Еракка китеп кара = Взгляни издалека
Мөдәррис Әгъләмов


Шагыйрь мөнбәре
Бу китапка Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.





Мөдәррис Әгъләмов

Еракка китеп кара. Шигырьләр, балладалар һәм поэмалар





Дөньяныкы – дөньялыкта


Шигырь ничек башлана?

Мин моңа бүген дә, 40 елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә гамәли-төгәл генә җавап бирергә кыенсынам.

Чыннан да, ничек башлана соң ул? Кайчан, кайдан, ничек, нинди кодрәт белән иңдерелә ул адәм баласына?

Болай булды дисәм, мактану дип кабул итәрләр кебек. Юк, алай булмады дисәм, чынбарлыкка хилафлык китерер идем.

Әгәр дә кинәт кенә шигырь формалары, кануннары турында сорап куйсалар, ритм (сүзләр агышы), рифма (яңгырашлы сүз) турында аңлатырга мәҗбүр булыр идем.

…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас 5 яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса, күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырдым – юк! Әткәй – гармунчы. Әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, гайбәт, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.

«Мине калдырдым – юк!» – дидем. Моның үз сәбәбе бар. Башта әбием турында. Әбием бик тә дини, бала тәрбиясенә гаять игътибарлы, каты куллы кортка. Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Әгәр әтием-әнием күндерә алмаса, күрше-күлән, туган-тумача баш ора. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен яттан беләм. Онытсалар, әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне, шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галиулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:

		Томанлы көн, караңгы көн,
		Без аерылган көн бит ул…

– Улым, әйт әле, ахыры ничек?

Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:

		Бал бабай әче балыннан
		Булган әллә кем бит ул.
		Мин кабатлыйм.

Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:

– Җырның сүзен бутама, маңка!

Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй көлә-көлә минем янга басып бию көен такмаклый:

		Бие, бие, Хәйбулла,
		Биегән кеше бай була;
		Биегән кеше бай булганда,
		Карт алаша тай була.

Мин – чәрелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага әнкәм куенына үрмәлим. Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр.


* * *

Безнең авыл мунчала авылы булды. Кара таңнан күзләрен ертып торып кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетмәссез.

Юкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчала келәмнәре колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «колларга» тараталар.

Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора.

Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора.

Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына ком тутырып шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар.

Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла»дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаган. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган.

Юкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.

Кайрысыннан салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт.

Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем.

Бәлки шигырь әнә шуннан башлангандыр?


* * *

Юк, алай гына түгелдер.

Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә – ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәр атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы – кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.

Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәгә җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.

Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.

Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә, әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны, бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар.

«Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса», – дип сөенеште әти белән әни. Әткәй: «Түбән очтагы тегүче оста белән мин сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте», – дип, әнкәйне сөендерде.

Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды:

– Дөньяныкы – дөньялыкта!


* * *

Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде. Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.

Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Мине, болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә сонды. Артка да чәп итмәде, әрләмәде дә. Керде дә, тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:

– Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:

– Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ди, – диде.

Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.

Берәм-берәм гаилә кешеләре кайтып, табын янына елышты. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге. Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа – төпчек малайга бирделәр дә…

Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе – авыл Советы, берсе участок – берсе сельпо агае – берсе таныш түгел…

– Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?

Хәтеремдә, әби барысын да тәртипкә китерде:

– Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез, сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән?

Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан вәкил булгандыр):

– Олы кайгы кичерәбез. Бөек атабызны югалттык.

Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да, килешү тәмамланды. Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысыннан күтәреләчәк байракларның читенә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим. Соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды.

Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан.

– Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып.

Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар!», «Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын.

Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр.

Юк, аннан гына түгелдер.


* * *

Шулай да мин яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә кергәнмен. Укый беләм. Хәрефләрне яхшы белсәм дә, язу миңа гаять авыр бирелде. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде) дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Май бәйрәме, Җиңү бәйрәме, Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек бирәләр)… Әнә шуның соңында әти-әниләрнең үз балалары концерт бирә.

Мәшһүр шагыйребез Гамил Афзал сүзләре белән әйткәндә, «упшы сөйләп, купшы сөйләп» узылган тиешле өлеш беткәч, әнә шул чын халык бәйрәме башлана. Әнә шул халык бәйрәменә бөтен өй белән мине дә әзерлиләр. Әле мин укырга кермәгән. Инде абый-апалар ятлаган шигырьләрне алар өйрәнгәнче үк такылдап йөрим.

		Буля мглою
		Небо клоет
		Бәхри снежает көрттә.

Моны миннән кат-кат укыталар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп такмаклавымда гына түгел. Күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар. Ул базардан кайтканда, кайчакларда көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер кайта. Бу шигырь шул абзыйның хәлен күз алдыма китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән мин сабый аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм.

Бәлки, шигырь әнә шуннан башланадыр?

Юк, алай гына түгелдер!


* * *

Кече бүлмәдә әби дога укый, мин аны тагы да үземчә күңелгә бикләп куям:

		Колхозы алдады,
		Әхмәди алдады,
		Саматы ләм дә дими,
		Ләхле көлдән әхәде…

Ходай мин сабыйны кичерсен, изге сүзләрне шулай аңлап такмаклау аңа якын булгандыр. Әхмәди бригадир да (урыны җәннәттә булсын), завферма Самат агай да мине кичерер дип уйлыйм. Мәгънәләре никадәр генә тирән булмасын, минем сабый акылым аларны үз акыл дәрәҗәсе белән кабул иткән һәм өйрәнеп алган.

Бер почмакта апам татарча шигырь ятлый. Монысы безнеңчә, җиңел, рәхәт, мин аны бер ишетүдә үк йөрәк түренә салып куям.

		Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам,
		Мин җыр язам сиңа фронттан.
		Ак чәчәкле сеңлем, күз нурым,
		Сиңа атап язган бу җырым
		Барып җитсен иде хат булып…

Халык бәйрәме җитеп килә. Шул бәйрәмгә мине дә әзерләмәкчеләр.

– Әйдә, без булып кыланып шигырь укып йөрмә, – диделәр, – үзеңә дә вакыт…

Өйдә булган китапларны актара торгач, минем буйга таман гына булган «Әүхәди» дигән шигырь эзләп таптылар. Такташның иң дәрәҗәле заманы иде. Әле Җәлил, Туфанның исеме дә юк.

Бүген барлыйм да, Такташның иң аңлашылмаган, иң кыска шигыре шулдыр. Ә мин аны яраттым. Алайса, миңа бала-чага шигыре ятлатмакчылар. Имеш:

		Ләйлә, чанасын өстерәп,
		Чыгып китте өеннән.

Бәйрәмдә мин «Әүхәди»не укыдым. Өч аяклы урындыкка бастырдылар, һәй укыйм, һәй укыйм. Ахырына җиттем:

		Әүхәди мич башында
		Түшәмгә төкереп ятмасын,
		Өй түбәсен капласын!

Шулкадәр дәртләнеп кычкырып җибәргәнмен ки, өчаяклы урындык та әйләнеп киткән, мин дә очып төшкәнмен. Ни генә дисәң дә, укырга кергәнче мин «Әүхәди» булып йөрдем.

Шигырь, бәлки, әнә шул кичәдән башлангандыр?

Юк, алай гына түгелдер!


* * *

Без 1 нче класска кергән елны авыл башлангыч мәктәбенә Мөнҗия апа исемле яңа укытучы килде. Үзе чибәр, үзе сөйкемле. Ул апа авылда беренче мәртәбә Яңа ел каршылау бәйрәмен оештырды. Беренче мәртәбә җыр-бию, шигырь сөйләү ярышларын башлап җибәрде. Төркем белән төркем, класс белән класс ярышлары. Хәзергечә әйтсәк, КВН инде.

Безнең күршедәге Түбән Биш урта мәктәбендә ел саен шигырь уку ярышлары уздырыла иде. Мөнҗия апа мине шуңа әзерләде. Бари Рәхмәтнең «Ялкау, кире, иренчәк» әкиятен ятладым. Бик тә озын ул. Үзе бер китап. Менә ярыш бара. Яртысына җиттем дә оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә, хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегалары чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы. Башлангычны тәмамлагач, 5 нче класска мин аларга төшәчәкмен. Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа…

Кинәт колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт, туфан басса, тереклек бетә.

Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты. Озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән.

Кем уйлаган, тагын 6-7 ел узар да, мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип!

Әбиемнең бер юлламасы искә төшә: «Бәбекәем, үзең бәхетле булмасаң да, син мөгаллим-мөгаллимәләреңнән, остазларыңнан, аркадашларыңнан уңарсың», – дигән иде.

Бу кичәдән соң, без Мөнҗия апа белән яңгыр астында авылга кайттык. Җиңү шатлыгы бар. Рәхәт! Кочагымда Галимҗан Ибраһимов томы.

Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?

Юк, алай гына түгелдер сыман.


* * *

Үз-үзеңне ярлыландырма әле, Мөдәррис! Әбиең әйтә иде бит: «Булганны да югалтсаң – җинаять», – дия иде. Әй, әле онытканмын икән, әби дигәннән искә төште. Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татар телендә бер вәгазь-догасы бар. «Алты вәгазь» дип атый иде ул аны үзе. Һәр җомгада бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый. Күңелдән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан бикләп тә алдым. Чирәмдә түгәрәккә малайларны җыям да әби булып килештереп көйләп җибәрәм:

		Иң әүвәл кирәк нәрсә иман, дигән,
		Ахирәт эшләренә инан, дигән;
		«Хода кичәр» дигән белән эш бетмәйде,
		«Иман шарты»н өйрәнмәсә – Ибан, дигән.

		Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,
		Күңле бозык адәмнән түгел, дигән.

		Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,
		Акылсызның тәүфыйк ягы такыр, дигән.
		Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
		Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.

		Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
		Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.

		Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,
		Сабыр кеше – морадын табар, дигән;
		Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,
		Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.

Мин әле бу көйле тезмәнең күп кенә сүзләрен дә, мәгънәсен дә аңлап бетермим. Һәр дүрт юллыкны көйләгән саен, малайлар тәгәрәп китәләр. Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, алар минем тирәгә җыела:

– Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал!

Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагылды да калды.

Еллар үтте. Мин дә авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты»ннан курс-лекция укый. Шушы шигырьне укып китте:

…«Иман шарты»н өйрәнмәсә – яман, дигән…

Мин сикереп торам (әдәпсез!):

– Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп.

– Син моны каян беләсең?

– Әби өйрәтте.

Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул.

Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.

Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр.


* * *

Район газетасында, «Яшь ленинчы»да, «Ялкын»да шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздырырга керештеләр. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә. Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды. Үземчә бик шәп инде:

		Яшәсе дә безгә яшәсе –
		Яңа язда бөтен планетада
		Уйнап торсын дуслык рәшәсе.

Авыл клубында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым.

Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим:

– Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый.

Үтерде, гарьләндем.

– Ә ничек була? Менә үзең язып кара.

– Менә ничек була:

		Яусаң яу, яңгыр!
		Яумасаң, тамма да!
		Сөйсәң сөй, җаным,
		Сөймәсәң ялынмаем.

– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп.

– Әй, надан! – диде ул, – «яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме?

Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә күз алдыма килеп басты.

Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле калхузчы авылдашым.

Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр.


* * *

Инде иң беренче язган, иң беренче басылган шигыремә килик. 1958 ел. Ул «Истәлекләр» дип атала.

		Истәлекләр алар күптөрле,
		Истәлекләр алар күп кала –
		Бер истәлек булып, әнкәмнең
		Чиккән сөлгеләре саклана.

		Чиккән сөлгеләре саклана
		Бизәге лә, аның бизәге –
		Карый кебек миңа бизәктән
		Әнкәемнең нурлы күзләре.

Миңа 12 яшь. Әнкәемне югалту хәсрәтеннән гаҗиз булганнан язылгандыр дип уйлыйм. Мин үз гомеремдә (шөкер!), кешеләргә ияреп, шагыйрь булу хыялы белән шигырь язмадым. Бала чагымнан шигырь теориясе турында китаплар укып өйрәнмәдем. Әбинең шигъри күңеле, шигъри теле Кол Галине, Тукайны яхшы белүе, шулар арасында иҗат иткән дистәләгән шагыйрьләрне күңелдән көйләве, мөнәҗәтләре мине шигърияткә алып килде.

		Зөләйха бер көн йатыб уйриди,
		Йосыфның сурәтен дөшдә күрди,
		Күрүбән һәман сәггәт гашике ирде,
		Аглайуб уянәүбән кәлүр имди.

15-20 елдан соң гына мин моның Кол Гали әсәреннән икәнен белермен.

Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем,

Үтте гомерем, барысы хосран икәндер, белмәдем.

Бу юлларны 1782–1833 елларда яшәгән Әбелмәних Каргалый язганын да шулай ук соңрак белермен.

		Бөтен дөнья бәнем булсын,
		Бетмәс гамем, нәдәндер бу –
		Адәмдә гамь, туфрак илә
		Яратылган бәдәндер бу.

Монысы Һибәтулла Салихов (1794–1867) хәзрәтләренеке икән.

Гарәп телендәге догаларны үзе дә аңламыйча ятлаган шәкерт кебек, мин дә аларны әбидән ятлаганмын. Бүген дә мин аларны шул чакта ятлаган хәлдә китерәм.

Беренче шигыремне басмада күрү шатлыгы, әлбәттә, зур булгандыр. Шигырь үлчәме-буе белән язылган, «Мөдәррис Әгъләметдинов» дип куелган исем минме икән бу дигән горурлык тудыргандыр.

Әмма берничә атна үтмәде, минем бу илаһи шатлыкларым чәлпәрәмә килде.

Язучы, шагыйрь Сөббух ага Рәфыйковның газетага килгән әдәби язмаларга күзәтүе басылып чыкты. Анда минем хакта да сүз бар. «Истәлекләр» шигыре хакында ул. Мәгънәсе шул: озак еллар әдәбияттан аерылып торуы аркасында шигырьләрне күзәтеп бара алмаган (белгәнегезчә, Сөббух ага нахакка төрмәгә утыртылып, 20 елга якын югалып торган әдип), шуңа күрә бу шигырьнең кайсы шагыйрьнеке икәнен әйтә алмый. Әмма 12 яшьлек мәктәп укучысының мондый шигырь яза алуына шикләнә.

Бетерде. Үтерде. Миннән көләләр. Берничә айлар миңрәеп йөргәч, мин терелдем.

– Юк, Сөббух абый, – минәйтәм. – Мин яздым аны. Күршебез Миргаяз абзый әйтмешли: «Докажу!»

Шигырь каян башлана? Әйтә алмыйм. Ә менә шагыйрьлек әнә шуннан башлана. Рәхмәт Сөббух агага (урыны җәннәттә булсын!). Мин аңа беренче шигыремне үзем язганымны, шәт, исбат иттем шикелле.


* * *

Кадерле укучыларым!

Мин шушының белән чәчмәдәге сүземне тәмамлап, сүзне тезмәгә – шигырьләргә бирергә ниятләдем.

Әбием әйтмешли:

– Дөньяныкы – дөньялыкта!

Бу дөньялыкта мин төрле мәгънәсез (Ходай кичерсен) вә мәгънәле (халкым кабул итсен) гамәлләр кылдым. Шуларның минем өчен иң җаваплысы – татар шигыренә бер өлеш кертмәк ниятем иде. Кылган эшем саваплы булса иде.



    Мөдәррис Әгъләмов
    2001




I



		…Тынгысыз җилләр йөрәккә
		Иртә дә, кич тә керә…
		Җил дә җил…
		Чаганнар түгел,
		Заманнар аягүрә.




Җил дә җил


		Карадыңмы үткән көнгә,
		Лаекмы син бүгенгегә?
		Шундый сорау бирә-бирә
		Яши кем дә егермедә.


		Җил дә җил бүген,
		Җил дә җил…
		Чаганнар аягүрә.
		Тынгысыз җилләр йөрәккә
		Иртә дә, кич тә керә.

