Моң
Сәмига Сәүбанова


Сәмига Сәүбанова иҗат иткән геройлар бүгенге көннең борчу-мәшәкатьләреннән шулай ук азат түгел… Ләкин нинди генә хәлләргә юлыксалар да, алар кешелеклелек сыйфатларын җуймыйлар, алга карап яшиләр. Һәм нәтиҗәдә геройларның көндәлек тормышында шатлык-сөенечләргә дә урын табыла.





Сәмига Сәүбанова

Моң





Әйтелмичә калган сер


Рәхимәнең бүген көне көн булмады. Күз карасы ке бек кадерләп үстергән Айнурына әллә нәрсә булды шунда. Көне буена югалып тора һәм кайда йөрүен дә әйтми.

Үсмерлек чорына кергән балаларның кисәк кенә үзгәреп китүен белә ул. Тик кешенеке кештәктә генә булган шул. Үз башыңа төшкәч күрәсең ул баланың чага башлавын.

Әтисенә әйтергәме әллә? Юк, ярамый. Улының тупасланып китүен сизмәгәнгә салышырга кирәк. Урамга тартыла икән, монда үзенең дә гаебе бар, димәк. Әрләп, өйдән күңелен биздермәскә кирәк. Өйгә һәрвакыт сөенеп-шатланып кайтсын ул.

Ундүрт яшенә җиткән, борынына кызлар исе керә башлаган малайны ничек бәйдә тотмак кирәк? Моңарчы бөтен серләрен әтисе белән түгел, әнисе белән генә уртаклашкан Айнурга йә энекәш, йә сеңелкәш булса иде дә соң… Юк шул, юк… Ходай насыйп итмәде. Улына күңелсез булмасын дип, уйнарга күрше балаларын чакырды. Ашатты-эчертте, бергә уйнады. Алары да үсеп җитте һәм берзаман, өй диварларын тарсынып, киңлеккә тартылды. Ә киңлек алар өчен – урам… Нишләп йөргәннәрен күзәтеп бетереп буламыни?

Айнурны итәгендә генә сөеп утырганда, ул алга таба мондый борчулар булырын күз алдына да китермәгән иде. Улын яратып, сөеп үстергәч, гомер буе ул да аңа шулай җавап бирер кебек тоелды. Бары аның өчен яшәде. Балаларның аналарга мөнәсәбәте үскән саен шулай була микән инде?

Кайда һәм кем белән икән хәзер аның Айнуры?

Ул Рөстәмгә шылтыратып карарга булды. Аның белән Айнур – аерылгысыз дуслар бит.

Телефонны Рөстәмнең әнисе алды.

– Мин әле бу, Камилә, – диде Рәхимә. – Айнур сездә түгелме?

– Юк шул.

– Ә Рөстәм?

– Өйдә.

– Айнурның кайда булуын белмиме икән, сора әле.

Камилә телефонны Рөстәмгә бирде.

– Дәрестән соң мин хоккейга йөрим бит, Рәхимә апа.

– Күрмәдеңмени?

Рөстәмнең җавабы кыска булды:

– Күрмәдем…

Вакытында музыкага түгел, хоккейга бирәсе булган да бит… Рөстәм белән бергә йөрерләр иде. Әнә баяны тузан җыеп кына ята… Музыкага һәвәс кешенең күңеле нечкә була, янәсе. Менә хәзер утыр инде җитмәгән терсәкне тешләмәкче булып. Барыбер урамда шар сугып, тырай тибеп йөри башлады…

– Айнурны да үзең белән хоккейга чакырыр идең.

Айнурның берничә тапкыр Рөстәмгә ияреп хоккейга баруын күздә тотып әйтүе иде Рәхимәнең…

– Теләге булса, рәхәтләнеп!

– Ярар, акыллым, рәхмәт! Син Айнурны онытып бетермә. Кергәләп йөр, яме.

– Вакытым юк шул, Рәхимә апа. Хәзер мәктәп чемпионатына әзерләнәбез. Анда җиңүчеләрне шәһәр хоккейчылар командасына яшь алмаш итеп әзерләячәкләр, ди…

Рәхимә урамга чыкты. Көн кичкә авышуга карамастан, кояш үзенең нурларын мул итеп сибә. Ләкин улы өчен борчылган анага җәйге кич кенә түгел, җәйге ачык төсләр дә уңган кебек тоелды. Кояш җанны да, күңелне дә җылытмады.

Кайсы якка барса, улын табар икән? Үзләре яшәгән микрорайонны инде әллә ничә тапкыр әйләнде. Суык вакытта подъездларда җыелып торырга яраткан үсмерләр урамга чыкты хәзер, ләкин Айнур күзгә чалынмады.

Уйланып бара торгач, шактый ерак кителгән, «хрущёвка» дип йөртелгән йортлар ишегалдына ук килеп чыккан.

Яшьләрнең гөлдер-гөлдер килеп сөйләшүләре, хихылдап көлеп алулары ишетелде. Араларында кызлар тавышы да бар. Менә Рәхимә агач күләгәсендәге эскәмиядә берничә үсмер арасында таныш чалымнарны күрде. Айнур! Булмас, нәрсә калган аңа биредә?

– Улым!

Яшьләр аңа игътибар итмәделәр.

Өченче тапкыр «Айнур» дип кабатлагач кына, үсмерләрнең берсе аңа таба борылды.

– Сез кемгә эндәшәсез, апа?

«Апа! Бирермен мин сиңа «апа»ны! Әнисе икәнемне белдерергә ояла башлаган! Шушы хурлыкларны күрәсем бар икән!» – дип уйлады Рәхимә.

Башка вакытта Айнур, әнисен күрү белән, аңа каршы килер иде. Бу юлы алай булмады.

– Әйдә, улым, кайтырга вакыт.

Үсмер як-ягына каранды.

– Сез кемне эзлисез, апа?

– Сине инде, кемне булсын?

Үсмер Рәхимә артыннан читкәрәк китте.

– Мин бер-бер начар эш кылмаганмындыр бит? Югыйсә үзебезнең ишегалдынннан ерак киткәнем дә юк.

Шунда гына Рәхимә аның Айнур түгеллеген аңлап алды. Ул аңына килеп өлгергәнче, подъезддан күбәләк кебек кызчык атылып чыгып сөрән салды:

– Абыем! – Һәм туп-туры үсмернең кочагына атылды.

Рәхимәнең күз аллары караңгыланды, ул чак кына артына аумады.

Охшаса да охшар икән!

Күңеленең ниндидер эчке сиземләве белән ул әле генә яшьләр утырган эскәмиягә утырды. Димәк… Димәк…

Менә ул «Әни!» дигән тавышка сискәнеп башын күтәрде.

– Син нишләп монда утырасың, әни?

– Өйгә кайтуым. Сине күреп туктадым. – «Кайда йөрдең?» дип сорау алуның әлегә урынсыз икәнлеген Рәхимә яхшы аңлаган иде, алар кайтырга чыктылар. Баштагы чуалчык уйлар бераз таралды.

– Кибеттә ноутбук карадым. Бәясе дә тешкә үтми. Әллә алыйкмы? Бер компьютерны икегә дә, өчкә дә бүлеп булмый. Синең үзеңә аерым кирәк.

– Алыйк соң…

Компьютер алуны һәрвакыт кичектереп килгән Рәхимә бу юлы улының фикерен куәтләде генә. Компьютерда шар сугып булса да утырсын, юлдан гына язмасын. Ә бит Ахияр да, Рәхимә дә улларының баянда уйнарга өйрәнүен бик теләгәннәр иде.

– Өйрәнергә авыр булса да укы, улым. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бер булмаса, бер кирәге чыгар. Мәҗлесләрдә, күзле бүкән булып утырганчы, гармун уйнарсың. Гармунчы егетләрнең дәрәҗәсе зур, – диде әнисе Айнурга. – Әткәң гомер буена гармунда уйнарга кызыкты. Бала чагында өйрәнергә җае чыкмаган. Укуыңны ташласаң, хәтере калыр, – дип тә өстәде.

Әтисенең хәтерен калдырасы килми иде шул. Теләсә-теләмәсә дә, гармунда да, пианинода да уйнарга өйрәнде. Тик артыгын укыта алмадылар. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, музыка көллиятендә уку турында да сүз кузгатып караганнар иде, ләкин егет:

– Өйрән, дидегез, өйрәндем. Башкасын сорамагыз! – дип кырт кисте.

Пианиноны юк бәягә көчкә сатып җибәрделәр. Гармунны калдырдылар. Тик аны да Айнур күзеннән ераграк яшерергә туры килде.

– Яратмаган эшен эшләтеп, тәки үзәгенә үткәнбез икән, – диде әтисе.

– Бала-чага укуның кадерен белми, берзаман үзе үк безгә рәхмәт әйтер әле, – диде Рәхимә.

– Тамак ялына бер потлы гармун күтәреп йөрергә туры килгәне өчен рәхмәт әйтер дисеңме?

– Бөтен әйберне тамакка калдырма инде. Рухи дөнья да кирәк балага!

– Рухи дип кенә булмый шул. Җаны теләмәгәч нишләтәсең аны? Рухи азыкны гармунга гына әйләндермик инде. Аның бүтән төрләре дә бар.

– Күңелең моңга сусамаса, нинди рухи азык ди? Зыялылыкның нигезе татарның моңына килеп тоташа, – дип, сүзен сүз итте Ахияр.

Барыбер Айнурдан моңлы бала ясап булмады. Гармунда да, пианинода да уйнады, ләкин берсен дә җаны теләп эшләмәде. Замана баласы дими, ни дисең! Аларның бала чагы техника заманына туры килде шул. Кая ул таң алдыннан сандугачлар сайравын тыңлау, күбәләкләр лепердәвенә соклану? Балалар бакчасына, мәктәпкә җитәкләп илттеләр, җитәкләп алып кайттылар. Сукмактан чирәм ягына аз гына да тайпылырга ярамаган бала боларны каян белсен? Читкә җибәрсәң – куркыныч, тормышның, урамның яхшы ягына караганда, Иблис законнары йогынтысына эләксә, күңелен берничек тә йомшарта алмассың аннары.

Кая монда моң турында уйлау? Урамда файдасызга вакыт уздырып йөрмәсен, башына тилемсә уйлар кермәсен – хәзерге заманда бала үстерүче ата-ананың уенда шул гына. Ә үзенә кирәк моңны, вакыты җиткәч, тормыш үзе сеңдерә аны. Баланың буш вакыты калмасын. Нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк. Тукай әйтмешли, «картаеп, буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул».

Акыллы гына күренгән балаларның да урамга ияләшкәч юлдан чыгулары турында мисаллар бар. Шуңа күрә, өйдә тагын бер компьютер барлыкка килгәч, Айнурның түбәсе күккә тиде. Берүзенә бер компьютер. Урамны бөтенләй онытты.

Ә менә Рәхимәнең тынычлыгы югалды. Аяклары еш кына теге ишегалдына алып килә аны. Килгән саен, Айнурга охшаган үсмерне, аның сеңлесен күзәтте.

Кем балалары икән алар?

Ирен хыянәттә гаепләргә дә урын юк кебек. Чөнки Ахиярының баласы түгеллеге аңа көн кебек ачык. Иреннән шикләнерлек сәбәп булса, җиңелрәк тә булыр иде әле. Яшьлектә кем җилкенеп алмый да, кемнең генә кавыша алмаган ярлары калмый? Әнә бит Ахияры да:

– Син минем тормышымда бердәнбер хатын-кыз булдың. Синең белән очрашканга хәтле, мин кызларга күтәрелеп карарга да ояла идем. Миңа алар оҗмах фәрештәләре кебек тоелды. Ярый әле Ходай Тәгалә миңа сине бирде, – дип әйтә иде.

Шулай булгач, ник борчылырга инде? Бер-берсенә охшаган кешеләр азмыни? Тиккә генә җирдә яшәүчеләрнең нәсел агачы Адәм белән Һавага килеп тоташмый бит. Кешеләр – бер ата-ана балалары.

Алайса, Рәхимәнең күңелен нинди корт кимерә соң?


* * *

Әллә үсмерлек чоры Айнурга шулай тәэсир итә, әллә компьютер… Моңарчы әтисе ни әйтсә, шуны эшли торган малай соңгы вакытта бик үзгәрде.

Әтисе эштән кайткач, Айнур аның белән сөйләшмәскә тырыша. Сөйләшкәндә дә, араларыннан салкын җил үткән кебек, ниндидер киеренкелек хасил була. Бу хәлне Ахияр да, Рәхимә дә сизде. Вакыты җиткәч җайланыр әле дигәндәй, үзләрен тынычландырырга тырыштылар.

«Бала – үскәндә генә бала, үскәч чага» диюләре шушы үзе микәнни?

Беркөнне Айнур:

– Әни, син әтине артык иркәлисең, ул бит бала түгел, – дип, үпкәләгән кебек әйтә башлагач, Рәхимә тагын да ныграк уйга калды.

– Улым, әтиеңә булган мөнәсәбәтем сиңа иркәләү булып күренергә тиеш түгел. Тик «бала – бәгырь ите» дигәнне дә онытма. Ана йөрәге бала өчен ныграк өзгәләнә. Әтиеңә булган мәхәббәт балага мәхәббәттән бөтенләй үзгә, аларның бер-берсен һич чагыштырып булмый, – диде ул.

– Әгәр дә ул синең мәхәббәтеңә лаек булмаса?

– Тфү, тфү! Авызыңнан җил алсын бу сүзне, улым!

Айнур ул көнне башка авызын ачып бер сүз дә сөйләшмәде. Кичкә таба урамга чыкканда гына:

– Озаграк йөрсәм, борчылып тормагыз, – диде.

Ана күңеле борчылмыймы соң? Ахияр да өйдә юк, ичмасам. Ул: «Эштән соңрак кайтам», – дигән иде. Күршеләргә күңелен бушатыр иде, тик алар төпле киңәш бирә алырмы соң? «Тапкансың кайгырырлык нәрсә?» – дип көләчәкләр генә. Чынлап та, үсмер малай әнисе итәгенә тагылып йөрмәс бит инде. Аның яшендә Рәхимә үзе дә әнисенә тагылып йөрмәде. Матур җәйге көннәрне таң атканчы дуслары белән кич утырган чаклары да аз булмады. Тик элекке авыл белән хәзерге шәһәр урамнары бер түгел шул.


* * *

Айнур да элекке түгел инде хәзер. Көтмәгәндә сәер-сәер сораулар биреп куя. Әнә бит тагын:

– Безнең әти ничә тапкыр өйләнгән? – дип, әнисен шаккатырды.

