия бит – бөтенләй башка кеше. Алар арасындагы аерма җир белән күк кебек. Дәрҗиянең үзен генә түгел, аның кызы Ләләне генә күргәндә дә, Галләмнең йөрәгеннән ниндидер татлы җылылык йөгереп үтә. «Эх, миңа да партиягә керәсе иде», – дип уйлый иде Галләм. Ул инде берничә тапкыр моңа талпынып та карады… Тик нигәдер кыюлыгы җитмәде. Бүген ул теләк яңа көч белән кабынып китте. «Менә яңа метод белән эшли башлап, машина белән агач ташуда кискен борылыш ясыйм да, – дип уйлады ул, – партиягә керергә гариза бирәм».

Шундый уйлар белән көн дә үтеп китте. Башка шофёрларга караганда бер рейс артыграк ясавына карамастан, Галләм, автогаражга кермичә, яңадан урманга юл тотты. Соңгы рейсын ясап, контора каршына килеп туктаганда, кояш баеган, контора тәрәзәләрендә электр утлары балкый иде инде. Галләм кабинасыннан җиңел генә сикереп төште дә конторага кереп китте һәм туп-туры баш инженер кабинетына юнәлде.

Аны төнге дежурга килгән Бикмүш абзый туктатты.

– Бераз көтеп тор, Галләм, – диде ул. – Анда кеше бар…

Бүлмә эченнән баш инженерның тупас тавышы ишетелә иде. Күп тә үтмәде, ишектән таныш булмаган кеше атылып чыкты да, алдына-артына карамыйча, кабалана-кабалана китеп тә барды.

Галләм кергәндә, баш инженер үзенең зур йонлач куллары белән өстәл кырыена ябышып, сикереп торып якалаша башларга җыенган кеше төсле утыра иде. Галләм, аның бу кыяфәтен күреп, ишек катында туктап калды.

– Сиңа тагын нәрсә кирәк? – диде баш инженер, кыяфәтен үзгәртмичә.

Галләмнең әйтергә теләгән уйлары чуалып киткән кебек булды. Ул, бер урында таптанып:

– Мин сезгә бер йомыш белән кергән идем… – диде.

– Соң?!

– Машина белән агач ташу турында… Хлыст килеш, агачны бөтен килеш ташу турында. Без дә шул метод белән эшли башласак…

Галләм шул ике-өч авыз сүз әйткән арада, тирләп чыккан маңгаен кергәннән бирле өзлексез әвәләп торган озын колакчынлы күн бүреге белән сөртеп алды.

– Рационализаторлык тәкъдимен, гадәттә, язма рәвештә, рәсмиләштереп кертә торганнар иде, – диде баш инженер. Аның иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылып китте. – Аннары, – дип сүзен дәвам итте Ногман Сәйфиев, – бу тәкъдим өчен барыбер бүләк бирелмәячәк. Чөнки бу яңалык түгел инде…

Галләм тәмам аптырады.

– Соң мин бит сезгә бүләк сорарга дип кермәдем, – диде ул, кыза төшеп. – Быел киселәчәк урманның шактый өлешен шофёрларга ташырга туры киләчәген ишетеп кердем мин. Миңа… – Галләм тотлыгып калды. – Миңа сезнең бүләгегез-фәләнегез кирәкми… Мин сезгә үзебезнең машиналар белән рейс саен унбиш, хәтта егерме фестметр төйи алачакбыз дип кенә әйтергә теләгән идем…

Сәйфиев бу яңа метод белән эшләгән бик күп леспромхозларның агач ташу планын шактый арттыруларын үзе дә бик яхшы белә, ләкин үз сүзенең сүз булып калуын тели иде. Быел дәүләт планы барыбер тулысынча үтәлмәячәк. Хәер, бу уй аның үзен дә каушатып куйгалый. «Артык күп белә башладылар… Санга да сукмыйлар. Менә күрерләр…» – дип уйлады ул. Менә хәзер дә Галләм Тимербаевның тәкъдименә бер дә исе китмәгән кыяфәт чыгарды.

– Дүрт фестметр урынына егерме фестметр диген, ә?! Ха-ха!.. Кара әле син аны, ә! Сәләтсезнеке бер колач ди шул…

Галләмнең йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды. Тузгып торган коңгырт-кара чәчләре тирләгән маңгаена төшеп ябышканнар. Ул, утлы күмер тоткан кеше сыман, күн бүреген, әвәли-әвәли, бер кулыннан икенчесенә күчереп тора иде.

– Көлмәгез!.. – дип җикеренде Галләм. – Көлмәгез… Мин… – Ул берничә секунд сүзен әйтә алмыйча тотлыгып торды. – Мин сезгә бу эшне практикада күрсәтермен. Минем шофёр булып беренче ел гына эшләвем түгел.