		Йә юллар җыры булып ул,
		Йә толлар җыры булып
		Керә дә
		Гадәти юлдан
		Уйларны китә борып…

		…Үткән чорлардан яңгырау
		Ишетелә әллә кайдан.
		Яңа буын.
		Яңа заман.
		Яңа көч.
		Яңа мәйдан.

		Мәңгедән шулай килгәндер
		Кичеп буыннар аша;
		Кешелекнең каршысына
		Давыллар чыгып баса.

		…Тынгысыз җилләр йөрәккә
		Иртә дә, кич тә керә…
		Җил дә җил…
		Чаганнар түгел,
		Заманнар аягүрә.




Кайтулар



I

		Туган җиргә кайтты егет,
		Калды кинәт тукталып…
		Монда үсте, ташны ташка
		Бәрә-бәрә ут табып…

		Аң-таң булып торды озак:
		– Кайда чакмалы таулар?
		Үр генә булган лабаса
		Балачактагы таулар.


II

		Аксакал кайтты иленә,
		Сагынып авыл үрен…
		Авыл үрендә булсын дип
		Теләгән иде гүрен.

		Кайда ул җилләнеп йөргән,
		Күңелгә сеңгән үрләр?
		Биек тау булган лабаса
		Яшьлектә менгән үрләр.




Сабантуй


		Сабантуйларда да алга карый халык,
		Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.


		Сөлгеләр тотыла, һәр авыл
		Батырын күзәтә, билгеле…
		Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
		– Бирмә билеңне!
		– Бирмә-ә-ә…

		Дошманнар таптаса җиреңне,
		Сорамый: «Син батыр идеңме?»
		Мәйдан күк кысыла бар халык:
		– Бирмә илеңне!
		– Бирмә!




«Шундый бәйрәм ясар идем…»


		Шундый бәйрәм ясар идем,
		Күкләр күкрәтерлек…
		Шундый бәйрәм ясар идем,
		Таулар тетрәтерлек.

		Шундый бәйрәм ясар идем, –
		Иң татлы сүзләрне
		Табыныма куяр идем;
		Хәтта җир бизмәне
		Үлчи алмас иде аны
		Үзем исән чакта…

		Шундый бәйрәм… Таралырлык
		Даны төрле якка.

		Шундый бәйрәм ясар идем
		Бар җиһан алдында;
		Тик дусларым түгел,
		Дошманнарым
		Утырсын табында.




Кайтасылар


		Азмыни безнең халыкта
		Кандалый, Акмуллалар.
		Кара елларда халыкны
		Агарткан ак муллалар.


		Ырынбурдан чыккан конвойларның
		Уртасында барган шагыйрьне
		Еллар аша күрәм. Онытырга
		Мөмкинме соң җаны сау ирне.

		Киләчәккә бармас дигәннәрдер
		Төрмәләрдә яткан көннәрдә.
		Әмма кояш күтәрелгән саен,
		Кечерәя җирдә күләгә.

		Күтәрелде кояш. Сезгә инде
		Конвойларсыз кайтыр чак җиткән.
		Халык сезгә үз бәясен биреп,
		Мәңгелеккә сезне ак иткән.

		Кайтасылар… Азмы кайтасылар
		Бардыр әле безнең тарихта.
		Мәрҗанинең мәрҗәннәре менә
		Ялтырасы көннәр халыкта.

		Сез укыткан дала балалары,
		Сез җыр язып яткан тирмәләр
		Кешелекнең бөек үсешенә
		Мәрҗаниләр белән киләләр.

		Сез калдырган шытым гөрләп үсә,
		Үзегезгә кайтыр чак җиткән.
		Караларга капма-каршы куеп,
		Халык сезне мәңге ак иткән.




«Халык театры автобусы…»


		Алдагы юллар уң булсын,
		Уң булсын ла, бир бишне!
		Ана корт исән чагында
		Күч җыела,
		Күч ишле.


		Халык театры автобусы
		Чаба арыш җиткән басудан…
		Халык театры… Авылларның
		Капкалары киереп ачылган.

		Кырга да бит тургай моңы кирәк
		Күкрәп үссен өчен игеннәр.
		«Тургай булмаса да үсә иген», –
		Диләр икән, моңа шигем бар.

		Халык театры автобусы…
		Үз урыным анда, үз көем…
		Халкым булган җирдә – җаным тыныч,
		Халкым булган җирдә – үз өем.

		Аякларны сөртеп атлап керәм,
		Минем өйдә рухи чисталык…
		Үз өем бу, тузаннарны кагам,
		Юынып алам,
		Калам чистарып.

		Үз өенең гүзәл йолаларын
		Тойсын халык һәрбер нәрсәдә:
		Язмышларны сыйдыр,
		Сагышларны –
		Уч төбедәй нәни сәхнәгә.
		Елтыр күзле шаян малайлары
		Ничә тапкыр пәрдә ябышкан…
		Авыл клублары очкын булып
		Күтәрелер сыман
		Алкыштан.

		Халык театры автобусы…
		«Гастрольләр нигә тиз үтә?»
		Халык театры автобусы…
		Заманадан калмыйм дигән сыман
		Чаба юлдан соңгы тизлектә.




Җырлар калка


		Кайсы буын килгән бу якларга,
		Кайсы нәсел,
		Кайсы бабасы?
		Беркем белми моны, халык моңы
		Ишетелгәч тынып каласың.
		Үзәннәрдән күтәрелгән җырлар,
		Таулар эргәсенә кагылып,
		Юнәлешен үзгәртә дә оча,
		Оча Казан ягын сагынып.
		Һәрбер ташка монда җыр сыенган,
		Җыр сыенган һәрбер куакка…
		Кичләрендә чыксаң, юлдай озын
		Халык моңы керә колакка.
		Ул моңнарны читкә җибәрмичә
		Саклаганмы Урал таулары?
		Таулар түгел, халкым шундый минем,
		Тик моңнардан тора бар җаны.
		Аларның бит ерак бабаларын
		Патша монда сөреп җибәргән…
		Җирдән сөргән,
		Җырдан сөрәлмәгән,
		Җырлар калка, калка тирәннән.




Туй


		Карагайларны кисәбез,
		Кала агач төпләре…
		Киләчәк матур булсын дип
		Хәтерлибез үткәнне.

    (Халык җыры)

		Безнең халык биредә дә шундый, –
		Табигатең нинди булмасын,
		Тукайларга, Такташларга тотынып
		Гомер итә, саклый йоласын.

		Капкаларны киереп ачкан бәйрәм, –
		Туйлардан соң халык туйганмы?
		Тик барыбер олы йола белән
		Кыз чеңләтеп башлар туйларны.

		Изге юллар өчен пар канатлар,
		Пар канатлар оча – пар атлар…
		Пар атлардан төшеп мендәргә бас,
		Бусагага кадәр паласлар.

		Атлап керсәң өйнең тупсасыннан,
		Карап тора сиңа мең чигеш;
		Әйтерсең лә Урал тавы аша
		Көнбатышка карый Көнчыгыш.

		…Алгы көнгә атлаганда, халык
		Үткәненә карый текәлеп…
		Үткәннәрнең яхшыларын ала,
		Яхшыларын бара күтәреп.




Себер татарларының бишек җыры


		Бетеки генә башыңны
		Мендәргә сал, улым…
		Әткәң эштән кайтканчы
		Бераз йоклап ал, улым,
		Ул капкадан кергәндә,
		Каршы чыгып ал, улым.

		Тәпи-тәпи йөргәнең,
		Шырык-шырык көлгәнең
		Әткәң күреп сөенсен.
		Урамда уйнар өчен
		Уенчык алып бирсен.

		Үләннәр кырка болында –
		Сине көтеп кара ат.
		Карагаттай күзләреңне
		Юлга текәп чык та чап!
		Килә бит ул бер генә
		Елкыларда уйнар чак.

		Йөгән булыр кулыңда,
		Сине әле юлыңда
		Көтә кайгы, көтә туй…
		Әйтсеннәр: бала иде,
		Кай арада үскән, кый.

		Йом күзеңне дип тирбәлә
		Бишегеңнең силәсе;
		Бишегеңнең силәсенә
		Карыйсың да көләсең,
		Син бит әле дөньяны
		Шул бишектән күрәсең.

		Кардан чыгар басулар,
		Сиңа язгы ташулар
		Алып килер тәпиләр.
		Ә хәзергә тынычлап
		Йокла, бәбкәм, бәлли-бәү-ү.




Көн чыгышын эзли кеше


		Үткәннең ачысын,
		Үткәннең кайгысын
		Исенә төшереп,
		Яхшыдан яхшыга,
		Яктыдан яктыга
		Атласын кешелек.


		Ераграк киткән саен
		Кызык икән бу хәят;
		Көнчыгышның көн чыгышын
		Күрдек менә, ниһаять.

		Уралдагы таш багана
		Ул бары билге өчен:
		Европасын тап тарихның,
		Тап аның Азиясен!

		Тауларның бүленеше бар,
		Суларның бүленеше…
		(Бүленешләр белән үзен
		Чикләми микән кеше?..)

		Зиратларны бүлеп була,
		Бүлеп була дөньяны…
		Үткәннәрне ташлар белән
		Бүлеп куеп буламы?

		…Офыкта кояш кызара,
		Калка ул кыяр-кыймас…
		Себернең сөргеннәрендә
		Баткандыр азмы кояш.

		Иртә саен шул кояшлар
		Яңадан калка кебек.
		Шуңа да көрәшеп яшәү
		Теләге арта кебек…

		…Ул чакта Россия торган
		Теге яктан, бу яктан;
		Фикер аерымлыгы булып
		Арада Урал яткан…

		Бүген гүзәл осталарын
		Азиягә күчереп,
		Көнчыгышның көн чыгышын
		Эзләп бара кешелек.




Декабристлар күле


		Тимер казыкка бәйләнгән
		Яр буенда көймәләр…
		Ә дулкыннар, үртәгәндәй,
		Киләләр дә киләләр.
		Яр буенда көймәләр.

		Дулкыннарны тимер чылбыр
		Ыргыта телеп-телеп;
		Башыңны комга салырсың
		Бәйләнгән көймә кебек,
		Сагындырганда ирек.

		Комга ятып үкси сыман
		Яр буенда көймәләр;
		Ирекнең нәрсә икәнен
		Дулкыннар шул беләләр,
		Киләләр дә киләләр…




Еракка китеп кара


		Халкым, халкым, бары бер мизгелгә
		Сине читтә итеп хис иттем.
		Ерактагы кояш турындагы
		Әйтемеңне җанда ишеттем.


		Җир киләчәге – сабыйлар,
		Аларда бүген көнем:
		Пионерлар йортында мин
		Рәсемнәр карап йөрим.

		Башкалар мине күзәтә,
		Берсе аңлатып бара:
		– Абый, әйдә, син монысын
		Еракка китеп кара!

		Чигенәм, карыйм. Соклангыч.
		Якыннан – буяу гына…
		Ерактан кәшмир яулыклы
		Бер карчык карап тора.

		Бу яктагы көннәремнең
		Соңгысы җитеп бара;
		Кемдер дәшә кебек миңа:
		Еракка китеп кара син,
		Еракка китеп кара!..

		…Үз халкыңның киләчәген,
		Үткәнен, бүгенгесен;
		Кайгысының, шатлыгының
		Зурлыгын белер өчен
		Еракка китеп кара син,
		Еракка китеп кара!

		Абый мактармы дигәндәй,
		Балалар көтеп тора,
		Күңелдә һаман шул сүзләр:
		Еракка китеп кара син,
		Еракка китеп кара!




Галиләр


		Юкка чыкты Шаһгалиләр,
		Юкка чыкты вак галиләр,
		Алар тарих чүплегенең
		Төпкелендә тәгәриләр.

		Ташка уеп җырлар язган
		Асыл ирен халык һаман,
		Туфрак көлгә әйләнсә дә,
		Йөрәгендә саклап калган.

		Саклап калган киләчәккә
		Горур акыл ияләрен,
		Ханга атап
		Кешелекне
		Җырлаган мәдхияләрен
		Саклап калган…

		Ялагайлар юргалыйлар,
		Ялагайлар боргалыйлар…

		Илдән илгә,
		Телдән телгә
		Күчеп килә Кол Галиләр.




Студент кунагы


Рәсимә апага


		Әйдә, апа, урын тапсаң,
		Түрдән үт!
		Бер хатыңны алган идем
		Күптән үк…
		Язып сала алмадым шул
		Җавапны,
		Ул хат никтер зиһенемне
		Таратты…
		Ошаган икән үзеңә
		Шигырьләр.
		Ярый инде, алай артык
		Түгелләр…
		Әйдә, апа! Түргә атла,
		Тарсынма.
		Хәзер җүнәтеп алабыз
		Барсын да…
		Кием элгеч? Ә ул безнең
		Күршедә!
		Урындык? Ах, онытканмын –
		Кешедә!
		Хәзер чабам, хәзер табам
		Барсын да…
		Өеңдә йөргән кебек йөр,
		Тарсынма!..
		Киләсеңне язган булсаң
		Берочтан,
		Акча алган булыр идем
		Бурычка…
		Нәрсә? Акча бирәсеңме?
		Кирәкми…
		Дөрес, йомырка тавыкны
		Өйрәтми…
		Очтым, апа! Барып кайтам
		Кибеткә…
		Ничек бармыйсың туганың
		Килеп тә.
		Әйбәт булды әле, апа,
		Килүең;
		Ач карынга яза идем
		Мин бүген.
		Менә, укый тор, бер кочак
		Шигырьләр…
		Алар минем күк тәртипсез
		Түгелләр.
		Әй, нигә торам соң һаман
		Бәйләнеп?
		Очтым гына… Хәзер кайтам
		Әйләнеп…




Сыналу


		Тормыш безне сыный адым саен:
		Судан ала, сала утына…
		Яктылыкны күргән көннән алып
		Ул сынарга безне тотына.

		Сабый чакта әтиләрне алып,
		Әниләрне алып сынады:
		Иң өстенә дөнья көтү дигән
		Авыр йөкне салып сынады.
		Чибәр кызы белән сынап карый,
		Һәм икеңне сыный аннары.
		Юк, алай да җитми, уллар үстер…
		Тезелеп китә шулай калганы.

		Кылдан нечкә, кылычтан да үткен
		Халык сүзе аша сыный ул,
		Туган туфрагыңнан алып китеп,
		Ятлар күзе аша сыный ул.

		Соңгы көнгә кадәр
		сыналабыз.
		Әмма беркем ялыкмагандыр…
		Юллар – сынау юлы, юкка гына
		Җиргә таулар калыкмагандыр.




Җырчы картым


		Җырчыларны алмый кабер,
		Җырчылар сыймый гүргә…
		Сыймый гүргә – шушы җирдә
		Алар җырга әверелә.


		Карагатлар ял итәме икән
		Канатларын салып ак карга?
		Күзләремне йомсам, күңел белән
		Барып чыгам сезнең якларга.

		Җырчы картым, җырлыйсыңмы әле?
		Чыкмыйсың бит җаннан һич кенә…
		Урал якларыннан синең җырың
		Кайтаваздай һаман ишетелә.

		Сәхнәләрдән синең моңны эзлим,
		Кабатлыйсың сыман: «Яшь үткән!..»
		Мин көнләштем синең моңнарыңнан,
		Син көнләштең безнең яшьлектән.

		Магнитофон тасмасына гына
		Язып буламыни ул моңны!..
		Мәдрәсәдән мәдрәсәгә куыл,
		Халык белән бәйлә юлыңны…

		Җырчыларның язмышларын беләм,
		Бер син генәмени куылган…
		Сезнең җырдан күпләр сулыш алган,
		Сезнең җырдан күпләр буылган.

		Җырчы картым, җырлыйсыңмы әле?
		Чыкмыйсың бит җаннан һич кенә…
		Урал тауларыннан синең җырың
		Кайтаваздай һаман ишетелә.