Сүз уңаеннан гына бирелгән бу сорау Рәхимәнең күңеленә авыр тәэсир итте. Улы да, әнисенең кояштай балкыган йөзе тартышып китүен күреп, сүзне уенга борырга ашыкты:

– Ник, әллә шаярырга да ярамыймы? Хәзерге заманда бер генә хатын йә бер генә ир белән торучылар сирәк бит. Рөстәмнең әтисе дә өч тапкыр өйләнгән, читтәге ике баласына алимент түләгәч, акчалары такы-токы гына. Сәнгать кешеләре арасында да бер генә тапкыр никахланучылар аз.

– Син компьютердан шундый мәгълүматлар гына җыеп утырасыңмы әллә? – Рәхимә үзен кулга алып өлгергән иде.

– Кызык бит. – Хәзер Айнур да сүзне ник башлаганына үкенә иде бугай. Тик барыбер: – Бер ата-ана балалары булмасалар да, җир йөзендә бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган кешеләр дә бар бит, – димичә калмады.

Нәрсә уйлап әйтүе булды икән?

Кечерәк чагында Айнур үзенә сеңелкәш йә энекәш сорап теңкәгә тия иде. Аның теләген тормышка ашырып булмады шул. Бу бала үзе дә шул аңа күктән төшкән бәхет шикелле булды.

Айнур белән бала тудыру бүлегендә ятканда, палатада төрле язмышлы хатыннар белән танышты Рәхимә. Гөлинә әнә бәби табудан өметен бөтенләй өзгән булган. Күкәйлекләреннән шеш тапканнар, әмма Гөлинә барыбер ана булудан өметен өзмәгән. Ире белән бала алырга җыенганнар. Нәкъ шул вакытта ул үзе дә балага узган.

– Аллаһы Тәгалә минем бәби табасы килүемне күреп торган. Бу сабый – аның бүләге, – ди ул, нарасыен күкрәгенә кысып.

– Әгәр дә теге баланы алып өлгергән булсагыз?

– Анысын да сөеп үстергән булыр идек. Безнең дусларыбыз белән шулай булды да. Уллыкка алган сабыйларын: «Ул безгә бәхет алып килде» – дип, тагын да ныграк яраттылар. Хәзер ул бала үзе дә әти инде. Күршедә генә яши.

Рәхимәнең күкрәкләренә сөт төшмәде. Шул чарасызлыктан бүтән әниләрнең артып калган сөте җыелган шешәгә имезлек кидереп, баласын ашатты. Бәбиле булды, ә аны имезү бәхете тимәде.

Ә Айнур әнисенең күкрәк сөте юк дип тормады, әкияттәгедәй ай үсәсен көн үсеп, әти-әнисен бик куандырды. Әни сөте имгән балалардан бер дә ким булып үсмәде.


* * *

Айнур компьютер алдында атна-ун көн утырдымы-юкмы икән, һава суларга дип чыккан җиреннән тагын югалып торды. Хәйран гына вакыт узгач, Рәхимә улын элек йөрергә яраткан парктан да эзләп карады, дусларыннан да сорашты. Ләкин Айнур беркайда да юк иде.

Соң гына кайтып кергән егет әнисен сораулар белән күмде:

– Әтинең туганнары арасында миңа охшаган берәрсе юкмы? – дип сорады Айнур.

– Әсгать абыеңның улы Ризванны сиңа охшаталар…

– Минем яшьләрдәге туганнар арасыннан, дим мин.

Рәхимә берәм-берәм санарга тотынды:

– Хәсән абыеңның малайларын күргәнең бар… Алар барысы да әтиеңә тартым… Рәсүлә апаңныкылар… Рәис абыеңнар… Соң бер-берегезгә охшаш якларыгыз күп инде. Тукта әле, нишләп тик торганда кирәк булды бу сиңа?

– Болай гына.

Икенче көнне Рәхимә улы артыннан күзәтергә булды. Кая барыр, кем белән аралашыр икән?

Айнур, ишегалдына чыккач, як-ягына каранып басып тормастан атлады да китте. Барасы юлын тәгаен белә иде бугай. Рәхимә аны күздән югалтмаска тырышты. Тик бераз баргач, хәле китте.

Күзе күрмәс, колагы ишетмәс булды. Аяклары каядыр алып китте. Егылмаска! Үч иткәндәй, сөялеп торырга коймасы да, утырырга урыны да юк. Әнә, ниһаять, бер утыргыч күренде. Үзенә арты белән утырган, уен белән мавыккан үсмер белән кыз балага игътибар итмичә, шул эскәмиягә сеңде. Аллага шөкер, егылмады.

– Апа! Ни булды сезгә, апа? – Нәни кызчык аңа гаҗәпләнеп карап тора иде. Ул ашалып бетмәгән туңдырмасын аңа сузды. – Мәгез, апа! Еламагыз! Мин еласам, әни миңа һәрвакыт туңдырма ала.

Таныш ишегалдын шунда күреп алды.

Кызчык янында утырган үсмер дә телгә килде:

– Әни! Син ничек монда? Әле яңа гына өйдә калган идең бит, – диде.

Айнурның тавышы Рәхимәне чынбарлыкка кайтарды:

– Ә син? Син ничек монда? – диде.

– Монда минем дустым яши.

– Кем?

– Менә таныштырам. – Аннан ул кызчыкка эндәште: – Бу минем әнием була инде. Исемеңне әйт әле минем әнигә?

– Минем исемем Нәзирә. Ә синең исемең ничек?

– Рәхимә апаң булам мин.

– Ә син кайда яшисең?

– Әнә теге йортлар артында.

– Әйдә, апа, безгә кунакка. Мин сине әнием белән таныштырам.

Рәхимәнең кызчык белән танышасы килә иде. Шулай да:

– Ят кеше белән сөйләшергә ярамавын әниең әйтмимени? – диде.

– Нинди ят кеше ди сез? Дустымның әнисе бит!

– Юк, сеңлем, юк. Барыбер ярамый.

– Ә мин «ярый» дим!

Шул чагында балконнан «Нәзирә!» дигән тавыш ишетелде.

– Минем әни! Әни, хәзер керәм! Әни, әйт әле Айнур абый белән әнисенә, аларга безгә керергә ярый бит!

Балконнан тавыш ишетелде:

– Керсеннәр!


* * *

Өйдә аларны мөлаем йөзле хатын каршы алды. Ул Рәхимә белән күптәнге танышы кебек күреште. Айнурның монда беренче тапкыр гына керүе булмагандыр – түргә үк узды.

– Кызым, үз яшьтәшләре белән уйнауга караганда, абыйсы белән уйнарга ярата. Аңардан аерып та булмый үзен. Тик абыйсы бүген өйдә юк әле. Ә сез… бездән ерак торасызмы?

– Бер шәһәрдә булып чыгабыз инде.

– Әйе шул, әйе… Улыгыз бик күркәм, бик акыллы бала…

Ике ана сөйләшкән арада Айнур белән Нәзирә, үзләренә тагын шөгыль табып, залга чыктылар. Шунда хатын әйтеп куйды:

– Ә бит бу баланың әнисе мин түгел.

– Ничек инде? Кайсы сезнеке түгел?

– Азатны, туу белән, безгә ташлап калдырганнар иде. Балабыз юклыгын белгән кеше эше генә бу. Әнә ул хәзер нинди булып үсте. Бар куанычыбыз – балалар безнең. Сүз уңаеннан сорыйм әле, туганнарыгыз арасында берәр җилбәзәк хатын-кыз юк идеме?

– Бала калдырырдаймы? Аллам сакласын!

– Айнур белән Азатым бер-берсенә шулхәтле охшаган булганга әйтүем… Фотолар күрсәтимме?

Хатын альбомнан фоторәсемнәр күрсәтә башлады.

– Охшаганнар. Бик охшаганнар. Ә бу кыз үзегезнекеме?

– Әйе, Аллаһы Тәгалә теләсә бирә икән. Улыбызга сеңел дә булды. Алар шундый татулар… Ә Айнур… Ул сезнең үз улыгызмы?

– Әлбәттә!

Чәй янында бер-берсе белән ныграк таныштылар. Хатынның исеме Фәридә икән. Ире белән бик яратышып өйләнешүләрен, озак кына балалары булмавын һәм кайчан да булса булырына өметләре калмавын, шуның аркасында гаиләләре таркала язуын ачынып сөйләде. Шулвакыт Азат барлыкка килгән. Ул бу гаиләгә бәхет һәм иминлек китергән. Өстәп, Аллаһы Тәгалә үзләренә дә бала биргән. Тик ире генә озак куана алмаган – авариядә гомере өзелгән…

Рәхимәләр китәргә кузгалганда, хуҗа хатын кабат килергә кушты.

Ишегалдына чыккач, Рәхимәнең күзе әле яңа гына үзе утырган эскәмиягә төште. Анда зәвык белән киенгән ниндидер бер ханым утыра иде. Аның йөзе күренми, башы аска иелгән. Менә ханым башын күтәрде. Рәхимә имәнеп китте. Таныш, бик тә таныш кебек тоелды бу хатын аңа. Һәм ул, бәладән баш-аяк дигәндәй, бөтенләй бүтән якка атлады. Улы Айнурның:

– Әни, кая барасың? – дип эндәшүеннән генә айныды.


* * *

Төркемдә Хәйриядән дә чибәр кыз юк иде. Шуңа аның үзен өстен тотуын, бераз гына һавалы булуын табигый хәл итеп кабул иттеләр. Гаиләдә бердәнбер бала булуы белән дә, фикер сөрешенең үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора иде. Сөйләгән сүзен ышандырырлык итеп дәлилли ала. Аны тыңласаң, нәкъ ул сөйләгәнчә булырына ышанып бетәсең. Тәнкыйтьли икән, димәк, белеп һәм дөрес тәнкыйтьли.

Хәйриягә хәтта имтиханнар тапшыру да берни тормый. Көннәр буена башын күтәрмичә укыган яшьтәшләренә ул көлеп кенә карады. Дәресләрен калдырмады, баш күтәрмичә китап өстендә утырмаса да, имтиханнарын гел «биш»кә бирде.

Әйе, кызның һәр җирдә, һәр урында абруе зур булды. Институтта гына түгел, дәүләт аппаратына абруйлы кунаклар килгәндә дә аларны ипи-тоз белән каршы алучыларның берсе ул булды.

Төрле референдумнарда студентлар исеменнән чыгыш ясарга туры килсә, Хәйриягә таяндылар. Кыз беркайчан да йөзгә кызыллык китермәде. Ләкин тормыш-яшәеш гел син дигәнчә генә бармый. Хәйрия беренче каршылык килеп тууга ук югалып калды.

Хәер, гадәти киртә генә идеме соң ул?

Көннәрдән бер көнне Хәйрия гашыйк булды. Егетнең дә ниндиенә әле! Үзе бай, үзе чибәр, үзе дәрәҗәле. Иптәшләре кызга кызыгып та, көнләшеп тә карады. Тик озак та үтмәде, көн саен чәчәк ташыган егетнең шәһәрдә кешеләр юкка чыгуга катнашы булган җинаятьче төркемдә йөрүе беленде… һәм Җаббар юкка чыкты.

Хәйрия исә егетнең куркыныч җинаятьче булуына ышанмады. «Ачыкларлар, тиздән иреккә чыгарырлар» дип, аны көтте. Җитмәсә, балага узган булып чыкты.

Ә хәлләр тагын да яманрак икән бит. Җаббар яшь, сәламәт кызларны алдап кулга төшергән, аларны үзе белән яшәргә мәҗбүр иткән, ә бала тугач, аны чит илдәге баласыз гаиләләргә сатып акча эшләмәкче булган, имеш. Шуның өстенә «егет сабыйларның органнарын сатуны да оештырган» дигән сүзләр дә йөрде.

Хәйрия карынындагы бала да сатылган булып чыга түгелме, болай булгач… Кыз куркып калды.

Хисләренең аяк астына салып тапталуына гына түзәр дә иде, тик менә карынында яралган җанның әтисе җинаятьче булу башка сыймый. Шуның өстенә тумаган баланың йөрәге, бөере һәм башка әгъзалары да сатылган булса? Бала тудыргандагы кендек канына хәтле дәвага тотыла икән, дип ишеткәне дә дөрес булуы бар. Сабыйларның кәүсә күзәнәкләре исә бөтенләй терелергә өмет өзгән кешеләрне аякка бастыра икән… Дус кызы Рәхимәгә дә киңәш сорап бара алмый. Ул аның кайчандыр Ахияр белән шаярып алганын әле дә онытмый булса кирәк. Ә менә хәзер ул дус кызына кызыгып карады. Ахиярының кесәсендә җилләр уйнаса да…

Чарасызлыктан Хәйрия Казансуга сикермәкче булды. Салкын җилле көн иде. Әче җил, бәгырьләрне өшетеп, дулкыннарны ярга бәрә. Күз алдына үзе белән бергә сабыеның куырылып килүен китереп, тәннәре чемердәде аның. Машина астына ташланса ансатрак булмасмы? Һәм ул машиналар йөри торган юл кырыена килде. Ләкин үзенә бәрелердәй булып үткән машиналар астына ташланырга да йөрәге җитмәде Хәйриянең. Әйле-шәйле торганда, бер машина килеп туктады. Ахияр иде бу…


* * *

Аларның бәхетенә беркем дә комачауламас кебек иде. Ахияр, укуын тәмамлап, диплом алган, Түбән Камадагы автомобиль заводында эшли, бәләкәй генә булса да бүлмәсе бар. Рәхимәнең дә диплом алыр көннәре якынлаша. Ул да, чемоданнарын тутырып, ире янына китәр һәм аннан да бәхетле кеше булмас.

Тырыша торгач, барысы да булды: белеме дә, сөйгән яры да, фатиры да. Чибәрләрнең чибәре Хәйриягә эләкмәде шул бу бәхет. Ахиярны үзенә каратмакчы булган иде дә, араларын боза алмады.

Диплом алган көнне, чемоданнарын тутырырга җыенганда гына, тулай торак бүлмәсе ишеген шакыдылар. «Ахияр!» – дип уйлады ул.

Ул сөенә-сөенә ишекне ачты. Тик коридорда ире урынына милиционерны күргәч аптырап китте.

– Ахияр! Әллә аның белән бер-бер хәл булдымы? – дип курыкты ул.

– Сез Латыйпова Рәхимә буласызмы?

– Әйе.

– Киенегез.

– Нигә?

– Урында ачыкларбыз.

Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Аннан-моннан гына киенде дә милиционер артыннан чыкты…

Менә алар шифаханәгә килеп туктадылар. Хатынның күзенә «Бала табу йорты» дигән язу чагылды.

Хокук сакчысы баш врач бүлмәсенең ишеген шакыды. Кергәч:

– Менә, качкынны кабул итеп алыгыз, – диде.

– Мин беркая да качмадым.

– Чемоданнарын тутырып тора иде.

– Мин бүген диплом алдым. Ирем янына китәргә әзерләндем.

– Ирем дә бар, ди бит әле, оятсыз!