– Ярар, ярар, мактанма. Мине бит сезнең стажыгыз кызыксындырмый, – диде баш инженер, бераз йомшара төшеп. – Аңлашылды. Әле болай гына да нормагызны үти алсагыз бик яхшы булыр иде…

– Юк! Без барыбер яңа метод белән эшли башлаячакбыз.

– Технологияне бозып кара әле! – диде Сәйфиев янау тоны белән. – Мин синең белән ничек сөйләшергә белермен.

– Эшләрбез! Комачаулый алмассың!..

Баш инженерга бу җитә калды.

– Кем комачаулый? Кем… Йә, әйт әле, кем? Минме? – Сәйфиев урыныннан сикереп торды. – Хәзер үк чыгып кит моннан. Вон-н!

Галләм, шуны гына көткән кебек, кинәт кенә борылды да ишекне бар көченә, шапылдатып, ябып чыгып китте.

Ишек янында утыручы Бикмүш абзый аларның сөйләшкән сүзләрен ишетеп торган икән. «Һай, бу кеше дигәнең!.. Бигрәк тупас инде, кеше белән җайлап сөйләшә дә белми бит», – дип сөйләнеп куйды. Баш инженерның сөзәргә җыенган үгез кебек бераз алга иелеп эре-эре атлап йөрүе, кабинет ишеген иңе белән генә элдереп бәреп кереп китүе Бикмүш картка күптән ошамый иде инде. Ул: «Юк, юк, әйтергә кирәк аңа, әйтергә кирәк, – дип, бер-ике тапкыр талпынып та карады, тик: – Барыбер рәтләп сөйләшеп булмас, – дип, кире урынына утырды. – Тәмам чыгырыннан чыкты бит…»

Ниндидер көч Бикмүш бабайны урыныннан торгызды. Ул, үзе дә сизмәстән, баш инженерның кабинетына бәреп керде дә, сугышырга җыенган әтәч сыман кукраеп, өстәл каршына килеп басты.

– Сиңа нәрсә, Бикмүш абзый?..

– Тупас кыланасың, энем! Тупас. Бик…

Картның чынлап торып әйтешергә кергәнлеген сизеп, баш инженер шунда ук икенче тонга күчте.

– Бу халык белән тупас та булырсың, Бикмүш абзый. – Ул тагын үзенең ярата торган сүзен кыстырып куюны кирәк тапты. – Мин менә сезне үземнең урынга куеп карар идем, нишләр идегез икән?..

Бикмүш абзый аның сүзен кырт кисте:

– Юкка акыл сатма, кем, ни, Ногман энем! Бу кыланышларыңны ташла…

Картның көтмәгәндә кереп бәйләнә башлавы Сәйфиевнең канына тоз салды.

– Тукта әле, Бикмүш абзый, – диде ул, – әллә синең башка эшең юкмы?

– Минем, кем, Ногман энем, үз эшемне моңарчы кешегә кушканым юк. Син миңа алай җикеренмә. Мин сиңа малай-шалай түгел, тегеләй. Тормышны да, кешеләрне дә сиңа караганда күбрәк күргән, сиңа караганда шактый ук элегрәк тә туган…

– Анысы белән бәхәсләшмим, – диде тегесе, – ләкин бит ничек диләр әле: кем элек туган, кем белеп туган, диләрме?..

– Һай, ни, кем, Ногман энем! Вакыты-вакыты белән артыграк белеп ташлыйсың шул. Сине бит шул ук кешеләр күтәрде, шул ук кешеләр сине… теләсәләр… алай тупаслык белән эш чыкмый. Галләм сиңа бернинди дә начар сүз әйтмәде ләбаса. Ул бит эш белән кергән. Эш кешесенең кешедә йомышы була инде. Бәлки, аның тәкъдиме бернәрсәгә дә ярамый торгандыр. Ул бит укымышлы кеше түгел. Ә сиңа калганда, тыныч кына тыңларга иде дә аның ялгышларын аңлатырга иде. Алай күтәрелеп бәрелергә ярамый…

Баш инженерның түземе бетте, ахрысы.

– Бар әле, – диде ул коры гына. – Эшеңдә бул. Үгет-нәсыйхәт укырга сабый бала түгел ич мин сиңа.

– Мин чыгармын, – диде Бикмүш абзый сабыр гына. – Тик соңыннан үзеңә авырга килмәсен дип кенә әйтәм. Чөймәсеннәр, дим, үзеңне…

Ул ашыкмыйча гына чыгып китте. Бу сөйләшүдән соң сәгать, сәгать ярым вакыт та үтмәде, Галләмнең ашханәдә эчеп аяктан егылуы турында килеп әйттеләр.

– Күрдеңме? – диде Сәйфиев, Бикмүш абзый ягына карап. – Андый эчкечеләр белән кешеләрчә сөйләшеп буламы соң?!