Кыңгыраулар эзлим


Әмирхан ага Еникигә


		Белмәдем дә,
		Сизенмәдем дә:
		Нигә иртә төште соң кырау?..
		Урамда да, болыннарда да
		Тынып калган соңгы кыңгырау.

		Кыңгыраулар азмы чыңлаган
		Туйларда йә Сабантуйларда;
		Урамнарда якты ут яна,
		Утлар яна,
		Йортлар – өр-яңа.

		Яуга чакырганда санатлар
		Урам иңләп киткән солдатлар…
		Кыңгыраулар тагып ураган
		Шушы урамнарны пар атлар.

		Кыңгыраулар эзлим мин һаман,
		Шаулы Казаныма килеп тә…
		Барып чыгам ерак базарга,
		Кырык кереп чыгам кибеткә.

		Кыңгыраулар эзлим мин һаман…
		Далаларда атлар утлыйлар.
		Уза туйлар, сандык төбендә
		Кыңгыраулар гына йоклыйлар.

		Кыңгыраулар эзлим мин һаман…
		Булса булсын юллар бик урау.
		Кем күңелендә,
		Кайсы киңлектә
		Яңгырадың, соңгы кыңгырау?




Ялгызлык


		Керфегемдә – тамчылар,
		Тамды җанга – ачылар!
		Җанга тамган тамчы белән
		Таралырмы ачулар?!


		Сөю җырын җырлап бирә
		Туган телдә һәр үлән;
		Мин дусларым уртасыннан
		Ялгызым атлап киләм.

		Нинди көндер, җитми кемдер,
		Күңел буш, яна йөрәк…
		Ахрысы, кешедән үзең
		Табынган Аллаң кирәк.

		Нечкәлектән оялмыйча,
		Тыялмыйча күз яшен, –
		Киңәшләрнең бер татыйсы
		Килә ачы миләшен.

		Эчтә ни бар, тышта ни бар,
		Эштә ни бар, көчтә ни…
		Сөйлисең килә үзеңне
		Чикләр белән чикләми.

		Сагышыңны, ялгышыңны
		Бар тавышка ярасы…
		Нинди көндер,
		Җитми кемдер…
		Их син, адәм баласы…




Хәл белергә кердек…


		Кайда гына тапмый юанычны,
		Кайда гына йөрми бу башлар…
		Үргә менәм. Зәңгәр тәрәзәләр,
		Тәрәзәдә балкый кояшлар…

		Урамнарга керсәң, иркен һава,
		Тәрәзәләр чеңләп ачылды.
		Без чит кеше түгел, яулык белән
		Йөзең япма, татар карчыгы…

		Карчыгалар биреп, ак күгәрчен
		Алыр өчен диеп килмәдек;
		Яман уйлар белән атламыйбыз,
		Кара кием киеп килмәдек.

		Үзгәрешләр карап чыгар өчен,
		Хәл белергә кердек бу якка…
		Агачларның да бит төсе башка,
		Күчә барган саен төньякка.

    Киров өлкәсе Нократ авылы



Каеннар булсаң иде


		Үлемнәр чикләми,
		Чикләми гомерне –
		Гомерләр үзләре
		Чиклиләр үлемне.


		Каеннар булсаң иде,
		Бәсәреп тә,
		Яшәреп тә
		Мәңге ак торсаң иде.

		Каеннар булсаң иде,
		Йә җирем дип,
		Йә җырым дип,
		Давылда купсаң иде.

		Каеннар булсаң иде,
		Җил иссә дә,
		Уй төшсә дә,
		Тик шаулап куйсаң иде.

		Каеннар булсаң иде,
		Юлларның да,
		Чорларның да
		Чатында торсаң иде.
		Каеннар булсаң иде…




Шундый хәл, Мирза…


		Дөньясы киң дә, мохит кечкенә,
		Акыл да кирәк, җитми көч кенә…
		Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,
		Яшьтәшләр инде бала үстерә.

		Мәңгегә килгән кебек тоела,
		Әйтәсе сүзләр һаман җыела;
		Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,
		Яшьләр тәгәри, чәчләр коела.

		Калмаса идек әллә кемнәргә,
		Чыпчык төшмәсен безнең җимнәргә;
		Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,
		Кем ялгыз калыр соңгы көннәрдә.

		Тамыры кайда – безгә гөл шунда,
		Халкыбыз кайда – безгә ял шунда.
		Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,
		Язмаска иде гомерне комга.




«Батырларның да коты бар…»


		Батырларның да коты бар,
		Батырлар да курка.
		Хатыны тол, бала ятим
		Калуыннан курка…
		Туган илгә яман хәбәр
		Баруыннан курка.

		Мәгънәсез үлемнән курка
		Барыннан да элек:
		Туган ил дошманга калса,
		Качып булмый үлеп.

		…Батыр була алмый батыр
		Курыкмаса әгәр –
		Башсызланып башын сала
		Батырлыкка кадәр.




Унынчы автобус


		Без һаман каядыр
		Барабыз, кайтабыз…
		Бу дөнья әйтерсең
		Туп-тулы автобус.


		Беткәнме Казанда бакчалар,
		Беткәнме чаганнар ышыгы;
		Без менә серләшер өченгә
		Нигәдер сайладык шушыны…

		Гренада һавасын сулый
		Лорка биредә.
		Истанбулын мактап җырлый
		Назыйм биредә…
		Тын калган урамнар буенча
		Унынчы автобус йөгерә.

		И Казан, без синдә түгел лә,
		Яшисең, ахрысы, син бездә.
		Такташлар узганнар биредән,
		Җәлилләр…
		Янып та,
		Бик тиз дә…

		Автобус туктала. Кешеләр!
		Керегез мәхәббәт йортына.
		Кемнәрдер төшәләр ашыгып,
		Өр-яңа танышлар утыра.

		Вакытның агышын тоймаган
		Яшьләр биредә,
		«Мин-мин» дип, дөньяга сыймаган
		Галим биредә…
		Тын калган урамнар буенча
		Унынчы автобус йөгерә…

		Ашыгып, Кәримнәр аркылы,
		Такташлар аркылы килә дә,
		Моңаеп, сәламнәр илтергә
		Зиратка – Тукайга юнәлә.

		Чит җиргә соклану халәтен
		Аңлатып була ул бер сүздә.
		И Казан, без синдә түгел лә,
		Яшисең, ахрысы, син бездә.

		Тын калган урамнар буенча
		Унынчы автобус йөгерә.




Үләннәр яшел иде…


		Сөйгән онытыламыни?
		Күлмәкләр уңа җилләрдә,
		Кеше дә уңамыни?


		Поездлар үтеп тора,
		Йөзне җил телә, йөрәктән
		Кайгылар китеп тора.

		Барыбер әрни яра,
		Хәтерем төннәр буена
		Йөрәктә учак яга.

		…Үләннәр яшел иде,
		Сөюем килде дә миңа,
		Җаныңа яшер, диде.

		Мин күккә чөйдем аны,
		Яшен булып яшьнәде дә…
		Күмергә калды бары.

		Поездлар китеп тора,
		Ә сөю китми, сабый күк
		Могҗиза көтеп тора.




Учак урыннары


		Болыннарда калган
		Учак урыннары,
		Атларымны эзләп
		Йөри идем бары…
		Учак урыннары, учак урыннары…

		Һәр кишәрлек саен
		Алар төрле якта
		Ләхете иңеп төшкән
		Кабер кебек ята, –
		Алар төрле якта, алар төрле якта…

		Болында көз көне
		Шулкадәр күп алар;
		Сонгми күк алар,
		Орадур күк алар, –
		Шулкадәр күп алар, шулкадәр күп алар.

		Җир шарына тәңгәл
		Болын шундый чуар…
		Монда синең Болгар,
		Монда синең Суар, –
		Болын шундый чуар, болын шундый чуар.

		Учак урынына
		Тишелмәгән курпы, –
		Минем яшь йөрәгем
		Урыныннан купты:
		Тишелмәгән курпы, тишелмәгән курпы…

		Нәфрәт кисәгедәй
		Тешен кыскан кисәү,
		Сонгмилар калка,
		Калка әллә ничәү, –
		Тешен кыскан кисәү, тешен кыскан кисәү…

		Көз көне яланда
		Учак урыннары;
		Атларымны туплап
		Йөри идем бары –
		Учак урыннары, учак урыннары…




«Үлемтеккә җыйган әйберләре…»


		Үлемтеккә җыйган әйберләре
		Бәйләм-бәйләм, кисәк-кисәкле…
		Курка-курка ачты ул сандыгын,
		Курка-курка гына күрсәтте.

		Таратты да элмә чигешләрен,
		Җәеп салды Казан сөлгесен:
		– Менә моны әни чиккән иде,
		Ә монысы – минем кул эшем,
		Хәситәсен әби тезгән булган,
		Ә монысын – әти ясады…

		…Тезеп китте шулай,
		Күзгә карый
		Хәситәләренең ахагы…
		…Җыр юлында, тормыш юлында да
		Инде бераз гомер ителде…

		Ачтым сезгә күңел сандыгымны,
		Курка-курка, әби шикелле.




Көзге авазлар


		Көз килгәндә яфракларны сибеп,
		Кара болытларны өстерәп,
		Әнкәсеннән калган колын сыман
		Чишмә аваз бирә челтерәп.

		Сөргән җирдә башын сузып калган
		Көзге курай – камыл сызгыра.
		Кыр казлары сыман канат җилпеп,
		Билчәннәре мамык туздыра.

		Саубуллашу төсе киңлекләрдә,
		Соңгы сәламме ул кошларга?
		…Яз сурәте төшкән конверт алып,
		Сәлам хаты салдым дусларга.




«Төн буе утырсаң…»


Х.Т-га


		Төн буе утырсаң,
		Офыкта таң икән;
		Максатың өстенә
		Тамчылап там икән.

		Бу кемгә кирәк дип,
		Җаныңны кыйнама.
		Дусларың уйлана,
		Дошманың уйлана.

		Үзеңне гомергә
		Бер төскә ман икән,
		Бозларга ауганчы
		Утларда ян икән.

		Әйтсеннәр: «Тынмаган
		Ул нинди җан икән?»
		Шигырьләр сыктым мин,
		Кан икән, кан икән.




Таулар монда икән…


		Тау ягы дип кемнәр атагандыр,
		Таулар да юк монда, үр генә…
		Әйтеп йөри идем: «Әле мине
		Әсир иткән кызый бер генә…»
		Телегездә сезнең бәллүр сүзләр,
		Йөзегездә сезнең таң нуры…
		Таулар монда икән, мин түмгәккә
		Абынганмын, шайтан алгыры.
		Егетләр дә сүзне боргалыйлар,
		Көзен бездә алма күп, диләр.
		Астан елмаялар, ә үзләре –
		Өлгергәнен генә чүплиләр.
		Чүпләп кенә бетерерлекмени
		Тау ягында алсу алмалар?..
		Яр итәргә алма кебек кызлар,
		Тәпәннәрдә ачы бал да бар.
		Чибәрләрне дәшә чирәмлеккә
		Тау ягының тальян гармуны.
		Таулар монда икән,
		Мин түмгәккә
		Абынганмын, шайтан алгыры.




Шагыйрь авылда


		Җаным тынычланмас, әгәр авылга
		Кайтып акбайларга сәлам бирмәсәм…
		Шулар өреп җыр яздыра иҗекләп,
		Менә шул,
		Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…

		Үзебезнең капка баганасына
		Елга бер тапкыр башымны имәсәм,
		Керткәндә кертә, чыкканда сыймыйсың,
		Менә шул,
		Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…

		Читтә йөреп, туган телне онытып,
		Өйгә кайткач белер-белмәс сөйләсәм,
		Мич авызы тешен ыржайтып көлә,
		Менә шул,
		Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…

		Ул гынамы, хәтта халык җырлары,
		Эчтәлеген аңламыйча көйләсәм,
		Тамагыма сөяк булып кадала,
		Менә шул,
		Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…

		Хәреф танымаган надан бозауны
		Якын итеп муеныннан сөймәсәм,
		Койрыгын чөеп, бер читкә тайпыла,
		Менә шул,
		Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…

		Ә барыбер, туган җиргә кайттыммы,
		Күкрәк тулып күтәрелә бер аһәң…
		Этләре дә иҗекләп җыр яздыра,
		Менә шул,
		Сез дә ышанмассыз әле, сөйләсәм…




Кичке уен


		Аягында кызыл читек,
		Хисләремне китеп-китеп,
		Китеп-китеп алды кебек,
		Кыз бала.

		Бармагында көмеш уймак,
		Уймак ирен бары уйнап,
		Уйнап-көлеп калды кебек,
		Һай, кызый!

		Күз төбендә кара сөрмә,
		Сөрмә эчендәге сергә
		Җанны тартып алды бугай
		Кыз бала.

		Иңнәрендә озын толым,
		Шул толымга җиткәч, юлым
		Буталды да калды бугай,
		Һай, кызый!

		Йөрәгемне телеп-телеп,
		Телеп-телеп алды кебек,
		Тальян тарта белмисең дип,
		Кыз бала.

		Белмәсәм дә тальян тарта,
		Назлап иркәли, ярата
		Беләм ич мин, күрмисең бит,
		Һай, кызый!




Тамырлар


		Актарылып-актарылып ауган
		Агачларның
		Тамырларын гына күр әле!
		Әйләнер дә, әйләнер дә туктар
		Күз карашым,
		Һәрбер чаты аның Шүрәле…

		Актарылып-актарылып ауган
		Агачларым
		Йөрәгемнән кубарылганмы?
		Һәр көн саен, һәр көн саен шулай
		Күз карашым
		Капшап чыга чиксез урманны…

		Актарылып-актарылып ауган…
		Тик сабырлар…
		Безгә охшаганнар лабаса…
		Син кем җиргә? Күккә кулын сузган
		Шул тамырлар
		Шүрәледәй кытыкламаса…




«Без – тормышның төпчек улы…»


		Без – тормышның төпчек улы,
		Иркәләнсәк – бар хакыбыз.
		Менә ул – без… Бары шулай,
		Бары шулай яратыгыз.

		Адашасың, үртәләсең,
		Яшәү эзләп сәяхәттән.
		Йә, кем, түшәгендә ятып,
		Иң акыллы сүзен әйткән?

		Әйтсә-әйткән, арып-талып
		Түшәгенә кайтып аугач;
		Адәм кулы тимәгәндә,
		Аягүрә үлә агач.

		Була шундый мизгелләрем:
		Аһәң алып тәүге җырдан,
		Идел-йортның туфрагында
		Шул агачтай басып торам…

		Басып торам, әйтерсең лә
		Бу мизгелдә мин табигать:
		И табигать, аягүрә
		Үлә белү серен өйрәт!

		Өйрәт мине, –
		(Кешеләргә
		Аягүрә барсын җырым!) –
		Бу тормышның бераз гына
		Иркәләнгән төпчек улын!




Декабрьгә кергәндә


		Табигатьнең төрле халәтенә
		Гаҗәпләнеп торам мин бәндә:
		Алды яңгыр кышның якасыннан,
		Декабрьгә кереп килгәндә.

		Кайтмас диеп гөман кылган идек,
		Килер язга кадәр хушлашып…
		Кузгалды да кинәт…
		Тынган җирнең
		Үзәгенә үтте ул шашып.

		Тишкәләде карны ядрә кебек,
		Яфракларны сазга манчыды;
		Үзәннәргә йөгереп төшәр өчен,
		Китәр өчен юллар арчыды.

		Исем китеп торам яңгырларга,
		Декабрьгә кереп килгәндә…
		…Безнең белән әле ниләр булмас,
		Ниләр булмас алгы көннәрдә?!




Кем бәйрәме?


		Гөрли өйләр,
		Кемнең тәүге бәйрәме бу?
		Кайта җегәр,
		Кемнең салкын әйрәне бу?

		Башка китә,
		Кемнең әче балы икән?
		Бәйрәм итә,
		Кемнең тәүге ялы икән?