– Әй-яй-яй, Латыйпова! Алай ярыймыни инде? Бала кирәкмәгәч, башта ук әйтәләр аны! Андый балаларга беләсезме күпме чират!

– Нинди бала? – Рәхимә сүзнең ни турыда барганын аңламаудан гаҗиз иде. – Минем бернинди дә балам юк.

– Паспортыгызны да алып тормагансыз. Кирәк түгелмени?

– Паспортым да үзем белән. Менә карагыз.

Рәхимәнең паспорты югалган иде шул. Яңасын юнәтте. Димәк, аның паспортын урлаганнар.

Баш табиб кызның паспортын җентекләп карады.

– Чынлап та шулай… Сәер… Берни аңламыйм… – диде һәм телефоннан кемнедер чакырды.

– Гайния Исламовна! Керегез әле… Аңлашылмаучылык бар, – диде.

Гайния Исламовна дигәне дә аптырап кулларын җәйде.

– Юк, бу ул хатын түгел, – диде. – Исем-фамилиясе туры килә килүен…

Бераз вакыт интектергәч, Рәхимәгә хәлне аңлатып бирделәр. Аның паспорты белән бер хатын бәби тапкан һәм икенче көнне үк баласын да, паспортны да калдырып качкан.

Менә бит ничек килеп чыга: Ходай баланы тилмереп көткәнгә бирми… Ә Рәхимәгә бик тә кирәк бала… Өйләнешүләренә ике ел булды бит инде. Балага һаман да уза алмый… Югыйсә икесе дә сау-сәламәт.

– Сез безне гафу итегез… Сезгә китәргә мөмкин… – дигән сүзләр аны чынбарлыкка кайтарды.

– Кая китәргә мөмкин? – диде ул, аптырап.

– Балага документлар тутырырга кирәк булыр, – дип дәвам итте табиб. – Ичмасам, алмыйм дип кулын да куймаган. Кысыр гаиләләр сәламәт балаларны алырга чират торалар. Бу баланы да алырлар, ятим калмас.

Рәхимәнең башында уй өлгереп килә иде инде.

– Миңа да карарга ярыймы? – диде ул. – Мине әнисе дип яздырган икән…

– Идея бит бу! – Табибның йөзе яктырып китте. – Баладан баш тартам дип кул куйсагыз? Ул бит формально сезнеке… Юк анасын эзләп торганчы… Ник аптырап калдыгыз? Сез бит аңа яхшылык кына эшлисез. Язмышын җиңеләйтәсез генә. Ә болай кем ташлап калдырганын да белмибез. Хәер, карап торырга әнисе дә бик күркәм кебек иде диләр… Баласын ташлап калдырыр дип, берсенең дә башына кереп карамаган…

Сабый дөньяда бер гаме дә булмаганча йоклап ята иде. Аңа карагач, Рәхимәнең йөрәге сулкылдап куйды. Кулына алып, күкрәгенә кысты.

Ходай Тәгалә аларга күктән көткәнне җирдән бирде түгелме соң? Хәзер үк Ахияр белән сөйләшергә, киңәшергә… Аңа хәлне аңлатырга… Һәм Рәхимә, бер карарга килеп:

– Мин андый кәгазьгә кул куя алмыйм, – диде.

– Куймыйсыгызны беләбез лә… Аптыраганнан гына әйтүебез…

– Мин аны үземә алам. Кемдер минем балам булсын өчен шулхәтле тырышкан икән, ничек аңардан баш тарта алыйм?

Аны бала белән бер палатага урнаштырдылар. «Ахиярга кайткач әйтермен», – дип уйлады ул.

Рәхимәнең бәби тудыру йортында булуына гаҗәпләнердәй кеше якын-тирәдә калмаган иде. Кайсы кая таралган, курсташлары алдында ничек итеп үзенең бәбиле булуын аңлатып торуның хаҗәте калмады. Хәер, кемдә кемнең ни эше бар? Рәхимә – ир хатыны, шулай булгач, бәби табуы да табигый хәл. Иң якын танышлары, дуслары гына:

– Ай-һай, бигрәк серле сез! Шундый вакыйганы ничек яшереп тота алдыгыз? – диделәр.

Рәхимә аларга хәлне аңлатып торуны кирәк тапмады. Ә менә Ахияр ничек кабул итәр бу хәбәрне? Ул шуның өчен борчылды. «Минем белән киңәш итмәдең» димәсме? «Нинди нәселдән булуын белмәгән бала кирәк түгел» дисә! Ул чагында Рәхимә нишләр? Ишекне үк ябып чыгып китсә?

Рәхимә үзенең тормышын Ахиярдан башка күз алдына китерә алмаса да, сабыйны да калдырып китә алмады.


* * *

Ахияр көнендә үк кайтып җитте. Килеп керү белән, ул Рәхимәне кочаклап үпте һәм бәбине сакланып кына кулына алды.

– Төшемдә зур корабка утырып йөргәнемне күргән идем. Менә ни өчен булган икән! Рәхмәт сиңа, Рәхимәм, асыл кошым!

Рәхимә хәлне аңлатырга теләп авызын ачкан иде, Ахияр аның иреннәренә үрелде.

– Мин шундый бәхетле! Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел! – диде. – Кайсыбызга охшаган икән, кая, карыйм әле үзен!

Аныңча, сабый икесенә дә охшаган булып чыкты. Әллә чынлап та шулай инде? Әнисенең күкрәгендә сөт булмавы да аны гаҗәпләндермәде.

– Ничава. Ачка үтермәбез.

Ничек кенә тырышмасын, Ахиярга дөресен әйтә алмады. Әйтергә дип авызын ачуы була, ире сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрә иде.

Шул рәвешле Айнур аларның тормышына сер булып килеп керде. Хәйрияне күрүгә, Рәхимәнең күз алдыннан әнә шул вакыйгалар үтте.


* * *

Ахияр Хәйриягә үзен аклардай сәбәп тә тапкан иде. Чөнки Рәхимәнең бик тә бала сөясе килә. Ул аңа рәхмәтле генә булыр. Соңыннан барысын да аңлатырлар.

Хәйрия Рәхимә паспорты белән хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басты. Тик Рәхимәне алдан хәзерли алмыйча калдылар, сабый, әллә табиблар, әллә Хәйрия үзе ялгышты, вакытыннан алда туды.

Ә инде берничә көннән диплом алырга килгәч, үзенең кисәк кенә ябыгып китүе белән кызыксынучыларга:

– Әнием авырды, шуңа бик нык борчылдым, көне-төне баш очында саклап утырдым, – дип аңлатты.

Кыз тормышын яңадан башларга, бүтән мондый хата ясамаска уйлады. Тик көтмәгәндә Җаббарның кабат аны эзләп табуы гына бөтен планнарын чәлпәрәмә китерде. Баланың үле тууын әйтте. Җаббар ышанды да, ышанмады да кебек.

Ә үзенең юкка чыгып торуын исә егет чит илдә командировкада булуы белән аңлатты. Мондый китеп-югалып торулар алга таба да булачак, дип өстәп куйды.

Хәйрия аны бүлдермичә генә, һәр сүзенә нык ышанган кебек булып тыңлады.

Ә бит үзен җинаятьче дип уйламассың да. Тыштан караганда йомшак кебек тоелган егетнең карашы тора-бара үзгәреп китүе кызның тынычлыгын алды. Төн уртасында шикле кешеләрнең шылтыратуы, атналар буена югалып торулар да өстәлде.

– Нишлисең, эшем шундый. Аягың шакылдамаса, авызың чәпелдәмәс, аның каравы, безнең синең белән бал-майда йөзәр көннәребез алда әле, – дип кабатларга яратты.

Мул тормыш вәгъдә итсә дә, Хәйрия йөрәгендәге садә хисләр тапланган, хәзер Җаббарга карата булган мөнәсәбәте бер җилбәзәк кыз мөнәсәбәте түгел инде. Авызы бер пешкәннән соң, суык чәйне дә өреп кабарга өйрәнгән иде ул. Ләкин ташлап китә дә алмый үзен. Чөнки Җаббар:

– Син минеке генә! – дип кабатлап үзәгенә үтә. Моны әйткәндә, сүзләреннән котып салкыннары сизелеп куя…

Зур-зур гаепләр ташланып та, Җаббар ни өчен иректә йөри – һич аңлашылмый. Аннан качып та котыла алмый. Дөнья читеннән эзләп табачак…

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул кабат балага узды. Хәйрия котылу юлларын эзләп карады. Нәкъ менә шул көннәрдә җинаятьчел юлда йөргән Җаббарны атып үтерделәр. Хәйрия тынычланды, куркыныч, авыр йөктән арынды һәм балага да гомер бирергә теләде.

Менә ул караңгы бер төндә кабат ир бала тапты…

Ә иртә белән бөтен йортта шау-шу: Фәридәләрнең өенә яңа туган бала калдырып киткәннәр. Ишек төбендә дә түгел. Ышанганнары ышанды, ышанмаганнары – юк. Күктән төшкән бу сабыйга аеруча сөенгәне Фәридә булды…

Шушы хәлләрдән соң күп еллар үтте. Хәйрия дә зур дәрәҗәгә иреште. Тормыш итәргә башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган иргә кияүгә чыкты. Иренең балалар яратуын белсә дә, бүтән бала табарга йөрәге җитмәде.

Ә ташлап киткән балалары өчен үзәге өзелсә дә, ул аларны күрмәскә үзендә көч тапты. Әниләре белән дә очрашырга сәбәп эзләмәде.

Тик соңгы вакытта ниндидер бер көч аны йә Азат, йә Айнур яшәгән ишегалдына алып килә иде. Рәхимә аны шулай очратты…


* * *

Хәйрияне тану белән, Рәхимә уйга калды. Ни кирәк аңа бу ишегалдында? Нигә ул Рәхимәне күргәч сискәнеп китте? Рәхәтләнеп сөйләшергә җай чыкты ич. Ни дисәң дә, курсташлар, бергә укыдылар. Бер бүлмәдә дә яшәп алдылар, бер савыттан ашаган чаклары да аз булмады. Уртак серләре дә бар иде кебек. Хәйриянең Ахияр белән мавыгып алуы, үзе үк егетне «браковать» итүе дә сер түгел иде. Аңа бай егетләр кирәк, Ахиярның исә «бәһале кыз» тәэмин итәргә кесәсе сай. Тик араның бөтенләй өзелүенә бу гына сәбәп була алмый. Аерылышканда бер-берсенең адресын да белешмәделәр, бүтән аралашмадылар да. Соңыннан да моңа ихтыяҗ сизелмәде. Ул аның тормышында бернинди эз калдырмыйча юкка чыкты. Вакыт-вакыт Хәйриянең тормышы үзе теләгәнчә мактанырлык килеп чыкмавы турында хәбәрләр килеп ишетелсә дә, кыз барыбер үз урынын тапты бугай. Дөньясы җитеш, яшь чагындагы җилбәзәклегенең эзе дә калмаган, зур урында эшли, диләр. Тик баласы гына юк икән.

Ул артына борылып карады. Кире килеп, аның белән исәнләшергә, сөйләшергә теләде. Тик эскәмия инде буш иде…

– Улым, бүтән бу ишегалдына килеп йөрмә, яме? – диде ул Айнурга.

Айнур исә «ә» дә, «җә» дә димәде.

Менә хәзер улы белән Азатның бер-берсенә очраклы гына охшамаган булуын бөтен йөрәге белән аңлады ул. Әлеге балаларны дөньяга тудырган анага карата нәфрәт хисе дә тумады аңарда. Киресенчә, мең-мең рәхмәтле генә булды.

– Ә миңа Азат белән дус булырга ярыймы? – диде Айнур бераздан.

Сүзнең кем турында булуын бик яхшы аңлады Рәхимә.

– Ярар, ник ярамасын? – дигән булды ул. – Сеңлесен бик кайгырта. Начар малай түгелдер.

Ә үзе бөтенләй башка нәрсә турында уйлап куйды: укулар башлангач, буш вакыты калмаслык итеп шөгыль табарга булыр, аннан соң башка мәшәкатьләр, бүтән дуслар килеп чыгар. Айнур ул ишегалдын онытыр. Озакламый үзләре көткән ипотека йортына күчәргә дә рөхсәт итәрләр, аралары ерагаер.

Ике атнадан соң Айнур авылга әбисе янына кайтып китте. Рәхимә җиңел сулап куйды. Ә озакламый алар шәһәрнең яңа төзелгән районындагы яңа фатирга күченделәр. Бәла үзәгенә әверелә язган йорт ишегалды еракта калды.

Айнур да әнисен тиз генә борчымады. Шахмат клубына язылды, өйдә дә компьютерда шахмат уйнарга өйрәнде. Дуслары барлыкка килде…

Алар арасында элеккеге дусты Азат та бар иде.

Кирәк бит, шәһәрнең ике башында яшәүче үсмер тагын бергә! Күрәчәгең булса, качып котылырмын димә икән.

Икенче көнне Рәхимә улының кулына журнал тоттырды.

– Сиңа хәзер малайлар кебек йөрү килешми. Җиткән егет булгансың инде. Кайсы причёска үзеңә килешер кебек?

Айнур әнисенең хәйләсен сизмәде. Икәүләп үзенә килешердәй причёска сайладылар һәм чәчен кистереп тә кайттылар. Азрак кына киенү рәвешен дә үзгәрттеләр. Шулай да егетләр арасындагы охшашлык барыбер сакланды. Балаларның әлеге охшашлыгын Рәхимә ничек тә аңлата алмады. Уйлана торгач, ул бер нәтиҗәгә килде. Бала анасы аларның икесен дә яхшы белгән. Алар белән аралашкан, борчулары белән таныш булган. Сабыйларын бер дә бүтән җирдә түгел, ә тилмереп бала көткән гаиләләрдә калдырган. Дус кызларның кайсысы бу адымга барды икән?

Хәйрия… Дөрес, аның паспорты Хәйриядә булырга бик тә мөмкин! Тик ничек итеп? Соңгы курста укыган чагында алар юньләп сөйләшмәделәр дә бит. Рәхимә аның кайчандыр Ахиярның башын-күзен әйләндереп алганын һаман оныта алмый иде әле…

Хәер, бу шундый зур гөнаһ ташлардай сәбәп тә түгел… Бүлмәгә кемнәр генә кереп йөрмәде, саный китсәң, исәбенә чыгарлык түгел.

Ул студент чакта төшкән фотоларны берәм-берәм карый башлады. Кызларның һәркайсының гаиләсе бар хәзер. Хәйриянең дә… Арада иң бәхетлесе улдыр, дияр идең, балалары гына юк икән…

Ул, фоторәсемне кат-кат карап, ниһаять, бер фикергә килде һәм телефонга үрелде.

Телефонны Азат алды.

– Мин бу, Рәхимә апаң, әниең кирәк иде, – диде.

Фәридә Рәхимәнең шылтыратуына гаҗәпләнмәде.