* * *

«Поезд узганга да шактый вакыт үтте. Ә ул һаман юк!» – дип уйлап куйды Нияз. Ул ярты сәгатьтән артык инде урман ышыгында Көлемсәрнең кайтуын көтә иде.

Нияз сәгатенә карап алды да, якасын торгызып, аякларындагы киез итекләрен бер-берсенә бәргәли-бәргәли, Көлемсәр кайтасы сукмак буйлап әрле-бирле йөренергә тотынды.

Ул Көлемсәрне күрүгә ничек итеп сүз башларга кирәклеген дә алдан ук уйлап куйган иде инде. Аның уйлары шул ук вакытта леспромхоз хәлләре тирәсендә дә йөриләр иде.

Шулай инде тормыш дигәнең. Теләгеңә ирешәм дип торганда гына, каяндыр нинди дә булса көтелмәгән бер каршылык килеп чыга да барлык хыял-максатларыңны туздырып ташлый. Менә Нияз да кайчандыр диңгезче булырга хыялланып йөргән иде. Ләкин аны, сәламәтлеге чамалы булу сәбәпле, диңгез мәктәбенә алмыйча, кире өенә кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң ул, вакытны әрәм итмим дип, үзе яратып бетермәсә дә, Киев урман промышленносте институтына укырга керде. Анда узган дүрт ел сизелмичә дә калды. Ул хәзер менә институтны тәмамлау алдында тора, ләкин алда аны нәрсә көтә – ул моны үзе дә белеп бетерми…

Нияз шундый уйлар белән мавыгып торган арада, сукмактан ерак түгел олы юлдан кайтып баручы Көлемсәрне күрде һәм, аның каршысына чыгарга теләп, кызу гына атлап китте.

– Хәерле кич, Көлемсәр! – диде Нияз, уйлап куйган сүзләрен бөтенләй онытып.

– Исәнмесез!

Алар озак кына сөйләшми бардылар.

– Кая баруыгыз иде? – дип сорап куйды Көлемсәр.

Нияз авыр сулап кына җавап кайтарды:

– Үзем дә белмим. Җанымны кая куярга белмәгәч чыккан идем. – Нияз, сүзләренең ничек тәэсир итүен күрергә теләгән кебек, күз кырые белән генә Көлемсәргә карап алды.

Көлемсәр, аның зарланырга әзер булуын сизеп, ахрысы, яңадан сорау бирде:

– Нияз, эшегез ничек бара соң сезнең? – Ниязның «Нинди эшләр турында сорыйсың соң син?» дигән карашын күреп, тагын өстәп куйды. – Диплом эшегез турында әйтәм.

– Ничек дип әйтим соң, Көлемсәр. Хәзергә әле бернинди рәте-чираты юк. – Нияз тавышын күтәрә төште: – Мин бит илһам кешесе. Бер тотынсам, аны коры тотармын, әлбәттә. Тик хәзергә нәрсәдер җитешми кебек. Үзем сизәм, нидер җитешми. Әйе, җитешми!.. Күңелем тулы түгел шул минем, Көлемсәр! Вакыты-вакыты белән шулкадәр авыр була, кая барып бәрелергә урын тапмыйсың…

Көлемсәр, аның яңадан үзенчә сукалый башлавын сизеп, сүзне икенчегә борырга тырышты:

– Бәлки, материалларың җитәрлек түгелдер?

– Эш материалда гына түгел, – диде Нияз, сузып, – минем диплом эшенең темасы комплекслы механикалаштыру турында иде. Анда сезнең леспромхозның сәгатьлек графигын производствога кертүе нигез итеп алынырга тиеш. Ләкин, күрәсез, сез тагын да яңарак методка күчә башладыгыз.

– Әйе. Хәзер кертелә торган цикл методы безнең алда тагы да зуррак мөмкинлекләр ача…

– Менә шул шул, – дип куйды Нияз, Көлемсәрнең сүзен бүлеп. – Тәмам аптырап беттем инде. Мин язып бетергәнче алган темамның тәмам искереп калуыннан куркам. Мин инде институтка да хәбәр итмәкче идем.

Көлемсәр адымын акрынайта төште.

– Ләкин мин үзем биредә бер дә аптырарлык нәрсә күрмим. Производствога кертелә торган цикл методының нигезе, җирлеге дип әйтик инде, шул ук комплекслы механизация ич. Бу метод аның бары тик, ничек итеп әйтергә инде, өскормасы гына булып тора…

– Бәлки, син миңа бераз ярдәм итәрсең, – диде Нияз, елмаеп. – Әлбәттә, мин синнән әллә нинди көч җитмәслек ярдәм сорамыйм…

Ул: «Синең мине илһамландыруың җиткән булыр иде», – дип тә өстәмәкче иде, ләкин Көлемсәр аны бүлде:

– Ярдәм итә алмасам да, кирәкле киңәш, бер дә булмаса, өстәмә материаллар табып бирә алыр идем. Син Зарифның «Урман промышленносте» газетасында басылган мәкаләсен укыгансыңдыр бит.