		Тыпырдауга
		Өрлекләре чыдасыннар, –
		Минем анда
		Бер сугылып чыгасым бар.

		Керәсем бар,
		Үземә дә бәйрәм җитә,
		Күрәсем бар:
		Кеше ничек бәйрәм итә?!




«Картлыкта тарта бәндәне үз каны…»


		Картлыкта тарта бәндәне үз каны…
		Үзәкне өзә – гомернең узганы;
		Сибелә дә, түгелә дә басыла,
		Бабалар кабер ташына баш ора.
		Үксез булганчы чит җирдә йортына,
		Үз нигезеңдә тигезлек ни тора.
		Кунса да җанга ят илнең тузаны,
		Картайгач тарта бәндәне үз каны.




«Күп нәрсәләр якын булып китәр…»


		Күп нәрсәләр якын булып китәр,
		Күп нәрсәдән әле бизелер…
		Азмы җырлар яздым синдә, Казан,
		Гомерем дә синдә өзелер.


		Сезнең хакта әле минем
		Сөйләр сүзем бетмәде,
		Өрегез, әйдә, өрегез,
		Казанымның этләре!

		Койма өстенә менеп тә,
		Капка астыннан кереп тә.
		Өрегез, әйдә, өрегез,
		Ялгышымны күреп тә…

		Ялгышасыз үз кеше дип,
		Кемдер чәбә дисә дә…
		Өрегез, әйдә, өрегез,
		Белеп тә, белмичә дә.

		Өрегез, әйдә, тик сезгә
		Мәхәббәтем нык минем.
		Тукай гүре туфрагында
		Дошманнарым юк минем.




«Исәнмесез, өлкәннәр!» – дим…»


		«Исәнмесез, өлкәннәр!» – дим,
		Йөрәк шашып какканда,
		Алар таккан кыңгыраулар
		Чеңли безнең атларда.

		Чеңли бәйгеләргә дәшеп:
		Тулпарыңны иярлә!
		…Ашыкма ник бу биеклек
		Алынмаган дияргә.

		Ашыкма сөрән салырга,
		Аларны гаепләргә;
		Булмагандыр лачынга – күк,
		Диңгез җиле – җилкәнгә.

		Максатына бару насыйп
		Булмагандыр күпләргә…
		Хезмәт һәм хаклык төялсен
		Без тартасы йөкләргә.

		Күбрәк тантана итсен
		Җирдә тормышның чыны.
		Кушылсын гомум авазга
		Безнең кыңгырау чыңы.




Безгә…


Рәдиф Гатауллинга


		Сагынуларны күбрәк йөртә,
		Күбрәк саклый картлар җаны.
		Иң авыр сагыну аларда…
		Югалтканны…

		Сагыналар кыз ярәшү,
		Кәләш багу мәҗлесләрен;
		Үзләренең Тукайларын,
		Рәмиләрен, Бабичларын…
		Кәүсәр суы эчәм дигәч
		Бүленгән татлы төшләрен
		Сагыналар.

		Җиз кыңгырау кебек зеңләп
		Узып киткән җыеннарны…
		Олы чирәмнәрне иңләп
		Бәйрәм иткән уеннарны;
		Чук сөлгеле Сабантуен… –
		Югалтканны сагыну кыен,
		Бик тә кыен.

		Без бит әле югалтмаган,
		Ул Тукайлар, ул Бабичлар,
		Кәүсәр суын эчик дигәч
		Бүленәчәк татлы төшләр…
		Алда әле мәҗлесләр:
		Кыз ярәшү, кәләш багу…

		…Безгә аны югалтканчы
		Кирәк табу!

    Уфа



Ярсу


		Тулпар бирегез миңа,
		Бирегез көмеш йөгән…
		Улмы хыянәт иткән,
		Улмы ятларны сөйгән?

		Тулпар бирегез миңа,
		Тамсын мәхәббәт яше.
		Өзелсен өзәңгеләр
		Үзәгем өзелгәнче.

		Тулпар бирегез миңа,
		Кыйссалар буйлап чабыйм;
		Үземнең сөюемә
		Тиң булган сөю табыйм.

		Тулпар бирегез миңа,
		Бирегез яхшы ияр…
		Өметем, калма миннән,
		Син минем белән ияр!

		Тулпар бирегез миңа,
		Бер чабыйк томырылып…
		Йөрәктәге кайгылар
		Калганчы умырылып.

		Тулпар бирегез миңа!
		Кешеләр,
		Ник дәшмисез?
		Мәхәббәтне аңларга
		Әллә артык картмы сез,
		Әллә артык яшьме сез?!




Атабай


		Төннәрендә дулкын күкрәгендә
		Ап-ак чәчәк булып ята ай,
		Идел белән Кама кушылган җир, –
		Туфрагыңа бастым, Атабай.
		Елгалар да диңгезләргә таба
		Ялгыз гына агып бармыйлар…
		Кая илтми юллар, уйларың да
		Кайда гына туктап калмыйлар?!
		Ничә халык йөрәгенә кагылып,
		Килеп кушылганда елгалар,
		Уйларың да тирәнәя икән,
		Киңәяләр икән дөньялар.
		Дулкыннарың телен белсәң иде,
		Ишетелә серле тавышлар…
		Сагышлар да тирәнәя бугай,
		Бергә кушылганда язмышлар.
		Татар кызы сыман тартынучан
		Иделенә баккан Атабай.
		Туйга алып килгән чәчәк кебек
		Дулкын күкрәгендә ята ай.

    Атабай авылы



«Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре…»


		Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре,
		Йөрәгемдә сагыш бәйләмнәре.
		Офыклардан ары бу киңлекләр,
		Бу киңлекләр – безнең мөмкинлекләр.
		Тамырларда яшь кан сулык-сулык,
		Күкрәгемдә сәер бер моңсулык.

		Аргамаклар кешни каударланып,
		Йөгереп чыгам әллә каян танып,
		Тыңлап багам… Тояк тавышлары
		Тынып калган инде, киткән ары…
		Нигә соңга калып сискәндерә
		Еллар, шаулап узып киткәч кенә?

		Кинәт бөтенесен җиргә бәреп,
		Соңга калган өчен өзгәләнеп,
		Каршы алам чәчәк бәйрәмнәрен,
		Өзеп ташлыйм сагыш бәйләмнәрен –
		Офыклардан ары бу киңлекләр…
		Ул киңлекләр – безнең мөмкинлекләр.




Язгы киңлек


		Шундый бер хис туа бу киңлектән,
		Әйтерсең лә инде менә күптән
		Бер яфрак булып йөзгәнбез дә…
		Ул җир дигән ярга килеп җиткән –
		Кузгалган да ерак чиксезлектән.

		Бу дәрьяда ничек югалмаган?
		Ничек туктамаган, талга эләгеп?
		Йөргәнбез күк миллион еллар буе
		Елга яры эзләп, бәргәләнеп –
		Кайда булган шәрык, кайда гареб?

		Аерып булмый офык белән суны,
		Офык белән суның чиге беткән.
		Әле ярый җиргә юлыкканбыз…
		Шундый бер хис туа бу киңлектән, –
		Тагын кемнәр килә чиксезлектән?




Каберләр


		Яу өсте яу узган бу илдән,
		Туктаусыз алышкан дәверләр.
		Түмгәкләр булып та,
		Курганнар булып та
		Кырларда калыккан каберләр.

		Ядрәләр корбанын эзләгән,
		Исәннәр ышыкланып шуышкан –
		Түмгәкләр булып та,
		Курганнар булып та
		Корбаннар аларга булышкан.




Нарат төбендә уйлар


		Чалкан төшәм җиргә,
		Зәңгәр күкнең
		Йолдызларын аскан ылыслар…
		Без дөньяга артык бурычлыдыр,
		Артык күп лә безнең бурычлар.

		Офыкларга йөгереп кергән еллар
		Күренгәндә үтәр юл булып,
		Без упкынга тардык. Упкын аша
		Заман ятты нечкә кыл булып…

		Без төшендек шунда картлар әйткән
		Сират күперенең барлыгын.
		Бер яңгырау кайтты упкыннардан:
		«Киләчәккә кичеп бар, улым».

		Кылдан нечкә, кылычтан да үткен
		Упкын өстендәге бу заман…
		…Чалкан төшеп җиргә,
		Ылыстагы
		Йолдызларга карап уйланам:

		Кылдан нечкә, кылычтан да үткен,
		Кем егылып калыр, кем чыгар…
		Кылдан нечкә, кылычтан да үткен
		Заман ята –
		Анда юлчылар…




Соңгы көз


		Керде көзләр… Сукмак читләренә
		Сыдырылган канат сибелде.
		Биктимер карт өе тирәсенә
		Сибеп китмәсәләр соң инде?!

		Ничек кенә күзгә чалынды да
		Йөрәк әрнүләрен кузгатты.
		Ул карчыгын гүя соңгы юлга
		Тагын бер мәртәбә озатты.

		…Бураларга икмәк тулган иде,
		Печән тулы иде түбәләр.
		Шундый мул көз иде… Оя-оя
		Казлар иде… китте өмәләр.

		Биктимернең чая егет чагы,
		(Өйләнергә диеп йөр дә син!)
		Ничек инде кызлар күзәтергә
		Каз өмәләренә кермәсен!

		Эләкмәсә дә майлы каз ботлары,
		Егет кеше – эләкте аягы…
		Качып-посып кызлар күзләгәндә
		Эләккәләде картлар таягы.

		Ярый, карт-корылар таралуга
		Чакыралар иде җиңгиләр.
		Бер өмәдә унсигез кыз булса,
		Унсигезен тотып димлиләр.

		Шунда күрде бит ул Миңсылуын,
		Көлеп аердылар ядәчне;
		Кача-поса гына бер озатты,
		Атна үтте… аннан ярәште.

		…Шул бер генә озатты ул аны,
		Ә Миңсылу, җаны – Миңсылу,
		Аны күпме, күпме озатты ул,
		Күпме яну, күпме борчылу!

		Җәйләр җитсә – печән чабар өчен,
		Кышлар керсә – урман эшенә;
		Илгә дошман керсә – ут эченә,
		Йа, түзем бир хатын кешегә!

		…Менә тагын шаулап көзләр керде,
		Кышның иң беренче ак кары
		Миңсылуы яткан изге җирне
		Ап-ак канат кебек каплады.

		Чыкмаган җан саклап яшә хәзер,
		Һәрбер көне җанны кузгату…
		Ир кешегә егет чакта гына
		Җиңел була икән озату.

		…Соңгы тапкыр ул калкынып алды,
		Тонык шәүлә узды йөзеннән.
		Һәм ул китеп барды карчыгына
		Канат сипкән сукмак эзеннән.




Кайтып барам


		Кайтып барам. Идел сагындырды,
		Ай-һай сагындырды үзтөбәк…
		Тасма-тасма булып юллар кала,
		Казан сөлгеседәй җилфердәп.

		Кайтып барам. Бүген кирәк миңа
		Сихри кыйссаларның дөлделе.
		Колагымда мәңге чеңләп торсын
		Туган якның сайрар бөлбөле.

		Кайтып барам, әйтерсең лә менә
		Бу дөньяны урап үткәнмен.
		Кайтып барам. Үз йортымда яшәп,
		Үз йортымнан ерак киткәнмен.

		Кайтып барам. Ил картлары әйтте:
		«Чит-чит диеп йөрмә, кайт, улым!»
		Бер мизгелгә киттем, хәзер инде
		Гомерем буйларына кайтырмын.

		Йөрәк ярылмаса, чаптар атлар
		Туктармыни, тояк кителеп.
		Бал кортлары белми картаюны,
		Үлә бары канат тетелеп.

		Кайтып барам, йөргән эзләремә
		Кирәксә – кан, кирәк – яшь тамар…
		Мин үземнән үз-үземә кайтам,
		Китмәсеннәр өчен башкалар.




Атлар



I

		Атлар китә, атлар китә…
		Ат чабышы…
		Зеңләп торган тоякларда
		Ил тавышы…

		Картлар уйчан.
		Яшьләр билгә
		Таяналар…
		Картлар уйчан, атлар бик аз,
		Кайда алар?


II

		…Атлар килә, атлар килә,
		Ат чабышы…
		Зеңләп торган тоякларда
		Ил тавышы.

		Картлар уйчан, саулык киткән
		Ил хакына…
		Картлар уйчан, текәлгәннәр
		Йөк атына…




«Бар ул – минем иң яраткан көем…»


		Бар ул – минем иң яраткан көем,
		Мин бәхетле булсам, очынып тора.
		Елгаларга елга кушылгандай,
		Гомер агышыма кушылып тора!
		Якты булып керә күзләремә,
		Аваз булып керә колагыма, –
		Җисемемнең һәрбер өлешенә
		Ул табигать булып тула гына.

		Бар ул – минем иң яраткан көем,
		Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
		Сүзсез сүзләр белән юата ул
		Шифаханәләрең сүзсез чакта;
		Яшьләр булып тама күзләремнән,
		Аваз булып чыга күкрәгемнән, –
		Илаһи бер хәлдә авармын мин,
		Ул табигать булып китәр миннән…

		Аннан башка гүзәл гүзәл түгел,
		Аннан башка синең теләгең буш…
		Бар ул – минем иң яраткан көем,
		Могҗизалы көем,
		Ул көй – тормыш.




Кычкырса үләннәр…


		Көз җитеп, кошларым
		Сайраудан туктаса,
		Ямь-яшел үләннәр
		Саргая, моң баса.
		Әйтәбез: җаны юк,
		Ул – агач, ул – үлән…
		Тик алар яшиләр,
		Яшиләр моң белән.
		Юк, үлән җир ярып
		Кычкырмый, сызлана…
		Ул кибә. Ул туңа.
		Ул елый. Бозлана.

		Иң соңгы, иң бәллүр
		Авазлар челтери –
		Кыр буйлап җил йөри,
		Җил йөри, җил йөри…
		Керә кыш… Тын калган
		Кырларны кар күмә;
		Ә миңа һәр камыл,
		Һәр үлән – мәрхүмә.
		И кешем, ярылыр
		Иде бит йөрәгең,
		Әгәр дә кычкырса
		Кырдагы үләнең.




Сез бик һәйбәт


		Минем мохитемдә йөрүчеләр,
		Сездән алкыш миңа, сездән хөкем…
		Сез бик һәйбәт, сез бит гаҗәп һәйбәт,
		Сездән башка миңа яшәү читен.

		Шау-шу күмә мине,
		Сагыш китә,
		Кайгы китә янда сез булганда:
		Көнем бара кояш баешына,
		Ә төннәрем чаба якты таңга.

		…Сез бик һәйбәт, бары холкым яман,
		Суган булып күзгә керә холкым.
		Күзсезләрне күрә. Малай сыман
		Кача-поса махра төрә холкым.

		Искермиләр аның кумирлары,
		Алыштыра белми аллаларын.
		Мәхәббәтен һаман югалтмый ул,
		Күп мәртәбә югалтса да ярын.

		…Сез бик һәйбәт, бары холкым яман,
		Шуның белән сезгә булмый ярап.
		Туры гадәт белән, бик еш кына
		Ачы шәраб белән эшләр харап.

		Минем мохитемдә йөрүчеләр,
		Әйтәсездер әле: «Холкы яман!»
		Сез киләсез миңа һәм китәсез,
		Ә мин… яман холкым белән калам.




Дөнья килде безгә…


		Без дөньяга килдек, ә аннары
		Дөнья безгә килде, билгеле…
		Язгы җиргә җылы йөгергәндәй,
		Тормыш безнең җанга йөгерде.

		Без калыктык,
		Кояшлары белән,
		Явымнары белән яшәреп.
		Дөнья әле бик кечкенә иде,
		Без төштәге кебек яшәдек…

		Җитте вакыт… Мин табынып йөргән
		Аксакалларымның акылы,
		Арган юлчы кебек, төннәремдә
		Күңел тәрәзәмне шакыды.