– Безгә очрашырга кирәк, – диде ул. – Сүзнең ни турында булуын төшенәсеңдер дип уйлыйм.

– Әйе, әйе… Мин үзем дә шулай уйлыйм… – диде Фәридә дә.


* * *

Менә серле язмышка дучар булган аналар очраштылар. Рәхимә, бер сүз дә әйтмичә, Фәридәгә фотолар сузды.

– Шулар арасында берәр танышың юкмы? – диде.

Фәридә рәсемнәрне игътибар белән карады. Күз карашы Хәйриягә төбәлде. Бармак төртеп күрсәтеп:

– Бу кыз миңа таныш! – диде.

– Ялгышмыйсыңмы?

– Юк, ялгышмыйм. Ул безнең күршедә торды. Безгә дә кергәли иде.

– Документларыгыз югалмадымы?

– Әйбер урлап йөрерлек ярлы түгел иде ул.

– Улыгызның әнисе шушы кыз булуы мөмкин дип уйлыйсызмы әллә?

– Улларыбызныкы ук түгел микән?

– Әйе… Алай булуы да бар… Тик Хәйрия… Үз балаларыннан баш тартырдай кансыз кыз түгел иде бит ул. Дөрес, җилбәзәклеге бар иде… Акчага кысынкы яшәмәде… Ул хәзер дә рәхәт яши… Һич аңлый алмыйм.

– Ялгышуым да мөмкин. Тик… балаларда аның белән охшаш яклар күп шул. Шул ук кашлар, шул ук иреннәр… Хәтта сөйләшү манералары да охшаган кебек…

– Баланың минеке түгеллеген мин беркемгә дә белдермәдем.

– Ә мин яшермәдем. Хәтта улым үзе дә кечкенә чагында: «Мине акчарлак калдырып киткән», – дип мактана иде. Шуңа күрә аның кушаматы да – Акчарлак.

– Айнур сезне әтисенең мәгъшукасы түгелме дип шикләнә бугай.

– И-и, бала-чага күңеленә ни килмәс?

– Дөрес анысы… Ни килмәс…


* * *

Вакытлар үтү белән, Хәйриянең дә сабыйлары өчен күңеле азрак тынычланды. «Ике гаиләне дә бәхетле иттем», – дип, үз-үзен аклый иде.

Кияүгә чыккан чагында инде чамалап чыкты. Бер авызы пешкәч, җете кызылга кызыкмады. Ире аның – күзгә бәрелеп тормаган, әмма дөнья көтәрдәй төпле кеше иде. Хәйрия үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Шушы җитеш дөньяларына сабый бала гына җитми иде. Бала табарга Хәйрия үзе теләмәде. Ә ире бу турыда әйтә башласа, ул аңа:

– Бала таба алмаячагымны белеп өйләндең бит. Мин бу турыда алдан ук әйттем, – дип, сөйләшүгә нокта куя иде.

Иреннән яшереп, вакыт-вакыт балага уздырмый торган дарулар да кабул иткәләде Хәйрия.

Ә инде тәрбиягә бала алу турында сүз кузгатса:

– Нәселе билгесез булган бала сөяр хәлем юк, – дип кырт кисте.

Ире шуннан соң башка сүз кузгатмады. Үзенең бар мәхәббәтен кеше балаларына бирде. Ятим балаларга шефлык итүчеләрнең дә, кереме аз гаиләләрдәге сәләтле балаларга ярдәм оештыручыларның да башлап йөрүчесе булды. Хәйрия үзе дә күп кенә хәйрия эшләре башкара, аларның үзәгендә тора, хәтта ки үзе эшләгән балалар йортында гади тәрбиячедән директор дәрәҗәсенә кадәр үсә.

– Болар барысы да безнең балалар бит инде, – дия иде ул иренә, аны уеннан кире кайтарырга тырышып.

Алардан көнләшүчеләр, иренең читтә баласы барын «яхшылык теләп» ирештергәндә дә, аны чыгырыннан чыгара алмадылар. Киресенчә, ул моңа сөенде генә. Бала сорап аптыратмас, шул гына. Бу турыда аңа ире үзе әйтмәгән дә иде. Хәер, аның үзенең дә үткәне турында ире кызыксынмый, үткән эшкә – салават. Хәтта беренче хатыныннан туган кызга да әтисе янына килеп йөрүне тыймады.

– Теләсә кайчан килеп йөрсен, әтисе тарафыннан үзен ташланган итеп хис итмәсен, – дип, ирен аптырашта калдырды.

Шуннан соң Әлфия аларда еш була башлады. Ул Хәйриягә, үз кызы шикелле кабул иткәнгә, «әни апа» дип тә дәшә башлады.

Әлфия белән аралашканда, Хәйрия үз балаларын исенә төшерә, үз куллары белән аларны иркәләп сөясе, тәм-томнар, бүләкләр тапшырасы килә аның. Шуңа да Айнурга уналты яшь тулгач, бер уңайдан Азатка да шактый суммада акча җибәрде ул. Бу көн аның өчен зур бәйрәмгә әверелде дә куйды.


* * *

Почтадан акча алырга чакыру кәгазен алгач, Ахияр аның кем тарафыннан һәм нинди уңай белән җибәрелүен шунда ук аңлады. Айнурның туган көне, шуның хөрмәтенәдер.

Рәхимә исә ниндидер фондтан акча күчерелгәнне белгәч икеләнеп калды:

– Беләм мин андый фондларны. Сәләтле балаларны әти-әниләреннән аерырга гына торалар. Үзебез дә кеше итә алабыз аны! – диде.

Күп тә үтми, аларга Фәридә шылтыратты:

– Миңа әле генә почтадан акча алырга кәгазь китерделәр, – диде ул да.

Почта хезмәткәре – яшь кенә бер кыз – Хәйрия белән Фәридәгә акча күчергән хатынны хәтерләп калуын әйтте.

– Элегрәк күргәнең бар идеме?

– Мин аны еш күрәм. Аның монда газета-журналлар өчен абонемент ящигы бар. Кайсы номер икәнлеген генә белмим. Тик ул аларны алырга үзе сирәк керә. Бүтән кешеләр ала торгандыр.

– Исем-фамилиясен хәтерләмисеңме?

– Сер булып каласы килгән кеше теләсә кайсы исемне әйтә ала.

– Әйе шул.

Кыз елмайды.

– Ә мин сезне бик яхшы беләм, Рәхимә апа. Сез минем беренче укытучым бит, – диде.

Хәзер ул хатынның почтага кабат килгәнен генә көтәсе калды.

Рәхимә белән Фәридә берничә көн почта бүлеген чиратлап сагаладылар. Ләкин теге хатын күренмәде…


* * *

Ахияр да вакытын бушка үткәрмәде. Хәйрияне кайдан табып буласын ул, әлбәттә, белә иде. Бүгенгә кадәр батырларча үзе белән элемтәгә кермәве ирнең бераз күңелен тырнаса да, вакыйганың болай барышыннан ул канәгать иде. Хәер, алар башта ук шулай килешкәннәр иде ич.

…Ахиярның Рәхимә янына ашыгуы иде. Ул әле бер, әле икенче машина астына керергә омтылган кызны шунда ук таныды һәм аның янына ук килеп туктады.

Хәйрия дә Ахиярны танып алды һәм, яшьләренә буылып:

– Ниләр эшлим? Бу бәладән башкаемны кайларга алып качыйм? – диде.

…Алга таба Ахияр Хәйриянең һәр адымын диярлек белеп-ишетеп торса да, шул вакыйгадан соң алар бүтән очрашмадылар. Почта аша килеп ирешкән акчалар ир уртасын кабат үткәнгә кайтырга мәҗбүр итте, һәм ул Хәйриягә шылтыратты. «Бу – мин, Ахияр» диюгә, ханым коелып төште. «Күрешмәгәнгә ничә ел… Нәрсә әйтергә тели ул?»

– Безгә сөйләшергә кирәк…

– Нәрсә турында?

– Үзең беләсең. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.

Хәйриянең Ахияр белән озаклап сөйләшәсе, күңелен бер бушатасы килә. Ләкин хисләргә ирек бирергә ярамый, юкса аныкы гына түгел, күпләрнең дөньясы чуалачак…

– Иртәгә мин почтага кагылам. Әйтәсе сүзеңне шунда әйтерсең, алайса, – дип, сөйләшүгә нокта куйды.


* * *

Почтада эшләүче кызның элеккеге укытучысына хөрмәте зур булып чыкты. Хәйриянең кереп Ахияр белән сөйләшә башлавы булды, фотоаппараты белән төшереп тә алды. Аннан Рәхимәгә шылтыратты.

Ире Ахияр белән Хәйрияне бергә күргәч, хатын үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Тик кызга аны-моны сиздермәде.

– Бу абыйны да кайдадыр күргән бар кебек, – диде кыз, эшенең уңышлы барып чыгуына сөенеп.

«Димәк, ире дә акчаны кем җибәрүен белгән. Тик ничек? Айнурның үз баласы түгеллеген белми бит ул. Әллә сөяркәләрме?» дигән уйлар Рәхимәнең башына бер-бер артлы килде. «Хәер, алар бер почта бүлегендә очраклы рәвештә дә очрашырга мөмкин. Бер шәһәрдә яшә дә, очрашма, имеш!»

– Ялгышмыйсыңмы? Бу үземе? – дип сорады ул.

– Үзе! – диде кыз.

Рәхимә, әлбәттә, Хәйриянең мохтаҗ гаиләләргә, ятим балаларга ярдәм оештыруда еш катнашуын белә иде. Күңелендә шик булса да, бу юлы икеләнеп куйды. Бәлки, ул элеккеге дуслыкны истә тоткандыр һәм, җай чыккач, аларны да куандырмакчы булгандыр? Ни дисәң дә, бер бүлмәдә яшәп, бер егеткә гашыйк булып йөрделәр.

Кич белән ул, фотолар карап утырганда, Хәйриягә тукталып:

– Заманында нинди дуслар идек. Бер шәһәрдә яшәп тә очрашкан юк хәзер. Алай-болай күзеңә чалынганы юкмы? – диде.

– Юк, – диде Ахияр, күзен дә йоммыйча. – Нишләп кисәк кенә исеңә төшердең әле?

– Болай гына, – дигән булды Рәхимә. – Элек тә рәхәттә яши иде, хәзер дә рәхәттә йөзә. Ә без элек тә авырлык белән көн күрдек, хәзер дә…

– Менә бусын арттырыбрак җибәрәсең. Мохтаҗлык кичермибез. Подумаешь, олырак әйбер алгач, бераз бурычка керелә икән.

– Аласы килгән әйберләр күп шул. Күз кызыга.

– Ә син күзеңне йомыбрак тор. Мал бәхет бирми. Без башкалардан күпкә бәхетлерәк. Әй, онытып торам икән… Күрдем мин аны, күрдем…

Рәхимә, йөзенә шатлыклы елмаю чыгарган булып, Хәйрия турында сорашырга тотынды: «Хәзер дә шулай матурмы? Кайда эшли? Кем белән яши? Балалары бармы? Ире әйбәтме? Кунакка чакырмадымы?» Ә йөрәгендә ут иде.

Ахияр Хәйриянең бик әйбәт яшәвен, яхшы кешедә кияүдә булуын, тик балалары юклыгын әйтте. Моны белә иде, әмма бу турыда иренең авызыннан ишеткәч, күңеленә май булып ятты. «Димәк, ул түгел… Ирсез килеш ике бала таба калса, Хәйрия баласыз калмас иде. Бала таба алмый, димәк».

Ә үзе генә калгач, Рәхимә фотоны ныклабрак карады. Ахияр белән Хәйриянең үз-үзләрен тотышы ничә еллардан соң очрашкан дусларныкына бер дә охшамаган иде.

Фотоны Фәридәгә күрсәткәч, ул агарынды.

– Шул үзе! Үзе! Ул безнең күршедә яшәде. Ирем белән санаторийга барганда, без аңа, гөлләргә су сибәргә кушып, ачкыч калдырган идек. Димәк… ул ачкычтан дубликат ясаткан! Безнең өйдә бәби табылыр алдыннан атна-ун көн элек бүтән фатирга күченәсен әйткән иде. Димәк… Беркая да китмәгән булган ул, өйдә бәби табып яткан һәм аңардан менә ничек котылган. Күңелем сизә, баланың әнисе – ул! – диде Фәридә.

– Андый кискен карар чыгармыйк әле. Хәйрия – күптән ир хатыны, ләкин балалары юк. Менә дигән ир белән яшәп, бала тапмас идемени? Иренең беренче хатыныннан булган кызын үстерәләр…


* * *

Шушындый борчылулы көннәрдә Рәхимәнең төн йокылары да тыныч булмады. Баланың үз әнисе, әллә каян гына килеп чыгып, Айнурны дәгъвалый. Фәрештәдәй ак йөзле, ак халатлы хатын:

– Мин сиңа, йөрәгемнән өзеп, иң газиз кешемне бирдем, хәзер аны кире кайтар, – дип, тәмле йокыларыннан бүлә.

Рәхимә, улын күкрәгенә кысып:

– Юк! Ул синеке түгел, минеке! – дип кычкырып җибәрә.

Андый чакларда Ахияр, уятып, аны куркыныч төшеннән аера…

Рәхимә баланы калдырып киткән ул хатынга ачу сакламый. Үзенең борчулы бәхете өчен рәхмәтле дә әле. Аның катлаулы тормышын җиңеләйтүне сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Ана кеше үз баласыннан сәбәпсез ваз кичмәс.

Әлеге яшерен җепнең очы Хәйриягә тоташса да, аның үз баласы булмавы кабат йомгакны чуалта.


* * *

Беркөнне Айнур шахмат клубыннан бик сөенеп кайтты.

– Азат белән икебезне шәһәр яшьләр командасына алдылар, – диде ул.

Рәхимәнең күңелен горурлык хисләре биләп алды.

– Тренер безгә зур өметләр баглый. Икегез дә бер дәрәҗәдә уйныйсыз, ди. Бер-беребезне җиңә алмыйча, уенны ничьяга тәмамларга туры килә.

– Алай кызык түгел бит. Күбрәк җиңәргә тырышырга кирәк.

– Шахматта көндәшең үзеңнән көчле булса гына үсеп була, әни. Тренер безне шуңа бергә уйната да. Сез икегез дә көчле шахматчылар булачаксыз, ди. Син ничек уйлыйсың, әни, без Алисә Галләмова кебек уйный алырбыз микән?

– Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, улым.

– Безнең икебезнең дә дөньяга карашыбыз бертөсле. Азатка ошаган миңа да ошый. Аңа ошамаса, миңа да ошамый.

– Икегез дә бер кызга гашыйк булып куймагыз тагын… – дип шаяртты ахырда Рәхимә.