«Новаторлар трибунасы» дигән рубрика астында чыккан бу зур мәкаләне укыган иде Нияз. Шулай да бернәрсә дә әйтмәде, эчтән тынды. Ул бары тик үпкәләгән кыяфәт белән:

– Тагын Зариф!.. – дип кенә куйды.

Көлемсәр аның бу сүзләренә бер дә исе китмәгән төсле сүзен дәвам итте:

– Гаҗәп матур фикерләр бар. Анда безнең леспромхозның бу яңа методны ничек производствога кертүе һәм ул методның нинди нәтиҗәләр бирүе конкрет фактлар белән исбат ителгән.

Алар кайтып җиттеләр. Тәрәзәләрдә ут юк иде. Нияз, моны күреп:

– Көлемсәр, әйдә, тагын бераз әйләнеп килик, – диде. Ниязның тавышында тирән моңсулык чагылып китте, Көлемсәрнең күңеле әрнеп куйса да, үз-үзен җиңеп:

– Юк, Нияз, миңа вакыт, – дип саубуллашты да кызу-кызу атлап китеп барды.

Нияз, бераз барганнан соң борылып, Көлемсәр ягына күз салды. Тәрәзәләрдә ут кабынды. Бакча рәшәткәсе аша үтеп сукмакка төшкән якты баганаларда Көлемсәрнең күләгәсе чагылып китте.

Нияз, кимсетелгән кешедәй, эч пошуыннан нишләргә һәм кая барырга да белмичә, байтак вакытлар бер урында аптырап басып торды.


* * *

Зариф соңгы вакытларда кичке ашны урманда яисә посёлок ашханәсендә ашый иде. Өйгә кайтырга күңеле тартмый иде аның.

Бүген ул урманнан шактый иртә кайтты. Механика мастерскоена кереп, электролебёдка өчен ыргаклар ясарга заказ бирде дә ашханәгә китте. Ашханә каршында торган машинаның Выж Галләмнеке икәнлеген күп төялгән йөгеннән үк таныды. Ашханәнең пар бөркеп торган ачык ишеге аша Галләмнең кемнедер сүгүе ишетелә иде.

«Исергән. Тагын эчкән…» – дип уйлады Зариф. Ни өчендер ул Галләмне жәлләп куйды. Әгәр дә Галләмнең матур гаилә тормышы булса, ул болай эчеп йөрер идемени соң?.. Һич юк. Аның бит андый тормышны күргәне юк…

Зариф машинаның моторын капшап карады. Аның тәмам суынганлыгын белгәч, тизрәк радиатордагы суны агызды. «Тәки радиаторны шартлатасы икән, шайтан алгыры!» – дип, Галләмне дә тиргәп алды.

Зариф ашханәгә кергәндә, Галләм тәмам сәрхушләнгән, кеше белән сөйләшерлек тә рәте калмаган иде.

– Юк, сез җанымны кыйнамагыз. Җанымны гына кыйнамагыз… – дип, ул бар көченә өстәлгә суккалап алды. – Тупас сүзләрегез белән бәгыремне өзгәләмәгез, үзәгемне өзмәгез… Вознаграждение, бүләк ди бит, ә!.. Мин үзем бүләк. Үзәгемне өзгәләмәгез, мин үзем вознаграждение бирәм… – Галләм, хәлсезләнгән кулын куен кесәсенә тыгып, аннан учлап-учлап акча чыгара башлады. – Мә, ал, тыгын!.. Күпме кирәк?.. Йә, әйт… Әйт, дим мин!..

Ул акчаларын өстәл өстенә чәчеп ташлады да тынып калды. Аннан соң тагын әрнүле тавыш белән мыгырдана башлады:

– Минем җанымны гына кыйнамагыз… Эх, сез!.. Мин бит беркемгә дә тимим, бернәрсә дә сорамыйм. Кемем бар минем?.. Минем ун яшемнән бирле иркәләү сүзе, туганнар сүзе ишеткәнем юк… Бер генә туганым, бер генә якын туганым булсын иде. Эх-х!.. – Аның тавышы калтырап чыкты, йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды, һәм ул, кулларын сузып, өстәл өстенә капланды…

Сәйфиев яныннан чыккач, Галләм, нишләргә дә белмичә, аптырап, катып калды. Сәйфиевнең мыскыллап көлүе, «бүләк…» дигән сүзләре Галләмнең колагында чаң кебек чыңлап тордылар. Ашханә янына җиткәндә инде ул тәмам ярсыган иде.