		Һәммәсе дә төш шикелле иде,
		Уятты да алар әйткәне,
		Ярып кереп җанга, янып чыкты
		Ышанычлы риваятьләре.

		Ул хакыйкать булып килде миңа,
		Хаклык миннән читкә йөгермәс:
		Гел югары баксаң – абынырсың,
		Гел баш исәң – кояш күренмәс.

		Хакыйкатьтән качкан ир-егеткә
		Эчәр сулар, ашар аш хәрәм…
		Үз кавемең белән бергә атла,
		Дәвам итсен дисәң шәҗәрәң.

		Ә калганын халык үзе әйтер:
		Лаекмы без аңа, түгелме?
		Тормыш безгә шулай язгы җиргә
		Җылы йөгергән күк йөгерде…




Уйландыра


		Бер туңдыра, бер яндыра,
		Үзе һаман уйландыра:
		«Элек алган биеклектән
		Бер адым да төшмәдеңме?
		Кылган эшең кай тарафка?
		Халкың өчен эшләдеңме?»
		Уйландыра…

		Бер туңдыра, бер яндыра,
		Сөрән салып бер чаң тора:
		«И бала, онытмадыңмы
		Кайдан чыгып киткәнеңне?
		Кичә кай ноктада булып,
		Бүген кая җиткәнеңне?»
		Уйландыра…
		Бер туңдыра…
		Бер яндыра…




Вакыт


		Елгада зәңгәрлек, зәңгәрлек чамасыз…
		Йолдызлар, тирбәлеп, сез кая чабасыз?!
		Дулкынга төшмә, ай, тукта, ай, син кая?
		Елгада иң зифа каен да муртая.
		Алъяпкыч бәйләгән, ак яулык бөркәнгән
		Гүзәлләр чук өзеп алалар җикәннән.
		Ташлыйлар елгага… Карыйлар таң калып…
		Мин төнне озатам, ярларга капланып.
		Йөрәгем куркынып җиремә сыенган…
		Яшьләр дә җырлашып таралды уеннан.
		Тубал күк салынган башымны күтәрәм,
		Куркам мин, елгага карарга шикләнәм.
		Карасам… су салмак… Ә кояш кай яктан?
		Елгада су салмак… Ай аккан, ай аккан.
		Узган төн эзләрен эзләдем, тапмадым.
		Сизми дә калганмын гомернең акканын…
		Уянып килгәнен ишеттем таллыкның…
		Югалган аемны эзләргә калыктым.




Карага – кара җеп…


Луиза Әхмәтҗановага


		Пушкинның нянясы шикелле,
		Син безгә тынычлык саклыйсың…
		Карага – кара җеп…
		Тырышып
		Энәгә кара җеп саплыйсың.
		Ә ике җир улы учларга
		Баш салып җыр яза, уйлана…
		Шигырьләр туалар…
		Без дә бит
		Нәкъ шулай килгәнбез дөньяга.

		Түшәмдә лепердәп ут яна,
		Утка суз энәңне сак кына…
		Дөньяның хикмәте ачыла,
		Китереп карагач яктыга.

		Безне дә кешелек бу көндә
		Яктыга җибәреп күзәтә…
		Карага – кара җеп,
		Акка – ак,
		Бутасаң барыбер төзәтә…

		Аһ, синең җаныңда яктылык,
		Җиремә ай белән тудыңмы?
		Яманлык ягына борылсаң,
		Яңгырлар бүләрләр юлыңны.

		Табигать салган бер орлык бар,
		Җыр сөйгән йөрәктә кара юк…
		Җырда да шулай ук… җырда да
		Акка – ак, карага – кара җеп.




Чаптар булып…


		Кешелекне бизгәк тотар иде,
		Җир сөйләсә әгәр үз кайгысын,
		Безнең җанда җир хәстәре, диләр,
		Чынлап шулаймы соң?
		Чынлап шулаймы соң?

		Һәрбер адәм изге җир өстендә
		Үзенә куыш сайлый, уңайлысын…
		Бабам җире диеп кычкыралар,
		Чынлап шулаймы соң?
		Чынлап шулаймы соң?

		Бәгъремне телгән әрнүләрне
		Туган җирдән аккан елга юсын…
		Әткәм елгасы, дип кычкыралар,
		Чынлап шулаймы соң?
		Чынлап шулаймы соң?

		Әйткән сүзем – күктә шушы кояш,
		Биргән антым – күктә шул ай булсын,
		Бу безнең җәй, бу безнең кыш, диләр,
		Чынлап шулаймы соң?
		Чынлап шулаймы соң?

		Юлда кара тузан уйнаганда,
		Ак чаптарлар көтә үз бәйгесен…
		Чаптар булып бер үк җөмләм чаба:
		«Чынлап шулаймы соң?»
		«Чынлап шулаймы соң?»

		Халыкларны бизгәк тотар иде,
		Ил сөйләсә әгәр үз кайгысын.




Шулайдыр ул


		Нигә икән төнлә килә илһам?
		Күңел ярларына сыймас була;
		Посып калган бер уч көн яктысы
		Кара төнгә якты кояш була?
		Шулайдыр ул…

		Нигә икән төнлә килә илһам?
		Иҗат булып керә төшләремә;
		Үч итәдер, бәлки, кешеләрнең
		Көндез кылган кара эшләренә?
		Шулайдыр ул…

		Нигә икән төнлә килә илһам?
		Әллә көндезләрен юк микән ул,
		Әллә шулай кара төндә генә
		Якты бирә торган корт микән ул?
		Шулайдыр ул…

		Нигә икән төнлә килә илһам?
		Иртә таңнан торып юлга чыксам,
		Илһам түгел, иблис үзе килер,
		Әгәр урап якасыннан тотсаң?
		Шулайдыр ул!




«Яшәү көче бирде яратулар…»


		Яшәү көче бирде яратулар,
		Алданулар кертте акылга…
		Ә мин һаман әйләндем дә кайттым
		Беркатлылык дигән чатырга.

		Шул чатырда өр-яңадан тудым,
		Өр-яңадан бактым дөньяга.
		И бу тормыш, олы диңгез икән,
		Инеш булып актым мин аңа.

		Хаклык эзләп йөрәк талпынганда,
		Алданулар биргән акылны
		Мин ук итеп чиксезлеккә аттым, –
		Ул метеор булып атылды.

		Ә барыбер чиксезлектә янган
		Акылымнан төшкән яктылык
		Алып кайтты мине беркатлылык
		Дигән чатырыма чакырып…

		Яшәү көче биргән яратулар
		Төшсә берәм-берәм ватылып,
		Алданулар биргән кырыс акыл
		Йолдыз булып янса атылып, –
		Калсын беркатлылык.




Сабан туе алдыннан


		Сабантуйга әле ара да бар,
		Һәр мизгелдә инде хис итәм…
		Басу юлларында байталларның
		Тояк кыздырганын ишетәм.

		Икмәк амбарлары тирәсендә
		Яшь-җилкенчәк герләр чөйгәндә,
		Кичке уеннан соң ир-егетләр
		Бил тартканда олы чирәмдә,

		Шигырьләрем, сезне уйлыйм әле:
		Кайсыгызның алга чыгасын;
		Уйлыйм әле килер Сабан туен,
		Уйлыйм әле мәйдан буласын.

		Булыр бит ул. Һәм киң булыр, беләм,
		Сез мәйданда чакта түзалмам:
		Улын артык сөйгән ана кебек
		Кайсыгызны үзем чыгармам?!

		Кайсыгызны?.. Белеп чыгарырмын
		Егыласыгызны – булса ни:
		Сабан туен көрәшчеләр ясый,
		Сабан туен батыр ясамый.

		Килешәбез, бары саф татарча,
		Саф татарча йолкып алырга…
		Сездән ерак йөрсен хәрәмләшү,
		Рөхсәт итмим аяк чалырга.

		…Бүлмәдә тын. Тонык шаулый сулар,
		Тәрәзәмә төннәр сыена…
		Колагымда тояк тавышлары,
		Ерак калмый Сабан туена.




Бу замана…


		Бер авылда җитди аксакаллар
		Зур табынга җыйналдылар ашка.
		Яшереп кенә берне күтәргәч тә
		Сөйләделәр: «Заманалар башка…»

		Аксакаллар киткәч, килде ирләр…
		Буш шешәләр аска шуган чакта,
		Узган яшьлекләрен искә алып
		Сөйләделәр: «Заманалар башка…»

		Ирләр киткәч, килде яшь егетләр…
		Ялкынланып тостлар әйткән чакта
		Сөйләделәр: «Дөнья безгә калыр,
		Ә хәзергә заманалар башка…»

		Шул вакытта бишектәге сабый,
		Мәҗлес шау-шуыннан туеп күптән,
		Дер селкетте өйне…

		Бу заманнар
		Нинди булган,
		Нинди булыр икән…




Төнге тынлык


		Мин ялгызым… гөлләр күзен йомды,
		Күлдә төнбоеклар калды сулып.
		Төнге тынлык шулкадәрле моңлы,
		Йөрәкләрне айкый бу моңсулык.

		Зәңгәр күлнең толымыннан әнә
		Ак пар күтәрелә… Шундый тыныч.
		Кайчак күлдә йолдыз бәргәләнә,
		Ярып үтә суны төнге кылыч.

		Әйтерсең лә суга төшкән киек,
		Ярга ыргыла да шунда тына…
		Мин ялгызым… «Без бит икәү», – диеп,
		Җир пышылдый миңа.




«Күп чүкеде әби түбәләргә…»


		Күп чүкеде әби түбәләргә
		Тел тидергән өчен Ходайга,
		Таман гына була иде безгә,
		Шактый усал идек болай да.
		Карт кеше дип тормый, үрти идек,
		Белә идекмени әйтүне…
		…Ә беркөнне әнкәй киткән җиргә
		Без озатып куйдык әтине…
		Карт-корыны җыеп, әтиемнең
		Үткәрде дә әби җидесен,
		Беренче кат үзенең Ходаена
		Тел тидереп әйтте:
		«Ни өчен?..
		Ни өчен син алдың киленемне?
		Ник мин калдым,
		алдың улымны?
		Җүләр гомер биреп, син колыңны
		Мәңге газапламак булдыңмы?»
		Ходаена тел тидерә әби,
		Безгә кызык кына…
		Безгә ни?..
		…Хәзер инде менә «ни өченнәр»
		Үзебезнең җанны өзгәли.




Яшьлеккә кайту


		Исәрләнеп йөрү ерак калган,
		Арабызда – вакыт,
		Бер кайтырбыз әле үткәннәргә,
		Вакытларны ватып.

		…Тынлыгы да тыныч түгел миндә,
		Колакларны яра.
		Төннәр якты… Истәлекләр анда
		Шәм яндырып бара.

		Бәреп ватар беркөн назлы хәтер
		Аның утлы шәмен,
		Югалтырмын шунда ашның тәмен
		Һәм яшәүнең ямен.

		Инде бетте дигәч, булып алыр
		Үткәнгә кайтулар;
		Мин табармын сине, чөнки кызың
		Сиңа охшап туар.

		Шәм тоттырыр хәтер хыялыма,
		Барсы искә төшәр…
		Соңгы тапкыр шундый яшь булырмын
		Һәм булырмын исәр.




Җыйдым табын…


		Бу табында җырым риясыздыр, –
		Сез җырларны кая куясыздыр?
		Ә мин ачам күкрәк читлегемне…

		Оча җырым, мин күземне йомам
		Һәм яңадан аны тотмак булам,
		Ә ул күтәрелеп киткән инде.

		Учларымда каурый эзе калган
		Һәм берничә бөртек сүзе калган,
		Мамык булып коелып бу йөрәктә…

		Ирек сорап күпме сайрагандыр,
		Күкрәк читлегендә сакланган җыр
		Читлектәге кошны хәтерләтә.

		Сез, шагыйрьләр, дисез, алар бары
		Шул җырларны – изге тоткыннарны
		Җибәрүче генә азат итеп.

		«Тән – төрмә ул», – дигән борынгылар,
		Ул төрмәдә күпме кыю җырлар
		Яталардыр әле форсат көтеп.

		Бүген менә бер җитешеп тагын
		Шулар хөрмәтенә җыйдым табын –
		Читлектәге җырлар хөрмәтенә;

		Заман авырлыгын тоеп иңдә,
		Күзләремне төбәп килер көнгә
		Колак салам еллар күкрәвенә.




Матчага элгән силә


		Әнидән башланып киткән
		Туган тел, туган илем –
		Халкымда булган сәйяхлык
		Холкымда шуннан минем…


		Буй җитеп, яуларга китеп,
		Кире кайтмаса бала,
		Аналар өйдә, бишекләр
		Чормада ятим кала, чормада…

		Законы каты сугышның:
		«Матчага бишек асма!»
		Өй юган саен бишекне
		Юа иде дә Әсма уйлана иде:

		«Ир-егет өчен ятимлек
		Бер килми калмый,
		Килә.
		Баласыз ятим калмасын
		Аналар гына менә, аналар гына…»

		Ә бүген, кышкы бураннар
		Котырган чакта шашып,
		Бала күтәргән яшь ана
		Керде дә тып-тын басып, керде дә…

		Бары тик барыр ягына
		Бураннар бүлгән юлын,
		(Чормадан кузгалдың, бишек,
		Беткәндер күптән җылың, беткәндер…)

		Оета бугай бишекне
		Баланың җылы пары.
		Бала йоклаган, тик Әсма
		Сизми дә гүя аны, тирбәтә…

		Идел-йорттан Берлингача
		Сузылган киңлек, ишет!
		Ил исән булса, беркайчан
		Чормада ятмас бишек, ил исән-сау булса!

		…Тирбәлә бишек, моңлы җыр,
		Моңлы җыр агыла өйгә…
		Сыкранып аваз бирә дә
		Матчага элгән силә, тирбәлә.




Уйна, курай


		Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай,
		Яман уйларым булганда, биздер, курай…
		Томырылып чапсын атлар, тынсын ятлар,
		Иксез-чиксез сахраларны гиздер, курай…

		Тынып торыр бу хәятның зилзиләсе…
		Өзелсен лә бәгырьләрнең өзеләсе…
		Сөрән сала кем ул анда?
		Безнең җанга
		Ташып керсен далаларның җил-җиләсе.

		Бездән киткән ярлар үксеп еласыннар,
		Мәнсезләр дә бер калкынып уйласыннар.
		Ярты җаным синдә бугай, уйна, курай,
		Ятлар арага керергә кыймасыннар…

		Синдә җилләр уйнаганнар ярсый-ярсый…
		Син җыр башы, табигатьтә моңнар башы.
		Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай,
		Әйтсен гавам: вәт нәгаләт, кыр курасы.




Кышкы юл


		Әпипәгә баса йөгерек атлар,
		Иңеннән кар кага чаналар…
		Авылларым яулык чите белән
		Битен каплап
		карап калалар.

		Бу капкалар шулкадәр үз миңа.
		(Һәр ташланган нигез – бер яра.)
		Минем күңел авыл белән бергә
		Кичке эңгерләрдә ут ала.

		…Тыңлый белсәң никадәр күп сөйли,
		Ил хакында сөйли кышкы юл.
		Кар астында – җирдә кемнәр барын
		Белергәме әллә кушты ул?
		Бу киңлектә еланнар да йоклый,
		Алыплар да йоклый… Дөнья тын…
		Идел-йортым, фатиха бир миңа:
		Батырларны җырда уятыйм.
		Бөтен чорның батырлары йоклый,
		Ауган алар төрле сәбәптән:
		Кылыч заманында – хыянәттән,
		Ядрә заманында – сәнәктән,
		Еллар имин чакта – көрәшүдән,
		Туклык заманында – ачлыктан –
		Саркып-саркып кан йөгерер кебек –
		Учларыңа кыссаң – балчыктан.
		Ә еланнар язны көтеп ята,
		Уянмыйлар алар кыш көне…
		– Әй, юлдашым, уян, әллә сиңа
		Елан гадәтләре күчтеме?
		Мондый суыкларда кышкы юлда,
		Кеше булсаң әгәр, йоклама!
		Безнең күңел кичке эңгерләрдә
		Авыл белән бергә ут ала.
		Сөйгән ярны гына уйлап кайтсаң,
		Хыялланып кайтсаң… их, төне!
		Юк, булмый да булмый – бар халәтем
		Киерелгән җәя шикелле.
		Атларым да шул ук омтылышта,
		Колагымда яңа көй чыңлый…
		Ә киңлекләр миңа карны тишеп
		Күтәрелгән җырны пышылдый,
		Ә мин язам.