Рәхимә дә Азатны бик якын күрә. Бер яшькә кечерәк булса да, аның тормышка мөнәсәбәте Айнурга караганда җитдирәк, мөстәкыйльрәк. Абый кеше булгач, сеңлесенә карата җаваплылык хисе аны олыгайтып җибәрә.

Нәни Нәзирә дә Рәхимәләр гаиләсенең тулы хокуклы кешесенә әйләнде. Айнур ни турында сөйли башламасын, ахырда сүз барыбер Нәзирәгә барып тоташа иде. Еш кына:

– Нишләп минем дә энем яисә сеңлем юк? – дип, әти-әнисен аптырашта да калдыргалады.

Рәхимә исә улын:

– Ярар, улым, үзең гаилә коргач, балаларың күп булыр, – дип кенә юата ала иде.


* * *

Әлфияне очраткач, Рәхимә берни аңламый торды. Кыз үзе елмаеп исәнләшкәч, «элек укыткан укучыларымның берәрседер әле» дип кенә уйлады.

– Рәхимә апа, мин Әлфия бит, – дип, чын күңелдән елмайды кыз. – Без Айнур белән беренче сыйныфта бергә укыдык, бер партада утырдык.

Әлфия… Хәтерләмиме соң ул аны? Кара, ничек матур кыз булып үсеп җиткән.

– Сез әле балалар бакчасында да бер төркемдә идегез, анысын онытмадыңмы? – дип елмайды Рәхимә.

– Онытаммы соң! Чәчемнән тартып интектергәч, әни толымымны кисте. Шуннан бирле озын чәч үстергәнем булмады. Мәктәптә дә малайлар гел чәчемнән тартып интектерде.

Әлфиянең куе алтынсу чәчләре теләсә кемнең күз явын алырлык шул. Кыз хәзер тагын да ныграк матурланган.

– Малайлар шулай инде алар, үзләренә ошаган кызларның чәченнән тартырга, үртәргә, кыерсытырга гына тора. Бик чая идең шул син. Хәзер дә шулаймы?

– Кем белгән инде аны. Ә Айнур һаман шулай оялчанмы?

– Оялчан дип… Бала-чага өйдә генә тәртипле була, диләр. Әнә синең чәчеңнән тартып интектергән бит әле.

Әлфия көлде.

– Ул чагында чәчемнән тартып кына җиңә алды бит ул мине. Шуклыгым белән теңкәсенә тигәч нишләсен…

– Бөтенләй җиткән кыз булгансың. Килеп эндәшмәсәң, танымый да идем.

– Ә сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез.

Әлфия әти-әнисе белән моннан берничә ел элек чит илгә киткән иде. Шуңа күрә кызны монда күрү бераз гаҗәбрәк тә.

– Сез Казаннан киткән идегез кебек?

– Мин укырга керү өчен кайттым Казанга. Медицина институтына.

– Әти-әниеңнән башка яшәве кыендыр бит?

– Минем әти-әнием монда да бар бит, – дип көлде Әлфия.

– Алай икән…

– Айнур да студенттыр?

– Әйе, ул экономист булмакчы.

– Миннән аңа сәлам әйтегез, Рәхимә апа!

– Әлбәттә, әйтермен. Рәхмәт! Бәлки әле, үзегез дә бер күрешерсез…


* * *

Рәхимә хаклы булып чыкты. Әлфия белән Айнур икенче көнне үк очраштылар. Һәм дуслыктан башланган мөнәсәбәт ике арадагы яратуга әйләнде дә куйды. Ана кеше ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Чөнки беренче мәхәббәт бик сирәк очракта гына ике араны гомерлеккә бәйли. Ә аерылышу сагышы, тәүге тетрәнүләр хатирәсе гомер буена җиткәнен Рәхимә үзеннән белә. Булды аның да тәүге тетрәнүләре, якты сагышлары. Әмма алар аңа алга таба яшәргә һич тә комачаулык итмәде кебек.

Бераз вакыттан соң Рәхимәнең юраганнары юш килде. Беркөнне аңа Әлфия шылтыратты.

– Рәхимә апа, миндә бер яңалык бар бит әле, – диде ул.

– Кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?

Әлфия чын күңелдән көлде.

– Миңа дигән егетләр тумаган, туса да үсмәгән, мич алдында борчак чүплиләр.

– Егетләр кызлардан соңрак өлгерә анысы. Аның каравы, хатын-кыз иртәрәк картая.

– Бөтен авыр эшне хатыннарыннан эшләткәч, картаялар инде… Беләсеңме, Рәхимә апа, мин Айнурга бик тә охшаган бер егетне күрдем бит әле.

Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.

– Шуннан? – диде ул.

– Мин аның белән Айнур дип сөйләшә башлаган идем, ә ул миңа карады да катты. Бер сүз дәшми. Шунда ялгышканымны аңлап алдым.

– Кайда күрдең соң син аны?

– Шахмат клубында. Айнурга сюрприз ясамакчы идем. Үзен очрата алмадым, аның каравы, копиясе белән таныштым.

– Аптырарлык берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.

– Бер клубка йөргәч, аны Айнур да беләдер.

Сүзнең кем турыда баруын бик яхшы аңласа да, Рәхимә:

– Исеме ничек соң? – дигән булды.

– Мин шулхәтле аптырап калдым, исемен сорарга да онытканмын.

Улында клуб кайгысы түгел, имтиханнар биреп йөрүен белсә дә, Рәхимә сорарга булды:

– Ә Айнур юк идемени?

– Ул көнне, көтсәм дә, Айнур клубка килмәде шул…


* * *

Айнурдагы үзгәрешне Рәхимә бер карауда ук сизде. Нәрсәнедер югалткан, балтасы суга төшкән кебек иде ул.

– Йә, нинди күңелсезлек килеп чыкты? – дип сорады ул улыннан.

Айнур аңа гаҗәпләнеп карады.

– Әни, әллә син күрәзәче инде? – диде ул.

– Күрәзәче түгел түгелен. Тормыш тәҗрибәм генә зур.

– Бу хәтле дөрес әйтерсең икән. Азатны әйтүем.

– Азатка ни булган?

– Берни дә булмаган. Тик Әлфияне аннан аерып булмый хәзер.

– Әйттем бит, беренче мәхәббәтнең сагышы озын гомерле була аның.

– Азат Әлфия белән дус булуыбызны белә иде бит!

– Дуслык берәүгә дә мәҗбүри шарт куя алмый. Ә  Азатка үпкәләмә. Кызның аны сайлавына ул гаепле түгел.

Ләкин Айнур башкачарак фикер йөртә шул.

– Мин бүген үк үз өстемдә эшләргә тотынам. Күреп тор, әни, Азаттан яхшырак булырмын. Күрсен Әлфия кемне югалтканын, – дип, сүзен кыска тотты.

– Менә бусы дөрес. Һәр җиңү көрәш аша килә. Тик, улым, якын дустыңа көндәшкә караган кебек карарга ашыкма.

– Ничек инде көндәш булмасын? Дус та, көндәш тә. Элек ул миңа шахмат тактасында көндәш иде. Хәзер менә – тормышта.

– Андый көндәш булу – зур бәхет ул, улым. Ул сине үстерә, алга этәрә…


* * *

Азат Әлфиянең үзенә өстенлек бирүен күрмәскә тырышты. Билгеле, аның да йөрәге Әлфияне күрү белән, дерт итеп, күкрәгеннән чыгардай булып тибә башлый. Тик… Әлфия аның өчен ирешеп булмастай хыял гына шул әлегә. Аңа башын югалтырга һич ярамый, тормышта үз урынын табу өчен аек акыл белән көрәшү дә җиңел түгел әле. Шул сәбәпле Азат Әлфиянең күп мәгънә белдергән сүзләренә битараф калды. Сүз дә юк, Әлфия – матур кыз, акыллы. «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигәндәй, Әлфиягә икмәк түгел, хикмәт кенә кирәк. Аңа алдагы көн өчен борчыласы юк, кием дә, ризык та, торыр урын да һәм алга таба кем буласы да бүген үк хәл ителгән, үзенә кыенрак була башласа, ярдәм итүчеләре бар. Ә Азатның андый мөмкинлеге юк. Аңа үзенә юл ярырга кирәк.

Юк, кызлар белән мавыгырга аңа иртә әле.

Дөресен әйткәндә, Әлфия егетләр игътибарына аптыраган кызлардан түгел. Шуңа да зурлар кебек фикер йөртүчән, тормышта үзенә ни кирәген яхшы аңлаучы Азатның үзенә битарафлыгы кызның мин-минлегенә нык тиде. Һәм ул, егетне ничек булса да үзенә каратуны максат итеп, чын-чынлап шахматны өйрәнергә булды.


* * *

Айнур өенә кош тоткан кебек сөенеп кайтты.

– Азат белән икебезне шахмат командасына алдылар. Без тиздән бүтән шәһәрләргә дә йөри башлаячакбыз, – диде.

Рәхимә бер сөенде, бер көенде.

– Улым, ә укуың нишләр соң? – диде.

– Әни, ярышларны укуга зыян китерерлек итеп оештырмыйлар. Алар өчен каникуллар бар, – дип тынычландырды аны улы.

– Ярышларга йөрү өчен акча каян алырбыз?

– Анысы хәл ителгән, әни. Безнең клубның химаячеләре бар. Чыгымны алар күтәрә. Ә аннан соң без үзебез дә табыш китерә башлыйбыз. Клуб безгә зур өметләр баглый, – диде Айнур ныклы ышаныч белән.

Әлфия дә, ярышка бару юлларын эзләп, егетләрнең химаячесе булырга ризалашкан Хәйрия Хәеровнаны эзләп тапты. Ул ханымның кыз кечкенәдән «әни апа» дип йөрткән үги әнисе икәне беленгәч, мәсьәлә Әлфия файдасына хәл ителде.


* * *

Шахмат белән мавыгу егетләрнең укуына зыян китермәде. Ләкин көннәрнең берсендә Айнур өйгә бик күңелсезләнеп кайтты.

– Улым, ни булды? – диде Рәхимә, борчылып.

Берни дә әйтмәскә уйлаган Айнур түзмәде:

– Мине ярышка алмадылар, – диде.

– Нишләп?

– Тренер Азатны кулайрак тапты. Ничек шулай була инде, әни? Шахмат уйнарга мин өйрәттем бит аны!

– Азат ни ди соң?

– Уңайсызлана. Хәйрия Хәеровна безнең икебезне дә ярышка алып барырга кушты. Тик барыбер… Мин Азаттан начар уйнамыйм. Харап икән, ничья буласын белгәндә, уенны тизрәк бетерәм, имеш. Ул бит ярышта түгел. Әллә, чынлап та, ярыш вакытында уенны ахырына хәтле җиткерергә түземем җитмәс дип уйлый инде?

Рәхимә, улының соңгы сүзләрен тыңлап бетермичә:

– Нинди Хәйрия? Кем ул? – дип сорады.

– Безнең химаячебез. Ул безнең клубка ире белән акчалата ярдәм итә.

Хәйрия… Әйтәм, бу арада төшләре дә әллә нинди аның. Күңеле юкка шикләнмәгән икән. Акчасы күп икән, ятимнәр йортына бирсен. Бала кирәк булган аңа, бала. Ташлап китмәскә иде, алай булгач.

Хәйриянең Айнур белән Азатка катнашы барлыгына шик калмады. «Теге чагында зур суммада акча… Ә хәзер – химаяче… Акча белән кызыктырып, балаларын тартып алмакчымы әллә?!» Мизгел эчендә Рәхимәнең башыннан шундый уйлар үтте.

– Тренер хаклыдыр. Ул кайсыгызның ничек уйнавын күреп тора бит. Барсын Азат, уйнасын. Киләсендә син барырсың…

– Бу ярышта миңа булырга кирәк. Анда Әлфия дә бара…

– Кызлар командасы белән ярышасызмы?

– Юк, кызлар аерым уйный. Азат үзе генә булса, минем турыда Әлфия ни уйламас?

– И улым, юкка борчыласың. Шахмат уйныйсы килгәнгә йөримени ул? Теләгенә ирешү белән үк, сезне ташлаячак. Бер җиңел акыллы кыз өчен дустың белән көрәшәсеңме?

Улы белән сөйләшкән арада Рәхимәнең башына «Ул Хәйрия Хәеровна дигәннәрен күреп сөйләшергә иде…» дигән уй килде.


* * *

Хәйрия Рәхимәне бик тиз таныды һәм кочаклап ук алды.

– Бер шәһәрдә яшәп күрешкәнебез юк бит, – диде ул. – Дөнья басты инде әллә?!

– Сәбәбен яхшы беләсең, – диде Рәхимә коры гына. Аның качышлы уйнарга нияте юк иде.

– Нинди сәбәп?

– Мин улыбыз турында сөйләшергә килдем. Дөресрәге, улларыбыз турында.

– Улларыбыз?

– Кыланма, Хәйрия. Син барын да бик яхшы аңлыйсың! Бүтән балаң булмагач, безнекеләрне исеңә төшердеңме?

Хәйриянең ай кебек балкыган йөзе караңгыланды.

– Аллаһы Тәгалә миңа бала бирмәде шул. Акчам да җитәрлек, мөлкәтем дә бар. Шуңа да сәләтле балаларга хәзерге заманда ярдәм итәргә булдым. Мин бит аларның синең улларың булуын хәзер генә белдем.

– Минеке генә түгел, безнеке. Өчебезнеке. Синеке, минеке, Фәридәнеке.

Хәйрия кәгазь кебек агарынды.

– Алла хакы өчен, Рәхимә… Бүтән сүз әйтмә. Син миңа түгел, үзеңә генә начар итәсең.

– Үстергәнбез икән, кеше итәргә дә кулыбыздан килер. Моңарчы без кирәкмәдек. Тимә, калдыр безне, кермә тормышыбызга. Балалар җиңел яшәргә түгел, эшләп ашарга күнексеннәр. Җиңел икмәк соңыннан тамакка тыгылучан була.

Хәйрия тагын нидер әйтергә дип авызын ачса да, Рәхимә инде чыгып киткән иде.


* * *

Кич белән Айнур үзенең шахмат клубына башка бармаячагын әйтте. Рәхимә сәбәбен аңлаган иде, сорап та тормады.

Шул кичне аларга тренер килде. Керү белән үк:

– Айнур, син ярышка бармагач, Азат та, бармыйм, ди әнә, – дип сүз башлады.

– Азат бик әйбәт уйный ич, барсын, – диде Айнур.

– Уен техникасына килгәндә, аны син бик әйбәт башлап җибәрәсең, әйбәт кенә дәвам да итәсең, куркыныч башлангач бәргәләнәсең, паникага биреләсең. Сиңа сабырлыкка өйрәнергә кирәк. Ә Азат, киресенчә, уен ахырында көч җыя һәм партияне матур итеп тәмамлый. Сезгә бер-берегездән өйрәнергә кирәк. Без бу юлы гади ярышка гына түгел, үзенә күрә кечкенә генә бер чемпионатка барабыз. Азатның теләгенә каршы килмичә, мин сиңа ярышка барырга тәкъдим итәм. Катнашкан очракта, ел буена эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе күренәчәк.