Буфетта эшләүче Варя, тәрәзәгә күз төшереп алгач кына, нинди зур ялгышлык эшләгәнлегенә төшенде. Агач төягән машинаның тәрәзә каршында торуын күргән булса, Галләмнең кулына берьюлы ике шешә аракы тоттырган булыр идемени! Ул, Галләм йөзтүбән капланып тынып калгач, өстәл янына килеп, акчаларны җыеп алды. Үзе һаман: «Эх, Гриша, Гриша!..» – дип өзгәләнде.

Шулвакыт, сулышына буылып, Костя йөгереп керде һәм, керү белән җилтерәтеп, Галләмне аягына бастырды.

– Ә-ә-ә!.. – дип сузды ул. – Җебегәнсең, брат, җебегәнсең… Ни арада өлгердең әле?.. – Костя озак сөйләшеп тормады. Галләмне, култыклап, ишеккә таба алып китте. – Иптәш Гыймазов, – диде Костя, Зариф ягына борылып. – Ачкычы урынында… Сез, зинһар, машинаны Түбәнге складка төшерү чарасын күрегез инде.

– Барыгыз, бар! Тыныч булыгыз… – диде Зариф. – Үзем үк төшереп куярмын…

Зариф ашап-нитеп тормады, буфетта ике бутербродны кесәсенә төреп салды да, кухнядан ике чиләк кайнар су алып, машина янына чыкты.

Зариф, машинаны җентекләбрәк караштырган саен, аның чисталыгына, төзеклегенә сокланмый булдыра алмады. Приборлар көмеш кебек ялтырап тора, механизмнар чиста итеп сөртелгән иде. Зариф, радиаторны кайнар су белән бераз җылыткач, моторны кабызды. Мотор тигез ритм белән эшли башлады. Зариф, прицепны һәм көпчәкләрне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, кабинага менеп утырды да газ бирде. Кичен һава салкынайган, көпчәкләр астында кар сары ком кебек шыгырдап уала иде.

Зариф машинасын урман эченнән алып бара. Фара яктысында кар бөртекләре җемелдиләр. Юл тигез. Мондый чакларда рульдә утыручы ниләр турында гына уйламый?! Зарифның уйлары һаман Көлемсәр тирәсендә әйләнәләр иде. Ләкин чишмә суыдай саф күңелле Зариф Көлемсәр турында һич тә начар уйламады. Көлемсәр белән үткәргән шатлыклы көннәр, матур төш кебек, Зарифның йөрәген татлы бер хис белән җылытып искә төшәләр иде. Нинди күңелле иде аларның тормышы… Гаҗәп хәл: үзеңнең иң кадерле кешең тарафыннан читкә кагылуыңны белгән чакларда да матурлык, шатлык белән тулы үткән көннәр, ничектер, ешрак искә төшә торган булалар. Кем белә, бәлки, киләчәктә ул көннәрнең мәңгегә кабатланмаячагына тәмам төшенгәч, дөресрәге, киләчәктә шул җаныңнан да кадерлерәк кешең белән бергә булуга өмет өзелгәч, шулай була торгандыр. Зарифка да киләчәктә Көлемсәр белән бергә калуны күз алдына китерүе авыр иде инде. Аның өчен хәзер бары тик үткән көннәр генә ял бирәләр иде.

Зариф Көлемсәрне фронтка киткәнче үк белә иде. Хәтта искә төшерүе дә көлке. Көлемсәр, шакмаклы ашъяулык киндереннән теккән букчасын асып, үзенең атлавына сокланган кебек, аяк башларына карап, Зарифлар турысыннан үтә иде. Аның беренче ел мәктәпкә йөри башлаган чаклары булгандыр, Зарифның Көлемсәрне бөтен белүе шуннан гыйбарәт иде. Менә Зариф армиядән кайтты. Бәдри ага аны туган атасы кебек каршы алды. Беркая да җибәрмичә, үзендә кунак итте. Кайтканның икенче көнендә Бәдри ага Зарифны клубка концерт тыңларга алып керде. Ул шунда Көлемсәрне күрде. Ләкин танымады. Кая ул тану!.. «Бу кем бу?..» – дип сорады ул Бәдри агадан. «Танымыйсыңмыни, Гөлҗиһан җиңги кызы – Көлемсәр ич», – диде Бәдри ага. «Кит аннан! Булмас ла!.. Көлемсәр шулай үстемени?..» – дип гаҗәпләнгән иде Зариф. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул. Ап-ак ефәк күлмәк кигән Көлемсәр әле хәзер генә күктән очып төшкән аккоштай сәхнәдә басып тора иде. Зарифның йөрәге күптән эзләгән кешесен тапкан кебек еш-еш тибә башлады. «Менә Көлемсәр нинди булган!» – дип куйды ул эченнән генә. Зариф шул көннән соң Көлемсәр белән якыннан очрашырга тырышып йөри башлады. Ул аны икенче көнне, Гөлҗиһан түтиләрнең үзләренә баргач, тагын күрде. Зарифның йөрәге туктап, ничектер, кысылып киткәндәй булды, шушы яшь кенә кыз алдында каушап югалып калган иде ул.