Таулар күп ул…


Мостай ага Кәримгә


		Азиягә чыгам синең аша,
		Европага кайтам синең аша.
		Таулар күп ул, аларга да кыен,
		Берсе белән берсе тоташмаса.
		Җилләр ашый аны, еллар ашый, –
		Җир йөзендә ялгыз калу яман.
		Күрәсем бар сезнең ирәннәрне,
		Азиягә таба үтеп барам.
		Көтә кебек мине Шәехзадә,
		Юлым илтә сыман Акмуллага.
		Өлкәннәргә «ага» диләр бездә –
		Хөрмәт сүзе. Гомер дә бит ага.
		Кая ага, ничек, кемнәр белән,
		Әллә ялгыз барып кушыламы?
		Ага, ага, дибез… Ага торгач,
		Балык була күрмик чит судагы.
		Борын-борын заманнардан Шәрык
		Россиягә узган Казан аша…
		…Таулар күп ул, аларга да кыен,
		Берсе белән берсе тоташмаса.




Өч авылдаш


		Алар өчәү иде безнең авылда,
		Юк, күрмәссең йөргәннәрен көч аяп…
		Имаметдин, Зәйнагетдин, Хәсәнша –
		Өчесенә өч аяк һәм… өч таяк.

		Өч авылдаш… Хәтерләмим яманлап,
		Юк, берсен дә борчымасын очкылык.
		Өч маңгайда тирән юллар сузылган
		Өч тарафка, өчесендә – өч холык.

		Алар өчәү иде безнең авылда,
		Без – малайлар, безне таяк өркетә.
		Очраганда, курка-курка әйләнеп,
		Һәрберебез дөнья кадәр җир китә.

		Егет булдык, инде җиргә җаваплы,
		Өркетсә дә, китә алмыйм әйләнеп.
		Күз алдында өч аяк һәм өч таяк –
		Язмышны без халык белән бәйләдек.

		Бу таяклар җиргә генә кагылган,
		Бу таяклар үрелмәгән һичкемгә…
		Ил язмышы кыл өстендә торганмы?
		Ә чынлыкта торган алар өстендә.

		Имаметдин, Зәйнагетдин, Хәсәнша –
		Бер үк язмыш, өчесендә – өч холык.
		Өч авылдаш, хәтерләмим яманлап,
		Юк, берсен дә борчымасын очкылык.




Дөньяда кыш


		Тагын бар аҗунны акка күмеп,
		Кышлар килде газиз төбәгемә.
		Кычкырасым килә: килсәң кил лә,
		Бары яшьлегемә тимә генә!
		Яшьлек калсын җирдә уелып-уелып,
		Карлар булып яусын бу дөньяга…
		Дөньяда кыш. Гомер кышлар аша
		Гомерлектән мәңгелеккә бара.
		Әле генә ел озаткан идек,
		Тагын яңа елым тәрәз шакый,
		Күпме язма, күпме сөйләмә син,
		Гомер гомер инде, эшең бакый.
		Яндык, чаптык һаман – талымсызлар!
		Тормыш кына бик күп талымлады.
		Гадәт, холык-фигылеңне һаман
		Талымлады аның кануннары.
		Дөнья күрик дисәк, сукбай, диде,
		Юлга чыксак, алдык дәрвиш аты…
		Маңгайларда түгел, йөрәкләрдә
		Кара мөһер калса, нидер ояты?
		Кеше арасында бутамаслык,
		Ялгышмаслык итеп тамгалады.
		Дөньяда кыш… Йолдыз кебек яна
		Кыргый алмагачның алмалары.
		Үз гомерен инде яшәгән ул,
		Өзмәгәннәр көзен, булган әче…
		Һәрнәрсәнең әнә үз вакыты –
		Чиләк-чиләк җыя карты-яше.

		…Дөньяда кыш… Ыргып-ыргып чаба,
		Чаба замананың туры аты.
		Син иярдә… күпме сөйләсәң дә,
		Гомер гомер инде, эшең бакый.




Гомер җыры


		Насыйп булды һәммәсе бу гомергә:
		Туры килде сүзләрдән җыр үрергә.
		Кайсы калды туганчы ук күмергә,
		Кайсы калды асылынып телемдә.

		Асылынып калды телдә сүзләрем,
		Дар агачына асылган чәчәндәй…
		Мин әйтергә теләмәгән сүзләрнең
		Ияләре мыжгыды янәшәмдә.

		Булды насыйп бу гомергә һәммәсе,
		Түзсә түзә ябай Хода бәндәсе.
		Үземнеме, чит-ятнымы жәлләсе,
		Катты каным, өшеп йөрәк пәрдәсе.

		Ни яшем юк, катты каным, чын менә!
		Елгада туңган боз кебек ул тыштан…
		Ә эчтә моң, илаһи бер хәрәкәт
		Боз астындагы су кебек агышта.

		Бу гомергә һәммәсе булды насыйп,
		Тик булмадык нигездә артык кашык.
		Китмәсәк тә җиде күкләргә ашып,
		Бәллүр җирдә калдык без туры басып.




«Ян, йөрәгем…»


		Ян, йөрәгем!
		Ян, белеп:
		Гомерлек гәүдәң эчендә
		Тыпырчына мәңгелек.




Йөгер, каләм


		Ни ул әрни безнең җанда,
		Ни ул кайный безнең канда?
		Мең ачылыр, мең чәчелер
		Эшләгән көнең булганда.

		Мәңге торыр җәй булмагач,
		Көз… Урамда һәрбер агач
		Күкрәкләрен ачып баскан –
		Хакыйкать кебек ялангач…

		Төртелмичә йөгер, каләм,
		Сөйлә якын туганнарга:
		Ни ул әрни безнең җанда,
		Ни ул туа безнең аңда?




«Нигә әле кеше үзгәрмәсен…»


		Нигә әле кеше үзгәрмәсен?
		Табигать тә тора үзгәреп…
		Юк, барыбер… Бар бит, бар бит менә
		Үзгәрүләрендә үзгәлек.

		Яшәп булмый үрә катып кына,
		Дөнья буйлап киләм эзләнеп:
		Чишмәләргә ятып сулар эчәм,
		Карлыганнар җыям тезләнеп, –
		Үзгәрәбез. Булсын гына бары
		Үзгәрүләрендә үзгәлек.




Төшке ялдан соң


		Кузгалырга вакыт!
		Хыял башка, тормыш башка.
		Ашка
		Ашаган күк ачы катык катып.

		«Кара – кара, ә ак ак инде» дип,
		Чиге күренмәгән гәпләр сатып,
		Күп пыскыттык затлы тәмәкене,
		Бу илаһи җиргә кырын ятып –
		Кузгалырга вакыт!

		Саздан чыгарылган сыер сыман,
		Буразналар сулый,
		Ирек татып.

		Сөрәсе җир кара зур авызын
		Ачып карап тора тыкырдатып –
		Кузгалырга вакыт!

		Максатлар нык иде,
		Адымнар нык,
		Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп…
		Баш күтәрсәк – гаҗәп!
		Ыргытканбыз
		Дөнья кадәр җирне әйләндереп.

		Яңа заман, тизлек заманы бу,
		Белмидер ул димә,
		Әйе, беләм!

		Җир белән җыр – нечкә күңеллеләр,
		Анда булмый космик тизлек белән.

		Ә дальтоник затлар шыбырдаша:
		– Яшьләр әле, сары томшыклары…
		Салмак кына эри чигәләрдә
		Гомер дигән кышның җепшек кары.

		…Җир читендә аяк салындырып
		Утырган чак булды, күзне йомып;
		Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь
		Тудырабыз», – дигән сүзне егып
		Яңгырадык Тукай, Бабичларның
		Безнең чорга кайтавазы булып.
		…Тудырырга һәм төзергә килгән
		Кеше ничек китә алсын ватып?
		…Казлар судан чыккач кагынгандай,
		Шикләреңне кой бер шыбырдатып –
		Вакыт!




«Миндә дә була ул көзләр…»


		Чаган яфракларын койды,
		Бөре калды…
		Керде кыш, ә бөреләр
		Тере калды…
		Чөнки чаганның тоташкан
		Җире калды.


		Миндә дә була ул көзләр,
		Миңа да килә кышлар.
		Миндә дә юллар өзелә,
		Миңа да кайта кошлар.

		Миндә дә була ләйсәне,
		Килә беренче яшен…
		Безнең җаннар табигатьнең
		Әйләнеше, күрәсең.

		Табигатьнең мәңгелеге
		Безгә күчмәгән димә:
		Миндә дә көзен чәчәкләр
		Җиргә орлыклар сибә.




Баралмасам әгәр…


		Вәгъдә биреп, вакыт җитеп
		Баралмасам сиңа:
		– Мәгарәдә ята, – диген, –
		Әбүгалисина.


*

		…Зур дөньяның ваклыклары
		Үзе белән торсын –
		Минем алда үз кодрәтен
		Ача шигъри тылсым.
		Ачылалар (ачылмый ул
		Шакымыйча гына).
		Кем ут өргән без җылынган
		Шигырь учагына?

		Ачылалар үткәннәрнең
		Серле капкалары,
		Хакыйкатьнең ни гомерләр
		Эзләп тапмаганы,
		Бәгыремнең дөрләп-дөрләп
		Яну сәбәпләре…
		Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
		Галиҗәнаплары?


*

		Тарала изге теләкләр,
		Кошлар сыман очып;
		Минем алда үз киңлеген
		Ача шигъри офык.
		Ачыла (ачылмый киңлек
		Күтәрелми генә).
		Кемнәр менгән иле белән
		Офык киңлегенә?

		Күкрәкләр киңәеп китә,
		Иркенәя сулыш;
		Ныгый бара туган җиргә
		Горур басып торыш;
		Якыная ата-баба
		Гореф-гадәтләре…
		Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
		Галиҗәнаплары?


*

		Ачылып, яктырып ала
		Томанланган акыл;
		Асыл ирләрне табынга
		Җыя шигъри чатыр;
		Аралашып китәр өчен
		Тиз салына күпер;
		Баш күтәрә баш бирергә
		Теләмәгән фикер.

		Искереп беткән әйтемне
		Чөеп кенә ташлый;
		Кылыч кисә алмый икән
		Горур торган башны!
		Ә ул башның баш бирмичә
		Торган сәгатьләре…
		Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
		Галиҗәнаплары?


*

		Ничек инде чыгып китим
		Әнә шундый чакта?

		– Югалды ул, – дип, берәрсе
		Әгәр минем хакта
		Фикер тудырмакчы булса,
		Киңәшем шул сиңа:
		– Мәгарәдә ята, – диген, –
		Әбүгалисина!




Хөрмәт итәм…


		Хөрмәт итәм дусларымны,
		Гел үзгәреп торсалар да;
		Хөрмәт итәм, кайчак күңел
		Кайтарырлык булсалар да.

		Хөрмәт итәм сөйгән ярны,
		Сөйгән ярны ярату аз;
		Әгәр хөрмәт булмый икән –
		Тигез күреп яратылмас.

		Хөрмәт итәм үземне дә
		Сөеп йөргән кыз баланы;
		Кыз баланың газиз җаны
		Әллә шуңа кузгаламы?

		Хөрмәт итәм сабыйларны,
		Әзер торам тезләнергә;
		Үземне саф күрер өчен
		Карыйм сабый күзләренә.

		Хөрмәт итәм өлкәннәрне,
		Тик теләмим баш ияргә;
		Баш болай да иелә ул
		Баш иярдәй кешеләргә.




Бездәге яну


		Ни генә кылыйк икән соң,
		И күңел, исәр күңел!
		Ни генә кылма, хисләрнең
		Басымы төшәр түгел.

		Аңладым, безнең арада
		Гомерлек бәхәс бара:
		Никадәр җылы тудырдык
		Бергәләп яна-яна.

		Асылда, безнең барачак
		Юлыбыз бергә сана!
		Януның төрлесе була –
		Су гына сибеп кара!
		Әйтерсең салкын су белән
		Сүндереп була аны?!
		Бездәге яну –
		Су сипкәч
		Көчәя торган яну.




«Кем белә, килер көннәрдә…»


		Кем белә, килер көннәрдә
		Кемнәр диярләр кемне?
		Кемне хәтергә алмаслар,
		Күккә чөярләр кемне?

		Кем белә, беркем дә белми…
		Кем дә белми – шуңа без
		Иҗат итәргә, яшәргә,
		Көрәшергә киләбез.




Мин табышмак чишәм


		Яралганмын кара туфрагымнан,
		Идел-судан, халык җырларыннан,
		Ак яулыклы татар карчыгының
		Яргаланып беткән кулларыннан.

		Яралганмын әнкәм көлтә итеп
		Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
		Көлтәләрдән учма булып кына
		Безгә килеп җиткән кыйссалардан.

		Яралганмын җил-давыллар узып
		Исән калган агач башларыннан,
		Диварларга нигез булып яткан
		Истәлекле кабер ташларыннан.

		Яралганмын халык иҗат иткән
		Табышмактан, әйе, табышмактан…
		Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
		Җавап итеп, әнкәм мине тапкан.

		Тапкан, табышмакка җавап итеп, –
		Шулай тапкан әткәм эзләгәнен…
		Тик барыбер бер табышмак булып
		Калган минем һәрбер күзәнәгем.

		«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» –
		Еллар минем аяк-кулны чишкән;
		«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен» –
		Туган халкым сөйләр телне чишкән.

		…Яралганмын кара туфрагымнан,
		Идел-судан, халык җырларыннан,
		Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
		Үз алдыма табышмаклар куйган.

		Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
		Мин табышмак чишәм нәселемә.
		Аяк-кулын вакыт чишәр аның,
		Сөйләр телен кемнәр чишәр менә…

		…Мин табышмак чишәм нәселемә.




Язгы уяну


Зөлфәткә


		Язын ак пар күтәрелгән сыман,
		Эреп килгән бер кишәрлек туңнан,
		Һәрбер күзәнәгең сулыш ала
		Һәм бушана моңнан.

		Тынып торган үлән тамырлары –
		Сабый кебек
		Уяналар татлы киерелеп.
		Ничек кенә көйләп яткыр аны,
		Шуып төшеп бара ак юрганы.
		Яктылыкка сузыла бармаклары…
		Үз моңында әнә, үз дымында
		Җәелеп китә җанлы тармаклары.

		…Бер туңабыз шулай,
		Бер янабыз.
		Без таударак,
		Алдан уянабыз…
		Безнең иңнән сөеп дәшә-дәшә,
		Иң беренче бездә уйный рәшә.

		Ышан, дустым, килер язга ышан!
		Бушан, дустым, шигырь язма! Бушан!
		Һәрбер күзәнәгең тора моңнан –
		Ул вакытлы туңган,
		Тик вакытлы туңган.




Кайда соң ул йөрәк?


		Әллә инде кызык табып,
		Әллә инде чынлап,
		Күкрәкләргә колак куеп,
		Карый идек тыңлап.
		Бәхәсләшә идек әле,
		Күп белергә теләп, –
		Уң яктамы, сул яктамы, –
		Кайсы якта йөрәк?

		Дөнья булгач, газаплар да
		Үтми икән урап;
		Безнең тарафлардан да ул
		Әйләнмәде ерак;
		Иреннәрдән сыгылып чыкты
		Өзек-өзек сүзләр:
		– Йөрәк бит ул түзәр өчен
		Яратылган,
		Түзәр!