Айнур авыр сулады.

– Ярар, барырмын. Әни рөхсәт итсә әгәр, – дип өстәде.

Рәхимәгә риза булудан башка чара юк иде.

Менә ярышлар узды. Җиңү яулаган егетләргә зурлар командасына юл ачылды.

Чираттагы ярышка егетләрнең икесенең берсен генә алып барулары да мөмкин иде. Алар моны үзләре дә аңлады. Тик тренер ярышка аларның икесенең дә барачагын әйтеп куандырды. Ләкин ярыш буласы шәһәрдә егетләргә бергә күренеп йөрергә кушмады. Сәбәбен ярыш көнне генә ачты:

– Сезгә икегезгә бер кеше булып уйнарга туры килер. Көрәш каты булачак. Берегезнең – сабырлыгы, икенчегезнең елгырлыгы берләшергә тиеш, – диде.

Шулай итеп, бер көнне – Айнур, икенче көнне Азат уйнады. Уен вакытында бер-берсе белән очрашмадылар да, сөйләшмәделәр дә. Алар өчен һәрнәрсәне тренер үзе хәл итте.


* * *

Ә менә Әлфияне тренер команда исемлегеннән сызып ташлады, моның сәбәбе берәүгә дә билгеле түгел иде. Өметле генә башлап җибәргән кыз өчен шахмат дөньясына юл ябылды.

– Шахмат синең өчен түгел. Шахмат – көчле рухлылар спорты, – дип аңлатты тренер Әлфиягә.

– Ә мин көчсезмени?

– Син үзеңнең шахматтан башка яши алырыңа ышанасыңмы?

– Яши алам, билгеле.

– Ә медицина?

– Укырга кирәк бит. Шахмат ул – спорт. Медицина – һөнәр.

– Миңа шахматка спорт итеп түгел, һөнәр итеп карардай кешеләр кирәк…

Әлфия Хәйриядән дә ярдәм сорап карады.

– Мин начар уйнамыйм бит, – дип, бер сүзне тәкрарлады ул.

– Соң бит, балакаем, сүз профессиональ спорт турында бара. Анда яхшы уйнаудан тыш бүтән сыйфатлар да кирәк. Менә мин сиңа киләчәктә команданың табибәсе эшен тәкъдим итә алам. Тик профессиональ шахмат… Анысына мин хуҗа түгел!


* * *

Көйсез бала үзе сораган уенчыкны бирмәсәләр нишли? Аягын тибә-тибә елый, тешләшә. Моңарчы гел үз сүзен генә сүз итеп яшәргә күнеккән Әлфия бу очракта аяк тибенеп кенә теләгенә ирешеп булмасын аңлаган иде.

Кыз Айнур һәм Азат белән бергә төшкән фоторәсемнәрне карый башлады. Бу фоторәсемнәр берзаман тарихка ук керерләр. Шик юк, егетләр танылган шахматчы булачак. Аларның уңышларын чит ил шахмат сөючеләре дә алкышлаячак. Әлфия моңа ышана. Тик менә максатка ирештем дигәндә генә үзен командадан читләштерүләре…

Бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзен харап итүче кызлар турында аның ишеткәне бар иде. Ләкин кыз үзен харап итәргә җүләр түгел. Менә ул үзен санга сукмаучыларны акылга утырту турында уйлана башлады. Тик кайсыннан башларга? Тренерданмы, Айнурданмы, Азаттанмы? Әллә аның теләкләренә каршы төшкән Хәйриядәнме? Әтисе белән рәхәттә яшәмәсен әле…

Менә тренерның фотосы. Менә «әни апа»ныкы… Менә егетләр. Менә үзе. Ул аларны рәттән тезеп куйды һәм ярсу белән берәм-берәм төя башлады. Рәсемнәр аның йодрыгыннан изелде, тәмам йолкынып беткәнче төйде ул аларны. Иң ахырдан үзенә тотынды.

– Шул кирәк сиңа! Шул кирәк! Үзеңне әллә кемгә куеп, дошманыңны бәяләмәгәнсең. Шул кирәк! Хәер, нинди дошман булсын алар?

Күңеле тынычланган бер арада иптәш кызы Рәфинә килеп керде. Ул, ертылып-изелеп беткән рәсемнәрне күргәч:

– Нинди матур фотоларны харап иткәнсең! Фоторәсемнәрен түгел, үзләренең кирәкләрен бирергә кирәк! Хәтәр егетләр исемлегендә инде алар. Дөрес, әлегә алар исемлекнең иң ахырында. Беләсең килсә, бәгърем, ул исемлектә син дә бар идең. Бәхетең, төшерделәр.

– Шаяртма әле!

– Хәзер аларның язмышы үзләреннән тора. Нихәтле тизрәк алга ыргылсалар, исемлекнең башына тизрәк җитәчәкләр.

– Нигә син мине шулай куркытасың? Безгә бу хакта милициягә хәбәр итәргә кирәк, мөгаен?! Ә аңарчы егетләрне кисәтербез. Аларның тормышына куркыныч янавын тыныч кына күзәтеп торырга ярамас, – дип борчылды Әлфия.

Бар ачуын һәм үпкәсен онытып, егетләргә шылтыратты:

– Икегез белән дә сөйләшәсе сүз бар. Хәл шаяртудан узган. Йә сез миңа килегез, йә үзем киләм.

– Чәеңне куеп тор, үзебез киләбез, – диделәр егетләр һәм очрашуга ашыктылар.


* * *

Айнур да, Азатта башта кыз шаярта дип уйладылар. Шаяртмаганын белгәч, ышанмыйча тордылар.

– Бу турыда Рәфинәнең үзеннән сорыйк әле, – диештеләр.

– Сез нәрсә? Ул бит моны сер итеп кенә әйтте. Серне чишкән өчен ни буласын беләсезме? Рәфинәнең тормышы белән шаяру бу.

– Ә безнеке белән шаярырга ярыймы?

– Юкка куркасыз. Бүген-иртәгә түгел бит әле. Исемлеккә яңа кергәнсез. Аның уртасына җиткәнче, бандадагылар бер-берсенең башына үзләре үк җитәчәк. Сез бары тик сак булыгыз.

– Юк, бу турыда милициягә әйтергә кирәк. Алар белеп торсын һәм банда андый-мондый хәлләр майтарганчы чара күрсен!

– Әти-әниләр белән киңәшик!

– Белер-белмәс килеш тавыш күтәреп, бөтен эшне бозып ташлаулары бар!

– Хәйрия Хәеровна белән сөйләшсәк? Ул берәр киңәш бирми калмас. Чит кеше мондый чакта акыл беләнрәк эш итә, төптән фикер йөртә.

Телефоннан очрашырга сүз куешып, яшьләр Хәйриягә киттеләр.

Яшьлек дуамал була. Бар нәрсә дә аңа тиз кирәк. Бу юлы да шулай булды. Алар такси тотарга булдылар. Юлны инде аркылы чыктык дигәндә, әллә каян бер машина килеп чыкты һәм арттарак калган Айнурны бәрдереп үтеп тә китте.


* * *

Айнурның хәле авыр иде. Табиблар аны реанимация бүлегендә көне-төне саклады. Хәтта әнисе белән әтисен дә янына кертмәделәр. Күп кан югалтканга, аңа көн саен кан салырга кирәк иде. Айнурның каны сирәк очрый торган булып, аңа тиешле кан табуы мәшәкатьлерәк булды. Кан бирергә теләүчеләр күп булса да, Хәйрия Хәеровнаныкы гына туры килде. Ләкин… аның кан анализында яман шеш күзәнәкләре барлыгы ачыкланды.

Төп сәбәпне турыдан-туры әйтә алмаганга, табиблар:

– Сезнең каныгыз алга таба кирәк булыр әле, – дип акландылар.

Азатның да канын тикшерделәр. Аларның кан группасы икесенең дә бер булып чыкты. Тик табиблар, егетнең хәле стабильләшми торып, кан алуны ашыктырмаска булдылар.

Хәйрия бөтен вакытын Айнур янында үткәрде. Аны табиблар да, Рәхимә белән Ахияр да тыя алмады.

Азат белән Әлфиягә зыян тимәсә дә, табиблар аларның психикалары үзгәрүен әйтте. Егет тә, кыз да бертуктаусыз ниндидер исемлек турында тәкрарлады.

Айнур да, аңына килгәч:

– Кара исемлек… Кара исемлектә безнең дә исем бар, – дип саташты.

Табиблар аптырашта калды. Болай булгач, Әлфиянең дә, Азатның да саташулы сүзләре дөрес булып чыга. Вакытны сузмыйча, исемлек турында милициягә хәбәр иттеләр.

Тәртип саклаучылар барысын да җентекләп сораштыра башладылар. Шаһит итеп Рәфинәне чакырдылар. Башта ык-мык килеп торган кыз:

– Мин бит шаярып кына әйткән идем! Беренче апрель көне иде бит! – дип елап җибәрде.


* * *

Шахматчы егетләргә ярдәм итәргә теләүче фанатлар җитәрлек иде. Алар егетләрнең аякка басуларын көттеләр.

Менә Айнурга Азатның канын салдылар. Ә Хәйриянең үзенә:

– Сезнең каннарыгыз туры килә. Тик без аны файдалана алмыйбыз. Сезнең үзегезгә дәвалану курсы үтәргә кирәк. Күкрәгегездә бу төер күптәнме? Балагыз үле туып, имезә алмый калдыгызмы әллә? – диделәр.

– Минем балаларым юк, – диде Хәйрия, үзенең гомер юлындагы күңелсезлекләрне яшереп.

Яман шеш аның ике күкрәген дә, үрмәкүч кебек, ятьмә белән уратып алып, агуын канга ук тарата башлаган икән инде. Ә бу, табиблар теле белән әйткәндә, авыруга ярдәм итү мөмкинлеге бөтенләй үк юк дәрәҗәсендә булуны аңлата. Операциягә Хәйрия риза булмады.

– Мин болай да күкрәгемдәге бу авырлык белән бик озак яшәдем. Һәм кайчан да булса шушы хәл килеп чыгачагын белә идем. Операция ясау белән авырту бетәр дисезме? Сез минем бүгенге тормышыма карамагыз. Минем бөтен тормышым ачы хәсрәттән генә тора.

Чибәр, бар яктан да җитеш хатыннан әлеге сүзләрне ишетү бик сәер иде. Шулай шул, бу дөньяда һәркем үзенчә бәхетсез, һәм һәркем үзенчә бәхетле.

Айнурның хәле яхшыра башлагач, Хәйриянең дә кәефе сизелерлек яхшырды. Ләкин…


* * *

Үләренә бер көн кала Хәйрия Ахиярны, Рәхимәне, Фәридәне – өчесен берьюлы күрергә теләвен әйтте.

– Минем сезгә әйтер сүзем бар, – диде ул.

– Хәйрия! Кирәкми! Мине… Айнурны… Ахиярны кызган… Мин синнән риза-бәхил…

– Ахияр бу турыда Айнур туганчы ук белә иде.

Рәхимә, аптырап, Ахиярга карады.

– Белә идең?! Һәм син минем гомер буена газапланып яшәвемә тыныч кына карый алдыңмы?

Ахияр исә аның үзеннән дә ныграк гаҗәпләнде:

– Син чынлап та берни дә белмәгән идеңме? Мин бит сине бу турыда беләсең дип торам! Шуңа күрә мин, исеңә төшереп, каныңа тоз салмаска булдым. Син Хәйриянең якын дусты идең бит. Аның фаҗигасен әз генә дә сизмәдеңмени? – диде.

– Азат өчен дә миңа рәнҗемә, – диде Хәйрия, Фәридәгә карап.

– Рәнҗемим. Нишләп рәнҗим ди? Бу бала безнең гаиләгә бәхет алып килде.

– Рәхмәт сезгә!

– Син чынлап та шуны эшли алдыңмы? – диде Рәхимә, бераз айныгач.

– Алдым! Минем урында булсаң, син үзең нишләр идең икән?

– Мин әле синекеннән дә баш тарта алмадым.

– Ә мин үземнекеннән баш тарта алдым! Алар яшәсен өчен! Ул балалар үзләре туганчы ук сатылганнар иде. Бәлки, кәүсә күзәнәккә булгандыр, бәлки, бераз үскәч, йөрәген, бавырын, бөерен, күзләрен һәм бүтән органнарын алыр өчен, банкта тоткан кебек, бик әйбәтләп ашатып яшәтерләр дә иде әле! Хәзер күпме бала, үсмер югалып тора. Сәбәпсез дип уйлыйсызмы әллә?

– Мин сине барыбер гафу итә алмыйм, – диде Рәхимә. – Моны аңлар өчен, миңа вакыт кирәк…

– Мин сорамыйм да. Ләкин бу турыда балаларга белдермәгез, зинһар. Мин аларны яратам! Бик яратам! Аларны уйламаган бер генә минутым да булмады. Аллаһы Тәгалә ничек газапланганымны белә. Кабатлап әйтәм: дөреслек беленмәсен, чөнки сез аларга нинди куркыныч янавын күз алдына да китерә алмыйсыз. Әтиләре Җаббарның бурычын балалардан таләп итүләре бар. Ә ул бурыч – үзләре… Аның башына да тиккә җитмәделәр. Бурычын алга таба туасы балалар белән түләүдән баш тарткан өчен үтерделәр. Аларның барысының да эзенә һаман төшеп бетә алмыйлар… Ә мин зур тормыш юлына чыгарга ярдәм итүче җитеш тормышлы хатын гына булып калыйм…

Хәйриягә бик авыр иде. Табиблар, аның газапларын киметергә теләп, авыртуын баса торган уколлар кадарга теләсәләр дә, ул каршы килде…


* * *

Тәмам терелеп чыккач, Айнур белән Азат Хәйриянең каберенә килеп чәчәк куйдылар.

Яшьлек үлемне сөйми, аңа тормышның күңелсез яклары ят. Бирегә килергә аларга беркем дә кушмады. Тик бу кабер белән үзләре арасында ниндидер сер барын алар йөрәкләре белән сизенәләр иде.

Ә берничә көннән Айнур Азатка шылтыратты.

– Минем шундый зур шатлыгым бар. Нинди икәнен белә аласыңмы? – диде ул.

– Әллә тагын, чемпионатка барасыңдыр?

– Юк ла! Беләсеңме, минем дә сеңлем бар хәзер.

– Кит әле? Каян?