Зариф леспромхозда калды, Көлемсәр эшләгән участокта тракторчы булып эшли башлады.

Көлемсәр төнге сменада эшләгәндә, Зариф тыныч йокы күрмәде. Көлемсәр тракторын кабыза алмыйча газаплана торгандыр яки башка төрле күңелсезлек чыккандыр дип борчыла иде ул. Шул ук вакытта Көлемсәрне күрү теләге дә аңа тынгы бирмәде. Ул, төн уртасында торып, Көлемсәр эшли торган лесосекага китә. Берәр кеше очрап аның соңга калып йөрүенең сәбәбен сораса, ул яшерә, «гыйшкың бигрәк кызыл икән» дип көлүләреннән куркып, төрлечә хәйләли торган иде. Күңел сизә бит ул, хәерсез. Кайчак чыннан да трактор нигәдер туктаган була. Бер тапкыр шулай шактый кеше, җыелып, Көлемсәрнең сүнгән тракторын кабыза алмыйча газапланалар иде. Хәтта Тәмир дә, Көлемсәрне читкәрәк этеп: «Китегез әле… үзем… Ир-ат сөяге – имән тамыры, хатын-кыз сөяге – бодай камыры», – дигән булып, кырын салган кепкасы очып төшкәнче, ачкычны борып карады. Ләкин бернәрсә дә чыкмады. Вакыт уза, ә көнлек планны үтәргә кирәк. Көлемсәр дә ачуыннан ярсый башлаган иде. Шулвакыт Зариф күренде. Ул магнетоны ныгытты да бер боруда тракторны кабызды. Көлемсәр шатлыгыннан ни дияргә дә белмәде. Ә Зарифка Көлемсәрнең җылы сүзен ишетү, аның ягымлы карашын күрү генә дә бөтен нәрсәдән кыйммәтрәк иде.

Көлемсәр белән танышкач, Зарифның бөтен тормышы тулыланып киткән кебек булды. Аның эчке дөньясын якты һәм җылы бер нур яктырта башлады. Ул һәрнәрсәне – сәнгатьне, табигать күренешләрен, – ничектер, күңеленә тагын да якынрак ала, нечкәрәк тоя белә башлады. Бу тойгылар көчәйгән саен, ул үзендә кешеләргә күбрәк яхшылык итү теләгенең, ничектер, артканнан-арта баруын сизде. Үз тормышын киләчәккә, бары тик киләчәккә бәйләп кенә күз алдына китерде. Киләчәк Зарифка чиксез шатлыклы булып күренә иде. Көлемсәр аның өчен ниндидер ирешә алмаслык бер максат иде, Көлемсәргә сокланып туя алмый иде ул. Аның гади генә сүзләреннән дә Зариф башка кеше әйтә алмаган яки бүтән кешенең башына да килмәслек мәгънә эзләде һәм, әйтергә кирәк, таба иде кебек…

Кинәт каршы килгән машинаның утлары Зарифның күзләрен чагылдырды. Һәм ул тизрәк кырыйга, беренче очраган «разъезд»га кысылып, буш тагылмасын шалтыратып кайтып килүче машинаны уздырып җибәрде. Кем бу?.. Зариф болай соңга калып кайтучы һәм, машинасы буш була торып, юл бирергә теләмәүче шофёрны танымакчы булды. Таныды. Бу – Хәмит иде. Үзенең зәһәр телле булуы, булдыксызлыгы белән дан тоткан тәртипсез бер шофёр иде бу. Машинасы ватылып, «Хәмит тавы»ннан күтәрелә алмыйча яткандыр, хәерсез. Бу маршрутта иң текә һәм иң биек булган пристань тавына шофёрлар, үзара шаярышып, «Хәмит тавы» дип исем бирделәр. Шушы таудан күтәрелә алмыйча интегә Хәмит, гөжләп торган машина, көпчәкләре зырылдап әйләнгән хәлдә, тауның урта бер җирендә таралып китәрдәй булып тетрәп тора бирә. Шушы тауда инде Галләм аны бөтен шофёрлар алдында көлкегә калдырган иде. Хәмит Түбәнге складтан агач бушатып кайтып килгәндә, гадәттәгечә, пристань тавында терәлеп калды. Һәм бөтен юлны каплады да куйды. Хәмит бераз артка чигенеп алдырып карамакчы була, тик бернәрсә дә чыкмый. Ул шулай ике-өч сәгать буе газаплана. Тауның өстендә дә, астында да шактый күп машина җыелып өлгерә. Шофёрларның кайсылары ачулана, кайсылары рәхәтләнеп көләләр иде.