		Эзләгәндә ялгышулар
		Бәгырьләргә үткән;
		Табылганнан югалганы
		Кадерлерәк икән.
		Кайчагында искә төшеп
		Үзәкләрне өзә.
		Йөрәк бит ул түзәр өчен
		Яратылган,
		Түзә.

		Замананың әче җиле
		Зәһәррәк исә;
		Уң яктамы, сул яктамы –
		Хәзер искә төшә.
		Йөрәк яна, сүрелми дә,
		Сүнми дә ул утлар.
		Янар өчен яратылган…
		Вакыт җитәр,
		Туктар!

		Ә бер малай сорый миннән,
		Шаярырга теләп:
		– Уң яктамы, сул яктамы, –
		Кайсы якта йөрәк?

		Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм,
		Барсы җимерелер.
		Йөрәге бар икән әгәр,
		Вакыт җитәр –
		Белер!




«Һәммәсен үлчәмә…»


		Һәммәсен үлчәмә
		Салып бер калыпка;
		Үзеңнең холкыңны
		Сылтама халыкка.

		Халык ул төрлесен
		Сакларга күнеккән;
		Читләрне мактаган,
		Үзенчә көн иткән.

		Ә хезмәт чүплеккә
		Ташланмый халыкта;
		Ярык чүлмәген дә
		Элә ул казыкка.




Җилле көндәй җиллеләр


		Озаккарак китте бугай, озаккарак,
		Күзен текәп көткән иде һәммә тараф…

		…Чыкты буран – ком бураны,
		Өермәсен тыялмады.
		Чыкты болыт актарылып,
		Офыкларга сыялмады.

		Килгән иде кояр булып,
		Бар дөньяны юар булып,
		Ул яумады…

		Җан биргәндәй талпынды да
		Ауды басу уртасына
		Теткәләнгән ялгыз нарат.

		…Озаккарак китте шул, әй, озаккарак…

		Алып китте басудагы
		Өеп куйган күбәләрне,
		Салам эшләпә чөйгәндәй,
		Алып чөйде түбәләрне.

		Керде әллә ничә төргә,
		Ә игелек күрсәтергә
		Теләмәде.
		Тик сөенде давыл белән
		Суга төшкән мамык канат,
		Еракларга китеп барды,
		Башын чөеп, горур карап.

		…Озаккарак китте шул, әй, озаккарак…

		Тәрәзәне ябып куйды
		Өйдә булып өлгергәне,
		Ишетелде нәрсәләрдер
		Чәлпәрәмә бәрелгәне –
		Түкте, түкте көчен генә,
		Шәхси ләззәт өчен генә
		Бар белгәне…

		Китеп бара… Бар терекнең
		Кирәкләрен бирде санап;
		Тыныч гомер иткәннәргә,
		Имеш, иген иккәннәргә
		Бирде сабак.

		…Озаккарак китте шул, әй, озаккарак…

		Кәпәчләрен тезгә салып,
		Картлар тора көлемсерәп:
		«Файдасызга очынуны
		Яшьләргә бер күрү кирәк.
		Яшьләргә бер күрү кирәк».

		…Иген шаулый,
		Тургай сайрый,
		Ир-егетләр чалгы кайрый.
		Хатын-кызлар, тәрәзәдән
		Кыр юлына бага-бага,
		Камыр изә,
		Токмач сала.

		Күгәрченнәр «бүләк» сала
		Авыз ачып торучыга,
		Элеккечә морҗаларның
		Төтеннәре туры чыга…

		Халык әнә керфекләрен
		Офыкларга теки кабат:
		– Озаккарак китте шул, әй, озаккарак…




Җылы эзләп


		Су өсләре әнә тимгел-тимгел –
		Кабан күле ята шадраланып;
		Күксел дулкыннары егылалар
		Ярга барып.

		Җылы эзләп ярга йөгерәләр,
		Йөгергәндәй учак тирәсенә.
		Ашыгудан капкан сулышлары,
		Күкрәкләре еш-еш күтәрелә.

		Җылы эзләп, көзге киңлекләрнең
		Канат җилпи барча тарафлары;
		Сикерәләр җиргә җылы эзләп
		Чаганнарның елгыр яфраклары.

		Трамвайга кошлар килеп керә,
		Аерылып калган гарип кошлар…
		Көз – озату чоры.
		Моңсу гына
		Озатып кала көзге тукталышлар.

		Көз – озату чоры. Торналарның
		Канатларын тоя Сөембикә…
		Кремльнең ап-ак стенасы
		Киноэкран кебек:
		Көзге күктә
		Нинди кошлар, нинди болыт уза –
		Һәммәсен дә тора чагылдырып,
		(Хет булмаса, килер буыннарга
		Сәер сурәтеңне калдыр, болыт!)

		Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,
		Үз-үзенә җәелеп, эреп бара.
		Бөтен дөнья ашыга…
		Бөтен дөнья
		Җылы эзләп кышка кереп бара.




Китә алмыйм…


Л-гә


		Без йөзәбез… Дөнья ап-ак күбек.
		Без йөзәбез менә шашкан кебек,
		Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт
		Бергә килеп, баштан ашкан кебек.
		Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
		Ә бу кичә кабатланачакмы?
		Кабатланачакмы бу кичә –
		Китә алмыйм шуны белмичә.

		Тирбәләбез, бу җир безгә бишек,
		Юк, ул – көймә… Без барабыз ишеп,
		Кеше кулы койган матурлыклар
		Безнең белән бара тирбәлешеп.
		Бездән соң да шулай барачакмы?
		Бу диварлар мәңге калачакмы? –
		Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
		Китә алмыйм шуны белмичә.

		Бездән соңгы буын кемчә сөйләр?
		Яңгырармы анда безнең көйләр?
		Кабатланачакмы шушы кичтә
		Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр?
		Безнең дәвам шулай яначакмы?
		Арып-талып уйга калачакмы? –
		Китә алмам, дөнья: – Юк! – дисә,
		Китә алмыйм шуны белмичә.

		Илләр бәхетенә җиткән хәтле
		Саклармы җир затлы хакыйкатьне,
		Ялган матурлыкка төрмичә? –
		Китә алмыйм шуны белмичә.
		Меңләп сорау, меңләп уй кичә…

		…Киләчәккә бара алмый кеше,
		Бара алмый шуны белмичә.




«Кемнәр атый безне «хыялый» дип…»


Зөлфәткә


		Кемнәр атый безне «хыялый» дип,
		Кемнәр атый безне – «фанатик»…
		Берәүләре әйтә дошман күреп,
		Берәүләре менә… яратып.

		Юлга чыктык ич без, карашларны
		Якты күңелләргә каратып…
		Капланмабыз микән упкыннарга,
		Канатларыбызны канатып?

		Атасыннар әйдә «хыялый» дип,
		Булсак булыйк әйдә «фанатик»…
		Әмма яшик – дөрес дошман күреп,
		Әмма языйк – дөрес яратып.




II



		Төнге сулар, төнге сулар,
		Төнге сулар гел моңсулар…
		Моңы барның йөрәгеннән
		Һәрвакытта җылы чыгар.




Төнге сулар


		Ничә күрмим төнге суны –
		Төнге сулар гел борчулы…

		Аларда бит көн буена
		Кем балыкта, кем коена,
		Кем ял итә, кем туена.

		Ничә төшмим – төнге сулар
		Ярга тиеп авыр сулар…

		Телем-телем йортлар сына,
		Телем-телем утлар сына…
		Ул кем әйтә: сулар тына?

		Ничә күрмим – төнге сулар
		Күкрәгеннән җылы чыгар…

		Күтәрелә җылы томан,
		Җәйләрдә дә һаман туңам,
		Туңа дөнья Тукай сыман.

		Төнге сулар, төнге сулар,
		Төнге сулар гел моңсулар…

		Моңы барның йөрәгеннән
		Һәрвакытта җылы чыгар.
		Соңга кадәр үзе туңар.

		…Ярга тиеп, төнге сулар
		Кеше кебек авыр сулар…




Биредә…


		Биредә күлләре
		Күзеңне сындыра,
		Биредә куралар
		Моңлы көй сыздыра…

		Атлары сөлектәй –
		Бәйгеләр тотарлык…
		Кызлары җелектәй –
		Суырып йотарлык.

		Биредә бер йорт та
		Китмәгән янтаеп,
		Биредә кешеләр
		Үлә тик картаеп.

		Чишмәдә сулары
		Мәңгегә җитәрлек,
		Болыны, урманы…
		Юл салып үтәрлек.

		Биредә кайгыңны
		Кычкырып әйтерлек,
		Биредә белмиләр
		Нәрсә ул ятимлек.

		Бәхетләр эзләп тә
		Кирәкми китәргә…
		…Тиеш без Җир шарын
		Нәкъ шулай итәргә.




Тагын бер көн…


Виктор Хара истәлегенә


		…Ул җәйне дә нәкъ шундый кич иде,
		Шундый алсу иде бу шәфәкъ.
		Ә Көн баскан иде бөтен буйга,
		Канлы шәфәкъ гүя эшафот.

		Мәңгелеккә китеп бара ул Көн,
		Җәлилчеләр сыман ул горур.
		Көннәр шулай янып беткәндә дә
		Тыштан салмак, тыштан тын булыр.

		…Башың имә, кеше, хәсрәт килсә,
		Үлем килсә әгәр йортыңа.
		Дөнья ул киң…
		Бер ягында үлсә,
		Бер ягында аның көн туа.

		Мәңгелеккә китеп бара ул Көн,
		Хәтереңә аны салып кал!
		Су өстендә каннар алсулыгы,
		Элмәкләнеп сикерә балыклар.
		Муенында көннең ап-ак болыт,
		Хәтерләтә ап-ак яканы…
		Ак якага җәелә акрын гына
		Ал шәфәкънең алсу ахагы.

		Мәңгелеккә китеп бара ул Көн,
		Горур карап таулар өстеннән.
		Күпме кеше соңгы минутында
		Кодрәт алды икән шул Көннән?
		Тираннарның холкын Көннәр белә,
		Тираннарның холкы бер генә:
		Баш игәнгә мунчак кидерә ул,
		Имәгәнгә элмәк кидерә.

		Мәңгелеккә китеп бара Хара,
		Әманәтен илгә тапшырып,
		Эшең генә кала бу дөньяда,
		Башкасына булмый баш булып.
		Тыныч түгел заман, җырдагыча –
		Ниләр килмәс ир-ат башына.
		Һәр көн саен офыктагы көннәр
		Хара булып баса каршыма.

		Мәңгелеккә китеп бара ул Көн,
		Яна-яна фани утларда…
		Кеше шулай эшафотка менә
		Һәр көн төрле континентларда.
		Ә бит кеше ялгыш явызлыкның
		Тезгеннәрен генә җибәрә:
		Китә мәхшәр… газетларда илнең
		Исемнәре генә үзгәрә.

		…Шәфәкъ алсу,
		Су өсләре алсу,
		Элмәкләнеп сикерә балыклар.
		Тагын бер Көн мәңгелеккә китте,
		Хәтереңә, кешем, салып кал!




Авылда шигырь кичәсе


		Егерменче еллар тәрәзәсен
		Каплап куйганмыни мендәр белән –
		Иске мәчет авыл авызында,
		Салкын бәрә эчкә михрабыннан.

		Бер гасырлык гомерендә аны
		Җил-давыллар азмы калтыратты…
		Ачылырга тора яңа клуб,
		Янәшәдә генә,
		Ике катлы.

		Элек мәктәп иде… Авыл һәрчак
		Заман белән бергә күрде аны.
		Аның аша алып килде еллар
		Авылыма яңа әлифбаны.

		Аның аша алып килде еллар
		Кара гидайларга Ленин сүзен,
		Син яңаны кабул итеп кара –
		Шул стенаң калсын,
		Шул нигезең.

		Ышандымы икән чыра аша
		Ракеталы чорны кичәсенә?
		Бүген менә яңа заман халкын
		Кабул итә шигырь кичәсенә.

		Мәчет салкын, халык шагыйрьләрен
		Җылытырга әзер тыны белән.
		Бу туңуны булмый чагыштырып
		Эчке туңу белән…

		Сөзеп карый авыл агайлары,
		Бүрекләрен куеп тезләренә,
		Шатлыгың да синең, хәсрәтең дә
		Чыга йөзләренә.

		Мамык шәлен чөеп иң өстенә,
		Күрмәсеннәр дигән кебек кенә,
		Шигыремә сабыр, салмак кына
		Әнкәм яшьтәшләре килеп керә.

		Килеп керә кинәт шигыремә
		Яшь егетләр, ишекне киң ачып.
		Тышта буран, калтыранып куя
		Иске мәчет.

		Ялга каршы… Әлмәт, Чаллысыннан
		Эшче халык кайтып,
		Кереп тулган.
		Бертуктаусыз җиңел машиналар
		Узып тора авыл урамыннан.

		Соңгы елын яши иске мәчет,
		Җыелабыз, тагын таралабыз…
		Авылкүләм түгел,
		Дөньякүләм
		Биегәйде хәзер манарабыз.
		Исемебез олы, җисемебез…
		Без бар хәзер,
		Түгел югалырлык…

		Бернинди көч тә юк җир йөзендә
		Безнең манараны кисә алырлык.
		…Ялга каршы… Күпме кайткан халык.
		Төсләр чуар шундый, хисләр чуар…
		Халык урын бирә: төркем булып
		Кереп килә арган савымчылар.

		Берәм-берәм түргә уза алар,
		Халык урын бирә, ала дәшеп…
		Шигырьләрем җитдиләнеп кала,
		Җитдиләнеп кала иске мәчет.




«Русиям бу…»


		Русиям бу.
		Безнең бабайларга
		Кырыс еллар биргән акылны:
		Өй каршына имәннәрне түгел,
		Утыртканнар сайлап тупылны.

		Төрле илгә төрле кайгы килгән,
		Ничәмә мең яра сызлаган,
		Әмма Җир шарына килгән афәт
		Русиямә керми узмаган.

		Тәгәрәгән шашып яшен ташы,
		Мәскәү янган,
		Мәскәү дөрләгән…
		Ярты җанын утка салган илем,
		Кешелекне әмма бирмәгән.

		Ничә тапкыр яңа Карфагеннар
		Тарихларга киткән бит инде,
		Ә Русиям тора Җир шарында,
		Шаулап тора тупыл шикелле.

		Русиям бу.
		Бүген кем дә белми,
		Бабаларым белгән күптәннән:
		Тупыл утыртканнар,
		Ә тупыллар –
		Яшеннәрне яхшы үткәргән.




Соңгы сүз



(Баллада)

		Иң беренче зур сугышка керәм бүген,
		Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
		Идел буйларында, якты киңлекләрдә –
		зәңгәр күгем,
		Зур сугышка керәм бүген.

		Көтә мине яр астында инеш,
		Суы көмеш.
		Мин кайтырга тиеш исән килеш,
		Мин кайтырга тиеш.

		Мин кайтырга тиеш туган илгә,
		Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
		Сабантуйга алган затлы киемнәрем
		калды чөйдә, –
		Мин кайтырга тиеш өйгә.

		Көтә мине яр астында инеш,
		Суы көмеш.
		Мин кайтырга тиеш исән килеш,
		Мин кайтырга тиеш.

		Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,
		Инде күптән очар кошлар кайтты бездә,
		Мин бердәнбер көтеп алган малай идем
		нәселебездә, –
		Мин кайтырга тиеш өйгә.

		Көтә мине яр астында инеш,
		Суы көмеш.
		Илгә кайтыр өчен исән килеш,
		Без җиңәргә тиеш.




Хәерле юл сүзгә!


		Казанымнан автомашинада
		Китеп барам,
		чагылып кала күзгә,
		Кинолента сыман сузылып уза
		Язма теләк: «Хәерле юл сезгә!»