– Балалар йортыннан. Хәйрия Хәеровна анда гел барып йөргәнгә, бер бала аңа бик ияләшкән булган. «Әни» дип йөрткән. Ул булмагач, һич тә юата алмаганнар үзен. Барыбыз бергәләп киңәштек тә үзебезгә алып кайттык. «Бер ятим бала булса да кимесен, Хәйриянең дә җаны тыныч булыр», – ди әни. Ул миңа кайткан көнне үк «абыем» диде. Әти белән әни хәзер сөенечләреннән кая басканнарын да белмиләр, – диде Айнур, шатлыгы белән уртаклашып.



    2002




Чит балалар юк!


Кичәге сөйләшүдән соң профессор Камалов һаман да бер ачык карарга килә алмый иде. Менә чираттагы процедураларны үткәреп кабинетына юнәлгәндә, аны бер ир туктатты.

– Сезнең белән сөйләшәсе иде. Мине оныткансыздыр да инде? – диде.

Онытамы соң! Үзенең һәр пациентын бик әйбәт хәтерли ул. Чөнки уңышлары да, уңышсызлыклары да алар белән уртак бит аның.

– Кызыгыз үскәндер инде? – диде ул.

– Үсә, бик матур, бик акыллы булып үсә. Сезгә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз.

– Мин сезнең өчен бик шат!

– Кызым гел әнисенә охшаган.

– Хәтерем ялгышмаса, сез Мусин бит әле. Исемегез… Илгизәр…

– Әйе.

Профессор, ординатурага кереп, өстәл артындагы кәнәфигә утырды һәм Илгизәргә урын күрсәтте.

– Гозерегезне тыңлыйм. Берәр борчуыгыз бармы әллә? – диде.

Ир башта кызарынды, сүзне нәрсәдән башларга белмичә торды, аннары:

– Борчу дип… Борчу түгел… Мәшәкать дисәк, дөресрәк булыр. Бер бала гына аз. Кызым үзенә энекәш йә сеңелкәш сорый, – диде.

– Бала уенчык түгел. Сабый сораган һәр уенчыкны да биреп булмый. Үсә төшкәч, самолёт сорар.

– Безнең үзебезгә дә бер генә бала аз. Бер бала бала түгел.

– Бу баланы бик кыенлык белән булдырдык ич. Ярый әле бала сау-сәламәт туды. Өр-яңадан шуны кабатлыйсыгыз киләме?

– Әйе, минем тагын бер тапкыр әти буласым килә! Кызганычка каршы, баланы ирләр тапмый. Үзем тапкан булыр идем.

– Хатыныгыз белән киңәштегезме? Аның теләгеннән башка берни дә эшләп булмавын аңлыйсыздыр…

– Ул риза.

– Ләкин мин бу очракта суррогат әни турында сүз алып барам.

– Ничек инде суррогат әни? Беренчесен үзе тапты бит.

– Бик авырлык белән. Бала тапканнан соң ныгып җитүенә шигем зур. Аның гомерен куркыныч астына куясыгыз киләмени?

– Безгә тагын бер бала кирәк! Суррогат әнинең башына ни килмәс! Баланы бирмим, дисә? Безнең тормышны бозарга теләсә? Соңыннан акча сорап интектерсә?

– Хәзер, андый хәл булмасын өчен, алдан ук бөтенесен күздә тотып килешү төзелә, һәм юрист тарафыннан рәсмиләштерелә. Ул карында чагында ук сезнеке исәпләнәчәк. Суррогат булырга теләгән кешегә сезнең бала түгел, акча кирәк.

– Бу турыда уйламадык әле без. Хатыным үзе табарга теләгән иде.

– Хатыныгыз белән тагын бер кат ныклап уйлагыз. Бәлки, әнисе баш тарткан бала гына алырсыз. Андый балалар күп хәзер. Бер сабыйны ятимлектән коткарырсыз.

– Безгә чит бала кирәк түгел.

– Бездә чит балалар юк. Без барыбыз да бер ата-анадан туып таралганбыз.

– Хатынымның кеше баласы үстерәсе килми. Кем килеп чыгуы билгесез бит аның.

– Баланың кеше булуы тәрбиядән тора. Без аларның киләчәген бүгеннән үк үзебез ясыйбыз.

Сөйләшү шушы урында бүленде. Профессор, тагын бер тапкыр ныклап уйларга киңәш итеп, Мусин белән саубуллашты.

Килерләрме? Әллә кире уйларлармы? Көнен билгеләгәч тә кире уйлаучы парлар аз түгел. Бу эш теләк кенә түгел, тәвәккәллек тә сорый. Ахыргы нәтиҗәсенең уңышлы булырына йөз процент ук ышандырып булмый. Әле балага табигый юл белән узып тапкан очракта да булырга мөмкин ул. Килгән очракта, үзләренә ярардай донорны табып булырмы? Тапкан очракта да, әллә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин бит.

Профессорның күз алдыннан егерме еллар элек булып узган бер вакыйга чагылып үтте.

Пробиркада яралгы барлыкка китерү буенча үткәрелгән тикшеренүләрдән соң аны гамәлгә кертү башланган чак иде. Әле генә бу ир утырган урында бик матур пар утырды. Алар дистә елдан артык бергә яшәсәләр дә, хатыны балага уза алмаган. Ничәмә-ничә тапкыр тикшерү үткәннәр, медицина күзлегеннән караганда, икесе дә сәламәт. Ләкин ир белән хатын сөенерлек вакыйга булмаган.

– Көтегез. Барысы да Ходай кулында, – диюдән кала башкача тынычландыра алмады ул чагында доктор Камалов. – Егерме елдан соң да балага узу очраклары бар.

– Ул чагында, беләсезме, миңа ничә яшь була? Пенсиягә чыгам! Яшьтәшләрем оныкларын сөячәкләр, ә мин? Юк, минем йә булыр, йә булмаска ышанып гомеремне үткәрәсем килми. Миңа бала кирәк! Хәзер кирәк! – Хатын, иренә карап: – Шулай бит, Айвар? – дип тә куйды.

Иренең ни уйлавын йөзенә генә карап белеп булмый иде. Ул хатынының сүзен җөпләп баш какты.

– Үземнән булмаса, донорныкы да ярый, – диде.

– Аллаһының табигый булмаган юл белән бала тудыруга каршы булуын беләсезме?

– Ә Мәрьям ана нишләп дөньяга табигый рәвештә килмәгән?

Камалов инде бу сорауга җавап бирә алмады.

– Без язмышыбызны, Аллаһыга сыенып, сезнең кулга тапшырырга булдык. Ходай безне ярлыкамый калмас.

Профессор проблеманы хәл итү алдыннан була торган очрашу көнен билгеләде.

– Без сезнең икегезгә дә, билгеле бер карарга килгәнче, медицина тикшерүе үткәрергә тиешбез, – диде ул. – Аңарчы берни дә ышандыра алмыйм. Аннан соң хатыныгызга гормоннар терапиясе үтәргә туры килер. Сезнең бер-берегезгә туры килү-килмәвегезне ачыклыйсы бар…

Үз балалары булмаган гаиләләр соңгы елларда шактый килә әлеге үзәккә. Төрлесенең язмышы төрлечә хәл ителә. Кайчандыр Әскияровлар да, балалы булу теләге белән, шушы үзәккә килгәннәр иде бит…

Менә Камалов янына, анализ нәтиҗәләрен алып, ярдәмчесе Илшат керде.

– Йә, нинди нәтиҗә белән куандырасың, – диде Камалов егеткә, кәгазьгә карамыйча.

– Әскиярованың күзәнәкләре иренекен кабул итми, – диде Илшат. – Тыныч кына торган күзәнәкләр аныкы белән очрашканда ярсына башлый хәтта.

– Кызык… Базадагы бүтән донорның күзәнәкләре белән кушып карарга кирәк.

– Анысын да эшләдек.

– Кабул итмиләрме?

– Кабул итмиләр!

– Ә ирнекен шулай иттегезме?

– Берничә донорныкы белән кушып карадык. Барысы да кабул итте.

– Алайса, алар бер-берсенә туры килмиләр булып чыга?

– Шулай кебек.

– Авыр очрак… Ярый, тәҗрибәне дәвам итегез…

Әйе, тормышта ир белән хатынның яратышмыйча гомер итү очраклары җитәрлек. Тик бу аларга барыбер бер түгел, берничә бала табып үстерергә дә комачауламый. Әмма бер-берсенең күзенә генә карап торган, бер-берсеннән башка яши алмаган бу парның нәсел калдырырга яраксыз булуын ничек аңлатырга? Югыйсә бөтен яктан сәламәт үзләре, бәйләнерлек берни дә юк. Хикмәт нидә?

Бәлки, ирнең күзәнәкләрен бүтән хатын-кызныкы белән күчереп утыртыргадыр?

Ул аларның һәркайсы белән аерым-аерым сөйләшергә булды.

– Сез бөтен яктан да сәламәт, – диде ул иргә. – Хатыныгыз да сәламәт. Тик нигәдер аның күзәнәкләре бер генә донорныкын да кабул итми. Сезнекенә, гадирәк итеп әйтсәк, теше-тырнагы белән каршы. Риза булсагыз, без бүтән донор белән сезнең күзәнәкләрдән алынган яралгыны хатыныгызга күчереп утырта алабыз.

– Юк, бу мөмкин түгел.

– Сез сәламәт, чибәр. Акыл ягыннан да хилафлыгыгыз юк. Сездән менә дигән бала туар иде.

– Әйе, мин сәламәт. Ләкин без – каргалган нәсел. Ә андый нәсел балалары гарип тууы мөмкин.

– Хәзерге медицина көчле. Ул аны бала туганчы ук белә ала.

– Юк, юк. Мин хатынымны андый сынау алдында калдырасым килми. Шулхәтле көч куеп яралгыны үстер, аннан күчереп утырт, берничә ай буе карында йөрт һәм бердәнбер көнне «Гафу итегез, сезнең балагыз туарга лаек түгел, аны юк итәргә кирәк» дияргәме? Табыгыз аңа донор. Теләсә кемнән булсын. Бары тик таза бала гына булсын. Кемнекен булса да кабул итәр бит аның күзәнәкләре? Бөтен ирләргә рәнҗеше булырына мин ышанмыйм! Тик бала аныкы булсын!

– Нинди рәнҗеше булырга мөмкин соң аның ирләргә?

– Яратмый ул ирләрне! Бөтенләй яратмый! Ә бала сөясе килә!

– Тынычланыгыз… Аналык инстинктын җуймаган икән, уңай нәтиҗә булуы мөмкин хәл.

Димәк, бу чибәр хатын, кияүгә чыкканчы, ниндидер зур фаҗига кичергән. Кайсы аны шулхәтле рәнҗеткән, ни өчен? Тән җәрәхәтләре юк, җан җәрәхәте күзгә күренми. Алар аңардан ярдәм көтә. Язмышка буйсынмаумы, әллә аның ихтыярына каршы килүме бу? Шундый матур парлар да бала сөюдән мәхрүм икән, бүтәннәр нишләргә тиеш?

Хатын белән сөйләшкәннән соң, аның бу фикере ныгыды.

– Әйе, мин ирләрне яратмыйм, – диде ул. – Шуңа күрә дә гадәти булмаган ысул белән бала табарга булдым. Сәбәбен беркемгә дә, хәтта сезгә дә әйтә алмыйм.

– Сезнең күңелегездә бик каты рәнҗү ята. Сез аңардан арынмыйча торып, бер генә табиб та проблемагызны хәл итә алмас.

– Нишләргә соң миңа?

– Кайсы динне тотуыгызга карап, мәчеткә йә чиркәүгә барып, Аллаһы Тәгаләдән үзегезне ярлыкавын сорагыз.

– Мине ярлыкавын сорау нигә кирәк? Мин үзем җәза күрүче бит.

– Күңелдә гомер буена таш йөртү – зур гөнаһ… Аннан соң үзегезне рәнҗетүчене гафу итәргә, ә сезгә кылган хаталарыгыз өчен тәүбә итәргә кирәк.

– Ул җинаятьче булса дамы?

– Әйе. Сез үткән көн белән яшисез. Адәм баласы алга карап яшәргә тиеш. Явызлыкка, бәлки, үзегез җирлек биргәнсездер? Алай да була. Сезгә үзегезне дә гафу итәргә кирәк. Әмма бүгенге халәттә нинди генә кыйбатлы процедура үтсәгез дә, барысы да юкка гына булачак.

– Минем моңа хәтле дин йортына бөтенләй дә аяк басканым юк.

– Ә сез кереп карагыз!


* * *

Һәр җомга саен бу хатынны мәчеткә нәрсә китерә, күңелен нинди шайтан кимерә? Сәдакасына дога укытканда, аның әйтер сүзе дә барлыгын күреп тора бит хәзрәт югыйсә. Тик күңелен ачарга әзер түгелме, әллә ышанып бетмиме? Хәзрәт белә, күңелдәге сызлавык бервакытны тишелеп чыгачак.

Шулай булып чыкты да.

– Хәзрәт, мин нишләргә дә белмим, – диде хатын. – Аллаһы Тәгаләгә нәрсә дип мөрәҗәгать итәргә? Үземне кичерүен, әллә үземнең кичерүемне сораргамы ул бөек көчтән?

– Иң башта үзеңне ярлыкавын сорасаң, дөрес булыр. Аннан соң гына бүтәннәр өчен ярлыкау сорый аласың, балам.

– Мин авыр гөнаһ та эшләмәдем шикелле. Кешенекен урламадым, зина кылмадым, кеше үтермәдем.

– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез… Ул олы гөнаһны да кичерә ала, кечкенәсе өчен дә җәза бирергә мөмкин.

– Мин сорыйм… Тик ул минем ялваруымны ишетми… Мин булдыра алмыйм! Мин гафу итә алмыйм!

– Аңлавымча, син ир-ат тарафыннан рәнҗетелгәнсең…

– Алай дип әйтеп кенә булса иде…

– Гаепне ир-аттан түгел, үзеңнән дә эзләргә кирәк түгел микән?

– Үземнән?..

– Әйе, үзеңнән. Сез, хатын-кызлар, бу кыяфәтегез белән ир-ат күңелендәге шайтанны котыртасыз. Урамда булса да, ичмасам, гаурәтләрегезне яшеребрәк йөрегез! Гөнаһсыз адәм баласы юк. Олы гөнаһтан сакланырга кирәк. Белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыгыздан тәүбә итәргә кирәк…


* * *

Әкренләп Хөмәйрәнең җанын авырттырып басып торган таш җиңеләя башлады. Хәзрәт гафу итә белергә өнди. Үзеңә карата шундый җинаять кылган кешене ничек соң гафу итәргә? Кешегә дә сөйләп булмый, ичмасам!