– Баллоннары иске… Машина тартмый… – дип, акланырга тырышып та карады Хәмит.

– Бездә начар машиналар юк, – диде түземлеге беткән Галләм. – Бары начар, булдыксыз шофёрлар гына бар. – Ул тәмам тирләп, хәлдән тайган Хәмитне бәреп төшерде дә кабинага үзе менеп утырды. Шофёрлар тынып калдылар.

Ярсыган ат кебек гыжылдап торган машина тынычланып калган кебек булды. Галләм, ашыкмыйча гына, машинаны Хәмит шомартып бетергән текә тауга юнәлдерде… Машина бернинди каршылыксыз тауга менеп тә китте.

– Син дуамалланма… дулама, – дип сүкте Хәмитне Галләм. – Кайчан чебеннең, дулап, тәрәзә ватканын күргәнең бар?!

Зариф, узган елгы шушы вакыйганы исенә төшереп, ирексездән әле генә машина киткән якка борылды. Кара, ничек элдерә! Артыннан куалармыни…

Зариф машинасын олы юлга чыгарды да газ өстәде. Мотор күңеллерәк гөрелди башлады. Яңадан уйлар, уйлар…

Нигә соң Көлемсәр шушы көнгә кадәр, Зарифның күзләренә туп-туры карап: «Хәзер мин сине сөя алмыйм, мин бары тик Нияз, Нияз белән генә бәхетле була алачакмын», – дип әйтми?.. Соң, Зариф бит үзе дә Көлемсәрнең бәхетле булуы өчен гомерен дә кызганмас иде. Көлемсәр үзе дә моны белергә тиеш бит. Тормышны болай дәвам итәргә мөмкин түгеллеген алар үзләре дә аңларга тиешләр ич. Бу бит күрәләтә көлү, мыскыл итү… Көлемсәр дә кемне-кемне, ә Зарифны алай алдаламаска, аннан көлмәскә тиеш иде ич. Юк, юк!.. Алай итәргә аның бернинди дә хакы юк. Ләкин Көлемсәр бәхетле булырмы соң?..

Бу уй күптән инде Зарифның җанын тырный иде. Җитмәсә, тагын Нияз да җилбәзәк кешегә охшый. Бер чәчәктән икенчесенә күчеп йөргән күбәләк сыман тоела. Бу уй Зарифны аерата газаплый иде.

Нияз диплом язарга дип килгән иде бит. Соң язсын иде дипломын. Рәхәтләнеп эшләсен иде. Кирәксә, Зариф аңар кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә әзер. Тик эш белән генә мәшгуль булсын иде… Диплом язарга дип килүчеләрне беренче тапкыр гына күрүе түгел бит Зарифның.

Әле дә хәтерендә аның, иске лесхоз посёлогында торганда, берәү, шулай диплом язар өчен, материал тупларга дип килгән иде. Чандыр гына, озын буйлы, бик мәзәк, гаҗәеп сәер кеше иде. Дөньяда аның өчен бары тик усак агачы гына агач иде: ул иң кирәкле дә, ул иң кыйммәтле дә, ул иң затлы да…

Егет Татарстанда усак агачларының төрләре, селекциясе, генетикасы, туфрак һәм климатка булган таләпләре, хәтта тышкы күренешләре турында бик күп материал туплаган иде.

Зариф егетне үчекләү нияте белән юри генә усак агачын иген арасында үскән чүп үләне белән чагыштырган иде. Тегесенә җитә калды, Зарифка каршы төшеп кенә калмады, бөтенләй күтәрелеп бәрелде. Гадәттәге утын сатып алучылардан башлап агачны чимал итеп кулланучы химия комбинатлары, башка төр завод-фабрикаларның хуҗаларына кадәр усакка дошман итеп караулары турында ачынып сөйләп китте.

Элегрәк усакның хәле тагын да аянычрак булган, ди. Аны һәркайда юк итү өчен көрәшкәннәр, аны бетерү турында циркулярлар язганнар. Хәтта усак агачын юк итү чаралары уйлап тапканнар…

Егет, кызып китеп, тирән тарихка сикергән иде, элек-электән алып бабаларыбызның бабалары усактан күпме өйләр, келәтләр, амбарлар салулары турында, дранча телеп күпме түбәләр ябулары, усак агачыннан күпме мичкә, кисмәк, агач көрәкләр, савыт-сабалар һәм башка бик күп, бик күп әйберләр ясаулары турында сөйләп киткән иде. Чөнки коры усак агачы җиңел һәм эластик икән. Аннан ясалган матчалар, өрлекләр, бәпкәләр, түшәмнәр һәм идәннәр матур да һәм һәрвакытта да шикәр кебек ак көе торалар, ди. Аннары усак йортлар озак яшәүләре, йөзәр ел торулары белән дан тоталар икән. Егет, усактан салынып, йөз ел торган өйне үз күзе белән күргән булган.