		Назлы кызлар сыман, сары чәчен
		Иңнәренә салып, минем тездә
		Көз утыра. Уйланулар чәчеп
		Ул да китәр: «Хәерле юл көзгә!»

		Ә без һаман юлда, сәяхәттә;
		Ил юлында кала безнең эзләр.
		Әнә шулай бер көн китәрбез дә –
		Кайталмабыз, тол калырлар көзләр.

		Тол калырлар язлар, җәйләр, кышлар,
		Без таптаган юллар тол калырлар.
		Ил уллары, хезмәтләрен илгә
		Бирерләр дә
		Китеп югалырлар.

		Кайтыр алар Тугры Тукай булып,
		Йә кызыллык булып гамьсез йөзгә.
		Шуңа бүген минем күкрәгемдә
		Теләкнамә: «Хәерле юл сүзгә!»

		Сүзләрең хак, туры булган чакта
		Гомерең озын, барыр юлың озын,
		Киләчәккә таба китеп барам.
		Без барасы офык – коммунизм.

		Без сөйләгән сүзләр тузга язган,
		Безнең йөрәк әйтерсең лә туздан…
		Бөгәрләнеп кысыла, – шундый кызган, –
		Гомере учак тирәсендә узган.

		Көн килер дә, очкын атылгандай,
		Күкрәк читлегеннән аерылыр ул;
		Бер яңгырау кайтыр еллар кичеп,
		Бер яңгырау кайтыр: «Хәерле юл…»

		Озатырлар безнең җеназаны
		Яки иң өстендә, яки атта.
		Тузга язган сүзләр генә калыр,
		Дөрес сүзләр генә безнең хакта.

		Ерак әле аңа,
		Канатларың
		Әллә ничә тапкыр каерылыр.
		Хәерле юл бөтен хөр акылга,
		Тузга язган сүзгә хәерле юл!




Яшен һәм күкрәү


		Күз яшьләре аша дөнья көлә,
		Бу – яңгырның шатлык яшеме?
		Күк күкрәве яңа килеп җитте,
		Узып киткәч кенә яшене.


		Ал тамчылар куйды калтыранып,
		Кызлар күзендәге яшь сыман.
		Яшьнәвеннән ялтырыйлар гына,
		Күкрәвеннән курка тамчылар.

		Ал тамчылар куйды калтыранып,
		Күкрәү генә бит ул, туктагыз!
		Яшен яшьнәп уза – сокланабыз,
		Күкрәүләре килә – куркабыз.

		Һәм соклану белән баккан кеше
		Сизми кала ничек киткәнен,
		Ул яшенне күрә соңгы тапкыр,
		Ишетә алмый кала күкрәвен.

		Яңгыр елый,
		Яңгыр өзгәләнә.
		Күкрәүләрне тыңлый тамчылар.
		Ал тамчылар ак маңгайга тама,
		Толлар күзендәге яшь сыман.




Тынлык


		Кирәк булса, мәйданнарга чыгып
		Ил хөрмәтен яулый бел, туган.
		Кирәк булса, шаула, кирәк чакта
		Тынлыкны да аңлый бел, туган.


		Туган йорттан юлга чыгар булсаң,
		Онытма син олы гадәтне:
		Тыгыз боҗра булып утырырлар
		Һәм теләрләр изге сәгатьне.

		Бер минутка тынлык,
		Әмма бозма,
		Аксакаллар кылсын догасын;
		Син үзеңчә телә күңелеңнән
		Йөргән юлларыңның уңасын.

		Туган йортка кайтсаң ерак юлдан,
		Ташлап кайтма изге гадәтне.
		Туган йортың син ил гизеп тапкан
		Әдәбеңнән мең кат әдәпле.

		– Даның кайда, малың кайда? – диеп
		Сорамаслар синнән, шау килеп,
		Бер минутка тынлык.
		Ул – мәдхия
		Кайтуыңа исән-сау йөреп.




Эзләүчеләргә


		– Кем җырлый анда? – Тимерче бугай.
		– Кем җырлый анда? – Игенче бугай.
		– Кем әйтте моны? – Ә бу мин генә.
		– Син үз җырыңны җырлап кил менә.


		Тауларда елгалар җырлыйлар,
		Тынмыйлар, тынлыкны белмиләр:
		Хәрәкәт, хәрәкәт, хәрәкәт…
		Туңмыйлар, кышын да гөрлиләр.

		Әйтерсең нәрсәдер эзлиләр,
		Язларын җәелеп алалар.
		Агалар, агалар, агалар…
		Ярларын барыбер табалар.

		Җир буйлап барабыз – агабыз.
		Ә еллар үз сүзен әйтер бит…
		Сөйлиләр, сөйлиләр, сөйлиләр,
		Елгалар ярына кайтыр, дип.

		Ә без соң елгадан киммени?
		Елганың җаны юк. Без – кеше.
		Яр табып була ул, үзеңне
		Син үзең табарга тиешле.




Карт диңгезче


		Диңгезчегә диңгез яны кирәк,
		Игенчегә туган ягы кирәк,
		Тик шул кирәклекне тояр өчен
		Иң беренче олы җаны кирәк.


		…Дулкыннарга тиеп-тиеп ала,
		Бер карыйсың, гади кош кына,
		Һәлакәткә якынлашса кораб,
		Акчарлаклар үксеп кычкыра…

		Алар якын миңа. Искә төшә
		Мең үлемнән калган чакларым…
		Урал итәгеннән эзләп киләм
		Коры җирнең акчарлакларын.

		Причалларын оныт, акчарлагын,
		Диңгез моннан ерак ич, диләр.
		Коры җирдә дә шул җанга якын
		Акчарлаклар төсле кешеләр.

		Кайчак Урал тауларына чыксам,
		Якын булып китә бөркетләр.
		Әмма язмыш мине маяк итеп
		Дулкын уртасына беркеткән.




Әнкәйгә


		Шәмнәре янган була,
		Кайчагында безгә дөнья
		Елмаеп алган була…

    (Халык җыры)

		Кайсы якка гына йөз тотсам да,
		Юлыгам, әнкәй, туган телемә…
		Бәхет эзләп таралганнар алар
		Бу дөньяның төрле чигенә.

		«Бал кортлары оча бал эзләп,
		Ир егетләр йөри мал эзләп» дип,
		Чыгып киткәннәр дә өйләрдән…
		Яры барлар кайтып егылганнар,
		Яры юклар шунда өйләнгән.

		Сабан туйларына кайткач сорыйм,
		Югыйсә бит беләм, җавап бер:
		«Барсы җитү, туган, тик шулай да
		Торган җирдән матур туган җир!»
		Кайтыгыз, дим, тагын сезнең хакка
		Өстәлләрдә янар ачы бал.
		Үткәннәрдән түгел, туган якның
		Ачы балларыннан ачу ал!

		Бертуганнар бит без, язар микән
		Бергә җыелып күңел ачулар…
		Ачы баллар башка менгән чакта
		Бер таралыр иде ачулар.

		Чемоданга китап салам, чыксам
		Россиянең төрле чигенә…
		Кайсы якка гына йөз тотсам да
		Юлыгам, әнкәй, синең телеңә.




Җырларың


		Тамчы тамам дип тамамы,
		Йөрәк янам дип янамы?
		Җирем дип тамабызмы соң,
		Җырың дип янабызмы…


		Атсыз яшәү авыр булгандыр шул,
		Җырларыңда, халкым, атлар бар…
		Атыңны да, яманатыңны да
		Саттыргандыр еллар ятлардан…

		Мин җырларың белән юлга чыктым,
		Юл өстенә басты карурман,
		Җырларың да синең, бәхет эзләп,
		Карурманга килеп кагылган.

		Син өйрәттең безне онытмаска
		Авыл урамында өеңне…
		Төбәгеңнән чыккач – авылыңны,
		Читкә чыккач – туган илеңне.

		«Авыр җан сөйгәннәр булмавы», – дип
		Яшь түккәндә назлы Гөлҗамал, –
		Шәмдәлләрең барыбер янган синең,
		Каралса да якты дөньялар.

		Синең сүзләреңне кабатлыйм мин:
		«Казан калалары таш кала».
		Тик Казан да авыр чакларында
		Җырларына килеп баш сала.




Урман яна


Наҗар Нәҗмигә


		Яна урман, урман яна
		Ничәнче көн бу якларда.
		Шомлы гүләү авазлары
		Ишетелә еракларга,
		Ераклардан еракларга.

		Җәнлек кача, кош-корт кача,
		Кача исән булганнары,
		Хәтерләтеп һәлакәтне
		Сугыш барган чорлардагы,
		Аннан ерак чорлардагы.

		Кешеләрне эзли күзләр,
		Бу мәхшәрдә кайда алар?
		Алар әнә полосалап
		Наратларны аударалар.
		Исән урман аударалар.

		Яна урман, әнә шулай
		Янар сыман бу дөньялар…
		Ә кешеләр аударылган
		Агачларга ут ягалар,
		Утка каршы ут ягалар.

		Ут очраша, җиргә сеңә,
		Сүнә-сүнә раслап тора:
		Утка каршы ут якканда
		Урманыңны саклап була,
		Үз илеңне саклап була.

		…Җәнлек кайта, кошлар кайта,
		Кайта исән булганнары,
		Хәтерләтеп хәрәкәтне
		Сугыш тынган чорлардагы,
		Аннан әүвәл чорлардагы.




«Болытлы төн. Әрәмәлек йоклый…»


		Болытлы төн. Әрәмәлек йоклый.
		Күренеп-күренеп китә бер ялкын,
		Терелеп-терелеп китә,
		Күз алдымнан
		Әллә ничә тапкыр югалттым.

		Терелеп-терелеп китә, печәнчеләр
		Йоклыйлардыр арып-талчыгып –
		Инде сүнәр…
		Уяу кеше җитми
		Ыргытырга коры талчыбык.

		Инде сүнәр… Йоклаганнар өчен
		Кара төндә янып кара син!
		Соңгы тапкыр капшады да сүнде
		Кара төннең дымлы һавасын.

		Беркем уянмады – сүнде учак.
		Төннәр кара,
		Төннәр болытлы…
		Беркем уянмады… Минем күзләр
		Таң атканчы эзләр шул утны.




Ышаныч


		Безме соң ул? Үзгәрергә тиешме,
		Колак салып һәр имансыз сүзенә?
		Мин сүземә ышанган күк ышанам
		Халкыма, туган җиремә, үземә…

		Без бит сабый түгел инде, беләбез
		Җир шарының әйләнмәсен кирегә…
		Иделемә ышанган күк ышанам
		Халкыма, үземә, туган җиремә.

		Куркып түгел, күпме ара үткәнне
		Белер өчен борылам мин артыма.
		Икмәккә ышанган кебек ышанам
		Үземә, туган җиремә, халкыма.




Ай яктыра, йолдызлар яна


		Сагышлы төн. Өстә – зәңгәр күктә
		Ай яктыра, йолдызлар яна…
		Һәм китәсе килә чиксезлеккә –
		Иң ахыргы йолдызга таба…

		Сагышлы төн. Зәңгәр күлдә – төптә
		Ай яктыра, йолдызлар яна…
		Сикерәсе килә мәңгелеккә –
		Иң ахыргы йолдызга таба.




«Без дигәнчә генә барса икән…»


		Без дигәнчә генә барса икән,
		Булса икән без дигәнчә генә,
		Тимерченең чүкечедәй сиңа
		Килеп төшә тормыш, яньчә генә –
		Барса икән без дигәнчә генә.

		Шагыйрь шигырь язып йөрмәс иде,
		Зур хирург, табиб булыр иде,
		Яруын да ярыр, ә кем тегәр?
		Яручыны табып булыр иде –
		Һәркем шулай табиб булыр иде.

		Әгәр шулай хөкем итә калсаң,
		Юләргә дә мөмкин әйләнергә,
		«Ник бу агач кире үсә?» – диеп,
		Табигатькә мөмкин бәйләнергә –
		Даһига да мөмкин әйләнергә.

		Бәлки, әллә кемнәр чит ноктада
		Гомерләрен юкка үткәрәдер,
		Кычкырырга кирәк, бәлки, аның
		Чикләвеге чынлап юкәдәдер –
		Ә ул читтән эзләп үткәрәдер.

		…Сез дигәнчә генә булса икән,
		Барса икән сез дигәнчә генә…
		Тимерченең чүкечедәй, беркөн
		Килеп төшә Вакыт, яньчә генә –
		Барысы да була ул дигәнчә генә.




Таулар


		Ир – егет ир булса әгәр,
		Яуда торыр тау булып;
		Агар каны, китәр җаны,
		Калыр даны сау булып.


		Ишелеп яңгырлар койганда
		Тыңланып йөрдем мин Уралда…
		Тауларның сүзләрен ишеттем,
		Сөйләшә иделәр үзара:

		«Уйнаса, давыллар уйнасын,
		Кагылса, яңгырлар кагылсын.
		Иңнәрдән йөгерә өермә,
		Иңнәрдән йөгерә агымсу.

		Иңнәрдән йөгерә яшеннәр,
		Тик бездән түбәнгә төшмиләр.
		Күтәреп торабыз яшенне:
		Түбәндә – авыллар, кешеләр».

		Имәннәр ваклана чырага,
		Кыялар бары тик чылана…
		Тауларның һәм батыр ирләрнең
		Урыны тарихта бер чама.




Кырыкмыш


		Юкка йөрми кеше җир буйлап,
		Атлый һаман яңа сер уйлап,
		Сернең чиге әле ерактыр,
		Үзгәрер бу дөнья мең тапкыр.


		Чыккан күк замана каршына,
		Кырыкмыш юл аша кузгала –
		Кычкыртып туктала машина,
		Туктала. Шофёр да сүгенми.
		Кырыкмыш белә үз бәясен –
		Машинаң ни аңа, чорың ни!

		Бөтенләй үзгәрде бу чорлар,
		Атлар да баралар онтылып,
		Баштарак онытылды күчерләр…
		Барыбер онтылмый үткәннәр,
		Кешеләр иминлек көткәндә,
		Атлар да зарыгып көткәннәр.

		Карт шофёр төшенә, сүгенми,
		Картларга кычкыру килешмәс –
		Машинаң ни аңа, чорың ни.

		Юлларда машина, машина…
		Чапсаң да иң соңгы тизлектә,
		Үткәннәр чыгарлар каршыңа.




Татарстаным


		Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач
		Әйткән иде, Татарстаным,
		Картадагы синең сурәтеңнең
		Чабып барган атка охшавын.

		Ничек кенә әле чабасың син,
		Томырылып,
		Татарстаным,
		Ялларыңнан чытырдатып тотып,
		Синең белән мин дә очамын.

		Синең белән ул – без мәртәбәле,
		Синең белән ул – без канатлы.
		Бабаларым атларыннан егылып
		Ничә тапкыр борын канатты…

		Затлы аргамаклар кайсы чорда,
		Кайда гына илтеп сукмады?!
		Ил бәясе башлар ярылдылар,
		Шөкер әле, күзләр чыкмады.

		Ярый әле, шундый заманнарда
		Югалмаган күрү сәләте,
		Егылганда авырткан җир була,
		Авырткан җир була, гадәти.

		Авырткан җирем син – Татарстан,
		Без чабабыз менә әлегә…
		Әмма беләм, кайда бәрелсәк тә,
		Авырткан җир алдан бәрелә.

		Авырткан җирем син – Татарстан,
		Син йөрәктер миңа, бәгырьдер…
		Кайда гына килеп бәрелсәм дә,
		Иң беренче сиңа бәрелер.

		…Башка халыклар күк безне дә бит
		Революция уяткан,
		Без чабабыз,
		Еллар очкын булып
		Очып кала безнең тояктан.

		Без чабабыз
		еллар,
		чорлар аша,
		Яңгыратып бөтен тарафны,
		Иле белән кеше мәртәбәле,
		Иле белән кеше канатлы.

		Бер канатың була туган телең,
		Бер канатың була туган җир;
		Кошка гына түгел, кешегә дә




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=51131327) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