Сабый бала үзеннән ике-өч яшькә өлкән кешенең һәр әйткән сүзенә ышана, ул ягымлырак сүз әйтеп, кая алып барса, шунда иярә. Хөмәйрәгә кечкенәдән үз абыйлары белән уйнап үскән Нәсих исемле малай да якын, аның белән уйнавы бик кызык иде. Ул мавыктыра торган әллә нинди уеннар таба белә, әнисе берәр җиргә китәсе булса, аңарга ышанып та калдыра иде. Шулай булмыйча, абыйсы белән дус малайдан кем шикләнсен инде? Хәер, аның абыйсы да Нәсихтән берничә яшькә кечерәк иде. Ул да әкренләп үз яшьтәшләре белән уйнауны артыграк күрә башлады. Ә күрше абыйсы, кызны башка балалар кыерсытмасын өчен, гел күзәтчелек итә, үзенә туңдырма алса, аңа да ала иде. Шул сәбәпле кыз аны үз абыйсыннан да ныграк яратты.

Дөрес, Нәсих вакыт-вакыт Хөмәйрәгә артыгы белән игътибарлы, аның бит очыннан үбү белән генә канәгатьләнмичә, муеннарына да үрелә иде. Тик бу кызны сагайтмый, абый гына ич ул. Өстәвенә дуслар!

– Минем сине яратуым икебезнең уртак сере булып калсын, яме. Югыйсә усал аждаһа, миннән көнләшеп, үзеңне урлап алып китәр дә зинданына ябып куяр, – дип тә әйтә иде Нәсих кызга.

Явыз аждаһадан бик курка шул Хөмәйрә. Әти-әнисеннән, дусларыннан аерылып, зинданда кайсы баланың яшисе килсен?..

Балалыктан китә барган саен, кыз әкренләп барысын да аңлый башлады. Күрше малае белән гөнаһсыз тоелган яратышу уеннарының да гөнаһлы булуына төшенде… һәм көннәрдән бер көнне аның белән аралашуын туктатты. Күңелен бала күңеленә хас булмаган бөтенләй башка борчу алды:

– Бала булса, әти-әнием ни әйтер?

Сабыйларның дөньяга аваз салуы алай гына булмавын аңласа да, курку, җирәнү хисеннән тиз генә арына алмады.

Әти-әниләре зуррак фатир алып, бүтән микрорайонга күчкәч, Хөмәйрә җиңел сулап куйды. Ләкин тормышын агулап торучы хатирәләр һаман саен күңелен тынычсызлап торды…

Менә ул кияүгә чыкты. Яр итеп сайлаган кешесе Нәсихнең туганнан туган энесе иде. Бөтен барлыгы белән хатын вазифасын үтәргә тырышса да, Хөмәйрә булдыра алмады. Ике арадагы якынлык рәхәтлек бирмәде аңа. Шуңа күрә бу нәселдән бала табу турында уйлый да алмады.

Барысын да яхшылап уйлагач, Хөмәйрә көннәрдән бер көнне Айварга аерылышырга тәкъдим итте. Ир бөтенләй югалып калды.

– Акылыңдамы син? – диде ул.

– Акылымда мин! Болай яшәве авыр. Бу хәлдә мин сиңа ник кирәк? Башка хатынга өйлән, балалар үстер! Тик мин синнән балага уза алмыйм! Тәнем дә, җаным да сине чит итә! Бала турында сүз дә булырга мөмкин түгел, шулай булгач!

Айвар белә, ул бу сүзләрне гаҗизлектән әйтә. Әгәр дә балага уза калса, хәл бөтенләй бүтән төс алыр иде. Карынындагы бала тумас борын ук яраттырыр, тугач, җанын да кызганмас иде. Тик моңа хатынының җаны да, тәне дә каршы килә. Бу хәлдән чыга алмаудан гаҗиз иде ул. Ниһаять, бер карарга килеп:

– Болай яшәп булмый, – диде ул. – Миннән табасың килми икән, бүтән донордан тап. Хәзер күп кенә гаиләләр шул ысул белән бала алып кайта бит. Андый гаиләләр бездә дә аз түгел.

Ике дә уйлап тормастан, Хөмәйрә ире белән килешеп баш какты.

«Тигез гаилә» дип аталган медицина үзәгенә алар шулай килеп эләктеләр.


* * *

Медицина үзәгендә алып барылган процедуралар да аларны куандырырлык нәтиҗә бирмәде. Әйтерсең хатынның тән күзәнәкләре бөтен ирләргә дә каршылык күрсәтеп, артык якынаймас өчен чик куйган иде.

Камалов үткәргән тәҗрибәләрдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шул сәбәпле табигатьнең бу феномены алдында үзләренең көчсезлеген танып, Әскияровлар гаиләсенә бүтән юллар эзләргә кирәген әйтергә әзерләнгәндә генә, бер пробиркада үзгәреш бар кебек тоелды. Игътибар беләнрәк карагач, пробирканы аерып куярга булдылар. Менә сөенеч, ханым бу донорның күзәнәкләрен кабул иткән, һәм яңа тормыш барлыкка килгән иде.

– Донорның кем, нинди милләттән булуын һәм нинди генетик сыйфатларга ия булуын ачыкла, – диде Камалов ассистенты Булатка.

Егет, тиз генә компьютердан тиешле информацияне табып карагач, нәрсә әйтергә белмичә аптырап торды.

– Нәрсә, берәр негрмы әллә? – дип шаяртты профессор.

– Бу бит…

– Йә, тизрәк әйт инде.

– Донор – мин…

– Котлыйм! Димәк, тиздән әти булачаксың!

– Мин аның иренең һәм үземнең канга генетик анализ ясап карадым. Каннарыбызның кан кардәшләрнеке кебек булуын күрсәтте анализ.

– Гаҗәпләнерлек берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.

– Тик мондый охшашлык…

– Син мондый анализларны бер генә ясамыйсың инде. Бөтен донорлар арасыннан үзеңнең кан-кардәшләреңне эзләвеңне туктатырга вакыт. Африкадан килгән негрның да каны синеке белән тәңгәл килүе бик мөмкин. Өйләнгәч, бер генә бала белән кала күрмә. Балаларың синең кебек кан аша туган эзләп интекмәсен. Бердәнбер бала булуыңнан килә бу.

Студентларның тәҗрибә өчен үз биоматериалларын файдалану очраклары булса да, Булат өчен бу көтелмәгән хәл булды.

– Шулай да бу бик сәер…

– Синең биоматериал ничек килеп керде соң әле алар арасына?

– Мин болай гына, сынар өчен генә…

– Ишкәнсең икән ишәк сыңарын… Ярар, уңышсыз тәҗрибәнең уңай ягы да бар. Хатын бөтенләй үк кысыр да түгел. Хәзер аларга сайларга кала. Йә ирнең, йә хатынның яралгысын кабул итүне үзләренә хәл итәргә кирәк булачак… Тәҗрибә уңышлы чыкса, син – биологик әти. Син моңа әзерме?

Егет, әлбәттә, моңа әзер түгел иде. Тик «юк» дип әйтә алмады…


* * *

Яңа җан менә шулай барлыкка килде, һәм тиешле булган берничә айдан соң тупырдап торган ир бала дөньяга аваз салды. Аңа Искәндәр дип исем куштылар.

Айвар аны яратты. Урамда уйнап йөргән малайларга карап, алар күңелле сорауларга җавап эзләделәр:

– Безнең улыбыз да шундый тиктормас булыр микән?

– Улыбыз кайчан тәпи йөреп китәр икән?

– Үскәч кем булыр икән?

Хөмәйрә һәр җомга саен, Аллаһыга рәхмәт әйтеп, мәчеткә сәдака кертте.

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, – диде хәзрәт, хатынны танып. – Димәк, Тәңре сине ишеткән һәм ярлыкаган.

– Мин хәзер улыма, үзем кичергәннәрне кичерергә сәбәп булмасын өчен, барысын да эшләячәкмен, – диде хатын. – Сезгә бер соравым бар… Мин иремнең нәселен каргаган идем. Нәселе рәхәт күрмәсен, дигән идем. Ул каргышны кире кайтарып булыр микән?

– Барысы да Аллаһ кулында. Тәүбә итеп, син Аллаһы Тәгаләгә сыен. Ялваруыңны ишетми калмас. – Хәзрәт бөтенесен дә белми иде. – Кешеләрне һәм үзеңне гафу итә белергә һәм алга таба хаталанудан сакланырга, ташка каршы таш белән түгел, аш белән җавап кайтарырга кирәк. Шул чагында Алла каршында да, халык алдында да йөзең ак булыр, куйган максатыңа да ирешерсең. Үч алу уе белән яшәү халыкларны да юк итә…

Нәсих Айварның туганнан туган абыйсы булса да, Хөмәйрә балалык дустының үзләре яшәгән йортка килеп йөрүен теләми иде һәм бу турыда ирен дә кисәтеп куйды. Шулай да Айвар абыйсы белән күрешкәли иде, тик бу турыда хатынына әйтмәде. Ә көннәрдән бер көнне Нәсих үзе Хөмәйрәне очратты. Ул аның бала белән чыкканын күреп, каршына килде. Хатын, аны күреп, таш кебек катып калды. Авыз ачып сүз әйтә алмады.

– Сөйләшик, – диде ир.

– Минем синең белән сөйләшер сүзем юк кебек.

Сөйләшү өчен уңайлырак урын эзләп, Нәсих як-ягына күз ташлады һәм:

– Бакча эчендә утыргычлар бар, шунда керик әле, – диде.

Хөмәйрә сүзсез генә аңа иярде. Ир сөйләшүне бик җитди башлап җибәрде:

– Нигә дип каргадың мине, Хөмәйрә? – диде ул.

– Ник икәнен оныттыңмыни?

– Без бит балалар гына идек! Нәрсә эшләгәнемне аңларлык идеммени?

– Әти-әнигә әйтергә ярамаганын белә идең бит!

– Җүләр булганмын. Зинһар, гафу ит! Сиңа зыян килерлек берни эшләмәдем бит!

– Ә мин үземә гел җирәнеп карадым, әле дә арынып җитә алганым юк.

– Мин дә зур җәза белән гомер итәм. Укыдым, дәрәҗәләргә ия булдым, ә гаиләдә бәхетем юк.

– Нишләп булмасын? Өйләнгәнсең, балаларың да бар.

– Җаным авырта минем. Бер генә тынычлыгым да юк. Ут эчендә яшим кебек. Синең каргышың тыныч яшәтми мине, ахры? Кигән киемемнең – рәхәтлеген, җылысын, ризыкның – тәмен, тормышның ямен сизмим. Тыштан караганда, барысы да бар югыйсә.

– Миннән түгел, Аллаһы Тәгаләдән гафу сора. Үзем дә, шуны сорап, аңа ялварам.

– Чынмы?

– Миңа да бу йөк белән яшәү җиңел түгел… – Бераз сүзсез торганнан соң: – Әйтер сүзең шул идеме? – диде Хөмәйрә.

– Әйе.

– Ярый, алайса, хушлашыйк.

– Хуш. Тыңлаганың өчен рәхмәт!

– Әйтмәсәң дә ярый.

– Балага күз салыйм әле? Рөхсәт бирәсеңме?

– Менә анысы кирәк түгел. Мине караганың да җиткән.

– Минем улыма ун яшь. Синең каргышың аңа да төшмәсә ярар иде дә…

– Белгән булсам, каргамас идем. Ул бит уртак төшә. Кабул булган каргышның яртысы миндә бит инде. Мин дә ничек яшәргә белмим. Ә яшәргә кирәк.

Көтмәгәндә Нәсихнең күзләре яшьләнде.

– Нинди шайтан котыртканын үзем дә аңламыйм! Олылар булып тәмәке тартып карадым, әти булып уйнадым. Нигә миңа күз-колак булмаган берсе дә?!

– Синең кебек акыллы баланы күзәтергә башларына килмәгәндер. – Хөмәйрә башка төрле юатырлык сүзләр тапмады. – Син рәхәтләнеп укып, яшәп ятканда, беләсеңме минем нинди хисләр белән яшәгәнемне? Мин бит бала булыр, әниләр ирсез бала тапкач ни әйтер, кеше күзенә ничек күренермен, дип ут йотып яшәдем. Сорашыр кешем дә юк иде. Инде оныта башлаган идем, нигә килдең? Күрәсеңме, мин хәтта елый да алмыйм, яшем катты, син миндәге хатын-кыз булу шатлыгын үтердең! Күрә алмыйм мин сине! Ничек телисең, шулай яшә! – Хөмәйрә учы белән йөзен каплады, ирексездән күз яше атылып чыкты. Ул үзенең гөнаһсыз бала чагын хәтерләде, шул бәхетле елларны сагыну хисе үзәген өзеп үтте, һәм араларына кара елан булып кергән уен булмаса, каршында басып торучы ирнең күкрәгенә сыенып, үзен юаттырган да булыр иде. Ләкин тыелып калды.

– Миңа яшәве җиңел идемени? – диде ир. – Усал ниятем юк иде. Шулай тиештер дип уйлаганнан гына. Син хәтерлисең микән, мәктәптә фототүгәрәк эшли иде. Түгәрәкнең җитәкчесе безне беркөнне өенә чакырды. Аңарда мәктәп дәреслегенә бөтенләй охшамаган китап-журналлар, фоторәсемнәр, фильмнар күрдек без…

– Сез шуларны карадыгызмы?

– Карадык инде. Начар нәрсә икәне башка да кереп карамады. Шуның өстенә ул безгә вак-төяккә акча бирде. Исерткеч эчемлекләрне, тәмәкене дә беренче тапкыр анда авыз иттек. Олылар булып уйнавы күңелле иде. Аннан соң безне төрлечә рәсемгә төшерергә күндерде. Башта киенгән килеш, аннан соң ярым шәрә хәлдә. Хатын-кызлар белән ирләр арасындагы аерма һәм мөнәсәбәтне дә ул аңлатты.

– Һәм син…

– Әйе, синең белән өлкәннәр уены уйнап маташтым. Тик ул чакта моның ярамый торган булуын белми идем әле. Мин бары тик, без шулай гомер буе яшәрбез, син минем кәләшем булырга тиеш, дип кенә уйладым…

Әйе, балаларны аздыручы бер маньяк турында Хөмәйрә ишеткән иде шул. Җәзасыннан битәр, тавышы күп булды. Ул укытучыны, балалар белән эшләү хокукыннан мәхрүм итеп, мәктәптән куганнар кебек иде. Күп кенә кызларны өенә дә чакыргалаган икән ул…

Хөмәйрәгә җиңел булып китте. Нәсих тә аздыручы түгел, ә корбан гына икән бит. Бәла аларга кагыла язып кына киткән, ә шаукымы ни гомер дәвам итә! Әгәр дә кагылган булса?..

Сүзне тәмамларга вакыт җитүен белдереп, сабый уянды. Очрашуның әнисе өчен бик тә әһәмиятле булуын аңлаган сыман, елап борчымады. Шул мизгелдә Хөмәйрә үзенә сүз бирде: баласын үсеп җиткәнче күз уңыннан ычкындырмас, ул бик бәхетле булыр!




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=42316502) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