Усак агачыннан синтетик каучук, дару матдәләре, прованс мае тибындагы ашамлык мае, шикәрдән ике йөз тапкыр татлырак булган фурфурол җитештерүләре турында да, усакның целлюлоза-кәгазь промышленносте һәм шырпы ясау өчен алыштыргысыз чимал икәнлеге турында да, хәтта терлекләрне ашату өчен усактан эшләнгән онның комбиазыкка бирешмәве турында да кызып-кызып исбат иткән иде. Шуның өстенә әле тагын усак иң тиз үсә торган агачлардан санала икән.

Аннары егет усак агачының сыек яшькелт зифа кәүсәсенең матурлыгы, бөтенләй җилсез көндә дә, яфракларын көмеш тәңкә кебек җилфердәтеп, күңелле генә шыбырдавы, көз җиттеме, кызгылт-сары төсләргә кереп, урман бизәге булып утырулары турында да сөйләгән иде.

Шунысы гаҗәп: шул сөйләшүләрдән соң Зариф та усак агачына бөтенләй башка күз белән карый башлаган иде. Егетнең үзенә карата да тирән ихтирам уянды. Файдалы эш башкара: яңа урманнар үстерү, яңа сорт агачлар үрчетү һәм аларны тәрбияләү турында хыялланып яши ичмаса, дип сокланып та куйган иде Зариф. Чөнки ул үзенең урман кисүче булуына вакыты белән үкенеп тә куйгалый. Дөрес, аның кайчан да булса барыбер лесхозга, урман үстерү эшенә күчү турында яшерен хыялы да бар…

Ә Нияз… Нияз битараф, урманга карата хөрмәт тә, ярату да юк аңарда.

Шундый уйлар белән ул «Хәмит тавы»на җитте, көчле прожекторлар белән яктыртылган Түбәнге склад яныннан үтеп, Кама өстенә төште. Йөкле машина кергәч, боз тонык кына шартлап куйды.

Менә Кама аръягы. Тынлык. Агачлар кайда эләкте шунда тәртипсез бушатылганнар. Зариф шактый вакыт йөген кая бушатырга белмичә аптырап торды. «Ай-яй… Болай булса, эшләр шәптән түгел. Безнең бу склад ташландык бер участокка әйләнгән икән». Зариф бу мәсьәләне хәл итүгә багышланган җыелыш билгеләнүе турында исенә төшерде.


* * *

Бу ике көнне үткәрүе Галләмгә бик авыр булды. Ул өеннән беркая чыкмады. Ишеген шакысалар ачмады.

…Менә тагын ишек шакыдылар. Эх шайтан алгыры! Бая су алырга чыккач, ишекнең биген эләргә оныткан икән. Хәер, әйдә, керсеннәр!

Бүлмәгә Дәрҗия килеп керде. Галләм сикереп торып утырды да кабалана-кабалана итекләрен киде, таралып яткан аяк чолгауларын карават астына этеп җибәрде.

Дәрҗия як-ягына каранып алды. Каралган стеналарга да күз төшереп куйды. Җитди, ләкин җылы итеп:

– Һай, Галләм, шапшак яшисең икән. Шапшак, – диде.

Галләм нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәде. Бары стена буендагы урындыкка кулы белән күрсәтеп утырырга тәкъдим итте.

– Юк, утырып тормыйм. – Шулай да үзе түргәрәк узды. – Үтеп барышлый гына кергән идем. Югыйсә сине югалган дип сөйлиләр…

Галләм: «Юк әле, югалмадым…» – дип әйтергә теләгән иде дә тик тотлыгып калды. Ул үзенең бөтен ихтыярын югалткан кебек булды.

Дәрҗия, бүлмәне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, урындык кырыена килеп утырды. Пальтосының күкрәген кысып торган өске төймәсен ычкындырды. Көрән мамык шәле җилкәсенә шуып төште. Аның пөхтә итеп артка җыеп куйган чәчләре ачылып китте. Чигәләрендә сирәк кенә ак чәч бөртекләре җемелдәп куялар, ак муенын нәни балаларныкы кебек аркылыга ике сызык кисеп үтә. Күзләре сынап, ачуланган кебек карыйлар. Бер-берсенә бөтенләй диярлек тоташып торган кашлар күзләре өстенә үк төшеп торгангамы, аның маңгае киң булып күренә иде. Галләм сихерләнгән кебек тик утыра. Ул үзен, ничектер, матур төш күргән кебек хис итә иде.




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/mahmut-hasanov/kozge-yoldyzlar-astynda/) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


